Гимазова Р. А., Биктимирова Т. А. Мозаффар Мљштђригђ — 150 ел (1863-1937)

Мозаффар Мөштәригә — 150 ел
(1863-1937)
Данлыклы Мөштәриләр династиясеннән Мозаффар Таҗетдин улының тууына 150 ел. Гомере буе укытучылык иткән, татарлар яшәгән төрле өлкәләрдә мәктәпләр ачып аң-белем тараткан шәхесләрнең берсе ул. Җәмәгате Гыйрфәтҗан Биктимер кызы, чыгышы белән Ындырчы авылыннан, укымышлы, белемле кыз булган. Мозаффар Мөштәриевнең катлаулы тормыш юлында иң зур терәге, ярдәмчесе иде. Алар ун баланың (икесе тәрбиягә алынган) бишесен (калган бишесе бала чакта вафат булганнар) аякка бастырып, үзләре кебек үк мәгърифәткә омтылучы шәхесләр итеп тәрбияләгәннәр. Сәгадәт, Фәйрүзә, Мәрьям, Маһирә (Шумкова гимназиясен тәмамлаган)1, Хәмит Мөштәриләр шушы нигездән чыккан үз заманының лачыннары. Мәрьям Мөштәри Шумкова гимназиясен2 тәмамлаганнан соң табиблык белгече алып, гомере буе балалар дәвалый.
Мозаффар Мөштәринең нәсел-нәсәбенә күз салсак бу нәселнең, безгә билгеле булган кадәресе, берничә буын инде Үтәмеш авылында мулла булып торган. Таҗетдин Мөштәри әл-Үтәмеши Тәтеш өязе Кече Күккүз авылы имамы һәм мөдәррисе Хәбибулла бине Мөхәммәтшәрифтә белем алганлыгы3, Духовный собраниягә казыйлыкка сайланганлыгы4 билгеле. Таҗетдин Мөштәринең әтисе — Мөштәри Мораталиевта Үтәмеш авылында имам булып, муллалык вазыйфаларын үтәгән. Мозаффар Мөштәринең үзе исән чакта төзелгән биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул мулла булырга теләмичә укытучылык вазыйфасын ала һәм гомере буе сайлаган юлына тугры була. Октябрь инкыйлабынача һәм аннан соң да эшчәнлеген күзалдында тотып, Татарстанның бишьеллык бәйрәме уңае белән, Татарстан мәгариф комиссариаты аңа персональ пенсиясен билгели, ә 1928нче елны «Хезмәт батыры» лаеклы исеме бирелә5.
Үзе исән чакта ук Мозаффар Мөштәри үзенең эшчәнлеген тулысы белән чагылдырган биографиясен төзеттерә һәм балалары арасында таратыла. Бүгенге көндә укучыларга тәкъдим ителгән әлеге документ М. Мөштәринең оныгы — Маһирә ханымның кызы Нәркис ханым Мөштәриевада саклана. Кызганычка каршы, әлеге тәрҗемәи хәлне төзүчеләрнең кем икәнен ачыклап булмады, алар документ азагына үзләренең имзаларын «М. Х. һәм Ш. А.» гына дип теркәп куйганнар. Күрәсең әлеге тәрҗемәи хәл XX йөзнең 20 елларның икенче яртысында төзелгәндер дип фараз кылырга мөмкин. Чөнки ул 1925 елда булган вакыйгаларны чагылдыруы белән тәмамлана. Белүебезчә, М. Мөштәри 1932 елны «Хезмәт батыры» исеменә лаек була, ләкин бу мәгълүмат әлеге биографиядә чагылыш тапмаган.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Биктимирова Т. Ә. Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында. – Казан, 2002. – 135 б.
2. Шунда ук.
3. Фәхретдин Р. Асар. – Казан, 2009. – 2 т. – Б. 102.
4. Шунда ук. – Б. 405.
5. ТР МА, Р-732 ф., 1 тасв., 119 эш, 183 кгз.
42 еллык мәдәни-иҗтимагый хезмәт.
Мозаффар абзый Мөштәриевнең кыскача гына биографиясе
Татарстан педагоглары арасында иң карты, иң тәҗрибәлесе, шуның белән бергә гаятьтә хөр гайрәтле бер укытучы һәм җәмәгать хадиме, ул бөтен гомерен хөкүмәт белән тартышып, татар ярлылары өчен корбан иткән кеше. Шуның өчен дә ихтирамга ул берничә мәртәбә лаек зат.
Тәтеш кантоны Шәмбалыкчы волосте, Үтәмеш1 авылында 1863 ел 1 августында дөньяга килә. 13-14 яшьләргә чаклы Балыкчы2 мәктәбендә укый. Шул арада аның әтисе үлеп китә. Әнисеннән ул 6 яшьләрдә калган. Шуннан соң якын кардәше Балыкчы мәктәбеннән Казан «Халидия» мәдрәсәсенә3 күчерә. Ул анда иске гадәт буенча укыла торган фәннәрне: гарәп сарыфы, нәхүе, хисап, тарих, фарсы элементларын, фикъһ, кяләм, ысул кебекләрне яхшы рәвештә укып, мантыйк белән байтак кына баш вата. Тырышлыгы зур була, башкачарак әйткәндә, шактый гына ишле кеше булып, ул вакыттагы схоластический программалар белән укытуларның файдасыз, гомеренең бушка узуын сизенеп, яшерен генә русча һәм башка фәннәрдән хәзерләнеп, 1881 елда Казандагы Татарская учительская школага4 керә. Ул бәгъзе бер кешеләрнең ярдәме аркасында бу школга стипендиягә алына. Җәй айларында авылына кайтып, үз өлешенә тигән җирләрне чәчеп, сукалап, урып башкарып йөри. Школга кергәч, аңа татарлар тарафыннан кяфер печате басыла. Чөнки ул заманда школларда укучыларны «инде бу кеше безнең арадан чыкты, бетте, харап булды, чукынды» дип алар белән сөйләшмиләр, аларны кешегә дә санамыйлар иде. Ләкин эшләр татар муллалары вә аларның «коерыклары» уйлаганча булып чыкмый. Мозаффар абзый, школда укыган вакытта ук, рус халкының артка калган изелгән татар халкын кимсетүен күтәрә алмыйча, моның сәбәпләрен уйлый торган була.
Шунда укытучы кайбер рус учительләренең татарларга түбән күз белән карап йөрүләренә борчыла. Бу турыда учительләр белән бәрелешләре дә булып ала. Түбәндәге фактны мисал итеп алырга ярый:
Тарих дәресләре укытучы В. В. Радлов5 бер көн класска керә дә, татарлар хакында кызу гына, күп кенә [....]6 сөйли. «Алар надан, сахрави урманнардагы эзвирләр кебек ни теләсәләр, шуны эшләп йөргәннәр, аларның тоткан юллары, диннәре — бары да ялгыш», — дип, христиан халкын, аларның диннәрен мактап байтак мисаллар китереп күрсәтә. Тик: «Сез чукынырга, рус булырга тиешсез!» — дип әйтеп кенә бетерми.
