Мөстәкыймов И. А. XIX йөздә Сабан туе

В статье публикуется описание проведения народного праздника Сабантуй в городе и на селе. Описание принадлежит перу неизвестного автора XIX в. и является одним из наиболее ранних татароязычных источников по истории Сабантуя. Текст был включен в «Турецкую хрестоматию», подготовленную и изданную видным российским ориенталистом И. Н. Березиным в 1890 г.
Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
08.12.2012
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2012

XIX йөздә Сабан туе

Укучыларга тәкъдим ителә торган язма «Описание татарского праздника Сабана» исеме белән күренекле рус шәркыятчы галиме, озак еллар Казанда яшәгән һәм эшләгән профессор И. Н. Березин (1818-1896) тарафыннан төзелгән «Төрек хрестоматиясе»нең бер томында гарәп хәрефләре белән иске татар телендә басылган1.

Бу язма — сабан туйларының безнең көннәргәчә килеп җиткән иң иске татарча тасвирламаларыннан. Аның авторын ачыклап булмады. Тел үзенчәлекләре бу язманың XIX йөздә төзелгәнлегенә ишарә итә. Язманың исеме беркадәре сәер күренә: «Рисалә фи бәян вә анда улан тамашалар» (Бәян итүгә багышланган мәкалә һәм анда булган тамашалар). Рисаләнең Сабан туйларын тасвирлауга багышланганын исәпкә алсак, аның исемендә «Сабан туе» сүзләре төшеп калганга охшый. Ихтимал, язманың асыл исеме «Рисалә фи бәяны Сабан туе вә анда улан тамашалар» (Сабан туен бәян итүгә багышланган мәкалә һәм анда булган тамашалар) булгандыр. Һәрхәлдә, соңгы атама мантыйкка күбрәк туры килә.

Алга таба укучыларга югарыда телгә алынган текстның хәзерге татар хәрефләренә күчермәсе (транслитерациясе) тәкъдим ителә. Басма текстында хәреф хаталары шактый. Транслитерациядә алар безнең тарафтан төзәтелде. Астөшермәләрдә безнең фикеребезчә ялгыш язылган сүзләр хәзерге имлага күчерелеп китерелде. Тыныш билгеләре безнең тарафтан өстәлде. Текстның соңында искергән сүзләрнең һәм гарәп-фарсы алынмаларының сүзлеге китерелә.

 

ИСКӘРМӘ:

1. Березин И. Н. Турецкая хрестоматия. – СПб., 1890. – Т. II. – Вып. 2. – С. 171-176.

 

