Б. Хисмәтуллин, Х. Баһаветдинова. С. Вахиди кулъязмаларында Казан ханлыгы авыллары тарихы

Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
20.06.2016
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2016

С. Вахиди кулъязмаларында Казан ханлыгы авыллары тарихы

Казан ханлыгы чорындагы авыллар тарихы халык телендә сакланып калган риваятьләрдә һәм легендаларда чагыла. Кайбер тарихчылар тарафыннан ханлык чорындагы авыллар исемлеген ачыклау өчен Рус дәүләтенең XV-XVII гасырларда төзелгән писцовый кенәгәләре дә кулланыла1. Ләкин алар авыл тарихына караган тулы мәгълүматны бирә алмыйлар. Шул сәбәпле, тарихи риваятьләр әлеге проблеманы өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак булып торалар. Аларның күпчелеге «Татар халык иҗаты. Дастаннар һәм легендалар» җыентыгында урын алган2. Бер өлеше Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кулъязмалар бүлегенең Сәет Вахиди фондында (53 ф.) саклана.

Сәет Габделмәннан улы Вахиди (1887-1937) — тарихи язма чыганаклар, кулъязма документлар туплау эше белән танылган тарихчы, археограф, педагог. Күп санлы археографик эзләнүләр барышында, 1912 елда Казан ханы Сахиб-Гәрәй ярлыгын табып тикшерә. Шулай ук, экспедицияләр вакытында татар авылларына кагылышлы мәгълүматларны туплап бара. Араларында Казан ханлыгы чорына кагылышлы, халык телендә сакланып калган легендалар да бар. «Кайбер татар авылларының тарихи язмышлары турындагы риваятьләр»3 шуларның берсе.

Әлеге документта, Шайтан Елга* авылы барлыкка килү тарихы чагыла. Ул, С. Вахиди тарафыннан 1923нче елда, археографик экспедицияләр барышында тупланып барган риваятьләр һәм легендалар нигезендә язылган. Аның эчтәлегеннән күренгәнчә, Шайтан Елга авылы Мәскәү кенәзлеге тарафыннан Казан ханлыгын басып алу өчен барган сугышлардан соң барлыкка килә. Байлар Сабасы тирәсендәге урман эченә Казанны саклауда катнашкан гаскәрнең бер өлеше килеп урнаша. Кулъязмада бу вакыйгалар елан елында булды дип язылган. Бу көнчыгыш (кытай) календаре буенча, искә алынган вакыйгаларны исәпкә алганда, 1557нче елга туры килә.

Халык телендә авыл исеме Шайтан Елга булып сакланып калса да, XVIII-XIX гасыр документларында ул Урта Саба (Шайтанов Ключ) исеме астында искә алына4. Урта Саба авылы барлыкка килү тарихы башка риваятьләрдә дә чагыла. Аларның берсендә бу авылга халык Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп урнашулары әйтелә. Ул вакытта, Урта Саба авылы Шайтан Елга дип аталган урында урнашкан була5.

Шулай ук, риваятьтәге вакыйгалар, әлеге чорга хас булган халык миграциясен яхшы күрсәтә. Билгеле булганча, 1552нче елда, Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан Казан алынганнан соң, төрле сәбәпләр аркасында ханлык чорындагы күп кенә авыллар бушап кала (күпчелеге Казан тирәсендәге авыллар). Әлеге күренеш XVI гасыр икенче яртысы — XVII гасырда төзелгән писцовый кенәгәләрдә дә чагыла. Бу чыганакларда күпчелек авыллар «пустошь» буларак искә алына. Аларның күпчелегенә Мәскәү князьләре тарафыннан күчереп китерелгән рус крестьяннары килеп урнаша. Бу үз чиратында, түбәндәге авылларның борынгы атамалары үзгәрүгә китерә. С. Вахиди, әлеге күренешне истә тотып, риваятькә өстәмә буларак Казанны басып алганнан соң, руслашкан татар авылларының исемлеген дә китерә. Кайбер авылларның исеме үк килеп чыгышы белән ханлык чорларына барып тоташа. Әйтик, Кара бәй (Караваево) авылы 1973нче елда Татарстан Республикасының Яшел үзән районы Зур Карауҗа авылында М. И. Әхмәтҗанов тарафыннан язып алынган легендада искә алына. Анда әйтелгәнчә, «Кара би Казан янында Каравай авылында ил тотып яшәгән»6. Әдәби чыганактан күренгәнчә, биредә Казан ханлыгы чоры тасвирлана.

Билгеле булганча, Шаһали (Шигалеево), Кушихан (Кощаково) кебек авылларның килеп чыгышы, Казан ханлыгының дәүләт идарә катламын тәшкил иткән феодал җир биләмәләре белән бәйле.

