Исламов Р. Ф. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен өйрәнү тарихы турында

«Гулистан бит-тюрки» Сейфа Сараи является одним из известных письменных литературных памятников средневековья. В статье рассматривается история изучения этого сочинения турецкими, голландскими, венгерскими, татарскими, башкирскими, узбекскими, казахскими тюркологами и ориенталистами. Данный материал дает возможность представить картину исследования данного произведения в целом, степень изученности темы в литературоведческой медивестике отдельных тюркских народов в частности.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.12.2022
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 2 2022
Ознакомительная часть статьи


УДК 801.73.

Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен өйрәнү тарихы турында
Р. Ф. Исламов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

History of the study of “Gulistan bit-Turki” by Seyf-i Sarayi
R. F. Islamov,
Institute of the Tatar Encyclopaedia and Regional Studies, the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, The Russian Federation


Аннотация
«Гулистан бит-тюрки» Сейфа Сараи является одним из известных письменных литературных памятников средневековья. В статье рассматривается история изучения этого сочинения турецкими, голландскими, венгерскими, татарскими, башкирскими, узбекскими, казахскими тюркологами и ориенталистами. Данный материал дает возможность представить картину исследования данного произведения в целом, степень изученности темы в литературоведческой медивестике отдельных тюркских народов в частности.
Abstract
“Gulistan bit-Turki” by Seyf-i Sarayi is one of the most famous written literary works of the Middle Ages. The article deals with the history of the study of this work by Turkish, Dutch, Hungarian, Tatar, Bashkir, Uzbek, and Kazakh Turkologists and Orientalists. The present material allows us to present a picture of the work’s study as a whole and the coverage of studies of topics related to certain Turkic peoples in the literary medieval studies in particular.
Ключевые слова
Саади, Сейф Сараи, «Gulistan bit-Turks», Золотая Орда, Поволжье, Египет, мамлюки, Хорезм, Анкара, Лейден, Алма-Ата, Казанский (Приволжский) федеральный университет, журнал «Шура», рукопись.
Keywords
Saadi, Seyf-i Sarayi, “Gulistan bit-Turki”, the Golden Horde, the Volga region, Egypt, Mamelukes, Khoresm, Ankara, Leiden, Alma-Ata, Kazan (Volga Region) Federal University, “Shura” magazine, manuscript.

Иранның мәшһүр каләм иясе Шәех Мөслихеддин Әбу Мөхәммәд Габдуллаһ Сәгъди Ширази (1203 һәм 1210 арасы – 1292) язган «Гөлестан» әсәренең күп кенә тәрҗемәләре1 арасында төрки телдәгеләре дә бар. Төрек галиме Мостафа Өзкан язганча, XIV гасырдан башлап аларның саны егермедән артып китә2.
«Гөлестанның» әүвәлге төрки тәрҗемәсе Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи исеме белән бәйле. Үзенең хезмәтен ул 1391 елда мәмлүкләр Мисырында тәмамлаган. Әсәрнең анда язылганлыгын текст башында шул төбәкнең әмире Бәтхаска багышлануы хакында китерелгән мәгълүмат дәлилли.
Шагыйрьнең туган урыны хакында фәндә төрле карашлар бар. Мәсәлән, бу хакта танылган тюрколог Ә. Н. Нәҗип болай яза: «Шагыйрь Сәйф Сараи Сарайда яшәп иҗат иткән һәм соңыннан, ханнар арасында сугышлар көчәя башлагач, үз илләреннән китеп, Мисырдагы кыпчак факториясендә иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе булган булса кирәк»3. Шуңа күрә, төрек галиме Ә.-Ф. Караманлы угылы тарафыннан башкарылган «Сәйф Сараи. Гөлестан тәрҗемәсе (Китаб Гөлестан бит-төрки)» дигән хезмәтнең икенче басмасына язылган аңлатмада бу ядкәр мәмлүкләр җирлегеннән килгән иң элгәрге әсәрләрнең берсе итеп санала4.
Бу хосуста тарихи барышны искә төшереп үтү зарур: беренчедән, төрки мәмлүкләр үзләренең чыгышлары буенча, нигездә, Алтын Урда дәүләтенең төрле төбәкләреннән була; икенчедән, XIII йөзнең икенче яртысында ике мәмләкәт арасында тыгыз дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырыла; өченчедән, XIV йөз азакларында – XV йөз башларында мәгълүм сәбәпләр аркасында Алтын Урдадан фикер ияләре, галим-голәма һәм әдипләрнең күпләп Мисырга күчеп килүләре нәтиҗәсендә әлеге җирлектә яңа мәдәни учаклар оеша.
Үзбәк әдәбият галиме Н. Ә. Дәүранов текстагы «Камышлы йурт бәнем туган илем иде» дигән мәгълүматка нигезләнеп, шагыйрьнең туган урыны итеп Харәзем өлкәсендәге Сарыкамыш исемле кышлакны күрсәтә5. Э. И. Фазыйлов үзенең хезмәтләрендә ядкәрне Харәзем чыганаклары рәтенә кертсә дә, «Сәйфи Сараиның “Гөлестан бит-төркисе” XIV йөз төрки халыкларының әдәбият тарихын һәм аларның күрше халыклар белән үзара багланышларны өйрәнүдә беренчел чыганак булып тора»6, дип билгели. Татар гуманитар фәнендә Сәйф Сараиның Алтын Урда чорында Идел буендагы Камышлы дигән шәһәрдә (хәзерге Волгоград өлкәсендәге Камышин каласы урынында) туган булуы хакында фикерләр өстенлек итә7.
