Низами Р. М. Утны-суны кичкән якташыбыз

Публикация знакомит с биографией и воспоминаниями участника Великой Отечественной войны, уроженца д. Беденьга Тетюшского района Республики Татарстан А. Измайлова.
Рубрика:
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
08.12.2012
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2012

Утны-суны кичкән якташыбыз

Әнвәр Закирҗан улы Измайлов 1925 елның 20 сентябрендә Тәтеш районы, Бидәңге авылында тамырлары җиргә нык береккән игенчеләр — Закирҗан һәм Минҗиян гаиләсендә туа. Гаиләдә дүрт баланың берсе ир бала булып, әти-әнисе аны да җир баласы итеп, үзләре кебек чын игенчеләр, киң кырларда икмәк үстерүче итәргә хыялланалар. Ләкин...

Изге җиребезгә илбасарларча басып кергән фашист өеренең ерткычлыгы — дүрт ел буена барган канлы сугыш — Әнвәрне дә читләтеп үтми. Ул да, меңләгән егетләр кебек, илне сакларга — сугышка китә. Десант гаскәрләренең 301 полкында хезмәт итеп, Карелия-Фин җиреннән башлап, Европа илләрен азат итүдә катнаша: Австрия, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Карелия җирендә каты яраланып, госпитальдә ята. Бу турыда үзе өчен генә, оныкларына истәлеккә калсын дип кенә бәян ителгән «Яшьлегем хатирәсе», «Ачы язмыш», «Җиңүле Европа юллары» дигән язмаларында чагыла.

Сугыш тәмамлангач, Әнвәр иленә, туган йортына 1950 елны гына исән-имин әйләнеп кайта. «...Әти кызыл җәймә бәйләп, Җиңү байрагы итеп югары күтәрә. Баганага бәйләнгән әлеге байрак атна буе эленеп тора. Менә шулай җиңү шатлыгын, бердәнбер малаеның исән калуын әти үзенчә тантана итә», — дип искә ала ул.

Тыныч тормышта Әнвәр әтисенең һөнәрен дәвам итә, җирдән аерылмый. 1958-1961 елларда Ульян шәһәрендә совет-партия мәктәбендә укып, «Кече агроном-оештыручы», ә аннан соң авыл хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлап «Галим-агроном» белгечлеге ала.

Ул гомер буена җиргә турылыклы булып, туган колхозыбыз «Волга»да партком секретаре, агроном булып эшләде. Әйтергә кирәк, күңел биреп, булсынга дип, намус белән хезмәт итте. 7 242 гектар сөрү җирләренә ия булып, шуның 5 100 гектары чәчүлек җире булган бу колхоз 1973 елны бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 28,5 центнер уңыш (ул елларда бу иң югары күрсәткеч санала) ала. Шушы елны Әнвәр Измайлов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Шунысын да әйтик, аның фронтта алган орден-медальләре дә, Мактау кәгазьләре дә байтак.

Ул елларда авылда шактый яңа биналар төзелә. Әйтик, Бидәңге авылында клуб, мәктәп, колхоз идарәсе, кибетләр, балалар бакчасы, ә Бессоново авылында 6 мең ярым башка исәпләнгән ферма комплексы сафка баса. Терлекчелектә алга китеш сизелә. Мөгезле эре терлекләр саны 1 200-1 300 башка җитә.

Әнвәр Измайлов — матур тормыш юлы үткән кеше. Гаиләсендә дә үрнәк ир һәм әти. Аның тормыш иптәше Мәрьям авылда 40 елдан артык балалар укытты. Алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Венера — шәфкать туташы, ә Эльвира — Татарстанның атказанган табибы. Ул Казанда 7 нче хастаханәдә баш табиб урынбасары булып эшли. Оныклары Лилия, Рафаэль — югары белемле белгечләр, ә Фәрит һәм Марат — икътисад фәннәре кандидатлары.

Әнвәр Измайлов гомеренең соңгы елларында тормыш иптәше Мәрьям белән Казанда яшәде. Ул 2005 елда вафат булды. Түбәндә журнал укучыларына аның Җиңүгә багышлап, 2003 елда язган хатирәләре тәкъдим ителә.

