Яхин Ф. З. Урта гасырлар әсәре «Кисекбаш китабының» авторын һәм язылу датасын билгеләү

Тайну средневекового произведения «Кисекбаш китабы» можно считать разгаданной. Нескольким поколениям ученых не удавалось атрибутировать данный литературный памятник. На основе новых фактов, еще не привлекавшихся исследователями-текстологами, в статье устанавливается, что автором манускрипта был Мухаммад ибн Исмаил ад-Дарази. В колофоне произведения он себя называет именем Шамс Тарази. По содержанию произведение отражает идеи и идеалы друзов, которые вели активную идеологическую работу и среди тюркских гулямов-воинов в Египте в XI в. Автору исследования удалось установить, что произведение написано в 1064 г. и было посвящено учителю.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
23.06.2021
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2021
Ознакомительная часть статьи

УДК 8; 801.73

 

Урта гасырлар әсәре «Кисекбаш китабының» авторын һәм язылу датасын билгеләү

Ф. З. Яхин,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

Identification of the author and date of the medieval work “Kisekbash kitaby”

F. Z. Yakhin,

G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

Тайну средневекового произведения «Кисекбаш китабы» можно считать разгаданной. Нескольким поколениям ученых не удавалось атрибутировать данный литературный памятник. На основе новых фактов, еще не привлекавшихся исследователями-текстологами, в статье устанавливается, что автором манускрипта был Мухаммад ибн Исмаил ад-Дарази. В колофоне произведения он себя называет именем Шамс Тарази. По содержанию произведение отражает идеи и идеалы друзов, которые вели активную идеологическую работу и среди тюркских гулямов-воинов в Египте в XI в. Автору исследования удалось установить, что произведение написано в 1064 г. и было посвящено учителю.

Abstract

The mystery of the medieval work “Kisekbash Kitaby” can be considered solved. Several generations of scholars have failed to attribute this literary monument. Based on new facts that have not been used by textual researchers yet, the article states that the author of the manuscript was Muhammad ibn Ismail ad-Darazi. In the colophon of the work he calls himself Shams Tarazi. In terms of content, the work reflects the ideas and ideals of the Druses, who conducted active ideological work among the Turkic Gulyam warriors in Egypt in the 11th century. The author of the study managed to establish that the work was written in 1064 and was devoted to a teacher.

Ключевые слова

Шамс Тарази, друзы, гулямы, халиф фатимидов, фадимиды, сунниты, вера.

Keywords

Shams Tarazi, Druses, Gulyams, the Fatimid Caliph, Fatimids, Sunnis, faith.

 

Г. Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәренең формасын һәм эчтәлеген барлыкка китерүдә, әдәби корылмасын төзүдә нигез итеп борынгы әдәбияттан «Кисекбаш китабын» алуында һичбер бәхәс юк. Шагыйрь аңа ике исем бирә, ягъни, шушы поэмасын «Печән базары» дип тә, «Яңа Кисекбаш» буларак та атый. Әсәрнең язылу факты үзе үк татарда модернистик-яңарыш-җәдит әдәбиятының үз үсешендә яңа баскычка күтәрелүен раслый. Бу исә «Кисекбаш китабына» карата игътибарның артуына да китерә. Ул нинди әсәр, кайда, кем тарафыннан язылган, каһарманнары арасында ни өчен Мөхәммәт пәйгамбәр, Гали бине Әбу-Талип, бөек тарихи шәхесләр әкияти мәгънәләр белән бәйле сөйләнелә. Вакыйгаларына ышаныргамы-юкмы кебек төрле сораулар тудыра, җаваплары табылмаганда бүгенге укучының да күңелен борчып тора. Фәндә гыйльми эзләнүләр бара, әле бер фикер, әле икенчесе белән ризалашабыз, аларга таянабыз, шул нәзари нокталарның кайсына булса да нигезләнеп хезмәтләр языла, фикерләр тудырыла, карашлар оеша. Әмма яңа тарихи хәбәрләр аларны кабат бутап ташлый. Гыйльми тикшеренүләр яңартыла. Бу мәкаләбез дә шундый эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак язылды.

Иске әдәбиятыбыз ядкәрләре арасында төрле гасырларга нисбәт ителеп, тормышлары да билгесез авторларга бәйле аталып йөртелгәннәре дә шактый. Мәгълүматларның таркаулыгы һәм тарлыгы, фактларның азлыгы, әмма версияләрнең күплеге тарихыбызны күзаллауда буталулар китереп чыгара. Кайбер әсәрләрнең текстларында авторлары күрсәтелә, югыйсә. Әмма аларның кемлекләре, кайда һәм ничек яшәүләре, тарихи-биографик чыганакларның азлыгы һәм яхшылап өйрәнелмәүләре сәбәпле, беленми кала. Арада хәтта бөтенләй башка кешеләрнең имзалары буларак игълан ителгәннәре дә бар.

Әдәбият тарихы фәненең әдәби текстология өлкәсенә бәйле төп бурычларыннан берсе – әсәрләрнең авторларын, язылган чорларын ачыклаудан гыйбарәт. Текстларның билгеле бер заманда язылган булуы шул дәвернең рухи дөньясын ачык күзаллауга китерә.

«Кисекбаш китабына» бәйле фәнни тикшеренүләргә багышлаган гыйльми эзләнүләрне дәвам итеп, һаман да чишелми кала килгән мәсьәләләргә кабат кайтырга мәҗбүр булып, әдәбият һәм тарих фәннәрендә игътибарга алына башлаган соңгы, яңа мәгълүматларга таянып, аны яңабаштан атрибуцияләүне максат итәргә туры килә. Хезмәттә шул эзләнүләрнең төп нәтиҗәләре белән укучыны таныштырырга булдык.

Эшне башлап, иң тәүдә «Иске Кисекбашның», ягъни «Кисекбаш китабының», ахыргы өлешендә урнаштырылган колофонына аерым игътибар юнәлтик. Анда болар язылган:

 

Мәүлана Шәмс Тәбризи баринә,

Сән тигүргил гаҗизлар морадинә,

Фәгыйлат-фәгыйлат-фәгыйлат,

Пиш кадәм остадимезнең рухы шад1.

 

1897 елгы бу басмада «баринә» дип язылган, «Кисекбаш китабына» бәйле тикшеренүләрдә белдергәннәрчә һич тә «ярына/йарына» («йаринә») диелмәгән. «Баринә» дип язуны китапчыларның басма хатасы дип карарга мөмкинме?

Әсәрнең кулъязма күчермәләрендә һәм китап басмаларында «баринә» дә, «йаринә» дә барлыгын күрми мөмкин түгел. Әгәр дә «йаринә» диелгән икән, мәгънәсен аңлау-аңлатуда һичбер кыенлык тумый сыман. «Шәмс Тәрази – Аллаһының яры», дибез дә, мәгънәләр ачыла кебек. Ә менә «баринә» булганда – аңлау-аңлату белән бәйле эшләр катлаулана.

«Баринәме», әллә «ярынамы» – моны ачыклау өчен авторның фикер сөрешенә кушылу нәзаре-карашыннан торып эш итәргә кирәк. Ул сүзне инде XIX гасырда ук татар укучысы, «баринә» буларак кабул итә алмаган, шунлыктан кулъязмаларда «йарына» дип күчергәннәр, бүген дә шулай дип аңларга кирәк, дигән фикер сөрешен төзеп карыйбыз. «Бари» сүзе «хуҗа», «бар кылучы Аллаһы тәгалә» мәгънәләренә ия. Әмма ул тагын да киңрәк эчтәлектә кулланылган булырга мөмкин, хәтта кеше исеме буларак. Шулай да «Кисекбаш китабында» «баринәнең» кеше исеме түгеллеге аңлашылып тора. Әгәр дә «баринәне» авторның Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгате рәвешендә кабул итмәсәк, алга таба аның «сән» дип эндәшүе урынлы булмас иде. Шуңа да бу сүзне «баринә» дип уку һәм аңлау дөрес икәнлеген күзаллау хата түгел кебек. Әгәр дә «йаринә» буларак укыйбыз икән, ул вакытта сүз Шәм Тәразиның яры, ягъни дусты хакында бара икәнлеген танырга кала. Мәсәлән, Әбу-Бәкер, Гомәр, Госман, Гали сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең дүрт яраны-яры булганнар. «Кисекбаш китабындагы» мантыйкка таянсак, Шәмс Тәразиның яры – аның остазы икән. Бу рәвешле белдерүе табигый түгел сыман, остазы укучысына ничек яры булсын?

