Х. Әшрәфҗанов. Озын Шакир турында кыйсса (Ветеран труда Шакир Закиров)

Озын Шакир турында кыйсса
Авылга якын гына урнашкан бу инештә җәен су тормый*. Язын кар сулары, чирәмне тибеп чыккан чишмә сулары белән кушылып, тын гына ага да, бераздан кибеп юкка чыга. Аннары тугайда бердәм булып яшел үләннәр, төрле чәчәкләр баш калкыта. Өсте ком белән капланган, уртадан ерылган буа гына, яшисен яшәгән бер карт җан ияседәй, тугайга карап шаккатып тора кебек. Бер үлән дә үсмәгән, ком белән түшәлгән ярлары бу хисне тагын да көчәйтә төсле. Буаның өсте заманында киң булгандыр, хәзер очрашсалар ике машина үтә алмас иде. Өстеннән комны кымшатып, ерылган урынга кадәр, бер машина үткән. Яшь-җилкенчәк кереп утырганмы, югыйсә, эш кешесенең анда нинди йомышы төшсен инде... Тик елга ярындагы түтәлләрне хәтерләүче вак-вак калкучыклар гына биредә кайчандыр тормыш кайнаганын сөйләп тора. Халык телендә бүген дә «Шакир буасы» дип йөртелә торган уйсулыкның бүгенге күренеше әнә шундый.
Мин үзем дә яхшы хәтерлим әле: чүпрәк-чапрак тапшырып алган «әтәч конфет»ларын ләззәтләнеп суырып йөрүче бер төркем малайлар яр буенда шаккатып басып торабыз. Носилкаларга ябышкан бер төркем хатын-кызлар тирә-юньдәге чокырлардан балчык ташый. Буа күзгә күренеп күтәрелә. Аның өстендә ат җитәкләгән кара чәчле бер озын ир-ат балчыкны тыгызлап йөри. Янына әледән-әле кемнәрдер килеп нидер сорыйлар. Ул озын кулларын сузып нәрсәдер аңлата, тыз-быз килеп эшләп йөрүчеләр янына килеп киткәли. Малайлар ул абыйның минем Бибиниса апам белән йөрүен дә беләләр. Мин шуны белеп үземне горур тотам: «Әле кичә миңа пәке дә бирде, — дип алдашам, — бик әйбәт абый». Ә әйбәт абыйга ул вакытта 19 тулып кына киткән булган. Карчыклар әйтмешли, сусыз кашыктан суырып йотарлык мондый егет сугыштан соңгы авыл өчен бик сирәк күренеш булгандыр. Шуңа да сугыштан аксап кайткан егетне «Карл Маркс» колхозының председателе итеп куйганнар.
«Куйганнар» дип сөйләү бик үк дөрес тә булмас. Мин ул чорларны, мәктәпкәчә яшьтәге бала булсам да, яхшы беләм. Шулай бервакыт, ферма янындагы чирәмлектә кояш нурларын лупа аша үткәреп, мамык төтәтеп утыручы бер төркем малайлар янына, тарантаска җигелгән ат килеп туктады. Аннан эсселектән изүләрен чишеп җибәргән озын Шакир төште. «Карап-карап киләм, ут белән уйныйсыз түгелме? — диде ул безнең янга килеп. — Эссе көндә лупа белән дә ут чыгарырга мөмкин. Син, энем, аны миңа бир, кич апаңнан кире алырсың», — дип, лупаны миннән алды.
