И. К. Заһидуллин. Мәгърифәтче мөфти Габдессәлам Габдерәхимов: 1825-1840 еллар

УДК 93(470.4)(092)
Мәгърифәтче мөфти Габдессәлам Габдерәхимов: 1825-1840 еллар
И. К. Заһидуллин,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Educator Mufti Gabdessalyam Gabdrakhimov:
1825-1840
I. K. Zagidullin
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье рассматриваются основные вехи биографии и деятельность второго муфтия Оренбургского магометанского духовного собрания Габдессаляма Габдрахимова. В период его председательства (1825-1840 гг.) произошло расширение полномочий Оренбургского магометанского духовного собрания, повысился авторитет религиозного учреждения в среде татарского купечества и мусульманского духовенства, наблюдалось динамичное увеличение численности исламских институтов.
Abstract
The article deals with the main stages of the biography and activities of the second Mufti of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly, Gabdessalyam Gabdrakhimov (1825-1840). During his leadership, the powers and authorities of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly expanded, the influence of the religious institution on Tatar merchants and Muslim clergy increased, and a dynamic increase in the number of Islamic institutions was observed.
Ключевые слова
Оренбургский муфтий Габдессалям Габдрахимов, Оренбургское магометанское духовное собрание, исламские институты, фетвы муфтия, государственно-исламские отношения, первая мечеть Оренбурга, первая мечеть Уфы.
Keywords
The Orenburg Mufti Gabdessalyam Gabdrakhimov, the Orenburg Muslim Spiritual Assembly, Islamic institutions, Mufti fatwas, state-Islamic relations, the first mosque of Orenburg, the first mosque of Ufa.
Дәүләт оешмасы буларак Идел-Урал, Себер төбәкләрендә, үзәк губерналарда мөселман руханилары эшчәнлеген, мәхәлләләр тормышын күзәткән, бер үк вакытта татар-башкортларның милли-мәдәни автономиясе башында торган Мәхкамәи шәргыяның рәисләре арасында бу оешмада тоткан урыннарын билгеләгәндә, Р. Фәхретдин икенче мөфти Габдессәлам Габдерәхимовны «дини белем дәрәҗәләре» буенча беренче урынга, «мөфтиятне чын мәгънәсендә Мәхкамәи шәргыя итәргә тырышты» күрсәткече буенча бишенче, «халык тарафыннан иң нык тәнкыйтьләнгән» һәм «дөньяви белемнәрен файдалану дәрәҗәләре» күрсәткечләре буенча соңгы алтынчы урынга урнаштырган. Шунысы игътибарга лаек, Р. Фәхретдин «эш урыннарын иң нык сөюче һәм монда эшләүләрен үзләре өчен чын мәгънәсендә бәхет санаучы» дигән номинациягә берәүне дә кертмәгән1.
Гомумән, мөфтиләр турында, шул исәптән Габдессәлам Габдерәхимов хакында тарихи әдәбият чикле.
Мәхкамәи шәргыян рәисләрләренең кыскача тормыш юлы турында беренче булып Ш. Мәрҗани язып чыга2. Галим бу шәхесләрне бәяләгәндә аларның дини белем дәрәҗәләрен үзәккә куеп фикер йөртә, Габдессәлам мөфтине фәтваларын туган телендә түгел, ә мөселманнар аңламаган фарсы телендә язганы өчен тәнкыйтьли3.
1891 елда Мәхкамәи шәргыянең 100 еллык юбилее уңаеннан дөнья күргән хезмәттә мөфтиләренең кыскача биографияләре, алган хөкүмәт бүләкләре һәм дини идарәнең кыскача тарихы кысаларында куйган хезмәтләре бәян ителә4.
Р. Фәхретдиннең биобиблиографик характердагы «Асар» хезмәтендә урын алган оренбург мөфтиләренең, шул исәптән Гадессәлам Габдерәхимовның биографиясе тарих фәне өчен бик кыйммәтле текстлар булып кала бирә5. «Асарда» оренбург мөфтиләренең хатлары һәм фәтвалары басылу, бу кадерле ядкәрләрнең киләчәк буыннар өчен саклануын тәэмин итте. Хезмәттә шул исәптән Гадессәлам Габдерәхимовның татар, гарәп, фарсы һәм төрек телләрендә 1826-1837 елларда язылган 11 хаты, фәтва текстлары урын алган. Фәхретдин шулай ук үз архивында сакланган мөфтинең Казан мөхтәсибе Ибраһим Хуҗашига 1826-1836 елларда язган 146 хатыннан 76сын сайлап алып һәм текстларын кыскартып урнаштыра. Аның «Рухият» нәшриятында кирилл хәрефе белән басылган «Асарга» керми калган фәтваларының татар телендә язылганнарын һәм хатларын Л. Ф. Байбулатова русчага тәрҗемә итеп бастырып чыгарды6.