Ш. Сами җитәкчелегендә төзелгән «Камус төрки» сүзлегенә мөрәҗәгать итсәк, «баринә» сүзенә бәйле тамырны анда таба алабыз2. Хәер, гарәп һәм фарсы сүзлекләрендә дә «бари» буларак ул бар. «Кисекбаш китабында» язылганча ул «Әлиф» белән бирелгән, «бар кылучы Аллаһы тәгалә» мәгънәсенә ия3. Ш. Сәми сүзлегендә, ул «бар кылучы Аллаһы тәгаләчә» һәм «бари Аллаһ» дип мөрәҗәгать итүләр4, әмма язылышында «Иске Кисекбаштагыча» «баринә» рәвешле түгел, ә «барианә»5.

«Йаринә» дигәндә, «ярлык», «фәрман» кебек үк, «гариза», «үтенеч», хәтта «дога» мәгънәләренә дә ия сүз түгелме? Алай икән, ул вакытта бу шигъри строфаны «Мәүлана Шәмс Тәрази догасына: / Син лаеклы ит гаҗизләр теләгенә» дип аңларга кирәк була. «Йаринәне» «ярына», «дусты» мәгънәсендә алсак, бу строфа болай аңлашыла: «Мәүлана Шәмс Тәрази дустына / Син лаеклы ит гаҗизләр теләгенә». «Баринә» икән: «Мәүлана Шәмс Тәрази шәехенә / Син лаеклы ит гаҗизләр теләгенә». Әгәр дә монда Шәмс Тәрази түгел, бәлки «Шәмсетдин Тәбризи» (яки «Шәмс Тәбризи») дип аталса, ул сүзнең «ярына» булуы табигый күренер, бәхәс уятмас, Җәлалетдин Руми үзе хакында шулай белдерә дигән нәтиҗәдән башкага китермәс иде. Бу укылышларның өчесе дә мантыйкка ярашлы, асылда табигый мәгънәләрне бирәләр, әмма алардагы мәгънә төсмерләрендәге аермалыклар барыбер дә сораулар тудыралар.

«Кисекбаш китабында» авторы әсәренең шигъри үлчәменең тәртибен укучысына ачык белдергән: «фагыйлат-фагыйлат-фагыйлат», ягъни, вәзен тәртибе буенча укыганда: «фагыйлатүн-фагыйлатүн-фагыйлат». Димәк, ул 4+4+3 ритмик буыннарда төзелгән. Әгәр дә тезмәне дөрес тәртиптә, көйле уку таләп ителсә, «Тәразине» дә «Тәразийе» дип, тагын да бер иҗек өстәп әйтергә тиеш булабыз. Ул вакытта бу шигъри юл гаруз шигырь төзелеше кысаларында тулысы белән «Мәүлана Шәмс Тәразийе баринә» рәвешендә яңгыраячак. Ә «Мәүлана Шәмсе Тәрази йаринә» итеп күзаллап укуыбыз ритмик буыннарның төзеклегенә хилафлык китерү икәне дә ачык сиземләнә башлый.

Шулай да монда искәрмә ясап алырга мәҗбүрбез: авторы үзе әсәренең төзелешен «фагыйлатүн-фагыйлатүн-фагыйлат» рәвешендә ачык язып белдерсә дә, шигъри юлларының барлык очракларда да бик үк тигезлектә төзелмәве һәм аларда ритмиканың башыннан ахырына кадәр сакланмавы, беркадәр күчемле-үзгәрешле уйнап торуы күзәтелә. Әмма яңгырашта «Кисекбаш китабы» барыбер дә төзек һәм көйле килеп чыга, артык авазлар йомылып, җитмәгәннәре үз тәртипләре белән барлыкка килә бара. Бу – гарузның хикмәте, төрки шигырьдә ул күп очракларда ябык иҗекне дә ача, ачыгын да яба.

«Кисекбаш китабында» «мәүлана» сүзенең дә кулланылуы очрагын күрәбез. Ул XII гасырдан шактый активлашып китә, аңардан «мулла» сүзе барлыкка килә. Ул сүз «хуҗа, остаз, хуҗа булучы Аллаһ» мәгънәләренә ия.

«Мәүлана» сүзен «остаз» мәгънәсендә, суфилар актив кулланылышка кертә башлыйлар. Татар халкында да ул «мулла» рәвешен алып киткән. Кыргызларда (казахларда) «мола» сүзе «каберне» белдерүен яза Л. З. Будагов6. Аның килеп чыгышы шул ук «мәүланадан» икәнлеген дә төшендерә, «мола» дип төрбәле каберләр аталганын да искәртә7, ә төрбәләрне мәүлана-шәех кебек зат иясенә генә куйганнарын тарихлар яхшы белә.

«Кисекбаш китабында» «мәүлана» сүзе «безнең хуҗабыз», ягъни «мөселман галиме, остаз, дин белгече» дигән төшенчәләрне белдерә. Андый затлар яхшылык­лы һәм изге гамәлләр иясе булулары белән халык алдында сөекле саналганнар. Монда ул – титул, дәрәҗә, Шәмс Тәрази шәхесенә карый. «Шәмс» дигәне «Кояш» мәгънәсенә ия, ә «Тәрази» исә Шәмснең нисби исеме, бүгенге көндәге фамилия кебек. Нисби исемнәрнең хикмәте шунда, алар кемнең шәхесенә тагылсалар, шуларның тормышларын да безгә берникадәр күз алдына китерергә ярдәм итәләр. «Тәрази» дигәндә, бу нисби исемнең бер-бер төбәккә, шәһәргә, авылга, яки хәтта дини юнәлешкә, кабилә-халыкка да бәйле эшләнгән булуы беленә.

«Кисекбаш китабы» «пиш кадәм остадимезнең рухы шад» дип тәмамлана. Монда да авторына бәйле фактларга ишарәләр шактый. Беренчедән, Шәмс Тәразиның пиш кадәм, ягъни бер остазның укучысы һәм аның «аягы янында булучы» икәнлеге аңлашыла, чөнки «пиш кадәм» сүзен туры мәгънәсендә тәрҗемә итсәк, «аяк янында» дигән мәгънәгә ия икәнен күрербез. Икенчедән, автор аның рухы шатлыгын да кайгырта. Анысы да әһәмиятле, чөнки бу шигъри юлдан аңлашылганча, анда шагыйрь «Кисекбаш китабы» әсәрен мөгаллим-остазының рухына багышлавын ачык белдерә. Димәк, әсәр язылган чорда Шәмс Тәразиның остазы вафат булган икән, дип аңларга мәҗбүрбез.

«Мәүлана Шәмс Тәрази баринә, сән тигүргил гаҗизлар морадинә», дигән  автор. Моннан тагын шуларны аңлыйбыз: «гаҗизлар морадинә», ягъни монда гаҗизләрнең теләгәне, өмете хакында сүз бара. Дәлил өчен, XVII гасыр Урта Азия шагыйре С. Аллаһиярның «Сөбател-гаҗизин» (Гаҗизләр терәге) дип аталган китабын мисал итеп искә алырга кирәк. Аның эчтәлегеннән аңлашылганча, «гаҗизләр» дип «иман ияләре» белдереләләр. Сүз суфилар хакында бара. Димәк, шушы мантыйкта фикер йөртсәк, «Кисекбаш китабында» да бу урында сүз шундый ук иман ияләре хакында әйтелә дия алабыз. Язылышында «гаҗизлар» дип, калын әйтелешле кушымча белән бирелгәнлеге дә игътибарга лаек. Аларның мөселманнар булуларында шик юк. Суфи икәнлекләре дә бәхәс тудыра алмый.