Һәр җитәкчегә кушамат таккан кебек, аны да «Озын Шакир» дип йөриләр. Хәер, бу кушамат та түгелдер — үзе чыннан да авылда иң озын ир-ат, үзе Шакир исемле. Хикмәт кушаматта түгел, аның сөйләшүендәдер. Тартык авазларны әйтеп бетермәгәнгәме, сөйләше үзгәрәк яңгырый аның. Әйтик, бу юлы да безгә ачыктан-ачык «карап-карап торам» дип түгел, «ка-ап-ка-ап то-ам» дип эндәште кебек. Тик аңа карап берәү дә сакау дими озын Шакирны. Тәвәккәллеге, турысын ярып әйтүе, кайчак авыл ир-атларына хас дуамаллыгы өчен аны авылда һәркем хөрмәт итә, үз итеп сөйләшә. Үз авылында гына түгел, заманында ул районда да байтак урыннарда эшләде. «Озын Шакир» турында сүз кузгатсаң, әңгәмәдәшең шунда ук ачылып китә, аңа бәйле берәр очрак турында сөйли башлый. Бүген дә Сизнер авылыннан Петр дәдәй исемле бер удмурт карты белән танышып, Сәрдегәннән икәнемне белгәч, менә ниләр сөйләде:
— Беләм мин озын Шакирны, нигә белмәскә. Сезнең «Карл Маркс» колхозыннан балалыктан да чыкмаган бер малай килә иде Шәмәрдәнгә. Симәнәгә орлык ташыйбыз, үгез җигеп. Әти-абыйларыбыз фронтта. Шулчак, кайтышлый, үгезләребез урманнан чыгып килгәндә, бер атлы туктатты. Чаналарында дүрт ир-ат. Берсе төште дә, безне туктатып, юк-бар сорап бәйләнә башлады. Миннән үгезгә дигән солы капчыгын тартып алды да, якама ябышты. Шуннан арттагы чанадан Шакир сикереп төште дә, тегеләр янына килде. «Почему его обижать?» — ди бу урысчалап. Тегесе «иди отсюда мальчуган» дип әтәчләнә башлагач, салды да екты үзен. «Киттек, Петр дәдәй», — ди. Тагын иңнәренә килеп асылындылар Шакирның. Шакир чанасындагы бастырыкны алып селтәнүгә, кем белән эш иткәннәрен аңлап, сүгенә-сүгенә китеп бардылар. Ул чорда Шәмәрдән урманында талаулар, хәтта кеше үтерүләр булгалап тора иде. Ул вакытта Шакирның төрмәдән кайткан чагы гына булган...
Петр дәдәйнең соңгы җөмләсен ишетүгә эсселе-суыклы булып киттем. Ничек төрмәдән кайткан чагы?! Гомер буе аралашып, бер дә сөйләмәде микәнни? Соңыннан гына белдем, эш менә ничек була...
Әни янына, больницага
Сугыш башлангач колхозның бердәнбер ЧТЗ тракторында эшләүче ир-атны фронтка алалар. Яшьтәшләреннән калкурак күренгәнгәме, рульгә, ашык-пошык укыткалап, 16 яшьлек Шакирны утырталар. Романтикасы тартамы, әйбәт кенә эшләп китә егет. Колхоз рәисе дә мактап телгә алгалый үзен. Тик көннәрнең берендә авылдан ягулык ташучы аңа яман хәбәр китерә. «Әниеңнең аягы сынган, агач төшеп. Больницага алып киткәннәр».
Шакир тракторын сүндереп, төнгә каршы унбер километр арага җәяүләп юлга чыга. Төнлә больницаны, әнисенең кая ятканын табу, пычрак киемле яшүсмерне больницадан куып чыгарырга маташу бер гади мәшәкать кенә булган икән. Авылга кире кайтуга, тракторын ташлап «корткычлык» эшләгән өчен егетне кулга алалар. Ул чорда мәсьәләне тиз хәл иткәннәр бит. Өченче көн дигәндә, Шакир Пановка төрмәсенә килеп эләгә. Калганын мин үз авызыннан ишеттем. «Мин бер дә авырлыгын күрмәдем төрмә дигәненең, — диде ул исе китмичә генә, — бер тормыш мәктәбе инде».
Аны төрмәнең зур хуҗалыгында ат белән эшләүче бер бәндәгә йөкче итеп билгелиләр. Егетнең күндәмлеген, иң мөһиме, эшкә булганлыгын күреп, аның үзенә бер ат беркетәләр. Хуҗалыкта азык-төлек, утын ташуда эшли, гадәтенчә, бер дә сынатмый ул. Егетнең бу якларын тиз күреп алган җитәкчеләр аны бер көн үзләре янына чакырып алалар: «Шакир энем, синдәй егетләр безгә дә бик кирәк, кал үзебездә эшләп».
