Ш. Мостафин. Барлаганны көтә батырлар!.. (Эзтабар язучы көндәлегеннән)

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына
Барлаганны көтә батырлар!..
(Эзтабар язучы көндәлегеннән)
Инде менә ничәнче тәүлек йокысызлыктан җәфа чигәм. Бүген дә шулай. Аптырагач, торып, кунакханәдә үзем тукталган бүлмәнең тәрәзә капкачларын тулысынча киереп ачып җибәрәм. Сызылып май таңы атып килгән чак. Йөзне, тәнне иртәнге саф-җылы җил иркәли. Ә тәрәзәм каршындагы зур бакчада — Россия Саклану министрлыгының Үзәк архивы урнашкан изге урында (әлеге мәйдан тимер челтәрле биек коймалар белән яхшылап әйләндереп алынган, эчке ягында махсус сакчылар йөреп тора) — үзәкләрне өзеп-өзеп сандугачлар сайрый.
Сандугачлар... Әллә алар да, безнең кебек, йокысызлыктан җәфа чигәләрме? Әллә җырчы кошлар, Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булганнарның якты истәлекләрен, олы рухларын биниһая кадерләп, аларга үзләренең кабатланмас сихри моңнарын багышлап, мәңгелек сакка басканнармы? Әллә сандугачлар яу кырыннан кайтмый калганнарның җаннарымы? Җырлары исә исәннәргә, безнең буынга әйтер сүзләреме, өн-авазларымы? Әллә безне — каһарман якташларыбыз эзләреннән меңнәрчә чакырым юллар үтеп, бирегә — Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендәге Үзәк архивка — баш күтәрми эшләргә килүчеләрне хуплап, шулай үзләренчә сәламлиләрме?
Һай, телләрен-уйларын белсәң иде шул җырчы кошларның. Ә инде йокысызлыктан интегүемә килсәк, аның сәбәбе бер — архивта эзләнүләргә багышланган киеренке һәр көн нинди дә булса тетрәндерерлек хәлләр, сискәндерерлек фактлар белән очраштыра, шул чор вакыйгалары эченә өермәдәй-ташкындай бөтереп алып кереп китә, йокы-ялны, ашау-эчүне, бар дөньяны оныттыра. Әйе, дары исе сеңгән, чит-читләрен ялкын өткән, канга манчылган ул документлар җанга һич тә тынгылык бирмиләр. Күпме каһарманнар, үзләренә «икенче гомер» бүләк иткәнне көтеп, архив киштәләрендәге калын томнар аша сүзсез генә безгә карап торалар. Әрнү дә, өмет тә чагыла кебек аларның карашларында. Шушы архивта сакланучы, тарихи дөреслекне раслаучы дистә миллионнарча том гаять мөһим, бәһа биреп бетергесез кадерле ул документларның зур күпчелегенә әле эзләнүчеләрнең-тикшеренүчеләрнең куллары бөтенләй тимәгән. Әнә шул «айсберг-боз»ны аз гына булса да «эретү» — билгесез батырларны барлауга тыйнак кына үз өлешемне кертү нияте белән, чираттагы ялым вакытында, һәр елны диярлек киләм мин бу архивка. Ашкынып-дулкынланып киләм.
Архив... Иң элек шул искиткеч серле, тылсымлы, хикмәтле «мәгарә»гә беренчеләрдән булып юл күрсәткән остазларыбызга-рухташларыбызга карата ихлас рәхмәт сүзләребезне әйтеп, тирән хөрмәтебезне белдереп үтик әле. Менә алар кемнәр: инде вафат булган өлкән каләмдәшләребездән — үтә дә нечкә күңелле, тынгысыз җанлы Г. Кашшаф, С. Шакир, З. Әхмәтҗанов, Ф. Нуруллин, Ә. Ганиев, галимнәрдән Җ. Гыйльманов, А. Айнетдинов, исәннәрдән — бөтен гомерен шушы гаять кирәкле эшкә багышлап, хәтер сагында уяу торучы Ш. Рәкыйпов, Р. Мостафин, М. Рәфиков, Ш. Байгильдин, И. Хәсәнов, Ч. Заһирова, Ә. Җәләлиев, Н. Булатов, М. Гәрәев, Э. Әдиятуллина, Д. Гарифуллин... Бу шәхесләрнең һәркайсы турында озаклап, олылап сөйләргә була. Зур хәрефле әлеге Эзтабарлар, безнең кебек, сугыштан соң туган буын вәкилләренә дә «архив вирусы»н гомерлеккә «йоктырдылар». Арабыздан бик яшьләй киткән талантлы каләмдәшләребездән Г. Кашапов-Үзиле, ялкын йөрәкле публицист — тарих фәннәре кандидаты С. Хәйретдинов, милләтпәрвәр журналист-мөхәррир М. Мостафин, исәннәрдән — әдибә С. Зыятдинова, каһарманнарыбызны эзләүдә һәм күп томлы «Хәтер Китабы»н чыгаруда аеруча нәтиҗәле эшләүче тарих фәннәре докторы А. Иванов, М. Черепанов, фидакарь эзтабарлардан тарих фәннәре докторы Д. Шәрәфетдинов, Ә. Садриев, Р. Миңнегалиев, Г. Хаҗиев, Р. Җәләлиев, Г. Мөбарәкшин, К. Арифуллов, Р. Низамиев, И. Бәдретдинов, Р. Могыйнов һәм башка бик күпләр Бөек Ватан сугышы елъязмасын тулыландыруда үзләреннән биниһая зур өлеш керттеләр. Алар, архивларда казынып, сугыш булган урыннарны аркылыга-буйга иңләп, шул дәһшәтле чорның тетрәндергеч сәхифәләрен ачтылар, моңарчы билгесез булган батырларны эзләп таптылар. Батырлар дигәннән, алар арасында Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгәннәр һәм, ахыр чиктә, әлеге олуг исемгә лаек булганнар аерым урын биләп тора.
