Хаҗиева Г. С. Казан өязе ясаклы һәм йомышлы татарларның исемнәре (XVI гасыр ахыры – XVII йөз башы)

В статье анализируются особенности функционирования личных имен в татарском ономастиконе конца XVI – начала XVII в. Материалом исследования выбраны опубликованные тексты писцовых книг Казанского уезда. Исследователи писцовых книг до сих пор ограничивались лишь изучением исторического аспекта данной проблемы и попутно обращались к осмыслению отдельных антропонимов. Однако до настоящего времени в тюркологии отсутствуют комплексные монографические исследования личных имен в писцовых книгах конца XVI – начала XVII в., выполненные в диахроническом аспекте. В статье рассмотрены особенности древнетюркского пласта личных имен конца XVI – начала XVII в., который проявляется в единой связи тюркских этнических групп. Обнаруживаются параллели между татарскими и тюркскими именами в других языках. Материалы писцовых книг дают не только историческое представление процесса христианизации, но и её ближайшие последствия и проявления, отразившиеся в антропонимии татарского населения данного периода. Процесс христианизации личных имен выявляется в полной замене национального имени на христианское или в фонетической и грамматической адаптации имен. В статье отмечается формальная и неформальная замена национального имени на христианское. Люди, официально принимая христианские имена, оставляли свои национальные имена, которые использовались в быту, но те, кто принял христианскую веру, меняли свои имена полностью. Также по материалам писцовых книг было установлено, что большая часть личных имен, функционирующих в конце XVI – в начале XVII в., имеют тюркское происхождение. В имянаречении также прослеживается исконность и самобытность традиций.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
26.12.2022
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 1 2022
Ознакомительная часть статьи

УДК 811.512.145’373.23 +39 (512.145)

Казан өязе ясаклы һәм йомышлы татарларның исемнәре (XVI гасыр ахыры – XVII йөз башы)
Г. С. Хаҗиева,
Казан дәүләт культура институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Personal names of yasachny and service Tatars of Kazan uyezd (late 16th – early 17th century)
G. S. Khaziyeva,
Kazan State Institute of Culture,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Аннотация
В статье анализируются особенности функционирования личных имен в татарском ономастиконе конца XVI – начала XVII в. Материалом исследования выбраны опубликованные тексты писцовых книг Казанского уезда. Исследователи писцовых книг до сих пор ограничивались лишь изучением исторического аспекта данной проблемы и попутно обращались к осмыслению отдельных антропонимов. Однако до настоящего времени в тюркологии отсутствуют комплексные монографические исследования личных имен в писцовых книгах конца XVI – начала XVII в., выполненные в диахроническом аспекте. В статье рассмотрены особенности древнетюркского пласта личных имен конца XVI – начала XVII в., который проявляется в единой связи тюркских этнических групп. Обнаруживаются параллели между татарскими и тюркскими именами в других языках. Материалы писцовых книг дают не только историческое представление процесса христианизации, но и её ближайшие последствия и проявления, отразившиеся в антропонимии татарского населения данного периода. Процесс христианизации личных имен выявляется в полной замене национального имени на христианское или в фонетической и грамматической адаптации имен. В статье отмечается формальная и неформальная замена национального имени на христианское. Люди, официально принимая христианские имена, оставляли свои национальные имена, которые использовались в быту, но те, кто принял христианскую веру, меняли свои имена полностью. Также по материалам писцовых книг было установлено, что большая часть личных имен, функционирующих в конце XVI – в начале XVII в., имеют тюркское происхождение. В имянаречении также прослеживается исконность и самобытность традиций.
Abstract
The article analyzes the peculiarities of the functioning of personal names in the Tatar onomasticon of the late 16th – early 17th century. Published texts of Kazan uyezd cadastres were selected as material for the study. So far, cadastres researchers have generally studied the historical aspect of this problem while trying to comprehend certain anthroponyms. However, in Turkology, there are still no comprehensive monographic studies of personal names in the cadastres of the late 16th – early 17th century in terms of the diachronic context. The present work considers the peculiarities of the Old Turkic layer of personal names of the late 16th – early 17th century, which is manifested as a single connection of Turkic ethnic groups, and finds parallels between Tatar and Turkic names in other languages. The materials of the cadastres provide insight into the historical representation of the Christianization process and its immediate effects and manifestations reflected in the anthroponymy of the Tatar population of that period. The process of personal names’ Christianization is identified as the complete replacement of national names with Christian ones or the phonetic and grammatical adaptation of names. The article specifies the formal and informal replacement of national names with Christian ones. People who officially adopted Christian names kept on using their national names in everyday life, but those who accepted Christianity changed their names completely. Besides, based on the materials of the cadastres, it is found that most of the personal names functioning in the late 16th – early 17th century were of Turkic origin. Originality and identity of traditions is traced in the naming as well.