Егет бик тиз килешер дип санап, начальник өстәп тә куя: «Сугышның бик кызган гына вакыты, бронь алырга да булышырбыз, яшең җитеп килә бит». Моңарчы эндәшмичә тыңлап торган егет, катгый рәвештә әйтеп куя: «Мин фронтка җибәрүләрен сорап моңарчы да гариза язган идем инде. Иртәгә азат итсәгез, иртәгә үк фронтка китәм». Яшьлек кайнарлыгы белән өздереп әйтелгән бу сүзләр тәэсирсез калмый, билгеле. Егетнең кулын кысып, өенә озаталар.
Сугыш белән очрашу
Энеләре Кәбир белән Кәрим абыйларын шатланып каршы алалар: «өтермәннән» кайткан бит. Киткәндә дә шулай җанланып озатып калганнар иде: «Шту син, абыйларын алырга район кадәр районнан милиционер килгән. Димәк, юк-бар кеше түгел абыйлары!» Әтиләреннән килгән өч хатны укытырга да онытмадылар: «Миңнебикә, безнең Шакирга да китәргә вакыт җитә. Берүк үгет-нәсыйхәтләреңне бирә тор. Сугыш — сугыш инде ул. Анда да, башсызланып, беренчеләрдән булып барып кермәсен. Кәбир белән Кәримне тәртә арасына кертә тор. Тормыш авырлыгы алар җилкәсенә төшәчәк бит...», — дип язган бер хатында.
Военкоматка кат-кат бара торгач, бер көнне Шакирга повестка тоттырып җибәрәләр. 12 июнь көнне военкоматта җыелалар икән. Әтисен озатканда күргәне булды, бу юлы аерылышу сугышның беренче көннәрендәге кебек авыр булмады. «Үзем белән әтине дә алып кайтам, елама әни», — диде Шакир әнисен юатып киткәндә. «Фашистларның көннәре санаулы калды. Әтиләрегез сезнең эшне җиңеләйттеләр. Калган гитлерчыларны дөмектерегез дә, тизрәк әйләнеп кайтыгыз. Күрәсез, сезне күпме эш көтә», — диде Сабуров фамилияле военком озатканда, гади бер эшкә китүчеләргә хәер-фатиха биргән кебек.
Яман исеме белән тарихка кереп калган Суслонгер лагеренда бераз җәфа чиккәннән соң, сөяккә калган яшьләрне кышкы салкыннарның берсендә фронтка озаталар. Алар, ачлыктан котылып, юлга кузгалуны сөенеп кабул итә.
Алгы сызыкка килеп җиткәнче эшелоннарын берничә тапкыр бомбага тоталар. Кичә генә бергә утырып ашаган егетләрнең үле гәүдәләре, алар эшелонында махсус вагоннарга төялгән, бомба кыйпылчыклары тиеп эчәкләре актарылган атлар... Беренче чиркәнчек алу шул була. Бу күренешләр Шакирда «барысы да бетте» дигән тәэсир калдыра. Егетләрнең күбесе шокта була. Шакир соңыннан шуны аңлый: мондый хәлгә төшүдән сак булырга кирәк. «Паника» дип аталган яман күренеш тә шундый халәттән соң башлана икән.
Шакир бер полкта хезмәт итүче казакъ егете Турсунбай белән дуслашып китә. Рус солдатлары озын татар егете белән үчекләшергә бик яраталар. Шакир, урысча-татарча бутап, кыерсытучыларны җавапсыз калдырмый. Мондый үчекләшүләр кайчакта якалашуга барып җитә. Турсунбай, арада иң өлкәне буларак, аларны тынычландыра. «Син, Шакир оглым, алардан акыллырак бул, үчекләшәләр генә бит алар, селтәнә башлама, өстен булып калың», — ди казакъ андый вакытта. «Турсун әкә, алар да тик торсын», — ди Шакир шаярып һәм «торсын» сүзенең татарча мәгънәсен аңлата башлый.