Советлар Союзы Герое дигән иң югары дәрәҗәле исем СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 ел 16 апрель Карары нигезендә булдырыла. Шул ук елның 20 апрелендә мәртәбәле мондый исем иң беренче итеп А. В. Ляпидевский, С. А. Леваневский, В. С. Молоков, Н. П. Каманин, М. Т. Слепнев, М. В. Водопьянов, И. В. Доронин кебек, аеруча тәвәккәл-батыр очучыларга бирелә. Тарихи язмалардан укып белгәнебезчә, 1934 елның 16 февралендә Чукот диңгезендә, бозлар арасына кысылып, «Челюскин» пароходы һәлакәткә очрый. Күренекле профессор О. Ю. Шмидт җитәкчелегендәге арктик экспедиция әгъзалары (экипаж белән бергә барлыгы 111 кеше), шулай итеп, хәрәкәтләнүче боз өстендә, үтә дә кырыс поляр кыш хакимлегендә калалар. Челюскинчыларны эзләп табу һәм коткару эшенә исемнәре югарыда әйтеп үтелгән очучылар үзләре теләп алыналар. Ниһаять, 5 апрельдә А. В. Ляпидевский дрейфтагыларны табу бәхетенә ирешә һәм очкычы белән боз өстенә «кунаклап», беренче рейста ук унике кешене материкка исән-сау алып кайта. Аның фидакарьлеге башка очучыларны да канатландыра. 13 апрельдә инде челюскинчыларның барысы да коткарыла.
1934 елдан алып Бөек Ватан сугышы башланганчыга кадәрге чорда барлыгы 626 кеше Советлар Союзы Герое дигән олуг исемгә лаек була. Араларында Татарстан Республикасында туып үскән төрле милләт вәкилләре, шул исәптән тугыз татар да бар1.
Шулар арасыннан Чирмешән районында туып-үскән мордва егете Павел Алексеевич Цаплинны (1906-1937) иң беренче итеп тирән ихтирам хисләре белән телгә аласыбыз килә.
1936 елның 16 июлендә Испаниядә монархистик фашистлар фетнәсе башлана. Генерал Франко гаскәрләренә ярдәмгә итальян һәм немец фашистлары ашыга. Алар Испаниягә бихисап корал, хәрби кирәк-яраклар һәм тулы хәзерлектәге хәрби частьләрен җибәрәләр.
Моңа җавап итеп, бөтен дөньяда Испания патриотларына карата теләктәшлек хисе үсә бара. Әлеге республиканы саклау, кара көчләргә каршы тору өчен күп кенә илләрдән иреклеләр отрядлары килә. Совет иреклеләреннән дә 2 065 кеше туплана, шуларның 351 танкист була.
Капитан П. А. Цаплин 1936 елгы Октябрь парадында катнашканнан соң, Кызыл мәйданнан ук, үз теләге белән, Испаниягә китә. 20 ноябрьдән инде ул, танк ротасы командиры сыйфатында, Мадридны саклаучылар белән бергә, фетнәчеләргә каршы сугыша. Шул чорда яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен, кыю офицер, СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 2 гыйнвар Карары нигезендә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1937 елның 13 февралендә франкочы гаскәрләрнең һөҗүмнәре туктатыла. Республикачылар үзләре контрһөҗүмгә күчә. Капитан П. А. Цаплинның танклары, тимер ташкын булып, дошман өстенә ыргыла. Җиңү арты җиңү яулаган мизгелләрнең берсендә, көтмәгәндә генә, рота командирының куәтле корыч машинасына снаряд килеп тия. Цаплин авыр яралана, әмма рота белән җитәкчелек итүне дәвам иттерә. Аның экипажы соңгы снаряд, соңгы патрон беткәнче сугыша. Аннары капитан танкны, дошман кулына калдырмас өчен, үзе шартлата һәм частенә әйләнеп кайта. Ләкин яралары аңа озак яшәргә мөмкинлек бирми. Берничә көннән П. А. Цаплинның җәсәден, хәрбиләрчә зур хөрмәт күрсәтеп, Испаниянең Арчен шәһәре каберлегенә җирлиләр.
Интернациональ бурычны үтәгәндә күрсәткән зур каһарманлыгы өчен, СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 27 июнь Карары нигезендә, Мордва Афонькасы авылы егете П. А. Цаплинга Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. Республикабызда иң беренче булып!
Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез дә сынатмый. Әйтик, нәсел тамырлары белән республикабызның Биектау төбәгендәге Ямаширмә авылыннан булган, Донбасста туган Гыйльфан Әбүбәкер улы Батыршинны (1914-1947) гына алыйк. Ул 1938 елның җәендә, Приморье краеның Хасан күле янында, япон самурайларына каршы көрәштә үзенең исемен мәңгелек данга күмә.
