Зиннәтуллина А. Ә. «Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы яңа чыганак

УДК 930
«Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы яңа чыганак
А. Ә. Зиннәтуллина,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
A new source on the history of the Galiya madrasah
А. А. Zinnatullina,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Медресе «Галия» (официальное название «Медресеи Галия диния») являлось одним из видных и популярных учебных заведений начала ХХ в. За годы существования (1906-1919 гг.) в нем прошли обучение свыше 1 400 шакирдов из разных регионов Российской империи. Поэтому изучение истории медресе, жизнедеятельности его руководителя Зияэтдина Камали, преподавателей и шакирдов является одной из важных задач в истории национального просвещения. В данной статье автор предпринял попытку обобщить научную и научно-популярную литературу, освещающую историю медресе. Вниманию читателей представлен новый источник – рукопись руководителя внешнего управления медресе Селимгирея Джантюрина, которая хранится в фондах Научной библиотеки им. Н. И. Лобачевского Казанского (Приволжского) федерального университета. Рукопись была написана на татарском языке арабской графикой в апреле 1914 г. Данный документ является обращением руководителя к членам внешнего управления. В нем С. С. Джантюрин озвучивает свои предложения по актуальным вопросам управления медресе, которые требовали скорейшего разрешения. Судя по документу, в данный период обострились разногласия между руководством медресе и попечительским советом, который в августе 1915 г. отказался от материального обеспечения учебного заведения. А также прослеживается недовольство шакирдов образовательной системой медресе. Рукопись содержит уникальные сведения, касающиеся деятельности медресе, в том числе конкретные предложения воспитанников по улучшению образовательного процесса. Очевидно, данный материал поможет глубже понять причину разногласий в медресе и послужит дополнительным источником информации при изучении и истории медресе «Галия», и жизнедеятельности Селимгирея Джантюрина.
Abstract
The Galiya madrasah (officially named Madrasah Galiya Diniya) was considered one of the prominent and popular educational institutions of the early 20th century. Over the years of its existence (1906-1919), more than 1 400 shakirds from different regions of the Russian Empire studied at it. Therefore, studying the madrasah’s history, the life of its head Ziyaitdin Kamali, its teachers and shakirds is one of the important tasks in the history of national education. In this article, the author attempts to summarize the scientific and popular science literature covering the madrasah’s history. The paper provides a new source, the manuscript of the head of the external department of the madrasah Selimgirei Dzhanturin, which is kept in the funds of N. I. Lobachevsky Scientific Library of Kazan (Volga Region) Federal University. The manuscript was written in Tatar with Arabic script in 1914. This document is an appeal of the head to the members of the external management. There he put forward his proposals on the major aspects of the madrasah management which required urgent solutions. According to the document, at that period the disputes between the leadership of the madrasah and the board of regents intensified. In August 1915, the board of regents refused to provide the educational institution with material support. Besides, the discontent of the shakirds with the madrasah’s educational system could be seen. The manuscript contains unique information regarding the activities of the madrasah, including specific proposals of the students for the improvement of the educational process. The present document will help to better understand the reason for the disputes in the madrasah and serve as an additional source of information while studying the history of the Galiya madrasah and the life and work of Selimgirei Dzhanturin.
Ключевые слова
Медресе, мугаллим, шакирд, комиссия, движение шакирдов, научная литература, С. Джантюрин, архив, рукопись.
Keywords
Madrasah, mugallim, shakird, commission, the Shakird movement, scientific literature, S. Dzhanturin, archive, manuscript.
«Галия» мәдрәсәсе[1] ХХ гасыр башында татар дөньясында барган тирән үзгәрешләр чорында мәйданга килеп, милли мәгариф тарихында гына түгел, мәмләкәтнең бөтен төрки-мөселман дөньясында якты эз калдырган атаклы уку йортларының берсе. Ул империя күләмендә мөселман халыклары өчен зыялылар әзерләү үзәге булган дисәк, ялгыш булмас. Монда татар, башкорт, казакъ, кыргыз, үзбәк һәм башка кардәш халыкларның күп кенә күренекле шәхесләре белем алып, алга таба үз төбәкләренең милли мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәннәр.
Милли тарих озак еллар буе күпмедер дәрәҗәдә ябык тема булып килде, дин, мәчет-мәдрәсәләр искелек калдыгы дип саналды. Әмма шунысы куанычлы, ХХ гасырның соңгы елларыннан тарихыбыздагы күп кенә күләгәдә калып килгән мәсьәләләр өйрәнелеп, киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде. Шул исәптән, данлыклы «Галия» мәдрәсәсе тарихын һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе һәм мөгаллиме Зыяэтдин әл-Камали[2] эшчәнлеген чагылдырган байтак кына фәнни һәм фәнни-популяр әдәбият дөньяга чыкты.
«Галия» мәдрәсәсе тарихы ни дәрәҗәдә өйрәнелгәнен ачыклар өчен, бу темага кагылышлы хезмәтләргә кыскача күзәтү ясап үтик.
Октябрь инкыйлабына кадәр татар мәктәп-мәдрәсәләре күбрәк хөкүмәт органнары тарафыннан, башка милләт вәкилләре мәгарифе турында рәсми мәгълүмат туплау максатыннан чыгып өйрәнелделәр[3]. Бу хезмәтләр әлеге уку йортлары турында гомуми күзаллау тудырырга ярдәм итәләр. Чорның иң кыйммәтле һәм беренчел чыганаклары булып татар вакытлы матбугаты материаллары тора. Алар мәктәп-мәдрәсәләрнең көндәлек тормышына күзәтү ясап, аларның эшчәнлеген, эчтәлеген яктыртып, тулы тарихны тудырырга, һәрбер мәсьәләгә җентекле күзәтү ясарга мөмкинлек бирәләр. «Галия» мәдрәсәсе эшчәнлеге дә заманының күп кенә газета һәм журналлары битләрендә чагылыш тапкан. «Тормыш» газетасында басылган «“Мәдрәсәи Галия диниянең” ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте белән булган дога мәҗлесе» дип аталган күләмле мәкалә мәдрәсә тарихын иң тулы яктырткан чыганакларның берсе[4].
Октябрь инкыйлабыннан соң халыкларның мәгариф тарихын өйрәнүгә артык игътибар бирелми, җәдитчелек хәрәкәте гомумән тискәре күренеш дип тасвирлана[5]. Шулай да, патша хөкүмәтенең халыкларга карата булган сәясәтенә анализ ясаганда, милли уку йортларын да искә алып, күп кенә җәдит мәдрәсәләргә уңай бәя биргән хезмәтләр дә бар. В. М. Горохов, мәсәлән, «Хөсәения», «Мөхәммәдия» кебек уку йортлары белән беррәттән, «Галия» мәдрәсәсе эшчәнлегенә дә туктала, атналык укыту сәгатьләренә күзәтү ясый[6]. Алдагы елларда «Галия» мәдрәсәсе тарихын өлешчә яктырткан хезмәтләр дә дөнья күрә[7]. Алар белән бергә татар милләте оешу тарихын, татар мәгариф фикере үсешен өйрәнгән, җәдиди мәктәп-мәдрәсәләрнең урынын күрсәткән хезмәтләрнең дә саны арта[8].
Мәдрәсәләр тарихын иң киң яктырткан, мәдрәсә тормышының күп кенә нечкәлекләрен тасвирлаган басмалар – ул, әлбәттә, хатирә, истәлек, мемуар характерында язылган язмалар. Алар безгә тарихи чынбарлыкны, шул заман сулышын тоярга, вакыйгаларны тирәнтен аңларга ярдәм итәләр.
Мәсәлән, шагыйрь-прозаик, җәмәгать эшлеклесе Сәйфи Кудашның тирән эчтәлекле истәлекләре[9], беренче чиратта шагыйрьнең остазлары М. Гафури белән Г. Тукай һәм аларның каләмдәшләренә багышланган булсалар да, аларда күп кенә тарихи вакыйгаларга, шул исәптән «Галия» мәдрәсәсенә кагылышлы күренешләргә дә, күзәтү ясала. Әсәрләрдә мәдрәсәнең эшчәнлеге, төзелеше, эчке тәртипләре сурәтләнелә, мәдрәсә тормышыннан кызыклы фактлар китерелә. Автор «Галия» мәдрәсәсенең башка күп кенә татар уку йортларыннан үзенең заманчалыгы белән ни дәрәҗәдә аерылып торганын, нинди сыйфатлары белән яшьләрне үзенә җәлеп итүен, нәтиҗәдә, аларның төрле кыенлыкларга карамыйча, әлеге мәдрәсә шәкерте булырга теләүләрен тасвирлый.
Истәлекләр, атеистик идеология хөкем сөргән чорда язылган булуларына карамастан, мәдрәсәгә карата җылы фикер тудыралар, алар татар җәмгыятенең, бигрәк тә яшь буынның, «Галия» мәдрәсәсенә булган мөнәсәбәтен, мәдрәсәнең мөселман дөньясында тоткан урынын күзалларга ярдәм итәләр.