Гадессәлам мөфтинең «Хәтер дәфтәре» Каргалы мәчетләренең берсе чормасында табылып (дәфтәр рәвешендәге тегелгән кулъязманың күләме 30 бит, баштагы һәм соңгы битләре сакланмаган), халык Гомәр хәлфә дип йөрткән, Гомәр Дәүләтьяров тарафыннан «Шура» журналы редакторына тапшырылган. Р. Фәхретдиннең кереш сүзе һәм комментарийлары белән 1914 елда «Шура» журналында дөнья күреп, киң җәмәгатьчелеккә барып ирешкән. М. Гайнетдин бу документны кирилл хәрефләренә күчереп, бүгенге укучыга җиткерде7. Хатирәләрнең Оренбургта мәчет төзү тарихын һәм үзенең 1825 елның 11 сентябрендә император Александр I белән очрашуын тасвирлаган битләре бик кыйммәтле тарихи чыганак булып тора. Әйтергә кирәк, Р. Фәхретдин, Габдессәламнең хәтирәләрен улларына һәм багышлап язган текст дип билгеләп, аны тәнкыйтьли. Беренче чиратта, авторның кирәксә-кирәкмәсә Мөхәммәтҗан мөфти Хөсәеневне гаепләп торуын билгеләп үтә, шушы уңайдан кайбер очракларда фактларны ялгыш аңлатуын да шәрехли. Ул авторның үзе турында бик һавалы итеп язуына мондый бәя бирә: «Габдессәлам мөфтинең язуларында иң күп күрелгән сүз – үзенең “шаһанә хезмәтләредер”. Вә язуларыны укыган кешеләр моның бер мәчет хозурында имам гына булып торучы адәм түгел, бәлки – Һиндстанда вице-король булып торганлыгын зан кылсалар хаклары бар»8.
Уфа тарихчысы Д. Д. Азаматов архивта сакланган документлар буенча аның биографиясен кайбер сюжетлар белән баетты9. Р. Фәхретдиннең «Асары» буенча Габдессәлам мөфтинең хатларын тарих фәннәре кандидаты Л. Ф. Байбулатова анализлады10. Бу мөфти турында Д. Д. Денисовның11 һәм А. Ю. Хабутдиновның12 язмалары бар. Биредә шулай ук Мәскәү галимәсе Ә. Т. Сибгатуллинаның мөфтиләргә һәм башка дин әһелләренә багышланган китабын әйтеп китү мәслихәт13.
Шәкерт һәм мулла булган еллары
Габдессәлам Габдерәхимов үзенең бабасы исемен йөрткән Бөгелмә өязенең Габдрахман авылында типтәр сословиесенә караган мулла гаиләсендә 1774 елда дөньяга килә. Туган ягы мөгаллимнәреннән беркадәр сабак укыганнан соң, Казан шәһәре ахуны Ибраһим әфәнде Хуҗаши мәдрәсәсендә укый. Аннары Оренбург ягында мәдрәсәләре белән мәшһүр Сәгыйть бистәсенә китеп, гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә, ләкин русча бик авырлык белән генә укый һәм сөйләшә торган була.
Гыйлемле кеше һәрчак күз уңында һәм хөрмәттә була: Сәгыйть бистәсендә яшәгәндә Габдессәламгә хакимият вәкилләре игътибар итә. Д. Д. Азаматов мәгълүматларына караганда, егетне, шәкерт вакытында ук, казах даласына вак алыш-биреш белән җибәреп, сәяси мәгълүмат туплауга җәлеп иткәннәр. Оренбург Чик буе комиссиясе аны, шулай ук, тәрҗемәче буларак та файдаланган14.
1799 елны Габдессәлам Оренбург җәмигъ мәчетенә имам итеп билгеләнә. Чынлыкта, әле мәчет төзелмәгән була, ләкин 1786 елгы зур янгыннан соң сызылган яңа шәһәр планында мөселманнарга яшәү өчен бер квартал һәм анда мәчет буласы урын билгеләнә.