29 июльдә Япониянең Квантун армиясе гаскәриләре, чикне бозып, Заозерная һәм Безымянная биеклекләре районында безнең заставаларга һөҗүм итәләр. Башка сугышчан иптәшләре кебек, чик сакчысы Г. Ә. Батыршин да, үзенең отделениесе белән, самурайларга каршы батырларча көрәшә. Ахырдан ул авыр яраланган сигез сугышчыны һәм застава начальнигын дошман кулына төшүдән коткарып кала — аларның һәркайсын, берәм-берәм үз аркасына салып, күлнең икенче ягына чыгарып куя. Яшьлегендә оста йөзүче булуы, җитезлеге-тапкырлыгы әнә шул чакта бик тә ярдәм итә аңа. Японнар өзлексез ут яудырып торуга карамастан, яраланмый да. Халык бик белеп әйтә шул: батырдан пуля да курка!
13 көн буе дәвам иткән сугышлар барышында японнар үзләренең бик күп солдатларын, офицерларын югалталар һәм 1938 елның 11 августында СССР белән вакытлы килешү төзергә мәҗбүр булалар.
Чик сакчыларыннан аеруча зур батырлык күрсәткән 22 кешегә, шул исәптән Г. Ә. Батыршинга, аның якын дусты И. Д. Чернопяткога һәм алар хезмәт иткән застава начальнигы П. Ф. Терешкинга, СССР Югары Советы Президиумының 1938 ел 25 октябрь Указы нигезендә, Советлар Союзы Герое дигән мәртәбәле исем бирелә. Шул ук Указ белән әлеге мактаулы исемгә тагын бер милләттәшебез — Саратов өлкәсендә туып-үскән пулеметчы егет К. М. Яһүдин дә лаек була. Ул бер бәрелештә дошманның 60 солдатын һәм офицерын сафтан чыгара.
1939 елның 30 ноябрендә башланып, 1940 елның 12 мартында төгәлләнгән совет-фин сугышы вакытында да якташларыбыз сынатмыйлар. Шулар арасыннан төрле дәрәҗәдәге иң гаярь хәрбиләр — Казан шәһәреннән М. В. Дмитриев, М. П. Кирпонос, А. М. Коняев, Д. Б. Строганов, А. А. Чупуренко, Алабугадан С. П. Спирьков, Балтачтан Х. И. Ибраһимов, Б. С. Рәхимов, Х. С. Сабиров, Баулыдан И. Д. Зиновьев, Мамадыштан Г. Я. Нигъмәтуллин, Минзәләдән Г. В. Вәзетдинов, Б. А. Винокуров, Теләчедән А. К. Ксенофонтов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Тугандаш Башкортостан Республикасында һәм Саратов өлкәсендә туып-үскән милләттәшләребездән С. Н. Майский белән И. М. Кудашев та Алтын Йолдыз кавалерлары булалар.
1941-1945 елларда немец-фашист илбасарларына каршы 1 418 көн вә төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы һәм Ерак Көнчыгышта Япониянең Кораллы көчләрен, Квантун армиясен тар-мар итү өчен барган көрәш (1945 елның 9 августы — 2 сентябре) безнең ил — СССР дигән зур дәүләт өчен аеруча җитди сынау чоры була. Дошманны җиңү хакына күпмилләтле бердәм халкыбыз ким дигәндә 27 миллион кешесен корбан итә.
Дөресен генә әйткәндә, бу өлкәдә серлелек пәрдәсе тулысынча ачылмаган әле. И. В. Сталин 1946 елда, мәсәлән, «Правда» газетасы хәбәрчесенә биргән интервьюсында: «Немецлар белән сугыш вакытында, оккупация чорында һәм немец каторгасында Советлар Союзы үзенең җиде миллион кешесен югалтты», — дип белдерә. Н. С. Хрущев исә 1961 елда Швеция Премьер-министры Т. Эрландерга җибәргән хатында Бөек Ватан сугышы чорында һәлак булучыларның санын егерме миллион итеп күрсәтә. 1990 елда — М. С. Горбачев җитәкчелек иткән чорда — бу сан егерме җиде миллионга җитте.
Чит ил тикшеренүчеләренең әлеге мәсьәләгә карата үз карашлары бар. Америкалы социолог Н. Тимашевның 1948 елда ук игълан ителгән белдерүеннән күренгәнчә, СССР әлеге сугыш вакытында утыз җиде миллион ярым кешесен югалткан булып чыга2.
Биредә тагын: «Икенче бөтендөнья сугышында күпме татар һәлак булган?» — дигән урынлы сорау да туарга мөмкин.
Заманында фашистлар «тырнагы»на эләгеп, әсирлек газапларын үз җилкәсендә татыган һәм соңыннан, концлагерьдан качып, үзебезнекеләргә килеп кушылган туры-гадел сүзле солдат-әдип-рәссам Нәби Дәүли (1910-1989) бу хакта болай ди: «Өч татарның икесе үлде. Ул чакта татар дүрт миллион ярым исәпләнә иде, кимендә ике миллион татар кырылды».