Ключевые слова
Личные имена, Казанский уезд, конец XVI – начало XVII в., антропонимика, древнетюркские имена, христианизация личных имен.
Keywords
Personal names, Kazan uyezd, late 16th – early 17th century, anthroponymics, Old Turkic names, Christianization of personal names.

Тарихи антропонимиканы өйрәнүдә писцовый кенәгәләр мөһим чыганакларның берсе булып санала. XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башында Мәскәү дәүләтендә рус булмаган халыкларга карата куелган тарихи-мәдәни шартлар писцовая кенәгәләрдә сакланып калган исемнәрдә дә чагылыш таба. Писцовый кенәгәләрдәге лексик материалны аерым тикшерү С. А. Мартьянова хезмәтләрендә чагыла1. Ул Казан шәһәренең XVI-XVII гасырга караган писцовый кенәгәләрендәге лексиканы өйрәнеп, рус антропонимик берәмлекләрен җентекләп анализлый2. Аның фикеренчә, писцовый кенәгәләр Россиядә эш документларының сүзлек составы, аерым сүзләрнең тарихы, аларның эчтәлек һәм форма үзгәрешләрен өйрәнүдә бәһасыз чыганак саналырга хаклы3.
Шулай да чыганактагы татар кеше исемнәрен тикшерү бүгенгәчә тарихи антропонимиканың актуаль мәсьәләләренең берсе булып кала бирә. Күренекле татар ономасты Г. Ф. Саттаров хезмәтләрендә татар антропонимикасының фәне, бурыч-максатлары, методлары тулы итеп ачыла. Г. Ф. Саттаровның 1975 елда язылган «Татарстан АССРның антропотопонимнары» исемле докторлык диссертациясендә төрки-татар чыгышлы исемнәрдән барлыкка килгән торак пунктларга җентекле анализ ясала4. 1990 елда чыккан «Татар антропонимиясе»5 хезмәтендә галим кеше исемнәренә, фамилияләргә, кушаматларга киң планда тарихи-лингвистик анализ ясый, лексик һәм семантик үзенчәлекләрен әтрафлы тикшерә. Бу хезмәт татар антропонимиясенең сукмагын салуда гаять дәрәҗәдә әһәмиятле хезмәтләрнең берсе дип санала. Соңгы елларда Г. Р. Галиуллина6, М. З. Вәлиева7 һәм башка тикшеренүчеләрнең хезмәтләрендә тарихи антропонимия мәсьәләләре игътибар үзәгендә тора. Әлбәттә, татар антропонимиконы һәрдаим үсеш-үзгәрештә булып, төрле сәяси-мәдәни шартларда яңарып, үзгәреп тора. Шуңа күрә, татар антропонимиясен аның борынгы катламы белән чагыштырып өйрәнү, кайбер яңа табылган тарихи чыганаклардагы исемнәрне фәнни әйләнешкә кертү, яңа антропонимиконның үзенчәлекләрен ачыклау бүгенге татар антропонимикасының актуаль бурычларыннан санала, һәм аның татар халкы этногенезының ак тапларын ачуда мөһим эш башкаруын да ассызыкларга кирәк.
Ономастик эзләнүләребезнең төп чыганагын 1979 елда Казанда И. П. Ермолаев, М. Г. Госманов фәнни редакциясендә нәшер ителгән басмаларда Казан өязенең 1602-1603 һәм 1647-1656 елларга караган писцовый кенәгәләрендә теркәлгән кешеләр исемлеге тәшкил итә8.
XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы – татар халкы тарихында гаять каршылыклы чор. Идел буенда яшәүче җирле халыкларны христианлаштыру патша самодержавиесе сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән санала. Писцовый кенәгәләрнең материаллары христианлаштыруның кайбер нәтиҗәләрен һәм чагылышын яктырталар. Яңалыклар татар халкының антропонимик системасында түбәндәгечә чагылыш таба: 1. Милли исемнәрне тулысынча христиан исемнәренә алыштыру; 2. Милли исемнәрнең рус теле тәэсирендә фонетик һәм грамматик үзгәрешләргә дучар ителүе.
Беренче юнәлеш – милли исемнәрне христиан исемнәренә алыштыру – формаль һәм формаль булмаган шәкелдә бара. Рус булмаган милләтләр, рәсми рәвештә христиан исемнәре белән бергә, көнкүрештә милли исемнәр дә кулланалар; христиан динен тулысынча үз дине дип кабул иткәннәре милли исемнәрен кулланыштан тулысынча төшереп калдыралар. XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башында Россия империясендә дәүләт хезмәте яки хәрби хезмәт үтәүче йомышлы татарлар патша хөкүмәтенең төрле хокукларын алу өчен чукыналар. Шул рәвешле, йомышлы татарларның христиан диненә карата булган мөнәсәбәтләрен исемнәрдә күрергә мөмкин. Мәсәлән, Якуш Иванов, Туктар Иванов. Христиан динен кабул иткән йомышлы татарлар арасында Московко исеменең еш кулланылышын билгеләргә кирәк: Тойгилдин Московко, Уразлин Московко, Собатаев Московко. Рус исемнәрен алу яки татар исемнәрен рус теленең фонетик яки грамматик закончалыкларына буйсындыру берьяклы гына бармый. Мәсәлән, писцовый кенәгәләрдә кайбер рус исемнәре дә татар әйтелеше закончалыкларына буйсындырыла, ягъни рус исемнәре татар теленең фонетик-грамматик структурасына яраклаштырыла: Ибый – Иван, Учый – Осип, Урый – Ирина, Инук – Иннокентий, Микуш – Михаил, Митуш – Дмитрий һ. б.
XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы Казан өязе писцовый кенәгәләрендә 268 төрки чыгышлы исем һәм исем варианты теркәлгән. Кенәгәләрдә күпчелек исемнәр үзгәрешкә дучар ителгәннәр, исемнәрне транслитерацияләүдә хаталар, кимчелекләр күзәтелә. Исемнәрнең рус фонетик һәм грамматик үзенчәлекләренә яраклаштырылуы сәбәпле, күп кенә исемнәрнең фонетик йөзе югалган. Мәсәлән ауслаутта [и] авазы [ей] дифтонгы белән бирелә: Байгелдей-Байкилде, Тавгелдей-Таукилде, Теребердей-Теребирде. Иркәләү-кечерәйтү кушымчасы «-кай» рус исемнәренә хас булган «-ко» суффиксы белән транслитерацияләнә: Айко-Айкай, Акко-Аккай, Ишейко-Ишкәй. 1647-1656 елгы писцовый кенәгәләр белән чагыштырганда, 1602-1603 елларга караган писцовый кенәгәдә исемнәрдә фонетик һәм морфологик үзгәрешләр азрак чагылыш таба.
Писцовый кенәгәләр материалларын анализлау барышында төрки чыгышлы исемнәрнең саны күбрәк булуы билгеләнде. Исем ясауда төрки чыгышлы антропокомпонентлар һәм антропоформантлар иң продуктив санала. Аерым алганда, фигыль антропоформантлар исем ясауда мөһим урын тоталар: Аллабирде, Айтуган, Исәнгилде, Кайбул, Уразбакты, Алман, Исәнгилде, Алмай һ. б. Бу исемнәр төрле фигыль формаларында субстантивлашып, писцовый кенәгәләрдә төрле язылышта чагылыш тапканнар. Фигыль антропоформантлы исемнәрдә нәтиҗәле үткән заман хикәя фигыль, яки үткән заман сыйфат фигыль формаларындагы исемнәр еш күзәтелә: Туктамыш, Кармыш-Карамыш. Шулай ук иш антропоформанты еш кулланыла, ул исемнәр «ата-анага ярдәмче, дус булсын» дигән теләк-исем ролен үти: Үтиш, Туиш (бүгенге антропонимик системада бу исем Туишев фамилиясендә сакланган), Агиш, препозициядә Иштуган, Ишмәмәт, Ишәй. Иш антропоформантлы исемнәр бөтен төрки халыкларда, шулай ук кайбер фин-угор халыкларында (мари, удмурдларда) да билгеләнәләр. Татар антропонимикасында иш антропоформаты – тиң синонимы. Иш препозициядә һәм постпозициядә кулланылса, тиң бары тик препозициядә генә очрый.
