Х. Багаутдинова. Сираҗетдин хәзрәт шәҗәрәсендә Габдулла Тукай эзләре

Статья освещает историческую генеалогию имама Первой соборной мечети д. Ямашурма (ныне Высокогорский район Республики Татарстан) С. Назметдинова. Собранные материалы позволяют восстановить неизвестные страницы истории семьи выдающегося татарского поэта Г. Тукая, находившейся в родственных отношениях с семьей муллы С. Назметдинова
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
19.11.2014
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2014

Сираҗетдин хәзрәт шәҗәрәсендә Габдулла Тукай эзләре

Күңел Тукайга тора-тора кайта...

Ф. Бәшир*.

Күңел Тукайга тора-тора кайта. Хак сүз. Габдулла Тукай белән бәйле булган һәрбер вакыйга, кечкенә генә факт та безне читтә калдыра алмый.

Минем үземне соңгы елларда «Биектау районы Ямаширмә авылы зиратында Г. Тукай апасының кабере бар икән» — дигән хәбәр күптән кызыксыну уяткан иде. Шул уйлар кабат авыл тарихын өйрәнергә, зираттагы эпитафик һәйкәлләрне барларга этәрде1.

Авылның төньяк-көнчыгышында урнашкан Ямаширмә зираты бик борынгы, мәйданы җиде гектар җирне биләп тора. Тыштан тимер койма белән корып алынган, чистартылып торыла. Керә торган капка янында «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән сүзләр язып куелган такта да бар.

1950 елның май аенда галим Һарун Йосыпов тарафыннан зиратның борынгы чорына караган болгар-татар эпиграфикасы өйрәнелгән иде. Бу мәгълүматлар, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы үзәгенең Һарун Йосыпов фондында (ф. 72) саклана2 һәм галим бу хакта «Введение в булгаро-татарскую эпиграфику» дигән хезмәтендә язып та калдырган3. Ни кызганыч, бүгенге көндә бу ташбилгеләрнең бөтенләй югалу куркынычы бар.

2013 елның май аенда, туганнарымның каберләрен зиярат кылырга дип кайткач, авылдашларымнан «Тукайның апасы» каберен күрсәтүләрен үтендем. Яшь кенә булуына карамастан, Р. Р. Ногманов миңа чардугансыз, аерым гына бастырып куелган бер кабер ташын күрсәтте**. Мин ташбилгене фотога төшереп алдым һәм анда язылганнарны ташбилгеләрне өйрәнүче галимнәр белән берлектә укырга насыйп булды.

Тикшеренүләр нәтиҗәсендә кабер ташы 1844-1883 елларда Ямаширмә авылында беренче мәхәллә имамы булып торган Сираҗетдин мулла Нәҗметдин улының кызы Бибиһәдиягә (1858-1913) җәмәгате мөәзин Фазлыәхмәт Хәмзин (1860-1926) тарафыннан куелганы ачыкланды.

Ташбилге, известь таштан кисеп, пирамидаль формада эшләнгән. Эпитафик текст ташбилгенең өч ягына да уеп язылган. Һәрбер ягында текст биш кисәккә бүленеп, һәрбер кисәк уеп сызылган сызыклар рәвешендә бүленгән. Ташбилгенең үлчәмнәре: биеклеге — 107 см, нигез ягыннан киңлеге — 40 см, өске ягыннан киңлеге — 32 см, калынлыгы — 32 см.

Тимпанында** бизәкле язма бар һәм аның өстенә архитектур деталь дә куелган. Ташбилгенең түбәсендә мифологик «җан кошы» килеп кабер ташына кунса, аңа эчәргә су җыела торган чокыр да уелган. Бу татар халкының борынгы мифологик ышанулары белән бәйле күренеш. М. Әхмәтҗанов күзәтүләре буенча мондый детальләр Казан арты, Оренбург (Каргалы) зиратларында очрыйлар4.

