Яхин Ф. З. «Гөлестан бит-төркигә» атрибуция нәтиҗәләре һәм Сәйф Сараи тормышына бәйле яңалыклар

УДК 801.73
«Гөлестан бит-төркигә» атрибуция нәтиҗәләре һәм Сәйф Сараи тормышына бәйле яңалыклар
Ф. З. Яхин,
Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Results of attribution of Gulistan bit-turki and new aspects about Saif Sarai’s life
F. Z. Yakhin,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье изложены результаты атрибутирования, проведенного с привлечением новых исторических данных и текстологических интерпретаций колофона дастана Сайфа Сараи «Гулестан бит-тюрки». Утверждается, что местом рождения поэта был город Камышлы в современной Сирии, что его произведение посвящено правителю эмирлика Зулькадир Сули-беку, и что сам автор был есаулом, то есть, командиром охраны бека, но оказался в плену.
Abstract
The paper deals with the results of attribution conducted using new historical information and textological interpretations of the colophon of the dastan by Saif Sarai named “Gulistan bit-turki”. It is claimed that the poet’s birth place was the city of Kamyshly in the present-day Syria, his work was devoted to the ruler Suli-bey of Zulkadir emirlik and that the author himself was a captain, that is the commander of the bey’s guards, but he was taken captive.
Ключевые слова
Мамлюки, зулькадириды, есаул, поэт, меч сарая, город Камышлы, Египет, Каир, Саиф Сараи.
Keywords
Mamelukes, Zulkadirides, captain, poet, saray sword, Kamyshly city, Egypt, Cairo, Saif Sarai.
Сүзне «Камышлы йорттан» башларга туры килә.
Текстология гыйлеме, методологик таләпләрен дөрес башкарганда, ышанычлы туры мәгълүматлар бирә торган өлкә.
Камышлы йорт бәнем туган илем иде,
Белең: горбәткә килтергән – белем иде,
Килеп улдым Сарайда шийр фидае,
Сарайның шагыйре – илнең гидае.
«Ядгәрнамәдәге» шушы робагый С. Сараиның кем һәм кайдан булуын ачыклар өчен галимнәр кулында төп чыганак булып тора. Фәндә ул яхшы билгеле факт. Профессор Х. Ю. Миңнегулов аның нигезендә С. Сараиның туган туфрагын Волгоград өлкәсендәге Камышлы шәһәренә нисбәт итә1. Бу күзаллау галимнәр тарафыннан чын, хакыйкый, ышанычлы фикер буларак кабул ителде, хәтта камыш белән бәйле аталган һәр инеш, авыл, шәһәргә бәйләүләр булгалап торса да, татар җәмәгатьчелегендә һичкайчан һичбер шик уятмады. Ул татар, татар җирлегеннән иде.
Димәк, С. Сараи үзенең туган җирен «Камышлы йорт» буларак белдерә. Моны һичкем инкарь итми һәм кире кагарга җыенмый сыман. Әмма монда да бер хикмәт бар: ул шушы «Камышлы йортның» кайда булуын ачыклаудан, андый исемдәге төбәкме яки шәһәрме – шуны хатасыз табудан гыйбарәт. Асылда Камышлы гына түгел, Камышлау да түгел, бәлки «Камышлы йорт».
Тагын да кызыклысы шунда – андый исемдәге шәһәр тарихта чыннан булган. Ул сәрйанилар (ассирияннар) телендә «Бәт (Бет) Зәлин» дип аталган. «Бәт» дигәне «Йорт» дигән сүз, «Зәлин» – «Камышлы», төрки телдә – «Камышлы Йорт». Бүгенге көндә ул Камышлы шәһәре, гарәпчә «Әл-Камишли» атала, фактта Сүрия Курдистаны башкаласы санала, Сүриянең Төркия белән төньяк-көнчыгыш чигендә, Гыйрак тарафына якын Әл-Хасәка төбәгендә2. Димәк, борынгы заманнарда Камышлы Йорт сәрйанилар шәһәре булып, XI гасырда аны сәлҗүкләр басып алган. Тиздән ул төрки шәһәрләрнең берсенә әверелгән, исеме дә төрки телгә үзгәртелеп, Камышлы Йорт исемендә атала башлаган. «Камышлы Йорт» дип аталган кала да, төбәк тә башка юк. Калганнары Камышлы, Камышлоу, Камышино һ. б.
«Гөлестан бит-төрки» әсәренең колофоны өлешендә С. Сараи:
Бу «Гөлестан» зиннәте – Бәтхас бик,
Хаҗибел-хөҗҗаб, солтаны хасс бик, – дип яза3. Текстның укылыш үзенчәлекләренә игътибар итсәк, «Гөлестан» сүзенең басмада куш җәяләр эчендә бирелүе аны әсәр исеме буларак төшенергә кирәклегенә этәрә. «Бәтхаска» аңлатма биреп, Х. Й. Миңнегулов болай дип яза: «Бу исемне Ә. Нәҗип “Тәйхас-бик” дип укый. Ташкент басмаларында да шул ук хәл күзәтелә»4.
Әсәрнең Ташкент басмасы 1968 елда дөнья күргән, текстларны Ә. Фазылов башкарган:
Бу Гулистон зийнати Тайхос бек,
Хожибул-хужжоб султона хосбек5.
Ә. Фазылов укылышында «Гулистон» сүзенең баш хәрефтән бирелүенә карап, монда да аны әсәр исеме буларак күрсәтүгә бәйле дип кабул итәргә кирәк, «Тайхосбек» бер сүз рәвешен алган, текстолог укылышыннан аны кеше исеме буларак аңларга кирәк икәнлеге баш хәрефтән язылуы белән ишарәләнә. Димәк, галимнәр күзаллаганча, сүз «Бәтхас бик» яки «Тайхосбек» исемле кеше хакында бара.
