Маликов Р. И. Буа шәһәренең «Габделмалик» исемендәге Беренче җәмигъ мәчете тарихы

Аннотация
Данная статья раскрывает историю первой соборной мечети «Габдульмалик» г. Буинска. Это единственная дореволюционная мечеть города. В разные годы приход возглавляли видные религиозные деятели: Габдулла Галиахбаров, Вафа Хамидуллин, Мухаметзян Гафаров, Габдельмалик Мулюков, Камил Бикмухаметов и др. Первым имамом мечети и инициатором открытия медресе при мечети «Гильмия» был Абдулла хазрат Губайдуллин. В работе также затронут период организации деятельности при мечети имама Габдельмалика Мулюкова, который (1987-1988) несмотря на административное давление представителей местной власти добился возвращения мечети прихожанам города и даже изыскал средства на ее реконструкцию. В работе использованы архивные документы из фондов Государственного архива Ульяновской области, Государственного архива Республики Татарстан, материалы периодической печати и личного архива автора.
Abstract
The article describes the history of the first jameh mosque in Buinsk named “Gabdulmalik”. It is the only pre-revolutionary mosque in the city. In different years famous religious leaders were in charge of it, namely: Gabdulla Galiakhbarov, Vafa Khamidullin, Mukhametzyan Gafarov, Gabdelmalik Mulyukov, Kamil Bikmukhametov and others. The first imam of the mosque and the initiator of the opening of “Gilmiya” mosque’s madrasah was Abdulla khazrat Gubaydullin. Besides, the present work touches upon the period of activity of the mosque’s imam Gabdelmalik Mulyukov (1987-1988) who, despite the administrative pressure of the local authorities, managed to give the mosque back to worshipers of the city and even raised money for its reconstruction. During the study archival documents from the fonds of Ulyanovsk region State Archive, the State Archive of the Republic of Tatarstan, periodical press materials, and the author’s private archive were used.
Ключевые слова
Мечеть, медресе, имам, абыстай, приход, религиозные деятели, отношение власти к религии.
Keywords
Mosque, madrasah, imam, abystay (clergyman’s wife), parish, religious leaders, attitude of government towards religion.
Буа шәһәренең Ефремов урамында урнашкан Беренче җәмигъ мәчете «Габделмалик»ның тарихы революциягә кадәрге чордан башлана. Мәчет 1905 елда мәхәллә халкы һәм җирле татар байлары акчасына салына[1]. Ул Буада икенче мәчет була. Аның төзелүендә һәм Икенче мәхәлләнең барлыкка килүендә өяз үзәгендәге татарларның саны арту (1905 елны 243 йортта якынча 1 372 кеше, шуларның 719 ир-атлар, 653 хатын-кызлар)[2], шуның нәтиҗәсендә халыкның беренче мәчеткә сыя алмавы җитди сәбәп була. Моның өстенә Буаның беренче мәчетенә 500ләп Буа мәдрәсәсе шәкертләре дә йөри[3].
Икенче мәхәллә мәчетен төзү эшләре 1901 елның маенда башлана. Шәһәр мөселманнарының бер өлеше Хайбулла Бакаев һәм Хисаметдин Хәсәнов җитәкчелегендә мәчетне төзүгә кирәкле документлар әзерлиләр. Анда алар күпчелек мөселманнар, гыйбадәт кылганда, шәһәрдә булган мәчеткә сыя алмаганлыктан, урамда калырга мәҗбүр булганлыгы хакында язалар: «яз, көз һәм кыш көннәрендә кешеләр җәмәгать намазларын урамда укырга мәҗбүр булганлыктан салкын тидерәләр, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм балалар». Шулай ук, «аеруча кышын мәчеткә йөрүчеләрнең саны шәһәрдәге Буа мәдрәсәсенә укырга килгән шәкертләр аркасында арта», дигән аңлатмалар белән, яңа мәчет салырга рөхсәт бирүне сорап, Сембер губерна идарәсенә, Буа шәһәре думасына, Уфа диния нәзарәтенә мөрәҗәгать итәләр. Баштарак губерна җитәкчелеге Сембер рухи консисториясенең 1896 елны Буа өязеннән (шул исәптән Буаның үзеннән) күпләгән керәшеннәрнең Изге синодка килеп, ислам диненә күчәргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләрен (рөхсәтсез ислам диненә күчү закон буенча тыелган) дәлил итеп һәм Буада тагын бер мәчетнең ачылуы шәһәрдәге керәшен татарларына «начар йогынты» ясар дип каршы килә. Моңа да карамастан, шәһәр мөселманнары 1904 елга хәтле күп мәртәбә хөкүмәт оешмаларына мөрәҗәгать итәләр. Әмма аларның таләпләре һәрвакыт кире кагыла[4]. Ниһаять, 1905 елның апрелендә, православие дини җитәкчелегенең каршылыгына карамастан, Сембер губерниясе губернаторы князь Л. В. Яшвиле Буа шәһәрендә яңа мәхәллә мәчетен төзүгә рөхсәт бирә[5]. Мөселманнар шатланып эшкә керешәләр һәм бер ел эчендә Казан (хәзерге Ефремов) һәм Троицкий (хәзерге Энгельс) урамнары чатында мәчетне салып та куялар. Яңа төзелгән мәчет бер катлы, ике заллы, биек булмаган цоколь этажлы, милли татар мәчетләре стилендәге агач бина була. Мәчетнең озынлыгы – 20, киңлеге – 8 м, ә эчке дивар биеклеге – 3,30 м. Вальмалы түбәнең үзәгеннән мәхәллә халкын намазга чакыру өчен билгеләнгән 10 метрлы манара куела. Бина алдында көньяк фасадта ике кыеклы түбә астында турыпочмаклы михраб чыгып тора, ә артта керү өчен агачтан янкорма салына. Мәчет бинасы биш бүлмәдән торган. Беренчесе төп зал – намаз уку залы, икенчесе – хуҗалык итү, сөннәт бүлмәсе, өченчесе – имам бүлмәсе, дүртенчесе һәм бишенчесе, ярым подвалда урнашканы – хуҗалык итү бүлмәләре. Бина дүрт голланд миче белән җылытылган һәм керосин лампалары белән яктыртылган[6].