ХХ гасыр ахырында татар мәктәп-мәдрәсәләре тарихы һәм зыялы затларының иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлекләре буенча фәнни тикшеренүләр күрәләтә артты. Әлеге басмаларда «Галия» мәдрәсәсе эшчәнлегенә дә киң урын бирелде. Алар рәтенә Р. Г. Әмирханов, Т. М. Әминов, М. Н. Фархшатов, Л. Ш. Сөләйманова, Ф. Г. Ялалов, Ф. Ю. Гаффарова һәм башкаларның хезмәтләрен кертергә мөмкин[10].
Күп кенә белешмә әдәбият дөнья күрде. Аларда да мәдрәсә, аның мөдәррисләре һәм шәкертләренең берникадәре турында азмы-күпме мәгълүмат тупланды[11]. «Галия» шәкертләренең һәм мөгаллимнәренең бер өлеше «Татар педагогик фикере антологиясенә»[12] дә кертелде. Ике томнан торган әлеге хезмәттә шәхес турында биографик белешмәдән тыш, аның төп педагогик карашлары яктыртылган, әлеге шәхеснең татар педагогик фикере үсешенә керткән өлешен күзалларга мөмкинлек бирүче хезмәтләреннән өзекләр китерелгән. Мәсәлән, Зыя Камали, Тәкый Бәгидый, Габдулла Шнаси, Хәбибулла Зәйни, Закир Кадыйри, Солтан Габәши, Галимҗан Ибраһимов, Шәһит Әхмәдиев һ. б.
Соңгы елларда «Галия» мәдрәсәсе тарихын яктырткан фәнни һәм фәнни-публицистик мәкаләләр дә күпләп дөнья күрде[13]. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтәсе килә.
Зыя Камали шәхесен һәм аның хезмәт җимеше булган «Галия» мәдрәсәсе тарихын тулаем яктырткан гыйльми хезмәтләрнең берсе ‒ тарихчы Равил Үтәбай-Кәрими белән галим Мәгъдән Мәһдиевнең[14] «Кызыл таң» газетасында басылып чыккан мәкаләсе[15]. Газетаның өч санында урын алган әлеге хезмәт М. Мәһдиевнең мәдрәсә турында дистә еллардан бирле туплап килгән материалларына һәм шәкертләр истәлекләренә нигезләнеп язылган. Бу мәкаләдә «Галия» мәдрәсәсенең оешу тарихы һәм эшчәнлеге, мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләр, мәдрәсәнең уку-укыту программалары, укудан тыш чаралар (түгәрәкләр, әдәби кичәләр һ. б.), уку йортының тәэминат мәсьәләсе яктыртыла, мәдрәсәдә укыткан мөдәррисләр санап үтелә. «Галия» мәдрәсәсен «оештыручы, күз карасыдай саклаучы, мәгърифәт-мәгариф юлында ихлас вә күңел куйган бөек зат»[16] Зыя Камали эшчәнлеге югары бәяләнә.
Үзенең сыйфаты һәм мәгълүмат күләме белән аерылып торган тагын бер язма – Сөләйман Рәхимов мәкаләсе[17]. Автор бу хезмәтендә мәдрәсә тарихына гына тукталып калмый, анда белем алып чыккан шәкертләрнең алдагы көндә нинди дәрәҗәләргә ирешүләре турында да беренчеләрдән булып кыскача мәгълүмат биреп китә[18].
Мәдрәсә шәкертләренең бөек үрләргә ирешүләре уку йортында төпле һәм нигезле белем бирелүне, уку-укыту программаларының камиллеген, укытучы-мөгаллимнәрнең гыйлемле булуларын раслый торган факт.
Тәфкил Камаловның «Зия Камали: мыслитель, просветитель, религиозный деятель» дип аталган хезмәте[19] «Галия» мәдрәсәсен һәм аның җитәкчесен халык хәтеренә кайтарган иң бай эчтәлекле тәүге китап. Ул, башлыча, ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугаты битләрендә басылган материалларга нигезләнеп язылган. Шунлыктан мәдрәсә эшчәнлеге эзлексез һәм мөмкин булган кадәр тулы сурәтләнелгән. Чөнки бу чор татар газета-журналлары халыкка кагылышы булган һәрбер вакыйганы, татар җәмгыяте алдында торган һәрбер мәсьәләне төрле яклап яктыртып барырга тырышканнар. Бигрәк тә яңа ачылган мәктәп-мәдрәсәләр һәм аларның эчтәлеге, эшчәнлеге, әлеге мәктәпләргә матди һәм мәгънәви ярдәм күрсәтүчеләр турында киң мәгълүмат бирелгән.
Бу китап автор вафатыннан соң каләмдәшләре тырышлыгы белән дөнья күргән хезмәт. Шул сәбәпле, авторның кул астында булган барлык материаллар да фәнни әйләнешкә кереп беткәндер дип төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки моның киресен исбатлаучы дәлилләр дә бар. Мәгариф тарихы буенча мәкаләләр авторы Ю. Ергин сүзләренә караганда, Т. Камалов, Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсе архивында сакланган чыганакларны өйрәнеп, аларның кайберләрен үз хезмәтендә файдаланган, ләкин күпчелеге әйләнешкә кермәгән. Бу бушлыкны тулыландыру өчен Ю. Ергинның әлеге чыганакларга күзәтү ясаган мәкаләсе басылып чыкты[20]. Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге мәкалә, нигездә, Зыя Камали шәхесенә, аның тоткынлыкта булган елларына бәйле, әмма «Галия» мәдрәсәсенә кагылышлы урыннар да байтак.
Тагын бер игътибарга лаеклы хезмәт – ул Лилия Тузбекованың «Медресе «Галия» – высшее мусульманское учебное заведение Башкортостана (1906-1919 гг.)» дип исемләнгән китабы[21]. Бу хезмәт әлегә кадәр кулланылышта булмаган күп кенә архив чыганакларына нигезләнеп язылган. Анда мәдрәсәнең уку-укыту программасына, укыту методларына тулы анализ ясала, мәдрәсә мөдәррисләренең һәм шәкертләренең тулыландырылган исемлеге тәкъдим ителә, кызыклы фактлар белән үрелеп шәкертләр тормышы сурәтләнә. Хезмәт төрле архив фондларыннан алынган фотосурәтләр, мәдрәсәне тәмамлау турындагы таныклыклар һәм башка мәдрәсәгә кагылышлы чыганаклар белән баетылган.
Югарыда искә алынган ике китап ‒ «Галия» мәдрәсәсе тарихын фәнни яктан иң төгәл һәм тулы яктырткан хезмәтләр. Ләкин алар бер-берсен кабатлыйлар дип әйтеп булмый. Т. Камалов мәдрәсә тарихын күбрәк иҗтимагый-сәяси яктан яктыртса, Л. Тузбекова мәгариф өлкәсенә әһәмият бирә.
Мәдрәсә мөгаллимнәре замана яңалыклары, укытуның яңа ысуллары белән һәрдаим танышып барганнар һәм аларны үзләренең хезмәтләрендә кулланырга тырышканнар[22]. Бу шәхесләрнең тормыш юлын һәм эшчәнлекләрен, теге яки бу мәсьәләгә булган карашларын өйрәнү аеруча әһәмиятле. Чөнки алар тарихи чынбарлыкны тулыландырырга, аны төрле яклап аңларга ярдәм итәләр.
Хәбиб Зәйнинең Казан университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә кулъязма истәлекләре саклана. Әлеге документлар арасында «Галия» мәдрәсәсе тормышын сурәтләгән язмалар да бар. Галимнең мәдрәсәгә карашлары төрлечә, каршылыклы фикерләре дә күренә. Аларның эчтәлеге белән Ләлә Мортазина мәкаләсендә танышырга мөмкин[23].
Соңгы елларда Уфа шәһәре тарихын тирәнтен өйрәнә башлаучы Алсу Әхтәмованың хезмәтләрендә дә «Галия» мәдрәсәсе тарихы чагылыш тапкан. Аның «Галия» мәдрәсәсендәге шәкертләр хәрәкәтенә багышланган, мәдрәсә эшчәнлегенең ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугаты битләрендә чагылышын яктырткан мәкаләләре аеруча үзенчәлекле[24].
Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашеваның Зыя Камалига багышланган хезмәтләренә дә игътибар итәсе килә[25]. Әдәби өслүбтә язылган бу китап Зыя Камалины тырыш, тапкыр мөгаллим һәм оештыручы, җәмәгать эшлеклесе буларак сурәтли. Галимнең характерындагы эшлеклелек һәм үҗәтлелек сыйфатлары аңа мәдрәсәне инкыйлабка кадәр саклап калырга ярдәм иткәненә басым ясый.
Күрәбез, «Галия» мәдрәсәсе тарихын киң җәмәгатьчелеккә җиткерү юлында да байтак эш эшләнелгән.