«Сән тигүргил», ди шагыйрь. Китапта «тигүргил» сүзе дөрес укылсын һәм аңлашылсын өчен сүзнең һәр авазы да хәрефләр белән язылган. «Тигерү» хәзерге татар телендә «китерү», «ирештерү» сүзләренең синонимы буларак та кулланыла, әдәби телдә «тидерү» рәвешендә языла. Аның телебездә бүгенге көндә дә булуы «Кисекбаш китабының» халкыбызда мәктәп-мәдрәсәләрдә уку китабы итеп файдаланылуына бәйле, сөйләшләребезгә китап теленең йогынтысы күрсәткече дә. Гомумән дә бу әдәби ядкәрнең телен тарихи планда өйрәнү һәрьяктан әһәмиятле, әсәр тел тарихы үсешен барлау өчен ышанычлы язма чыганаклар исемлегендә саналырга тиеш. Китап теле буларак, шигъри әдәби стиле формалашуда Г. Тукайга да ул көчле йогынты ясаган, бу фактны аның үз «Кисекбашы» да дәлилләп тора. Бүгенге татар әдәби телендә әдәби тел традицияләре катламы шактый тотрыклы яши, ул җитәрлек дәрәҗәдә киң һәм көчле. Һәр яңа сүзне телебез бары тик аның аша җилгәреп кенә кабул итә, дисәк тә хата булмас.

Әсәрнең язылу чорын билгеләү өчен текстында телгә алынган Шәмс Тәразиның тарихта кайчан яшәгәнлеген ачыкларга тиешбез. Нисби исеме булган Тәрази – аның Тәраз шәһәреннән булуын раслый. Ул хәзерге Кыргызстандагы һәм Казахстандагы Талас елгасы буенда урнашкан. Талас елгасы аталышы «толы ас», ягъни «ас кавеменең торагы» мәгънәсенә ия. Ә бу ас кавеме төркиләрдән булган. 751 елда Тәраз каласы янында Габбасилар хәлифлеге атлы гаскәрләре, түргеш һәм карлук көчләре белән берлектә, монда Тан Кытае явын тармар итәләр8. Алга таба бу төбәктә ислам дине таралу тагын да көчәеп китә.

Тарихта «Тәрази» нисби исеме белән билгеле шәхесләр дә бар. Шуларның берсе – Мөхәммәт ибне Исмәгыйль әд-Дәрази. Аның Тәраз шәһәрендә туган булуы да тарихтан яхшы мәгълүм9. Әмма бу Мөхәммәт Дәразиның нисби исеме фарсы телендәге «дәраз», ягъни «тукучы, тегүче» сүзләреннән дә булырга мөмкин дигән фараз да бар. Алар икесе дә, сүз һәм атама рәвешләрендә, хәтта бер үк мәгънәдән килергә мөмкиннәр. Тик шунысы бар, төрки телләр белгече, урта гасырлар әдәби телләрне берәмтекләп өйрәнгән Э. Фазылов «дуруз» сүзенә «сәҗдә», «дога», «данлау» дигән аңлатмаларын бирә, бу сүзнең төрки һәм фарсы телләрендә барлыгын күрсәтә, мәсәлән, Алтын Урда әдипләреннән Гали бине Мәхмүт Болгариның «Нәһҗел-фәрадисында» (1358) – «дуруз», Котыбның «Хөсрәү вә Ширинендә» (1342) ул – «дуруд». Гарәп графикасындагы чыганакларда язылышы «друд» һәм «друз» рәвешләрендә булуы да игътибарга лаеклы10. Шушы фактлар үзләре генә дә «друз» һәм «тәраз» сүзләренең бер мәгънәдә булуларын белергә юл ачалар һәм «дога» дип аңлауга этәрәләр.

Әгәр дә Мөхәммәт Тәразиның тормыш юлына игътибар итсәк, ул үз заманында Әбу-Гали Мансур ибнел-Газиз әл-Хәким Биәмруллаһ (985-1021) хәлифнең хезмәтенә 1010 елда чакырыла11. Димәк, Каһирәгә моңа кадәр үк килгән һәм халык арасында дан алырга өлгергән булган. Аны «бине Исмәгыйль Нәштәкин» дип тә белгәннәр. Бу факт исә Исмәгыйль Нәштәкин исемле кешенең улы булуы хакында сөйли. Ә Нәштәкин (яки Ништәкин) икән, монда аның чыннан да төркиләрдән икәнлегенә бәхәс кала алмый, чөнки андый типтагы исемнәрне тарихта бары тик төркиләрдә генә очратабыз, сүзебез хаклыгын искәрер өчен ташка исеме уелган VIII гасыр башы төрки каһарманы Күл-тәкинне (Күлтәгинне) телгә алырга була.

Мөхәммәт Тәрази фатыймийәләр хәлифе әл-Хәким Биәмруллаһ белән шактый якын аралаша, хәтта дуслашып ала һәм аның тәхете каршында гына түгел, халык арасында да олы акыл иясе булып таныла. Хәлиф белән бергә ул тирә-якны тамаша кылырга Каһирә янындагы тауларга чыгалар икән. Хәтта кичләрен шул тауларда сәер гыйбадәтләр уздыру гадәтен дә алалар. Мөхәммәт Тәрази үзенең мәртәбәсе белән шулкадәр мавыга, хәтта «Сәйфел-иман» дип атала башлый. Бу аның иман өчен кылыч булырга әзерлеген, иман сагында кылыч кебек торуын белдерүче аталышы. Шушы ныклыгы сәбәпле ул үз артыннан шактый санда мөселманнарны ияртүгә ирешә. Фикер-фәлсәфәләре, яңа гадәтләре, үзенчәлекле дөньяга караш тәртипләрен төзүләре белән Мөхәммәт Тәрази кызыклы шәхес төсен ала. Тормышка һәм дингә бәйле аның шулай аермалы һәм башкаларны да җәлеп итәрлек принциплары төзелә. Талантлы кеше буларак, ул аларга аерым фәлсәфи-практик тәгълимат, хәтта тарикатькә тартым күзаллау-яшәү принциплары берлеге юнәлешен бирә. Шулай «тәразилар юлы», ягъни «друзилар тарикате» барлыкка килә. «Друзи» дип аталулары «Тәразины» гарәпләрнең «Дәрази», ягъни «тукучы, тегүче» мәгънәсендә кабул итүләреннән һәм шушы «дәразине» гарәп теленә хас рәвештә күплек сан формасында куллана башлауларыннан килә. «Тәрази» ничек әйтелештә «Дәразига» әверелсә, «тәразиләр» гарәп теле кагыйдәләренә бәйле «друзи» рәвешен алган12. Без дә татар сөйләм теле кагыйдәләре нигезендә аларны «друзилар» дип атыйбыз, хәтта күплек саны монда катлы-катлы булып китсә дә. Телебез үзенчәлеге «друзины» берлек сандагы сүз итеп танырга мәҗбүрбез.

Хәлиф әл-Хәким Биәмруллаһ, күңеле белән эзләнүчән шәхес, Мөхәммәт Тәрази фикерләмәләре тәэсиренә бирелә. Аларның уртак карашлары да барлыкка килә. Әл-Хәким Биәмруллаһ, яшьли шактый укымышлы, юнан фәлсәфәчеләреннән Әфләтунның һәм Сократның хезмәтләрен артыгы белән сөйгән кеше, үзен ирекле тоту ягын карый. Друзиларның остазы буларак, тиздән Хәмзә бине Галигә (985 елда туган) өстенлек бирелә. Аның заты, белеме, мәртәбәсе Каһирә халкы алдында югары икән. Мөхәммәт Тәразиның да остазымы, әллә фикердәшеме – тарихи хәбәрләрдән боларны ачык аңлавы кыен13. Чөнки аларның фикерләре күп очракларда үзара тәңгәл дә килә. Укучысы үз остазының фикерләрен, фикердәше үз дустының сүзләрен кабатлый. Менә шуңа да Мөхәммәт Тәрази пишкадәм, ягъни «мөгаллиме артыннан килүче укучысы» буларак та санала ала. Димәк, «Кисекбаш китабында» юкка гына «пиш кадәм остадимезнең рухы шад»14 диелмәгән. Шушы нигездә генә дә бу фикерләргә килми мөмкинме? Әмма шәехе белән пишакадәме арасында фикер каршылыклары да тумый калмагандыр?

