Р. А. Гыймазова. «Ханымнарга һәдия «Сөембикә»

Журнал «Сююмбике» ‒ первое иллюстрированное периодическое издание для женщин-мусульманок. Его издателем был воспитанник медресе д. Иж-Бобья Сарапульского уезда Вятской губернии, педагог, журналист и редактор Якуб Ибрагимович Халиуллин (Якуб Халили). Первый номер журнала вышел 27 октября 1913 г., а последний 18 января 1918 г. Периодичность журнала в первые годы существования издания составляла два номера в месяц. На его страницах печатались Шагит Ахмадеев, Фахрелбанат Сулеймания, Багбостан, Камиля и Махруй Музаффария, Загида Бурнашева (Гиффат туташ), Сара Гисмат, Садри Джалял, Сагит Сунчали, Абдрахман Сунгатуллин, Наки Исанбет и многие другие. Татарская общественность очень тепло встретила появление журнала для женщин. Он был востребован среди жительниц Казани и Казанской губернии. Авторы статей пытались охватить важнейшие ежедневные вопросы, возникающие в быту татарской женщины, а также не забывали о ее духовном развитии; практически в каждом номере печатались стихи и рассказы на разные темы. Автором данной публикации в 2016 г. в издательстве «Отечество» г. Казани был опубликован полный библиографический указатель данного периодического издания. Все статьи журнала «Сююмбике» были воедино структурированы по рубрикам. За свое пятилетнее существование в журнале было опубликовано 1 427 статей. В 1918 г. издание было закрыто, но идеи и проблемы, поднятые на страницах издания главным редактором Якубом Халилом, остаются востребованными до настоящего времени.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
16.06.2017
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2017

Аннотация

Журнал «Сююмбике» ‒ первое иллюстрированное периодическое издание для женщин-мусульманок. Его издателем был воспитанник медресе д. Иж-Бобья Сарапульского уезда Вятской губернии, педагог, журналист и редактор Якуб Ибрагимович Халиуллин (Якуб Халили). Первый номер журнала вышел 27 октября 1913 г., а последний 18 января 1918 г. Периодичность журнала в первые годы существования издания составляла два номера в месяц. На его страницах печатались Шагит Ахмадеев, Фахрелбанат Сулеймания, Багбостан, Камиля и Махруй Музаффария, Загида Бурнашева (Гиффат туташ), Сара Гисмат, Садри Джалял, Сагит Сунчали, Абдрахман Сунгатуллин, Наки Исанбет и многие другие. Татарская общественность очень тепло встретила появление журнала для женщин. Он был востребован среди жительниц Казани и Казанской губернии. Авторы статей пытались охватить важнейшие ежедневные вопросы, возникающие в быту татарской женщины, а также не забывали о ее духовном развитии; практически в каждом номере печатались стихи и рассказы на разные темы. Автором данной публикации в 2016 г. в издательстве «Отечество» г. Казани был опубликован полный библиографический указатель данного периодического издания. Все статьи журнала «Сююмбике» были воедино структурированы по рубрикам. За свое пятилетнее существование в журнале было опубликовано 1 427 статей. В 1918 г. издание было закрыто, но идеи и проблемы, поднятые на страницах издания главным редактором Якубом Халилом, остаются востребованными до настоящего времени.

 

Abstract

“Suyumbike” magazine was the first illustrated periodical publication for Muslim women. Its publisher was a madrasah graduate of Ij-Bobya village of Sarapul county of Vyatka province, teacher, journalist and desk editor Yakub Ibragimovich Khaliullin (Yakub Khalili). The first issue of the magazine was published on October 27, 1913, and the last one – on January, 1918. The magazine’s periodicity within the initial years of its existence was two issues per month. Its pages contained the works of Shagit Akhmadeev, Fakhrelbanat Suleymaniya, Bagbostan, Kamilya and Makhruy Muzaffariya, Zagida Burnasheva (Giffat tutash), Sara Gismat, Sadri Jalal, Sagit Sunchali, Abdrakhman Sungatullin, Naki Isanbet and many others. The Tatar public wholeheartedly welcomed the introduction of the magazine for women which was popular with the inhabitants of Kazan and Kazan province. The authors of the magazine’s articles were trying to cover the most important daily issues related to the daily life of a Tatar woman, without forgetting of her intellectual development – poems and stories on various topics were published almost in each issue. In 2016 the author of this article published the full bibliography of the periodical publication in “Otechestvo” publishing house of Kazan. All the articles of “Suyumbike” magazine were structured according to columns. Within its 5-year existence

1 427 articles were published in the magazine. In 1918 the printed medium was closed, but the ideas and problems raised in the pages of the magazine by Yakub Khalili have remained in high demand up to the present.