Алар сугышлар тынганчы шулай ярдәмләшеп, аралашып яшиләр. Турсунбай белән Шакир хезмәт иткән полкка төрле сәбәпләр белән тылда калган гитлерчыларны, сатлык җаннарны юк итү бурычы куела. Андыйлар белән бәрелешү алгы сызыктагы сугышның үзеннән дә зәһәррәк, кансызрак була. Чөнки дошман килеп терәлгәнен белә: үлем яки әсирлек. Күп ерткычлыклар эшләгән сатлык җан яки фашист кулга алынудан, ай-һай, бик курка.
Бервакыт, тыныч кына урман сукмагыннан атлаганда, Турсунбай куак артында автоматын Шакирга төбәп маташучы бер бандерачыны күреп ала. Исенә килгәнче, берни искәрмәгән озын татар егетен төртеп ега да, дошманга атып җибәрә. Шулай да дошман пулясы Шакирның уң аягының тез башын чәрдәкли. Бер сугышта исә Шакирның да пычак тотып Турсунбайга арттан ташланган фашистның башына приклад белән тондырганы булды. Шулкадәр каты сугылган, хәтта башы ярылган иде дошманның.
Тыныч көннәр
Мәскәү госпитальләренең берсенә эләккән Шакирны тиз арада якташлары эзләп таптылар. Озын гәүдәле, зифа буйлы татар егете госпитальдә эшләүче кызларга да бик ошады. Фатих Кәрим поэмасындагы егет кебек, ул да каяндыр табылган тальян гармунда сыздырып җибәрсә, янына бер төркем яшьләр җыела. Кешеләрдә яз шаукымы, җиңү шатлыгы, китә җыр-бию, күңелле аралашу.
Яраланып туган авылына кайткач бу шаукым тиз сүнде-сүнүен. Әтиләре сугышта һәлак булган. Алар гына түгел, бөтен авыл ач-ялангач, өй тулы ятимнәр. Шуңа да үзен колхоз председателе итеп куюны, шулай булырга тиеш кебек, карышып тормады ул. Җиң сызганып эшкә кереште. Сугыш та тиз генә оныттырмады үзен, кайгы-хәсрәтләре белән генә түгел, төрле истәлекләре белән. Бер көнне райкомның пропаганда бүлегенә чакырып аңа бер хат тоттырдылар. «Иван Закиров 1946 елда хәрбиләрнең кышкы Спартакиадасында катнашып, чаңгы буенча мастерлыкка кандидат нормасын тапшырды», — диелгән иде анда. Райкомның бүлек мөдире бу хәбәрне ВЛКСМ райкомы аша кулына алып, гаҗәпкә калган. Ничек инде «кандидат в мастера спорта». Бернинди тренировкасыз, җитмәсә аксап кайтты, әле «Иван» үзе. Шакир үзе дә бу очракны хәтереннән чыгарган булыр иде. Тик ул вакытта чаңгыга басар өчен аның үз размерындагы аяк киеме таба алмыйча интегүләре хәтердә калган. Чаңгы ботинкасына охшаган ниндидер кыска кунычлы итек кидереп, кеше саны өчен ярар дип, ярышка җибәргәннәр үзен. «Иванның озынын таптык» дип уйлаганнардыр инде. Тик соңыннан озын татарның бөтенесен узып, алдан килүе... комачаулый. Комиссия юлны кисеп чыкмаганмы дип тикшереп тә карый, тик хилафлык тапмый. Озын чаңгычы трассада юл бирмәгән берничә солдатны сугып еккан да юлын дәвам иткән. Араларында үз-үзен бик яратучы офицер да булган. Тикшерү башлангач, чаңгыга беренче тапкыр басып, шундый зур уңышка ирешкән солдатны гауптвахтага утырту үзләренә дә сәер тоелгандыр. Менә шул вакытта алар полкын урманда безнекеләргә һөҗүм иткәләүче ниндидер дошман группасын юк итәргә җибәрәләр. Аннан соң инде Шакир, тез башы яраланып госпитальгә эләгә. Ниндидер шәфкатьле җан, документларның адресатка барып җитүенә ышанып, Балтач райкомолына җибәрә.