«Менә шуның буенча өйрәнегез» дип, ул вакытта школда укыла торган тарих китабын күрсәтеп чыгып китә. Мозаффар абзый «Радлов чын миссионер икән» дигән фикергә килеп, икенче көнне иптәшләрен җыйнап бу хакта киңәш итә. Ул: «Бу мәктәпкә татарча бер дә укымаганнар да керәләр. Аларның Радлов кебекләрнең сүзләренә ияреп ялгыш юлга китүләре, үз халыкларыннан аерылулары бик мөмкин, без киләчәк буын татар балаларын бу эштән саклыйк, бу китап миссионерлар тарафыннан уйланып чыгарылган. Бу мәсьләдә без нык торыйк», — дип сөйли. Шул хакта сөйләшеп аңлашкач, школда булган Иловайскийларны7 җыйнап татарлар турысында язылган кәгазьләрне ертып ташлыйлар. Әлеге Радлов үз сәгатендә класска кереп Иловайскийның ертылган битләрен күреп, барында кулына алып залга китә. Школа мөдире Әхмәров8 белән Радлов арасында кычкырышлар башлана. Класска киләләр, «Бу эшне кем башлады? Тиз әйтегез», дип кыямәт куптаралар. «Школаны ябабыз, барыгызны да куалап чыгарабыз», дип гөр киләләр. Син монда олы кеше, турыдан сөйлә дип, Мозаффар абзыйга карыйлар. Мозаффар абзый: «Татар балаларын укытыр өчен башка төрле учебниклар юкмыни? Бу школга татар мәктәпләрендә укымаган, һич нәрсә белмәгәннәр дә килеп керәләр. Алар монда саташып урыслашканнан соң татар авылларына барып, учитель булып хезмәт итә алачаклармы? Аларны татарлар кыйнап, изеп җибәрәчәкләр. Бар булган школалар ябылып бетәчәк. Мәшәкатьләнеп школлар ачып йөрүегездән ни кала? Без шул якны күз алдына китереп ерттык», дигәч, Радлов дулап: «Учебный округка хәбәр итәм», — дип школдан чыгып китә. Әхмәров яңадан класска килеп кәефсез генә рәвештә «ертып хата иткәнсез, җавабыгыз туры, барыгыз да бер сүздә булыгыз» дип чыгып кайтып китә. Радлов бер ай кадәр школга килми. Ахырда Әхмәров янына килеп: «Без школдан Мөштәриев кебек кешеләр чыгарып торсак, бу школны алып барудан нинди нәтиҗә туар, ни файда килер?» — дигән сүзләрне ычкындыра. Бара торгач эшнең еракка китмәгәнлеге беленә. Әхмәровның акыллы мөгамәләсе аркасында эш басылып калды дигән хәбәр тарала. Бу эш миссионер (кем икәне ачык түгел) Победоносцевка яшерен хат аша Петербургка барып җитә. Победоносцев бу школага Мөштәриев кебек мәдрәсәләрдә укыганнарны алмаска дигән фикерне Мәгариф министрлыгына җибәрә. Бу эш Победоносцевның Ильминскийга9 язган 18нче номерлы хатында бар. Мозаффар абый 1885 елны Казандагы Татарская учительская школны бетерә10. Ул елны 6 кеше школны тәмам итәләр. Алар укып чыккан елны фәкать ике — берсе Чуашлы (Чуаш иле), берсе Биектау дигән авылларда урыннар була. Әхмәров Мозаффар абзыйга Биектауга баруны тәкъдим итә. Ләкин Мозаффар абзыйның үз өязе булган Тәтешкә кайтып мәктәп ачып, шул мәктәпкә бөтен өяз халкын тартып агарту булганга бу тәкъдимен кабул итми. Әхмәровтан Тәтешкә мәктәп ачу өчен югарырак урыннан рөхсәт алып бирүен сорый. Әхмәров татарлар өчен яңа мәктәп ачуның бик үк ансат булмаганын әйтеп, ачылган мәктәпләрдә дә рәт юклыгын, учительләрне урам буенча йөртеп кыйнап, хур итеп кайтарганлыкны, Абдрәшитов белән Әсәдуллиннарны искә төшереп, хөкүмәтнең татарларга начар карашын сөйләп, шулай булса да Мозаффар абзыйны яхшы таныганлыгыннан Тәтешкә школ ачу хакында бар көче белән тырышачагын аңлата. Радлов тарафыннан язылган вә язылып ята торган: татар сарфы, белек китабы, планимитрия кебек әсәрләрне тикшерү, телне төзәтү, сүзләр табу, бигрәк тә гарәп кагыйдәләре белән чагыштыру мәҗлесләренә, Радлов, Суләнгәр Гали, Әхмәров, Каюм Насыйрилар11 янына Мозаффар абзый һәрвакыт чакырылып, фикер алышуга катнашып, язышып торган булган. Шунлыктан, аны Әхмәров якыннан белеп, Тәтешкә мәктәп ачуда кулыннан килгән эшне эшләргә тырышкан. Нәтиҗәдә, 1885нче ел июль ахырында Тәтештә русски-татарски школ ачарга рөхсәт килә. Школа ачуга рөхсәт көтеп торган арада Мозаффар абзый бер студент белән танышып аттестат зрелостигә әзерләнеп, имтихан биреп Университетка кабул ителә. Тәтеш школасының үз теләге белән ачылган бер мәктәп булуын күздә тотып артта калган, аңсыз татар халкын укыту нияте белән, үз укуын ташлап, август ахырларында Тәтешкә юнәлә. Менә шушы көннән аның учительлек дәвере башлана. Шул көннән мәктәпне, вә аның кирәкләрен, ничек итеп бар итәргә, юлга салырга дигән фикер-уй аның башында көне-төне кайный башлый. Кредит ачылмаган булса да, мәктәп кирәкләрен барлау чараларына керешә. Тәтеш халкын балаларын укырга бирергә өнди башлый. Ләкин шундагы карт мулла школга каршы нык коткы сала. Ашта һәм башка мәҗлесләрдә булсын: «Анда балаларыгызны бирсәгез Алланың ләгънәте төшәр, анда дин дигән нәрсә юк, урысча гына укытыла, учитель үзе дә «киртә аша сикергән» (чукынган дигән сүз). Минем мәдрәсәмнән һичбер бала чыкмасын, мин разый түгел, үлсәгез күммәм, туган балаларыгызга исем бирмәм, никах укымам», — дигән сүзләр сөйләп йөри. Кара халык мулланың дин исеменнән әйтелгән сүзләренә ияреп балаларын школга бирми. Шулай итеп мулла яшь учительнең авторитетын югалтырга тырышты, аның өстенә кара тап төшерә. Икенче яктан полиция надзирателе килеп, «Бу нинди мәктәп ачылды, кем рөхсәте белән? Мәчет каршында татарлар өчен бер мәктәп бар бит. Мин бу эшне исправникка куям», — дип җавап ала. Мозаффар абзый мулланың дин башлыгы булып халык каршында ихтиярын күздә тотып, җайлау чараларына керешә: аңа школада дин дәресләре укытуны тәкъдим итә. Хәтта садакалар белән майлау юлларына да кереп карый. Ләкин школ ачылу балаларның дин мәктәбеннән бизеп, доходы югалудан курыккан мулла бөтен көче белән школга каршы көрәшне дәвам иттерә. Бу хәлне күреп Мозаффар абзый Тәтештә ачкан школга бөтен өяз балаларын тарту нияте белән мәктәпне ачканлыгын хәтеренә төшереп, бар көче белән өяздән балалар җыярга керешә. Ул бөтен өязне әйләнеп Тәтештә татарлар өчен яңа мәктәп ачылганлыкны һәм мәктәпкә татар-рус теле, хисап, тарих, җәгьрәфия кебек фәннәреннән башка дин дә укытылачагын сөйләп балаларын мәктәпкә җибәрергә өнди. Шул йөрүнең нәтиҗәсендә 57ләп бала языла. Сентябрь 17сендә 28ләп бала җыйналып, Мозаффар абзый укытуга керешә. Мулла школга килеп дин сабакларын укытырга һич тә разый булмый. Шуңа күрә, ул заманда дин өйрәтелмәгән мәктәптән халыкның бизәчәген уйлап, Мозаффар абзый бу эшне дә үз өстенә алырга мәҗбүр була. Мозаффар абзыйның кулында татарча укытырга рөхсәт булмаса да, чөнки ул заманда школларда татар телен укытырга хөкүмәт тарафыннан рөхсәт ителми иде. Татарча әлифба төзеп, китап яза. Эре итеп татар хәрефләрен язып картонга ябыштыра. Күчмә хәрефләр төзи. Шул рәвешчә җиңел ысул белән тырыштырып укытуы аркасында балалар тиз генә укырга-язарга өйрәнәләр. «Һәфтияк», «Ясин» кебек гарәп телендә язылган китапларны укый башлыйлар. Еллар буена укып та язу таный алмаган балаларның бер-ике ай эчендә шул дәрәҗәдә алга китүләрен күреп яңача укытуны мактап сөйли башлыйлар. Аларның сүзләре Тәтеш халкына да тәэсир итә һәм берничә бала мулла мәктәбеннән чыгып школга керә. Шулай укытып ятканда хәзрәтнең доносы белән исправник приказы дип школга полиция килеп керә, тентү ясый. Әлеге татар әлифбасын, татар хәрефләрен алып чыгып китәләр. Берничә көннән соң Мозаффар абзыйны исправник цензур аркылы үтмәгән әлифбалар белән укытуда гаепләп бик куркыта, хөкемгә тартам дип кычкыра. Мозаффар абзый һич тә каушамастан «мин господин исправник дин өйрәтергә дә билгеләнмәгән. Болар бары да гарәп хәрефләре, болар белән таныштырмыйча Коръән өйрәтеп булмый. Бу әлифба шуның өчен кирәк. Монда һич тә артык сүз юк», — дигәч исправник аптырап кала. Мозаффар котылып кайтып китә. Укытуын да дәвам итә. Азаплана торгач укыту узып китә.
Икенче елны балаларның саны 60тан аша. Хәзрәт мәдрәсәсеннән тагын да байтак шәкерт күчеп килә. Моңа пошынып мулла тагын җанланыбрак Тәтеш буенча боргаланып йөреп, городской школдагы смотритель (Архангельскийга), тагын исправникка донослар ясый. Казандагы окружной инспектор Әхмәровка «Мөштәриевнең халык каршында абруе юк, чөнки ул мәчеткә йөрми, урыс зәбхен* (итен) ашап ята. Анда мөселманлык юк. Бары 2-3 шәкерте бар. Алар да урамда сүгенеп йөриләр», — дигән кебек сүзләр белән хат яза.
Смотритель Архангельский Казандагы директорга: «Мөштәриев, Тәтештә русски-татарский школның учителе, татар әлифбасы язып, динне дә мин үзем укытам дигән булып, татарларга татар теле укыта. Тарих өйрәтәм дип, ниндидер иске тарих китапларын табып, рус патшалары хакында сүзләр сөйли, татар халкын алар һәр вакытта кысып, җәберләп килделәр һәм киләләр дип Бахча-Сарайдан12 (Гаспринскийдан13) Казан акчасын сорамый-нитми учебниклар алдырып, шулар белән өйрәтә. Мин бу хәлләрне якыннан белеп торам, — дип яза. — Русски-татарски школларның программасында татар теле укыту бармы, аны укыту учитель эшеме?» — дип сорый. Исправник Мозаффар абзыйны тагын чакыра. «Син татарларны җыйнап хөкүмәткә каршы чыгасың икән. Әгәр дә шушы эшләрне дәвам иттерсәң мин сине этап белән озатырмын», ди. Шушы хәлләрдән соң Мозаффар абзый Әхмәровка эшнең нәрсәдә икәнен подробно язып җибәрә.