 

Ключевые слова

Якуб Халили, журнал “Сююмбике”, история татарской журналистики, татарская периодика.

 

Keywords

Yakub Khalili, «Suyumbike» magazine, History of Tatar journalism, Tatar periodicals.

 

XX йөз башында сүз иреге һәм татар вакытлы матбугатының барлыкка килүе татар халкы, иҗтимагый фикер тарихында тирән эз калдырган вакыйгаларның берсе. Халыкның сәяси, икътисади, иҗтимагый мәнфәгатьләрен чагылдырырлык, аңа җавап бирерлек башка чараларның булмавы татар вакытлы матбугатының тиз арада алга китүенә китерә. Матбугат иреге туу белән үк төрле юнәлештә, төрле максаттагы дистәгә якын газета-журнал дөнья күрә. Татар телендәге газета-журналлар тормышның төрле өлкәләрен, халыкның төрле даирәләренең мәнфәгатьләрен яктырта, һәрберсе үзенә генә хас булган юл белән бара. Юнәлеше белән башка матбугат чараларыннан аерылып торган инкыйлабкача басмаларның берсе итеп «Сөембикә» журналын күрсәтергә мөмкин.

1913 елны Иж-Бубый авылы крестьяны Якуб Ибраһим улы Хәлиуллин (1877-1938), хатын-кызлар өчен татар телендә «Сөембикә» исемендә журнал чыгарырга рөхсәт сорап, губернатор исеменә гариза яза һәм 1913 елның 16 сентябрендә 10 716 саны белән теркәлгән таныклык алуга ирешә[1]. Педагог, дәреслекләр авторы, журналист һәм нәшир Я. Хәлили 1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасының Иж-Бубый авылында (хәзер Татарстан Республикасының Әгерҗе районы) туган. Заманы өчен алдынгылардан саналган туган авылы мәдрәсәсе – Иж-Бубыйда белем алган. 1938 елның 6 гыйнварында «өчлек» тарафыннан чыгарылган «атарга» дигән хөкем карары 15 гыйнварда тормышка ашырыла. Танылган нәшир, педагог, журналистның гомере шулай өзелә. Я. Хәлили фәкать 1991 елда гына тулысынча аклана[2].

Я. Хәлилинең 15кә якын мәктәп-мәдрәсәләр өчен язган уку дәреслекләре сакланып калган. Әлеге киң кырлы шәхеснең нәширлек эшчәнлеге дә бик кызыклы. Ул «Балалар дөньясы» (1917-1918) журналын дөньяга чыгаручы буларак та билгеле.

«Сөембикә» журналы, татар хатын-кызлары өчен татар телендә чыгарылган иң беренче журнал буларак, эчтәлеге белән тормышның бөтен якларын да яктыртырга тырышкан. Басма XX гасыр башы татар хатын-кызлары өчен генә түгел, XXI гасыр башында да үзенең актуальлеген югалтмаган мәсьәләләрне күтәргән. Болар: 1) хатын-кызларның хокукый, икътисади, әхлакый һәм гаиләдәге хәлен чагылдырган гомуми эчтәлекле мәкаләләр; 2) хуҗалыкның заман таләпләренә туры китереп эшләвен яктыртучы бүлек; 3) хокук бүлеге: хатын-кызлар өчен мөһим булган хокукый мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр, теге яки бу хокукый ярдәмгә мохтаҗ хатын-кыз укучыларның сорауларына җаваплар; 4) шәригать күзлегеннән караганда хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын ачыклау; 5) хатын-кыз мәсьәләсе тарихы һәм галимнәрнең аңа карашы; 6) хатын-кызның мәдәни һәм иҗтимагый тормыштагы урынына кагылышлы мәкаләләр; 7) аш-су бүлеге: тәҗрибәле белгечләр тарафыннан төзелгән һәм тикшерелгән төрле рецептлар, өй шартларында кышка ризык әзерләү буенча киңәшләр; 8) балалар, туташ һәм ханымнарга өй шартларында тегеп кияргә мөмкин булган кием өлгеләре күрсәтелгән мода бүлеге; 9) кул эшләре бүлеге: гади һәм шул ук вакытта зәвыклы әйберләрне ясау юлларын тасвирлау; 10) балаларны тәрбияләү һәм белем бирү бүлеге; 11) хатын-кызларның шәхси гигиенасы һәм тышкы матурлыгын саклау буенча киңәшләр; 12) Гөлләр үстерү һәм бакчачылык; 13) әдәбият-сәнгать бүлеге: роман, повесть һәм хикәяләр; 14) тәнкыйть бүлеге; 15) россиядә һәм аннан читтә яшәүче хатын-кызлар турында мәгълүматлар; 16) соңгы ике атна эчендә булган иҗтимагый-сәяси тормышка күзәтү; 17) укучылар сорауларына җаваплар; 18) белдерүләр.