1976 елда Казан университеты нәшриятында «Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты» дип аталган җентекле һәм күптөрле фәнни сораулар, эзләнүләр куеп озатыла баручы бәяннары белән мавыктыргыч, маҗаралы агымда язылган монографиясендә Х. Ю. Миңнегулов бу бәккә бәйле кызыклы күзаллаулары белән дә уртаклаша. Аның бу фикерләре татар җәмгыяте тарафыннан хакыйкать буларак кабул ителүен дә онытмыйк. Аерым алганда, ул боларны яза: «Сәйф Сараиның мәмлүк дәүләтендәге тормышы Каһирә, Искәндәрия кебек үзәк шәһәрләр белән бәйле булса кирәк. Шагыйрьнең Искәндәрия мәликенә атап язган мәдехе, “Гөлестанны” солтан сараенда зур постта эшләүче әмир Бәтхас (Тәйхас) бәккә багышлавы бу фикер өчен нигез бирә. Лейден кулъязмасының кереш өлешендә әдипнең бөстан эчендә, гөлләр арасында берничә “зариф” (сүзгә оста) галимнәр белән утырып инша гыйлеме турында сүз алып баруы әйтелә. Бу күренеш һәм кулъязмадагы нәзыйрә әсәрләр С. Сараиның Мисырдагы төп мәдәни үзәкләр белән бәйләнешле булуына һәм андагы әдип-галимнәр белән тыгыз элемтәдә торуына ишарә ясый. Билгесез “кятибнең” “Гөлестан бит-төрки” кулъязмасындагы шигыре дә шагыйрьнең талантлы һәм мәшһүр кеше булуын ачык күрсәтә»6.
«Гөлестан бит-төркинең» Мисыр әмире Бәтхас биккә багышланган булуын Х. Й. Миңнегуловның ачыклавы, аның исеменең «Тәйхасбәк» («Тайхосбек») рәвешендә укылышының хаталы булуын аңлатып бирүе аерым фәнни әһәмияткә ия ачыш рәвешендә кабул ителергә тиешбез. С. Сараи язганнардан аңлашылганча, ул бәк «хаҗибел-хөҗҗәб, солтаны хасс бик»7, «хожибул-хужжоб султона хос бек»8 икән. «Хаҗибел-хөҗҗәбне» Х. Й. Миңнегулов «солтан сараенда титул; сарайның эчке эшләре (аппараты) белән идарә итүче вәзир»9 дип аңлата. «Татар әдәбияты тарихында» галим бу мәсьәләдә фикерләрен тагын да конкретлаштырып боларны яза: «Лейденнөсхәсенең төп өлешен алып торучы “Гөлестан бит-төрки” әсәре 793/1391 елда төгәлләнгән. Ул Мисыр солтаны Заһир Сәйфеддин Бәркук сараенда “хаҗибел-хөҗҗаб” (обер-камергер, баш министр, олуг вәзир) вазифаларын башкаручы әмир Бәтхаска (Тәйхаска) багышланган»10, ди.
Димәк, беренчедән, Бәтхас (Тәйхас) исемле бу бәк әмир икән, икенчедән, хаҗибел-хөҗҗаб (хаҗибел-хөҗҗәп), өченчедән, Мисыр солтаны Бәркукның кулы астындагы кешесе. Боларны бер тәртипкә кертеп аңласак, бу бәк Мисыр илендә әмир. Х. Й. Миңнегулов фикере белән монда да килешәбез. Әмма шунысы да бар, әмир аталуы өчен ул кешенең аерым бер әмирлекнең тәхетен тотуы шарт, аның солтан сараенда хаҗибел-хөҗҗәп булуы да шушы мәртәбәсенә («әмир-лорд» дәрәҗәсенә) бәйле.
Монда «хаҗибел-хөҗҗәп» бу әмирнең аерым, хәтта әмирлеге мөстәкыйльлеккә ия, бәйсез ил булуын да күрсәтә. Димәк, шушы дәрәҗәсенә карап без аның суверен әмирлекнең бәге буларак бәяләргә мәҗбүрбез. Әмма Бәркук солтан заманында Мисыр илендә яшәгән Бәтхас исемле дә, Тәйхасаталучы да әмирне таба алмабыз. Бу исем яки уйдырма исемнәрдән, яисә текстны укуда һәм аңлауда килеп туган хатадан гыйбарәт булып чыга, димәк. Шунлыктан текстка кабат игътибар итү сорала.
Аны болай дип укып карыйбыз: «Бу – гөлестаны зиннәте бет хассы бәк, Хаҗибел-хөҗҗәп солтана хассы бәк». Күренеп тора, бу рәвешле яңгыратканда строфаларның шигъри вәзене тәртипкә килә, мәгънәләр дә ачылып китәләр. Беренчедән, «солтаны хас бик» түгел, бәлки «солтана хассы бәк», ягъни «солтанга югары мәртәбәле бәк-әмир»; икенчедән, «хаҗибел-хөҗҗәп» титулы бәккә түгел, солтанга карый, солтанның мәртәбәсен күрсәтә һәм ул «хаҗиларның юлын саклаучы, хаҗилар юлы солтаны» дигәнне аңлата; өченчедән, «хассы бәк» дигәне аның мөстәкыйль әмир булуын белдерүе дә. Болар һәммәсе бергә «хаҗилар солтанына мөстәкыйль әмир» дигән мәгънәне бирәләр11.