 

Җиңүле Европа юллары

 

1945 ел, 20 гыйнвар кичендә Калинин шәһәре тимер юл вокзалы янында торабыз. Көн шулкадәр салкын буран, һичкайда да ышык урын таба алмагач, агач кисәкләре, якын тирәдәге койма-рәшәткәләрне сындырып, учак ягып җибәрәбез. Җил көчле, учакны сүндерә, җылысын да артык тоярлык түгел. Ике-өч сәгать шулай вакыт уздырганнан соң, вагоннарга кереп урнашабыз. Вагоннарда ике катлы итеп ясалган нар, уртада исә тимер бочканы, торбасын түбәдән чыгарып, мич итеп җайлаштырганнар. Зур вагонның ике башында да шулай эшләнеп, һәр башына берәр взвод кереп урнаштык. Поезд кузгалып китүен йокы аралаш кына хәтерлим, бик туңылган, арылган иде.

Дүрт елга якын илебез афәт эчендә, моңарчы тарих белмәгән каты, канкойгыч сугышлар дәвам итә. Сугышның һәр көне диярлек меңәрләгән яшь егетләрнең, баһадирдай ирләрнең гомерләрен өзә. Инде илебез азатлыгы яуланган, сугышлар безнең ил белән чиктәш Европа илләрендә бара. Шулай да илдә киеренкелек кимеми. Фронтның катгый таләбе кырыс — фашистларны тулысынча тар-мар итү. Европага азатлык бирү, Гитлерны үз оясында юк итү.

Февраль аеның 17сендә Венгриянең зур булмаган Кечкемет шәһәре тирәсенә урнаштык. Кечкемет шәһәре чиста, пөхтә. Аннан ерак булмаган урман эчендә безнең палаткалар шәһәрчеге булды. Тышта карның әсәре дә юк, көннәр бездәге май аендагы кебек җылы, бөтен халык җәйге киемнән, тик иртә-кичләрен генә бераз суыта. 3 нче Украина фронты бу вакытта Венгриянең башкаласы Будапешт шәһәрен тулысынча азат иткән.

Март ае башларында, торак урыннарыбызны туздырып, стройга басарга боердылар. Безне төнге сәгать берләрдә алып чыгып киттеләр. Будапешт юнәлешендә, дошман авиациясеннән шикләнеп булса кирәк, төннәрен бара башладык. Зур җимерелүләргә дучар булса да, бик матур Будапешт шәһәрен җәяүләп үттек. Исән калган күпердән Дунай елгасын үтеп, көнбатыш юнәлешендә баруыбызны дәвам иттек. Политруклар аңлатуы буенча, бу вакытта Балатон күле юнәлешендә каты сугышлар бара. Дошманның көч туплап каршы торуы, хәтта кайбер юнәлешләрдә һөҗүмгә күчүе әле Гитлер армиясенең зур көче һәм яхшы ук мөмкинлекләре барын исбатлый иде.

Алга баруыбызны дәвам иттек. Взвод командиры булып аның ярдәмчесе — 1917 елда туган төрекмән егете, старшина Тагандурдиев Саттар калды. Ул барыбыздан да өлкәнрәк, үрдәксыман йөри, хәрәкәтләре төгәл, киңәшләре һәм командалары һәрчак акыллы, буе-сыны белән дә олы иде. Мунча кергәндә тәненә күз салсаң, бөтен тәнендә яра эзләре, үзе сөйләве буенча, дүрт мәртәбә яраланган. Сугышка кадәр укытучы булган, бик батыр кеше иде. Мин сержант, беренче отделение командиры идем. Мине үзенең ярдәмчесе — «помкомвзвод Измайлов булыр», дип взводка игълан ясады. Яңа взвод командиры килгәнче шулай булыр диде.

Европа илләрендә шәһәрләр, авыллар еш утырганнар, аралары бер-ике километрдан артмый. Дошман һәр отышлы позицияне куллана, пушкаларын, танкларын туры атуга җайлаштыра. Бер зур булмаган шәһәрне яки авылны алсаң да, күренеп торган икенчесен алуы җиңел түгел, чөнки аңа таба хәрәкәт итүче солдатларга автомат, пулеметлардан гына түгел, пушка, танклардан ут ачалар.