Дөрес, Камышлы атамасы белән белдерелгән торак пунктлар күп билгеле (биредә гарәп дөньясындагылар күз уңында тотылмый). Әмма Сәйф Сараи шуларның нәкъ кайсысында туганлыгын хәзергә тәгаен генә әйтеп булмый. Шулай да аның «Сараи» дигән тәхәллүсенә нигезләнеп, Алтын Урда чорында шул җирлектә булган Сарай шәһәренә берникадәр нисбәтле булганлыгы хакында гына гөман кыла алабыз. Чөнки Сарайны да аның туган шәһәре дип төгәл белдерү өчен мәгълүмат җитәрлек түгел. Шагыйрь башка җирдән килеп шунда яшәгәнлектән дә нисби тәхәллүсне алырга мөмкин. Чөнки, гарәп чыганакларыннан күренгәнчә, Идел буеннан мәмлүкләр Мисырына күчеп килгән галим-голәма арасында «Сараи» тәхәллүсле башка байтак шәхесләр искә алына. «Гөлестан бит-төрки» текстының үзендә үк Әхмәд Хуҗа әс-Сараи исемле бер шагыйрьнең газәле теркәлгән.
Урта гасыр төрки әдәбиятында Кол Гали, Харәзми, Хөсам Кятиб буларак билгеле һәм башка шагыйрьләрнең дә чын исемнәре әлегә мәгълүм булмаган кебек, «Гөлестан бит-төрки» авторының исеме белән дә шулай. Ул әсәрнең текстында һәм нәзыйрәләрендә генә очрый, ә башка тарихи чыганакларда телгә алынмый.
«Гөлестан бит-төркинең» кулъязмасы турында мәгълүмат башлап һолландияле Р. П. А. Дози тарафыннан төзелгән каталогта китерелә. Аннан күренгәнчә, ядкәрнең бердәнбер нөсхәсе Лейден университеты китапханәсендә № 1553 шифры белән саклана8. Ләкин 355 биттән гыйбарәт һәм күләме ягыннан фарсы телендәге оригиналдан зур булган ул текст төп нөсхәме яки башка кеше тарафыннан күчереп язылганмы икәнлеге билгеле түгел. «Гөлестан бит-төркидән» соң янә Сәйф Сараи белән бер чорда яшәп иҗат иткән Мәүла Казый Мөхсин, Мәүлана Исхак, Мәүлана Гыймад Мәүләви, Әхмәд Хуҗа әс-Сараи, Харәзми, Габделмәҗид, Туглы хуҗа, Хәсән угылы исемле шагыйрьләрнең газәлләре һәм аларның һәрберсенә Сәйф Сараи тарафыннан язылган нәзыйрәләр урын алган.
Аннан соң әлеге әсәрне танылган ориенталист М. Т. Һоутсма мәмлүкләр җирлегендә төзелгән «Төркичә-гарәпчә» сүзлек турындагы хезмәтенең кереш өлешендә искә ала9.
Маҗар тюркологы Йозеф Тори 1903 елда Венгрия Фәннәр академиясендә ясаган бер чыгышында Сәйф Сараи поэмасына да тукталып үтә10.
Төрек галиме М. Ф. Күпрелезадә «Төрек әдәбияты тарихы» дигән хезмәтенең 1926 елда дөнья күргән беренче томында «Гөлестан бит-төркине» әһәмиятле әсәрләрнең берсе булуына басым ясый11. Әмма ул шагыйрьнең тормышын һәм иҗат эшчәнлеген бөтен тулылыгы белән ачып бетерми. Профессор Фәридун Нәфиз Үзлүк кулъязманың фотокүчермәсен кереш мәкалә белән 1954 елда Әнкарада аерым китап итеп нәшер итә12. Тулы оригинал текстны фәнни кулланышка кертү ягыннан әлеге хезмәт зур әһәмияткә ия була. Галимнең «“Гөлестан” тәрҗемәсендә укыдыгымыз 87 бәете аның башка әсәрләре улдыгы хакында безгә бер ишарәт вирмәктәдер» дигән урынлы гөманы Сәйф Сараиның киләчәктә табылган «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы белән раслана.
Милләттәшебез Г. Баттал-Таймасның «Гөлестан бит-төркине» фарсы телендәге төп нөсхәсе белән чагыштырып тикшерүгә багышланган мәкаләсендә Сәйф Сараи тарафыннан тәрҗемә итү барышында кертелгән үзгәрешләр һәм төрки тексттагы фонетик, морфологик, синтаксик хосусиятләр ачыклана, аерым сүзләргә аңлатмалар бирелә13.