«Кисекбаш китабында» Тәразиның друзилар арасындагы дәрәҗәсе төгәл күрсәтелүенә дә игътибарны юнәлтү хәерле. Ул аларда мәүлана, хәтта «бари», ягъни хуҗа, пир, шәех, мөшәех мәртәбәсен дә тоткан түгелме? Әмма ни өчен бер үк тезмә юлында ук «мәүлана» дип тә, «бари» итеп тә атала? Моның сәбәбе ул чорда «хуҗа», «пир», «шәех» дип күрсәтүләр кулланылышта активлашмаган булуга бәйле, ахрысы? «Кисекбаш китабында» шуңа да «пир» яки «хуҗа», «шәех» түгел, бәлки «бари» файдаланылган дип тә фаразлавы авыр түгел. Әмма «яры-яраны», «үтенеч-дога» мәгънәсендә «йаринә» вариантын да онытмыйк.

Друзиларның аңлатуы һәм дини кагыйдәләре нигезендә фикер йөрткәндә, намаз, ураза, зәкәт һәм хаҗ – берсе дә фарыз гамәлләрдән түгелләр. Кеше иман белән, хакыйкатькә тугры хәлдә, хезмәт нигезендә яшәргә тиеш. Шушы доктрина аларның кыйбласы да булып тора. Друзиларның дәгъватчылары электән бөтен дөньяга таралып, ул хәбәрләрне һәртөрле халыкларга җиткергәннәр. Арадан кызыклысы шул: мондый фәлсәфә друзиларга кадәр булмаган, аның килеп чыгышы 1010-1030 елларга карый. Димәк, нинди язмада шушы фәлсәфә очрый, шул факт үзе генә дә ул әсәрнең язылу елларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Друзилар юлында булган кешенең җаны үлемсез, буыннан-буынга, карттан яшькә күчеп бара.

Друзиларда гыйбадәткә мәчеткә бару юк. Аларда моның өчен аерым җыелу йортлары бар. Аны «хәлвәт» дип йөртәләр. Атнакич көннәрдә, пәнҗешәмбе, нәкъ җомга көне алдыннан алар, шунда җыелып, друзи китапларын укыйлар. Суфилардагыча. Аларның китаплары «Китабыл-Хикмәт» (Хикмәт китабы) дип атала. Һәм шулай ук, барлык мөселманнар кебек үк, Коръән дә укыйлар15. XIX йөздә татарда оешкан вәисевче суфилар нәкъ шушындый юлда булганнар. Советлар дәверендә татар халкында Коръән ашларына җыелу, анда Коръән һәм мөнәҗәтләр уку булганлыгын да искәрергә тиешбез. Ул елларда халык намаз, ураза һәм хаҗны тәмам диярлек ташлап бетерде, дәүләт тарафыннан алына торган салымга зәкәт буларак карау урнашты. Шул советлар дәверендә татарларның шушылай друзилар юлына кереп бетә барганнарын бүген инде күрергә һәм танырга тиешбез. Әмма шунысы да бар, друзилыкка килергә була, аңардан чыгу да, китү дә юк. Без рухларның бабадан оныкка, атадан балага күчүен, реинкорнация фәлсәфәсен кабул итүгә үк ирешә алмадык бугай?

Друзиларның ике асыл китаплары бар. Аларның берсе – «Китабул-хикмәт» (Хикмәт китабы), икенчесе – «Хикмәтүл-шәрифи» (Изге хикмәт). Болардан тыш, борынгы китаплары дип санала торганнары бар: «Расаил әл-Һинди» (Һиндестан хатлары), «Әл-Мөнфәридүн-бидгатиһи» (Бозыклыктан котылдыру) һәм «Әш-Шәгатүр-руханийә» (Рухны төзәтүче кагыйдәләр). Алар друзи юлының дөреслеге фәлсәфәсен өйрәтү өчен язылганнар һәм ышандыра алу көченә ияләр. Тәурат, Инҗил, Зәбур, Коръән дәрәҗәсенә Сократ һәм Әфләтун фәлсәфәләре хезмәтләрен янәшә куюлары белән друзилар дөньяга карашларын шактый киң халәттә тотарга тырышуларын күрсәтәләр16. Суфичылык тәгълиматларының урта гасырларда киң таралуының сәбәпләре һәм гомумән дә суфичылык тамырлары шушы друзилардан килүен бу урында танымый мөмкин түгел. Алар шулай ук илаһиятне эзләү һәм аның хакыйкатьләрен төшенергә омтылыштан, ике дөньяның барлыгын аңлату, аларда яшәү тәртипләрен күзалларга тырышудан үз доктриналарын тудыра алган халык. Друзиларның белдерүенчә, асыл белемнәрне халыкларга гуккаллар (акыл ияләре) гына аңлатып бирергә тиеш, чөнки махсус әзерлек бары тик аларда гына була ала. «Расаләт» китабы үзе 111 хаттан гыйбарәт, алты китаптан тора. Ул әсәрләрне 1479 елда Габдулла әт-Тәнуһи исемле акыл иясе туплап төпләткән. Башта алар 24 китаптан булганнар. Шуларның унсигезе сер ителгән санала. Алтынчы китапның рисаләләре 1017 елның июль аенда остаз Хәмзә ибне Гали ибне Әхмәт тарафыннан язылганнар. Шулай ук тагын да беренче һәм икенче китаплардагы 30 рисаләнең авторы буларак та атап текстлары эчендә ул күрсәтелгән. Ә менә 109, 110 рисаләләрнең авторы – әл-Могътәнә Баһаветдин (Әбул-Хәсәнгали бине Әхмәт әс-Сәммукый), алары 1042 елда язылганнар. Друзиларның алты китабының дүртесенең авторы да шушы кеше. 36-40 нчы рисаләләр Исмәгыйль Әт-Тәмими ибне Мөхәммәт авторлыгына карый. «Расаилнең» тәүге хаты хәлиф әл-Хәким Биәмруллаһның васыятеннән гыйбарәт. Ул друзилар юлын башлаучы, аларның тәүге укытучылары санала. Васыятендә хәлиф үз халкына тыныч һәм бәхетле тормыш төзү өчен барысын да эшләп-булдырып калдыруын яза. Аларны иман-намусларын сакларга чакыра17. Безнең татарда намус белән иманны тәңгәл кую, аларны хәтта бер үк нәрсәләргә санау шулай ук электән урнашкан күзаллаулардан икәнлеген дә бу урында искәртү урынлы булыр (Мәсәлән, шагыйрь Г. Морат фикерләмәләрендә бу бигрәк тә ачык күренеп тора).

Друзилар, фәлсәфи-дини-иҗтимагый карашларына таянып, җәмгыятьне өч төрле катламнан бүләләр. Арадан иң түбәне – «җаһиллар», ягъни «аңламаучылар», алардан өстәрәк – «җисманияннар», ягъни «байлар» катламы тора, алар байлыкка кирешүләре сәбәпле генә өскәрәк күтәрелә алганнар. Әмма, икенче бер караш­ларынча, җәмгыять түбән, урта һәм югары катламнан төзелә. Түбән катламга байлар да, ярлылар да керә, икенчесен пирләр-мөшәехләр, ягъни тормышны оештырып баручылар, хәтта түрәләр били, югары катламда гуккаллар, ягъни акыл ияләре генә була ала. Әмма алар бик азлар, халыкларның чын юлбашчылары саналалар. Һәммә кеше үзенә күрә акыллы, әлбәттә. Әмма гуккал булу өчен аңның һәм белемнең югары дәрәҗәгә ирешүләре сорала, моның күрсәткече итеп матди байлыкларга, ягъни җисманиягә карата аларда һичбер төрле кызыгу да, омтылышлар да калмау күзәтелергә тиеш, диләр. Китапларда язылганнарны, Коръәнме ул, фәлсәфәме, башка гыйлемнәрме – гуккаллар җиңел төшенә һәм ачык аңлатып бирү сәләтенә ияләр икән. Друзилар үз китапларын бары тик аларның аңлатма һәм искәрмәләреннән, шәрехләреннән генә өйрәнә алалар, гади адәм баласы уйлары-фаразларынча кануннар төзүдән, фикер чыгарудан, әгәр дә хаталанасы, бозыклыкка батасы килмәсә, тәмам тыелырга тиеш. Шул вакытта аларның гамәлләре чын мәгънәсендә мактауга лаек саналачак икән. Китаплар, алар белдергәнчә, шушы аңлатмаларны үзләштерү аша гына төшендерелә алалар18.