Хатын-кызлар өчен махсус чыгарылган журналны киң җәмәгатьчелек җылы каршы алган. «Сөембикә» битләрендә дә, башка газеталарда да моңа мисаллар табырга мөмкин. Атаклы мәгърифәтче Габдулла Бубый бу хакта, Кытайның Голҗа шәһәреннән болай дип язган: «Хатын-кызларыбыз өчен, аларга хокукларын күрсәтәчәк, аларны тирән йокыларыннан уятачак, аларны ирләр боендырыгыннан, ирләр тоткынлыгыннан коткарачак, аларга мәгълүмат вә фикер бирәчәк мондаен мөһим бер журналның мәйданга чыгуы, күзгә күренүе, мине никадәр юатты, миңа никадәр зур вә гадәттән тыш өмитләр бирде, мине никадәр сөендерде, хәтта сөенечемнән еладым мин»[3]. «Сөембикә»нең 4нче санында «Мәктүпләр» рубрикасында Заһидә ханым: «Хатын-кызларга махсус булган «Сөембикә» журналының 1нче һәм 2нче номерларын укып гаятьтә шатландым. Мондый журналның кирәклеге күптән сизелгән булса да, әлегә кадәре бу эшне башлап, вөҗүдкә чыгарыр өчен сызганып тотынучы булмады. Инде «Сөембикә» әбиебез шул җитешмәгән җиребезне камил итәр өчен баш күтәрде. Шаит бу әбиебез безне дини, милли вә бәрабәр мәдәни тәрбия илә тәрбия итәр өметендәмен», – дип яза[4].

Исмәгыйль Рәмиев үзенең инкыйлабкача татар вакытлы матбугаты тарихын өйрәнгән басмасында: «1913нче елны ноябрьдә Казанда чыга башлады. Айга ике тапкыр чыга торган хатын-кызларга хас, үз дигәненчә: “Сөембикә” журналы хатын-кызларның чын милләт хатыны, чын милләт анасы һәм чын йорт хуҗасы булуларына хезмәт итәчәктер… Журнал урта форматта, тышлыгы белән 24 битлек (17нче ел күләме кечерәйде) булып, ел әйләнәсендә 24 номер чыгып торды. Техникасы простой гына. Ара-тирә рәсемнәре дә булгалый иде. Еллык бәясе 4 сум, берәмләп 20 тиен иде. “Өмет” һәм “Мәгариф” типографияләрендә басылып килде», дип яза[5].

Журналның төп авторлары: Якуб Хәлили, Шаһид Әхмәдиев, Фәхрелбанат Сөләймания, Багбостан, Камилә Мозаффария, Маһруй Мозаффария, Гөлсем Терешкавия, Габделбари Баттал, Заһидә Бурнашева (Гыйффәт туташ), Сара Гыйсмәт, Садри Җәләл, Нәкый Исәнбәт, Бәхтияр Мирзанов, Габдрахман Сөнгатуллин (Сөнгати), Сәгыйть Сүнчәләй һәм башкалар.