2006 елның октябрь аенда «Галия» мәдрәсәсе ачылуга 100 ел тулу уңаеннан Уфа шәһәрендә «Халыкны агартуда революциягә кадәрге дини уку йортларының роле» («Роль дореволюционных духовных учебных заведений в просветительстве народа») дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу чараның нәтиҗәсе буларак, конференциянең материаллар җыентыгы дөнья күрде[26].
2021 елның июнь аенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Галия» мәдрәсәсенең ачылуына 115 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чара кысаларында Зыя Камали, «Галия» мәдрәсәсенең үткәне һәм бүгенгесе, мәдрәсә белән бәйле шәхесләр турында яңа мәгълүматлар тупланган кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар тыңланды. Түгәрәк өстәл материаллары «Из истории и культуры народов Среднего Поволжья» журналында урын алдылар[27].
Мәкаләдә, әлбәттә, «Галия» мәдрәсәсе тарихын һәм Зыя Камали эшчәнлеген яктырткан барлык хезмәтләр дә искә алынып бетмәде. Өйрәнелгән әдәбияттан күренгәнчә, «Галия» мәдрәсәсе тарихы буенча шактый күп хезмәт язылган, аерым китаплар әзерләнгән. Әмма теманы тулаем өйрәнелеп беткән дип әйтеп булмый. Кайбер галимнәребезнең фикерләре белән килешеп, шуны әйтәсе килә, мәктәп-мәдрәсәләребезнең тарихын чагылдырган күп кенә чыганаклар әле дә чәчелгән-сибелгән хәлдә төрле китапханә һәм архив фондларында үзләрен бергә туплап өйрәнүне көтеп яталар[28]. «Галия» мәдрәсәсенә кагылышлы шундый чыганакларның берсе Казан (Идел буе) федераль университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.
Укучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк чыганак – мәдрәсә иганәчесе Сәлимгәрәй Җантуринның[29] «Мәдрәсәи Галиянең идарәи хариҗиягә (тышкы идарәгә)* минем фикерләрем» дип аталган кулъязмасы. Ул 1914 елның апрель аенда, мәдрәсә өчен шактый катлаулы чорда язылган. Документтан күренгәнчә, идарә әгъзалары алдында кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр тора. Әлеге мәсьәләләр киңәш мәҗлесендә каралырга тиеш булалар. Ләкин мәдрәсәнең иң мәшһүр химаячеләреннән берсе Садретдин Назыйров шәһәрдә булмау сәбәпле, идарә җыелышы тиешле вакытта узмый. Алдагы айларда, күрәсең, С. Җантурин әфәнденең дә Уфадан китү ихтималы була. Шунлыктан ул уку йортында туган көнүзәк мәсьәләләрне чишү юлында үзенең тәкъдим һәм фикерләрен кәгазь битенә төшерә. Әлегә кадәр фәнни әйләнешкә кермәгән бу чыганак мәдрәсә тарихында булган кайбер вакыйгаларны төгәлләштерергә, ак тапларны ачыкларга, авторның бу хәлләргә шәхси карашын билгеләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
Чыганакны шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Автор үзе дә: «Гам сүземне бетереп, мәдрәсә эшенең мөфассалына керәмен», ‒ дип белдерә.
Беренче өлеш, тулысынча диярлек, керемнәр җитешмәү сәбәпле килеп туган проблемаларны чагылдыра. Бу, күрәсең, З. Камалиның мәдрәсә эшчәнлеге турында булган еллык хисабына С. Җантурин тарафыннан ясалган күзәтү. Чөнки мөдир һәр ел саен мәдрәсәнең керем һәм чыгымнары буенча идарәи хариҗия әгъзалары алдында хисап тотырга тиеш була[30].
Идарәи хариҗия, ягъни тышкы идарә ‒ ул мәдрәсәнең икътисадый һәйәте (комиссиясе). Әлеге орган, гадәттә, шәһәрнең абруйлы һәм бай кешеләреннән тора, һәм мәдрәсә тормышында шактый зур роль уйный.
«Галия» мәдрәсәсе уставы буенча, уку йорты белән идарә итәр өчен ике һәйәт оеша. Беренчесе – гыйльми һәйәт, ул мәдрәсәнең уку-укыту эшләре белән шөгыльләнә, ә икенчесе – икътисадый һәйәт, мәдрәсәнең матди ягын кайгырта[31].
Мәдрәсәнең икътисадый һәйәте 1908 елда оешып, аның тәүге составына мәдрәсәгә бина төзү эшендә зур ярдәм күрсәткән затлар керә. Һәйәтнең рәисе итеп Сәлимгәрәй Җантурин сайлана. Идарә әгъзалары мәдрәсә файдасына ел саен билгеле күләмдә матди ярдәм күрсәтеп торырга вәгъдә бирәләр. Мәсәлән, һәйәт оешкан елны Садретдин Назыйров ‒ 2 мең сум, Суфия бикә исеменнән Сәлимгәрәй Җантурин – 1 мең сум, Сабирҗан Шәмгулов – 200 сум, Бәдретдин Назыйров, Хәйрулла Габидуллин һәм Хәсән Кәримовлар 100 әр сум күләмендә иганә кылалар. Уку йортының еллык чыгымы 6 000 сум булыр диеп исәпләнелә. Шуның 3 500ен идарә әгъзалары, 1 600ен шәкертләрдән уку өчен җыелган акча, ә калган өлешен читтән килгән иганәләр каплар диеп өмет ителә[32].
Чынлап та, беренче елларда мәдрәсәнең матди ягы азмы-күпме тотрыклы барса да, шәкертләр арту белән матди кыенлыклар килеп туа.
1914 елның язында мәдрәсә шәкертләре арасында азканлылык аркасында таралган авыруларның төп сәбәпләрен дә шәкертләрнең аз һәм начар туклануында күрәләр[33]. Бу турыда газета битләрендә төрле бәхәсләр туа. Мәдрәсә җитәкчелеге җавапсызлыкта гаепләнеп, уку йорты хәтта «чирләтә торган Мәдрәсәи Галия» дип атала. Зыя Камали исә, әлеге бәхәсләргә җавап йөзеннән, татар җәмәгатьчелегенә «Тормыш» газетасы аша мөрәҗәгать итеп, килеп чыккан афәтнең төп сәбәбен, гомумән, милләтнең фәкыйрьлегендә икәнен исбат итәргә тырыша[34].
С. Җантурин үзенең кулъязмасында җәмәгатьчелек фикере белән килешеп, «бу шикаятьләрне тәмамән нахак дип булмый, бер ашау белән генә бөтен тәүлек вакытны үткәрү мөшкеллеген һәркаюларыңыз инкарь итмәс», ‒ дип белдерә. Шәкертләрнең хәлләрен бераз яхшырту теләге белән, һәр «шәкерт башына тагы да аз булганда бер ун сум артык мәсъраф кирәк», ‒ дип ассызыклый.
1910 елда мәдрәсә тулысынча интернат системасына күчеп бетә. Идарәи тәгълим әгъзалары мәдрәсәнең чыгымнарын киметү максатыннан уку йортын нәһари (көндезге) ясауны тәкъдим итәләр. Идарәи хариҗия рәисе, мәдрәсә эшчәнлеген бу юнәлештә алып барган очракта, яңа килгән шәкертләр алдында зур кыенлыклар туачагына, бигрәк тә шәкертләрнең әдәп-әхлак сыйфатларына зур зыян киләчәгенә басым ясап, «нәһари иткәнче, мәдрәсәне бөтенләй ябу артыграк» дип, үзенең фикерен белдерә.
Мәшһүр химаяче, мәдрәсәнең матди ягын күпмедер дәрәҗәдә яхшырту максатыннан, идарәи хариҗия әгъзаларыннан «Галия» файдасына булган иганәләрен бермә-бер арттыруларын үтенә. «Әгәр дә бу арттыру мөмкин булмаганда, башка чаралар табарга кирәк», ‒ ди. Нәтиҗәдә, Сәлимгәрәй Җантурин үзе алдагы уку елында 2 000 сум, Садретдин әфәнде Назыйров 1 500 сум һәм Хәсән әфәнде Кәримов 200 сум бирергә вәгъдә итәләр[35].
Әлбәттә, бу керемнәр генә мәдрәсә чыгымнарын каплап бетерә алмый. Смета буенча 1913/14 уку елы өчен генә мәдрәсәгә 13 000 сум тирәсе акча кирәк була[36]. Әлеге чыгымнарның җитешмәгән өлешен каплар өчен, З. Камали алдына өстәмә акча эзләү бурычы килеп баса. Иң беренче булып, мөгаллимгә «Йолдыз» кинотеатры һәм Уфа яшьләре үзләренең ярдәм кулларын сузалар. Шулай ук Мәскәү, Тамбов губернасы кебек чит төбәкләрдән дә төрле матди ярдәмнәр килә[37].
Ни өчен идарәи хариҗия үзенең төп вазыйфасын, ягъни мәдрәсәне тәэмин итү бурычын тулысынча үтәмәгән соң?