Друзиларның китаплары эчтәлек һәм тел ягыннан шактый катлаулы, алардагы мәгънәләрне дөрес төшенү җиңел түгел. Әсәрләрендә бик еш кына икемәгънәлелек, хәтта күпмәгънәлелек өстенлек итә. Аңлаешсыз һәм серле гыйбарәләргә бай, символлары чуар һәм нумерологик хәбәрләр шактый мул кулланылып язылганнар19.

Остазы Хәмзә ибне Гали ибне Госман белән укучысы Мөхәммәт Тәразиның нәрсә аркасында үзара гаугаланулары тарихта ачыкланган хәбәрдән түгел. Бәлки ул факт уйлап кына чыгарылгандыр? Тәразиның урынын алга таба Баһаветдин әл-Мокътәнә ала20. Әт-Тәразиның табигатендә төркиләргә хас тәкәбберлек, башкалардан үзен өстенгә кую сыйфатлары белән бергә, намуста сатаналык сыйфатлары да булган. Аңа, «Сәйфел-иман» дип үзен атагач: «Иман, аңа булышырга кирәк булса, кылычка мохтаҗ түгел», – дип белдергән кеше дә хәлиф түгел, бәлки остазы Хәмзә ибне Гали булган, ә Тәрази үз фикерләрендә калган дигән хәбәрләр дә бар21.

Мөхәммәт Тәрази шәраб эчүне яклаган һәм никах укытулардан баш тартырга чакырган, ягъни никах күкләрдә укыла, җирдә аның кабатлануы соралмый дип фикер йөрткән һәм метемпсихозга өйрәткән22. Метемпсихоз ул – җаннарның кабаттан терелүе, җанны тәнгә кайтарып булуга инанудан гыйбарәт төшенчә. Метемпсихоз хәзерге медицинада файдаланыла. Ә реинкорнация – үлгән кешенең җаны башка кешегә китүне яки һәртөрле җан иясенә күчүне белдерүче төшенчә. Аларның фәлсәфәләре бер-берсеннән шактый аерылып тора. Метемпсихозга бәйле фәлсәфә «Кисекбаш китабында» тулысынча файдаланыла, Г. Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәрендә дә ул кызыклы әдәби сурәтләнеш ала.

«Кисекбаш китабының» язылу датасы әсәрнең эчендә әбҗәд тәртибендә күрсәтелгән. Аны табу, дөрес төшенү, аңлап алу һәм аңлату өчен текстта автор биргән мәгълүматларга игътибарны мантыйк таләбе кысаларында юнәлтергә тиешбез. Әсәрнең соңгы юлына болай диелә: «Пиш кадәм остадимезнең рухы шад». Автор монда мәгълүматны укучы күңелендә сораулар уятырлык итеп төзегән. Тезмә юлында «пиш кадәм» «остаз» һәм «рухы шад» дигән өч төрле хәбәр бар. Татар укучысы кече яшеннән «Кисекбаш китабындагы» ул сүзләрне укып, ишетеп күңеленә алганлыктан, алардагы каршылыклы хәбәрләргә бәйле икеләнүләргә һич кенә дә бирелергә өлегерми. Монда «пиш кадәм» белән «остаз» каршылыкка килә. Чөнки «Пиш кадәм» «аяк янында» дип тәрҗемә ителә, әмма ул «остазының аягына басып килүче, артыннан җитешүче, мәдрәсә-белем алу курсын тәмамлаган өлкән шәкерт» тә. Сорау туа: (мәгънә эчендә карыйк) «пиш кадәм остаз» була аламы? Юк! Димәк, «пиш кадәм» сүзе монда бөтенләй башка мәгънәдә кулланылган икән. Хәер, бу шигъри юлда бирелгән мәгълүматлар болар гына түгел. Аларны аерым-аерым алырга, аңлатырга була, әмма «Пиш кадәм остадимезнең рухы шад» сүзләрен бергә җыеп төшенү – аларга үз фаразыңча мәгънә салып аңлау-аңлату методы-юлы белән генә мөмкин. Әгәр «пиш кадәм» сүзен исәпкә алмасак, ул вакытта «остадимезнең рухы шад» тезмәсенең мәгънәсе ачык аңлашыла башлый. Димәк, «пиш кадәм» сүзе монда үз урынында түгел, ул мәгънәләрне бутап кына тора. Әгәр шулай булуы бәхәссез икән, роле башкача килеп чыга. «Пиш кадәм» сүзен, әбҗәд тәртибенә кертеп, нумерлаштырырга, ягъни сан күрсәткечләренә күчереп карыйк. Шулай итеп, «пиш кадәм» сүзен әбҗәд тәртибендә укыйбыз: 2+10+300+100+4+40. Аланың суммасын чыгарабыз: ул – 456 саны. Бу монда, сүз мәгънәләренә бәйле, бары тик Һиҗри ел исәбе генә була ала. Друзилар нумерологик принципларга зур игътибар биргәннәр һәм саннарга мистик мәгънәләр сала торган булганнар. Галимнәрнең аңлатканнарынча, аларның хәтта әдәби текстлары да нумерологик ысулларны файдалануга корылган, әбҗәд тәртибен куллануга, хәбәрләрне нумерологик нигезендә бирүгә бай23.

Һиҗринең 456 елын Милади тәртибенә күчерсәк, нәтиҗәдә 1064 ел чыга. Төрек галимнәренең «Кисекбаш китабын» XII йөзгә нисбәт итүләрендә24, димәк, шулай ук хата күренә. Әсәр аңа кадәр, XII йөздән дә алдарак, XI гасырда, аның да 1064 елында язылган булып чыга. Әгәр дә шушы рәвешле башкарып, мәсьәләне дөрес чишкәнбез икән, бу сан конкрет, төгәл ачыкланган дата рәвешен ала. Аңа нигезләнеп, «Кисекбаш китабы» 1064 елда язылган дип белдерергә кала. Әсәрдә «Остадимезнең рухы шад» дигән хәбәр остазның инде вафат кешеләрдән булганлыгын күрсәтә. Әгәр дә шулай икән, беренчедән, Мөхәммәт Тәразиның (Дәразиның) хәлиф әл-Хәким Биәмруллаһ тарафыннан 1018 елда җәзалап үтертелүе хакындагы хәбәрләр тарихи факт була алмыйлар, ә икенчедән, аның «рухы шад» дигәнендә монда остазы Хәмзә ибне Гали хакында сүз бара булып чыга. Ул, кайбер хәбәрләргә караганда, якынча 1021 елда үтерелгән санала, әмма аның «гаиб иранга» әверелүе хакында да шактый язылган. Бу вакытта друзиларга каршы гуләмнәрне күтәргән кеше – төрки гаскәр җитәкчесе Кот Тәгин исемле кеше булган һәм ул сөннилекне катгый саклаган, сөннәт ноктасында җитди калган шәхес. Хәмзә тумышы белән 985 елгы, «гаиб иран» булып «ят күзләрдән киткәч», тормышын Сүрия якларында дәвам итеп, «Кисекбаш китабыннан» хәбәре ачыклангач, аның 79-80 ел гомер кичергәнлеген билгеле була түгелме? Тагын да шунысы кызыклы, Мөхәммәт Тәразинең аңардан ун елга яшьрәк икәнлеге аңлашыла башлый. Алар икесе дә «гаиб ираннардан», ягъни сер дөньясына күчкән, мистик җиһан вәкилләренә әверелгәннәр булып чыга. Болар алар хакындагы төп хәбәрләргә дә туры килә25.