Башланып киткән Беренче Бөтендөнья сугышы журнал эшчәнлегенә берникадәр үзгәрешләр кертә. Кәгазьгә бәя арта, яисә клишеләр килеп җитмәү сәбәпле, тиз арада кайбер өстәмәләр ясала. Журналның 1914 елның 20 санында бу хакта: «Сугыш булу мөнәсәбәте белән 20нче сан «Сөембикә» өчен Мәскәүгә җибәрелгән клишеләр килеп җитмәде. Журналны вакытында чыгарыр өчен бу номер журналны рәсемсез чыгарырга мәҗбүр булдык. Вакытның нинди вакыт идекен мөляхазә итеп (игътибарга алып. ‒ Р. Г.), укучыларның гафуларын үтенәбез», – дип язылган. Вакытлы матбугат өчен генә түгел, гомумән, ил өчен дә гаять авыр булган шундый вакытларда журнал өстендә эшләү нәширләр өчен бик җиңел булмагандыр, ябылу уе да булмый калмаган күрәсең, ләкин укучыларның ныклы җилкәсен тоеп, булган кыенлыкларны җиңеп, сан артыннан сан чыга торган[6].

XX йөз башында татар хатын-кызлары өчен махсус чыгарылган бердән-бер журнал буларак өйрәнелеш ягыннан әлеге басма бик кызыклы. Мәкаләләрне тулысы белән, бер комплекста өйрәнергә кирәк. 2016 елда басылып чыккан библиографик күрсәткеч моңа бер адым булып, тикшеренүчеләрне татар вакытлы матбугаты белән тагын да кызыксындырыр, тирәнрәк өйрәнергә этәргеч бирер[7]. «Сөембикә» журналының библиографик күрсәткеченә журналда басылган барлык материаллар да теркәлеп, мәкаләләр, эчтәлекләреннән чыгып, тематика буенча аерым бүлекләргә хронологик тәртиптә урнаштырылган.

Журнал комплекслы рәвештә өйрәнелгәннән соң, аның киң колачлы, хатын-кыз дөньясын һәр яклап тулыландырырга, аны баетырга тырышканлыгы күренә. Ләкин аякка басып килүче, дистәләгән татар матбугат органының берсе буларак, журнал битләрендә урын алган кайбер төгәлсезлекләр дә күзгә чалына. Мәсәлән: 1914нче елның 9нчы сан тышлыгында «8нче сан» дип, ә эчке битләрендә «9нчы сан» дип теркәлгән; 1914нче елның 20нче сан тышлыгында «шәүвәл» ае урынына «шәгъбан» ае күрсәтелгән; 1915нче елның 7нче санында Җамалетдин Юмаев имзасы белән дөнья күргән мәкалә исемендә беренче сүзнең беренче хәрефе төшеп калган. Текстның эчтәлегеннән аңлашылганча, аны «Троицк» дип укырга кирәк; 1916 елның 1нче һәм 2нче саннарның тышлыгында чыгу көне «17 мөхәррәм» дип басылган; 1917нче елның 16нчы саны белән 17нчы санында 247-248 битләр кабатланган. Шулай ук берничә җирдә журналның тышлык битендә китерелгән эчтәлек белән текстта бирелгән исемнәр туры килми[8]. Ләкин әлеге тәңгәлсезлекләр журналның кыйммәтлелеген, яисә басылган материалларының дәрәҗәсен киметми, бәлки әле тәҗрибә җитеп бетмәү белән аңлатырга мөмкин.

Журнал битләрендә кайбер бүлекләрнең ачылу вакыйгасы да тәфсилләп сурәтләнгән. Мәсәлән, 1913/1331 елның беренче санында «Аш-су бүлеме»нә керешер алдыннан шундый хикәя бәян ителгән: «“Миңнәхмәт абзый, безгә көнлеккә уракка бармыйсыңмы?” ‒ “Көненә күпме бирәсең?” ‒ “Илле тиен”. ‒ “Мин, туган, бара алмыйм. Әхмәтгәрәй кырык тиен генә бирсә дә, аңа барам”. ‒ “Нигә?” ‒ “Сезнең аш тәмсез була. Сез аш пешерә белмисез”.

Мондый мисаллар безнең тормышыбызда тулып яталар. Кая гына карама, татар хатыны аш пешерә белми. Рус хатыннарына карасаң, алар шул ук бездә бар бәрәңге, суган, ит, аз гына майдан бөтенләй ашап туя алмаслык аш ясыйлар. Безнең хатыннар исә, алардан күбрәк материал бетерсәләр дә, ашлары рәтле булмый. Бердән, туклыксыз, икенчедән, тәмсез була.