Строфаның беренче юлы «бу – гөлестан» дип башланып китә. Аны «бу – гөл бакчасы» буларак аңлау-аңлату юлы белән барып карыйк. Ул вакытта шушы фикергә килергә кала: монда әсәр исеме хакында сүз бармый. «Гөлестанның» синонимы – «бөстан» яки «гөлбөстан», шулай ук «гөл бакчасы» мәгънәсенә ия дигән фикерне уздырабыз.
«Зиннәте бәт» дигәндә – «зиннәт иле» мәгънәсе чыга. «Хассы бәкне», шушы «зиннәте бәткә» бәйле рәвештә, мөстәкыйль бәклек-әмирлек буларак аңлау дөрес. Моның шулай икәнлеген текстның бу урынындагы мәгънәви мантыйгы таләп итә. Бу укылышны кабул иткәндә, аны болай дип аңлый башлыйбыз: «Бу – гөлләр бакчасы зиннәт йорты мөстәкыйль бәклек».
Ни хикмәт, монда мәгънәләр тәмам буталган кебек тойгы кала. «Бәт» сүзенең сәрйанилар теленнән, гарәпчә «бәйт», төркичә «йорт» икәнлеген «Камышлы Йортны» ачыклаганда билгеләп үткән идек. Монда да сүз шул мәгънәдә килә түгелме? Димәк, Х. Й. Миңнегуловның «Тәйхас» дип түгел, «Бәтхас» дип укуы дөрескә чыга икән.
Безнең укылышта ул строфа тулы килеш мондый мәгънәләрне бирә: «Бу – гөлләр бакчасы зиинәт йорты мөстәкыйль бәклек / Хаҗилар солтанына мөстәкыйль әмире». Бу юллар С. Сараиның шигъри осталыгының югары дәрәҗәдә булуның күрсәткече.
Иң тәүдә – бу тезмәдән күренеп, күзгә-күңелгә төртелеп торган, бәхәс тудырырлык мәгънәләрне аерып алырга кирәк. Шуңа күрә хәзер «бу гөлестан» дигәнендә «Гөлестан бит-төрки» хакында сүз барганы белән килешеп карыйк.
С. Сараи, тулы текстка игътибар итсәк, шушы бүлекчәдә генә дә «гөлестанны» берничә кат уйната. Шулай да аның әле «гөлләр бакчасы» мәгънәсендә, әле әсәр исеме буларак кулланылуы ачык аңлашылмый. Ә бу, без кузгаткан строфада ул, мәгънәләрне махсус рәвештә катлауландырып, аларның шушы икесен дә үзенә кирәкчә кулланган кебек тойгы калдыра.
Инде хәзер «Гөлестанның» мәгънәсен монда әсәр исеме буларак кабул итү дөрес дип эш итик. Шул мантыйк белән барсак, суверен бәклекнең мөстәкыйль әмиренә «Гөлестан бит-төрки» багышланган икәнлеген күрербез. Монда ул ачык аңлашыла кебек.
Шулай ук ул әмирнең хаҗилар солтанына бәйле, буйсынган бәк икәнлеге дә ачык искәртелгән. Ә бу хаҗилар солтаны кем?
Ул заманнарда хаҗ юлларының иминлеге өчен ислам дөньясында мәмлүкләр солтаны җаваплы саналган12. Нәтиҗәдә сүз әсәрдәге бу урында Бәркук солтан (1339-1399) хакында икәнлеге ачыклана. Ә «Гөлестан бит-төрки» аңа түгел, бәлки аның, ягъни Мисыр иле солтаны Бәркукның, мөстәкыйль бәклеге бәгенә багышланган булып чыга.
Строфадан, безгә калса, «зиннәте бәт», ягъни «зиннәт йорты» гына, мәгънәсе аңлашылса да, чишелмәде. Аны шигъри-метафорик мәгънәгә ия дип аңлап үтеп китәргә була, анысы. Әмма чишү юлы да бар.
Беренчедән, «Зиннәте Бәт» дип, бу сүзләрне баш хәрефләрдән язу хәерле, чөнки ул – ил исеме. Аның шулай дип аталуы бу мөстәкыйль бәклекне нигезләгән, аерым ил буларак яшәткән әмирнең исеменә бәйле. Тарих аны Зәйнетдин Караҗа буларак та белә. Бу Зиннәт әмир чын мәгънәдә ихтыярлы кеше икән. Зәйнетдин Караҗа (...‑1353), риваятенә күрә, Зөлкадир (Дөлкадир) бәк угылы икән13. Ул угызларның Бозук нәсеннән була, биш мең атлы гаскәр белән Фуратның югары агымы Тавр тауларына килә. Аларның җәйге җәйләүләре аңа кадәр Тавр тауларының көнчыгыш ягында була. Баят, әфшар, бәйдили нәселләреннән икәннәр. Тиз арада Чокыр Үвен (Киликияне) яулыйлар. Шулай бәйлекләре мөстәкыйль дәүләт рәвешендә 1337 елда оешып китә һәм 1522 елга кадәр яши, баш калалары Мараш һәм Әл-Бөстан (Эльбистан) шәһәрләрендә була. Госманлы империясе, Мәмлүк солтанлыгы, Сәфәвийә дәүләтләре бу әмирлекне үзләренеке итү сәясәтен алып баралар14. Зәйнетдин исеме «дин зиннәте» мәгънәсенә ия. Кыскартылып «Зиннәт» аталып йөртелгән. «Зәйн» дә «зиннәт» тә (дөресе – «зинәт») гарәп телендә бер үк, «бизәк», «зиннәт» мәгънәләренә ияләр15.