Бу чор чыганакларда борынгы төрки халыкларның яшәү фәлсәфәсе чагылышы булган төс белдерүче антропоформантлар да билгеләнәләр. Мисал итеп, түбәндәге исемнәрне күрсәтергә мөмкин: Акморза, Аксубай, Алабай, Алакай, Карабай, Кызылбай, Карай, Күкеш һ. б. Төс белдерүче антроформантлар М. Кашгариның «Диване лөгатет-төрк» сүзлегендә дә теркәлгән9. Лексик-семантик яктан караганда, писцовый кенәгәләрдә баланың физик үзенчәлекләрен чагылдырган тасвирлама исемнәр аерым бер төркем тәшкил итәләр: Күчүк (11 исем), Кәтүк, Тулыбай, Күкеш, Сытыш һ. б. Мәсәлән, Күкеш, Сытыш кебек исемнәр баланың җитлекмичә тууына ишәрәлиләр. Бу писцовый кенәгәләрдә дә шулай күрсәтелә. Әгәр XVI гасыр ахырында исем системасы исем һәм фамилиядән торса, XVII гасыр башындагы писцовый кенәгәләрдә ата исеме дә теркәлә башлый: Янбашин Булат Янбаев, Янбашин Сары Янбаев сын.
Писцовый кенәгәләрдә кыпчакларның исем бирү традицияләренә бәйләнешле Көчек, Көбәк «зур эт», Барак «эт» кебек исемнәр билгеләнә. Кыпчакларның ата-бабаларын олылау атрибуты саналган бүре яки этне олылау, бу исемне йөртүче кабилә башлыгының бүре яки эткә әйләнүенә ышану белән бәйләнешле килә.
Шулай ук кыпчакларда ант итүдә этне корбанга китерү традициясе хакында мәгълүматлар бар. Көбәк сүзе төрле үзгәрешләргә дучар ителеп, köbӓk – köbek – köpek формалары алган10. Бу сүз күп кенә төрки телләрдә мәгънә дифференциациясе белән аерылып тора. Мәсәлән, кыпчак төркеменә караган телләрдә көбәк «кечкенә эт» мәгънәсендә килсә, угыз телләрендә «зур эт» мәгънәсен белдерә. Барак апеллятив сүзеннән ясалган Барак исеме М. Кашгарый сүзлегендә «йонлач, елгыр, җитез ау эте» дип аңлатыла11. Барак исеме төрекмән халыкларында аеруча киң таралган, ул шулай ук, Бохара хөкемдары Нәүрүз Әхмәт ханның кушаматы да була. Марко Полоның тарихи язмаларында монгол бәге һәм 1269-1270 елларда Төрекмәнстанны яулап алучы чагатай хөкемдарының исеме Барак дип күрсәтелә12.
Төрки халыкларда Барак исеме антропонимнар гына түгел, топонимнар һәм этнонимнар буларак та билгеләнә. Шулай ук барак сүзе хәзерге төрек теленең кайбер диалектларында да күзәтелә.
Югарыда күрсәтелгән исемнәрдән ясалган Кибәков, Күчүгов, Бараков кебек фамилияләр дә писцовый кенәгәләрдә теркәлгән.
Текстларда еш очрый торган кайбер исемнәрнең мәгънәләренә тукталып китик. Мәсәлән, Кудаш исемен борынгы төрки телдә quda – qudaša «кодача» сүзенең этимологиясе qundaš сүзенә бәйләп карарга кирәк: qun+ daš, ягъни «кан-кардәш». Писцовый кенәгәләрдә теркәлгән Кардаш исеме: qardaš – qardeš – qardas – qaryndas – qaryndaš «кардәш, абый» дигәнне аңлата, һәм бу сүз бүгенге төрки телләрнең барысында да очрый13.