Шул елның ахырында (уйламаганда) Әхмәров Тәтешкә килеп төшә. Мәктәптә 80гә якын бала күрә. Әхвәл белән таныша, барын да имтихан кылып карый. Мулланы һәм Архангельскийны эшне аңламыйча ялган донослар ясап йөргән өчен урыннарыннан төшерү белән бик нык куркыта. Мәктәптә уку эшләре турында протокол төзеп, исправникны чакырып, аңарга да подробно сөйләп кул куйдыра. Шул материалларны алып китеп, Казанда эшне берникадәр җайга сала. Шушы вакыйгалардан соң, Мозаффар абзый тагын тырышыбрак эшли. Аның шәкертләре саны тагын күбәя, халык та аны якын күрә, ярата. Мулла мәктәбендәге шәкертләр бар да күчеп бетә. Һәртөрле киңәшкә халык Мозаффар абзый янына килә. 1891 ел май башларында Казаннан инспектор народных училищ Ислантьев (М. Б. Силантьев) дигән кара миссионер, татар халкының зур дошманы килеп чыга. Бу кеше берничә көннәр исправник белән сөйләшеп, Мозаффар абзый хакында материал җыйнап, мәктәпкә кереп, «син татарларга таянып эш йөртәсең, син законга каршы эшләр эшлисең икән. Бу мәктәптә аларның эшләре юк. Миндә синең хакта җитәрлек материал бар», — дип, кычкырынып чыгып китә. Иртәгесен үк: «Син урыннан төшерелдең, өч көн эчендә бөтен школьный имуществоны Архангельскийга сдавать итеп Тәтештән чыгып кит!» — дигән пакет, полиция аркылы килеп җитә. «Әгәр шулай эшләмәсәң, башка юл белән озатылырсың», дип әйтелә. Мозаффар абзый: «Бу кабәхәт миссионерлар белән тартышып эш чыгарып булмас ахыры», — дип уйлап авылына китәргә җыена. Шул хәбәрләрне ишетеп Мозаффар абзыйның шәкертләре, аталары җыелып: «Балаларыбызны укытып тәмам кеше иттең. Бу эшләр бар да мулладан гына булды. Инде безгә нинди кеше килер», — дип кайгырышып озаталар.
Мозаффар абзый авылына кайтып урынсыз хәлдә озак тора алмый. Ул Казанга килеп, Сызраньлы Исмәгыйл Акчурин14 белән таныша. Акчурин аны үз балаларын русча һәм татарча укытырга — урта мәктәпкә хәзерләргә чакыра. Ләкин Мозаффар абзый 3-4 бала өчен генә күчеп бармаячагын белдереп, әгәр Акчурин караңгылыкта калган ярлы халыклар өчен гомуми мәктәп ачканда ярдәм итәргә сүз бирсә, барырга ризалыгын белдерә. Акчурин шартка күнә. Мозаффар абзый 1891нче елның көзендә гаиләсе белән Сызраньга күчеп, ирләр һәм кызлар өчен 2 мәктәп ача. Мәктәпләрнең материальный якларын Акчурин барлый. Монда инспектор үзлегеннән мәктәп ачарга рөхсәт итә. Мозаффар абзый үзе ир балалар, хатыны кыз балаларны укытырга керешәләр. Ул вакытларда татар телендә педагогикага муафыйк төзелгән укыту китаплары булмау сәбәпле, ул үзе төзегән әлифбаларын тагын да үзгәртә төшеп, тагын да яңарак, җиңелрәк ысул белән укыта башлый.
Мозаффар абзый шушы дәвердә тарихи бер китап яза (Иван Грозный, Петр Великий һәм Екатерина II хакында). Ул шушы китапны һәм үзе төзегән әлифбаны бастыру өчен Петроградка Ильяс морза Бораганский басмаханәсенә15 алып бара. Ләкин ул нәрсәләр анда цензура кулында 2-3 еллар басылып кала. Инспектор килеп мәктәпләрне карап, шәкертләрне тыңлатып чыккан араларда яңа метод белән укытасың икән дип яратып чыга. Бер тапкыр инспектор белән Акчурин собраниедә очрашып, инспектор Акчуринга карап: «рус учительләренең күбесе методсыз укыталар, шуның өчен балалары бернидә белми утыралар. Ә әнә сезнең татар мәктәбендәге учитель Мөштәриев яхшы метод белән укыта, балалары русчадан, хисаптан, җәгьрафиядән күп алдалар», — дип мактап куя. Мозаффар абзый Сызраньда 5 ел эшли. Балаларның саны 100дән арта. Сызрань халкы һәм тирә-яктан килгән кешеләр аның укытуын чиксез яраталар, кат-кат рәхмәтләр укып, аңа гомер теләп китәләр була. Актык елларында Мозаффар абзый асфальт заводында һәм тире баракларында эшләүче уку яшеннән узган татарларның үтенүе белән кичке курслар ача. Аларга уку-язу өйрәтү өстенә, тарихтан, табигатьтән төрле нәрсәләр сөйләп аң бирә. Кайбер вакытларда патша хөкүмәтенең татар халкына, фәкыйрьләргә хайванга караган кебек начар, сансыз карашларын сөйли. Менә шушы көенчә эшләр тәгәрәп барганда тагын фетнә килеп чыга. Заводтан килеп укучы белән шунда эшләүче бер начар татар үзара бозылышып, «мин сине кайда укып йөргәнеңне беләм. Сез анда патшаны да яманлап аласыз. Мин ул учительне дә беләм», дип гайрәткә килеп полициягә барып хәбәр бирә. Полиция инспекторга, инспектор Мозаффар абзыйны чакырып «мин сине яхшы кеше дип йөри идем, синең гаепләрең ачылды. Мин сиңа мәктәп ачуда рөхсәтне директорга доклад итмичә йөргән идем. Хәзер мин дә куркуга төштем. Син үзең Сембергә барып үзеңнең благонадежный икәнлегеңә губернатордан кәгазь китер, син цензура рөхсәтеннән башка язылган әлифбаларың белән татар теле укытасың икән. Шуның өстенә заводтагы эшчеләр өчен кичке курслар да ачкансың. Бу ни дигән эш?» — дип сөйләп Мозаффар абзый эченә ут сала. Ул заманда мәктәпләрдә 10-12 яшьтән зурларны укытырга рөхсәт юк иде. Мозаффар абзый фатирына кайтып төн буе йоклый алмый. Бу вакытта аена 50 сум түләп торган Акчурин да Сызраньнан Зөя башына күчеп киткән була. Мозаффар абзый Сызрань халкыннан бер тиен дә алмыйча хезмәт итте. Чөнки анда торганы ярлы халык иде. Инде Мозаффар абзыйга материаль яктан ярдәм бирүче, киңәшкә яраклы кеше дә калмады. Мозаффар абзыйның көн кичереп, гаиләсен тәрбия эшләре авырая. Рафикасы16 белән үзара киңәш итеп, Оренбургка Хөсәеновның чакырып язган хаты буенча күчеп китәргә карар чыгаралар. «Монда артык тора алмабыз, мин тагын эләгәм, ярар инде мәктәпләр ачтым, укыттым, халыкка байтак нәрсәләр аңлаттым, таза нигез салдым, китсәм дә кайгырмыйм», — дия М[озаффар] абзый. Халыкны җыйнап үзләренең күчеп китәчәген аңлата. Шуның белән бергә, менә школлар, бар әсбаплар сезгә кала. Хәзер җыелышып приговор төзеп, мәктәпләрне үз атыгызга күчерегез. Укытучыга земстводан жалуния сорагыз. Укытучылар табылыр, ди. Сөйләп бетергәч халык безгә инде сезнең кебек кешеләр килмәс дип, үзара сөйләшеп, кайгырыша башлыйлар. Вокзалда елый-елый саубуллашалар.
Аларның китү көннәрен белеп Сызрань халкы: ирләр, хатыннар, балалар, кызлар гөр килеп кайгырышып: «Хуш хәлфә! Хуш абыстай! Бездән разый булып китегез, без сезне тәрбия кыла алмадык», — дип, күз яшьләре белән озатып калалар. Мозаффар абзый Сызраньда 6 елга якын хезмәт итеп, 1897 елны гаиләләре белән Оренбургка күчә. Ул Хөсәеновның хаты буенча мәдрәсәи «Хөсәения»гә учитель булуны кабул итеп килсә дә, монда килеп җитүгә эшләр башкарак булып киткән була (ул урынга кеше куелган). Хөсәенов Мозаффар абзыйга «Мин сине Сызраньдагы хезмәтеңне белеп, мәдрәсәбезгә тугры фикерле, гайрәтле укытучы куям дип чакырган идем, ни эшләмәк кирәк, Гайсә морза (мәдрәсә мөдире) үз кардәшен тыгып куйган дип кәефсезләнеп, ала. «Инде мин сине шул ук мәчеткә мулла итеп куям, бусын булдырам», — ди. Мозаффар абзый: «Мин муллалыкны кабул итә алмыйм. Ул эшне күңелемә сыйдыра алмыйм. Мин укытучы булу нияте белән укыдым. Байтак балалар укыттым. Шактый гына тәҗрибәм дә бар. Мин шул эшне дәвам итәрмен», — ди.