1905 елның октябрендә яңа җәмигъ мәчетнең беренче мулласы Гобәйдуллин Габдулла Гобәйдулла улы җитәкчелегендә мәчеттә беренче намаз укыла[7]. Ул Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Карлы авылының беренче мәчете мулласы Гобәйдулла Рәхмәтуллинның улы була[8]. Мәчетнең беренче мәзине буларак Иске Шәйморза авылыннан Габдулла Гафар улы Галиәхбәров сайлана (1923 елны вафат)[9]. Баштарак шәһәр татарларына яңа мәхәлләгә күчү авыр була. 1906 елларда халык бер мәхәлләдән икенче мәхәлләгә берничә тапкыр күчә[10]. Нәтиҗәдә икенче мәчетнең мәхәлләсе 333 кеше тәшкил итә[11].
1907 елда әлеге мәчет каршында ир балалар өчен мәдрәсә ачыла[12]. Ул «Гыйльмия» исемен йөртә[13]. Уку йорты мәчеттә һәм мәчет янында махсус салынган агач биналарда урнаша (ул биналар бүгенге көндә сакланмаган). Мәдрәсәнең беренче мөдәррисе Габдулла хәзрәт үзе була. «Гыйльмия» мәдрәсәсе өч бүлектән тора: башлангыч (ибтидаия), урта (рөшди) һәм югары (игъдадия). Анда шәһәрдән тыш өязнең төрле төбәкләреннән шәкертләр килеп дини белем алалар. 1913 елны биредә 150 шәкерт төрле сыйныфларга бүленеп укыган[14]. Аларга җиде укытучы дин дәресләре белән бергә дөньяви белем дә бирергә тырышканнар[15]. Моның белән бергә алар укытыла торган предметның даирәсен яңартып, яңаларын гамәлгә кертеп, укучыларга дөньяга киңрәк караш бирергә омтылганнар[16]. Шәкертләрне укытуда яңа төрле ысулларны куллану шәһәр халкында «Гыйльмия» мәдрәсәсенә карата хөрмәт уята. Әйтик, «Мәктәп» журналының 1913 елгы 5 май ае санында язылганча, 7 апрель көнне мәдрәсәдә имтиханнарның уңышлы тәмамлануы уңаеннан җыелган йөзгә якын кеше, укытучылар хезмәтенә лаеклы бәя биреп, халыкның рәхмәтен белдерәләр[17].
Мәдрәсәдә укулар октябрьдә башланган[18]. Уку атнаның шимбә көнендә башланып пәнҗешәмбе көнне тәмамлана торган була. Җомга көне гомум ял көне була. Төрле бәйрәмнәр вакытында да шулай ук укучыларга ял көннәре бирелгән. Укулар язын имтиханнар бирү белән тәмамланган. Мисал өчен, 1913 елны имтиханнар 30 мартта башланып, 5 апрельда тәмам булган. «Гыйльмия» мәдрәсәсе, гомумән алганда, шәкертләрнең әти-әниләре, мәхәллә халкы һәм җирле мөселман байлары хисабына тотылган. Мәчетне һәм аның мәдрәсәсен мәхәллә үзидарәсендә оешкан, махсус сайланган попечительләр киңәшмәсе дә карап торган. 1909 елны ул ике кешедән торган. Бу мещаннар (шәһәр кешеләре) Садыйк Газиев һәм Исмәгыйль Идрисов. Аларның бурычы мәчет, мәдрәсә биналарының төзеклеген, шәһәр идарәсеннән мәчетне җылытуга бирелгән утыннарны урнаштыру һәм керемнәрне кабул итү булган[19].
Ульяновск архивы мәгълүматлары буенча Буаның «Гыйльмия» мәдрәсәсендә 1918 елның гыйнварында укыткан кайбер укытучыларның исемлеге билгеле. Болар: Галиев Гарифулла Вәлиулла улы, Бикашев Фатыйх Мөхәммәтрәкыйп улы һәм Борһанетдинов Билалетдин[20].