Шул уңайдан, атналык «Мәдәни җомга» газетасы үз фикерен әйтә: «Нәби ага ялгыша кебек. Сугышка кадәр татар кимендә ун миллион булган, дигән фикер көннән-көн ныгый бара. Һәр татар авылы уртасындагы дүрт кырлы ташка уелган дүртәр-бишәр йөз кеше исемлегеннән чамалап, Урал, Себер, Урта Азия, Кырым, Татарстан, Россиядән китеп һәлак булганнарның саны биш миллионлап булырга мөмкин. Ягъни, нәселле татар ирләренең җитмеш-сиксән проценты һәлак булган, дигән сүз бу!»3.
Әйе, сугышта үлгәннәрнең саны һаман да төгәл билгеле түгел әле. Ул каһарманнарның байтагы, үзләренең җәсәдләрен җир куенына иңдергәнне көтеп, дистәләрчә еллар дәвамында ачык һавада, җил-яңгыр, кар-буран астында ята бирә. Шул уңайдан, «Аргументы и факты» газетасында эзләнү отрядларының Бөтенсоюз идарәсе рәисе Ю. Смирнов үтә кызыклы-гыйбрәтле мәкалә бастырды. Шул язманы биредә бернинди кыскартуларсыз, тулы килеш, оригиналдагыча китереп үтәсебез килә: «Почему до сих пор тысячи останков солдат времен Великой Отечественной не захоронены? Уверен, основная причина — экономическая. Сразу после освобождения территорий страны от немецкой оккупации в санитарных целях местных жителей организовывали производить массовые захоронения погибших бойцов. После каждого очищенного поля множество сумок и ведер наполнялись медальонами, личными вещами солдат, документами. Все это отправляли в военкоматы. Мы наивно полагали, что, стоит нам найти списки фамилий, составленных по медальонам, мы сможем установить имена тех, кто по сей день считается пропавшим без вести. Увы, ни в одном архиве вы не найдете этих списков. По свидетельству нескольких ветеранов — бывших военкомов — медальоны в то время скрытно уничтожались. Зачем? Семья погибшего на фронте получала ежемесячное пособие плюс дополнительные льготы. Семья же пропавшего без вести лишалась и того, и другого. В конце войны таковых было от 5 до 9 миллионов. То есть экономия на пособиях составляла минимум 300 млн. рублей в год. К 40-летию Победы государство не потратило “впустую” уже 13 миллиардов рублей. Скорее всего, именно поэтому ни Сталину, ни последующим руководителям Советского Союза было невыгодно признавать и публиковать истинную цифру потерь»4.
Тирәнтен уйландыра торган, авыр уйларга чумдыра торган фаҗига бу. Ә бит мәшһүр генераллисимус А. В. Суворов: «Яу кырында үлгәннәрнең соңгысы күмелмичә торып, сугышны беткән дип санарга ярамый», — дигән үтә хикмәтле сүзләр әйтеп калдырган. Димәк, сугыш әле һаман да дәвам итә!
Әйе, безгә батырларыбызны барларга, санларга, данларга бик тә вакыт!
Шулай да... Сугышта һәлак булганнарга багышлап, күп төбәкләрдә «Хәтер» китаплары чыгарылу, партизаннар хәрәкәтендә, дошманга каршы яшерен оешмалар эшчәнлегендә катнашучылар, шулай ук әсирлектә булган, коллыкка куылган кешеләр турында яңа мәгълүматлар табылу, мәңге кереп булмастай тоелган серле архив ишекләренең ачылуы безнең күңелләрдә якты өметләр уята. Һәлак булганнар һәм чын батырлар турында Галиҗанәп Вакыт үз сүзен өздереп әйтәчәк әле.
* * *
Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән 11 633 кешегә Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә. Алтын Йолдызга ия булучылар арасында Татарстан уллары һәм кызлары да йөзәрләп санала.
Аларның тиңдәшсез, какшамас рухи ныклыгын, кыюлыгын-чыдамлыгын, Ватанга чиксез бирелгәнлеген күренекле хәрби эшлеклеләр дә югары бәяләделәр. Шулар арасыннан берничәсенең фикерләре: Советлар Союзы Маршалы И. С. Конев: «Татарстанда туган сугышчылар арсланнар кебек сугышалар».
Советлар Союзы Маршалы Р. Я. Малиновский: «Мин, карт солдат буларак, сугыш кырларында татар сугышчыларын һәм офицерларын күп күрдем. Һәм аларның сугышта какшамас ныклык күрсәтүләренә һәм корыч ихтыярларына һәрвакыт сокланып киләм. Советлар Союзының бәйсезлеге өчен алып барыла торган бөек көрәшебездә татар халкы үзенең сугыш эшендә чыдам һәм батыр йөрәкле солдатлары белән бөтен армиябез каршында хөрмәт казанды».
Советлар Союзы Маршалы Л. А. Говоров: «Татар солдатларының сугышчан эшчәнлекләре иң югары бәягә лаеклы. Алар сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын — Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт, җиңеп чыгу өчен үлемнән курыкмау, батырлык, кыюлык, чыдамлык һәм теләсә нинди шартларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерәләр. Татар сугышчылары Совет Ватаны алдындагы үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтиләр».