Инде әйткәнебезчә, ташбилгенең саклану дәрәҗәсе әйбәт түгел: бик нык ашалып, күп урыннары укый алмаслык хәлгә килгән. Шул сәбәпле барлык язуларын да укып булмады. Кайчандыр кара буяу белән хәрефләр өстеннән йөртелеп чыкканлыгы күренә. Зәңгәр буяу белән буялган урыннары да бар. Язмалар өлешчә уылганнар. Алгы ягында: «Һүә Аллаһү әл-бакый мәрхүмә... дия бинте мулла Сираҗетдин миладия берлә сәнә 1912нче... сәнә 1331нче маһи мөхәррәм 3ндә һиҗрия берлә; икенче ягында: Фазлыйәхмәд мөәзиннең әһлияи... Иртихаль әйләде рәхимәһи Аллаһү Тәгалә рәхмәтән васигатән әмин; өченче ягында:... шәргыя-не камал... берлән тәгълим әйләмеш... улды» дип язылган.

Эпитафик һәйкәл тарихи-информатив мәгълүматларга бай. Таштагы язудан мәрхүмәнең Сираҗетдин мулла кызы, «Фазлыйәхмәд мөәзиннең әһлияи», ягъни хатыны булуы ачык күренә. Бибиһәдиянең белемле укытучы, остабикә булганлыгы да «тәгълим әйләмеш...» (укымышлы) аңлашыла.

Бибиһәдия 1858 елда мулла Сираҗетдин Нәҗметдин улы (1813/17-1883) һәм Мөхибҗамал Ягъфар кызы (1822-?) гаиләсендә Ямаширмә авылында туган. Әтисе вафатыннан соң, Кармыш волосте Янали пүчинкәсе мулласы Фазлыәхмәт Хафиз улына кияүгә биргәннәр. Сираҗетдин мулланың ир балалары булмау сәбәпле, төп нигезгә Фазлыәхмәт Хәмзин килеп төпләнгән булуы ихтимал. Ямаширмә авылы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма сакланган: «Казан өязе Чыпчык волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләдән указной имам Сираҗетдин мулла Нәҗметдин углының кызы Бибиһәдия Кармыш волосте Казанбаш* авылының мулласы Фазлыәхмәт мулла Хафиз углына никахландырылды. Кыз 25 яшендә, егет 23 яшендә. Һәр икесе пакизәләр (моңарчы никахлары булмаган. — Х. Б.). 30 май 1883 ел**. Кыз тарафыннан кардәше, мулла Шәрәфетдин бине Фәхретдин углы вәли (опекун. — Х. Б.) вәлид булды, кияү тарафыннан тугма карендәше мулла Мөхәммәтсадыйк бине Хафиз углы вәли вәкил берлән зәүҗәйен (ир белән хатын. — Х. Б.) Сәгъди Әюп углы, Гарифулла Вәлид углы. Мәһәр 150 сум. Ямаширмә кечкенә мәхәлләдән имам мулла Хәбибулла Хәмид улы никах хөтбәсен укыдым»5.

Фазлыәхмәт Хафиз улы Хәмзин (указ № 6618) 1883 елның 2 июнендә Ямаширмә авылы беренче мәхәллә халкы мулла итеп сайлап куйганнан алып вафатына кадәр хезмәт иткән6. Ул педагог-реформатор, мәгърифәтче буларак та мәгълүм7.

1903 елда, земство тарафыннан Казан өязендә ачылган икенче рус-татар училищесы да Фазлыәхмәт имам тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул училищеның попечителе (вәли) булган, дин фәннәрен укыткан һәм өенең бер өлешен сыйныф бинасы өчен арендага биреп торган8. Яңача уку-укыту, тәрбия бирүне яклаучы буларак ул авыл халкына да училищеның кирәклеген аңлата алган. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлап укытучы булып килгән Сөләйман Искәндәров, земство идарәсенә язган рапортында, авыл халкының мәктәп эшендә каршылыклар күрсәтмәвен ассызыклап узган9.