Мәхәлләдәге хатын-кызлар өчен абыстайның[21] ролен әйтмичә узып булмый. Ул хатын-кызларның дини җитәкчесе булган. Башка хатын-кызлардан гыйлемлеге һәм дәрәҗәсе белән аерылып торган. Абыстай өендә мәхәлләдәге кыз балалар укырга-язарга өйрәнгәннәр, башлангыч дини белем алганнар. Шундый абыстайлардан Габдулла хәзрәтнең хатыны Шәмсия абыстай Гобәйдуллинаны әйтеп үтә алабыз[22].
1917 елны хакимияткә большевиклар килгәч, илдә диннәргә карата сәясәт үзгәрә башлый. 1918 елның 23 гыйнварында РСФСР Халык комиссарлары советы «Об отделении церкви от государства и школы от церкви» дигән декреты белән дәүләтнең дингә кагылмавы вәгъдә ителсә дә, 2-3 ел эчендә «Мөхәммәдия» (Казан), «Хөсәения» (Оренбург), «Галия», «Госмания» (Уфа), «Расулия» (Троицк) кебек югары һәм урта дини белем бирүче мәдрәсәләр төрле совет уку йортларына әйләндерелә. Шул исәптән Буаның «Гыйльмия» мәдрәсәсе дә 1919 елны беренче баскычлы икенче Буа совет дүрт еллык мөселман мәктәбе итеп үзгәртелә[23]. Биредә укыту программасы күбесенчә дөньяви фәннәрдән тора. Дини фәннәрдән Коръән, Хәдис (Мөхәммәд пәйгамбәрнең әйткәннәре һәм эшләгәннәре), Пәйгамбәрләр тарихы, Гакыйдә (Исламның дөньяга карашы), Фикых (Мөселман хокукы), Нәхү (Гарәп теле кагыйдәләре), Тәҗвид (Коръәнне дөрес уку кагыйдәләре) кебек дәресләр укытылган[24]. Архив мәгълүматлары буенча 1921 елның гыйнварында мәдрәсәдә биш сыйныфка бүленеп 78 укучы укыган. Аларны биш укытучы укыткан. Болар Әлмөхәммәтов Ярулла, Хәсәнов Җамал, Минкин Кәрим, Әбдрәшитов Сәет, Мөхәммәдьярова Зәйнәп. Барлык укытучылар диярлек Буа мәдрәсәсен тәмамлаган һәм әлеге мәхәлләдә яшәүче яшьләр булалар[25].
Укулар көзге эшләр тәмамланганнан соң октябрь ахырларында, ноябрь башында башланган. Дәресләр атнасына 29 сәгать бирелгән[26]. Уку атнасы шулай ук, шимбә көнне башланып, пәнҗешәмбе көнне тәмамлана торган була[27]. Уку йорты күбесенчә дәүләт хисабына тотылган һәм аны тәмамлаучылар дәүләт таныклыгын алганнар[28]. Мәктәпнең үз китапханәсе дә булган.
Алдагы елларда әлеге совет мөселман мәктәбен тәмамлаучы яшьләрнең күбесе яңа оештырылган мәктәпләрдә укытучылар, укый-яза белмәүчелекне бетерү буенча өлкән яшьтәгеләр арасында эш алып баручы мәдәният хезмәткәрләренә әйләнәләр[29].
Мәктәпнең эшчәнлеге 1921-1923 еллардагы Идел буендагы, шул исәптән Буада булып узган коточкыч ачлык елларына туры килә. Аның сәбәбе булып совет хөкүмәтенең гражданнар сугышында какшаган икътисадын күтәрү йөзеннән халыктан көчләп бөтен игенне тартып алуы һәм шул елларга туры килгән корылыклар тора. Моның нәтиҗәсендә республикада ачлык афәтенә ике миллионнан артык кеше дучар ителә[30]. Халык ачлыктан бар булган мал-туарын ашап бетерә. Этләр, мәчеләр дә калмый. Урыннары белән кеше ашау очраклары да теркәлә. Ачлык үзе белән тиф, дизентерия, малярия кебек йогышлы авырулар алып килә[31]. Нәтиҗәдә ике ел эчендә Татарстанда ярты миллионга якын кеше ачтан үлә, 200 меңләп кеше бүтән регионнарга күчә, икътисадка бик зур зыян салына[32]. Бу шартларда Буа кантонындагы 133 беренче баскычлы мәктәпнең бары 20се (15 %) генә эшли[33]. Әлеге мәктәпнең ничек эшләгәнлеге билгесез. Ачлык дәүләт һәм чит ил хәйрия оешмалары («Межрабпом», «АРА») ярдәме белән туктатыла[34].
1923 елның 13 октябрендә Икенче мәхәллә мәчетенең беренче мулласы Габдулла хәзрәт Гобәйдуллин вафат була[35]. Аның урынына 1852нче елгы Хәмидуллин Вафа Хәмидулла улы сайлана[36].