Танылган совет тюркологы Ә. Н. Нәҗип 1957 елда «Совет әдәбияты» журналының 4 санында бастырган мәкаләсендә Сәйф Сараи яшәгән чордагы төрки язма мәдәнияткә анализ ясый һәм шагыйрьнең әсәренә туктала14. Аерым алганда ул «Сәйф Сараи Сәгъдинең шигырьләрен тәрҗемә итү белән генә чикләнмичә, Сәгъди шигырьләренең башына яки ахырына үзенең оригиналь бәетләрен өсти, мондый очракларда ул гадәттә бу шигырьләргә үзенең тәхәллүсен – әдәби псевдонимын өсти» дип, төрки шагыйрьнең иҗат яңалыгын билгели. Журналның шул ук елгы 12 санында текстның тел үзенчәлекләре турында болай дип яза: «Сәйфнең теле бик җиңел булып, революциягә хәтле иҗат иткән шагыйрьләр һәм язучылар теленә якын»15. Ул янә шагыйрьнең 87 бәеттән гыйбарәт булган кереш шигырьләрен алты юллы кыскартылган рәмәл үлчәвендә иҗат иткәнлеген билгели. Сәйф Сараидан башка шагыйрьләр турында сүз алып барып, аларның кайберләре турында болай ди: «Ниндидер билгесез сәбәпләргә таянып, бәлки, аерым тел фактларыннан чыгыптыр, әзербәйҗаннар Хәсән углын үзләренең классик поэзияләренә нигез салучы итеп саныйлар. Әмма безнең карамакта Күпрүлү-задәнең чама белән әйтелгән фикереннән башка, моны расларлык бернинди дә дәлил юк. Хәсән углы газәлләрендә очрый торган аерым тел үзенчәлекләре татар телендә һәм аның аерым сөйләшләрендә дә бар»16. Галим бу ядкәргә матбугатта, гыйльми җыентыкларда янә күп мәкаләләр багышлый17, 1975 елда Алматыда ике кисәктән гыйбарәт махсус хезмәт нәшер итә18.
«Гөлестан бит-төркинең» иҗат ителүенә 575 ел тулу уңае белән әдәбият галиме Х. Госман матбугатта әтрафлы мәкалә багышлый. Сәйф Сараиның эшчәнлеген шулай бәһали: «Аның иҗат эшчәнлегендә беренче булып өч тармак күзгә ташлана: тәрҗемәчелек, назыйрәчелек һәм баштанаяк мөстәкыйль иҗат»19. Ул кулъязмалар белгече З. Г. Мәкъсудова белән Сәйф Сараи һәм аның замандашларының кайбер шигъри үрнәкләрен туплап, студентларга практик дәресләр өчен әсбап итеп бастыра20. Алар янә ядкәрнең тулы текстын әзерләп, 1980 елда ике китап итеп нәшер ителә21.
Х. Госман үзе төзегән «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» дигән уку-укыту әсбабында да әсәргә шактый урын бирә22. Ә рус телендә бастырган «Тюркский стих в средние века» исемле хезмәтендә ядкәрнең шигырь төзелешен анализлый23.
Үзбәк теле галиме Э. И. Фазыйлов 1968 елда «Гөлестан бит-төркинең» Лейден нөсхәсе нигезендә текстны берникадәр кыскартулар белән бастыра24. Ул тексттагы лексик материалны үзбәк теле тарихына нисбәтән язган ике том күләмендәге хезмәтендә киң файдалана, әсәрнең тел үзенчәлекләренә мәкаләләр багышлый25.
Үзбәк әдәбиятчысы Н. А. Дәүранов исә Сәйф Сараиның тормышын һәм иҗатын махсус тикшергән галимнәрнең берсе. Ул 1968 елда кандидатлык диссертациясе яклый26. Галим Сәйф Сараи белән бер чорда яшәгән шагыйрьләрне бер шигъри мәктәп вәкилләре булуын яза. Шагыйрьнең икенче әсәре булган «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасының башлап гыйльми кулланышка кертелүе дә аның исеме белән бәйле27. Аның бу хакта язган мәкаләсеннән күренгәнчә, ул кулъязма һәм иске китап­лар эзләп йөргәндә, бу поэма теркәлгән «Ядкәрнамә» исемле кулъязма китапчыкны Коканд өлкәсендә яшәүче Камалхан Солтанов исемле кеше тапшыра. Әбел ибне Кадыйр исемле бер мәгърифәтле кеше тарафыннан 1398 елда Каһирәдә төзелгән кулъязма китапчыкны К. Солтановның бабалары хаҗга баргач алып кайта. Анда янә урын алган «Гөлестан бит-төркидәге» газәлләр, Мәүлана Исхак Харәзми, Туглы Хуҗа кебек шагыйрьләр белән бергә әле исеме билгеле булмаган Мәүлана Әхмәд Үргәнчинең газәле һәм сатирик шигыре, Сәйф Сараиның ике бәете, ике кыйтгасы да урын алган. Бу табыш фәндә зур вакыйгаларның берсе була һәм Сәйф Сараиның иҗатын өйрәнүдә яңа мөмкинлекләр ача.
Н. А. Дәүранов «Гөлестан бит-төркине», «Сөһәйл вә Гөлдерсенне» һәм телгә алынган башка шагыйрьләрнең әсәрләрен бары тик XIV йөз үзбәк әдәби теле һәм әдәбиятының ядкәрләре буларак тәкъдир итә.
Төрек галиме Ә. Ф. Караманлы угылы ядкәрне өйрәнеп, 1967 елда китап әзерли. Ләкин ул 1978 елда гына дөнья күрә28. Анда Г. Баттал-Таймас һәм А. Бодроглигети хезмәтләрендәге аерым җитешсезлекләр дә күрсәтелә. Аның тулыландырылган икенче басмасы 1989 елда Әнкарада нәшер ителә29.