Рисалә фи бәян вә анда улан1 тамашалар

Бу кәгазьдә шәһәрдә улан Сабан туйларының кәйфияте2 бәян кылыныр вә карьядә3 улан Сабан туйларының вә башка мәйдан вә җыеннар бәян ителер галәт-тәфсыйль4. Вә бу Сабан туе дидегемез5 шәһәрләрдә май числасының әүсатында6 вә уртасында улыр. Вә бу Сабан туе гыйбадәт бәйрәме имештер, бәлки атадан-бабадан калган рәсем вә гадәттер. Вә Сабан туеның хакыйкате вә маһияте7 будыр. Шәһәрдән хариҗ8 өч-дүрт чакрым бәртараф9 сәхрәгә чыкып күп халаеклар10 җәмегъ улырлар11. Саляте зоһырдан12 соң, ягъни көн уртасыннан соң җәмегъ улына башларлар, вә сахрага җәмегъ улдыктан соң13 ибтидаән14 бер йирдә түгәрәк вә мөдәүвәр15 улып16, мәйдан кылып көрәшерләр. Вә ул мәйданда һәркем көрәшә алмазлар, бәлки кемдер куәтле вә һөнәрле улсалар, шул кемсәләр көрәшерләр. Вә көрәшмәк дидегемезнең хакыйкате будыр ки, бер кемсә уң кулыны икенче кемсәнең* сул кулының култык астына куеп, вә сул кулыны икенче кемсәнең уң кулының култык өстенә куеп, бөгелеп вә иелеп берсе берсен екмак өчен йөрмәктер. Һәр кемсәнә үзенең куәте вә белгән һөнәре берлә екар, бәгъзысы17 күтәреп вә күтәргән соңында күтәрелмеш кемсәнең ике аягы уртасына күтәргүче кемсә тезене тыгып, бик каты екар, вә екылмакта екылмыш кемсәнең заһыры18, ягъни аркасы, йиргә тимәк дәркяр19 имәстер20, бәлки заһыры йиргә кариб21 булса кифаять кыладыр22. Әгәр аркасы йиргә йиткәнчә екса, ул еккучы23 кемсә бик мәмдүх24 улыр. Вә ул еккучы кемсәне «батыр» диеп әйтерләр. Вә ул еккучы батыр** бераз ял итсә итә, итмәсә итмидер. Әмма ял итмәк горфән25 лязим26 имәстер, янә гайре27 кеше берлә көрәшер. Әгәр ул кемсәне һәм28 екса, янә икенче гайре кеше берлә көрәшер, та үзе екылганча. Бәгъзы куәтле вә һөнәрле кешеләр алты кеше, вә бәгъзы кеше аннан зиядә29 екар. Еккучы батырга бер кешене екканынча акча вирерләр30, егерме тиен, вә утыз тиен, вә аннан зиядә микъдарынча. Әгәр күбрәк екса, җаулык бирерләр. Вә бәгъзы көрәшүчеләр ятып атарлар, вә бәгъзы адәмнәр янбашка алып екарлар***. Янбашка алып екмакның кәйфияте будыр: көрәшүче вә янбашка алучы аркасыны көрәшә торган сахибенең31 корсак астына кертеп, ике кулы вә әле берлә сахибенең ике кәтеф32 вә багырыннан33 басып екмактыр. Вә бәгъзы батыр кешеләр ике кеше илә көрәшеп ике кешене һәм екар, бәгъзы адәм алты вә йите кешене екып, вә ул еккучыны бер кемсә екса бик каты кул вә әл34 чабып көлешерләр мәдхән35 вә тәгъҗибән36. Вә бәгъзы вакытта* кечкенә балалар берлә карт кешене көрәштерерләр. Әгәр карт кешене кечкенә кеше екса, көлешерләр. Вә еккучы батыр кешеләргә акча бирергә байлардан алырлар. Һәр бай үзенең һиммәтенә күрә бирер. Бу көрәшмәк 4 яки 5 сәгать улыр. Вә көрәшкән соң ат йөгертерләр өч чакрымнан яки зиядәрәктән. Вә атларны** шәһәр яныннан вә әтрафыннан*** сахрага вә мәйданга каршы йөгертерләр, чөнки мәйдан яныннан шәһәргә каршы йөгертсәләр, атлар буйлап вә көчләп китеп, шәһәргә кереп адәмнәрне таптамак вә басмак ихтималы бардыр. Вә йөгерә торган атлар ун бәлки зиядә булыр. Вә атларның йөгерүе вә чабуы**** бик яхшы вә симез вә зурлыкка нисбәтән37 дәгелдер38, бәлки назарда39 вә карауда начар атлар бик йөгерек буладыр. Йөгерә торган атларга йөгергән вакытта бик зур кешеләр атланмас, бәлки яшь угланнар40 атланырлар, унбиш-уналтыдагы угланнар атланырлар. Бәгъзы ат бәгъзы аттан егерме яки утыз колач алда килер, вә бәгъзы өч-дүрт колач41 алда киләдер, вә бәгъзысы янәшә, ягъни берсе-берсеннән узмаенча килер. Алдан килгән атка бер чапан куела вә биреләдер, аның артындагына күлмәк куеладыр, вә аның артындагына яулык яки башка зат42 куеладыр. Аның артындагына куелса куела, әмма куелмак горфән лязим имәстер. Узган атларга бирелә торган чапанны вә күлмәкне вә башка затларны бер озын гасага43, ягъни бер таякка тезеп вә бәйләп, бер кеше ул гасаны***** күтәреп****** вә сузып вә селкеп торыр. Шәһәрләрдә чапанны вә күлмәкләрне вә яулыкларны байлардан алырлар. Вә йөгерек атларны йөгертмәк купислар******* вә байларга гына булмак лязим имәстер, бәлки карьядә улган адәмнәр һәм шәһәрдә атын йөгертсә ихтыярлыдыр. Вә атлар йөгердектән соң мәйдан тәмам булып, һәр адәм өйләренә кайтырлар. Вә бу Сабан туе бер һәфтә44, ягъни бер атна улыр. Ат йөгертмәк вә көрәшмәк һәркөнне улыр, әмма җомга вә якшәмбе көннәрне халык бик күп булып, мәйдан бик зур булыр. Якшәмбе көннәрдә баярлар45 һәм чинауниклар чыкарлар. Көрәшкән карап торып, бәгъзы еккучы батырның көрәшүен вә екуын бик яратып, еккучы батырга күп акча бирерләр. Вә бу Сабан туенда халык җәмегъ ула торган сахрада кибет вә дөккяннәр46 корылып вә япылып47, әнваг48 йимешләр вә фруктавай вә әнваг матгуматлар49 сатылыр, вә чәй вә башка әшрибәләр50 һәм улыр. Вә йомырка сатучылар йомырканы пичуный кылып, ягъни мичтә пешереп, Сабан туена сатырга чыкарлар. Ул сатучыны уртага алып, йомырка уены уйнарлар, бере-береннән отыш вә комарлык51 итәрләр, вә отылмыш йомыркаларны сабый балаларга өләшеп тәкъсим итәрләр52. Вә башка тәгаҗҗеб53 вә тамашалар чук54 вә күп улыр, һәркем үзе гаянән55 күрмәенчә, бәянет-тәфсыйль* итмәк56 мөмкин вә сәһел57 имәстер.