Хөсәенов: «Син бала-чагалы кеше. Аларны тәрбияләр өчен байтак кирәк. Әнә сиңа минем контор. 75 сум вазифа карап, тикшереп кенә тор», — ди. Мозаффар абзый контор хезмәтенә кызыкмаганлыгын аңлатып, школ ачарга балалар укытыра ниятен әйтеп аңлаткач, Гани Хөсәенов17 үзенең ярдәм итәчәген белдерә. Һәм шул школда үзенең ысул җәдид мөгаллимнәренә русчадан, педагогика (методикадан) лекция укуларны шарт итеп куя Мозаффар абзый. Ул заманнар әле Оренбургта русски-татарски школ юк, фәкать Хөсәеновлар мәдрәсәсе каршында русски класс кына була. Шушы хәлләрне уйлап, артыннан йөреп Мозаффар абзый Оренбургта русски-татарски школны ачарга муафыйк була. Ләкин начальство тарафыннан бирелгән программа шартлы, бик тар нечкә рамка эченә куелган. Татар теле дәресләрен укытмаска, яше 12дән артыкларны кабул итмәскә дигән шарт белән мәктәп ачарга директор тарафыннан рөхсәт бирелә. Мозаффар абзый бу шартларны күргәч, ераккарак киткән саен эшләр нечкәрә бара. Карарак якка барган саен миссионерлар көчәя баралар икән дип уйлап ала да, ә мин үзем белгәнчә эшләрмен әле, дип куя. Шулай итеп, ул монда да мәктәпне файдалы юлга куяр өчен программадан читкә чыгарга мәҗбүр була. 12 яшьтән узганнарны, хәтта 17-18 яшьлекләрне дә ала. Чөнки ул заманнарда әле татар халкы яшь балаларын турыдан-туры андый школга бирүдән куркалар иде. Мөтәгассыйб18 муллалар үзләренең коткылары белән эшне тагын да начарлаталар иде. Шуңар күрә татар халкы балаларын иң элек дини мәктәпкә биреп, дин иләге аркылы үткәреп чыгаргач кына, русча укырга (школга) бирергә ярый дип уйлый иде. Ничек вә нинди юллар белән укытканда гына татар балалары мөтәгассыйб муллалар кулыннан алу мөмкин булачагын Мозаффар абзый сынап күргән, аңлаган, бу хәлләр барысы да аның башыннан үткән иде. Югарыдагы сәбәпләргә таянып, ул монда да Тәтеш һәм Сызраньдәге юл белән бара. Ни булса да булыр дип, дин бөркәнчеге ябынып, үзе язган әлифбалар белән чынлап татар телен, рус телен укытырга керешә. Берничә айдан соң аның шәкертләре татарча, русча шатырдатып яза башлыйлар. Халык арасына бу хәбәр таралып җитә. Муллалар вә аларга ияреп баручы надан халык: «Ул җәдидчә, ул шәригатькә хилаф юл белән укыта», — дип шаулый башлыйлар. Мозаффар абзый мәктәбенә төрле яктан шәкертләр килеп тула. Менә шушы хәлләрне белеп кадимчеләр тарафыннан Мозаффар абзый өстенә кара тап төшерергә тырышып инспекторга донослар язалар. Инспекторга шул гына кирәк тә, аларның бар эше дә шул гына иде. Инспектор мәктәпкә килеп тикшерү ясый, эшне директорга куя. Директор Мозаффар абзыйны чакырып җавап ала. «Мәктәпне ябам, син начальство тарафыннан бирелгән программа буенча бармыйсың, законны нарушать иттең. 77нче ел төзелгән правилодан читкә чыгарга хакың юк», — дип Мозаффар абзый өстенә кычкыра. Мозаффар абзыйның директорга җавабы: «Господин директор, Сез школның дошманнары, школ ябылсын дип йөргән кешеләрнең донослары буенча эш йөртә башладыгыз. Җәдидчә диеп әйтәсез, дөрес, мин яңа ысул белән җиңел итеп аңлатып укытам. Татар теле, татар хәрефе дисәгез программа буенча мин дин өйрәтергә ихтыярлы. Дин укытканда татарча укымый мөмкин түгел. Динне русча укытып булмый. Алар татар балалары. Хәреф дисәгез, болар бар да Коръән (гарәп) хәрефләре. 16-17 яшьлек балалар алган дип гаепләсәгез, бусын мин аклый алмыйм, сез дә бөтенләй төшенеп җитмисез. Бит татар халкы чукындырудан куркып, яшь балаларны школга бирәсе килми. Аларны котыртучы шул ук минем өстән донос ясаучы муллалар. Менә мин шуларны уйлап, яше зур булганнарын да кабул иткән идем», — ди.
Шушы җавапларны ишеткәч директор йомшый, уйга кала. Андый донослар белән генә школаны ябарга керешми. Чөнки ул заманнарда миссионерлар татарларга школлар ачып, татар теле укытмыйча, русча гына укытудан күп нәрсә көтәләр. 1897нче елны Мозаффар абзыйны полиция эзләп, аның Сызраньда вакытта язган Иван Грозный, Петр Великий, Екатерина II хакларындагы әсәрләренә һәм әлифбасы цензура аркылы тикшерелеп, мәгариф директоры исеменә яшерен рәвештә тәфтишкә19 җибәрелә. Менә шушы эш белән директор Мозаффар абзыйны бик нык куркыта. Хәтта «төрмәдә эчерерсең» ди. Тик Г. Хөсәеновның арага төшүе аркасында гына эш басылып кала. Мәгариф директорының Хөсәеновкә 25 мең сум бирәсе була. Ә Мозаффар абзый Хөсәеновның үтенүе буенча Оренбург өязендә ысул җәдид мәктәпләре ачып, мөгаллимнәр куеп, программалар төзеп, мөгаллимнәренә җиңел метод белән укыту юлларын үз школында кичләрен өйрәтә булган. Мозаффар абзыйның шушы хезмәтләрен тәкъдир итеп Гани Хөсәенов тизлектә директорны күреп аның хакында: «Ул андый кеше түгел, бу эшләр яшьлек кызу канлык белән булгандыр. Моннан ары андый нәрсәләр язмасына вәгъдә бирәм. Мин аны бик яхшы беләм», — ди. Директор эшне үзенчә төзәтеп департамент полициягә кайтарып җибәрә. Директор Мозаффар абзыйны чакырып үгетли, моннан ары шундый нәрсәләр язмаска Мозаффар абзыйдан кәгазь-подпись ала. Шушы хәлләрдән соң Мозаффар абзый укытуын дәвам иттерә. Көндезге шәкертләрен укытып җибәрү белән генә канәгатьләнми. Кичләрен шәкерт аталарын җыйнап хөкүмәтнең татар халкына начар карашын, миссионерларның каралтырга бар көчләре белән тырышуларын, һичнәрсәдән хәбәрләре булмаган муллаларның халыкны фәннән ераклаштыруларын, шуның аркасында татарларның артка калуларын сөйли. Мәктәп өчен тартышып 4-5 еллар дәвамында иске директор күчеп китә. Яңа директор гаять усал миссионер була. Ул кеше инспектор белән бер булып, Мозаффар абзыйның эшләрен тагын чуалталар. Аның өстенә ул Хөсәенов мөгаллимәләрен җыйнап ысулы җәдид белән укытырга өйрәтә, алай өйрәткәндә хөкүмәткә каршы сүзләр дә кулланалар. Мәктәпләргә программалар төзеп бирүче дә ул дип тагын да донослар ясала. Шул донослар белән котырынып директор полициягә кәгазь язып, Мозаффар абзыйны алып китеп ябалар. Бу хәбәрне ишетеп шәкерт аталары ишетеп полицмейстерга баралар. Ул: «Бу минем эш түгел, миндә директордан кәгазь бар» дигәч, халык директорга бәреп керә. «Син безнең учительне хәзер үк чыгар. Анда һич гаеп юк. Бу бары да кадимчеләр доносы, иске директор заманында ул 3 елдан артык хезмәт итте. Сез ник тикшермичә аны яптырасыз?» — дип каты ук бәрелгәч, директор да йомшап, куркып ала. Һәм шунда ук эшне тикшерермен дигән булып, чыгарырга кәгазь язып бирә. Мозаффар абзыйны ябылган җиреннән чыгарып җибәрәләр. Бу эш 1902 ел майның дүртендә була. Шушы хәлдән соң ул директорга барып, «Мин инде артык хезмәт итә алмыйм», — дип, отказ биреп кайта да, Рафикасына: «Без инде бу дошманнар арасында артык хезмәт итә алмабыз», — ди. Рафикасы: «Без инде чегән кебек бала-чагаларыбызны төяп күчеп йөрүдән кайчан тукталырбыз? Башка учительләр тыныч кына бер җирдә яшиләр», — ди. Мозаффар абзый аңа: «Ул учительләр кебек ачылган, корылган мәктәпләргә утырып начальствоның боерыгына ләббәйкә20 дип торсам, аларның өстери торган юллары белән барсам, без дә тыныч яшәр идек. Хөкүмәтнең татарларга карашын тарих буенча беләм, хөкүмәт кушкан юл белән баруны минем вөҗданым, холкым кабул итә алмый, монда да җитәрлек хезмәт иттек», — ди. Бу вакытта Мозаффар абзыйның гаиләсе 7 кешедән гыйбарәт була. Бар кебек нәрсәләрен саталар да, Севастопольгә юнәләләр. «Бу Россия безне бик тынычсызлап бетерде», — дип, аннан Истамбулга чыгалар. Анда рус теленнән хосусый дәресләр биреп, тәрбияләнеп 4 ай торалар. Шул дәвердә Мозаффар абзый шәрык тәгьлим тәрбия институтына йөреп, имтиханнар биреп шаһәдәтнамә ала. Шул ук 1902 елны сентябрь эчендә Әстерханга кайтып төшәләр. Монда Мозаффар абзыйның башыннан тагы да күбрәк, тагы да куркынычлы хәлләр үтеп китә. Әстерханда Мозаффар абзый учитель Искәндәров белән таныша. Искәндәров аңа үзенә помощник булуны тәкьдим итә. Әмма Мозаффар абзый миссионерлар кулында уенчык булып кына торган школларда укытудан бернәрсә дә чыкмаганны күптән аңлап, Искәндәровка: «Яхшы сүзгә рәхмәт», — ди.