Маҗар галиме А. Бодроглигети «Гөлестан бит-төрки» текстының латин графикасы нигезендә башкарылган транскрипциясен һәм сүзлеген 1969 елда аерым китап итеп бастыра30. Ул фарсы оригиналының һәм Сәйф Сараи әсәренең текстларын чагыштырма планда өйрәнеп, «соңгысының шундый үзенчәлекләрен билгели: 1) фарсы сүзләре төрки эквивалентлары белән алыштырылган; 2) фарсы сүзләре үзгәртелмичә (тәрҗемә ителмичә) калдырылган; 3) фарсы сүзләре башка фарсы сүзләре белән алыштырылган; 4) гади фарсы фигыльләре исем компоненты гарәп сүзе белән белдерелгән фигыльле фразеология белән белдерелгән; 5) фарсы сүзләре шул ук мәгънәдәге гарәп сүзләре белән белдерелгән; 6) оригиналда очраган гарәп сүзләре төрки эквивалентлары белән алыштырылган; 7) гарәп сүзләре шул ук мәгънәдәге гарәп сүзләре белән алыштырылган»31.
Сәйф Сараи әсәрләренең метрик үлчәме хакында Ә. Н. Нәҗип берникадәр мәгълүмат биргән булса, А. Бодроглигети аны тагын да киңәйтә. Аның тикшерүеннән күренгәнчә, алар гарузның рәмәле мөсәддәсе мәхзуф, рәмәле мөсәммәне мәхзуф, хәзәҗе мөсәммәне сәлим, хәзәҗе мөсәддәсе мәхзуф, мөтәкарибе мөсәммәне мәхзуф, мөтәкарибе мөсәммәне мәкъбузе әсләм, мөзаригъе мөсәммәне әхрәбе мәкъфуфе мәхзуф32 төрендә иҗат ителгән. Димәк, галимнең бу ачыкламасы әсәрләрнең поэтикасын өйрәнү ягыннан яңалык булып тора.
«Гөлестан бит-төркине» өйрәнү белән шактый еллар профессор Х. Й. Миңнегулов шөгыльләнә. Аның бу юнәлештә язылган беренче мәкаләсе 1971 елда аспирантларның гыйльми хезмәтләре җыентыгында басыла33. Ул анда әсәрнең кулъязмаларына кыскача анализ ясый. Галим шул елларда Сәйф Сараи һәм аның иҗатын өйрәнүне мәктәп программаларына кертү мәсьәләсен дә беренчеләрдән булып күтәреп чыга34.
1972 елда Х. Й. Миңнегулов «Казан утлары» журналы битләрендә укучыларны шагыйрьнең яңа табылган әсәрләре белән таныштыра. Аерым алганда анда бай кереш мәкалә һәм аңлатмалар белән «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасы текстының кириллицада транскрипциясен урнаштыра35. Әсәрнең язылуына 600 ел тулу уңае белән аңа идея-эстетик анализ ясаган язмасы да укучыларда зур кызыксыну уята36. Галимнең «Сәйф Сараиның тормышы һәм иҗаты» исемле китабы татар әдәбияты тарихы буенча студентларга методик кулланма сыйфатында нәшер ителә37.
Х. Й. Миңнегулов 1972 елда «Сәйф Сараиның тәрҗемәләре һәм оригинал әсәрләре» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый38, алга таба әдипнең тормышы һәм иҗаты турында монографияләр, фәнни җыентыкларда, вакытлы матбугатта бик күп мәкаләләр бастыра39.. Аның тарафыннан якланган докторлык диссертациясендә40, татар әдәбиятын Шәрекъ классикасы белән үзара мөнәсәбәттә тикшерүгә багышланган монографиясендә41 дә әсәргә зур урын бирелә. Гарәп графикасындагы текстны гамәлдәге татар хәрефләренә күчереп, аңлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итеп, тиешле шәрехләр белән аерым китап итеп нәшер итә42.
Казакъ филологлары Б. Сагындыков, Ә. Кәримов тарафыннан XIV гасыр төрки язма истәлекләрнең тел үзенчәлекләрен чагыштырма планда тикшерү буенча якланган кандидатлык диссертацияләрендә43 Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Котбның «Хөсрәү вә Ширин» әсәрләре белән бергә «Гөлестан бит-төрки» текстының материаллары төп чыганакларның берсе итеп алынган.
«Гөлестан бит-төрки» кулъязмасында китерелгән шагыйрьләрнең газәлләре һәм аларга Сәйф Сараиның нәзыйрәләре аерым рәвештә инде алда әйтелгән «Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен материал» дигән кулланмада бирелгән. Н. Ә. Дәүрәнов Әхмәд Үргәнчигә махсус мәкалә багышлый44. Х. Й. Миңнегулов бай кереш сүз белән Туглы Хуҗа, Мәүлана Исхак Харәзми, Мәүлана Әхмәд Үргәнчи шигырьләрен кирилл хәрефләре нигезендә транскрипцияләп, хәзерге татар теленә тәрҗемәләре белән матбугатта бастыра45. Хәсән угылының мәмлүкләр Мисырының соңгы солтаны Кансау әл-Гауриның шигырьләр җыентыгында сакланган бер газәле немец галимәсе Б. Флемминг тарафыннан ачыкланып, фәнни җыентыкта дөнья күрә46.