1923 елның 27 апрелендә РСФСР Халык комиссариаты юстициясе һәм РСФСР Эчке эшләр халык комиссариаты «О порядке регистрации религиозных обществ» дигән инструкция кабул итә. Аның буенча һәр дини җәмгыять теркәлү узарга һәм үз эшчәнлегенә рөхсәт алырга тиеш була. Республикада ул шул ук елның 11 маенда гамәлгә кертелә. Теркәлү буенча дини җәмәгать махсус инструкция нигезендә Буа шәһәр советы белән килешү төзи, уставын билгели, учредительләр исемлеген күрсәтә. Өч ай эчендә дини җәмәгать теркәлмәгән очракта закон нигезендә аның эшчәнлеге туктатылган, мәчете ябылган[37]. Мәхәлләләрне теркәү өч ел саен уздырылган. 1926 елда Икенче мәхәллә халкы теркәлүне 23 гыйнварда уза. Андагы килешүдә мондый сүзләр бар: «Без килешүгә кул куйган Икенче мәхәллә гражданнары түбәндәгеләрне эшләргә тиеш булабыз:
‒ дәүләт милке булган мәчетне бары тик дини ихтыяҗларда гына кулланырга;
‒ совет хөкүмәтенә каршы булган сәяси җыелышлар үткәрмәскә;
‒ совет хөкүмәтенә каршы китаплар, брошюралар, кәгазьләр таратмаска;
‒ совет хөкүмәтенә каршы вәгазьләр һәм сүзләр сөйләмәскә;
‒ совет хөкүмәте законнарына тулысынча буйсынырга, мәчетнең бөтен салымнарын түләргә;
‒ шәһәр советы хезмәткәрләрен мәчетне тикшерергә тоткарлыксыз кертергә;
‒ килешүне тотмаган яки бозган очракта шәһәр советына әйтергә һәм бөтен катгыйлыгы белән революцион закон каршында җавап бирергә һ. б.[38]».
Мондый килешүләр белән коммунистлар партиясе закон нигезендә мәчетне, аның милкен һәм мәчет халкын хокукый яктан үзенә тулысынча буйсындыра. Бу вакытта да мәчетнең мулласы булып Хәмидуллин Вафа Хәмидулла улы тора. Аңа 1924 елның 11нче ноябреннән икенче мулла буларак Яңа Чукал авылында (Чүпрәле районы) озак еллар мулла булып эшләгән Гафаров Мөхәммәтҗан Вәлиулла улы ярдәм итә[39].
1925-1926 уку елы тәмамланганнан соң, халыкның каршылыгына карамастан, дәүләт органнары беренче баскычлы мәктәпне яба. Халык җирле идарә оешмаларына дини мәктәпне ачарга рөхсәт сорап күп тапкыр мөрәҗәгать итә[40]. Нәтиҗәдә, Буа кантон башкарма комитеты бик нык чикләнгән рәвештә һәм зур контроль астында 1927 елның 24 гыйнварында аны дини курслар буларак ачарга рөхсәт бирә[41]. Атнага ике тапкыр берәр сәгать төркемнәргә бүленмичә дини фәннәрне, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты ның 1924 елгы тугызынчы номерлы карары нигезендә, мәчеттә генә укыту рөхсәт ителә. Ир балалар белән кыз балалар бергә укырга тиеш була. Рөхсәт алу алдыннан мәчет идарәсе тарафыннан 1926 елның декабрендә кирәкле документлар әзерләнә, курсларда укырга теләгән укучыларның тулы исемлеге төзелә (15 бала)[42]. Укучылар беренче баскыч мәктәпне тәмамлаган яки 14 яшь тулган булырга тиеш була[43]. Укытучы, мөгаллим итеп мәчетнең икенче мулласы 1866 елгы Гафаров Мөхәммәтҗан Вәлиулла улы билгеләнә[44]. Укулар, шулай итеп, зур авырлык белән башланып китә. Дәресләр Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән дүрт еллык махсус программа нигезендә алып барыла. Анда Коръән, тәҗвид, фикых, гакыйдә, хәдис, пәйгамбәрләр тарихы укытыла[45]. Дәресләр Коръән, Тәфсир, Фән тәҗвид, Гыйльме хәл 1, 2, 3, Мөхтасар, Гакыйдә, Мең дә бер хәдис, Тәһарәт, Намаз, Руза, Зәкәт, Хаҗ, Тарихуль нәбийә кебек китаплардан алып барыла[46].
Алга таба Икенче мәхәллә халкы соравы буенча мәчеттә Буа кантон башкарма комитеты атнасына дүрт тапкыр икешәр сәгать дин дәресләрен укырга һәм өстәмә ун кешене кабул итәргә рөхсәт бирә[47]. Шул елны ахун Габдесамат Шаһидуллин җитәкчелегендәге Буа мөхтәсибәте[48] аерым дин әһелләре әзерли торган уку йорты – мәдрәсә ачу буенча эш башлый. Әмма аларның Буа кантон идарәсенә рөхсәт бирүне сорап күп тапкыр мөрәҗәгать итүләре нәтиҗәсез кала[49].