Сугыштан соңгы еллар авыр булса да, кешеләр оптимизм белән яшәде. Ярым җимерек клубта, салкын булуына карамастан, халыкта «бичыр» (ягъни, вечер) дип аталган җырлы-биюле кичәләр булгалап торган, яшьләр яратышкан, парлар табышкан. Шакир сугыш чорында колхозда бригадир булып эшләгән чая кыз Бибинисага күз ата. Яшьләр яратышып өйләнешәләр. Концерт-театрлар алардан башка үтми. Халык Бибинисаны «авылның Зифа Басыйровасы» дип атый иде. Ул җырлый дисәләр, халык концертка агыла.
Ә бервакыт, күрше Алан авылына «Галиябану» спектаклен куярга баргач, яшьләр «көлкегә» калган. Ул вакытта Шакир Хәлил ролендә, Бибиниса Галиябану булып уйный иделәр. Ничектер, Хәлил (Шакир) Галиябану (Бибиниса) башын тыккан тәрәзә янына килгәч, сәхнә өчен фанерадан оештырылган «йорт» аның өстенә ишелеп төшә. Нишләргә белмәгән Шакир, «өйне җилкәсенә элә» дә сәхнә артына чыгып китә.
«Әй, халык тынсыз калып көлде дә инде», — дип искә алалар Аландагы замандашлары да ул чорны хәтергә төшереп. Бибиниса гына соңыннан: «Оятка калдырдың, Аланга мәңге аяк басасым юк», — дип йөргән булды. «Нәрсәсе бар инде аның. Халык, ичмасам, рәхәтләнеп ял итте», — дип сөйли бу хакта Шакир үзе. «Дөрес, ул чакта үзем дә җир тишегенә керә язып оялган идем», — дип өсти.
Соңгы сүз
Бу язмам шушы җирдә өзелеп, бик озак дәвамын көтеп ятты. Заманында биографиясе легендага әверелгән Озын Шакир көтмәгәндә, авылда әбиләр чуагы тантана иткән бер көндә, дөньяны ташлап китте. Алар яшәгән тау башында ул көнне җәяү йөрерлек түгел иде: кияүләре, малайлары, кызлары, оныклары машиналары белән әтиләрен озатырга кайтканнар. Җиде баланың җиде пары, оныклары байтакка җыела икән шул. Әтиләренең һәрвакыттагы җитдилеге, шул ук вакытта киң күңеллелеге, әниләренең шаянлыгы, сүзен үлчәп сөйләве, бала җанлылыгы аларның характерларына да күчкән. Еш кына балаларының әтиләре йортына кайтып очрашулары кечкенә Сабан туен хәтерләтә дә куя иде.
Мин әле Озын Шакирның биографиясендә кызыклы урыннарны сөйләп тә бетерә алмадым. Ул милициядә эшләде, офицер иде. Үзен чыбыркылый-чыбыркылый Пановкага илткән бер рәхимсез милиционер белән күп еллар үткәч очрашканын сөйләгән иде ул. Ниндидер җинаять эшләп, кулга алынган булган. Юк, анда да үчләшүдән өстен булып калган ул. Янына ризык, кирәк-яраклар алып кергәләгән, хәлен белешеп торган. Теге бәндәгә: «Юк абзый, мин сезгә ачу тотмыйм, нишләтәсең, заманы шул булган», — дигәч, аның күз яшьләре белән гафу үтенгәнен сөйләгән иде.