Сәйф Сараи иҗаты хәзерге төрки халыкларның әдәбият тарихларына багышланган фундаменталь хезмәтләрдә дә чагылыш таба. Әйтик, «Борынгы татар әдәбияты» (1963) дигән күмәк хезмәттә зур булмаган урын бирелсә, алты томлы «Татар әдәбияты тарихының» беренче (1984), сигез томлы «Татар әдәбияты тарихының» беренче томында (2014) әтрафлы очерклар багышлана. Текстның кыскартылган өлеше «Татар поэзиясе антологиясендә» (1992) урнаштырыла, әсәр турында «Татар энциклопедиясендә» (2002, 2008, 2012, 2016) һәм татар язучылары турында ике томлы «Әдипләребез» (2009) дигән биобиблиографик белешмәлектә мәгълүмат бирелә. Татар фәлсәфәсе тарихын өйрәнүдә әлеге әсәрне дә чыганак буларак файдалану – аның әһәмиятен тагын бер тапкыр дәлилли торган фактлардан.
«Үзбәк әдәбияты тарихы» (1978) дигән күләмле хезмәтләрдә «Гөлестан бит-төркигә» урын бирелә, «Өч былбыл гөлшаны» (1986) исемле хезмәттә текстның берникадәр өлеше китерелә, матбугатта мәкаләләр багышлана.
Башкорт филологиясендә «Гөлестан бит-төркигә» шулай ук урын бирелә. Мәсәлән, алты томлы «Башҡорт әҙәбиәте тарихының» беренче томында (1990) аңа әтрафлы очерк багышлана, энциклопедик хезмәтләрдә белешмә урнаштырыла.
Шулай итеп, күзәтүләребездән аңлашылганча, Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәре чит ил һәм ватаныбыз тюркологлары һәм филологлары тарафыннан шактый өйрәнелгән. Сүз беренче чиратта ядкәрнең үзен, авторның башка әсәрләрен, шул чорда яшәп иҗат иткән кайбер шагыйрьләрнең газәлләрен табып фәнни кулланылышка кертү хакында бара. Тулы текстларны аерым китаплар рәвешендә нәшер итү, аларны тел һәм әдәби яктан өйрәнү өчен зур җирлек барлыкка китерә. Әлеге уңайдан шуны да әйтергә кирәк: гарәп хәрефендә язылган язмаларны хәзерге аерым төрки халыклар үзләренең гамәлдәге алфавитлары нигезендә транскрипциялиләр. Бу киң гавам укучысын таныштыру өчен уңышлы, әлбәттә. Ләкин фәнни хезмәтләрдә борынгы һәм урта гасыр язма истәлекләрен инде кабул ителгән латин графикасында транскрипцияләү тиеш. Моңа мисаллар бар һәм безнең очракта барыннан да элек А. Бодроглигети хезмәте күз уңында тотыла.
Күренгәнчә, Сәйф Сараиның чын исеме, аның туган җире мәсьәләсе һаман ачык кала килә. Әйтелгән башка шагыйрьләрнең тәрҗемәи хәлләре белән дә шулай. Шуңа күрә бу юнәлештә алга таба башкарыласы эшләр күренеп тора. Гөман-фаразлар тыелмый, әлбәттә. Ләкин фәндә тарихи чыганаклар белән дәлилләнгән фактлар таләп ителә. Шуңа күрә мәмлүкләр идарәсе чорындагы гарәп чыганакларын киң планда өйрәнү сорала. Бәлки куелган сорауларның кайберләрендә алардан җавап табарга мөмкин булыр.
Борынгы һәм урта гасыр ядкәрләрен, аерым алганда «Гөлестан бит-төркине» хәзерге аерым бер төрки халыкның гына әдәби хәзинәсенә нисбәт итү берни белән дә расланмый. Бигрәк тә Сәйф Сараи үзенең әсәрләрен мәмлүкләр Мисырында иҗат иткәнлеген, хәтта Үзбәкстанда табылган «Ядкәрнамә» исемле китапчыкның да Каһирәдә төзелгән булу фактын истә тотканда. Шуңа күрә аларны гомумтөрки уртак язма әдәби байлык буларак тану һәм тәкъдир итү дөресрәк булыр.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Крымский А. История Персии, ее литературы и дервишской теософии // Труды по Востоковедению, издаваемые Лазаревским институтом восточных языков. – М., 1914. – Т. IV. – № 1-2. – С. 445-458.
2. Mahmûd b. Kādiî-i Manayâs. Gülistan tercüumesi. Giriş-İnceleme-Metin-Sözlük / Hazırlayan: Mustafa Özkan. – Ankara, 1993. – S. 2.
3. Нәҗип Ә. ХIV йөз шагыйре Сәйф Сараи һәм аныӊ заманы // Совет әдәбияты. – 1957. – № 4. – Б. 99.
4. Seyf-i Sarâyî. Gülistan Tercümesi (Kitâb Gülistan biʼt Türkî). Hazırlayan: Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoğlu. – Ankara: Türk Tarih Kurumu basımevi, 1989. – S. VII.
5. Давронов Н. А. Сайфи Сараи (Жизнь и творчество): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Ташкент, 1968 – С. 5.
6. Фазылов Э. Староузбекский язык. Хорезмейские памятники XIV века. – Ташкент: Фан, 1971. – Т. 2. – С. 10.