Һәм менә шушындый сүзләрдән соң, биредә каршы якның фикерләрен турыдан-туры гәүдәләндерүче гап-гади немец ефрейторы Р. Вольтангның үзенең якыннарына язган хатыннан бары тик ике генә җөмлә китереп үтәсебез килә: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин хәтта төшемдә дә татар белән очрашмаска теләр идем»5.
Инде белгәнебезчә, татар каһарманнары сугышның иң хәтәр урыннарында булганнар. 1948 елда, «Известия» газетасының 16 гыйнвар санында басылган бер мәкаләдән күренгәнчә, немец танкларының һәм самолетларының иң зур күпчелеген милләттәшләребез юк иткән. Соңыннан «Шәһри Казан» газетасы күчереп баскан шул мәгълүматлардан күренгәнчә, сугышның иң хәлиткеч операцияләрендә дә татар хәрби командирлары күпләп катнашкан һәм немец генералларының да байтагын безнең милләттәшләр әсир иткән6. Монда шулай ук әсирлеккә төшкән совет сугышчыларының бары тик 2 % чамасы гына татарлар икәнлеге дә искәртелә.
Россия Саклану Министрлыгының Үзәк архивына чираттагы баруымда мин әлеге саннар белән тагын да җентекләбрәк кызыксындым. Һәр кешегә-эзләнүчегә карата искиткеч ихтирамлы һәм игътибарлы архив хезмәткәрләре кулыбызга «Гриф секретности снят» дигән саллы гына китап китереп тоттырдылар7. «Воениздат» нәшриятында генерал-полковник, хәрби фәннәр кандидаты Г. Ф. Кривошеев җитәкчелегендә чыккан әлеге китапта СССР Кораллы көчләренең сугыш елларындагы югалтулары турында тәфсилләп сөйләнелә. Андагы таблицалардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, чыннан да, әсирлеккә эләккән татарларның саны нибары 2,2 % булган8. Әсир булган башка милләт вәкилләре турында да уйландырырлык саннар бар: руслар — 48 %, украиннар — 28,2 %, белоруслар — 7,5 %.
Шушы фактлар үзләре үк безнең милләттәшләребезнең яу кырында, чыннан да, «арсланнар кебек сугышуларын» ышандырырлык итеп раслыйлар. Әсирлеккә дә алар үз теләкләре белән төшмәгәннәр. «Тәмуг оясы»нда да сынатмаганнар. Әйтик, Советлар Союзы Геройларыннан Моабит төрмәсе тоткыны — легендар шагыйрь М. Җәлил, Брест крепосте каһарманы П. Гаврилов (керәшен татары), Ровно өлкәсе партизаннар берләшмәсенең шартлату төркеме командиры Н. Орлов (чын исеме — Г. Минаев) иң авыр чакларда да коелып-югалып калмаулары белән бик күпләрне сокландырганнар. Аларның һәркайсы әсирлек газапларын татыган, әмма рухлары белән искиткеч көчле шәхесләр булып калганнар!
Әлеге каһарманнар — чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы-мактанычы. Еллар үткән саен, шундый батырларның фидакарьлеге белән кызыксыну үсә-көчәя бара.
Сугыш елларында ук инде республикабызның танылган язучылары, журналистлары һәм галимнәре батырлар турында материаллар туплый башлыйлар, алар турында «Кызыл Татарстан», «Красная Татария» газеталарында, «Совет әдәбияты» журналында әдәби-публицистик язмалар бастыралар. Татарстан китап нәшриятында аерым җыентыклар булып та чыга аларның ул әсәрләре. Төрле фронтларда татар телендә нәшер ителүче газеталарның хәрби хәбәрчеләре дә бу өлкәдә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр — каһарманнарыбыз турында йөзләгән очерк-зарисовкалар иҗат итәләр.
Соңыннан, шуларга нигезләнеп, сугыштан соң — 1945-1946 елларда — татар һәм рус телләрендә беренче тапкыр «Батырлар Китабы» (Книга Героев) дөнья күрә. Аны чыгаруда күренекле язучы К. Нәҗми башлап йөри, төзүче-мөхәррире дә, кереш сүз авторы да үзе була. Алсу тышлыгына Алтын Йолдыз медале, лавр яфраклары, милли бизәкләр төшерелгән, батырларның рәсемнәре урнаштырылган һәм, чорына күрә, яхшы итеп бизәлгән әлеге китап (рәссамы — Б. Альменов) 10 мең данәдә басыла. 224 битле I томга 56 Герой турында очерклар тупланып бирелә. Аларның авторлары арасында без Г. Әпсәләмов, Г. Галиев, Г. Гомәрев, М. Дибаева, Ә. Ерикәй, Б. Зернит, Р. Ишморат, Г. Иделле, Г. Кашшаф, М. Максуд, Ш. Мөдәррис, Г. Насрый, М. Садри, Г. Хуҗиев, М. Хөсәен, Ә. Юныс кебек күренекле өлкән каләмдәшләребезне күрәбез.
«Батырлар Китабы»ның тагын да күләмлерәк II томы да хәзерләнгән була. Ләкин ул, хәзергә билгесез сәбәпләр аркасында, үз укучысы кулына барып ирешми.