Беренчедән, шәкертләр саны арту, укыту фәннәре киңәю сәбәпле, яңа укытучы-мөгаллимнәр чакыру мәдрәсә чыгымнарын шактый арттыра. Беренче елны[38] мәдрәсәнең барлык чыгымы 930 сум булса, икенче елны – 2 050 сум, 1913/14 уку елында исә инде 13 000 сумны тәшкил итә. Ә идарәи хариҗия әгъзаларының саны үзгәрми диярлек.
Икенчедән, соңгы елларда, төгәлрәк әйтсәк, 1912 елдан, мәдрәсә мөдире һәм идарәи хариҗия әгъзалары арасында фикер каршылыклары килеп чыга. Алар З. Камалины үзләренең өметләрен акламауда, мәдрәсәне үзенең төп максаты булган «нык игътикадлы (чын күңелдән ышанучы), диндар милләт хадиме (хезмәтчесе), ачык фикерле вә зыялы имамнар җитештерү» бурычын үтәмәүдә гаеплиләр[39]. Мәдрәсә ишекләреннән туры сүзле, ирекле фикер йөртүче шәхесләр чыгу аларны канәгатьләндерми.
Бу фикер тәкъдим ителгән чыганакта да күпмедер дәрәҗәдә чагылыш тапкан. С. Җантурин: «Безгә баштан ук шәкерт әхлагына һәм тәрбиясенә ноксанлык булуы ап-ачык күренеп торса, андый мәдрәсәне без тәрбияләүне мин бер тозак кору итеп саныймын. [...] Минем бу күз карашыма кушылмаган кеше булса, үзе алсын өстенә мәдрәсәнең дәвамын», – дип белдерә.
Дөрестән дә, тиздән З. Камали мәсләгеннән риза булмаган икътисадый һәйәт әгъзалары аның мөдирлектән китүен таләп итәләр. Ләкин галим бөтен гомерен багышлаган эшеннән баш тартырга риза булмый. Алда үзен нинди авырлыклар көтәсен ачык аңлаган мөдир, идарәи хариҗия әгъзаларына соңгы сүзен әйтергә көч табып, иганәчеләргә үзенең зур рәхмәтен белдерә: «“Мәдрәсәи Галия динияне” тәэсис итешүегезгә (төзешүгә) вә матди ярдәмнәрегезгә мәдрәсә исеменнән тәшәккер итәм (рәхмәт әйтәм). Бигрәк тә мәрхүмә мөхтәрәмә Суфия бикә илә хөрмәтле Садретдин әфәнде Назыйров җәнабләрына! […] Башка матди вә мәгънәви ярдәмдә булмыш әгъзаларга да рәхмәт». З. Камали үзен һәм шәкертләрен динсезлектә гаепләүчеләргә җавап итеп: «“Мәдрәсә безнең милләт баласын динсезләндермәсен!” дигән хәвефтә булсагыз, белегез ки, мин вә шәкертләрем чын иманлыбыз. Безнең иманыбызны миллионнарча акчалар, меңнәрчә тәһдидләр (куркыту, янау), һөҗүмнәр, һичбере мәгълүб итәчәк (җиңү) түгелдер», ‒ ди. Ул мәдрәсәнең алга таба дәвам итүенә ышанып: «Һәр авырлыкка тәхәммел идерәк (күтәрә алып) “Мәдрәсәи Галияне” дәвам иттерәм. […] Динен, милләтен сөймеш милләт илә бергә фәкыйрь мәдрәсә янында сабит (уенда, үз сүзендә нык торучы) калам. Аллаһ үз юлына ярдәм бирер, милләт тә хакыйкать хәлне күрер»[40], – дип тәмамлый мөрәҗәгатен.
Шулай итеп, идарәи хариҗия әгъзалары: «Пәрвазетдин әфәнде мөдир булган мәдрәсәгә бу көннән башлап аслан (һич, һичбервакыт) акча бирмәскә [...] карар бирдек»[41], ‒ дип белдереп, 1915 елның 22 апреленнән «Галия» мәдрәсәсен матди яктан тәэмин итүдән баш тарталар.
Мәдрәсә мөдире белән идарәи хариҗия әгъзалары арасында килеп чыккан каршылыклар – гасыр башындагы искелек белән яңалык көрәшенең ачык мисалы. Әлбәттә, әлеге иганәчеләрне фанатик муллалар белән бер рәткә куярга ярамый. Алар милләтнең алгарышы, мәгариф үсеше өчен янып йөргән тәрәккыйпәрвәр шәхесләр. Ләкин алар да җәмгыятькә зур тизлек белән үтеп кергән яңарыш идеяләрен, мәдәниятнең, мәгърифәтнең нык алга китүен, шәригать кануннарына таянып хөр фикер йөртә алу мөмкинлеге барлыгын әлегә кабул итеп бетерә алмыйлар.
Чыганакның икенче өлешенә килгәндә, ул шәкертләр куйган таләпләрне тикшерү рәвешендә язылган. Күренгәнчә, идарәгә 46 шәкерт имзалаган гариза килеп керә. Анда барлыгы ничә маддә булуы билгесез, ләкин кулъязманың эчтәлегеннән, гариза ике төп өлештән торган икән, дип фаразлап була. Беренче өлеше уку-укыту мәсьәләләре белән бәйле, икенчесендә мәдрәсәнең эчке тәртипләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән таләпләр шәрех ителгән.
«Шәкертләр хәрәкәте» исеме астында билгеле булган дулкын «Галия» мәдрәсәсен дә урап узмый. Башка мәдрәсәләрдән аермалы буларак, шактый иркен, ягъни европача киенү, озын чәч йөртү, театрга йөрү, әдәби-музыкаль кичәләр оештыру, төрле музыка коралларында уйнау, шәһәр китапханәләренә йөрү кебек эшләр тыелмауга, тышкы дөнья белән аралашуда иркенлек бирелүгә дә карамастан[42], яңалыкка омтылган шәкертләр уку һәм яшәү шартларын тагын да камилләштерүне таләп итәләр. Мәдрәсә тарихында 1908 елда беренче тапкыр күренгән мондый канәгатьсезлекләр алдагы елларда да үзләрен сиздереп тора[43].
«Галия» мәдрәсәсе шәкертләренең никадәр ирекле, никадәр үзләрен иркен тотулары шушы мәдрәсә шәкерте (1906-1908), аның татар теле һәм әдәбияты укытучысы (1915-1917) Г. Ибраһимовның мәкаләсендә ачык чагылыш тапкан. «Мин атаклы татар мәдрәсәләренең берничәсендә булдым. Ләкин шәкертнең гакылына хәрәкәт бирүдә, шәкерткә идарә һәм мөгаллимнәр хакында ачы тәнкыйтьләр әйтү хакын бирүдә Зыяэтдин әл-Камалига охшаш һичбер мәдрәсә вә һичбер мөгаллим күрмәдем. Бәлки шуның нәтиҗәсендәдер, аңа үзенең шәкертләреннән бик күп ачы сүзләр ишетергә тугры килә иде»[44], ‒ ди автор. Димәк, З. Камали шәкертләрнең шәхес булып формалашуларына зур әһәмият биргән. Үзе күп кенә кыенлыклар күрсә дә, шәкертләрен курыкмыйча үз фикерен әйтә белергә өйрәтергә омтылган.
Тәкъдим ителгән кулъязмада шәкертләрнең Х. Зәйни, Т. Бәдигый, С. Саттаров, Г. Шнаси шәхесләреннән канәгать булмаулары, аларга карата тискәре фикердә булулары күренә. Ләкин бу шәхесләрне С. Җантурин яхшы яктан гына искә ала. Гомумән, «Галия» мәдрәсәсендә укытучы-мөгаллимнәргә карата куелган һөнәри таләпләр шактый югары була. Мәдрәсәдә башка уку йортларына караганда күпкә яхшырак хезмәт хакы түләнү[45] мөгаллимнәрне сайлау, ачык фикерле, алдынгы карашлы кешеләр җыю мөмкинлекләрен тудыра. Шул ук вакытта, әгәрдә берәр укытучы өстеннән тәнкыйть сүзләре ишетелсә, мәдрәсәнең һәйәт әгъзалары Сәлимгәрәй Җантурин рәислеге астында дәресләргә кереп, эшләрен карап йөри торган булалар[46]. Бу гамәлләрен С. Җантурин үзе дә раслый. Х. Зәйни турында ул: «Хәбибулла әфәндене ике ел сынап килдегемә бинаән, тәмамән ысулы тәгълимнән хәбәрдар һәм шуңар күңелен салып тырышчан адәмгә хисаплыймын», ‒ дип бәяли.