 

Бу сафхада58 карьядә улан Сабан туе бәян иделә

Бу Сабан туе карьяләрдә април числасының әүсатында, ягъни урталарында улыр. Әмма карьядә Сабан туе бер көн ула, чәршәмбе көн, яки кече** атна, яки җомга көн ула. Карьядә авылның бер янына җәмегъ улалар. Карьядә көн ахырында җәмегъ улмак лязим имәстер, бәлки бәгъзы карьяләрдә көн әүвәленнән, вә бәгъзы карьяләрдә көннең ахырында җәмегъ улалар. Карьядә халык ул кадәр күп булмас. Һәр карьянең үз халкы булыр, әмма бәгъзы зуррак карьягә дүрт вә биш авыл җәмегъ улмак булыр. Халык тәмам җәмегъ вә егылып59 беткәч, ибтидаән ат йөгертерләр. Карьядә ат йөгертмәк шәһәрдәге кебек имәстер, бәлки алты вә йите чакрым якка китеп, карьягә каршы йөгертеп килерләр. Узган атка сөлге дигән затны бирерләр, өч-дүрт аткача бирелер. Алдан килгән ат сөлгесене атның колагына бәйләп йөртерләр. Вә бу сөлгеләрне яңа өйләнгән егетләрдән алырлар. Вә ат йөгерткән соңында шәһәрдәге кебек мәйдан кылып көрәшмәк улыр. Карьядә еккучы батырларга һәр кешене еккан кадәр акча вә башка зат булмас, мәгәр бер кеше күп кешеләрне екса — сигез кешеме, яки унмы — шул кешегә бер күлмәк яки башка зат бирерләр. Вә ат йөгерткәннән соң кешеләрне йөгертерләр. Кешеләр тәмам чишенеп, күлмәкләре берлә генә йөгерерләр. Алдан килгән кешегә бер күлмәк яки яхшы сөлге бирерләр, һәм артындагы ике-өч кешегә бер зат бирелер. Ат йөгертмәк вә көрәшмәк тәмам булган соңында сикерешмәк вә сачрашмак60 улыр. Бәгъзы адәм алты аршын61, вә бәгъзы адәм йите аршын, вә бәгъзы сигез аршын сикерер. Вә сикермәк тәмам булган соңында итәрлек уен вә тамашалар юктыр.

Березин И. Н. Турецкая хрестоматия. – СПб., 1890. – Т. II. – Вып. 2. – С. 171-176.