Фазлыәхмәт белән Бибиһәдиянең ун баласы булган. Шуларның өч пары — игезәкләр. Тик күбесе туу белән вафат булганнар. Малайлары Кәшфеләсрар (Кәшфи) мулла (1890-1942) — сәяси репрессия корбаны. «Аның алты баласы булган, товар белгече, склад эшчесе, “Главметаллсбыт” берләшмәсе (элек мулла булып торган), 1919-1934 елларда ВКП(б) әгъзасы, Казанда яшәгән. 1941 елның 4 ноябрендә кулга алынган, ҖК 58-10 (2 бүл.), 58-11 матдәсе буенча гаепләү белдерелгән. Казан шәһәренең, төрмә психик авырулар хастаханәсендә, тикшерү вакытында вафат булган. 10.08.1995 елында акланган»10. Менә татар язмышының тагын бер фаҗигасе.

1913 елның 6 январенда Бибиһәдия 55 яшьтә чахоткадан вафат булган. Имам Фазлыәхмәт Хәмзин тарафыннан Ямаширмәдә күмелгән11.

Бибиһәдия вафатыннан соң Фазлыәхмәт хәзрәт Мәрьям (Мәрьямбикә) исемле — имам хатыйп Мөхәммәтсадыйк кызына өйләнгән. Аларның Нәзимә (1916)12, Нәкыя (1918)13, Айинә (1924)14 исемле кызлары туганнар. Нуриаздан улы Рөстәм Исламгалиев* истәлекләрендә болай дип яза: «Фазлыәхмәт хәзрәтнең минем яшьләрдәге Шәүкәт исемле малае, Сабиха исемле кызы барлыгын хәтерлим. Хәзрәт үзе 1926 елның җәендә һәлак булды. Аны Арчага чакырганнар, ул шуннан кайтышлый кинәттән үлә. Күрәсең, аны бик каты куркытканнар һәм кыйнаган булганнар. Хәзрәтне зурлап күмүләре минем күз алдында тора. Көн матур, кояшлы иде»15. Метрика кенәгәләренең барлык еллары да сакланып калмау сәбәпле, Сабиха белән Шәүкәтнең туу турында язылган белешмәсен таба алмадык. Аларның туган еллары 1919-1923 еллар арасында булырга тиеш. Хәзрәт үлгәннән соң, шәхес культы елларында Мәрьям Хәмзинаны сөргенгә сөргәннәр. Арча районы Ямаширмә авылында сайлау хокуклары булмаганнар исемлегенең 26нчы санында Хәмзина Мәрьям — мулла хатыны теркәлгән16.

Хәзер инде Сираҗетдин Нәҗметдин улының нәсел шәҗәрәсенә күз салыйк. Мәгълүм булганча, VIII-XIX гасырларда авыл халкының саны, исемнәре, яшьләре һәм тагын күптөрле мәгълүмат, салым җыю өчен, Россия хөкүмәте тарафыннан даими рәвештә уздырылып килгән, халык санын исәпкә алу кенәгәләрендә, ягъни ревизия материалларында теркәлгән. Ревизия кенәгәләрен өйрәнү нәтиҗәсендә Сираҗетдин мулла нәселенең бай тарихлы булуы ачыкланды. Бу нәсел тамырлары белән Казан губернасы Дөбъяз өязе Лашман волосте Каратмән авылына (хәзерге Яшел Үзән районы) барып тоташа. Әтисе Нәҗметдин Сәйфулла улы 1792-1849 елларда, әнисе Хөбәйбә Габделваһап кызы (1793/94-?) соңгы Х ревизия вакытында 64 яшьтә булган17. Сираҗетдин Нәҗметдин улы 1844 елның 25 августында Ямаширмә авылына указлы мулла булып сайланып куела (указ № 6291)18 һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр беренче мәхәллә җәмигъ мәчетенең имамы вазыйфасын башкарган. 1883 елның 5 маенда 70 яшьтә тир зәхмәтеннән вафат булган19. Туган елын ревизия кенәгәләрендә язылган вакыттан санасак, Сираҗетдин хәзрәткә үлгән вакытта 66 яшь (1817-1883) кенә булырга тиеш. Күрәсең, ниндидер сәбәпләр аркасында, ревизия материалларына соңрак язылгандыр. Метрика кенәгәләрендәге үлү турындагы язмадан чыгып хисапласак, аның туган елы 1813 елга туры килә.