Оренбургта мөселманнар бик аз санда булып, аларның төп өлеше шәһәрдән 18 чакрым ераклыкта урнашкан Сәгыйть бистәсендә көн күргән. Ә Оренбургта вакытлыча яшәүче мөселманнарның күпчелеген җәмәгать эшләре белән килгән казах солтаннары, яки тирә-як мөселман дәүләтләренең илчелекләре вәкилләре һәм башка чит ил кешеләре тәшкил иткән. Эш шунда ки, бу заманда оренбург генерал-губернаторы, Россия империясенең Көнчыгыш илләр белән мөнәсәбәтләренә җаваплы булып, шәһәрдә күрше дәүләтләрнең илчелекләрен кабул иткән. Илчеләр, Санкт-Петербургка кузгалырга рөхсәт килгәнче, Тышкы эшләр министрлыгының махсус йортларында яшәп торганнар. Оренбургта мәчет, беренче чиратта, шулар өчен кирәк булган.
Габдессәлам мулла – Оренбургта мәчет төзелсен өчен зур тырышлыклар куйган һәм шактый кыенлык аша узган шәхес. Аның истәлекләреннән күренгәнчә, шәһәрдә яшәүче казах солтаны Нургалинең кызы һәм башка мөселманнар 1800 елда мәчет сорап императорга гариза юллыйлар. Күрәсең, җавапның тоткарлануына Павел Iнең үтерелүе сәбәп булгандыр. Тиздән бу хакта яңа императорга сүз катарга форсат чыга. Александр I указы нигезендә, Мангышлакта яшәүче төрекмәннәр ханнары итеп Пирганины сайлыйлар. Пиргани бу хакта императорга хәбәр итү һәм Санкт-Петербургка илчелек җибәрү өчен Оренбургка килә. Бу заманда татар теле Россиянең Көнчыгыш илләре белән дипломатик язышуда рәсми тел булган. Ханның шәхси мулласы һәм кятибе аны начар белгәннәр һәм тиешле кәгазьләрне үзләре яза алмаганнар. Аларга Габдессәлам мулла ярдәм иткән һәм үз гозерен – император галиҗәнабләренә Оренбургка килгән мөселманнарның мәчеткә ихтыяҗы турында үтенечне җиткерүне әйткән.
Озак та үтми Александр Iнең Оренбургта яшәүчеләр һәм бирегә сәүдә эшләре белән килүче мөселман халыклары өчен казна хисабына мәчет төзү турында 1802 елның 6 августында указ дөнья күрә.
Указны алгач, мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов Оренбургтан ерак түгел Меновой дворда сәүдәгәрләр өчен төзелгән иркен таш мәчет булганлыгын һәм калада берничә дистә мөселман яшәгәнен истә тотып, монда зур гыйбадәтханә хаҗәт түгел дигән фикергә килә. Оренбург хәрби губернаторы Н. Н. Бахметьев указ буенча мәчет Бохара, Үргәнч, Коканд, Ташкент һәм башка илләр сәүдәгәрләре, казах ханнары һәм солтаннары өчен төзелергә тиеш дип, мөфтинең илле кеше сыярлык мәчет планын үзе алдында ертып ата һәм губерна архитекторына яңа мәчет планын сызырга боера.
Мәчет төзелешенә казнадан 6 236 сум 45 тиен, мәчет тирәсен койма белән әйләндереп алу өчен тагын 2 537 сум 50 тиен бирелә15. Гыйбадәт бинасы 1805 елның 25 гыйнварында ачыла16.
Габдессәламнең оренбург генерал-губернаторы белән якыннан аралашуы, элек үзенә кушылган вазыйфаларның бер өлешен яңа муллага тапшыруы Мөхәммәтҗан мөфти Хөсәеновның мин-минлегенә тия. Ул 1802 елны, бәйрәм гыйбадәтен дүрт көн алдан уздырганы өчен дигән сәбәп белән, Габдессәламне мулла вазифасыннан читләштерә. Мәчет ачу тантанасына килгәч тә, бинаның кыйбласы төгәл түгел, син падишаһ биргән акчаны дөрес сарыф итмәгәнсең, дип, халык алдында кимсетә. Габдессәлам, югалып калмыйча бәхәскә кереп, кыйбланың дөрес икәнен, дини китаплар буенча бинада җәмәгать намазлары укырга рөхсәт икәнлеген раслый.