Бу вакытта совет хөкүмәте әкренләп дини сәясәттә тагын да катгыйлана. Башка диннәр белән беррәттән ислам динен тамырдан юкка чыгару юлына күчә. Чөнки дин, Советлар Союзында социализм төзү һәм яңа типтагы коммунистик карашлы кешеләрне тәрбияләү планнарына туры килми. Моның нәтиҗәсендә 1929 елны бөтен ил күләмендә динне укыту тыела. РСФСР Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советының 1929 елның 8 апрелендә кабул ителгән «О религиозных объединениях» дигән карары бары Халык комиссариаты эчке эшләре һәм Үзәк сайлау комиссиясе рөхсәт иткән махсус курсларда гына динне укытырга рөхсәт итә. Тиздән анысы да бетерелә. Татарларда мең елдан артык куллануда булган гарәп язуы латин язуына үзгәртелә (анысы да 1939 елны кириллицага әйләндерелә)[50].
Шул рәвешле, Буа шәһәренең икенче мәхәллә мәчетендә динне укыту тулысынча туктатыла. Мөселманнарның җирле дәүләт оешмаларына күп мәртәбә мөрәҗәгать итүләре нәтиҗәсез кала. Шулай итеп, шәһәрдәге һәм әйләнә-тирә авыллардагы үсеп килүче буынны мәгърифәтле, тәрбияле итүдә, халыкның аң-белемен, иманын яңартуда мөһим роль уйнаган Икенче җәмигъ мәчет каршындагы танылган «Гыйльмия» мәдрәсәсе, аның дәвамчысы булган икенче, беренче баскычлы, Буа совет мөселман мәктәбе (икенче, беренче баскычлы татар мәктәбе) һәм, ниһаять, дини курсларның эше туктатыла. Бу совет хөкүмәтенең дини уку йортларына каршы, гомумән, дингә каршы этаплап алып барылган максатчан сәясәтенең нәтиҗәсе була.
Алга таба мәчет зур авырлыклар белән үзенең эшчәнлеген дәвам итә. 1929 елны аның мәхәлләсе кыенлыклар белән теркәлү уза. 1930 елның гыйнварында, Беренче мәхәллә мәчете ябылгач, ул шәһәрдә бердәнбер эшли торган мәчеткә әйләнә[51]. Буа мөселманнары мәчеткә һәм мәчетнең имамына дәүләт тарафыннан махсус куелган өстәмә зур салымнарны, үз өстенә алып, җыелышып түләп барырга мәҗбүр була. Чөнки түләмәгән очракта мәчет ябылырга тиеш була. Бу вакытта аның соңгы имамы булып Гафаров Мөхәммәтҗан Вәлиулла улы (1866-1944) тора[52].
Алга таба тагын да авыррак заманнар җитә – репрессияләр башлана. Тоталитар режимның сәясәте нәтиҗәсендә миллионлаган кешенең язмышы сына (беренче чиратта зыялыларның, дин әһелләренең, урта хәлле крестьяннарның). Әлеге репрессияләр Буа халкына да кагыла. Бу авыр вакытларда да мәчет эшләвен дәвам итә. Халык комиссариаты эчке эшләре хезмәткәрләре Мөхәммәтҗан хәзрәт Гафаровка олы яшьтә (71 яшь) булганлыктан тимиләр. Әмма тиздән 1939 елны Халык комиссариаты эчке эшләр боерыгы буенча бер төркем атеистлар, җыелган күпсанлы халык алдында мәчет манарасын кисә һәм мәчетне тулысынча яба[53]. Бу вакытта мөселманнарның мәчетне саклап калырлык көчләре булмый. ТАССР авылларында һәм шәһәрләрендәге барлык мәчетләр дә диярлек иртәме, соңмы шундый ук язмышка дучар ителә.
Шулай итеп, совет хөкүмәте 1920-1930 еллар дәвамында сәяси, икътисади, хокукый, административ юллар белән дин әһелләрен юкка чыгаруга һәм мәчет, мәдрәсәләрне ябуга ирешә. Моның нәтиҗәсендә илдә ислам диненең үсешенә бик зур зыян китерелә, дини традицияләр өзелә[54].
Алдагы елларда мәчет бинасы бушап тормый, ул дәүләт тарафыннан Вахитов мәктәбе тулай торагы буларак файдаланыла, анда өлкән сыйныфларда укучы авыл балалары яши. Бөек Ватан сугышы башлангач, Буа шәһәренә Свияжск – Сызрань тимер юлы төзелешенә Идел буе немецларының бер өлешен китерәләр һәм ашыгыч рәвештә мәчет бинасына урнаштыралар. Алар анда төзелеш тәмамлаганчы, ягъни 1942 елның ахырына кадәр яшиләр. Аннары әлеге бина 1943 елдан 1980 елларга кадәр, районда урта белем бирә торган мәктәпләр ачыла башлаганчы, яңадан Вахитов мәктәбе тулай торагы буларак файдаланыла[55]. Соңрак, 1987 елга кадәр мәчет бинасында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча дәүләт оешмасы урнаша. Анда җиз әйберләр, тимер рәшәткәләр һәм көнкүрештә кирәкле башка әйберләр ясала.