Ул монда кызу гына йөреп директордан рөхсәт алып школлар ача. Үзе ир, хатыны кыз балалар укытырга керешәләр. Ул үзенең гайрәт белән тырышып җиңел ысул белән укытуы аркасында халык арасында бик тиз таныла, төрле мәҗлесләрдә укуның файдалыгы хакында ягымлы сүзләр сөйләп гаммәнең21 дикъкатен җәлеп итә. Мозаффар абзый ачкан ике мәктәпкә төрле яктан балаларны китереп тутыралар. (Шагыйрьләрдән Сәгыйть Сүнчәләй Әстерханда аңарда укый). Кичке сәгатьләрдә төрле мәктәпләрдә укытучы, мөгаллимәләрне җыйнап методика — тәгьлим-тәрбия юлларын өйрәтә. Шунда 11 мәктәпкә җиңел ысул белән укыту өчен программалар төзеп бирә. Шәкертләрнең ата-аналарын чакырып собраниелар ясап, башыннан үткән хәлләрен сөйләп, хөкүмәтнең һәм аларның ялчылары (миссионерларның) кабәхәтлекләрен шулар аркасында татар халкының чиксез артта калганлыкларын кызу итеп сөйләп ала. Бу хәл Мозаффар абзыйны үзенең көндәше итеп караган Искәндәровнең ачуын бик нык кабарта. Ул аны югалту өчен бөтен көче белән тырыша. Ул хөкүмәт кешеләре белән катнашып, аларга күптән бирле сатылып йөргән бер зат булганлыктан, Мозаффар абзыйны харап итәр өчен тагы да киңрәк юллар таба. Мозаффар абзыйның әүвәлдәге укыткан җирләреннән полиция белән бер булып сведенияләр җыялар. Ахырында Мозаффар абзыйны «панисламист22, пантюркист23, Төркиядән жалованье алып тора» дигән сүзләрне кушып донос ясыйлар. Шуның аркасында Мозаффар абзыйны укытып торган вакытында унлап атлы казак килеп, полициягә алып китәләр. Шәкертләре бар да елашып торалар. Анда: «Син Истамбулда укыган, сиңа Хәсән пашадан жалунья килә икән, син шәкерт аталарын җыеп хөкүмәткә каршы сүзләр сөйләп, татар хәлфәләрен үз школга чакырып, аларга яңа ысуллар өйрәтәсең икән. Син татар мәктәпләренә программалар да төзеп биргән. Синең Сызрань, Оренбургта да шушындый эшләр кылып, халыкны котыртып йөргәнлегең беленде. Менә бу кәгазьгә кул куй», — диләр. Акырыналар, кычкырыналар. 4 битне язып тутырган бер табак кәгазь, ниләр язылгандыр Мозаффар абзыйга үз кулына бирәләр. Укып та күрсәтмиләр кат-кат: «Куясыңмы юкмы», — диләр. Мозаффар абзыйның җавапларына колак салмыйлар, шул арада берсе телефон аркылы кычкырынып сөйләп ала. Һәм шундагы атлы казаклар белән Мозаффар абзыйны жандармский управлениегә озаталар. Анда да шул ук сүзләрне сөйләп, кычкырынып «кулыңны куй», диләр. Ул укып чыкмыйча куярга риза булмый. «Ә син әле карышып торасың, бу кәгазь губернатордан килде, синең өчен секрет, син атылырга хөкем ителгән», — дип кычкырыналар. Төрле яктан торып камчылыйлар. Мозаффар абзый хәлсезләнеп идәнгә авып китә. Инде миңа актык минутлар җитте, актык сулышларымдыр дип уйлап ала. Шул арада 15-20ләп кеше шәкерт аталары Мозаффар абзыйны эзләп шаулап килеп керәләр дә, хәлфәнең камчылар астында идәндә «аһ»лап ятуын күрәләр. «Бу ни хәл, бу ни эш, гаебе бар икән, судка бирегез. Бу безнең учитель, мәктәп тә безнеке. Бар да Искәндәров жулик эше, бик беләбез», — дип кычкырынып сөйлиләр. Аннан Мозаффар абзыйны төрмәгә озаталар. Эзләп килгән кешеләре дә төрмәгә җиткәнче ияреп баралар. 3 көндә халык күп кенә җыелып губернаторга барып хәлне сөйлиләр. Губернатор: «Ярар, мин ул эшне үзем тикшерермен», — дип җавап бирә. 6 көндә Мозаффар абзыйны полиция белән губернаторга китерәләр. Бу хәлне көтеп гөжләп торган татар халкы урам тулы «Хәлфәгә ни булыр икән» дип саклап тора. Мозаффар абзый губернаторга ниндидер кәгазьгә кул куйдырырга тырышканнарын, камчы белән кыйнап изеп ташлаганнар, аркасының әле дә каты авыртканын аерып-аерып сөйли. Ике яктан халык шау итә: бу бар да Искәндәров кабәхәтнең эше. Ул укытучы түгел, ул безгә кирәкми. Син, господин губернатор гаепле кешеләргә хәзер үзең безнең алда суд яса. Юк исә без бу эшне патшага җиткерәбез. Бу нинди баш-баштаклык, укыта торган җиреннән алып китте, судсыз-нисез камчы белән суктыр. Аның һич гаебе юк. Ул безнең балаларыбызны бар көче белән тырышып укытучы. Хәзер без балаларыбызны укытмыйкмени. Без бу эшкә чыдый алмыйбыз. Искәндәровны бик беләбез, дип тавышлангач, губернатор полицимейстрга карап: «Сез ни эшләр кубарып йөрисез, үзегезнең ни эшләп йөргәнегезне беләсезме?» — дип бик каты аваз белән кычкырып ала. Бу вакытта халыкның үзенең актив тотуы хөкүмәтнең беркадәр какшап, революция дулкыннары күтәрелүе алдындагы хәле, һәм япон сугышына мобилизация барган вакыт белән бәйле булса кирәк. Губернатор Мөштәриевкә карап: «Син 24 сәгать эчендә Әстерханнан чыгып кит. Юк исә сине этап белән озатам. Минем сүзне тыңламасаң башка төрле хөкем булыр», — ди. «Син политически неблагонадежный булып табылдың», — ди. Халыкка карап «Мөштәриев төзеп биргән программалар белән укытыла торган мәктәпләрегез хакында килерсез, аңлашырбыз», — ди. Чөнки Мөштәриев арестовать ителгән көннәрдә 11 мәктәп ябылган иде. Халык шаулап Мозаффар абзыйны үзләре алып кайтып, 24 сәгать эчендә пароходка төшерәләр. Мозаффар абзый шундагы халыкка карап: «Җәмәгать минем сезгә актык сүзем, сез мине тырышып йөреп, бу эштән коткардыгыз, рәхмәт. Мин сезне моннан ары я күрермен, я юк. Нинди генә юл белән булса да, мәктәпләрегезне яптырмагыз. Курку заманнары бетте. Һәрвакыт оешып күпчелек белән эшләгез. Бер көн килер бар да йөз түбән китәрләр», — дип сүзен бетерә. «Хушыгыз!» — дип пароходка менә. Бөтен Әстерхан халкы диярлек җыелышып пароход кузгалганын көтеп озатып калалар. Бу эшләрне башлап эшләп йөрүче Исхак Искәндәров икәнлеге бөтен халыкка мәгълүм була. Ахырында Искәндәровның охранник һәм төрмә начальнигы булганлыгы өчен Шуралар җөмһүрияте вакытында атып үтерәләр. 1904нче ел май башларында Мозаффар абзый җәмәгатьләре белән Әстерханнан Казанга кайта.