З. Камалиның фәлсәфәгә, дин гыйлеменә караган хезмәтләре, Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү теләге күп кенә ислам тарафдарлары арасында ризасызлык уята. 1912 елда Сәит бистәсенең 20 мулласы мөгаллим өстеннән Оренбург мөселман диния нәзарәтенә шикаять юллый. Алар мөгаллимне «дәрес итүдән тыюны, хосусан Коръәнне аңардан тәрҗемә кылдырмауны яки тәүбә иттереп имза кылдыруны үтенәләр»[47]. Диния нәзарәте бу хәлләрне аңлатуын сорап, З. Камалига рәсми хат җибәрә. Мөгаллим Диния нәзарәтенә язган җавабында үзенең ислам тарафдары булуын Коръән һәм хәдисләрдән тугыз төрле дәлил китереп исбат итә, фәкать саф ислам тәгълиматы буенча гына дәрес бирүен белдерә һәм Коръәнне тәрҗемә итүдә Оренбург диния нәзарәте аның гамәлен тыярга түгел, киресенчә, аңа ярдәм кулы сузарга тиешлеген җиткерә[48]. Мөгаллимнең мондый кыю җавабы мәдрәсәнең идарәи хариҗия әгъзаларын сагайта төшә. З. Камали фикерләренең мәдрәсә шәкертләренә йогынтысын булдыра алган кадәр киметү максатыннан, алар аны мөдирлек вазыйфасыннан читләштерергә ниятлиләр һәм мәдрәсәдә яңа вазыйфа ‒ мөдир ярдәмчесе вазыйфасын булдыралар. Бу урынга Г. Шнаси билгеләнә. Шәкертләрнең Г. Шнаси шәхесеннән ризасызлыклары нәкъ аның шушы вазыйфаны башкару белән бәйле булырга мөмкин.
Вакытлы матбугат битләреннән күренгәнчә, кулъязманың язылуына сәбәпче булган киңәш мәҗлесе, идарәи хариҗия әгъзалары белән һәйәт тәгълимия әгъзалары катнашында 1914 елның 2 июнендә уза. Мәҗлестә чыганакта искә алынган кайсыбер мәсьәләләр күтәрелә. Мәдрәсәне әүвәлгечә интернат тибында калдыру турында карар кабул ителә. «Галиянең» 1913/14 уку елына сметасы тикшерелә. Мәдрәсәнең матди кыенлыклары зур булу сәбәпле, һәйәт әгъзаларының мәдрәсәгә бирә торган иганәләрен арттыру һәм әгъзалыкка яңа кешеләр кабул итү мәсьәләләре карала. Шул ук көнне, мәдрәсә белән идарә итү уку-укыту эшләренә бик аз вакыт калдырганлыгын искәртеп, Г. Шнаси үзенең мөдир ярдәмчесе вазыйфасыннан китәргә теләвен белдерә. Ләкин идарәи хариҗия әгъзалары аның теләген канәгатьләндермиләр. Чөнки бу вазыйфага идарә әгъзалары таләпләренә туры килерлек кеше табу бик ансат булмый. Шунлыктан, «монасиб кемсә табылганга кадәр» Г. Шнасиның мәдрәсә белән идарә итеп торуын үтенәләр[49].
Г. Шнаси мәдрәсәдән 1915 елда, идарәи хариҗия әгъзалары мәдрәсәдән баш тарткач, китә. Аның урынына Г. Ибраһимов алына.
Йомгаклап әйткәндә, укучылар игътибарына тәкъдим ителгән чыганак 1914 елда «Галия» мәдрәсәсе эшчәнлегендәге күп кенә мәсьәләләрне үз эченә алган. Ул мәдрәсә идарәсе арасындагы каршылыкларны, мәдрәсәнең матди кыенлыкларын, шәкертләрнең уку-укыту эшләреннән һәм «Галиянең» эчке тәртипләреннән канәгать булмауларын ачык күрсәтә. Әмма мәдрәсә буенча чыганаклар әлегә өйрәнелеп бетмәгән. Мәсәлән, мәдрәсәнең рәсми хисаблары, шәкертләрнең таләпләре анык яктыртылган материаллар безгә очрамады. Бу мәгълүматлар, әлбәттә, мәдрәсә тарихын тагын да тулыландырырга мөмкинлек бирерләр иде. Димәк, бу тема әле үзенең өйрәнүчеләрен көтә.
* Биредә һәм алга таба кушҗәяләр эчендә мәкалә авторы тәрҗемәләре.
[2]. Пәрвазетдин Җәмәлетдин улы Камалетдинов (1873-1942) – мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсен оештыручы һәм аның җитәкчесе.
[3]. Любимов А. Мактабы и медресе г. Уфы и 1-го района Уфимского уезда. Отдельный оттиск из «Вестника Оренбургского учебного округа за 1914 год. ‒ № 2. ‒ Уфа, 1914. ‒ 10 с.; Обухов М. И. Мектебы Уфимской губернии: Статистический очерк татарских и башкирских низших школ (мектебов) Уфимской губернии по данным исследования Уфимской губернской земской управы 1912-13 года. ‒ Уфа: «Печать», 1915. ‒ 40 с.
[4]. Самад. «Мәдрәсәи Галия диниянең» ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте белән булган дога мәҗлесе // Тормыш. ‒ 1916. – 30 декабрь; Самад. «Мәдрәсәи Галия диниянең» ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте белән булган дога мәҗлесе // Тормыш. – 1917. ‒ 3 гыйнвар; Самад. «Мәдрәсәи Галия диниянең» ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте белән булган дога мәҗлесе // Тормыш. – 1917. – 4 гыйнвар.
[5]. Фасеев К. Ф. Из истории татарской передовой общественной мысли. – Казань: Таткнигоиздат, 1955. – 279 с.
[6]. Горохов В. М. Реакционная школьная политика царизма в отношении татар Поволжья. – Казань: Татгосиздат, 1941. – 258 с.
[7]. Юлдашбаев Б. Х. История формирования башкирской нации (дооктябрьский период). – Уфа: Башкирское книжное издательство, 1972. – 336 с.
[8]. Хасанов Х. Х. Формирование татарской буржуазной нации. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 328 с.; Абдуллин Я. Г. Татарская просветительская мысль. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 320 с.
[9]. Хәтердә калган минутлар: истәлекләр / С. Кудаш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 286 б.; Яшьлек эзләре буйлап / С. Кудаш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 183 б.
[10]. Әмирханов Р. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 384 б.; Ялалов Ф. Г. Гимназическое образование народов России. – Казань: Магариф, 2002. – 248 с.; Аминов Т. М. Система педагогического образования в Башкирии. Конец XVIII – начало ХХ века. – Уфа: Изд-во Башгоспединститута, 1999. – 184 с.; Фархшатов М. Н. Самодержавие и традиционные школы башкир и татар в начале ХХ века. – Уфа: Гилем, 2000. – 259 с.; Сулейманова Л. Ш. Национальные учебные заведения в Башкортостане в первое сорокалетие ХХ века. – Уфа: Изд-во Башгосуниверситета, 2000. – 212 с.; Гаффарова Ф. Ю. «Йолдыз» кабызган Максуди. – Казан: Алма-Лит, 2006. – 186 б.
[11]. Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 348 б.; Ислам на европейском Востоке: Энциклопедический словарь / Под ред. Р. А. Набиева. – Казань: Магариф, 2004. – 383 с.; Татар энциклопедия сүзлеге / Баш мөх. М. Х. Хәсәнев; җаваплы мөх. Г. С. Сабирҗанов. – Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. – 830 б.
[12]. Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. Т. 1. (борынгы төрки чор – ХХ гасыр башы) / Ред. Ф. М. Солтанов, М. М. Гибатдинов, Л. Р. Мортазина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 407 б., Татар педагогик фикере антологиясе: ике томда. Т. 2. (ХХ гасыр – ХХI гасыр башы) / Ред. Ф. М. Солтанов, М. М. Гибатдинов, Л. Р. Мортазина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2016. – 486 б.
[13]. Еникеев С. «Галия» – зыялыларның алтын бишеге // Кызыл таң. – 1992. – 13 февраль; Үтәбай-Кәрими Р. «Галия» // Өмет. ‒ 1996. ‒ 31 август; Үтәбай-Кәрими Р. «Галия» мәдрәсәсендә // Ватандаш. – 1996. – № 1-2. – Б. 189-198, Сукталиев Ф. «Медресе Галия диния» // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 1996. – № 3/4. – С. 172-173; Чечуха А. Медресе «Галия» // Уфимские ведомости (приложение в журналу «Уфа»). – 2005. – № 3 (107). – 27 январь.
[14]. Мәгъдан Мәһдиев – укытучы, мәгърифәтче. 1910-1916 елларда «Галия» мәдрәсәсе шәкерте.
[15]. Мәһди М., Үтәбай-Кәрими Р. Гыйлем һәм илһам чишмәсе // Кызыл таң. – 1990. ‒ 6, 7, 8 март.
[16]. Шунда ук. ‒ 6 март.
[17]. Рәхимов С. «Галия» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан / Төз. Р. Мәһдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – Б. 114-128.
[18]. Шунда ук. – Б. 126-127.
[19]. Камалов Т. Р. Зия Камали: мыслитель, просветитель, религиозный деятель. – Казань: Иман, 1997. – 53 с.
[20]. Ергин Ю. В. Зия Камали – основатель медресе «Галия»: трагические 30-е годы // Педагогический журнал Башкортостана. ‒ 2010. ‒ № 3 (28). – С. 145-160.