Без шуларны мөляхазә кылып, журналыбызда “Аш-су бүлеме” дигән бер бүлем ясап, шунда аш пешерү ысулларыны күрсәтмәкче булабыз. Безнең иң тырышкан нәрсәбез дә ашларның сезонына карап булуыдыр. Хәзер көз булдыгыннан, без көзгә хәзерләргә мөмкин булган ашлар, суларны язарга керештек».

Шундый ук эчтәлекле мәкаләне «Кул эшләре» бүлегендә дә табарга мөмкин: «Хәзерге тәрәкъкый вә тәмәдден гасырында кул эшләренең әһәмиятен белмәгән кеше юктыр дип уйлана. Безнең журналыбызны укыячак ханымнарны, без кул эшләренең әһәмиятен белүендә түбән булырлар дип уйламаганга, бу турыда сүзне озынга җибәрмибез. Журналыбызны укыячак вә кул эшләре белән бигрәк тә шөгыльләнәчәк ханымнар, мөгаллимәләр сыйныфы булдыктан, без кул эшләренең ысуле тәгълиме турында бер-ике сүз әйтмәкче булабыз…»[9].

Журналны оештыручылар һәр мәкаләне, мөрәҗәгатьне, редакция адресына килгән һәрбер хатны игътибар белән укыганнар. Куелган мәсләкләренә туры килмәсә, мәкаләләр, хатлар журнал битләрендә басылмаган һәм «Игълан» бүлеге аркылы ияләренә хәбәр ителгән.

«Сөембикә» үз битләрендә хатын-кызларга нинди булырга кирәклеген генә түгел, кемнәрдән үрнәк алырга мөмкинлеген дә чагылдырып килә, гомумән, күренекле төрле милләт һәм шөгыль ияләре булган ханымнар турында язмалар да басылган. Төрле өлкәләрдә беренче булган хатын-кызлар хакында кызыклы һәм мавыктыргыч мәкаләләр белән бергә аларның фотосурәтләре дә урын алган. Алар арасында Аурупада беренче хатын-кыз табиб Элизабет Блеквелл, Румыния патшабикәсе, шагыйрә Кармен Сильвалар белән беррәттән көнчыгышның мәшһүрә мөселман ханымнары һәм милләт аналары дәрәҗәсенә күтәрелгән татарлар – Маһруй Мозаффария, Фатыйма-Фәридә, Гыйффәт туташлар (Заһидә Бурнашева) да бар. Шуның белән журнал Русиянең төрле өлкәләрендә яшәүче укымышлы, зыялы татар хатын-кызларын берләштерүдә зур роль уйнау белән беррәттән, әле алар ирешәсе бөеклекләрне дә күрсәткән. Октябрь инкыйлабы «Сөембикә» журналы язмышына да үзгәрешләр кертә. Яңа вәзгыятьнең аның эшчәнлегенә ничек тәэсир итәсен күрәсең күзалламаганнармы, ләкин журнал битләрендә ябылуга кинәя күренми. Гомумән, бу хакта башка татар матбугаты органнары да фаразламаган күрәсең, чөнки 1918 елның 8нче гыйнварында чыккан бердән-бер санында да «Безнең тавыш», «Корылтай», «Балалар дөньясына» язылырга өндәгән игъланнар дөнья күргән. Шулай итеп, Беренче Бөтендөнья сугышының авырлыкларына бирешмичә, җиң сызганып татар хатын-кызларының мәнфәгатен кайгыртып гамәл кылган әлеге басма, яңа тормыш кысаларына сыешмаганлыктан 83 саны дөнья күргәннән соң, яшәвеннән туктый. «Сөембикә»дә инкыйлапкача яшәп килгән барлык дини уку йортлары, газета-журналлар шикелле үк буржуазлыкта гаепләнеп ябыла, тарихи аренадан төшеп кала.

Вакыт үтү белән, яңа хакимият кысаларында да хатын-кызлар өчен махсус матбугат органы кирәклеге калкып чыга. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты секретариаты карары нигезендә 1926 елдан, булган тәҗрибәне күздә тотып, махсус, ләкин яшәп килгән формация карашларын чагылдырган, җәмгыять өчен ачык, совет кешесен тәрбияләчәк аналарны күзалдында тоткан «Азат хатын» журналы мәйданга чыга.

 

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

[1]. Татарстан Республикасы Милли архивы (ТР МА), 420 ф., 1 тасв., 243 эш. Tatarstan Respublikasi Milli arhivi [National Archive of the Republic of Tatarstan] (TR MA), fond 420, series 1, file 243.