7. Миңнегулов Х. Сәйф Сараи // Татар әдәбияты тарихы. Сигез томда / Төзүчесе һәм җаваплы мөхәррире Р. Ф. Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 1 т.: Борынгы чор һәм Урта гасырлар. – Б. 302; Фахрутдинов Р. История татарского народа и Татарстана. – Казань: Магариф, 1995. – Ч. 1. – С. 144.
8. İrşâdü’l-Mülûk ve’s-Selâtîn / Hazırlayan: Doç. Dr. Recep Toparlı. – Ankara, 1992. – S. 23.
9. Ein Turkisch-arabisches glossar. Nach der Leidener Handschrift herausgegeben und erlätert von M. Th. Houtsma. – Jeiden: E. J. Brill, 1894. – S. 7.
10. Tori J. Ondürdünci asr sonlarina kadar Türk Dilleri Jâdigârlari // Milli Tetebular mecmuası. – 1333. – 2 Cilt. – № 401. – S. 133.
11. Köprülü F. Türk Edebiyatı Tarihı. – İstanbul, 1926. – Cilt. 1 – S. 72-73.
12. Seyf-i Sarâyî. Gülistan Tercümesi / Prof. Dr. Feridun Nafiz Uzlük’un Önsöz’ü ile birlikte. – Ankara: Türk Tarıh Kurumu Basımevi, 1954. – XVIII + 373 s.
13. Battal-Taуmas A. Seyf Sarayî’nin Gülistan tercümesini gözden geciriş // Türk Dili Araştırmalar Yıllıgı. – Ankara, 1955. – S. 73-98.
14. Нәҗип Ә. ХIV йөз шагыйре Сәйф Сараи һәм аныӊ заманы // Совет әдәбияты. – 1957. – № 4. – Б. 92-99.
15. Нәҗип Ә. Татар әдәбиятыныӊ һәм әдәби теленеӊ кайбер онытылган язма истәлекләре турында (Татар әдәби теленеӊ һәм әдәбиятыныӊ формалашу тарихына карата) // Совет әдәбияты. – 1957. – № 12. – Б. 83.
16. Шунда ук. – Б. 84.
17. Наджип Э. Н. Архаизмы в лексике тюркоязычного памятника ХIV в. «Гулистан» Сейфа Сарайи // Краткие сообщения Института Азии АН СССР: сб. ст. – М., 1964. – № 83. – С. 80-95; Аныкы ук. Хикмәт энҗеләре // Казан утлары. – 1969. – № 4. – Б. 169-173; Аныкы ук. Уртак хәзинә // Казан утлары. – 1971. – № 2. – Б. 173-177; Аныкы ук. Ожерелье мудростей // Исследования по восточной филологии. К семидесятилетию профессора Г. Д. Санжеева: сб. ст. – М.: Гл. ред. вост. лит-ры, 1974. – С. 159-179; Аныкы ук. Еще раз о «Гулистане» Сейфа Сараи // Сов. тюркология. – 1981. – № 2. – С 75-80; Аныкы ук. «Гулистан» Сайифа Сараи // История татарского литературного языка (XIII – первая четверть XX в.) / Составитель и ответственный редактор Х. Курбатов. – Казань: Фикер, 2003. – С. 336-356.
18. Наджип Э. Н. Тюркоязычный памятник ХIV века «Гулистан» Сейфи Сараи и его язык: в 2-х ч. – Алма-Ата: Наука, 1975. – Ч. 1. – 210 с.; Ч. 2. – 300 с.
19. Госман Х. Ерак гасырларныӊ шигъри авазы // Казан утлары. – 1966. – № 12. – Б. 126-130.
20. Татар әдәбияты тарихыннан студентларның практик дәресләре өчен материал / Хәзерләүчеләр: Х. Госман һәм З. Максудова. – Казан, 1966. – 24+15 (факсимиле) б.
21. Китабе Гөлестан бит-төрки / Төз.: Х. Госман, З. Максудова. – Казан: Изд-во Казан. ун-та, 1980. – Ч. I. – 137 б.; Ч. II. – Х+112 б.
22. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятыныӊ чыганаклары: Уку-укыту әсбабы / Төз. Х. Госман. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. – Б. 170-240.
23. Усманов Х. Тюркский стих в средние века. – Изд-во Казан. ун-та, 1987. – С. 100-122.
24. Саройи Сайфи. Шеърлар. Гулистан / Нашрга тайёрловчи Э. Фозилов. – Тошкент: Ғафур Ғулом номидаги Адабиёт нашриёти, 1968. – 265 б.
25. Фозилов Э. ХIV аср шоири Сайф Саройининг тили хакида // Ўзбек тили ва адабиёти. – 1963. – № 4. – Б. 52-57.
26. Давронов Н. А. Сайфи Сараи (Жизнь и творчество): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Ташкент, 1968 – 16 с.
27. Даврон Н. Сайфи Саройининг «Сухайл ва Гулдурсун» достони // Ўзбек тили ва адабиёти. – 1968. – № 2. – Б. 61-64.
28. Seyf-i Serâyî’nin Gülistan Tercümesi (Kitâb Gülistan bi’t Türkî). Birinci basılış. Hazırlayan: Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoğlu. – Istanbul: Milli Eğitim Basımevi, 1978. – XVIII + 404 + IV s.