Монда ул Җәмгыяте хәйрия тарафыннан фәкыйрь халык һәм ятим балалар өчен ачылган Суконный ягындагы мәктәпкә мөдир һәм тарих, җәгьрәфия, хисап һәм русча укытучы, аның янындагы приютка смотритель булып билгеләнә. Ул монда 1904 ел көзеннән башлап, 1915нче ел июнь аена кадәр эшли. Мозаффар абзый бу дәверендә чиксез күп авырлыклар, зәхмәтләр чигә, чөнки аңа монда ике ут уртасында эшләргә туры килә. Бер яктан яңа гына ачылып яткан мәктәпләрне, приютны тәртипкә салу җитешмәгән җирләрен булдыру, төрле кәгазьләр, программалар төзеп, аларны тәсдыйк иттерү24 юлында мәгариф директорлары артыннан йөгерү, алардан күңелсез сүзләр ишетү. Икенче яктан җәмгыятькә 5 сум әгьзалык бәдәле25 түләп йөргән надан татар байлары, аларның тәрилкәләрен ялап йөрүче вөҗдансыз кайбер муллалар була. Менә шушылар тарафыннан ясалган, ялган донослар, төпсез сүзләр Мозаффар абзыйны тәмам кешелектән чыгара. Авыру итә. Ахырларында баш әйләнү авыруына мөбтәлә26 була, колаклары шаулый башлый, акылыннан шашу дәрәҗәсенә барып җитә. Бу шау-шуның бар сәбәпләре: приют балаларын тәрбияләү эшенә тотыла торган сәрмәяне27 билгеләгән вакытларда байлар: «Анда дворян, алпавыт балалары җыелмаган, каян җитте надан ятим фәкыйрь халык балалары килеп тулган. Аларга тагын ни кирәк», — дигән сүзләр белән күтәрелеп, аларның тормышларын ничек булса кысарга тырышалар. Мозаффар абзый ятим балаларны үз балалары кебек күреп, аларның хәлләрен яхшыртыр өчен байларга каршы чыга. Үз фикерен куәтли: «Бөтен Казан халкы (байлары) тарафыннан ачылган, бердән-бер приютны тәрбия итә алмыйсыз. Ашау-эчүләрен алыйк, көндә кара икмәк белән тары әйрәсе. Начар ашаудан балаларда кан азлыгыннан була торган төрле авырулар — тавык күзе авыру белән күрми йөрүләр, шуның кебек авыруларның күбәюе кайдан килеп чыккан? Алыйк өс-башларын, яту урыннарын. Ятим балалар дип аларны ач-ялангач йөртүгә мин һич тә разый була алмыйм. Урынсыз җирләргә малларыгызны сарыф итәргә бер дә җәлләмисез» кебек сүзләр сөйли.
Җәмгыятьнең идарәсендә рәис булып утыручы Габдулла мулла Апанаев28, гомуми собраниеләрдә рәис Габдулланың энесе Бәдри Апанаев29, Казанның зур байлары, җир биләүчеләр, үзләрен Казанның ханы дәрәҗәсендә тотучылар — аларга каршы сүз сөйләп кара. Приютның попечителе Вәли Закир угылы Апанаев30 — менә нинди хуҗалар. Болар каршында синең ятимнәрең, шулай ук учительләрең бер тиен дә тормый. Алар ни теләсә шуны эшлиләр. Мозаффар абзый кызларын гимназиягә бирә. Апанаев мулла аны чакырып, «син ник безнең рөхсәттән башка кызларыңны рус школына бирдең, байларга иярәсең», дип аны хурлап җибәрә. Мозаффар абзый балаларны яхшырак мәктәпләрдә укытып тәрбия бирү өчен ала торган жалуниясе җитешмәгәнлектән байлар каршына барудан, я хөкүмәткә сатылудан үзен саклап, җәй айларында страховой агент булып «Якорь»дә эшли. Җәмгыятьнең бер собраниесендә мулла Апанаев тавыш күтәрә: «Әнә безнең учитель, страхование агенты булган, кыз балаларын рус гимназиясенә биргән, әнә ул ниләр эшли», — дия. Мозаффар абзый шул якта кызлар өчен мәктәп ачуны уйлап Әхмәт бай Хөсәенов белән сөйләшә. Халыкның чиксез ярлы, чүпрәк-сөяк җыйнап, кая җитте анда урысларга хезмәт иткәләп тамак туйдыруларын аңлата.
Хөсәенов ярдәм итәргә вәгьдә бирә. Мозаффар абзый үзе йөреп кызлар өчен мәктәп ачарга рөхсәт ала. Ир балаларның русча-татарча яхшы укыганнарын белеп, шундагы фәкыйрь халык кыз балаларын да мәктәпкә китереп тутыралар. Мозаффар абзый җәмәгате татарча һәм хисап укыта. Аның кызлары урысча укыталар. Мәктәп гөрли. Бу хәлне ишетеп мулла Апанаев мәҗлес җыйнап, «әнә безнең Мөштәриев ниләр эшли башлады. Ар яктагы ярлы кызларны җыйнап аларга русча укыта, аларны каралта, аларга динне генә укытырга тиешле» дип үзен дин саклаучы, зур галим күрсәтеп, шунда җыелган байларга сүз сөйли. Һәм шул мәҗлестә мәктәпне ябарга, Мөштәриевне куарга карар чыгаралар. Апанаевлардан берничә кеше килеп, кызларны куып чыгарып, мәктәпне ябып китәләр. «Җәмгыять йортында мондый хәерсез эш булмасын», — диләр. Шушы вакыйгадан соң Мозаффар абзый: шул яктагы халыкны җыя да, мәктәпне ябып китүләрен әйтеп, бу яктагы фәкыйрь халык өчен кызлар мәктәбе кирәкме дигән сөальне бирә. Халык бер аваздан: «Зинһар, хәлфә яңадан мәктәпне ачарга тырышсана, русча-татарча укып ярыйсырак урыннарга керерләр иде. Югыйсә, безнең хәлебез харап», — дип үтенәләр. Безнең балаларда Апанаевларның эше юк дип гөр киләләр. Мозаффар абзый күпчелек белән эшләгән эшнең барып чыгачагын күптән аңлап: «Хәзер приговор кебек нәрсә төзегез, инспектор аркылы директорга мәктәпнең кирәклеген сорап прошение бирегез. Үз кулыгыз белән илтегез», — дип приговор төзеп йөздән артык кеше кул куеп кәгазь язып, безгә болардан башка учитель, учительница кирәкми. Бу кешеләр без фәкыйрьләрнең балаларын үз күреп, кеше итәргә тырышып, көне-төне йөгереп йөриләр, дип язып бирәләр. (Бу приговордан копия Мозаффар абзый кулында әле дә сакланган).
Атна кадәр вакыт үтә, Мөштәриевне инспектор чакырып, «мәктәп синең исемеңә ачылды, жалуния шәһәр тарафыннан бирелер. Ирләр һәм кызлар мәктәбендә укытучыларга» дип сөйләп җибәрә. Үзләренең байлыкларына масаеп йөргән байларга дин дигән булып йөреп халыкны алдап, кесә тутырырга маташкан кайбер муллаларга Мозаффар абзый капма-каршы сәясәт тота. Аларның хезмәтчеләренә караган күз белән карауларына илтифат итми. Ул гайрәтле, хөр табигатьле кеше, үз юлы белән баруны, үз башыннан үткән күп тәҗрибәләр белән сынап, шулай барганда ярлы эшче татар халкына файда китерәчәген ерактан күреп аңлаган. Җәмгыятьнең бер собраниесендә Гыйльметдин хаҗи Ибраһимов дигән байны җәмгыять мәктәпләренә попечитель итеп сайлап куялар. Гакылсыз, инсафсыз бер дивана байны Апанаевлар һәм аларның тарафдарлары тырышып сайлаталар. Ибраһимов мәктәпләргә килеп, балаларның ашау-эчүләрен кысып, тагын артыграк кабәхәтлекләр эшли башлый.
Көннәрдән бер көн мәктәпкә килеп, шәкертләрне җыйнап кычкырына: «Мине губернатор куйды, минем сүздән чыкмагыз, юк исә мин барыгызны да куып чыгарамын», — дип шаулап, стенага элеп куйган падиша портретын ала да идәнгә куя. Үзе шул арада атына утырып инспекторга чаба. Анда барып Мөштәриев исерек, падиша портретын идәнгә алып ыргытты, дип донос ясый. Инспектор: «Аның башы ике түгелдер, ул нинди эш», — ди. Шул арада инспектордан Мөштәриевне чакырып кәгазь килә. Ул ни хәл дип барып җитә. Инспектор Мөштәриевне күрү белән хаҗиның бар ялганын сизә. Хаҗи аны исерек дигән иде. Икәүләшеп школга киләләр. Инспектор укытучыларны, хезмәтчеләрне, бөтен шәкертләрне җыйнап, полиция чакырып Мөштәриевне чыгарып, барыннан да сорап протокол язалар. Хаҗиның дураклыгы губернаторга барып җитә. Һәм озак та үтми аны урыннан куалар. Менә ни хәлләр булып үтә.
Апанаев мулла «Кояш»31, «Йолдыз»32 газеталарына язып Мозаффар абзый өстенә таплар пычраклар төшерергә күп маташкан. Бу ике гәзит ул вакытта Апанаевлар кулында уенчык булып йөри. Мозаффар абзый шушы хәлләреннән соң тәмам арып эштән чыга. Нерва авыруы белән урамнарда егыла торган була. Шуңа күрә ул, Апанаевлар вә аның койрыкларыннан котылыйм, дип 1885нче елны үзе ачкан беренче мәктәбенә Тәтешкә күчеп китә. Апанай мулланы 94нче татар полкын большевикларга каршы котыртып Камил Якуповны33 үтертүе, Ярулла Исмаевны кыйнатып издерүе беленеп атып үтерәләр34.