[2]. Ахунов, А., Замалдынова, Ч. Якуб Халили: новые штрихи к биографии // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2004. – № 2. ‒ С. 156‒164. AKHUNOV, A., ZAMALDYNOVA, CH. Yakub Khalili: noviye shtrihi k biografii [Yakub Khalili: new hints to the biography. In Russ.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2004, no. 2, pp. 156‒164.

[3]. Казан федераль университеты Н. Лобачевский исемендәге китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Т. 2, 17а‒20а кгз. Kazan federal' universiteti N. Lobachevskiy isemendеge kitaphanеsenen kul"yazmalar һеm sirеk kitaplar bulege, [Department of Manuscripts and Rare Books of N. Lobachevsky Scientific Library of Kazan Federal University], T. 2, pp. 17a‒20a.

[4]. Заһидә. Хөрмәтле мөхәррир әфәнде! // Сөембикә. – 1913. – № 4. – 19 б. ZAHIDA. Hermеtle mоhеrrir еfеnde [Dear Mister Editor. In Tatar.]. IN: Sоembikе, 1913, no. 4, p. 19.

[5]. Рәмиев, И. Вакытлы татар матбугаты (1905‒1925): альбом. ‒ Казан: Гажур, 1926. ‒ 54 б. RЕMIEV, I. Vakitli tatar matbugati (1905‒1925): al'bom [In periodicals (1905–1925): album. In Tatar.]. Kazan, Gazhur publ., 1926, p. 54.

[6]. «Сөембикә» журналына 1917нче ел өчен абунә дәфтәре ачылды // Сөембикә. – 1916. – № 23–24. “Sоembikе” zhurnalina 1917nche el оchen abunе dеftеre achildi [Subscription for “Syuyumbike” magazine is opened for 2017. In Tatar.]. IN: Sоembikе, 1916, no. 23–24.

[7]. Гимазова, Р. А. «Сөембикә» журналының библиографик күрсәткече (1913–1918). – Казан: Отечество, 2016. – 106 б. GIMAZOVA, R. A. Sоembikе zhurnalinin bibliografik kursеtkeche (19131918) [Bibliography of the magazine “Syuyumbike”. In Tatar.]. Kazan, Otechestvo publ., 2016, 106 p.

[8]. Җәләли, Г. Хаҗитархандагы тәэсирәтем // Сөембикә. – 1915. – № 16–17. – Б. 19–20. JELELI, G. Hajitarhandagi tеesirеtem [Impressions of the trip. In Tatar.]. IN: Sоembikе, 1915, no. 16–17, pp. 19–20.

[9] Кул эшләре // Сөембикә. – 1913. – № 2. – Б. 13-14. Kul eshlere [Handicrafts. In Tatar.]. IN: Sоembikе, 1913, no. 2, pp. 13–14.

 

Из свидетельства, выданного Я. И. Халиуллину на издание журнала «Сююмбике»

16 сентября 1913 г.