Атна-ун көн вакыт үткәч, безнең взводка взвод командиры булып кече лейтенант Коваль килде. Яшь кенә, чандыр гәүдәле, буйга озын, интеллигент холыклы, башта бераз батырсынмыйча эш итсә дә, солдатлар аны яратты, бик тиз үз итте.

Апрель башларында безнең гаскәрләр Австрия җирендә иде инде. Австриянең башкаласы Вена шәһәре ерак түгел, без шуңа һөҗүм итәргә тиеш дигән сүзләр йөри. Берлинга да безнең армия якынайган, Гитлерның бу ике төп калаларын алсак, сугыш бетәр дигән уйлар безне канатландыра. Австрия җиренә күбрәк кергән саен, зур булмаган шәһәрчекләр ешрак очрый, аларны үтүе кыенлаша, дошман әле нигәдер инанып каршы торуында, зур булмаган мөмкинлекләрдән дә файдаланып, юлларга миналар куя, снайперлар калдыра. Ашау ризыкларына бик шикләнеп карый идек. Алга барган саен, безнең батальонга бирелгән танклар, самоходлар арта, хәтта 45 миллиметрлы пушкаларны безнең рәтләргә үк куеп, «прямой наводкой» аталар. Алар ярдәме белән дошманны кууы җиңеләя. Вена шәһәренә юл яру өчен шулай эшләнә бугай, дип үзара сөйләшә идек.

Һаман истә әле

Канкойгыч сугышлар барышында күңелдә онытылмас эз калдырган бер вакыйга турында сөйләп үтәсем килә.

1945 ел. Апрель ае башлары. Австрия җирендә инде җәй, бөтен җир яшеллеккә күмелгән. Австрия башкаласы Вена шәһәре тирәсендә урнашкан зур булмаган шәһәрчекләрнең берсендә саллы гына корылмалар, завод торбалары күренешләре безнең башкалага якынлашканыбызны искәртәләр иде. Берничә йөз метр ачыклыкны үтеп, шушы шәһәрне дошманнан чистарту безнең бурыч. Безнең артиллерия 10-15 минут дошман оборонасын эшкәрткәннән соң, бөтен батальон күтәрелеп атакага киттек. Баштарак ята-тора гына һөҗүм итсәк тә, дошман ягыннан ут бик көчле булмаганлыктан, чылбырга таралмый, автоматларыбыздан ата-ата, алга йөгерәбез. Ара-тирә снарядлар чинап үткәндә, ярылганда, җиргә иңәсең, аннан, торып, янә алга атлыйсың. Менә алдыбыздагы шәһәргә дә инде ерак калмый. Шулчак андагы биналардан халык — башта өчәү, дүртәү, аннан тагы да ишәеп, 30-40, бәлки аннан да күбрәктер, безгә каршы йөгерә башладылар. Барысы да диярлек хатын-кызлар. Күбесе, кулларындагы чүпрәк-яулыкларын селки-селки, нидер кычкырып, бөтен көчләренә йөгерәләр. Башта һичнәрсә аңламасам да, соңрак, безнең халык, көчләп китерелгән кешеләрдер дигән уйга килдем. Иң истә калганы — иң алдан йөгерүче кыз. Матрацлар тегә торган ситсыдан теккән полосалы күлмәге, итәге бераз ертык булса кирәк, йөгергәндә ботлары да күренеп китә, иптәшләрен артта калдырып, бар көченә яулыгын селки-селки йөгергән кыз күңелдә тирән эз калдырды. Мин аның кыз икәненә инанам, чөнки олырак яшьтә булган кеше ул тизлектә чаба алмас иде. Бу кыз миннән бераз сулдарак солдатларга каршы йөгерә. Менә кыз аларга каршы баручы солдатка җитә, ике кулын югары күтәреп солдатны кочарга җыенгандай, килеп җиттем дигәндә, чайкалып алды кебек, адымнарын акрынайтып, зур-зур атлап, солдат күкрәгенә капланды. Солдат берничә секунд кызны кочып торды да, артка бер-ике адым чигенеп, кочкан кызы белән бергә җиргә ауды. Миңа бу күренеш сәер тоелды, шулар янына йөгердем. Мин килеп җиткәндә, солдат ике кулын җәеп чалкан ята, ә кыз солдатның күкрәгеннән бераз түбәнрәк башын куеп, сул кулы белән солдатны кочкан сымак, кулы солдатның иңбашында. Кызның авызыннан солдат күкрәгенә кан тама, күзләре ачык, тик чәчләре генә бераз тузып, йөзен бераз каплаган. Агарынган йөзен күреп, бик мөлаем, матур кыз икәнен аңладым. Ә егете егерме яшьләр тирәсендәге шаян, мәзәкчән, икенче взводтан Соденко дигән, украина милләтеннән солдат иде. Икесен дә бик кызгандык. Сугыш чорында төрле яралыларны, төрле мәрхәмәтсез үлемнәрне дә күрергә туры килде. Ләкин боларыдай күңелгә нечкә тойгы салганы, аянычы булмады. Егет белән кызның чәчәктәй матур яшь вакытларында кочаклашып җан бирүләре — һәркемне тетрәтерлек афәт. Бу чибәр кыз, егет күз алдымда гомерем буена онытылмас хатирә булып калды.