Чыганакларда Чулпан исеме ир-ат исеме буларак теркәлгән: Чулпан Тепкеев, Чулпанко Айтуганов һ. б. Билгеле булганча, хәзерге татар антропонимиконында бу исем хатын-кыз исеме буларак та кулланыла.
XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы антропонимик системасында гарәп һәм фарсы исемнәренең азрак кулланыла башлавы күзәтелә. Анализланган материаллардан күренгәнчә, XVI гасыр белән чагыштырганда, XVII гасыр уртасына таба гарәп һәм фарсы исемнәренең антропонимик системада кулланылышы 10 процентка арта.
Нигездә бу чор писцовый кенәгәләрендә ике компонентлы исемнең ике антропокомпоненты да, яки антропоформанты да гарәп-фарсы чыгышлы булуы сирәк очрый. Еш кына ике компоненттан торган исемнәрнең берсе – төрки чыгышлы, икенчесе – гарәп яки фарсы чыгышлы. Шулай ук гарәп яки фарсы антропокомпонентлы яки антропоформантлы исемнәрнең бер үк вакытта төрки чыгышлы эквивалентларының кулланылышы да билгеләнде: Уразкилде – Бәхткилде; яки фарсы чыгышлы антропоформант яки антропокомпонент гарәп һәм фарсы вариантларының да кулланылышы теркәлде: Ходайбирде, Аллабирде. Безнең фикеребезчә, XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башларында татар антропонимик системасында гарәп һәм фарсы исемнәре тулысынча кулланылышка кереп бетми. Гарәп һәм фарсы чыгышлы исемнәр халык арасында XVII гасыр урталарында кулланыла башлый.
Шул рәвешле, писцовый кенәгәләрдәге антропонимик материалны диахрониядә өйрәнү татар халкы тарихын гына түгел, ә халыкның мәдәниятен, көнкүрешен тәшкил иткән исем бирү традицияләрен, исем системасын күз алдына китерү өчен дә мөһим. XVI гасыр ахыры – XVII гасыр башы – татар халкы тарихының катлаулы этабы. Без моны исем системасындагы үзгәрешләр мисалында да күрә алабыз. Исем системасындагы үзгәрешләрнең берсе – исемнәрне христианлаштыру, ягъни милли исемнәрне христиан исемнәренә алыштыру, милли исемнәрнең рус теле тәэсиренә дучар ителүе, әлеге чорда антропонимик системасында барган үзгәрешләр буларак билгеләнә. Писцовый кенәгәләрдәге исемнәрнең 96 проценты төрки чыгышлы, шул рәвешле, исем бирүдә дә төрки традицияләрнең көчле йогынтысы булуы ассызык­лана. Татар исемнәрен телнең аерым бер системасы буларак билгеле бер чорларга нисбәтле, җәмгыятьнең үсеш тарихы белән бергә өйрәнү антропонимиканың төп эволюцион тенденцияләрен ачыкларга мөмкинлек бирә.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Мартьянова С. А. Лексика писцовых книг города Казани XVI-XVII вв. // Ученые записки Казанского университета. – Т. 12. – 1952. – С. 109-149.
2. Там же. – С. 109.
3. Там же. – С. 110.
4. Саттаров Г. Ф. Антропотопонимия Татарской АССР: Автореф. дис. … д-ра филол. наук. – Казань, 1975. – 90 с.
5. Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1990. – 276 б.
6. Kajumova Z. M., Galiullina G. R., Khadieva G. K. History And Culture In The Tatars (As Exemplified In Cadastres Of The XVI-XVII Centuries) // Modern Journal of Language Teaching Methods. – 2016. – Р. 71-75; Галиуллина Г. Р. О формировании и развитии татарского антропонимикона (по материалам писцовых книг Казани и Казанского уезда XVI века) // Средневековые тюрко-татарские государства // Сборник статей. Вып. 6. Материалы международной научной конференции «Средневековые тюрко-татарские государства и их соседи в системе международных отношений (XV-XVIII вв.)» (г. Казань, 14-15 марта 2014 г.). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджан АН РТ, 2014. – С. 195-198; Галиуллина Г. Р. Имена новокрещенного населения в писцовых книгах Казанского уезда XVI-XVII вв. // Ономастика Поволжья: материалы XV Международной научной конференции. Под редакцией Л. А. Климковой, В. И. Супруна; Арзамасский филиал ННГУ. Арзамас – Саров, 2016. – 146-148. Суперанская А. В. Общая теория имени собственного. – М.: Изд-во ЛКИ, 2007. – С. 10.