Заманында аның «Комсомол» колхозыннан тавышсыз-тынсыз гына китүенә күпләр гаҗәпләнгән иде. Хатыны гына: «Байтак тартты бит инде хуҗалык йөген, яшьләргә эшләргә ирек бирергә кирәк», — дигән иде теләмичә генә. «Озын Шакир башка председательләргә бер дә охшамаган иде шул. Йомшак дисәң, кыяфәтен күрсәң дә ышанмассың, “өрәге каты” диләр иде. “Ә” дигәнгә “җә” дип торучылардан да түгел иде. Ялкауларга, озын акча артыннан куып, колхоз эшен яратмаучыларга бик каты булды ул», — дип сөйләделәр картлар ул киткәч. Унтугыз яшьтән председатель булып эшләгән, югарыдан килгән боерыкны төгәл үтәргә өйрәнгән җитәкче «Комсомол»га килгәч үзен башкача тоткан. Халыкка мәрхәмәтле дә, шул ук вакытта таләпчән дә булган. Терлекләренә азык, өенә ягарга утын әзерләүчене кыерсытмаган. Ул гына да түгел, урак алдыннан, хуҗалыгын кышка әзерләр өчен, колхозчыга ял биргән. «Үзеңне дә кайгырт, колхозга гына зыян килерлек булмасын. Җавапны үзем бирермен». Чыннан да, җавапны колхозчыларны яклап, буйсынмас кыяфәттә бирә торган булган. Заманында райком кушканны берсүзсез үтәп, ач халыкның энтузиазмына таянып, хуҗалыкның авыр йөген тарткан: буа будырган, юлга таш түшәткән яшь председатель характерында нинди зур үзгәреш... Берсенә дә ярарга тырышмаган, үзсүзле горур шәхес булып өлгергән ул соңгы елларда.
Андый кеше нинди хуҗага ярасын инде. «Комсомол»дан китүенә шулар сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм.
Аның каравы намусы чиста булды. Туган авылында гади генә бер йорт салдырды да, кайтып шунда яшәде, җиде баласын үстерде. Һәр тактасы, һәр кадагы үз кесәсеннән иде. Үзенеке белән хуҗалык кесәсен бутаучы бүгенге җитәкчеләргә иш булырлык түгел... Үзе сатып алган тальян гармунында өздереп уйный иде. Илле биш яшькә җиткәч кичке мәктәптә урта белем алып чыкты. Элекке Сабан туйлары батыры, гармунчы, сугыш ветераны озын Шакирга билгене тартып-сузып куйсыннар да ди. Тик барлык фәннән түгел. Әйтүләренә караганда, тарихтан бишлене җавап биреп түгел, Бөек Ватан сугышы турында яңа фактлар сөйләп, аны «эчтән» күреп, аңлатып, укытучыны шаккатырып алды диделәр.
Ул әнә шулай, заманында сугыш аркасында башкара алмаган эшләрен үтәп, мәңгелеккә китеп барды. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, «алар буынын, өйләнмәгән нецелованныйларны, сугыш турады» шул. Капка төбенә утырып эчен бушатырга бер замандашы да юк иде аның. Яшьтәшләре — Мансур, Мәгъфүр Гомәров, Мәсхүт Әхмәдуллин, Гарифулла Сәмигуллин, Нәзир Гарифуллин, Корбангали Гыйльмуллин, Зиннәт Нотфуллин, Гыйлемҗан Габбасов — барысы да сугыштан кайтмадылар. Бүген Сәрдегән урамнары алардан башка ятим кебек. Тик кулын артка куеп, әкрен генә, бераз аксап алга атлаучы ак чәчле озын ир-ат бүген дә күз алдында. Әнә, ул авыл башына чыгып, кулын маңгаена куеп, чордашлары киткән якка күз ата... Юк шул. Аларның берсе дә юк инде. Ялгызлык — картлыкның китмәс чире, диләр. Урам тулы халык булганда да ул үзен ялгыз итеп сизә. И-и, гомер диген...
...Шакир буасы артында яшен уйнаклап алды. Уйсулыгында быел да печән мул булачак икән.
Харис Әшрәфҗанов,
филология фәннәре кандидаты
* Балтач районының Сәрдегән авылы.