Мәгълүм булганча, Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең (1842/43-1886) беренче хатыны Бибигафифә (Гафифә) (1840/41-1885) шушы Сираҗетдин мулланың олы кызы булган. Татарстан Республикасы Милли архивында сакланган Ямаширмә авылының 1865 елгы метрика кенәгәсендә түбәндәге язма бар: «Казан өязе Мулла иле волосте указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кызы Бибигафифәне Мәңгәр волостеның Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгариф указной имам Мөхәммәтгалим улына гакды никах укылды. Май 24ендә. Кыз тарафыннан Мулла иле волосте Ямаширмә авылының олуг мәхәлләсендә указной имам әб (әтисе. — Х. Б.) Сираҗетдин ибне Нәҗметдин вәли вәкил вә егет тарафыннан Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим ибне Шәмсетдин вәкил. Зәүҗәйен ризалыгының шаһитлары Дәүләтшаһ ибне Рәфикъ кулым куйдым, Әюп Сөбханкол углы тамгам салдым. Мәһәр мөсәммәсе (күләме. — Х. Б.) ике йөз тәңкә, хәзер җитмеш тәңкә, калганны мәзкүр (югарыда әйтелгән. — Х. Б.) Бибигафифә сораганда бирәчәк булып, югарыда мәзкүр Кушлавыч авылында указной имам Мөхәммәтгалим мулла Шәмсетдин улы кулым куйдым. Кызым Бибигафифәнең рөхсәте белән югарыда мәзкүр шартка разый булып Ямаширмә указной имам Сираҗетдин ибне Нәҗметдин кулым куйдым»20. Никах хөтбәсен кызның әтисе указлы мулла Сираҗетдин Нәҗметдин улы укыган. Бибигафифә, Кушлавыч авылында яшәп, Мөхәммәтгариф мулладан Мөхәммәтшәриф (1873-1890) исемле ир бала21 (17 яшендә ютәл авыруыннан вафат булган, Кушлавычта җирләнгән) һәм Бибигазизә (Газизә) (1877-1963) исемле кыз бала22 дөньяга китерә һәм 1885 елның 28 апрелендә (42 яшьтә) бала тудырганда кан китеп вафат була23. Безнең уйлавыбызча, Бибигафифәгә вафат булганда 44 яшь булырга тиеш. 1850 елның 20 октябрендә алынган IХ ревизия материаллары буенча Бибигафифәгә ул вакытта 1024, 1858 елның 31 мартында Х ревизия вакытында 17 яшь25 дип күрсәтелгән. Түбәндәге мәгълүматлар нәтиҗәсендә Бибигафифәнең туган елы 1840/41 елларга туры килә.

Бибигазизәнең улы Хөсәен Зәбиров истәлекләрендә болай дип күрсәтә: «Мин, — дип сөйли иде әни, — 1877 елда Кушлавычта тудым. Әнием Гафифә үлгәч, әтием Мөхәммәтгариф Мәмдүдә дигән кызга өйләнде. 1886 елда энем Габдулла туды*. Яңа әни — Мәмдүдә әни мине яхшы тәрбияләде. Мин уйнарга чыккач, башка кызлар үзләренең энеләрен, сеңелләрен йә күтәреп, йә нәни арбага тартып урамга алып чыгалар, шул бәбиләр белән мәш киләләр иде. Мин аларга бик кызыга идем. Кулда тотарлык булгач, әни миңа Габдулланы биләп төреп бирә башлады. Мин бик шатланып бәби күтәреп әлеге бала багучылар янына барам. Авылның яшел чирәмле урамына җыелып утырып, без бәби карый идек. Мин Габдулланы бик ярата идем.

Ләкин энем Габдуллага биш ай да тулып җитмәде**, безнең әтиебез Мөхәммәтгариф үлеп китте. Бераз вакыттан соң әтинең энесе***, аннан әнинең Казанда яши торган сеңлесе**** мине үзләренә асрамага алдылар. Ә энем Габдулланы, әнисе үлгәч, Өчиле авылындагы Зиннәтулла бабасына кайтарганнар.

Шулай итеп, мин энем Габдулладан озакка аерылдым»26.

1892 елдан алып Газизә Җаек (хәзерге Уральск) шәһәрендә яшәгән һәм алар кабат Тукай белән шунда очрашканнар. Бүгенге көндә аның кабере Казан шәһәренең татар зиратында саклана.