Мозаффар абзый килгәндә бу школ ике класслыга гына әйләндерелгән булса да, татар кулыннан ычкыну дәрәҗәсенә җиткән була. Чөнки монда мөдир һәм укытучылар бар да руслардан куелган булган. Татар телен укытуны инспектор туктаткан. Мозаффар абзый инспекторга барып күренә, үзенең Тәтеш кантоны кешесе икәнлеген һәм бу мәктәпне 1885нче елда ачканлыгын аңлатып, тагын шушы мәктәптә хезмәт итәчәген сөйли. Инспектор куелган кешеләрне төшерә алмыйм ди. Мозаффар абзый: «Бу ялгышларыгызны төзәтмәсәгез, ахыры начар булачак, халык сезнең өстән приговор төзеп тиешле урынга мөрәҗәгать итәргә уйлый», — дигәч, инспектор шүрләп җибәрә. Шул арада татар халкы җыелышып, Мозаффар абзыйны чакырып, аның тагын Тәтешкә хезмәт итәргә килгәнен шатланып каршы алып, мәктәпне Мозаффар абзый кулына тапшырылуын таләп итеп, директорга гариза җибәрәләр.
1915 елны Мозаффар абзый бу мәктәпкә мөдир һәм рус теле укытучысы булып билгеләнә. Шул көннән гайрәт белән эшли башлый. Татар теле укытучысы чакыра. Элекке начар русларны чыгарып, алар урынына татарлардан яхшы укытучылар куя. Мәктәп русларның ике класслы (5 еллык) школ программасы белән юлга салына. Шушы арада Мозаффар абзый Тәтеш өяз укытучылары оешмасында рәис булып эшли. Бөтен өяздә булган татар мәктәпләрен уку, аң-белем йортлары итәргә бар көче белән тырыша. 1917нче ел башында Тәтеш өязендә Мәгариф инспекторы булып хезмәт итә. 110лап авылга җитеп, татар мәктәпләрендә укытулар һәм башка якларны тикшереп, җитешмәгән җирләрен барлый. Мөгаллимнәргә укыту ысулларын күрсәтә. Мәктәпкә программалар, дәрес җәдвәлләре төзеп, бастырып тарата. Шул ук елны Тәтеш земски собраниесенә заявление язып татарлар өчен 6 еллык гали ибтидаи мәктәп (Высш[ое] начальное училище) ачуны кирәкле табып, үзе собраниегә килеп, мәктәп ачу өчен кирәкле була торган сумманы һич кичектермичә бу сметага кертергә тиешлекне таләп итә. Нәтиҗәдә мәктәп ачуга карар чыгарыла. 1917 ел көзен Тәтеш өяз укытучыларының гомуми собраниеләрендә сайланып, губернски земски управа тарафыннан шул ук школга инспектор, педагогика (методика) һәм русча укытучы булып билгеләнә. Ул бу школны үзе план төзеп биреп һәр ни кирәкне барлап, өстендә торып эшләтә. Бу школа Бәки волосты Келәнче авылында35 торгызыла. Школа каршында столярный мастерской ача. Тирә яктан кораллар табыштырып, школ өчен һәр ни кирәкне шунда эшләтә. Мозаффар абзый үзе яхшы столяр булганлыктан, һәр көн дәрестән соң алты шәкерттән смена төзеп, үзе дә шулар белән бергә төнге 12гә хәтле эшли дә, тирә-яктагы мәктәпләр падиша заманында булмаган: парталар, шкафлар, урындыклар, өстәл, такта, счет кебекләр белән тулып, нурланып кала. Мозаффар абзый патша хөкүмәте заманында 33 еллар укытучы булып эшли. Шушы дәвердә ул Русиянең иң караңгы почмакларында, мәктәпнең ни икәнен белмәгән татар халкы өчен 8 мәктәп бар итә. 5се ирләр 3се кызлар өчен ачыла. Бу мәктәпләрне ул үзе идарә итә. Ирләр мәктәбендә татар, рус теле, хисап, тарих, җәгьрәфия кебек фәннәрне укыта. Кызлар мәкбәтендә аның хатыны укытып йөри. Аның шушы мәктәпләрне ачып укытып татар халкына аң бирергә тырышып йөрү максаты белән 33 ел гомере үтеп китә. Аның бу мәктәпләрдә хезмәт иткән вакытларда күргән җәфа кыенлыклар югарыда кыска гына рәвештә әйтеп кителде. Мозаффар абзый шушы 33 ел дәверендә кулына каләм тотып матбугат галәменә күренерлек бернәрсә дә чыгара алмады. Аны падишаһ заманында Сызраньдә башлап язган әсәрләре белән эзләп табып, аның кулыннан куркынычлы рәвештә каләмен тартып алдылар. Бу — төп сәбәп. Икенчесе: ул ачылган хәзер мәктәпкә генә кереп утырып хезмәт итмәде. Аның шул мәктәпләрне иртәдән кичкә хәтле укытып рәткә салудан башы чыкмады. Ул бервакытта да, бер минутта да тынычланып утыра алмады. Әсәрләр язып матбугат галәменә чыгару өчен, табигый тыныч урын, тыныч вакытлар, күңел хушлыгы кирәк. Бу шараят36 табылмаганда кардәшеңә яза торган хатны да туры гына итеп чыгарып булмый. Мозаффар абзый иске мәдрәсәләрдә күп кенә укыган кеше. Аның каләме дә юк түгел. Менә ул революциядән соң иркен сулыш алып, тынычлап картлыгына карамастан, хезмәтеннән бушагач кичләрендә кулына каләм тота башлады. Югарыда әйтелгән гали ибтидаи мәктәп революция арасында икенче баскыч мәктәпкә әйләндерелә. Мозаффар абзый монда мөдир, русча укытучы һәм педагогия өйрәтүче булып эшли. 1918нче елда, ул партиягә кереп, активный работник булып эшли. Бәки волостенда коммунистический партия ячейка оештырып, аның тырышуы аркасында укытучылар һәм крестьяннардан күп кенә кеше партиягә керә. Партиягә хезмәт иткәндә иң куркыныч вакытлар Колчакның Казанга якынлашуы була. Бу арада татар һәм рус авылларында Совет дошманнары (байлар, кулаклар) крестьянны котыртып восстание чыгарырга тырышалар, мөгаллимнәрне һәм партиядә эшләүчеләрне берсендә калдырмый суеп, асып бетерергә вакыт җитте, дигән хәбәрләре дә тарала. Шуның өчен партиядә эшләүче коммунистларга чиксез авыр шәраять эчендә хезмәт итәргә туры килә. Бер яктан Колчак кебек ак генераллар һөҗүм итсә, икенче яктан продразверстка вакытындагы кайбер нормальсезлекләр аркасында крестьяннар эчендәге наразыйлык37 сәбәпле халык арасында восстание булу куркынычы алда тора. Мозаффар абзый шушы вакытта үзенең картлыгына карамыйча, зур көч вә гайрәт белән Бәки районында җитәкче ролендә йөри. Төнлә белән собраниеләр җыйнап, сөйләп иптәшләрен паникага төшәргә урын калдырмый. Халык эчендә йөргән провокацияләрне алдан тәнбиһ итә38. Иптәшләрен салкын кан белән тырышып эшләргә, кирәксә коралланырга өнди. «Безнең тоткан юлыбыз хак, безгә бер кем дә һөҗүм итә алмас», — ди. Аларны җанландыра, паниканы бетерә. Халык восстаниясе булмый калуга зур сәбәпче була. Аңарга укыта торган школдан 3 чакырым җир Бәкегә җәяү йөрергә туры килә.