Әйтергә кирәк, Татарстанның Идел аръягы зонасында бер генә дә гамәлдә эшләгән мәчет булмый. Мөселманнар дини гыйбадәтләрне үтәү өчен яшерен рәвештә билгеле бер өйләрдә, зиратларда җыелырга мәҗбүр булалар. 80нче елларда Буаның төрле өлешләрендә мөселман җәмәгатен берләштергән шундый биш вакыт намаз уку йорты гамәлдә була. Әлбәттә, әлеге җәмәгатьләргә өлкән буын вәкилләре генә йөри (яшь һәм урта буынның йөрмәве илдәге коммунистлар партиясе алып барган сәясәткә бәйле). Һәр җәмәгатьнең үз дини җитәкчеләре, имамнары була. Алар барысы да яшертен эшли һәм халыкның традицион дини йолаларын үтәргә тырыша (исем кушу, никах, күмү, өчләрен, җиделәрен үткәрү һ. б.).
1939 елдан 1987 елга хәтле мәчет бинасы төзекләндерүсез һәм тиешенчә каралмаган килеш файдаланыла. Халык күз алдында ул әкренләп җимерелә башлый. Район башкарма комитетының җимерелү хәлендә булган бинаны сүтү буенча комиссиясе оештырыла. Бу хактагы хәбәрләр мөселманнарны каты борчуга сала. 1923 елда туган Мөлеков Габделмалик Гариф улы мәчетне халыкка кире кайтару артыннан йөри башлый. Иң беренче шәһәр халкыннан мәчетне кире кайтару файдасына меңнән артык имза туплый. Аннары җирле хакимият оешмаларына бик күп мөрәҗәгать итә. Ләкин алар һәрчак кире кагыла.
1987 елны хакимиятнең каршылыгына карамастан, Габделмалик Мөлеков дусты, фикердәше Имам Сәлахов белән Буа шәһәре халкы исеменнән кирәкле документларны җыеп, Казанга дин эшләре буенча совет рәисенә барырга җыеналар. Әгәр анда каршы булсалар, Мәскәүгә китәргә исәпләре була. Бәхеткә, Казанда Мәскәүдән килгән СССРның Министрлар советы каршындагы дин эшләре буенча советы рәисе К. М. Харщевны очраталар. Ул аларны кабул итә, документлар белән танышкач, уңай җавап бирә. Рөхсәт алганнан соң, алар, бик сөенеп Буага кайталар һәм тиз арада эшкә керешәләр. Башта мөселман җәмәгате тарафыннан мәчетнең мәхәлләсе һәм мөтәвәлияты оештырыла. Ул Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер диния нәзарәтендә 132 номеры астында теркәлә (31 март, 1988)[56]. Мөтәвәлият рәисе итеп бертавыштан Мөлеков Габделмалик Гариф улы сайлана.
Мәчет бинасы оешмалардан бушатылгач, Габделмалик бабай, зур тырышлык күрсәтеп, халыкның актив ярдәме белән мәчетне торгыза башлый. Булышучылар арасында Имам Сәлахов, Касыйм Усманов, Мирза Габбазов, Габдрахман Әхмәтов, Нәҗип Хәмзин һәм башка ихлас күңелле кешеләр була. Халыктан җыелган акчага төзелеш материаллары сатып алына. Бина чистартыла, аны төзекләндерү һәм торгызу эшләре башлана. Реконструкция вакытында мәчетнең буралы диварлары такта белән, ә эчке ягы, калын фанер белән тышланып, яшел һәм ак төсләргә буяла[57]. 1937 елда сүтелгән ун метрлы агач манара да торгызыла. Ул вальмлы түбә уртасында, куб рәвешле нигезгә ике яруслы сигез кырлы итеп элеккеге хәленә кайтарыла[58]. Халыкның һәм кайбер җирле оешмаларның актив ярдәме белән кыска срокта, бер елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә, әлеге мәчет торгызыла һәм реставрацияләнә. Мәчетнең язмышына битараф булмаган һәркем – кайсы акча белән, кайсы эчкерсез хезмәте белән төрлечә ярдәм итә.
Ниһаять, күптән көтелгән тантаналы көн – 1988 елның 8 ноябре җитә. Бу – манарага ярымайны кую һәм мәчетне ачу көне. Мәчет манарасына ярымай урнаштырылгач, 50 ел буе зарыгып көтелгән азан яңгырый. Аны Мөлеков Габделмалик Гариф улы әйтә. Әлеге вакыйганы күреп, күпләп җыелган шәһәрлеләр һәм күрше авыллардан килгән халык шатлана, күбесе елый. Алар арасында шушы мәчетнең манарасын кискәнне күрүчеләр дә була.
Бу вакыйга шәһәрдә генә түгел, бөтен якын-тирә татар авыллары тарихында зур бәйрәм була, чөнки әлеге мәчет – Советлар Союзы таралып барган чорда Буа районында ачылган мәчетләрнең иң беренчесе. Яңадан ачылган мәчет элеккегечә эшли башлый. Мөтәвәлиятнең гомуми җыелышында мәчетнең вакытлыча имамы сайлана һәм мәзин итеп Җәләлов Гомәр Абзалетдин улы билгеләнә.