Ахыр чиктә, Кече җөз ханы Айчавык һәм Оренбург губерна идарәсе мулланы яклап һәм Габдессәламга ахун исемен бирдертеп, кабат мәчеткә кайтаралар. Шулай итеп, ул 1805 елның 14 августында Оренбург каласы таш мәчетенә ахун һәм мөдәррис итеп билгеләнә.
Бер ел узгач, Россия дәүләте өчен кылган хезмәтләре өчен Габдессәламгә жалованье билгеләнә. Бу хактагы нигезләмәдә оренбург генерал-губернаторы Г. С. Волконский елына 150 көмеш сум хезмәт хакы Габдессәламнең «яшерен хәбәр итүче» (тайный осведомитель) булганы өчен дип яза. 1814 елны Габдессәлам алтын медаль белән бүләкләнә, аның еллык хезмәт хакы 230 көмеш сумга күтәрелә. Ул 1817 елны түбән катлам вәкилләре түли торган җан башыннан салымнан азат ителә, тархан исеменә лаек була, хезмәт хакы 300 сумга җиткерелә. 1820 елны оренбург генерал-губернаторы кулыннан 100 сум премия ала. Габдессәлам 1823-1824 елларда Кече җөз эшләре буенча оештырылган Ширгази Айчуваков җитәкләгән комиссия составында эшли. 1824 елда Россия хакимияте Кече җөздә хан дәрәҗәсен юкка чыгара. Соңгы хезмәте өчен Габдессәлам 1824 елда 500 сумлык сәгать белән бүләкләнә17.
Бер сүз белән әйткәндә, Габдессәлам мулла үзен казах ханнары һәм солтаннары белән уртак тел таба белгән оста дипломат итеп таныта. Моның тагын бер сере – аның мөдәррис буларак казна хисабына Оренбургта яшәгән казах солтаннарының балаларына дини белем бирүдә була18. Балалар күңеле аша аталары күңеленә юл ачыла.
Уфада мөселман кварталына нигез салучы
Россия дәүләтендә иң катлаулы мәсьәләләрнең берсе – җаваплы вазифаларны башкарырга хәзерлекле шәхесләр табу. Моның шулай икәненә империя хакимияте 1824 елны Мөхәммәтҗан Хөсәенов вафатыннан соң яңа мөфти эзли башлагач тагын бер кат инана.
Габдессәлам үзе язуынча, Оренбургта император Александр I белән сөйләшү һәм падишаһта ул тудырган уңай тәэсир аңа мөфти итеп билгеләнүгә юл ачкан. Шулай итеп, Александр Павловичның мөфти билгеләү турындагы 1825 елның 30 сентябрь указында Габдессәлам исеме пәйда була19. 1826 елның 15 февралендә Габдессәлам яңа җаваплы вазифа үтәүгә керешә20.
Р. Фәхретдин язып алган мөфтинең замандашы хәтирәсе буенча бу шәхесне беркадәр күзалларга ярдәм итә: «Зур бәдәнле, олы йөзле, зур сакаллы, ачык йөзле иде. Тавышы гаять гүзәл вә тәэсирле булганлыктан, халык тәмам ләззәтләнә илә тыңлап утырыр иде. Ак вә зур сакалыннан кайбер хотбәләрне укыган чагында күз яше агып, тамчылап торыр һәм кайчагында үзен-үзе тыя алмый елар иде. Үзе елаган кебек, җәмгыять тә елар иде»21.
Мөхәммәтҗан Хөсәеневтан аермалы буларак, яңа мөфти Казан губернасы руханилары һәм байлары белән бик тиз уртак тел таба. Монда аның беркадәр вакыт Казан мәдрәсәсендә укыган булуы, иң мөһиме, Казан руханиларының лидеры ахун Ибраһим Хуҗаши белән якташ – күрше авылдан булуы мөһим роль уйный. Күрәсең, ахун аның әтисен, нәсел-нәсәбен белгән, һәм үзен дә мәдрәсәдә укыган вакытта яхшы исендә калдырган.