Сираҗетдин мулланың икенче кызы Шәмсекамал 1852 елда туган. Аның турында башка мәгълүматлар очрамады. Күрәсең, яшьли вафат булгандыр.

Югарыда искә алынган Сираҗетдин кызы Бибихәдичә 1856 елда Ямаширмә авылында туган. 1878 елның 16 январенда Арча волосте Кәче авылының олуг мәхәлләсе имамы Мөхәммәтгариф мулла Габделлатыйф улына никахландырыла. Ул вакытта кызга 18, егеткә 22 яшь булган27. Никахлашу язмасы буенча Бибихәдичәнең туган елы 1860 елга туры килә. Бу дөрес түгел. Чөнки 1858 елда уздырылган Х ревизия вакытында аңа 2 яшь дип күрсәтелгән28. Шулай булгач Бибихәдичә 1856 елда туган булырга тиеш. Бәлки, кызларның туган елларын яшәртеп күрсәтү кирәк булгандыр. Х. Зәбиров истәлекләрендә телгә алынган Газизәнең Казанда яшәгән сеңлесе шушы Хәдичә (Бибихәдичә) була инде.

Сираҗетдин мулланың 1857 елда Бибиган исемле кызы туган. Рус чыганакларында татар исемнәрен дөрес язмауларын исәпкә алып, Бибиган — Бибиҗиһан исемле булгандыр дип фаразлыйбыз.

Аннан соң безнең тарафтан өйрәнелгән ташбилгенең иясе — Бибиһәдия (1858-1913), Бибифатыйма (1859-1875) дөньяга килгәннәр. Бибифатыйма 16 яшендә вафат булган29.

Сираҗетдин мулланың икенче хатыны Бибидән (исеме тулысынча күрсәтелмәгән) Гөлбану (1867-1868) исемле кызлары туган30.

Киләчәктә дә авыл тарихына, шәхесләргә бәйле яңа документлар табылыр һәм зираттагы ташбилгеләрне эзләп табып, белгечләр тирәнтен өйрәнеп фәнни әйләнешкә кертерләр дип өметләнеп калабыз.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Баһаветдинова Х. Ямаширмә авылы тарихыннан // Материалы итоговой конференции Института истории им. Ш. Марджани АН РТ за 2006 год по отделу средневековой истории. – Казань, 2008. – С. 19-25; Шул ук. Ямаширмә авылында дин һәм мәгърифәт торышы (XIX-ХХ гасыр башы) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – № 1. – 2009. – Б. 190-194.

2. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирасы үзәге, 72 ф., 1 тасв., 338 сакл. бер.

3. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л., 1960. – Табл. 44.

4. Әхмәтҗанов М. И. Татар археографиясе. Татар эпиграфикасын өйрәнү дәверендә тупланган зират культурасы хакындагы кайбер материаллар. Беренче кисәк. – Казан, 2013. – Б. 77.

5. ТР МА, 204 ф., 6 тасв. өстәмә, 147 эш, 198 кгз.

6. Шунда ук, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 2-4 кгз.

7. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. История мусульманских приходов Высокогорского района // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. – Казань, 1999. – С. 205.

8. ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 33, 72 кгз.

9. Шунда ук, 26 кгз.

10. Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер китабы. – Казан, 2005. – 15 т. «Х», «Ц», «Ч». – Б. 130.

11. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 1230 эш, 122 кгз. арткы ягы.

12. Шунда ук, Р-2780 ф., 1 тасв., 60 эш, 12 кгз. арткы ягы.

13. Шунда ук, 69 эш, 76 кгз. арткы ягы.

14. Шунда ук, 18 кгз. арткы ягы.

15. Шакирҗанов Р. Ә. Ямаширмә мәктәбе — мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. – Казан, 2005. – Б. 39.

16. ТР МА, Р-2849 ф., 5 тасв., 11 эш, 93 кгз. арткы ягы.

17. Шунда ук, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 арткы ягы.-219 кгз.

18. Шунда ук, 2 ф., 2 тасв., 8 эш, 79 кгз.