1989 елның җәендә Буа шәһәренә мөфти Тәлгать Таҗетдин килә. Аның килүе Беренче җәмигъ мәчете тарихында зур вакыйга була. Ул мәчетне торгызуда барлык катнашучыларга зур рәхмәтен белдерә. Мәчетнең рәисе Габделмалик Гариф улына Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле Коръән бүләк итә. Аның тарафыннан өч указлы мулла да билгеләнә: Бикмөхәммәтов Камил Шакирҗан улы (1922-2000), Сөнгатуллин Расыйх Сөнгатулла улы (1903-1995), Усманов Касыйм Гыйльфанетдин улы (1910-2007).
Мәчетнең ачылуы кешеләрнең аңында зур роль уйный. Халыкның дин белән кызыксынуы арта. Аңа өлкәннәр һәм балалар йөри башлый. Дини укуларны оештыру мәсьәләсе кискен төс ала. 1989 елның 7 ноябрендә мәчеттә беренче дини якшәмбе мәктәбе эшли башлый. Анда йөрергә теләүчеләр күп була. Аларны дин нигезләренә һәм гарәп графикасына Рөстәм Вәлиуллин һәм Равия Сәлахова өйрәтә[59].
Бүгенге көндә Буаның беренче мәхәллә мәчете халыкка хезмәт итүен дәвам итә. Өлкән имамнарга алмашка дини белемле, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмәмлаган яшьләр килә. Болар – 2000 елны – Шәрәфетдинов Мәхмүт Рузалих улы (хәзер Казандагы «Шамил» мәчете имамы), 2000 елның ахырыннан бүгенге көнгә хәтле – Хәйбуллин Рөстәм Газиз улы (2011-2014 елларны Буа районы мөхтәсибе). Аңа икенче имам Җәләлов Гали Абзалетдин улы ярдәм итә (1995-1997 елларны Буа районы мөхтәсибе[60]). Мәчеттә якшәмбе мәктәбе дә эшләвен дәвам итә. Анда дин дәресләрен яшьләргә мәчетнең имамы Рөстәм Хәйбуллин, ә олыларга 15 елдан артык Хава Җәләлова алып бара[61]. 2005 елны мөтәвәлият карары белән Габделмалик Мөлековка хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән мәхәллә халкы үтенече белән мәчеткә «Габделмалик» исеме бирелә.
ПРИМЕЧАНИЯ:
[1]. Ульян өлкәсе дәүләт архивы, 88 ф., 4 тасв., 227 эш, 57 кгз.
[2]. Шунда ук, 1 тасв., 1385 эш, 23 кгз.
[3]. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Мусульманская община г. Буинска и Буинского уезда на рубеже XIX – начала XX в. // Мечети в духовной культуре татарского народа (XVII в. – 1917 г.). Материалы Всероссийской научно-практической конференции (25 апреля 2006 г., г. Казань). – Казань, 2006. – С. 241.
[4]. Там же. – С. 242.
[5]. Там же.
[6]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-3682 ф., 3л тасв., 449 эш, 23 кгз.
[7]. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Указ. соч. – С. 242.
[8]. Ульян өлкәсе дәүләт архивы, 99 ф., 4 тасв., 209 эш, 84 кгз.; Буа ягым – тау ягым. – Казан, 2000. – Б. 14.
[9]. Шунда ук, 88 ф., 4 тасв., 227 эш, 57 кгз.
[10]. Шунда ук, 1 тасв., 1385 эш, 26 кгз.
[11]. Шунда ук, 4 тасв., 227 эш, 57 кгз.
[12]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-3682 ф., 3л тасв., 449 эш, 23 кгз.
[13]. Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр җыелмасы. – Т. I: Административ районнар. – Казан, 2002. – Б. 168.
[14]. Буа мәдрәсәләре // Мәктәп. – Казан. – 1913. ‒ № 5.
[15]. Салихов Р., Хәйретдинов Р. Татарстан җөмһүрияте: Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы). – Казан, 1995. – Б. 200.
[16]. Буа ягым – тау ягым. – Казан, 2000. – Б. 14.
[17]. Буа мәдрәсәләре // Мәктәп – Казан, 1913. ‒ № 5.
[18]. Шунда ук.
[19]. Ульян өлкәсе дәүләт архивы, 88 ф., 4 тасв., 209 эш, 275 кгз.
[20]. Шунда ук, Р-190 ф., 2 тасв., 8 эш, 16 кгз.
[21]. Ислам на Европейском Востоке. Энциклопедический словарь. – Казань, 2004. – С. 7.
[22]. Ульян өлкәсе дәүләт архивы, Р-190 ф., 2 тасв., 8 эш, 16 кгз.
[23]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-3682 ф., 3л тасв., 449 эш., 23 кгз.
[24]. Шунда ук, 24 кгз. арткы ягы.
[25]. Шунда ук.
[26]. Шунда ук, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 72 кгз.
[27]. Шунда ук, Р-2482 ф., 1 тасв, 63 эш, 125 кгз.
[28]. Шунда ук.
[29]. Байрак. – Буа. ‒ 1990. ‒ № 47.
[30]. Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002. – Б. 53.
[31]. Буа ягым – тау ягым. – Казан, 2000. – Б. 91.
[32]. История Татарстана: учеб. пособ. для основной школы. – Казань, 2001. – С. 347.
[33]. Аблязов К. А. Система народного просвещения в деревне Татарстана в 1920 гг. – Казань, 2004. – С. 32.