Ул кызның шатлык тулы йөзе, аның һичнәрсәне аямыйча туган ил солдатларына ашкынуы, туган җиренә кайтып җитү белән бер булгандыр. Озак еллар кол хәлендә үткәргән көннәренә чик, йөрәк тулы сагыну хисе, туган җирен, гаиләсен безнең автоматлы солдатларда күргәндер. Мин ирекле, үз илемә, туган-үскән йортыма, сөекле гаиләмә кайтам дигән шатлыгы кинәт менә шулай челпәрәмә килде. Берничә солдат белән сүз ката алмыйча бераз басып тордык. Санинструкторлар: «Икесенә дә икешәр пуля эләккән», — дигәч кенә, безне узып киткән сугышчыларны куып җиттек.

Бу язмам мәрхүм һәм мәрхүмә егет белән кызга һәм шушы яуда ятып калган солдатлар рухына дога булып ирешсен иде дигән теләктә калам. Амин.

Дөньяның кышкы ялдан уяну чоры. Кояш яхшы ук җылыта. Җиләк-җимеш агачлары ап-ак чәчәктә. Үзәнлекләр, юл буйлары яшел хәтфәдәй, бар җир яшеллек — яшәү билгесе белән сулый.

Окоп казудан туктап, кул-аякларны ял иттереп, күккә карыйм. Сирәк болытлары белән үтәли күренгәндәй, соклангыч зәңгәр күк йөзе. Күзең йомуга авылың, туган йортың, яланаяк чапкан урамнарың, аш җәймәсе белән балык сөзгән инеш буйларың искә төшә, җанга рәхәтлек, күңелдә җылы хисләр уята. Яшәү нинди зур бәхет икәнен кинәттән аңлый башлыйсың. Күзеңне ачып, чынбарлыкны күргәч, упкын алдында тукталган кешедәй, җанга рәхәтлек биргән хисләр юкка чыга. Ату, гөрселдәү тавышлары син авыр, куркыныч юлда икәнен исеңә төшерә, күңелгә борчу сала иде.

Менә алдыбызда Вена шәһәре. Европаның иң борынгы, гүзәл шәһәрләренең берсе, Австрия дәүләтенең башкаласы. Бу шәһәр бик күп атаклы зыялыларны биргән кала булуы белән беррәттән, дөньяда иң зур җинаяте белән танылган фашизмның рухын әйдәүче Гитлер да шушы империядә туган, шушы җирләрдә йөргән, без күргәннәрне күргәндер дип күз алдына китерә идем.

Окопларны казып, вакыты белән атналап су күрмәгән бит-кулларны юып, ашап-эчеп, яхшы ук ял иттек. Командирлар сөйләве буенча, шәһәр ныгытылган, күп кенә йортларның аскы этажлары ДОТлар итеп әзерләнгән. Немецлар, зур көч куеп, шәһәрне саклыйлар икән. Безнең бурыч — шәһәрне дошманнардан азат итү, мөмкин кадәр халыкка тимәскә, музей һәм истәлекле һәйкәлләрне дә ватмаска дигән күрсәтмә бирделәр.