Әмма батырлар турындагы чын хакыйкать, кар астындагы кайнар чишмә кебек, барыбер үз юлын таба. 1963 елда Татарстан китап нәшриятында тарихчы-эзтабар Л. И. Ханинның рус телендә «Герои Советского Союза — сыны Татарии» дигән калын гына китабы басылып чыга. 167 Герой турындагы очерк-зарисовкаларын туплап бирә ул биредә. 1966 елда әлеге китапның татарча басмасы да дөнья күрә — бу юлы инде каһарманнарның санын 171 кешегә җиткерә Леонид Иванович.
1982, 1984 һәм 1985 елларда Татарстан китап нәшрияты батыр якташларыбыздан 211 кеше турында рус телендә «Герои Советского Союза — наши земляки» дигән өч томлыкны халык игътибарына тәкъдим итә. 1990 елда исә әлеге томнар татар теленә тәрҗемә ителеп, «Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз» дигән исем астында, 680 битле китап булып басылып чыга. Аңа, 211 каһарман турындагы очерк-зарисовкалардан тыш, Татарстаннан читтә яшәүче батыр милләттәшләребездән 91 кеше турында кыскача мәгълүматлар кертелә, фотосурәтләре урнаштырыла. Бу өлкәдә тарих фәннәре кандидатлары Җ. И. Гыйльманов, А. К. Айнетдинов, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары Н. К. Габитов, эзтабар язучы Ш. Җ. Рәкыйпов, отставкадагы полковник С. Ә. Таһиров, СССР Саклану министрлыгы Үзәк архивы начальнигы урынбасары, полковник якташыбыз Ә. Х. Фәйзуллин үзләреннән аеруча зур өлеш кертәләр.
Бөек Җиңүнең 55 еллыгын лаеклы төстә каршылау һәм билгеләп үтү турында Татарстан Республикасы Президенты М. Ш. Шәймиевның 1999 ел 11 май Указы һәм ТР Министрлар Кабинетының 1999 ел 20 август Карары батырларыбызны барлау юнәлешендә тагын бер әһәмиятле адым ясарга рухландырды. Татарстан китап нәшрияты, республикабызның Язучылар оешмасы, Баш архив идарәсе, Татар энциклопедиясе институты, Тарих институты, «Хәтер Китабы» нәшрияты, хәрби комиссариатлар, ветераннар советлары белән берлектә, «Батырлар Китабы»ның энциклопедик характердагы яңа басмасын хәзерләү эшенә ныклап тотынды. Нәшрият директоры Д. С. Шакиров тәкъдиме буенча, төрле чыганаклардан эзләнә торгач, Советлар Союзы Геройларыннан барлыгы 378 кеше турында искиткеч кызыклы, бай мәгълүматлар тупланды. Аларның зур күпчелеге Татарстанда туган яисә биредә укыган, эшләгән, яшәгән. Республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезне дә онытмадык. Нәтиҗәдә, батырларыбыз турында беренче мәртәбә тулы мәгълүматлы шундый уникаль басманы дөньяга чыгару мөмкинлеге туды. Бу юнәлештә элек нәшер ителгән китаплардан аермалы буларак, «Батырлар Китабы»ның яңасына Алтын Йолдызлы каһарманнарыбыз турында Россия Саклану министрлыгы Үзәк архивында сакланучы Бүләкләү кәгазьләрендәге язмаларның кыскача сөземтәсе кертелде (алар дәүләтебезнең берьюлы ике телендә — татар һәм рус телләрендә янәшә бирелде), фоторәсемнәре урнаштырылды. Батырларыбыз турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга теләгән кешеләр өчен һәр сәхифә ахырында шул тарихи шәхесләргә кагылышлы махсус чыганаклар да күрсәтелде.
Әлеге басманы хәзерләгәндә безгә зур ярдәм күрсәткән Россия Федерациясенең Хәрби Фәннәр академиясе Президенты, армия генералы, тарих фәннәре докторы, академик М. Ә. Гәрәевка, Россия Саклану министрлыгы Үзәк архивының элеккеге җаваплы хезмәткәрләре — полковник Ә. Х. Фәйзуллинга, подполковник А. Г. Янкевичка, өлкән фәнни хезмәткәр — уку залы мөдире В. А. Кеменевага һәм башка иптәшләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсебез килә. Шул чорда Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары булып эшләгән И. К. Хәйруллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ф. Г. Галимуллин, ТР Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгы җитәкчесе (хәзер — вице-премьер) З. Р. Вәлиева, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе начальнигы Д. Р. Шәрәфетдинов, Татарстан Дәүләт Советының даими комиссиясе рәисе Р. И. Вәлиев, Татарстан хәрби комиссары — генерал-майор Р. Ш. Мостаев, комиссариатның бүлек хезмәткәре А. М. Чеботарев, Ватанны саклаучыларның, яу кырында һәлак булганнарның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен мәңгеләштерү белән шөгыльләнүче Республика комиссиясе рәисе А. В. Истомин, сугыш ветераны А. М. Малов, Татар энциклопедиясе