[21]. Тузбекова Л. С. Медресе «Галия» – высшее мусульманское учебное заведение Башкортостана (1906-1919 гг.): Научное издание. – 2-е изд., исп. и доп. – Уфа: Уфимск. гос. академия экономики и сервиса, 2007. – 146 с.
[22]. Материалы круглого стола «“Галия” мәдрәсәсе – ХХ гасыр башы татар югары уку йорты үрнәге» // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2021. ‒ № 11. ‒ Т. 1. – С. 132.
[23]. Мортазина Л. Р. Хәбиб Зәйни хезмәтләрендә татар мәгарифе мәсьәләләре // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2020. – № 1. – Б. 146-158.
[24]. Әхтәмова А. В. «Мәдрәсә шәкертләре бер җан, бер тән...» («Галия» мәдрәсәсе турында кайбер истәлекләр) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2019. – № 4. – Б. 36-45; Ахтямова А. В. Медресе «Галия» как общественный институт уфимской мусульманской общины (по материалам газеты «Тормыш») // Минбар. – 2021. – № 14 (1). – С. 104-114.
[25]. Кудашева С. С. Великий просветитель Зия Камали (Эпоха. Личность. Воспоминания) / С. С. Кудашева; Восточная экономико-юридическая гуманитарная академия (Академия ВЭГУ). – 2-е изд., стер. – М.: ФЛИНТА, 2018. – 127 с.
[26]. Роль дореволюционных духовных учебных заведений в просветительстве народа: Материалы межрегиональной научно-практической конференции, посвященной 100-летию медресе «Галия», 31 октября 2006 г. – Уфа: РИО РУНМЦ МО РБ, 2006. – 162 с.
[27]. Материалы круглого стола «“Галия” мәдрәсәсе – ХХ гасыр башы татар югары уку йорты үрнәге» // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2021. ‒ № 11. ‒ Т. 1. – С. 115-141.
[28]. Рәхимов С. «Галия» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан / Төз. Р. Мәһдиев. – Казан, 1992. – Б. 128.
[29]. Сәлимгәрәй Сәетхан улы Җантурин (1864-1926) – эре алпавыт, җәмәгать эшлеклесе, хәйрияче, Уфа губернасыннан Беренче Дәүләт думасы депутаты.
[30]. Самад. «Мәдрәсәи Галиянең» ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте белән булган дога мәҗлесе // Тормыш. ‒ 1916. – 30 декабрь.
[31]. Уфада «Мәдрәсәи Галияи диния» // Вакыт. ‒ 1907. – 17 август.
[32]. Уфада «Мәдрәсәи Галияи диния» // Вакыт. ‒ 1908. – 25 сентябрь.
[33]. Камалов Т. Р. Зия Камали: мыслитель, просветитель, религиозный деятель. – Казань: Иман, 1997. – С. 28-29; «Мәдрәсәи Галия» хакында шәкертләрнең фикерләре // Тормыш. ‒ 1914. – 20 апрель.
[34]. Камали З. «Мәдрәсәи Галия» хакындагы төпсез иснадка җавап // Тормыш. – 1914. – 18 апрель.
[35]. «Мәдрәсәи Галия» // Тормыш. – 1914. – 15 июнь.
[36]. Шунда ук.
[37]. Камалов Т. Р. Зия Камали: мыслитель, просветитель, религиозный деятель. – Казань: Иман, 1997. – С. 29.
[38]. 1906 ел күздә тотыла.
[39]. Уфадагы «Мәдрәсәи Галия диниянең» һәйәт хариҗиясе әгъзаларыннан // Тормыш. – 1915. – 28 август.
[40]. Камали З. «Мәдрәсәи Галия диния» мөдириятеннән // Вакыт. – 1915. – 19 сентябрь.
[41]. Уфадагы «Мәдрәсәи Галия диниянең» һәйәт хариҗиясе әгъзаларыннан // Тормыш. – 1915. – 28 август.
[42]. Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – Б. 75.
[43]. Әхтәмова А. В. «Мәдрәсә шәкертләре бер җан, бер тән...» («Галия» мәдрәсәсе турында кайбер истәлекләр) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2019. – № 4. – Б. 42; «Мәдрәсәи Галия» шәкертләренең үтенечләре // Вакыт. – 1915. – 29 апрель; «Мәдрәсәи Галия» шәкертләренең таләпләре // Вакыт. – 1915. – 1 май.
[44]. Ибраһимов Г. «Мәдрәсәи Галия» вакыйгасы хакында берничә сүз // Аң. – 1915. – Б. 354.
[45]. «Галия» укытучылар иң кимендә айга 75 сум, иң югарысы – 200 сум ала торган булалар.
[46]. Материалы круглого стола «“Галия” мәдрәсәсе – ХХ гасыр башы татар югары уку йорты үрнәге» // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2021. ‒ № 11. ‒ Т. 1. – С. 134.
[47]. Тукайский. Зыяэтдин әл-Камали әфәнденең «Фәлсәфәләре» хакында // Вакыт. – 1912. – 25 май.
[48]. Шунда ук
[49]. «Мәдрәсәи Галия» // Тормыш. – 1914. – 15 июнь.
Җантурин Сәлимгәрәй
«Мәдрәсәи Галиянең идарәи хариҗиягә минем фикерләрем»
1914. Сөлабаш.
Мәдрәсәмез тагы да бер елын бетереп киләм дигән көннәрдә генә төрле болгаулар чыгып китеп, тынычсызлыкта һәм тәртипсезлек илә үз ишекләрен яз көннәргә япты. Киләчәкне кайгыртыр өчен бер киңәш мәҗлесе, әгъзалар җыелышы кирәк булса да, әгъзаларның иң эресе – Садри әфәнде Уфада булмаганга күрә, мәгаттәәссеф1, мин Уфадан киткәнче җыелыш ясап булмады. Шуның өчен, мин үз фикеремне идарәгә язу илә башка аркадаш әгъзаларга ирештермәкче булам.
Каралачак отчеттан күрәсез ки, шәкертләрдән җыелган акча түгел, хәтта идарә әгъзаларының вәгъдә иткән иганәләре дә мәдрәсә расходына җитмәгән өстенә, хәзерге мәсъраф2 мәдрәсәнең яхшы рәвештә тәрбиясенә аз булган: шәкертләргә бирелгән аш-суны аз диләр; шәкерт ач кала да, шул сәбәпле, чиргә бирешүчән була диләр; бу шикаятьләрне тәмамән3 нахак дип булмый; бер ашау белән генә бөтен тәүлек вакытын үткәрү мөшкеллеген һәркаюларыңыз инкярь итмәс; димәк, шәкерт башына тагы да аз булганда бер ун сум артык мәсъраф кирәк. Икенче яктан, мөгаллимнәр табу вазыйфа аз булган сәбәпле, елдан-ел кыенланып бара. Шуның өчен, мөгаллимнәргә дә расход артырга тиешле була. Шул акча табу җәһәтен4 без ничек үтәрмез? Бу мәсьәләгә килсәк, мәдрәсәне ябу тиеш дигән карар булмасын иде, дип бик куркамын.
Идарәи тәгълимиянең мәдрәсә хосусында нәһари5 итү тиеш дигән карары, фәкать шул бөтенләй ябылудан курыкканга булган дип хисаплыймын, чөнки без моңар чаклы шәкертнең әхлагын саклар өчен һәм төрле дөнья золымлыкларыннан6 пакь калдырыр өчен, шәкертне мәдрәсә эчендә тәрбияләмәенчә мөмкин түгел дип килгән идек; хәзер инде шул тәрбиянең мәшәкатен үз өстемездән төшерү илә эшне төзәтәбез дип уйлау һич гакылга сыймыйдыр. Дөрес, шәкертләрнең тәрбиясе хакында мәсьүлиять7 безем җилкәмездән төшә, әмма эш мәсьүлиятьтә түгелдер дип уйлыймын.
Шәмди8 карыйк нә булачак, әгәр дә мәдрәсә нәһари булса? Төрле җирләрдән, кайберәүләре үз авылыннан да читкә чыкмый, үз йортында, үз гаиләсе эчендә торган бер 14-15 яшьлек малай бер чит калага килә; һич дөнья күрмәгән, мәдрәсәдә ятып чит адәмне күрмәгән, яңа гына анасы кулыннан ашаудан калган бер бала бөтенләй ялгыз төрле нәмәгълүм9 адәмнәр арасына килеп керә; ул адәмнәрнең төрлесе булуы мөмкин; бу баланың алдына төрле тормыш мәсьәләләре килеп чыга; нинди вакыйгага ни төрле күз илә карарга; нә рәвешле мөгамәлә кылыргә, хәерне шәрдән10 аера белергә; бала ялгыз, киңәш итешер кешесе юк. Ни хәлдә булачак ул бала? Мәдрәсәдәге дәресләр, сабаклар аңар бу дөнья мәсьәләләренең берсенә дә җавап бирәчәк түгел бит, китаплардан да җавап табачак түгел. Мөрәббиләре11 исә, алар мөгаллимнәр генә булып калган, чөнки алар өстеннән мәсьүлиять төшкән. Бу хәл бик мөшкел булса кирәк дип уйлыймын.