Шулай ук, С. Вахиди әлеге авылларның географик координаталарын да әйтеп китә. Моның өчен ул, риваять язып алынган чордагы административ-территориаль бүленеш системасыннан тыш, халык телендә кулланылышта йөргән атамалардан да файдалана. Мисал өчен, Шаһали, Кушихан авыллары, риваятьтән күренгәнчә «Җүри хан юлы өстендә» урнашканнар. Аңлашылганча, биредә Җөри административ даругасы турында сүз бара. Үз вакытында, Казан ханлыгы җирләре даругаларга бүленгән була. Әлеге идарә системасы, бу җирлектә ханлык басып алынган чордан соң да саклана.

Заманында, алда әйтеп кителгән даруганың үзәге хәзерге Теләче районы Иске Җөри авылы тирәсендә булган. Кайбер тарихчылар фикеренә караганда, Казан ханлыгы чорында әлеге авыл янында шәһәрчек булган. Аның калдыклары беренче тапкыр тарихчылар тарафыннан XIX гасыр башында теркәлгән7. Күрәсең, ханлык чорында биредә нинди дә булса административ үзәк булган. Хан әлеге төр җирлекләр белән хакимлек итәр өчен үз бәкләрен (князь) билгеләгән. Якын тирәдәге халык тулысы белән әлеге бәк идарәсе астында яшәгән. Зур хакимияткә ия булганлыктан еш кына аларны җирле халык телендә «хан» дип йөрткәннәр. Бу күренеш башка төр чыганакларда да чагыла. Легендаларга күз салсак, Казан ханлыгы чорында Хадҗи-Гәрәй Чаллы олысының ханы булып торган8. Иске Җөри авылында бүгенге көнгә кадәр «Җөри хан» легендасы сакланып калган. Күрәсең, шул сәбәпле, Җөри даругасына караган җирлектә әлеге административ берәмлекне Җөри хан юлы дип атаганнар. XVIII гасыр ахырында даругалар рәсми кулланыштан төшеп калуына карамастан, Казан ханлыгы чорыннан килгән традиция халык телендә XIX гасыр башына кадәр сакланып килгән.

Документның кыскача анализыннан күренгәнчә, тарихи риваятьләрнең эчтәлеге башка төр чыганаклар нигезендә дә раслана. Алар Казан ханлыгы авыллары тарихын өйрәнүдә тарихи чыганак буларак зур өлеш кертәләр.

 

  •  

1. Чернышев Е. И. Селения Казанского ханства (по писцовым книгам) // Археология и этнография Татарии. Вып. 1. Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. – Казань, 1971. – С. 272-292; Галлям Р. Г. Селения Казанского ханства: источниковедческий аспект // Гуманитарные науки: проблемы и аспекты изучения. Материалы итоговой конференции Татарского государственного гуманитарного института за 1996 г. – Казань, 1997. – С. 62-66.

2. Татар халык иҗаты. Дастаннар һәм легендалар. – Казан, 1987. – 368 б.

3. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 1 тасв., 59 эш, 1 кгз.

4. Корсаков Д. А. Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII в. – Казань, 1908. – С. 236; Список населенных мест по сведениям 1859 г. Вып. XIV. Казанская губерния. – СПб., 1866. – С. 67.

5. Татар халык иҗаты... – Б. 162-163.

6. Шунда ук. – Б. 160.

7. Шпилевский С. М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. – Казань, 1877. – С. 401-402.

8. Татар халык иҗаты… – Б. 160-161; Заитов М. Б. О Чаллынском городище в Лаишевском уезде близ дер. Чаллы Шумбутской волости // Известия Общества археологии, истории и этнографии. – 1901. – Т. XVII. – Вып. 1. – С. 277-280; Борынгы татар әдәбияте. – Казан, 1963. – Б. 477.

 

Кайбер татар авылларының тарихи язмышлары турындагы риваятьләр*

Гыйнаять итгүче** әйтә:

Мамадыш кантоны, Шайтан Елга авылы, бер милекле авыл. Борын заманда гаять тирән чокырлы кап-кара урман эчендәге һичбер адәм тормаслык бер урын булганга, ул урын шулай Шайтан Елга дип аталган. Элек анда һичбер адәм тормаган, аюлар, бүреләр генә торган. Ул чокырда елан да бик күп булган. Тирәли кара урман белән чормалган. Бу тирән һәм куркыныч чокырның әйләнә-тирәсендә дә авыл-фәлән булмаган.

Кайчандыр, бер заманда, Казан ханлыгы яшәгән чорларда, Мәскәү кенәзе Казан ханлыгына яу булып, каты сугышлар булган. Урыслар Казан тирәсенә якынайгач, шул тирәдә булган (Казан якынында) бөтен татар авылларын талап, яндырып, кешеләрен үтереп йөргәнләр.