Остазының Хәмзә ибне Гали искәнлеген искә алсак, бу тезмә юлындагы, «остадимезнең рухы шад» дип, ул сүзләрне бары тик укучысы гына әйтә алганына төшенми мөмкин түгел. Ул кеше Мөхәммәт Тәрази гына була ала.

Аннары, «Кисекбаш китабы» төрки телдә язылган. Мөхәммәт Тәрази да төрки булган. Димәк, нәтиҗәдә «Кисекбаш китабы» аның әсәре.

Әмма «Кисекбаш китабында» Тәрази нисби исеме Мөхәммәт шәхси исеме белән янәшә бирелмәгән, анда ачык итеп аның шәхси исеме «Шәмс» дип язылган. Бу исә кабат эзләнүләргә этәрә. Шәмс Тәрази белән Мөхәммәт бине Исмәгыйль Нәштәкин Әд-Дәрази икесе ике төрле кеше түгелме.

Җавап эзләгәндә, иң тәүдә, ул шәхси исемнең килеп чыгышын ачыкларга кирәк. Җитмәсә, «Шәмснең» монда очраклы түгел икәнлегенә ышанырга тиешбез.

Борынгы гарәп кабиләләрендә кояшка табыну булган, аларда шәмс, ягъни кояш, илаһ буларак күзалланган. Аннары, ислам дәверендә, шәмсне яктылык китерүче, нур чәчүче фәрештә сыйфатында күзаллый башлаганнар. Тавис фәрештә дип Җәбраилны белсәләр, аның Аллаһы тәгалә хакында пәйгамбәрләргә тугыры хәбәрләрне һәм Коръәнне Мөхәммәд пәйгамбәргә җиткерүләрен, әлбәттә, күчерелмә-символик мәгънәдә булсын, шулай ук нур иңдерү белән дә тиңләгәннәр. Бигрәк тә шигырьдә, суфилар телендә Җәбраил фәрештәне яктылык чыганагы итеп сурәтләү һәм күз алдына китерү тәртибе бар. Әмма Мөхәммәд пәйгамбәрне Шәрык шигъриятендә кояшка тиңләү барыбер дә өстен чыккан. Кояшның мәгърифәт символы булуы, аң-белемгә метафорик мәгънә биргәндә кулланылуы хәзерге шигъриятләр өчен дә ят түгел.

Үзен «Сәйфел-иман» дип атаган Мөхәммәт Тәрази «Шәмсел-иман» яки «Шәмсетдин», ягъни «Иман кояшы» яки «Дин кояшы» дигән исемнәрнең берсен алырга мөмкинме? Мөселманнарда «Шәмсетдин» дип аталу юкмы, дин галимнәрен «Шәмсетдин» димиләрме? Мондый сораулар күңелдә уянса да, аларга туры җавап бирү өчен чыганаклардагы хәбәрләргә таянып эш итәргә кирәк була.

«Шәмсетдин» исеменең шул ук «Шәмсел-иман» дигән сүз, аның шундый ук мәгънәгә ия икәнлеген дә төгәл искәрергә тиешбез. Аннары, «Шәмсетдин» исеме бары тик XII гасырдан гына активлашып китә.

«Кисекбаш китабының» башлангыч өлешендәге колофонындагы хәбәрләре Шәмс Тәразиның идеологик-сәяси карашларын ачык күзалларга ярдәм итә, аның Гали бине Әбу-Талипны өстен куюы шыгалар тәэсирендәге кеше булуын раслап тора. Ә фатыймийәләр шул мәзһәпне тотканнар. Әмма әсәрдән сөнниләргә уңай мөнәсәбәт тә яхшы сиземләнә. Бусы да фатыймийәләргә хас үзенчәлек.

 

Башлагали сүзи бисмиллаһ илә,

Дуршалем төни-көни Аллаһ илә.

 

Өстемездә Хакны хадер күралем,

Мостафаның җәмгатинә иралем.

 

Сүзлакәнем бер хуб изгү дастан,

Кем, күңеллар шади кылан дустан.

 

Дөньядә хуб-хуб эшлар күп терур,

Һич мунең тик бери тәкый йук терур.

 

Тәңри әйтур: «Арсланемдур ул Гали,

Ул гали, ул сәхи, ул вәли.

 

Ул Галинең ирлекени сыналем,

Нәзм берлә бер хуб шәрхин кылалем!»

 

Бер хикәйәт кәлди телемкә ари,

Сүзлакәнем хак кылур ирсә йари.

 

Хак йари кылсә – бу телим сүзлакәй,

Мостафаның могҗизатен шәрх илкәй.

 

Мөэминлар иштеп калгайлар таңа.

Хуш салават бириб изкәйләр аңа26.

 

Монда «башлагали», «дуршалем», «иралем», «ари», «изкәйләр» сүзләрен татар теленчә түгел дия алабыз. «Кисекбаш китабының» телен басмалары һәм кулъязмалары нигезендә җентекләп өйрәнгән, аңлаткан, аның тәнкыйди текстын төзегән галимә Я. С. Әхмәтгалиева, «Кисекбаш китабында» угыз теле үзенчәлекләренә туктаусыз игътибар иткән27. Ул аның угыз теле элементларына бай булуын искәртә. «Кисекбеш китабында» угыз һәм кыпчак телләренә хас үзенчәлекләр ачык сиземләнеп, күзгә яхшы чалынып торалар. Әсәр борынгы төрки з-группа ядкәре , аңарда й-группа тәэсире дә бар. Башлыйк әле урынына – башлак әле // башлагали; тырышуым, иҗтиһат итүем урынына – дуршалем; иярим әле (керим әле) урынына – иралем; ару (яхшы) урынына – ярый; багышларлар урынына – изгәйләр булуы «Кисекбаш китабының» борынгы төрки телләренә хас кыпчак-угыз үзенчәлекләренә ия булуын раслый. Әсәрнең укылыш даирәсен искә алганда, бу сүзләр гади татар авылы мәктәбе балалары өчен дә аңлаешлы китап теле икәнлеген кире кагу мөмкин түгел. Арадан тырышу урынына – дуршу, багышлау урынына – изгәй кулланылуы үзенә аерым бер тойгы-хисләрдә күңелне җәлеп итә, дуршу сүзе тормыш, тору, яшәеш буларак та аңлашыла, үз эчтәлеген югалтып, яңгырашта охшаш сүзнең мәгънәсен алулары исә әсәрдә борынгылык белән бергә изгелек тойгысын да тудыралар. Бездә язма әсәр, әгәр борынгы икән, ул, һичшиксез, изге инде. Бу – сәләфийә әдәбеннән шулай килә. Телдә изү һәм торшал (кош тоту өчен ясалган капкын) сүзләре булу сәбәпле, изкәйләр һәм дуршалем китап теле буларак яшәп калганнар, җанлы сөйләмнән читләштерелгәннәр. Поляк тюркологы А. Заячковский мәмлүкләрдә Җәмалетдин Әбу-Мөхәммәт Габдуллаһ әт-Төрки тарафыннан XV гасырда төзелгән «Булгател-мөштак фи лөгатит-түрки вәл-кыфчак бабул-әфгаль» (Гарәп сүз мәгънәләренең төрки һәм кыпчак сүзлегеннән фигыль бүлеге) кулъязма китабын фәнни яктан тикшереп, төзелеше системасын ачыклап һәм аңлатып, андагы сүзләрнең яңа, заман таләпләрендә сүзлеген төзеп, ядкәрнең факсимеле күчермәсе белән Варшавада китап итеп бастырып чыгара. Анда «дүрүш» сүзе шул сүзлектән китерелә, мисалга «дүрүшти» сүзе гарәп графикасында бирелә, аның гарәп теленә «иҗтиһәд» («иҗтиһад») буларак тәрҗемә ителгәне күрсәтелә; «дөриш» формасы да бар икәнлеген искәртә28. Хәзерге көндә Әлмәт шәһәре янында Дөреш авылы да бар. Моны да искә алыйк. Димәк, аның исеменең мәгнәсе «тырыш» дигән сүз икән, борынгы кыпчак-төркидә «дүрүш» («дөреш») буларак кулланылышта йөргән.