7. Вәлиева М. З. Татар хатын-кыз исемнәре: тарихи-лингвистик анализ. – Казан: ИЯЛИ, 2011. – 259 б.
8. Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов / Под науч. ред. И. П. Ермолаева, М. А. Усманова. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1979. – 239 с.; Писцовая книга Казанского уезда 1647-1656 годов / Сост. И. П. Ермолаев, Д. А. Мустафина. – М.: Ин-т рос. истории РАН, 2001. – 541 с.
9. Kaşgarlı M. Divanü lügat-it-Türk. C. V. – Ankara: Türk Dil Kurumu, 2006. – 873 s.
10. Сaferoğlu A. Türk onomastiğinde ‘köpek’ kültü // Türk dili araştırmaları yıllığı. Belleten. – Ankara, 1962. – S. 5.
11. Kaşgarlı M. Divanü lügat-it-Türk. C. V. – Ankara: Türk Dil Kurumu, 2006. – S. 89.
12. Марко Поло. Книга о разнообразии мира. – СПб.: Амфора, 1999. – С. 98.
13. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969. – 676 с.

Әдәбият исемлеге
Баскаков Н. А. Русские фамилии тюркского происхождения. – М.: Наука, 1979. – 278 с.
Вәлиева М. З. Татар хатын-кыз исемнәре: тарихи-лингвистик. – Казан: ИЯЛИ, 2011. – 259 б.
Галиуллина Г. Р. Имена новокрещенного населения в писцовых книгах Казанского уезда XVI-XVII вв. // Ономастика Поволжья: материалы XV Международной научной конференции. Под редакцией Л. А. Климковой, В. И. Супруна; Арзамасский филиал ННГУ. – Арзамас: Саров, 2016. – C. 146-148.
Галиуллина Г. Р. О формировании и развитии татарского антропонимикона (по материалам писцовых книг Казани и Казанского уезда XVI века) // Средневековые тюрко-татарские государства // Сборник статей. Вып. 6. Материалы международной научной конференции «Средневековые тюрко-татарские государства и их соседи в системе международных отношений (XV-XVIII вв.)» (г. Казань, 14-15 марта 2014 г.). – Казань: Институт истории им. Ш. Марджан АН РТ, 2014. – С. 195-198.
Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар. – Казань: Школа, 2007. – 356 с.
Марко Поло. Книга о разнообразии мира. – СПб.: Амфора, 1999. – 381 с.
Мартьянова С. А. Лексика писцовых книг города Казани XVI-XVII вв. // Ученые записки Казанского университета. – Т. 12. – 1952. – С. 109-149.
Мусаев К. М. Тюркская лексикология. – М.: Наука, 1984. – 228 с.
Саттаров Г. Ф. Антропотопонимия Татарской АССР: автореф. дис. … д-ра филол. наук. – Казань, 1975. – 90 с.
Саттаров Г. Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1990. – 276 б.

References
Baskakov N. A. Russkie familii tyurkskogo proishozhdeniya [Russian surnames of Turkic origin]. Moskow, Nauka publ., 1979, 278 p.
Galiullina G. R. Imena novokreshchennogo naseleniya v pistsovyh knigah Kazanskogo uezda XVI-XVII vv. [Names of the newly baptized population in cadastres of Kazan uyezd of the 16th-17th centuries]. IN: Onomastika Povolzhya: materialy XV Mezhdunarodnoy nauchnoy konferentsii. Pod redaktsiey L.A. Klimkovoy, V.I. Supruna; Arzamasskiy filial NNGU [Onomastics of the Volga region: materials of the XV International scientific conference. Eds L.A. Klimkova, V.I. Suprun. The Arzamas branch of NNGU]. Arzamas, Sarov publ., 2016, рр. 146-148.