институтыннан Г. С. Сабирҗанов, Ф. Ф. Гулова, С. С. Шәмсетдинов (Солтан Шәмси), «Хәтер Китабы» нәшриятыннан А. А. Иванов, М. В. Черепанов, Татарстан Республикасының Берләштерелгән дәүләт музееннан (хәзер — Татарстан Милли музее) Г. С. Муханов, Д. Б. Баһаветдинова, В. Н. Нуруллин, галимнәрдән И. Х. Хәлиуллин, Н. И. Таиров, Татарстан Милли китапханәсеннән өлкән библиограф З. С. Нуриева һәм башка бик күпләр «Батырлар Китабы» өчен мәгълүматлар туплауда эчкерсез булышлык күрсәттеләр. Каләмдәшләребездән Ш. Рәкыйпов, З. Мәҗитов, әтиле-уллы Л. Хамидуллин һәм Б. Хәмидуллин, Х. Әюпов, Р. Корбанов, Н. Булатов, Р. Бариев, Ф. Зыятдинова, Н. Вәлитова, Р. Заһидуллина, Г. Хәсәнова, А. Низамиев һәм башкалар шулай ук бу гаять мөһим эшкә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
«Батырлар Китабы»нда 1945 елның 30 апрелендә, төнге сәгать унберенче яртыда — рус М. А. Егоров белән грузин М. В. Кантариядән алда — Рейхстаг түбәсенә иң беренче булып 79 нчы укчы корпус Байрагын менгезеп кадаган татар егете, өлкән сержант Г. К. Заһитов (1921-1953) турында да сәхифә бирелә. Үзәк архивта эшләгәндә өлкән эзтабар әдибебез Ш. Рәкыйпов тапкан каһарманыбыз ул! Хәер, бу тынгысыз язучы, искитмәле тарихи-документаль әсәрләр тудырып, бер үзе генә дә дистәләрчә батырларыбызга икенче гомер — мәңгелек яшәү бүләк итте. Аның каһарманнары арасында Алтын Йолдызлы очучы кызларыбыз М. Х. Сыртланова, О. А. Санфирова, легендар партизан И. К. Кабушкин, татарлардан иң беренче Советлар Союзы Герое Г. Ә. Батыршин, күренекле хәрби эшлекле, генерал-полковник В. Н. Гордов, Бүләкләү кәгазендәге бер хәрефнең дөрес язылмавы аркасында үзенең Герой икәнлеген дә белмичә үлеп киткән Х. З. Заманов, ил күләмендә Н. С. Орлов буларак билгеле татар егете Г. М. Минаев һәм башкалар бар.
Әйе, архивтагы эзләнүләр көтелмәгән ачышлар ясарга да этәрә. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташларыбыз, милләттәшләребез бермә-бер күбрәк булган икән безнең. Архивта моңарчы тикшеренүчеләрнең куллары кагылмаган үтә җитди документлар белән танышканда шундый фикергә киләсең. Әйтик, Татарстанның Әлки районы Баллыкүл авылы егете — III Украина фронтының Николаевск ныгытылган районына караган 10 нчы аерым пулемет-артиллерия полкының пулемет расчеты командиры, гвардия сержанты Х. З. Зарипов (1906-1944), яу кырында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен, Советлар Союзы Герое исеменә өч мәртәбә тәкъдим ителә. Ут күршебез Башкортстанның Дәүләкән районындагы Мерәс авылында туган милләттәшебез Ә. Ә. Вафин (1924-1945) белән дә шундыйрак хәл була. 5 нче армиядәге 159 нчы Витебск укчы дивизиясенең 597 нче артиллерия полкында башта корректировщик (дошман өненә кереп, безнең сугышчыларның утын үзенә юнәлттерүче), аннары разведка командиры булып хезмәт иткән әлеге каһарманны: «Советлар Союзы Герое исеменә лаек», — дип табып, аңа ике мәртәбә «Бүләкләү кәгазе» тутыралар. Әмма аларның фидакарьлеге — ни кызганыч! — тиешенчә бәяләнми.
Шундый ук сүзләрне Аксубай районының Козловка (Дмитриевка) авылында туган өлкән сержант Ф. Н. Мазилинга, Арча районының Носы авылы егете — капитан Ә. З. Зиннәтуллинга, Кукмара районының Бөтләнгер (Аксыбы) авылыннан китеп, Карелия җирендә батырларча һәлак булган шагыйрь җанлы лейтенант Н. И. Идрисовка, Мамадыш районының Урта Кирмән авылында яшәгән разведчик М. Г. Галимовка һәм тагын дистәләрчә якташларыбызга карата да әйтергә мөмкин. Алтын Йолдыз кавалеры булырга лаеклы бу затларга, ни кызганыч, төрле дәрәҗәдәге орденнар гына бирелгән.
Әмма батырларны туган төбәкләрендә онытмыйлар. Әйтик, лейтенант Н. И. Идрисовка 1988 елның 16 октябрендә, тууына нәкъ 70 ел тулган көндә, аның исемен йөрткән Түбән Өскебаш урта мәктәбе (Кукмара районы) каршында мәһабәт һәйкәл куелды. Аның янәшәсендә Татарстанның Бөек Ватан сугышы чорындагы иң яшь Советлар Союзы Герое, Җиңү парадларында катнашкан гвардия полковнигы С. Ә. Әхтәмовка да шундый ук һәйкәл торгызды якташлары.
Легендар полк улы, соңыннан Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган К. Ф. Шакировны да зурлады халык. 1990 елның 9 маенда Зур Сәрдек авылына мәгърур һәйкәл булып кайтты ул. Кукмаралылар хәтеренә мәңгелеккә кайтты.