1386-1398 елларда Зөлкадир әмирлеге белән Шәгъбан Сәүли бәк идарә итә16. Ул Зәйнетдин бәкнең улы икән. Зәйнетдин Караҗи бәк Зөлкадир оглудан соң, башта улы Хәлил тәхет тота. Ул 1386 елда үтерелә, аның урынына мәмлүкләр солтаны Бәркук кушуы буенча бәк итеп Шәгъбан Сәүли-би күтәрелә. Әмма ул да әтисе сәясәтен дәвам итә. Аны мәмлүкләр 1398 елда мәкерле рәвештә һәлак итәләр17.
Зиннәт Бәт әмирлегенең, ягъни Зөлкадир оглу бәклегенең XVI гасыргача сузылган тарихлары сугышлар белән өзлексез озатыла барган. Шәгъбан Сәүли бәк абый-энеләре белән бергә яшьтән әтисе янында авыр яуларда йөри, 1381 елның июль башында Мараш янындагы орышта ул беренче тапкыр игътибарга лаеклы батырлыклар күрсәтә. Үз гаскәре белән шәһәр янындагы текә үзәнлек эчендә, яшерен көчләр буларак, мәмлүкләрне көтеп ала, якынлашуларына, аларга ташлана, бу бәрелештә көртләрнең җитәкчесе Шәрәфетдин Хәзәрбанины әсир алуга ирешә. 6 июльдә төп канлы орыш була, мәмлүкләр өстен чыгып, Марашны яулыйлар. Сәүли-би Әл-Бөстанга чигенә, әмма аны саклап кала алмый, Фурат (Ефрат) аша чыгып, Харпут каласына кереп сыена. Мәмлүкләр Фуратны кичеп чыга алмый калалар, бер айдан Алеппога чигенәләр. Зөлкадирогуллары мәмлүкләргә шунда солых тәкъдим итә.
Алга таба сәясәтләрендә мәмлүкләр бөтен яклап Зөлкадирогулларын үзара гаугаландыруга ирешәләр. Туганнар Ибраһим, Госман, Гайсә шушы хәлдә мәмлүкләр ягына чыгып китәләр. Сәүли-би Алеппо хөкемдары Елбуга (Ялбуга) каршына килә. Әмма Сәүли әмирне анда кулга алалар. Бәркук солтан аны Каһирәгә китерергә әмер бирә. Илтә барганнарында, Сәүли-би юлда качып китә. Аның бу гамәле аркасында шик хөкемдар Елбуга өстенә төшә, бәккә ул ярдәм оештырган, имеш, диләр. Шуннан Елбугага аны куалап барырга кала, тота гына алмый.
Бәркук солтан Зөлкадироглу әмирлеген тәмам юк итү уенда яши. Бәкнең һәммә туганын зинданга яптыра, Сәүли-бигә каршы гаскәр җибәрә. Бу вакытта әмирлек башкаласы Әл-Бөстан каласы авыр сугышка әзерләнү чарасын күрә. Сәүли-би гаскәрен Гөксунга китерә. Канкойгыч сугышта мәмлүкләр җиңелә. Бәркук солтан бу хәбәрне авыр кабул итә. Яңа мәкер корып, Сәүли-бинең туганнарын зинданнан чыгара. Алар әмир белән тәхет гаугасына керергә, ахырда аны юк итәргә тиеш булалар. Әмма Госман бу хакта хәбәрне абыйсы Сәүли-бигә җиткерә. Ибраһим исә мәмлүкләр яклы көчләргә таянып сугыш ача, әмма абыйсыннан җиңелә. Бәркук солтан бераз вакытка тынычланып торырга мәҗбүр. Ул арада аның яңа мәкере дә җитлегә. Үтерелгән Хәлил бәкнең улы Мәхмәт Насретдин 1388 елда агасы Сәүли-бигә каршы гаскәр күтәрә. Өстен чыгуга ирешә. Ул арада Сәүли-бинең туганы Давыт бәк тәхет дәгъвасына котыртыла. Яу белән йөрсә дә, җиңүгә ирешә алмый18.
Үтерелгән Хәлил бәкнең дусларыннан берсе шагыйрь һәм хөкемдар Казый Борһанетдин икән. Ул Рум һәм Анатолия төбәкләрен үз эченә алган Эретния солтанаты, хөкемдар була19. Солтан Бәркукка каршы 1389 елда Елбуга Ән-Насыйри баш күтәрә. Аңа ярдәмгә Казый Борһанетдин гаскәр җибәрә, Сәүли-би дә читтә калмый. Сүрияне узып, бу көчләр Каһирәгә якынлаша. Бәркукның тәхеттән китүенә, аның урынына солтан итеп Салих Хаҗины күтәрүне таләп итәләр20.
Елбуга бәк ягыннан торып сугышкан мәмлүк бәкләреннән Минташ әмир, Каһирәне алгач, баш күтәргән җитәкчеләр белән гаугалана. Бигрәк тә Елбуга белән дә аралары бозыла. Минташ бәк өстен чыга, анысы. Черкәс Бәркук солтанны баш күтәрүчеләр кулга алалар. Әмма Каһирә эчендә мәмлүкләр белән бәрелешләр дәвам итә. Солтан яклы гаскәриләр буйсынырга теләмиләр. Мәмлүкләр солтаны Мәлик Заһир Сәйфетдин Бәркук алар ярдәмендә 1390 елда зинданнан азат ителә21. Тиздән ул Каһирәне һәм тәхетен үз кулына кайтаруга ирешә, аның хөкемдарлык ихтыяры һәм яуда аяусыз булулары шәхесенең чыннан да «заһир сәйфетдин» булуын, ягъни «зәһәр дин кылычы» булуын раслый. Бәркукның тумыштан бирелгән исеме тарихта ачыкланмыйча калдырылган. Ә «Бәркук» исеме – гарәп сүзе, «Слива» («Кара җимеш») мәгънәсенә ия.