1918 елның җәендә Тәтеш өязендәге берничә баскыч Совет мәктәпләренә укытучылар хәзерләү өчен Мозаффар абзый башында йөреп, тәгьлим-тәрбия курслары ачыла. Ул шул курсларда педагогия һәм рус теленнән лекцияләр укый. 1919нчы елны Мамадыш кантонында, шулай ук беренче баскыч совет мәктәпләрендә укытучылар өчен ачылган тәгълим-тәрбия курсларында рус теленнән һәм педагогия (методика)дан лекцияләр укый. 1920 елны Мозаффар абзый Тәтештә мәктәпкә кадәр тәрбия бүлегендә мөдир булып эшли. Шул арада үзе йөреп, мөррәбияләр39 хәзерләү курслары ача. Шунда педагогия һәм рус теле укыта. Әнә шул гаугалы елларда бар көче белән төрле хезмәт артыннан йөгереп йөргән Мозаффар абзыйның какшаган сәламәтлегенә тагын да катырак тәэсир иткән булса кирәк, ул ишетмәс була. Куәтле рәвештә башы әйләнә, эченнән кан китә, тәмам аягыннан егыла. Саулыкны саклау комиссиясе тарафыннан тикшерелеп, картлыгыннан башка анда күп төрле авырулар табылып, аны инвалидлыкка 2 категориягә чыгарып бөтен эшләреннән бушатырга кушып комиссия тарафыннан 1359 номерда кәгазь килә. Шул вакытта механически рәвештә партиядән чыгып кала. Бүген аның кулында партийный билет булмаса да, ул һәмишә40 тоткан юлы белән барып, партийный иптәшләр эшләгән эшне эшләп ята. «Минем билетым йөрәгемдә», — ди. 1920 елның көзендә ял итү нияте белән Мозаффар абзый Оренбургка кызлары янына китә. Аны монда тик тотмыйлар, аның килү хәбәрен ишетеп мәгариф мөдире чакырып ала. Татарлар өчен яңа гына ачылып ята торган 11 баскыч мәктәпнең мөдире һәм русча укытучы булып хезмәт итүен үтенә. Бер ай кадәр дәваланып, ул монда тагын эшкә керешә, аңа монда тагын күп кенә тырышырга туры килә. Нәтиҗәдә, шәкертләренең хисабы 80гә җитә. Мәктәп юлга салына. Шул арада аңа 2 номерлы яшьүсмерләр мәктәбен идарә итү һәм шунда хисап укыту тапшырыла. Шулар өстенә аны наданлыкны бетерү мәктәбенә татарларга татар теле укытучы, җәгьрәфия һәм табигатьтән сөйләүче итеп билгелиләр. Мозаффар абзый өстенә алган хезмәтләрен тырышып үти. 1921 ел көзен Төркестан мәгариф комиссариатының 5768нче номерлы чакырып язган кәгазе буенча Мозаффар абзый Ташкентка китә. Ул анда 1921-1923 елларда эшли. Аңа барып җиткәч тә Гаспрински мәктәбен идарә итү, 7 еллык Вахиди мәктәбендә русча укыту тапшырыла. Шул ел эчендә Төркестан университеты янындагы рабфакка рус теле укытучысы итеп куела. Ленин исемендә ачылган коммунистически университетка чакырылып, анда да рус теле укыта. 1923 елда Ташкентта үзбәк мөгаллимнәре өчен ачылган педагогически институтка чакырылып, андагы мөгаллимнәрнең үтенүе буенча Мозаффар абзый педагогикадан бер лекция укып күрсәтә. Аңа кадәр укытучыдан мөгаллимнәр разый була алмаганнар. Шуннан соң бөтен укучылар бер авыздан карар чыгарып, Мозаффар абзыйны педагогика (дидактика)дан һәм рус теленнән лектор булып килүен сорыйлар. Ул анда педагогияне үз телләрендә, рус теленең сарыфын-нәхүен гарәпнекен чагыштыру методы белән өйрәтә. Мөгалимнәр аның лекцияләреннән ниһаятьтә разый булып бу педагог безнең өчен гаять тә файдалы һәм кирәкле кеше дип карар чыгарып Мозаффар абзый кулына отзыв бирәләр. Мозаффар абзыйның укытуын яратып аңа: курсларда укучы татар мөгалимнәре, рабфак шәкертләре коммунистически университет шәкертләре тарафыннан «бу кеше тәҗрибәле педагог, бу зат чын аңлату юлы белән укытучы, бу кеше Советлар власты өчен иң кадерле, файдалы» дигән төрле мактау кәгазьләре бирәләр. Мозаффар абзыйның туган-үскән җирен сагынып кайтырга җыенган хәбәрен ишетеп үзбәкләр тарафыннан делегатлар килеп, аның Ташкентта утырып калуын үтенәләр, йорт-җир алып бирергә вәгьдә итәләр. Мәгариф мөдире тарафыннан 2 айлык отпуск биреп, юл хәрәкәте акча да биреп, яңадан килүен кат-кат үтенәләр.
Мозаффар абзый бер яктан картлыгы сәбәп булса, икенче яктан аның ахыр гомерендә ватанына хезмәт итәсе килүе күз алдында тотылып, ул Ташкентка яңадан китәсе итми. Шулай итеп ул 1923нче ел яз башларында Казанга кайта. Монда политехнически институтта татарча укыта башлый. Бу институт югары тип индустриальный техникумга әйләндерелгәч ул шунда укыта. Һәм Землеустроительный техникумында укыта. Ул шушы техникумнарда рус һәм татарларга татар теле укыта. Укытып кына калмый, шушы мәктәпләрнең профессорлары арасында педагогически кружоклар да, предметный комиссияләр түгәрәгендә, һәм төрле собраниеләренә барып татар телен гамәлгә ашыру юлларында армый-талмый эшләп йөри. Татар телен гамәлгә кую комиссиясендә эшли. Менә шушы хезмәтләре өчен: Наркомпрос һәм союз рабпрос, Татарстан җөмһүриятенең 5 еллык мөнәсәбәте илә 1925нче елда Мозаффар абзый Мөштәриевне укытучылар Кызыл тактасына яза. Монда иң зур педагочески стаж алучы (40 ел) эшләүче ул була. Мозаффар абзыйга шушы хезмәтләрен тәкьдир ителеп айлык 40 сум персональный пенсия билгеләнә. Мозаффар абзый кичләрен татар телен баету юлында терминнар эзләп сүзләрнең тамырларын тикшереп, казынып бер әсәр язып азаплана. Шулай ук педагогиядән дә күптән үк яза башлаган бер әсәре бар.
Мозаффар абзыйның кулында документлары сакланган. Без шуңа карап бу биографияне яздык.
М. Х. һәм Ш. А.
Нәркис Мөштәриева шәхси архивы.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Республикасы Апас районы.
2. Татарстанның хәзерге Апас районы Болын-Балыкчы авылы.
3. Казан шәһәренең Дүртенче җамиг мәчете каршындагы уку йорты.
4. Казан татар укытучылар мәктәбе (КТУШ) — 1876 елдан рус булмаган халыклар өчен укытучылар хәзерләүче уку йорты. 1917 елны Татар укытучылар семинариясенә әверелгән.
5. Радлов Василий Васильевич (1837-1918) — тюрколог, этнограф, археолог, шәрык белгече.
6. Текстта шулай.
7. Иловайский Дмитрий Иванович (1832-1920) — публицист, рус тарихы дәреслекләре авторы.
8. Әхмәров Шаһбазгәрәй Измаил улы (1853-1900) — педагог, җәмгыять эшлеклесе. 1876-1900 елларда КТУШ рус теле укытучысы, 1881 елдан инспектор.
9. Ильминский Николай Иванович (1822-1891) — шәрык белгече, миссионер.
10. ТР МА, 160 ф., 1 тасв., 669 эш, 29 кгз.; 92 ф., 1 тасв., 17052 эш, 71 кгз.
11. Насыйри Каюм (1825-1902) — тарихчы-этнограф, тел белгече, язучы, мәгърифәтче.
12. Кырымдагы шәһәр.
13. Гаспринский Исмәгыйль (1851-1914) — сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог, нашир. «Яңа методка» нигез салучы.
14. Акчурин Исмәгыйль — фабрикант.
15. Бораганский Ильяс (1852-1942) — нашир, мөселман җәмәгать эшлеклесе. 1894 елда «И. Бораганский и Ко» лито-типографиясен ача.
16. Рафика — М. Мөштәриевнең тормыш иптәше — Гыйрфәтҗан Биктимер кызы Хиссиева.
17. Хөсәенов Гани (1839/40-1902) — сәүдәгәр, җәмгыять эшлеклесе.
18. Мөтәгассыйб — фанатик.
19. Тәфтиш — тикшерү.
20. Ләббәйкә — Әү, тыңлыйм, ни боерасыз?
21. Гаммә — масса.
22. Панисламист — панисламизм (дини-сәяси идеология) тарафдары.
23. Пантюркист — пантюркизм (иҗтимагый-сәяси хәрәкәт) тарафдары.
24. Тасдыйк итү — раслау.
25. Бәдәл — хак.
26. Мөбтәля — дучар булу.
27. Сәрмая — төп сумма, акча.
28. Апанаев Габдулла Габделкәрим улы (1862-1919) — Казанда Юнысовлар (яки Мәрҗани) мәчете имамы, мөдәррис һәм татар милли азатлык хәрәкәте эшлеклесе, нашир.
29. Апанаев Бәдри (Мөхәммәтбәдретдин) Габделкәрим улы (1867-1937 елдан соң) — Беренче гильдия сәүдәгәре.
30. Апанаев Вәли (Мөхәммәтвәли) Закир (Мөхәммәтзакир) улы (1889-1922) — драмматург, җәмәгать эшлеклесе.
31. «Кояш» — 1912-1918 елларда Казанда дөнья күргән газеталарның берсе.
32. «Йолдыз» — 1906-1918 елларда Казанда дөнья күргән газеталарның берсе.
33. Якупов Камил Лотфирахман улы (1894-1919) — Татарстанда Совет хакимиятен урнаштыру өчен көрәшүчеләрнең берсе.
34. Апанаев Г. Г. Казанда 1919 елның 28 июнендә Казан губернасы Үзәк комитеты карары белән атып үтерелә.
35. Келәнче — Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы.
36. Шараят — шартлар.
37. Наразыйлык — канәгатьсезлек.
38. Тәнбиһ итү — кисәтү.
39. Мөрәббия — тәрбияче.
40. Һәмишә — һәрвакыт.
* Урыс зәбехе — биредә мөселманча суелмаган мал.