Икенче якны, тамак җәһәтен тикшерсәк, бу җәһәтнең дә арулануы мөшкелдер: көн саен ашатып-туйдыртып асрар өчен квартир хуҗасы аз булганда ул баладан аена 15 сум алыр; бу акчаны, кыш буена йөз сумдыр, ул шәкерт үзе илә алып килгән булырмы? Бу җитмәсә, мәдрәсәгә дә 25-30 [сум. – А. З.] акча кирәк, димәк, ачлы-туклы көне 15-20 [сум. – А. З.]нан артык төшмәслек итеп ашап йөрергә мәҗбүр була.
Күпме аның тамагы тук булыр да, күпме ул үз сихәтен саклый алыр? Алдан ук һич саклый алмас, дип әйтеп була.
Шуның өчен мәдрәсәне билкөлли12 нәһари итмәк илә, хосусан тәхәзәрияләр өчен мин мәсьәләне тугры ачу дип уйламыймын.
Димәк, акча җәһәтен кайгыртырга кирәк.
Иң башта мөгаллим кирәгенчә табылсын өчен, әкалль13 900 сум вазыйфа тәгаенләмәй чара юк; димәк, бу расход ‒ мөгаллимгә 1 200 сум арта. Икенчедән, ашау арттырырына сметамыз аз булганда 1 500 сум арту тиеш. Хәзерге заманда 2 әгъза берәр мең, 4 әгъза берәр йөз биреп, һәм чит төрле керешләр 300-400 булып, акчаларымыз бер мең чамасында җитмәсә, яңа смета буенча хәзерге 3 000 сум урынына 6 500 сумлап акча кирәк. Әгәрдә хәзерге иганәчеләр үз иганәләрен йөз процент итеп арттырсалар, кирәгенчә акча булыр. Әгәрдә бу арттыру мөмкин булмаганда, башка чаралар табарга кирәк.
Шәхси минем өчен бер мең сум урынына ике бирү бик ифрат авыр, һәм мөмкин түгеллек дәрәҗәсендә. Алай булса да, әгәр дә башкалары мәдрәсәгә җитәрлек 6 500 сумга җитештерсәләр, минем бер мең акча өчен генә эш терәлеп калса, мин дә чарасыз ике мең табып бирдерергә вәгъдә итәмен – бу минем акча арттыруым, минем өчен генә башлаган эшемез бозылмасын дип кенә, бик кысынып, һич бер саранлык аркасында булмый.
Әгәрдә минем бу предложением кабул ителенмәсә – мәдрәсә өчен җитәрлек акча бирелмәсә, ул вакыт ни эшләрбез? Минемчә, нәһари иткәнче, мәдрәсәне бөтенләй ябу артыграктыр.
Шәкертләрдән җыелган акча 6 000 сумнан яртысы гына калачак – 3 000 [сум. – А. З.] генә булачак; ялгыз мөгаллимнәргә генә 4 500 сум кирәк; ягу-яктырту, хадимләргә14, пакьлек расходлары әкалль бер мең акча кирәк; ягъни 2 500 сум акча кирәк – хәзергегә караганда бик аз гына, әмма ул акча бирүнең мәгънәсе югала: әгәрдә безем өмидемез шәкертләр файдаланырлар да, шәкертләрдән тиешле адәмнәр чыгарлар дигән өмидемез тәмамән югалырга тиеш; үз ихтыярлары илә килгәннәр; анда безем эшемез юк дип әйтеп кенә тынычлап булмый. Безгә баштан ук шәкерт әхлагына һәм тәрбиясенә ноксанлык15 булуы ап-ачык күренеп торса, андый мәдрәсәне без тәрбияләүне мин бер тозак кору итеп саныймын.
Мин кабак ачу берлә, ул кабакка берәүне дә тартып китермәем дип үземне юатып, кабак ачарга муафикъ16 таба алмаган кеби, мәдрәсә шәкертләренең тәрбиясе җәһәтен шәкертләрнең үзләре һәм ата-аналары өстендә калдырамын дип игълан итү илә вөҗданымны агартыр хәлем юк. Формальный мәсьүлиятьтән башка вөҗдани мәсьүлият бар.
Минем бу күз карашыма кушылмаган кеше булса, үзе алсын өстенә мәдрәсәнең дәвамын. Башкалар манигъ итәргә17 минем куәтем юк. Әмма яңа ысулча мәдрәсәне алып баруы кемнең өстендә калганда, һәм кемнәр разый булмаенча чыкканнарын бөтен галәм белсен, эш әсасән18 башкача киткәнен тәмам мәгълүм булсын.
Гам19 сүземне бетереп, мәдрәсә эшенең мөфассалына20 керәмен.
Башта 46 имзалы шәкертләр гаризаның маддәләре тугрысында.
1) Мөгаллим Хәбибулла әфәнде [Хәбиб Зәйни. ‒ А. З.] хакында шәкертләрнең сүзләре һич дәлилсез булганга, һәм үзем таныдыгымча ялгыш булганга, бу маддәне кабул итү тиешле түгел дип табамын. Мәгалгаксе21 Хәбибулла әфәндене ике ел сынап килдегемә бинаән22, тәмамән ысулы тәгълимнән хәбәрдар һәм шуңар күңелен салып тырышчан адәмгә хисаплыймын.
Тәкыйетдин әфәнде [Тәкый Бәдигый. ‒ А. З.] хакында да шулай ук дәлилсездер. Ишеткәнемчә, имтихан заманында Тәкыйетдин әфәнденең дәресләрендә шәкертләр бик гүзәл белемнәрен күргәзеп, аның файдасызлыгын исбат иткәннәр.
Бу мәсьәләләр хакында, әлбәттә, мин мөгаллим булмаганга, минем фикерем бик төпле була алмый. Шуның өчен моның хакында гыйлем ияләренең фикере идарәи хариҗиягә зарурдыр.
Шуны гына мөхтәрәм аркадашларымның дикъкатенә җәлеп итәсем килә ки, мөстәхикълык23 дәрәҗәсе булу мөмкин, мотлакан24 дәрәҗәдә һәм относительно [нисбәтән. – Авт.] дәрәҗәдә нинди генә мөгаллимне алсак та, косурлыкларын25 табу мөмкин, ләкин барысын да бер нәрсәгә ярамый дип әйтеп булмый.
Шуның кеби бу ике мөгаллимнәрнең дә ярау-ярамавы – башка артыграк мөгаллим табып булачакмы мәсьәләсе илә бәйләнгән мәсьәләдер.
2) Габдулла Шнаси әфәнде илә Садыйк Саттаров әфәнде хосусында шәкертләрнең шикаятьләре йомшак түгелләр имеш. Бу шикаятьләрнең хаклы булуын-булмавын мөгаллим әфәнделәрнең үзләренә тапшыру мөмкиндер. Күзгә күренеп чамадан тыш дәрәҗәдә мөгамәләләре күренмәде. Катылыкның файдасы зарары дәрәҗәсенә карап була. Дәрәҗәдән үтеп китмәгәндә, башкалар хаким була алмыйлар. 1 нче һәм 3 нче маддәләрнең гыйбарәләренә караганда да катылык дәрәҗәдән һич үтмәгән – бу сүзләр Габдулла илә Садыйк әфәнделәрнең үзләренең карамагына калсалар кирәк дип уйлыймын.
3) Назыйр мөгаллимлек итмәсен дигән сүз безусловно булып куела торган сүз дип уйламамын, һичбер җирдә бу принципны тотмыйлар.Күп җирләрдә вә күп чакларда мөгаллим назыйр вазыйфа әда итә26. Хосусый назыйрлар фәкать политсә рухындагы вазыйфаны гына әда итәдер. Ул вазыйфа безем тәртибемезчә мөбассыйр27 өстендә куелган. Назыйр булган адәм мөгаллимнән ким дәрәҗәдә булмаска тиеш. Назыйр илә мөбассыйрны аера белү кирәк, шәкертләрнең сүзе мөбассыйрга тәгаллекълы28 түгелме икән?
4) Татар әдәбияты хосусый укытылсын дигәнне тәмам кабул итәмен. Чарасын табу тиешле иде. Шулай ук рус телен вә гарәбиятне мөстәхыйкъ29 адәм булсын дигәнгә берәү дә каршы килмәс.
Шиксез һәр фәннән дә мөгаллимнәр мөстәхыйклар булсын иде. 6 һәм 7 ‒ бу маддәләрнең асылын төшенмәдем.
5) Җәмгыятьләр ясау фикерендәмен. Бу бик тиешлеләрдер. Мөгаллимнәргә бу җәмгыятьләрне тәртипкә куеп алып бару кыен булса да, көчләр аямауларын үтенү тиешле, чөнки бу җәмгыятьләр үзләре дөрес булу дәрәҗәсендәдер.