Яшь вакытында ул көтүче икән. Аны Кырымда мәмлүк сәүдәгәренә кол итеп сатып җибәрәләр. Мисырга китерелә, монда аны мәмлүкләр гвардиясенә алалар һәм Сүриягә хәрби мәктәпкә укуга җибәрәләр. Ул сугыш уеннарына, корал белән эш итү һөнәрләренә, җайдаклык осталыгына, Коръән гыйлемнәренә, гарәп теленә өйрәтелә. Иптәшләре арасында өлгер булуы белән аерылып тора. Аңа монда солтан даирәсе игътибар итә. Бәркук Каһирәгә чакыртылып, аңа солтан балаларын тәрбия итү эше йөкләнелә. Тиздән ул әмир дәрәҗәсенә ирешә.
Солтан Шәгъбан Икенченең 1377 елда вафатыннан соң улы Галине мәмлүкләр солтан итеп күтәрәләр. Аның балалыгы сәбәпле идарә эшләрен Бәркук әмир үз кулларына ала22.
1381 елның маенда солтан Гали Мансур үлеп китә, аның тәхетенә Шәгъбан солтанның икенче улы Салих Мансур Сәләхетдин Хаҗи Икенчене күтәрәләр. 1382 елда әмир Бәркук аны тәхетеннән төшерә һәм, узурпатор булып, урынына менеп утыра. Мисырга көчле ихтыярлы солтан кирәк була. Бәркук – нәкъ шундый кеше, мәмлүкләр гвардиясе белән уртак тел табып эш итә.
Бу дәвер Аксак Тимер заманы була. Азияне яулап, Алтын Урдага бәреп кереп, озак та үтми Мисырга Аксак Тимер үз илчелеген җибәрә. Бәркук аларга каршы кансызлык күрсәтә, илчеләрнең башын чаптыра. Сугышка әзерләнеп, мәмлүкләр солтаны төрек солтаны Баязит белән солых төзи. Ул хәтта 1395 елда гаскәрен Аксак Тимер көчләре белән сугышка Сүриягә алып килә. Әмма араларында орыш булмый кала. 1399 елда солтан Бәркук үлә23.
Шулай итеп, 1390 елның февралендә Бәркук кабат Мисырга солтан була24. Сәүли бәк Антеп шәһәрен алырга ун меңлек гаскәрен юнәлтә. Ул арада дуслыклары кабат тергезелеп, Минташ әмир аңа мең кешелек төрки гаскәриләре белән килеп кушыла. Әмма Антеп каласы бирешми. Бераздан Сәүли-би үз гаскәри көчләре белән иленә кайтып китә. Бәркук аңа, шушы вакыйгалардан соң, илчелек ирештерә, аның хөкемдарлыгын тануын белдерә. Җавапта Сәүли әмир дә Бәркукның Мисыр иленә солтан булуын таный. Вакыйгалар 1391 елның гыйнваренда шулай тәмамлана25.
Сәясәт угы Минташка төбәлеп, аны буйсындыру өчен Каһирәдән мәмлүкләр гаскәре килә. Сәүли әмир гаскәре Козан кирмәнен яулый, әмма бу гамәле белән сәяси вәзгыятьне бозуын төшенеп өлгерә, үзен Мисыр иленең вәкиле буларак күрсәтү йөзеннән Бәркук солтанның Дәмәшкътагы сараена 200 ат белән 200 олау затлы тукыма төргәкләре бүләккә җибәрә, ә Козан кирмәне мәсьәләсендә, бәхәскә урын калдырмау максатында каланың ачкычын Алеппога, андагы вәли (губернатор) кулына юллый. Ул шуның белән үзен Бәркук солтанның әмире итеп күрсәтү җаен карый26. Димәк, 1391 елда Зиннәт Йортының мөстәкыйль әмире хаҗилар иминлеген саклаучы Мисыр иле солтанының бәгенә әверелә.
Ә инде 1393 елда Аксак Тимер Сәүли-бине үзенә хезмәткә үгетли. Әмир тәкъдимне кабул итә һәм Сирия өстенә гаскәр башлыгы буларак яу чабарга теләге барлыгын да белдерә. Бу хакта Бәркук солтанга хәбәре килеп ирешә. Ул тиз арада гаскәр күтәрә. 1395 елда Сәүли-би көчләре белән мәмлүкләр арасында бәрелеш була, Зиннәт Йорты явы тармар ителә, әмирнең артыннан эзәрлекләп киләләр, ул чак качып котыла. Алга таба мәмлүкләр белән орышулардан баш тарта. Хәзер Казый Борһанетдин дәүләтенә кул сузу гамәленә керә27. 1398 елда Бәркук солтан кешеләре Сәүли-бине мәкерле рәвештә үтерүгә ирешәләр. Сәүли бәк улы Садакның егетләреннән Галихан исемле кыпчак аны чатырында йоклаган ятагында суеп, куа килүчеләрдән көчкә качып котыла. Каһирәгә кайта. Анда аны олы бүләкләр көтә, ә Зөлкадирогулларының Зиннәт Йорты тәхете Садак бәк кулына кала28.
Шушы вакыйгалар тезмәсен күңелдән кичергәндә Сәйф Сараиның бу шигъри юллары хәтердә яңара:
Үсеп туфрагым үзрә нәйзәләр, бән эвдин айрылдым,
Ватандин бинишин улдым да үзгә йортка әүрелдем.
Ничүк миңа фәләк җәврәйлади? Кандай гөнаһым бар?
Илаһи, әйлә кәм җәврең – бән илгә садыйк ул ирдем.
Хәзерге татар телендә бу шигъри юллар болай яңгырыйлар:
Сөңгеләр үсеп туфрагымда, мин өемнән айрылдым,
Хәбәрсез калдым да ватаннан, чит ил кешесе булдым.