«Кисекбаш китабының» эчтәлеген, аның идея-идеологик юнәлешен, анализланган материал нигезендә, друзиларга турыдан-туры бәйләргә туры килә. Шунда ук, аларда төрки телдә китаплар булганмы дигән сорау туарга тиеш. Тарихка игътибар итсәк, андый китапларга да юлыгырбыз, мәсәлән, «Китабуд-дәгъват». Ә. Нәҗип аны XIV гасырга нисбәт итә, нөсхәсенең Истамбул университеты китапханәсендә саклануын яза һәм «Рукопись посвящена вопросам мусульманской юриспруденции. Язык смешанный кыпчака-огузский» дип белдерә29. Борынгы китапларны җентекләп өйрәнгәндә, башка әсәрләрнең дә табылуы мөмкин. Димәк, друзиларда төрки телдә дә китаплар язылган. Хәер, башкача була да алмый. Әбу-Габдулла Мөхәммәт ибне Исмәгыйль әт-Тәразиның үк төркиләрдән булганлыгы ачык беленде. 1018 елда үтерелүе игълан ителгәннән соң да аның Шәмс (Шәмсетдин) исеменә күчүен дә төшенелде, аннары, үлем җәзасына хөкем ителүеннән соң ул иске исемендә кала алмаган, билгеле.

Друзилар шыга мәзһәбенә караганнар. Шыгаларны татарда «кызылбашлар» дип йөрткәннәр. Бу аларның чалмалары кызыл булудан килә. Аларның китаплары халкыбыз арасында суфичылык белән бергә киң таралыш алган. Ул әсәрләр Идел буенда үз укучысын тапкан. Хәер, шыга юнәлешендәге әсәрләр хәтта Идел буенда да туган булырга мөмкиннәр. Мондый фикерне кире кагу урынсыз булыр. Хәтта ул типтагы китапларның, Каһирәдә сакланып калып, безгә соңрак дәверләрдә китерелүләре хакындагы белдерүләрнең дә нигезе бар. Иң әһәмиятлесе – мәсәлән, «Кисекбаш китабы», ул халкыбыз тарафыннан яратылып укылган.

Язма ядкәрләребез татар телен борынгы төрки тел катламнарыннан аерылгысыз булуына китергән. Китапка тартылу көчле булу сәбәпле, угыз төркисе әсәрләре дә татар укучысы арасында киң таралыш алган. Мисалда XV йөз төрек шагыйре Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия китабын» телгә алу да җитә. Госманлы дәверендә язылган төрек әсәрләренең теле кыпчак төркисе үзенчәлекләреннән читтә дип әйтеп булмый. Төрек язучысы, Мөхәммәт Чәләбинең энесе Әхмәт Биҗанның «Әнварел-гашыйкын» әсәре дә татарга яхшы аңлаешлы телдә язылган. Татар халкы дини эзләнүләр һәм дини карашлар каршылыкларыннан читтә яшәгәндер сыман тоелса да, тарихта вакыйгалар тезмәсе туры сызыклы юллардан гына бармаган. Бездә сәләфийә ислам динен саф дин буларак тою хисләрен уяткан. Бу исә халкыбызда күңеле чиста кешеләргә өстенлек бирүдән шулай килгән.

«Кисекбаш китабы» телен мәмлүк-кыпчак иске сүзлекләре белән чагыштырганда, ул әдәби ядкәрнең чыннан да XI гасырга нисбәтле булуын раслауда ныклы җирлек табабыз. Тел тарихы фәне белән җитди шөгыльләнгәндә, бу фактны җентекләп тикшерергә мөмкин булыр иде. Автор үзен «Мәүлана Шәмс Тәбрази йаринә» дип атый, әсәренең 1064 нче елда язылганын һәм остазы рухына багышланган булуын «пиш кадәм остадимезнең рухы шад» сүзләре белән белдерә, дидек. Әгәр дә «йаринә» түгел, «баринә» дисәк, аны «хуҗа», «пир», «мөшәех», ягъни «шәехнең мөшәехе» буларак аңларга-аңлатырга туры килә. Ул вакытта да бу шигъри юлның мантыйклы мәгънәсе барлыгы күренә. Ә менә «пиш кадәмне» әбҗәд тәртибендәге цифр тәртибендә кабул итәргә тиешбез. Бу – юл дөрес һәм мәсьәләне ышанычлы чишүгә китерә.

Тәрази нисби исемле кешенең чыннан да тарихта яшәгәнлеге, аның тормыш фактлары, яшәешкә карашы, игътикады, фәлсәфәләре «Кисекбаш китабының» эчтәлегенә һәм андагы хәбәрләргә туры килә.

Нәтиҗә ясап, «Кисекбаш китабын» 1064 елда Шәмс Тәрази исеме астында Мөхәммәт бине Исмәгыйль Әд-Дәрази исемле шагыйрь Мыср-Сүрия белән бәйле гуләмнәр арасында төрки-кыпчак телендә иҗат иткән, дибез. Бу вакытта ул «гаиб иран» статусында яшәгән, шуңа да «Шәмс» исемен йөрткән.

Әсәренең гарәп телендә булмыйча, төрки-кыпчак телендә язылуы аның гуләмнәрдән икәнлеген ачык раслый. 1064 ел Анатолиядә Сәлҗүкләр солтанлыгы-императорлыгы оешуга күп калмыйча, җиде ел элгәре генә икәнлеген дә искәрик. Сәлҗүк иле тарихы 1071 елдан башланып китә.

«Кисекбаш китабын» әгәр дә гуләмнәр белән дә бәйлибез икән, друзиларның хәрбиләр белән уртак тел табулары, хәтта сөнниләр мәзһәбенә каршы булмаулары хакындагы күзаллау белән дә бәхәссез килешергә тиеш булабыз. Димәк, фатыймийәләр барыбер дә сөнниләр белән уртак тел табып яшәгәннәр. Мыср иле сөнниләр кулына күчә, фатыймийәләр һәм аларның бер тармагы булган, безне кызыксындырган друзилар суфилык юлын ачалар, аларның фәлсәфәләре һәм игътикадлары нигезендә тулы бер агым буларак суфичылык XII йөздән инде көчле үсеш алып, таралып китә.

Бүгенге тормышта «Кисекбаш китабының» ни идеологиясе, ни идеяләре иманыбызга тәэсир итәрлек һәм аны какшатырлык көчкә ия түгел. Киресенчә, ул безнең рухыбыз ныклыгына хезмәткә яраклы булып чыккан, хәзер дә шул мәртәбәсендә кала килә. Аны беребез дә друзилар китабы буларак күзалламаган, чөнки анда сөннилек өстенлек тоткан кебек күренгән, хәтта чыгарылган кебек аңлашыла торган урыннар белән лә баетылып язылган. Монысы да аерым зур әһәмияткә ия. Суфичылык, шыгалык һәм сөннилек каршылыгы мәсьәләләре дә күптән инде тарих тузан астында калды. Бүген без аларны берникадәр кузгатып, үзенчәлекләрен, тарихчасын күз алдыбызга китерергә тырышканбыз икән, бу исә хакыйкатьнең ахыргы чиктә өстен чыгарылуына хезмәт итәргә теләгебезгә дәлилдән бер мисал гына. Аннары, «Кисекбаш китабы» друзилар идеяләрен һәм идеологиясен татарлар арасында таратуга хезмәт итүче әсәр буларак хәтта шушы аңлатулардан соң да бәяләнә алмый.

Алга таба теманы үстереп, «Кисекбаш китабы» мотивларының татар халык иҗатында да кабатлануын, мәсәлән, «Таң батыр» әкияте сюжеты нигезендә дәлилләп аңлатып китәргә мөмкинбез.