Galiullina G. R. O formirovanii i razvitii tatarskogo antroponimikona (po materialam pistsovyh knig Kazani i Kazanskogo uezda XVI veka) [Formation and development of the Tatar anthroponymicon (a case study of cadastres of Kazan and Kazan uyezd of the 16th century)]. IN: Sbornik statey. Vyp. 6. Materialy mezhdunarodnoy nauchnoy konferentsii “Srednevekovye tyurko-tatarskie gosudarstva i ih sosedi v sisteme mezhdunarodnyh otnosheniy (XV-XVIII vv.)” (g. Kazan, 14-15 marta 2014 g.) [Collection of articles. Issue 6. Materials of the International scientific conference “Medieval Turko-Tatar states and their neighbors in the system of international relations (15th-18th centuries]. Kazan: Institut istorii im. Sh. Mardchan AN RT publ., 2014, рр. 195-198.
Iskhakov D. M., Izmaylov I. L. Etnopoliticheskaya istoriya tatar [Ethnopolitical history of Tatars]. Kazan: Shkola publ., 2007, 356 p.
Kaşgarlı M. Divanü lügat-it-Türk. Ankara, Türk Dil Kurumu publ., 2006, 873 p.
Marko Polo. Kniga o raznoobrazii mira [The book about the diversity of the world]. St. Petersburg: Amfora publ., 1999, 381 p.
Martyanova S. A. Leksika pistsovyh knig goroda Kazani XVI-XVII vv. [Vocabulary of cadastres of Kazan city of the 16th-17th centuries]. IN: Uchenye zapiski Kazanskogo universiteta [Kazan University transactions]., 1952, vol. 12, pp. 109-149.
Musaev K. M. Tyurkskaya leksikologiya [Turkic lexicology]. Mosсow, Nauka publ., 1984, 228 p.
Sattarov G. F. Antropotoponimiya Tatarskoy ASSR avtoref. dis. … d-ra filol. nauk [Anthropotopognition of the Tatar ASSR: ext. abstr. of diss., Doc. Phil. Sc.]. Kazan, 1975, 90 p.
Sattarov G. F. Tatar antroponimikasy [Tatar anthroponymy]. Kazan: Kazan un-ty publ, 1990, 276 p.
Velieva M. Z. Tatar hatyn-kyz isemnere: tarihi-lingvistik analiz [Tatar women's names: historical and linguistic analysis]. Kazan, 2011, 259 p.
Сaferoğlu A. Türk onomastiğinde ‘köpek’ kültü [The cult of 'dog' in Turkish onomastics]. IN: Türk dili araştırmaları yıllığı. Belleten. Ankara, 1962, pp. 1-11.

Сведения об авторе
Хазиева Гузалия Сайфулловна, доктор филологических наук, заведующий кафедрой методологии и технологии универсальных компетенций Казанского государственного института культуры, e-mail: guzhaz@mail.ru

About the author
Guzaliya S. Khaziyeva, Doctor of Philological Sciences, Head of the Department of Methodology and Technology of Universal Competences, Kazan State Institute of Culture, e-mail: guzhaz@mail.ru

В редакцию статья поступила 01.10.2021, опубликована:
Хаҗиева Г. С. Казан өязе ясаклы һәм йомышлы татарларның исемнәре (XVI гасыр ахыры – XVII йөз башы) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 1. – С. 85-91.

Submitted on 01.10.2021, published:
Khaziyeva G. S. Kazan оyaze yasakly һеm iomyshly tatarlarnyn isemnere (XVI gasyr akhyry – XVII ioz bashy) [Personal names of yasachny and service Tatars of Kazan uyezd (late 16th – early 17th century)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 1, pp. 85-91.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Цель статьи – изучить факторы, под воздействием которых формировался репертуар музыкальных театров Южного Урала в 1946-1956 гг. Территориальные рамки исследования определяются гран
Целью данной статьи является анализ развития системы здравоохранения в период становления советской власти на территории Казахстана.
Изучить деятельность сельских школ Чкаловской (Оренбургской) области по выполнению закона о всеобщем обязательном обучении детей школьного возраста в годы Великой Отечественной вой
Две заметки по изучению этнокультурной ситуации в золотоордынском городе Маджаре и на его периферии
В статье предпринимается попытка рассмотреть особенности участия представительниц правящих династий тюрко-монгольских государств XIII-XVII вв. в суде.
Статья посвящена публикации документов русско-ногайских отношений за 1583-1585 гг.