Нигә миңа язмыш җәбере төште? Ни гөнаһым бар?
Ходаем, каһәрең ким ит, илгә мин дусты ул идем.
Күренеп тора, бүгенге татар теле урта гасырлар кыпчак төркисеннән әллә ни аерылмый да кебек. Бу мисал моның шулай икәнлеген ачык күзалларга ярдәм итә.
Х. Й. Миңнегулов хаклы яза: «Әдипнең, үз ватанын калдырып, икенче җиргә күчүе ирекле көннән эшләнмәгән. Әгәр дә Сәйф Сараи чит илгә гадәти рәвештә генә күчеп киткән булса, бу хәлне ул шундый газаплы кичермәс иде. Аны моңа гадәттән тыш вакыйгалар мәҗбүр иткән булырга тиеш»29. Моңа җавапны әдипнең үз шигырьләреннән эзләргә кала.
Кара кынга төшептер бу Сараи Сәйф бичара,
Ничек утдан чыкып төшсә кылыч баглы кара кынга, – ди шагыйрь, үз язмышыннан зарланып.
Бу шигъри юллардан аңлашылганча, ул «кара кында» икән. Димәк, тоткынлыкта, дия алабыз. Моны ул Мәүлана Гыймад Мәүләвинең мәхәббәт хисләре белән сугарылган, сөеклесенең аны мәхәббәттә әсир итеп, кылычны кында тоткан кебек колы ясавына нәзирә буларак язган шигырендә белдерә һәм:
Бу фәлән ничүн мине даим каракында тотар?
Бу атым Сәйф улдыгы чөнме кара кында тотар? – дип зар итә ул. Монда әүвәлге юлдагы «каракында» сүзе язмышның һаман да аны күзе уңында тотуын белдерсә, икенчесендә, «кара кында» дигәнендә, тоткынлыгы хакында искәртә.
Шагыйрь үзен «Гөлестан бит-төркидә» дә «Сараи Сәйф» буларак та белдерә. Бу исә шулай ук махсус эшләнелгән. Монда «Сараи» сүзе берничек тә нисби исем була алмый. «Сараи сәйф» монда «сарай кылычы» мәгънәсендә белдерелә. Моннан аның сарайда тәхет янындагы кылыч булуын, ягъни ясавыллардан, сарай сакчылары гвардиясе командирларыннан икәнлеген төшенүе авыр түгел. «Сәйф Сараи» исемен ул «Сәйфи Сараи» рәвешендә дә уйнатып ала. Һәр шушындый очракта тексттагы мәгънә төсмерләре, мотивлар үзгәреш кичерәләр. Инде:
Бу Гөлестанбагбаны ул әдип,
Кем сараи сәйф ирер – назмы гарип! –дигән сүзләренә килсәк, монда аның «Гөлестан» дип үз ватаны хакында да мәгънәләр биреп язганлыгын тоймый мөмкин түгел. Моңа «назмы гарип» сүзләре дә этәрә, ягъни аның үзен иленнән аерылган шагыйрь булуын белдерүе юкка гына түгел, дисең. Бәхәс калмый кебек, «Гөлестан» бу очракта ул үз илен атый, үзен анда бакчачы әдип (бакча сакчысы) итеп күз алдына китертә. Аның бу рәвешле белдерүе исеменә дә өстәмә мәгънәләр өсти. Ул Сәйф Сараи да һәм «сарай кылычы» да, ясавыллардан, димәк.
Тагын да шунысына игътибар итми мөмкин түгел: үзен «бакчачы» мәгънәсендә атаганында ул гаделлек тарафдары икәнлегенә ишарә ясый, «әдип» буларак белдерүе аң-белем һәм табигый талант иясе икәнлеген төшенергә ярдәм итә. Менә шушылар гына да Сәйф Сараиның табигатенә хас сыйфатларын дөрес, ачык күзалларга мөмкинлек бирәләр. Бу урыннарда Сәйфетдин Бәркукка да ишарәләр юк түгел кебек аңлашыла. Ул да «кылыч», әмма «динне яклаучы», «дин өчен сугышучы кылыч». «Сәйфетдин» аталуында Бәркук солтанның хаҗилар юлын саклавы күздә тотылган, анысы. Ә менә Сәйф Сараи – үз иле иминлеге сагында торучы шәхес, тик әлегә ул «кара кында», ягъни әсирлектә. Бәлки зинданда уктыр? Чөнки «кара кын» башка төрле мәгънә бирми, бирә алмый.
Төрек галимнәреннән, Истанбул университеты әдәбият факультеты иске төрек теле курсларын алып баручы профессор Али Фәһми Караманлы оглы 1968 елда Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәренең текстын эшләп, сүзлеген төзеп, грамматик үзенчәлекләрен ачыклап, тел тарихына бәйләнешле ягын, әдәби үзенчәлекләрен тикшереп 436 биттә китап әзерли. Әмма яшьли, 41 яшендә үлеме сәбәпле, бу китап беренче тапкыр бары тик 1978 елда гына профессор Мөхәррәм Эргиннең кыскача сүзбашы белән басылып чыга30. Али Фәһми Караманлы оглы 1959 елда «Гөлестан бит-төркинең» кыпчак төрекчәсендә булуын ачыклап һәм бәяләп докторлык диссертациясе дә яклый31. Китабының беренче тугыз сәхифәсе Сәйфи Сараиның (төрек галиме аны шушы исемдә күрсәтә) шәхесен һәм «Гөлестан бит-төрки» әсәре тарихын ачыклауга багышланган. Алга таба ике сәхифәдә ул библиография бирә, 12-28 сәхифәләрдә әсәрнең тел үзенчәлекләрен төрки телләр тарихы кысаларында ача, әдәбият тарихында «Гөлестан бит-төркинең» тоткан урыны билгели. Китапның бу сәхифәләре рим цифрлары белән күрсәтелгәннәр.