29. Seyf-i Sarâyî. Gülistan Tercümesi (Kitâb Gülistan biʼt Türkî). Hazırlayan: Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoğlu. – Ankara: Türk Tarih Kurumu basımevi, 1989. – LXXXIII+408+178 (faxmile) s.
30. A Fourteenth centry turckic translation of Saʻdiʼs Gulistan (Sayf-I Sarayiʼs Gulistan biʼt-Turki) dy A. Bodrogligeti. – Budapest: Akadémiai Kiadó, 1969. – 450 p.
31. Асланов В. И. A Fourteenth century turkic translation of Saʽdīʼs «Gulistan» by A. Bodrogligeti, Akadémiai Kiadó, Budapest, 1969 // Советская тюркология. – 1972. – № 2. – С. 111.
32. A collektion of tukish poems from the 14th centyry dy A. Bodrogligeti // Acta Orientakica Hung. – Budapest, 1963. – Tomus XVI. – F. 3. – P. 262-267.
33. Миннегулов Х. Ю. Рукопись «Гулистан бит-тюрки» / Гуманитарные науки: сб. асп. раб. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1971. – С. 79-89.
34. Миннегулов Х. Сәйф Сараи иҗаты турында // Совет мәктәбе. – 1971. – № 11. – Б. 19-21.
35. Миннегулов Х. Сәйф Сараиныӊ яӊа әсәрләре // Казан утлары. – 1972. – № 6. – Б. 129-139.
36. Миңнегулов Х. Тугрылыклы мәхәббәт мәрсиясе // Мирас. – 1994. – № 7-8. – Б. 22-26.
37. Сәйф Сараиныӊ тормышы һәм иҗаты: Татар әдәбияты тарихы буенча студентлар өчен методик кулланма / Төз. Х. Ю. Миӊнегулов. – Казан, 1972. – 49 б.
38. Миннегулов Х. Ю. Переводы и оригинальные произведения Саифа Сараи: Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Казань. 1972. – 31 с.
39. Миннегулов Х. Доброе имя средневекового поэта // Вечерняя Казань. – 1983. – 15 декабрь; Аныкы ук. Рухи мирас ачкычы // Социалистик Татарстан. – 1990. – 4 гыйнвар; Аныкы ук. Үткән гасырларныӊ бүләге (Сәйф Сараиныӊ «Гөлестан»ына – 600 ел) // Казан утлары. – 1991. – № 8. – Б. 144-156; Аныкы ук. «Гөлестан гөлләре» // Соц. Татарстан. – 1991. – 24 авг.; Аныкы ук. Алтын Урда әдәбиятыныӊ күренекле ядкяре // Шәһри Казан. – 1991. – 24 авг.; Аныкы ук. «Бу «Гөлестан» даимә(н) күӊел ачар» // Мирас. – 1996. – № 7-8. – Б. 12-30. Аныкы ук. «Ни белгәйләр сине сүзләтмәсәӊ тел» (Алтын Урда әдәби традицияләре) // Мирас. – 1996. – № 5-6. – Б. 202-215. Аныкы ук. «Бу «Гөлестан» даимә(н) күӊел ачар» // Сараи Сәйф. Гөлестан. Лирика. Дастан. Әсәрләрне басмага әзерләүче (кулъязмадагы текстларны укып, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче, аӊлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итүче, тиешле шәрехләр бирүче), кереш һәм ахыргы мәкалә авторы филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф углы Миӊнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б. 5-34; Аныкы ук. «Игү атын»н калдырган инсан «үлемсез» // Безнең мирас. – 2021. – № 5. – Б. 50 55.
40. Миннегулов Х. Ю. Татарская литература и восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики): Автореф. дис. ... д-ра филол. наук. – Казань. 1991. – С. 23-25.
41. Миннегулов Х. Ю. Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). – Казань, Изд-во Казан. ун-та, 1993. – С. 130-158.
42. Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче (кулъязмадагы текстларны укып, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче, аӊлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итүче, тиешле шәрехләр бирүче), кереш һәм ахыргы мәкалә авторы филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Йосыф углы Миӊнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б.
43. Сагындыков Б. Сравнительный анализ лексики тюркоязычных памятников ХIV века (по материалам «Мухаббат-наме» Хорезми, «Хосров и Ширин» Кутба и «Гулистан бит-турки» Сейфа Сараи): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Алма-Ата, 1977. – 31 с.; Керимов А. Словобразовательные аффиксы в языке памятников тюркоязычной литературы XIV века (на материалах «Хосрау и Ширин» Кутба, «Гулистан бит-турки» Сейфа Сараи, «Мухаббат-наме» Хорезми): Автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Алма-Ата, 1979. – 28 с.
44. Даврон Н. Шоир Аҳмад Урганджий // Совет Ўзбекистони. – 1967. – 4 июнь.
45. Миннегулов Х. Әхмәд Үргәнҗи һәм аның ике чордашы // Казан утлары. – 1974. – № 7. – Б. 130-134.
46. Flemming B. Hasan оğlu’nun Bir Gazeli (Sultan Ġavrī Divanında Bilinmegen Şiirler) = Ein Gazel von Hasan oġlï (unbeannte Gedichte im Dīvān von Sultan Ġavrī) // Türk Dil Kurumu’nun 40. ve Divanü Lûgati’t-Türk’ün 900. Yıldönümleri Dolayısıyle Düzenlenen (Ankara, 27-29 eylül 1972): Bilimsel Bildiriler. – Ankara: Ankara Üniversitesi basımevi, 1975. – S. 331-334, 335-341.