Мамадыш районында да бу юнәлештә мактауга лаек эзлекле эш алып барыла. Биредә, район хакимияте башлыгы булып Татарстан халык депутаты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Э. С. Гобәйдуллин эшләгән чорда, шәһәр үзәгендә «Хәтер» паркы булдырылды. Шул паркның нәкъ урта бер җирендә «Батырлар аллеясы»на нигез салынып, анда Татарстанда туган милләттәшләребез арасыннан иң беренче Советлар Союзы Герое Г. Я. Нигъмәтуллинга (1915-1945), шулай ук И. Т. Максимов, М. К. Москвин, М. А. Просвирнин кебек каһарманнарыбызга да, һәйкәлләр куелды. Сугышта сигез улын — сигез лачынын югалткан тыл батыры Ф. Әхмәдиевага һәм, аның кебек, балаларын яу кырында җуйган барлык милләт аналарына, олы кайгыларын уртаклашып, аларга тирән хөрмәт билгесе итеп, ап-ак таштан символик һәйкәл салдыручы да, исемнәрен алтын хәрефләр белән мәрмәр плитәләргә яздыручы да Э. С. Гобәйдуллин булды.
Аңардан соң район хакимияте җитәкчесе булган Ф. И. Идиатуллин, аның урынбасары Ш. Н. Хәсәнов, район хәрби комиссары — полковник Н. Н. Егоров, Мамадыш шәһәре башлыгы И. Г. Әхмәтов, районның баш архитекторы Р. М. Миңнеханов һәм башкалар да бу юнәлештә эшне уңышлы дәвам иттерделәр. Бөек Җиңүнең 55 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үткән көннәрдә биредә, мәсәлән, мәшһүр композиторыбыз, бөтен дөньяны гизгән «Шүрәле» балеты авторы — матурлык хакына яшәгән, иҗат иткән һәм явыз көчләргә каршы көрәштә 29 яшендә яу кырында шәһит киткән Ф. З. Яруллинга да һәйкәл торгызылды.
Бу һәйкәлләрнең төп авторы — күренекле скульптор Ә. Х. Әбдерәшитов. Каһарманнарыбызның олпат сыннарын ул үзенең хәләл җефете Луиза ханым, уллары Альберт һәм Гадел белән берлектә иҗат итте. Гомумән, бу гаҗәеп тынгысыз, олы җанлы скульптор, сугыш һәм хезмәт батырларына багышлап, байтак төбәкләрдә күп кенә монументаль әсәрләр — һәйкәлләр торгызды, халкыбызның сүзсез бөек батырлыгын киләсе гасырларда яшәячәк яңа буын кешеләренә җиткерү өчен үз-үзен аямыйча эшләде.
Мамадыш районы хакимиятенең бүгенге булдыклы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Р. Г. Кәлимуллин да әлеге хикмәтле төбәк тарихында үзенең данлы исемен калдырырлык игелекле гамәлләр башкара.
Батырларыбызның күп булуы — күңелле күренеш, әлбәттә. Егерменче гасырны төгәлләп, өченче меңьеллыкка очыш ясаган чорда: «Сугышларсыз гына яшәсәк иде туар елларда!» — дигән изге бер теләк уяна. Безгә, моңа кадәр булган каһарманнарыбызны барлап һәм данлап, тыныч-имин-таза тормышта матур гына гомер итәргә язсын иде.
* * *
Архив бакчасында сандугачлар сайрый. Күзгә йокы керми. Яу кырыннан кайтмый калганнарның — ядрәләрне эреткән йөрәкләрнең җаннарыдыр, өн-авазларыдыр кебек тоела алар миңа. Әнә шул халәт күңелгә һич тә тынгылык бирми. Батырлар үзләрен барлаганны көтә, җыр көтә.
Ашкынып-дулкынланып тагын архивка юл тотам. Чын Тарих белән очрашырга, Үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән күрешергә, Үткән белән Бүгенге арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салырга.
Шунысы аеруча сөендерә: бу юлы безнең белән бергә архивта эшләргә яшьрәк буын эзтабарлары да бара! Тынгысыз эзләнүләре, зур ачышлары өчен 2003 елда Татарстан Республикасының каһарман шагыйрь М. Җәлил исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булган «Ватан» (Отечество) иҗтимагый яшьләр оешмасында фидакарьләрчә эшләүче кызлар, егетләр алар. Димәк, буыннар чылбыры, хәтер дисбесе өзелми. Батырлык елъязмачылары, моңарчы билгесез булган гаҗәеп сәхифәләрне ачып, каһарманнарыбызның сафларын көчле рухлы яңа шәхесләр белән тагын да тулыландыра төшәрләр әле.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Герои Советского Союза. – М., 1984. – С. 28.
2. Денисенко М. Сколько их было? // Родина. – 1991. – № 6-7. – С. 139.
3. Юлдаш. – 1998. – № 11.
4. Смирнов Ю. Почему не ищем останки?.. // Аргументы и факты. – 2002. – № 18-19.
5. Батырлар Китабы. – Казан, 1945. – Б. 13, 21, 22, 26.
6. Шәһри Казан. – 1995. – 5 июль.
7. Гриф секретности снят.– М., 1993. – 415 с.
8. Шунда ук. – С. 340.
Шаһинур Мостафин,
язучы-публицист, эзтабарларның «Хәтер яктысы» берләшмәсе җитәкчесе