Ә алга таба гарәп цифрлары белән 1-177 битләрдә текст үзе, 178-192 битләрдә аның күчермәсе, 193-404 битләрендә сүзлеге урнаштырылган. Шунысы әһәмиятле, галим асылда «кыпчак төрекчәсе» терминын куллана, һаман да әсәрнең авторы «Сәйфи Сараи» дип бара, тулаем алганда, әсәренең теле чыгатай төрекчәсе һәм харәзм төркисе буларак бәяләнә.
Төрекләрнең «Ислам энциклопедиясендә» Мустафа Өзканның «Seyfi-i Sarãyi» мәкаләсе бирелгән, аның башына ук «Kıpçak şairi» дип язып куелган32. Мәкаләдә әдипнең тормышы хакында хәбәрләрнең җитәрлек булмавы искәртелә. «Сараи» нисби исеменә бәйле – Сәйф Сараиның Алтын Урда ханлыгы мәркәзе Сарай шәһәрендә танылуы сәбәп булуы белдерелә, шагыйрьлек мәртәбәсенә килгәндә – Харәзми һәм Хәсәноглу кебек бөек шагыйрьләрнең әсәрләрен белүе, тезмәләренә нәзирәләр язуы аша алар белән ярыша алырлык дәрәҗәдәге әдип икәнлеген дәлилләве, диелә33. Идел буенда татар ханлыкларының XIV йөзнең икенче яртысында Алтын Урдадан бик күп шагыйрь һәм язучыларның Төркестанга һәм Мисырга китүе, Мисырга китүчеләр арасында Сәйфи Сараиның да булуы, аның яшь вакытында Харәзмдә яшәве, белемне дә шунда алуы, аннары гына Алтын Урда һәм Кыпчак якларына юл алуы аңлатыла. Мисырда Бәтхас бәктә хезмәттә торуы, аңа «Гөлестан бит-төрки» әсәрен багышлавы, Һиҗридә 793 елның 1 Шәүвәлендә, Миладида 1391 елның 1 июлендә аны тәмамлавына тукталып, ул хезмәтенең «Кодекс Куманикустан» соң кыпчак төркисендә язылган әһәмиятле тел ядкәре икәнлеге дә әйтелә. Яңадан йөз ел узгач, Мисыр кыпчакларының төрекләшүе хакында да аерым искәртелә, XIX гасыр башларынача Төркестанда «Гөлестан бит-төркинең» мәдрәсәләрдә дәреслек буларак кулланылуы хакында хәбәр дә бирелә34. Монда, дәреслек мәсьәләсенә килгәндә, Мустафа Өзкан мәдрәсәләрдә Сәйф Сараиның түгел, бәлки Сәгъди Ширазиның «Гөлестан» әсәрен фарсы телен өйрәнү өчен файдаланган булулары фактын искәрмәүдән шулай язган. Аңа да карамастан, төрек галимнәренең Сәйф Сараины Алтын Урдага нисбәт итүләре, әсәренең төрки дөньяда мәдрәсәләрдә укытылуын күзаллаулары, безгә калса, сөенечле күренеш.
Үзбәк галимнәре әдипнең тормышын сөйләгәндә, һаман да шул, аның Харәзм төбәге Камышлы кышлагында тууын язалар35. Алтын Урданың Сарай шәһәрендә яшәп, гомере соңына таба Мисырга китүе, Искәндәриядә 1398 елда вафат булуы да әйтелә36. «Синбат-намә»не дә тәрҗемә итүе, китабының нөсхәсе саклануын да телгә алалар. Әлбәттә иске үзбәк телендә иҗат иткән икәнлегенә аерым тукталалар37.
Алардагы бу мәгълүматлар һәммәсе дә аерым әһәмияткә ия һәм фәнни бәхәсләрдә хөрмәт белән искә алынырга тиешләр. Һәр төрки халык өчен Сәйф Сараи – кадерле, үз, әлбәттә. Әмма әсәрендә бирелгән хәбәрләрне җентекләп өйрәнү нәтиҗәләре галимнәрнең кайбер фаразларын хәтта тулысынча диярлек инкарь итүгә китерә. Аларны тану, кабул итү аркасында, әгәр дә табылган нәтиҗәләр белән килешә калсак, урта гасырлар әдәбиятыбыз тарихын, тарих гыйлемен, тел тарихы фәне нен яңача, географияләрен тагын да киңрәк масштабларда карап, ә Сәйф Сараи иҗатын, шәхесен башкачарак өйрәнергә, тикшерергә, бәяләргә мәҗбүр булырбыз. Аннары, ул, Сәйф Сараи, Кырым шагыйрьләре әсәрләренә нәзирәләр дә язганы яхшы мәгълүм. Ә аларның Зөлкадир олгу әмирлегенә күченеп яшәүләренә, анда да Кырымлы аталулары белдерелгән борынгы тарихи чыганакның булуы да кызыклы факт.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Миннегулов Х. Ю. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1976. – Б. 25-26.
2. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Эль-Камышлы (мөрәҗәгать итү датасы: 30.04.2021).
3. Сараи Сәйф. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче (кулъязмалардагы текстларны укып, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итүче, тиешле шәрхләр бирүче), кереш һәм ахыргы мәкалә авторы филология фәннәре докторы, профессор Х. Й. Миңнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б. 45.
4. Шунда ук.
5. Саройи Сайфи. Шеърлар. Гулистон / Нашрга тайёрловчи филология фанлари доктори Э. Фозилов. – Тошкент: Гафур Гулом номидаги бадиий адабиёт нашриёти, 1968. – Б. 46.