19. Шунда ук, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 160 кгз.

20. Шунда ук, 164 эш, 140 кгз.

21. Шунда ук, 204 ф., 177 тасв., 151 эш, 356 кгз. арткы ягы; 364 эш, 417 кгз. арткы ягы.

22. Рәсүлева З. Тукай эзләреннән. – Казан, 1985. – Б. 11.

23. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 234 эш, 26 кгз.

24. Шунда ук, 3 ф., 2 тасв., 181 эш, 157 арткы ягы-158 кгз.

25. Шунда ук, 309 эш, 218 арткы ягы-219 кгз.

26. Зәбиров Х. Газизә // З. Рәсүлева. Тукай эзләреннән. – Казан, 1985. – Б. 13.

27. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 159 эш, 28 кгз. арткы ягы.

28. Шунда ук, 3 ф., 2 тасв., 309 эш, 218 кгз. арткы ягы-219.

29. Шунда ук, 204 ф., 6 тасв. өстәмә, 69 эш, 41 кгз.

30. Шунда ук, 5 эш, 165 кгз.

 

 


* Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр. – Казан, 2003. – Б. 7.

** Шунысы куанычлы, кабат кайтуымда (2013 елның июнь аенда) А. Х. Галиев (1994-1997 елларда Ямаширмә авылында колхоз председателе булып эшләгән, тумышы белән Апас якларыннан) кабер ташын матур итеп чардуган белән әйләндереп алып, зәңгәр буяу белән буяган иде. Авыл халкы исеменнән аңа бик зур рәхмәтебезне ирештерәбез.

** Ташбилге йөзлегенең өске өлеше. Гадәттә тимпанда кыска гына ислам догалары языла.

* Кайбер чыганакларда Фазлыәхмәт Хәмзин Казанбаш, Кармыш-Казанбаш авылыннан дип күрсәтелгән. Туу турындагы язманың күчермәсеннән күренгәнчә, ул Янали пучинкәсендә (хәзерге Кече Төрнәле авылы) Хафаз Хәмзин гаиләсендә туган (кара: ТР МА, 2 ф., 2 тасв., 2590 эш, 7-8 кгз.). Ә Кармыш-Казанбаш (хәзере Арча районы Казанбаш авылы) авылында аның бертуган агалары дин әһелләре булып торганнар.

** Метрика язмаларының икенче нөхсәсендә 13 июнь дип күрсәтелгән (кара: ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 231 эш, 163 кгз.).

* Исламгалиев Р. Н. (1918-?) Казанда яшәгән. Аның бабасы Сәгъдиев Исламгали революциягә кадәр Ямаширмә авылында бер комплекслы училище бинасы салдырган (кара: ТР МА, 119 ф., 1 тасв., 780 эш, 121 кгз.).

* Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф улы (Габдулла Тукай) 1886 елның 14 (26) апрелендә туа (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторы искәрмәләре).

** Әтисе үлгән вакытта Габдулла 4 ай ярымлык була.

*** Кушлавыч авылы крестьяны Шакирҗан Мөхәммәтгалим улы.

**** Ямаширмә авылы мулласы Сираҗетдин Нәҗметдиновның кызы Хәдичә. Ул Казанда «солдатлар мулласы» дип йөртелгән Гариф хәзрәтнең җәмәгате була.

Другие статьи
Автор статьи выясняет причины отказа одной из племенных групп булгарского сообщества — сувар — принимать ислам.
Статья посвящена проблеме реконструкции дефектных и утраченных мест опубликованного памятника XVI в. — материалов описания и межевания земель в Казанском уезде Н. В. Борисова-Бороз
Статья посвящена вопросам борьбы тюркской служилой знати в Нижнем Поволжье за улучшение своего материального положения в XVIII в.
Статья рассматривает функционирование Оренбургского магометанского духовного собрания в качестве шариатского суда.
осле присоединения Крыма к Российской империи в 1783 г. началось активное сельскохозяйственное и промышленное освоение территории, активно развивалась торговля.
В начале XX в. Департамент полиции Министерства внутренних дел уделял пристальное внимание вопросу модернизации социокультурной жизни мусульман России, учреждению татарами новомето