Хәмзә Гарифулла улы Зарипов истәлегенә (Памяти Х. Г. Зарипова)

Хәмзә Гарифулла улы Зарипов истәлегенә
Татарстан Республикасының танылган журналисты Хәмзә Гарифулла улы Зарипов 2010 елның 3 августында, 74 нче яшендә, вафат булды.
Х. Г. Зарипов 1936 елның 9 декабрендә Чистай районының Татар Сарсазы авылында туган. 1954 елда Каргалы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетында югары белем ала. Укуын тәмамлагач, 1959 елда Балык Бистәсе районының «Октябрь юлы» газетасына бүлек мөдире итеп җибәрелә. 1961-1967 елларда «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә, аннан соңгы биш елда «Социалистик Татарстан» газетасының «Культура, әдәбият һәм сәнгать» бүлеге мөдире булып эшли.
Ул 1971-1972 елларда Мәскәүдә КПСС Үзәк комитетының Югары партия мәктәбендә укып кайта һәм «Социалистик Татарстан» газетасында «Уку йортлары һәм фән» бүлеге мөдире булып билгеләнә. 1976 елның сентябреннән «Казан утлары» журналының «Публицистика һәм очерклар» бүлеге мөдире вазыйфасын башкара. Ә 1979-1989 елларда «Азат хатын» журналында «Иҗтимагый-сәяси һәм промышленность» бүлеген җитәкли.
Х. Зариповның язмалары-очерклары Татарстан китап нәшриятында «Авыл офыклары» (1976), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиде юл чатында» (1990) исемнәрендәге җыентыкларда басылып чыкты. Ә аның язучылар белән әңгәмәләре, әдәби портретлары — барлыгы 17 язмасы 1988 елда «Барысы да яшьләргә кала» исемле китабында басылды.
1993 нче елдан алып Хәмзә Гарифулла улы — Татарстан Республикасының Милли архивында гыйльми хезмәткәр, 1996 нчы елдан Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе чыгара торган фәнни-документаль «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналында эшли. Ул архив документларына нигезләнеп, татар халкының гореф-гадәтләре, татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турында журнал битләрендә күләмле язмалар белән чыгыш ясады.