«Кисекбаш китабы» X-XI гасырга караган төрки-кыпчак теленең үзенчәлекләре теркәлеп калуы белән аерым зур гыйльми әһәмияткә ия. Мисалга «дуршалем» сүзен алыйк, ул «тырышыйм» мәгънәсенә ия, әмма «өметләрем», «теләкләрем», хәтта «халәтем», «тору-яшәешем» эчтәлек-төсмерләре белән баеган һәм телебездә яңа сүзләрнең, төшенчәләрнең барлыкка килүенә хезмәт иткән борынгы әдәби сүзләребездән берсе буларак саналырга тиеш. Кабатлап «баринә», «йаринә» сүзләренә тукталсак. Ул, «бари», яки «йари» буларак, «хуҗа», «мөшәех», «рухани җитәкче» мәгънәләрен дә үзенә алып та, алга таба фарсылардагы «пир» («бабай», «сәләф»), татардагы «абызагай», «мулла бабай», «ак бабай», «Аллаһ яры», «Аллаһ дусты» төшенчәләрен барлыкка килүдә катнашкан. Алар, «бари»лар, «йарилар», «пир», «бабай», элгәредә – шәехләрдән, хәзердә – муллалардан кала, тормышта урта дини-иҗтимагый катламны хасил иткәннәр, гади халык алдында хөрмәтле саналганнар һәм хәзер дә саналалар. Суфилар заманында ул катламга мөритләр буйсынганнар. «Кисекбаш китабы» авторы үзен «бари», «йари» буларак үзен атавын укыганда, остазының пире, шуның белән бергә хәтта сәләфләрдән икәнлеген белдерүен дә күрәбез.

Төрки баһадирлык әдәбияты үсешенә хезмәт иткән «Кисекбаш китабы», шактый ерак тарихларга бәйле булуы белән бергә, халыкның рухи-рухани хәятенә уңай йогынты ясавы ягыннан аеруча кадерле дип бәяләнергә тиешле. «Кисекбаш китабы» кебек каһарманлык шигъри-тезмә әсәрләр гасырлар буена бер генә кабат язылмаганнар, кат-кат туа торганнар. «Кыйссаи-Күгәрчен», «Кыссаи-Авык» кебек мәүлет поэмаларына да аларның йогынтысы бар. Рухи куәт, рухи ныклык татарга кайда да таянычы булган, шуңа да әсәрләрендә шушы көч төп идея-тематик үзенчәлекләренең берсен хасил иткән. Әдәби әсәрләрнең тарихлар буена яшәвенең хикмәте – эчтәлегеннән һәм рухыннан килә, билгеле.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Кисекбаш китабы – Казан: Б.-Л. Добровский типографисе, 1897. – 16 б.

2. Камус төрки / Мөәллифе Ш. Сами. – Дәрсәгадәт: «Икъдам» матбагасы, 1317 [1899]. – С. 262.

3. Баранов Х. К. Арабско-русский словарь: Ок. 42000 – 6-е изд., стеротип. – М.: Рус. яз., 1984. – С. 63.

4. Камус төрки... – С. 262.

5. Шунда ук.

6. Будагов Л. З. Сравнительный словарь турецко-татарских наречий, включением употребительнейших слов арабских и персидских и с переводом на русский язык, в 2-х томах. – Т. II – СПб.: Типография Императорской АН, 1871. – С. 267.

7. Шунда ук.

8. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Талас (река)Таласская_битва (мөрәҗәгать итү датасы: 16.03.2021).

9. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Мухаммад_ибн_Исмаил_ад-Дарази (мөрәҗәгать итү датасы: 21.09.2020).

10. Фазылов Э. Староузбекский язык: Хорезмийские памятники XIV века. – Т. I. – Ташкент: Фан, 1966. – Б. 345.

11. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Мухаммад_ибн_Исмаил_ад-Дарази (мөрәҗәгать итү датасы: 21.09.2020).

12. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Baha_ai-Din_al-Muqtana (мөрәҗәгать итү датасы: 01.04.2021).

13. Электрон ресурс. Керү режимы: https://ru.wikipedia.org/wiki/Талас(река) (мөрәҗәгать итү датасы: 16.03.2021).

14. Кисекбаш китабы... – Б. 16.

15. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Divine_call (мөрәҗәгать итү датасы: 11.03.2021).

16. Шунда ук.

17. Шунда ук.

18. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Ad-Darazi (мөрәҗәгать итү датасы: 11.03.2021).

19. Шунда ук.

20. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Baha_ai-Din_al-Muqtana (мөрәҗәгать итү датасы: 01.04.2021).

21. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Ad-Darazi (мөрәҗәгать итү датасы: 11.03.2021).

22. Шунда ук.

23. Электрон ресурс. Керү режимы: https://wikichi.ru/wiki/Epistles_of_Wisdom (мөрәҗәгать итү датасы: 11.03.2021).

24. Габдулла Тукай. Энциклопедия / [Баш мөх. З. З. Рәмиев]. – Казан: Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2016. – Б. 518.

25. Электрон ресурс. Керү режимы:  https://ru.wikipedia.org/wiki/Хамза_ибн_Али (мөрәҗәгать итү датасы: 12.03.2021).

26. Кисекбаш китабы... – Б. 2-3.

27. Ахметгалеева Я. С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы» [Текст]. – М.: Наука, 1979. – 191 с.

28. Zajaczkowski A. Slownik arasko-kipczacki z okresu Panstwa Mamelikiego. – Warszawa, 1954. – 86 v.

29. Наджип Э. Н. Исследование по истории тюркских языков XI-XIV веков. – М.: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1989. – С. 83.

 

Әдәбият исемлеге

Ахметгалеева Я. С. Исследование тюркоязычного памятника «Кисекбаш китабы» [Текст]. – М.: Наука, 1979. – 191 с.

Наджип Э. Н. Исследование по истории тюркских языков XI-XIV веков. – М.: Наука. Главная редакция восточной литературы, 1989. – 283 с.

Фазылов Э. Староузбекский язык: Хорезмийские памятники XIV века. – Т. I. – Ташкент: Фан, 1966. – 649 c.

 

References

Akhmetgaleeva Ya. S. Issledovanie tyurkoyazychnogo pamyatnika “Kisekbash kitaby” [Tekst] [Study of the Turkic monument “Kisekbash kitaby”]. Moscow: Nauka publ., 1979, 191 p.

Nadzhip E. N. Issledovanie po istorii tyurkskih yazykov XI-XIV vekov [Study on the history of Turkic languages of the 11th-14th centuries]. Moscow: Nauka. Glavnaya redaktsiya vostochnoy literatury publ., 1989, 283 p.

Fazylov E. Starouzbekskiy yazyk: Khorezmiyskie pamyatniki XIV veka. – T. I [The Old Uzbek language: Khwarazmian monuments of the 14th century]. Tashkent: Fan publ., 1966, 649 p.

 

Сведения об авторе

Яхин Фарит Закизянович, доктор филологических наук, профессор, ведущий научный сотрудник отдела литературоведения Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: yafaz@mail.ru

 

About the author

Farit Z. Yakhin, Doctor of Philological Sciences, Professor, Leading Researcher at Department of Literature Studies, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: yafaz@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 27.04.2021, опубликована:

Яхин Ф. З. Урта гасырлар әсәре «Кисекбаш китабының» авторын һәм язылу датасын билгеләү // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 2. – С. 117-132.

 

Submitted on 27.04.2021, published:

Yakhin F. Z. Urta gasyrlar аsаre “Kisekbash kitabynyn” avtoryn һem yazylu datasyn bilgeley [Identification of the author and date of the medieval work “Kisekbash kitaby”]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 2, рр. 117-132.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
На конкретных примерах рассмотрены формы и методы идеологической работы государства с молодежью через структуры ВЛКСМ.
Речь идет о малоизвестных страницах предблокданой эвакуационной эпопеи: в отличие от истории эвакуации Эрмитажа и Русского музея, сюжеты вывоза других музеев северной столицы и ее
Статья посвящена образованию Особого технического бюро № 40 (ОТБ № 40) и его деятельности в годы Великой Отечественной войны, заложившей основы так называемой «химической шарашки»
В публикации рассматриваются основные этапы появления и перемещения документов военной истории в фондах Государственного архива Республики Татарстан.
Территориальные рамки исследования охватывают Таврическую губернию, где с 1866 г. начинают функционировать органы земского самоуправления.
В статье на основе широкого круга источников реконструируется система школьного обучения в Мензелинске – уездном центре Уфимской губернии. Приводится краткий обзор развития учебных