Әнә шушы сугыштан соң (елан елы) урыска каршы сугышкан егетләр Казан тирәсендән күчеп килеп, югарыда сөйләгән урман эченә килеп утырганлар. Боларны элек «шәһәр кешеләре» дип йөрткәнләр. Боларның беренче килеп утырган урынлары хәзерге Байлар Сабасы утырган урынлардан читтәрәк бер урында булган. Шунда алар гаскәри берлә гир*** кебек бер хәлдә яшәгәнләр. Шундан соң берничә еллар узган. Тагын урыс кяфер Казан ханлыгына яу булган. Тагын күп һәлакәтләр безнең илебезгә килгән. Урысларның явы бик күп татар авылларын талап, яндырып, халкын үтереп йөргән. Бу талаулар, бу һәлакәтләр кабатланып киткәч, безнең ныгытмасыз авыллар кара урманның иң аулак, иң тыныч почмакларына, хәтта төтен күренмәслек тирән чокыр эченә төшеп авыл корганлар.

Менә бу Шайтан Елга авылында шушы заманда хәзерге Байлар Сабасы авылы тирәсендән күчеп килеп хәзерге Шайтан Елга авылын нигезләгәнләр. Саба янында әле дә зиярәте бар. Искерәк чакларда халык шунда барып Коръән укып кайталар иде, бабайларны искә төшерәләр иде.

Урыслар татарларны кыскан саен татар авыллары өстенә бәла, афәт тагы да арта барган. Катылыклардан, талаудан, үтерү, яндырудан җөнчеп беткән бичара авыл халкы.

Ханлар заманында саф мөселман авылы булып, Казанны урыслар алгандан соң, урыс кенәзләре үзе, поп помещиклары тарафындан таланып урыс ителгән кайбер татар авыллары исемлеге:

1. Кара бәй (Караваево) — Казан елгасының түбән ягында, хәзер урыс авылы, Козий бистәсен узгач.

2. Колсәед (Кулсеитово) авылы да шул якта.

3. Казый иле (Кәдишкә) шул тарафта мәгълүм бер урыс авылы.

4. Түрә (Тура) — Казандан 3 чакрымлар чамасында урыс авылы.

5. Уракчы (Аракчино) — ике авыл. Тимер юл буенда. Мәгълүм авыллар.

6. Хуҗа Мөхәммәд (Күзәмитово) — Идел буенда. Тимер юлындан ерак түгел.

7. Татар Бурнашы (Татарская Бурнашево) — Зөя кантонында.

8. Сәид (Сәитово) — Казандан ерак түгел.

9. Чабаксы Казаннан ерак түгел.

10. Шаһгали (ике авыл: Шигалиево дип йөртелә). Җүри хан юлы өстендә.

11. Кушихак угълан (Кушихаково) — Җүри хан юлы өстендә. Мәшһүр Кушчак угълан имениясе булган.

12. Дәүләтгали (Дәвликеево) — Лаиш юлында. Казанның көнчыгыш ягында, Казандан ерак түгел бер авыл.

13. Буҗак. Спас кантонында.

14. Бизнә. Спас кантонында.

15. Лаиш. Хәзерге кечкенә шәһәр. Аиш исемендә татар авылы булган.

16. Мансур. Лаишдан ерак түгел бер авыл.

Бу авылларның тулы исемлеген төзеп, кайда вә хәзерендә нинди исемдә йөртелгәнлекләрен аерым ачык итеп билгеләп бер харита* ясарга карар бирдем. Шуның өчен монда артык язуны тиеш күрелмәде.

Бөтен Татарстанда татардан талап алынып урыс ителгән татар авылларының саны берничә йөзләр белән санала.

Мин бу авыллар турында күп кенә тарихи материаллар җыйдым. Бу материаллардан берничә каласын М. Худяков тарихына да бирдем. Ул үзенең әсәренә кертте, ләкин бик кыска һәм аз итеп керткән.

С. Г. Вахид. Июнь, 1923, Казан.

 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 1 тасв.,

59 эш, 1-1 кгз. арткы ягы.

 

 


* Хәзерге Саба районының Урта Саба авылы.

* Текстны кириллицага күчергәндә орфография, пунктуация һәм сөйләм үзенчәлекләре сакланды (биредә һәм алга таба кереш мәкалә авторларының искәрмәләре).

** Информатор, хәбәр бирүче мәгънәсендә.

*** Берләшмә мәгънәсендә.

* Харита — карта.

Другие статьи
Основателем династии ханов Гиреев, правивших в татарских постзолотоордынских государствах вплоть до конца XVIII в., был Хаджи-Гирей. В 1430-1440-х гг. при поддержке знатных татарск
Свияжский Богородицкий монастырь стал не только центром организации богослужебной практики, но и возглавил политическую линию правительства, нацеленную на распространение и насажде
Восстание под предводительством С. Т. Разина оставило яркий след в истории русского государства. Начавшись с похода донских казаков «за зипунами» на Волгу и Каспийское море, оно по
Становление системы государственного начального образования нерусских народов Среднего Поволжья происходило в начале XIX в., когда по инициативе императора Александра I было учрежд
Привлекательность Ялты как курорта и туристической местности создала городу репутацию Российской Ривьеры. Во второй половине XIX в. сюда приезжали как представители аристократическ
За период своего 47-летнего (1871-1918) существования школа Л. П. Шумковой из маленького начального учебного заведения г. Казани выросла в известную в России частную женскую гимназ