Шәһәр эчендә сугышу күпкә катлаулы, һәр йорт ишекләре, тәрәзәләре ут ноктасы итеп файдаланыла. Кырда үткән сугышларда дошманның кайда икәнен чамалап яки күреп үк була, үзең өчен дә саклану чаралары күрү җиңелрәк. Ә шәһәр урамнарында һич көтелмәгән йорттан, урам чатларыннан ут ачалар. Ул әле яңгырап ишетелә, кайсы яктан атканнарын да вакыты белән аңлавы кыен. Моңарчы зур шәһәрләрдә һөҗүм итәргә туры килмәгәнлектән, баштарак югалып каласың. Аннан танкларга, самоходный орудиеләргә ышыкланып, ут ачкан нокталарга, алар орудиеләре белән залплар бирү юлына күчтек. Бу бик отышлы алым булды. Моны командование дә тиз аңлап алды. Солдатларны югалтуларыбыз кимеде, дошманны куу, аны юк итү уңышлырак барды. Урамның ике ягыннан да солдатлар подъезддан подъездга йөгереп узалар. Шикле тәрәзә-ишекләргә автоматтан очередь бирәсең, граната ташлыйсың. Урамнар кисешкән урыннарны үтүе кыенрак, анда танклар белән эш итә идек. Шәһәрдә калган Австрия халкы барысы да подвалларда, төенчекләре белән күбесенчә картлар, балалар. Безнең солдатларны күрүгә аҗдаһа күргәндәй куркалар. Калтыранган тавышлары белән нидер әйтергә телиләр. Коммунист булганнары чыга, батыраеп үзләренең партбилетларын күрсәтәләр. Кич караңгы төшә башлауга, һөҗүм итү туктала, гадәттәгечә, саклану чаралары күреп, чиратлап ял итә идек. Кичен ялда югары этажларга менеп, квартирларны тикшерү, ашау-эчү әйберләре, сигарет, кул һәм кесә сәгатьләре, яхшы күн итекләр кебек әйберләрне үзләштерүләр була. Безнең кебек салам түбәле өйләрдә яшәгән авыл малайларына бу шәһәр халкының тормышы җәннәт булып күренә. Чиста, якты, яхшы мебельләр белән җиһазландырылган квартиралар, зур шкафлар тулган кием, төрле сезонда киелә торган аяк киемнәренең күплеге мине таң калдыра, ни өчен үзенә юк СССР байлыгын таларга бардылар икән дигән фикер уята иде. Авыл, хуторларны үткәндә дә бер генә салам белән ябылган яки агачтан эшләнгән сарай гына да күрмәссең. Барысы да җиренә җиткереп, нык, зәвык белән эшләнгән, күбесенчә икешәр катлы кирпеч йортлар, җиләк-җимеш, алмагач, абрикос агачларына күмелеп утыралар. Юлларына таш, ком түшәлгән.

Вена шәһәрен икегә ярып үтә торган шактый киң, кече суднолар йөрешле су каналы бар икән. Чираттагы һөҗүмнән соң шул каналга барып җиттек. Канал буйлап ике яктан да биек йортлар тезелгән, аларның аскы һәм өске катларында да ут нокталары куелган. Күпер җимерелгән яки миналар куеп шартлатырга әзерләнгән. Бу канал һөҗүм итүчеләр өчен шактый ук каршылык күрсәтү чарасы итеп оештырылган иде. Урамга без урнашкан йортлардан чыгу мөмкин түгел, каршы якның һәр тәрәзә, ишекләре ут сиптерә. Килеп бәрелеп ярылган снарядлардан стена ишелә, таш, кирпеч яңгыры ява. Әле көн уртасы гына булса да, алга бару тукталды. Катгый чаралар күрми торып, бу каналны үтү мөмкин түгеллеген командирлар да аңлыйлар иде.