г. Казань

Дано сие на основании 17 ст[атьи] приложения к ст[атье] 114 Уст[ава] о цензуре и печати […] проживающему в г. Казани на Мясницкой улице, в доме Дружинина, крестьянину Вятской губернии, Сарапульского уезда, Агрызской волости, дер[евни] Иж-Бобья Якубу Ибрагимовичу Халиуллину. В том, что, как видно из поданного им заявления. Он, Халиуллин, намерен издавать в г. Казани под личною своею ответственностью в качестве ответственного редактора журнал для женщин на татарском языке с рисунками, под наименованием «Сюем-бикя». Журнал будет выходить два раза в месяц, по следующей программе: 1) общие статьи по вопросам правового, экономического, морального и семейного положения женщин; 2) отдел, выясняющий наиболее соответствующую современным условиям экономическую постановку домашнего хозяйства в отношении жилища, освещения, отопления, рынка, кухни, прислуги и т[ому] п[одобное]; 3) юридический отдел: статьи по важнейшим для женщин правовым вопросам, ответы на все запросы читательниц, нуждающихся в той или иной юридической помощи; 4) отдел, выясняющий положение женщины с точки зрения шариата; 5) история женского вопроса и взгляды философов-ученых на женщину; 6) статьи, касающиеся положения женщины как в культурном мире, так и в мире некультурном; 7) кулинарный отдел, рецепты разных блюд, составленные и проверенные на практике опытными специалистами; изыскание способов улучшения и удешевления стола, советы о заготовке припасов и о приготовлении домашним способом предметов гастрономии; 8) модный отдел с разнообразными рисунками платьев, как детских, так и дамских, а также самого разнообразного белья, ‒ вполне доступных для домашнего изготовления. При модном отделе ‒ руководство по кройке и шитью платьев и белья, а также и изготовлению шляп и искусственных цветов; 9) отдел рукоделий с рисунками как простых обиходных работ, так и новейших изящных рукоделий с подробным описанием исполнения каждого предмета; 10) отдел о воспитании и образовании детей; 11) косметический отдел: всевозможные советы и указания по элегантной гигиене, по уходу за красотой и ее сохранением; 12) комнатное цветоводство и садоводство; 13) отдел беллетристики: романы, повести и рассказы; 14) отдел критики о книгах, брошюрах, вообще о статьях, касающихся женщины; 15) стихотворения; 16) сведения о положении женщины как в России, так и за границей; 17) обозрение общественной и политической жизни за последние две недели; 18) почтовый ящик для ответов на запросы читательницы и 19) объявления. Журнал этот будет печататься в г. Казани в типографии «Умид» ‒ Ахмадуллина. Подписная цена на журнал объявлена за год 4 руб[ля], за полгода 2 руб[ля] 50 коп[еек], за 1/4 года 1 руб[ль] 35 коп[еек], отдельный номер 20 коп[еек] […]

За помощника правителя канцелярии (подпись).

НА РТ, ф. 420, оп. 1, д. 243, л. 8–8 об. Машинопись.

 

Список литературы

Ахунов, А., Замалдынова, Ч. Якуб Халили: новые штрихи к биографии // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2004. – № 2. ‒ С. 156‒164.

Гимазова, Р. А. «Сөембикә» журналының библиографик күрсәткече (1913‒1918). – Казан: Отечество, 2016. – 106 б.

 

  •  

AKHUNOV, A., ZAMALDYNOVA, CH. Yakub Halili: noviye shtrihi k biografii [Yakub Khalili: new hints to the biography. In Russ.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2004, no. 2, pp. 156‒164.

GIMAZOVA, R. A. Sоembikе zhurnalinin bibliografik kursеtkeche (19131918) [Bibliography of the magazine “Syuyumbike”. In Tatar.]. Kazan, Otechestvo publ., 2016, 106 p.

 

Сведения об авторе

Гимазова Рафиля Алмарисовна, кандидат исторических наук, заведующая кафедрой татарского языка и национальной культуры Российского исламского института, г. Казань, Республика Татарстан, Российская Федерация, rafilyagim@gmail.com

 

About the author

Rafilya A. Gimazova, Candidate of Historical Sciences, Head of Department of the Tatar Language and National Culture of Russian Islamic Institute, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation, rafilyagim@gmail.com

 

В редакцию статья поступила 19.10.2016 г., опубликована:

Гыймазова, Р. А. Ханымнарга һәдия «Сөембикә» // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2017. ‒ № 1/2. ‒ С. 303‒309.

 

Submitted on 19.10.2016, published:

GIMAZOVA, R. A. Hanimnarga һеdiya “Sоembikе” [Gift for women “Syuyumbike”. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2017, no. 1/2, pp. 303‒309.

Другие статьи
 К началу 1917 г. Казанский университет входил в число старейших учебных заведений страны и являлся одним из крупнейших провинциальных научных и образовательных центров. Университе
Первую мировую войну от всех предыдущих военных кампаний отличали невероятные масштабы пленения. За все годы военных действий в плену оказалось восемь миллионов военнослужащих и бо
К 1917 г. дворяне хотя и перестали пользоваться налоговыми и правовыми преимуществами, как это было в XVIII-XIX вв., и практически сравнялись в правах с другими сословиями, но на д
 Одним из наиболее известных центров православия в Среднем Поволжье в дореволюционный период являлся Свияжский Успенско-Богородицкий монастырь, основанный в июле 1555 г.1 Во второй
 Изучение Казанского ханства, в особенности его этносоциальной истории, всегда было затруднено из-за явной недостаточности источников1. Западноевропейские нарративные источники XV
Судебная реформа 1864 г. явила собой преобразование всей судебной системы, порядка уголовного и гражданского процессов в России. Были внесены существенные изменения в судоустройств