Икенче кыйсемдәге маддәләр мәдрәсә тәрбиясе хосусында булып, артык баш ватарлык мәсьәләләр түгел. Фәкать бер-ике мәсьәләләре генә әһәмиятледер.
1) Квартирда торуны ачык зарури булган вакытта гына ителсен дип уйлыймын; ашау һаман мәдрәсәдән булганга, акча алардан ким алмасын; вообще: акча микъдары бер булып, мәдрәсәгә алынган акчаның шәкерткә кайтарылмауны, дәһа30 назыйрга кирәк. Әгәрдә зарур чакта шәкерткә акча бирелсә дә, иганә ярдәм рәвешендә генә бирелүне рөхсәт итү тиешле. Ул да кайтару булмаенча, бирү булсын.
2) Экономнан хисап алуны, әгәрдә бер тәртип кертеп булса, муафыйк нәрсәдер, әмма ул контроль тәртип илә булсын, контроле дә низам31 илә булсын. Ул мөдирләр карамагына калдыру мөмкиндер. Алар муафикъ табып низамнар чыгарсалар, шулай эше кылыныр.
3) Мәдрәсә шәкертләре өчен рәсми кием кую мөшкел эштер, чөнки рәсмилек барча идарәләрнең признать итүләре илә генә буладыр. Рәсми киемне башкалар да кызыгып кия башласалар, мәдрәсәнең кувәсе32 җитмәй, аны туктатырга һәм рәсми киемлек юк, дип укырга килмәгән адәмне мәдрәсәдән чыгару мөмкин түгел. Димәк мәҗбүри итеп булмый, ягъни рәсмилек бетә.
Әгәр дә иттифакка килеп, бер гарыз33 рәвешендә бер төрле киенү булса, шул яхшы булыр иде. Әмма ул гарызны да саклау читен эш.
Шуның илә сүзләремне бетерәм.
Мәдрәсәи Галиянең идарәи хариҗия әгъзаларыннан Сәлимгәрәй Җантурин. 27 апрель 1914.
Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Т-1068. Кулъязма.
СҮЗЛЕК
1. Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.
2. Мәсъраф – тотылган акча.
3. Тәмамән – тулысынча.
4. Җәһәт – як.
5. Нәһари – көндезге.
6. Золымлык – гаделсезлек.
7. Мәсьүлиять – җаваплылык.
8. Шәмди – хәзер.
9. Нәмәгълүм – билгесез.
10. Шәр – начар.
11. Мөрәбби – тәрбияче.
12. Билкөлли – тулысынча.
13. Әкалль – иң кимендә.
14. Хадим – хезмәтче.
15. Ноксанлык – кимчелек.
16. Муафикъ – яраклы.
17. Манигъ итү – тыю.
18. Әсасән – нигездә.
19. Гам – гомуми.
20. Мөфассал – җентекле.
21. Мәгалгаксе – киресенчә.
22. Бинаән – нигезләнеп.
23. Мөстәхикъ – хаклы.
24. Мотлакан – шиксез, абсолютно.
25. Косурлык – кимчелек.
26. Әда итү – үтәү.
27. Мөбассыйр – мәктәптә укучылар өстеннән күзәтүче.
28. Тәгаллекълы – бәйләнешле.
29. Мөстәхыйкъ – лаеклы.
30. Дәһа – аеруча.
31. Низам – кагыйдә.
32. Кувә – куәт.
33. Гарыз – тәкъдим итү.
Әдәбият исемлеге
Аминов Т. М. Система педагогического образования в Башкирии. Конец XVIII – начало ХХ века. – Уфа: Изд-во Башгоспединститута, 1999. – 184 с.
Горохов В. М. Реакционная школьная политика царзма в отношении татар Поволжья. – Казань: Татгосиздат, 1941. – 258 с.
Камалов Т. Р. Зия Камали: мыслитель, просветитель, религиозный деятель. – Казань: Иман, 1997. – 53 с.
Кудашева С. С. Великий просветитель Зия Камали (Эпоха. Личность. Воспоминания) / Восточная экономико-юридическая гуманитарная академия (Академия ВЭГУ). – 2-е изд., стер. – М.: ФЛИНТА, 2018. – 127 с.
Любимов А. Мактабы и медресе г. Уфы и 1-го района Уфимского уезда. Отдельный оттиск из «Вестника Оренбургского учебного округа за 1914 год. ‒ № 2. ‒ Уфа, 1914. ‒ 10 с.
Рәхимов С. «Галия» мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе: мәшһүр мәгърифәт үзәкләре тарихыннан / Төз. Р. Мәһдиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – Б. 128.
Сулейманова Л. Ш. Национальные учебные заведения в Башкортостане в первое сорокалетие ХХ века. – Уфа: Изд-во Башгосуниверситета, 2000. – 212 с.
Тузбекова Л. С. Медресе «Галия» – высшее мусульманское учебное заведение Башкортостана (1906-1919 гг.): Научное издание. – 2-е изд., исп. и доп. – Уфа: Уфимск. гос. академия экономики и сервиса, 2007. – 146 с.
Фархшатов М. Н. Самодержавие и традиционные школы башкир и татар в начале ХХ века. – Уфа: Гилем, 2000. – 259 с.
Юлдашбаев Б. Х. История формирования башкирской нации (дооктябрьский период). – Уфа: Башкирское книжное издательство, 1972. – 336 с.
References
Аminov T. M. Sistema pedagogicheskogo obrazovaniya v Bashkirii. Konets XVIII – nachalo XX veka [The system of pedagogical education in Bashkiria. Late 18th ‒ early 20th century]. Ufa: Bashkir State Pedagogical University publ., 1999, 184 p.
Gorokhov V. M. Reaktsionnaya shkolnaya politika tsarzma v otnosheniy tatar Povolzhya [The reactionary school policy of tsarism in relation to the Tatars of the Volga region]. Kazan: Tatgosizdat publ., 1941, 258 p.
Kamalov T. R. Ziy Kamali: myslitel, prosvetitel, religiozny deiatel [Zia Kamali: thinker, educator, religious figure]. Kazan: Iman publ., 1997, 53 p.
Kudasheva S. S. Velikiy prosvetitel Zia Kamali (Epoha. Lichnost. Vospominaniya). S. S. Kudasheva; Vostochnaia ekonomiko-yuridicheskaya gumanitarnaya academiya (Akademia VIGU). 2-e izd. [The great educator Zia Kamali (Epoch. Personality. Memories). S. S. Kudasheva; Eastern Economic and Legal Humanitarian Academy (Academy VIGU). 2nd ed.]. Moscow: Flinta publ., 2018, 127 p.
Liubimov A. Maktaby i medrese g.Ufy i 1-go rayona Ufimskogo uyezda. Otdelny ottisk iz “Vestnika Orenburgskogo uchebnogo okruga za 1914 god”. no. 2. [Maktabs and madrasahs of Ufa and the 1st district of the Ufa uyezd. A separate print from the “Bulletin of Orenburg educational district for 1914”, No. 2]. Ufa, 1914, 10 p.
Tuzbekova L. S. Medrese “Galiya” – vysshee musulmanskoe uchebnoe zavedenie Bashkortostana (1906-1919 gg.): Nauchnoe izdanie. – 2-e izd., isp. i dop. [Galiya madrasah, a higher Islamic educational institution of Bashkortostan (1906-1919): Scientific publication. 2nd ed., rev. and cor.]. Ufa: State Academy of Economics and Service publ., 2007, 146 p.
Rakhimov S. “Galiya” madrasase [Galiya madrasah]. IN: Bookshelf in madrasah: excerpts on the history of famous educational centers. Кazan: Tatar. kit. neshr. publ., 1992, 114-128 p.
Suleymanova L. SH. Natsionalnye uchebnye zavedeniya v Bashkortostane v pervoe sorokoletie XX veka [National educational institutions in Bashkortostan in the first forty years of the 20th century]. Ufa: Bashkir State Pedagogical University publ., 2000, 212 p.
Farhshatov M. N. Samoderzhavie i traditsionnye shkoly Bashkir i tatar v nachale XX veka [Autocracy and traditional schools of Bashkirs and Tatars in the early 20th century]. Ufa: Gilem publ., 2000, 259 p.
Yuldashbaev B. Kh. Istoriya formirovaniya bashkirskoy natsii (dooktyabrskiy period) [The history of the formation of the Bashkir nation (the pre-October period)]. Ufa: Bash. Publ. hous publ., 1972, 336 p.
Сведения об авторе
Зиннатуллина Алсу Анваровна, научный сотрудник Центра истории и теории национального образования Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: jamash.00@mail.ru
About the author
Alsu A. Zinnatullina, Researcher at the Center of History and Theory of the National Education, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: jamash.00@mail.ru
В редакцию статья поступила 24.09.2021 г., опубликована:
Зиннәтуллина А. Ә. «Галия» мәдрәсәсе тарихына кагылышлы яңа чыганак // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2021. – № 4. ‒ С.
Submitted on 24.09.2021, published:
Zinnatullina А. А. “Galiya” medresese tarihyna kagylyshly yana chyganak [A new source on the history of the Galiya madrasah]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 4, рр.