6. Миннегулов Х. Ю. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1976. – Б. 33.
7. Сараи Сәйф. Күрс. хез. – Б. 45.
8. Саройи Сайфи. Күрс. хез. – Б. 46.
9. Миннегулов Х. Ю. Күрс. хез. – Б. 46.
10. Татар әдәбияты тарихы: сигез томда / [Төз. Р. Ф. Рахмани]. I т.: Борынгы чор һәм Урта гасырлар / [Фәнни мөх. М. Х. Бакиров]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 304.
11. Баранов Х. К. Арабско-русский словарь: Ок. 42 000 слов. – 6-е изд., стереотип. – М.: Рус. яз., 1984. – С. 156.
12. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Сирийские_туркмены (мөрәҗәгать итү датасы 30.04.2021).
13. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Дулкадирогуллары (мөрәҗәгать итү датасы: 30.04.2021).
14. Шунда ук.
15. Баранов Х. К. Указ. соч. – С. 341.
16. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Шабан_Сули-бей (мөрәҗәгать итү датасы 30.04.2021).
17. Шунда ук.
18. Шунда ук.
19. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Kadi_Burhan_al-din (мөрәҗәгать итү датасы: 12.05.2021).
20. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Шабан_Сули-бей (мөрәҗәгать итү датасы 30.04.2021).
21. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Баркук (мөрәҗәгать итү датасы 14.05.2021).
22. Шунда ук.
23. Шунда ук.
24. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia/wiki/Шабан_Сули-бей (мөрәҗәгать итү датасы 30.04.2021).
25. Шунда ук.
26. Шунда ук.
27. Шунда ук.
28. Шунда ук.
29. Миннегулов Х. Ю. Күрс. хез. – Б. 31.
30. Seyf-i Sarayi. Gülistan tercümesi (Kitab Gülistan bi’t-türki) / Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoglu. – İstanbul: M.E.B. Til; eçetim baslmevi, 1978. – S. 5.
31. Шунда ук. – Б. 5.
32. Электрон ресурс. Керү режимы: https://islamansiklopedisi.org.tr/seyf-i-sarayi (мөрәҗәгать итү датасы: 14.05.2021).
33. Шунда ук.
34. Шунда ук.
35. Электрон ресурс. Керү режимы: https://uz.wikipedia.org/wiki/Sayfi_Saroyi (мөрәҗәгать итү датасы: 14.05.2021).
36. Шунда ук.
37. Шунда ук.
Әдәбият исемлеге
Миннегулов Х. Ю. Сәйф Сараи. Тормышы һәм иҗаты. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1976. – 190 б.
Сараи Сәйф. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче, кереш һәм ахыргы мәкалә авторы Х. Й. Миңнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б.
Саройи Сайфи. Шеърлар. Гулистон / Нашрга тайёрловчи филология фанлари доктори Э. Фозилов. – Тошкент: Гафур Гулом номидаги бадиий адабиёт нашриёти, 1968. – 256 б.
Татар әдәбияты тарихы: сигез томда / [Төз. Р. Ф. Рахмани]. I т.: Борынгы чор һәм Урта гасырлар / [Фәнни мөх. М. Х. Бакиров]. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 415 б.
References
Minnegulov Kh. Yu. Saif Sarai. Tormyshy һem izhaty [Saif Sarai. Life and works]. Kazan: Kazan universitety nаshriyaty publ., 1976, 190 p.
Sarai Saif. Golestan. Lirika. Dastan. Eserlerne basmaga ezerleuche, keresh һem akhyrgy mekale avtory filologiya fennere doktory, professor Kh. Yu. Minnegulov [Minnegulov Kh. Yu. (comp., auth, intr, and cl. art.) Gulistan. Lyrics. Dastan]. Kazan: Tatar. kit. nеshr.publ., 1999, 296 p.
Saroii Saifi. She"rlar. Guliston. Nashrga taierlovchi filologiya fanlari doktori E. Fozilov [Fozilov E. (comp.) Poems. Gulistan]. Toshkent: Gafur Gulom nomidagi badiii adabiet nashrieti publ., 1968, 256 p.
Seyf-i Sarayi. Gülistan tercümesi (Kitab Gülistan bi’t-türki). Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoglu. İstanbul: M.E.B. Til; eçetim baslmevi, 1978, 436 s.
Tatar edebiyaty tarikhy: sigez tomda. Toz. R. F. Rakhmani. I t.: Boryngy chor һem Urta gasyrlar. Fenni mokh. M. Kh. Bakirov [Rakhmaninova R. F. (comp.) History of Tatar literature: in eight volumes. Vol. I: M. Kh. Bakirov (sc.ed.) Ancient period and Middle ages]. Kazan: Tatar. kit. neshr. publ., 2014, 415 p.
Сведения об авторе
Яхин Фарит Закизянович, доктор филологических наук, профессор, ведущий научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: yafaz@mail.ru
About the author
Farit Z. Yakhin, Doctor of Philological Sciences, Professor, Leading Researcher at Department of Literature Studies, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: yafaz@mail.ru
В редакцию статья поступила 16.09.2021, опубликована:
Яхин Ф. З. «Гөлестан бит-төркигә» атрибуция нәтиҗәләре һәм Сәйф Сараи тормышына бәйле яңалыклар// Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2021. – № 4. – С. 49-59.
Submitted on 16.09.2021, published:
Yakhin F. Z. “Golestan bit-torkige” atributsiya netizhelеre һеm Sеif Sarai tormyshyna bеile yanalyklar [Results of attribution of Gulistan bit-turki and new aspects about Saif Sarai’s life]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 4, рр. 49-59.