[34]. Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002. – Б. 53.
[35]. Башкортстан Республикасының үзәк дәүләт тарих архивы, И-295 ф., 2 тасв., 1 эш, 26 кгз.
[36]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 7 кгз.
[37]. Мухаметзянов А. А., Миннуллин И. Р. Трансформация институтов мусульманской общины Татарстана (1920-1930-е годы). – Н. Новгород, 2008. – С. 37.
[38]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 70 кгз.
[39]. Шунда ук, Р-2482 ф., 1 тасв., 104 эш, 182 кгз.
[40]. Шунда ук, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 39 кгз.
[41]. Шунда ук, 24 кгз.
[42]. Шунда ук, 11 кгз.
[43]. Шунда ук, П-15 ф., 2 тасв., 172 эш, 111 кгз.
[44]. Шунда ук, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 16 кгз.
[45]. Шунда ук, Р-2482 ф., 1 тасв., 104 эш, 184 кгз.
[46]. Шунда ук.
[47]. Шунда ук, Р-143 ф., 1 тасв., 402 эш, 16 кгз.
[48]. Мөхтәсиб – мөселманнарның дини мәсьәләләр буенча җитәкчесе.
[49]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-2482 ф., 1 тасв., 104 эш, 184 кгз.; Миннуллин И. Р. Мусульманское духовенство и власть в Татарстане (1920-1930 гг.). – Казань, 2006. – С. 191.
[50]. Миннуллин И. Р. Указ. соч. – С. 165.
[51]. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, Р-732 ф., 6 тасв., 31 эш, 150 кгз.
[52]. Шунда ук, Р-5263 ф., 1 тасв., 2 эш, 20 кгз.
[53]. Шунда ук, Р-873 ф., 2 тасв., 14 эш, 25 кгз.
[54]. Миннуллин И. Р. Указ. соч. – С. 165.
[55]. Байрак. – Буа. ‒ 1990. ‒ № 47.
[56]. Шунда ук. ‒ 1992. ‒ № 48.
[57]. Шунда ук.
[58]. Надырова Х. Г., Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Мечети Татарстана. – Казань, 2000. – С. 126.
[59]. Байрак. – Буа. ‒ 1990. ‒ № 74.
[60]. Шунда ук. ‒ 1995. ‒ № 87.
[61]. Шунда ук. ‒ 2008. ‒ № 38, 83.
Список литературы
Буа ягым – тау ягым. – Казан, 2000. – Б. 91.
Салихов Р., Хәйретдинов Р. Татарстан җөмһүрияте: Татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы). – Казан, 1995. – Б. 200.
Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Мусульманская община г. Буинска и Буинского уезда на рубеже XIX – начала XX в. // Мечети в духовной культуре татарского народа (XVII в. – 1917 г.). Материалы Всероссийской научно-практической конференции (25 апреля 2006 г., г. Казань). – Казань, 2006. – С. 241.
References
Bua yagym – tau yagym [Native Buinsk shore]. Kazan, 2000, р. 91.
Salikhov R., Khаyretdinov R. Tatarstan Zhomһyriyate: Tatar halkynyn tarihi һem medeni һeykellere (XVIII gasyr ahyry – XX bashy) [The Republic of Tatarstan: historical and cultural sites of Tatars (late 18th – early 20th century]. Kazan, 1995, р. 200.
Salikhov R. R., Khayrutdinov R. R. Musulmanskaya obshchina g. Buinska i Buinskogo uezda na rubezhe XIX – nachala XX v. [The Muslim community of Buinsk and Buinsk uyezd on the cusp of 19th and 20th centuries]. IN: Mecheti v dukhovnoy kulture tatarskogo naroda (XVII v. – 1917 g.). Materialy Vserossiyskoy nauchno-prakticheskoy konferentsii (25 aprelya 2006 g., g. Kazan) [Mosques in the spiritual culture of Tatars (17th century – 1917). Materials of the All-Russian scientific and practical conference (April 25, 2006, Kazan)]. Kazan, 2006, p. 241.
Фотолар авторның шәхси архивыннан.
Photos from the author’s private archive.
Сведения об авторе
Маликов Рашид Ильязович, кандидат исторических наук, cоискатель кафедры истории Татарстана, археологии и этнологии Института международных отношений, истории и востоковедения Казанского федерального университета, e-mail: rashidbua@mail.ru.
Аbout the author
Rashid I. Malikov, Candidate of Historical Sciences, Doctoral Candidate at Department of Tatarstan History, Archeology and Ethnology; Institute of International Relations, History and Oriental Studies, Kazan Federal University, e-mail: rashidbua@mail.ru.
В редакцию статья поступила 06.07.2018, опубликована:
Маликов Р. И. Буа шәһәренең «Габделмалик» исемендәге Беренче җәмигъ мәчете тарихы // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 3. ‒ С. 165-175.
Submitted on 06.07.2018, published:
Malikov R. I. Bua shеһеrenen “Gabdelmalik” isemendege Berenche zhemig mechete tarihy [History of the first jameh mosque “Gabdulmalik” in Buinsk city]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 3, pp. 165-175.