 

СҮЗЛЕК:

1. Улан — булган.

2. Кәйфият — рәвеш; ысул.

3. Карья — авыл.

4. Галәт-тәфсыйль — тәфсилле рәвештә.

5. Дидегемез — дигәнебез.

6. Әүсат — урта.

7. Маһият — (эшнең) төбе, чыны, асылы.

8. Хариҗ — тыш.

9. Бәртараф — читтә.

10. Халаеклар — кешеләр.

11. Җәмегъ улу — җыелу, җыелышу.

12. Саляте зоһыр — өйлә намазы.

13. Улдыктан соң — булганнан соң.

14. Ибтидаән — башта.

15. Мөдәүвәр — түгәрәк.

16. Ула — була.

17. Бәгъзы — кайбер.

18. Заһыр — арка.

19. Дәркяр — кирәк, тиеш.

20. Имәс — түгел.

21. Кариб — якын.

22. Кифаять кылу — җитәрлек булу.

23. Еккучы — егучы.

24. Мәмдүх — макталган.

25. Горфән — йола буенча, гадәт буларак.

26. Лязим — тиеш, кирәк, зарур.

27. Гайре — башка.

28. Һәм — да, дә.

29. Зиядә — артык.

30. Вирү — бирү.

31. Сахиб — (көрәштә) көндәш.

32. Кәтеф — калак сөяге; кулбаш сөяге.

33. Багыр — бавыр; күкрәк, гәүдәнең алгы өлеше.

34. Әл — кул.

35. Мәдхән — мактап.

36. Тәгъҗибән — гаҗәпләнеп.

37. Нисбәтән — чагыштырганда; карап.

38. Дәгел — түгел.

39. Назар — карау, караш.

40. Углан — малай, егет; бала.

41. Колач — озынлык үлчәү берәмлеге, 2,13 метрга тигез.

42. Зат — әйбер.

43. Гаса — таяк.

44. Һәфтә — атна.

45. Баярлар — рус аксөякләренең җыелма атамасы.

46. Дөккян — кибет.

47. Япылу — ясалу.

48. Әнваг — күптөрле.

49. Матгуматлар — ашамлыклар.

50. Әшрибәләр — эчемлекләр.

51. Комарлык — отыш.

52. Тәкъсим итү — бүлү; өләшү.

53. Тәгаҗҗеб(ләр) — искитәрлек нәрсәләр.

54. Чук — күп.

55. Гаянән — үз күзе белән.

56. Бәянет-тәфсыйль итмәк — тәфсилләп аңлату.

57. Сәһел — җиңел.

58. Сафха — бит, сәхифә.

59. Егылу — җыелу.

60. Сачрашмак — чәчрәшү (сикерешү).

61. Аршын — озынлык үлчәү берәмлеге, 71 сантиметрга тигез.

 

 


* Текстта: кешәнең.

** Текстта «батыр» сүзе ике тапкыр язылган.

*** Текстта: барлар.

* Текстта: вактый а.

** Текстта: аатларны.

*** Текстта: тарафыннан.

**** Текстта: чавы.

***** Текстта: газаны.

****** Текстта: кхүтәреп.

******* Текстта: купишлар.

* Текстта: бәян әтәфсыйль.

** Текстта: кенче.

Другие статьи
Публикация об учреждении государственных символов Татарской АССР.
Среди основных задач ТЮРКСОЙ — развитие и укрепление связей между тюркоязычными странами в сфере культуры и искусства. На примере этой организации рассматривается международное кул
Интервью со скульптором, заслуженным деятелем искусств Республики Татарстан М. М. Гасимовым.
О сановнике Казанского ханства первой половины — середины XVI в. князе Кострове. Некоторые наблюдения и выводы о генеалогии его происхождения, государственно-дипломатической, военн
Публикация текста самой ранней из известных науке подлинных грамот первого архиепископа Казанского и Свияжского Гурия, архимандриту Герману из фондов Национального архива Республик
Публикация посвящена истории ежегодного принесения иконы Смоленской Божьей Матери в Казань в XIX в. и отражению этого события в изобразительных источниках.