Әдәбият исемлеге
Китабе Гөлестан бит-төрки / Төз.: Х. Госман, З. Максудова. – Изд-во Казан. ун-та, 1980. – Ч. I. – 137 б.; – Ч. II. – Х+112 б.
Миннегулов Х. Ю. Татарская литература и Восточная классика (Вопросы взаимосвязей и поэтики). – Казань, Изд-во Казан. ун-та, 1993. – 384 c.
Наджип Э. Н. Тюркоязычный памятник ХIV века «Гулистан» Сейфи Сараи и его язык: в 2-х ч. – Алма-Ата: Наука, 1975. – Ч. 1. – 210 с.; – Ч. 2. – 300 с.
Сәйф Сараи. Гөлестан. Лирика. Дастан / Әсәрләрне басмага әзерләүче (кулъязмадагы текстларны укып, гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче, аӊлашылмаган сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итүче, тиешле шәрехләр бирүче), кереш һәм ахыргы мәкалә авторы филология фәннәре докторы, профессор Х. Й. Миӊнегулов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 296 б.

References
Kitabe Gölestan bit-Törki. Tоz.: Kh. Gosman, Z. Maksudova [Kitabe Golestan bit-Torki]. Kazan: Publishing House. un-ta, 1980, Part I, 137 p.; Part II, X + 112 p.
Minnegulov Kh. Yu. Tatarskaya literatura i Vostochnaya klassika (Voprosy vzaimosvyazey i poetiki) [Tatar literature and Oriental classics (Interconnections and poetics)]. Kazan: Publishing House. un-ta, 1993, 384 p.
Nadzhip E. N. Turkoyazichniy pamyatnik ХIV veka “Gulistan” Seifa Sarai i ego yazik: v 2 ch-yah [Turkic monument of the 14th century “Gulistan” by Seyf-i Sarayi and its language: in 2 parts]. Alma-Ata: Science, 1975, Part 1, 210 p.; Part 2, 300 p.
Sarayi Saif. Sherlar. Gulistan. Nashrga tayorlovchi E. Fozilov [Fozilov E. (comp.) Poems. Gulistan]. Toshkent: Gafur Gulom Publishing House, 1968, 265 p.
Sayf-i Sarayi. Gulestan. Lirika. Dastan. Eserlerene basmaga ezerleuche, keresh hem akgyrgy mekale avtory fililogiya fenneri doktory, professor Kh. Yu. Minnegulov [Gulistan. Lyrics. Dastan. The author of the work (reading the manuscript, translation from Arabic script to the modern writing, translation of incomprehensible words and phrases, providing appropriate comments), the author of the introductory and final article, Doctor of Philological Sciences, Professor Kh. Yu. Minnegulov]. Kazan: Tatar. Kit. Neshr. publ., 1999, 296 p.
Seyf-i Sarayi. Gülistan Tercümesi. Prof. Dr. Feridun Nafiz Uzlük’un Önsöz’ü ile birlikte [Gulistan Translation. prof. Dr. With the Foreword by Feridun Nafiz Uzlük]. Ankara: Turkish History Institution Press, 1954, XVIII + 373 p.
Seyf-i Sarayi. Gülistan Tercümesi (Kitâb Gülistan biʼt Türkî). Hazırlayan: Doç. Dr. Ali Fehmi Karamanlıoğlu [Gulistan Translation (Kitâb Gulistan biʼt Turki). Prepared by: Assoc. Dr. Ali Fehmi Karamanlioglu]. Ankara: Turkish Historical Society Press, 1989, LXXXIII+408+178 (faxmile) p.

Сведения об авторе
Исламов Рамил Фанавиевич, доктор филологических наук, главный научный сотрудник Института Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, e-mail: usman.58@mail.ru

About the autor
Ramil F. Islamov, Doctor of Philological Sciences, Senior Researcher at Institute of the Tatar Encyclopaedia and Regional Studies, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: usman.58@mail.ru

В редакцию статья поступила 18.01.2022, опубликована:
Исламов Р. Ф. Сәйф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» әсәрен өйрәнү тарихы турында // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 2. – С. 125-133.

Submitted on 18.01.2022, published:
Islamov R. F. Seif Sarainyn “Golestan bit-torki” eseren oireny tarikhy turynda [History of the study of “Gulistan bit-Turki” by Seyf-i Sarayi]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 2, pp. 125-133.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В статье рассматриваются особенности развития мусульманской благотворительности в Петропавловске в XIX – начале XX в.
Благотворительная деятельность татарского купечества Касимова в конце XIX – начале XX в. и развитие мусульманской инфраструктуры в Рязанской губернии
В представленной публикации предпринята попытка проследить динамику развития мусульманской общины в дореволюционный период с точки зрения мировоззренческих и практических предпочте
Джиганша Абдулджаббаров – автор суфийского трактата «Тарих-и Астархан»
Крым в годы Великой Отечественной войны: обзор фондов Государственного архива Республики Крым
В статье рассматриваются проблемы функционирования учебных заведений системы государственных трудовых резервов Южного Урала в первый год после окончания Великой Отечественной войны