Кичке сәгать тугызлар тирәсендә, инде көн караңгыланып килгәндә, безнең ротаны җыйнап, аерым задание үтәргә тиешлегебезне аңлаттылар. Без, караңгылыктан файдаланып, каналны кичәргә, мөмкин кадәр тавыш-тын чыгармыйча, дошман җиренә үтеп кереп, бездән 800 метр ераклыкта торган Вена шәһәренең тимер юл вокзалына һөҗүм итәргә, мөмкин булса, аны алырга, немецларның чигенү юлын кисәргә тиеш идек. Шуны да искәртеп үтәм, инде бу вакытта рота исемен йөртсәк тә, 30-40 кешедән артмый идек инде. Коралларыбызны тагын бер кат барлап, тавыш чыгарырдай әйберләрне бәйләп-чорнап, кычкырып сөйләшмәскә, ут ачуны мөмкин кадәр тыярга дигән приказ белән, шул изелеп төшкән күпер аша теге якка үрмәли башладык. Төн яхшы ук караңгы, немец безнең канал кичүне сизмәде. Рота икегә бүленеп, урамның ике ягыннан тавыш-тынсыз гына барабыз. Без әле бу тимер юл вокзалы, аның эче ял итүче немец солдатлары белән тулы, бу ике немец солдаты постка куелган сакчылар икәнен чынлап төшенеп тә өлгермәдек. Тәрәзәләргә, ишекләргә куелган автомат, пулеметлардан безнең өскә пуля яңгыры ява башлады. Вокзал мәйданы таштан түшәлгәнлектән, бөтен мәйданда ут чаткылары уйный, төн караңгылыгы белән чыннан да яуган яңгырны хәтерләтә иде. Тиз генә төрлебез төрле якка сибелдек, сыену урыны табу теләге белән якындагы йортларга йөгереп кердек.

Без вокзалга барып кергәндә, немецларның ашыгып качуларын белдек: анда кошелек, фляжка, ниндидер чехоллар, шинельләргә кадәр идән, урындыкларга таралган, бер генә немец солдаты да калмаган. Төнлә без тревога ясаганнан соң ук качканнар булса кирәк.

Немец гаскәре инде җиңүенә ирешә алмавына инанган булса да, каршылык күрсәтергә әле сәләтле булып, шәһәрнең үзәк тимер юл вокзалын шулай тиз генә ташлап китәрләр дип ышанмаган идек.

Инде 57 ел вакыт үтсә дә, ялкынга чорналган мәһабәт биналары, кирпеч өеменә әверелгән йортлары, ватык күперләре, юллары белән Вена шәһәре әле дә истә. Шәһәрдә калган халкы да безгә күренмәскә тырыша. Күзләренә төшереп бәйләнгән шәл-яулыклары белән хатын-кызлары, таякка таянган картлар, балалардан башка ир-егетләрне күрмәссең. Алар Гитлер армиясендә безгә каршы көрәшә, үз гаепләрен белеп, совет солдатларыннан куркалар, качалар иде.

***

10 май иртәсе. Арттан зур тизлек белән безне куып җиткән машинадан майор Калоев төшә. Барыбызны да җыйнап: «Товарищи, Победа! Война кончилась. 8 мая немцы подписали акт о безоговорочной капитуляции своей армии. Поздравляю вас!» — дип, аңлатып бетерә алмаслык шатлык, горурлык хисләрен җиткерә.

Без, фронтовиклар, тыл батырлары, күбрәк халык арасында булырга, яшьләр белән тыгызрак элемтәдә торып, сугыш елларындагы батырлыкларны, тыл эшчәннәренең җиңү өчен куйган фидакарь хезмәтләрен яшьләргә аңлатырга бурычлыбыз. Мәктәпләрдә, укучылар арасында патриотик үрнәкләргә бай сугыш вакыйгаларын сөйләргә тиешбез. Мин ветераннарыбызны шушы изге эштә активрак булырга чакырам.

Другие статьи
Публикация об учреждении государственных символов Татарской АССР.
Среди основных задач ТЮРКСОЙ — развитие и укрепление связей между тюркоязычными странами в сфере культуры и искусства. На примере этой организации рассматривается международное кул
Интервью со скульптором, заслуженным деятелем искусств Республики Татарстан М. М. Гасимовым.
О сановнике Казанского ханства первой половины — середины XVI в. князе Кострове. Некоторые наблюдения и выводы о генеалогии его происхождения, государственно-дипломатической, военн
Публикация текста самой ранней из известных науке подлинных грамот первого архиепископа Казанского и Свияжского Гурия, архимандриту Герману из фондов Национального архива Республик
Публикация посвящена истории ежегодного принесения иконы Смоленской Божьей Матери в Казань в XIX в. и отражению этого события в изобразительных источниках.