Мөфтинең Казан төбәге байлары белән элемтәләрнең хезмәттәшлеккә әверелүенең бер мөһим сәбәбе Уфа шәһәрендә мәчет төзү белән бәйле. Гадәттә, башта шәһәрдә татар җәмгыяте оеша, ир-ат халкы 200дән арткач кына, җәмгыять мәчет төзүгә алына торган була. Габдессәлам мөфти Уфа шәһәрендә бу тәртипне боза. Мөселман җәмгыяте оешканчы һәм мулла билгеләнгәнче үк шәһәрдә таш мәчет калкып чыга.
Гадессәлам 1827 елны мәчет төзүдә матди ярдәм итүне үтенеп мөселманнарга хатлар һәм җыелган иганәне язып бару өчен дәфтәрләр юллый. Ләкин беркем дә ярдәм итми.
Мөфтигә ахун Ибраһим Хуҗаши ярдәмгә килә. Ул башта Казан байларының әйдәманы 1нче гилдия сәүдәгәр Гобәйдулла Юнысов белән сөйләшә. 1827 елның августында Габдессәлам Түбән Новгородтагы ярминкәгә баргач, Гобәйдулла бай һәм Казанның 2нче гильдия сәүдәгәре Әхмәт Заманов мәчетне төзүдә ярдәм итәргә сүз бирәләр. Ахыр чиктә, 1828 елда Казах даласында сәүдә эшләре гөрләп барган Әхмәт Замановның кодасы, Арчаның 2нче гильдия сәүдәгәре Мөэмин Хуҗасәитов, мөфти гозерен үтәп, бу олы эшкә алына. Булачак мәчетнең планын һәм тышкы кыяфәтен Әхмәт Заманов белән Мөэмин бай эшләтәләр22.
Мөэмин бай – Казан губернасыннан 1820-1830 елларда Казах даласында сәүдә белән шөгыльләнгән гильдияле ун татар сәүдәгәренең берсе була. 1834 елны Далага сигез тапкыр чыгуында җәйләүләргә 42,3 мең сумлык товар алып барган, бу казах җәйләүләренә чыгарган Россия товарларының 30 % бәясен тәшкил иткән, 1835 елны Далага алты тапкыр чыккан23. Бер сүз белән әйткәндә, Оренбург төбәгендә «үз кеше» булган.
Мәчет төзергә рөхсәт сорап, мөфти Уфада беренче мөселман кварталын формалаштыра. 1828 елны хакимият тарафыннан аңа бирелгән планда хәзергә буш квартал үзәгендә мәчет, аның почмакларында уң якта өстә мөфти йорты урыны, сул якта мәчет хезмәткәрләре һәм мөсафир мөселманнар өчен торак урыны, тагын ике урында булачак биналарның исемнәре язылмаган була24.
Мөэмин бай 1830 елда ачылган таш мәчете янында 1834 елны имтихан бирергә һәм башка үз эшләре буенча Мәхкамәи шәргыягә килгән дин кардәшләре һәм казыйлар яшәү өчен вакыф йорты җиткерә, шул ук елны Троицкида да мәчет төзергә алына25.
Уфада мәхәллә һәм мулла булмау сәбәпле, җомга һәм гаетләрне Габдессәлам мөфти үзе башкарган, кайбер вакытта бу вазифаны казыйларга тапшырган.
Мөселманнар тормышына дәүләт керткән яңалыклар
Хакимият таләбе белән, православие руханиларының приходтагы кешеләрнең гражданлык актларын язып бару вазифасы муллаларга да йөкләнә. 1829 елдан башлап мулла 50 тиен түләп икешәр данә типография ысулы белән бастырылган метрикә дәфтәрләре алган һәм аларга мәхәлләдәге туган, үлгән, никахлашкан, аерылышкан кешеләрне теркәгән. Ел тәмамлангач, бу документның бер данәсе Мәхкамәи шәргыя архивына җибәрелгән. Нәтиҗәдә мөфти мөселманнарның санын теркәүче статистика оешмасы һәм аларның гражданлык актлары саклана торган архив җитәкчесе буларак та танылган. Статистика дигәннән, 1833 елны Мәхкамәи шәргыя карамагында 3 133 мәчет һәм гыйбадәт йорты, 68 ахун, 100 хатиб, 1 792 имам, 1 164 мулла, 343 мөхтәсиб һәм 439 мөдәррис булган26. Алар халыкка аң-белем, дини һәм әхлак тәрбиясе биргәннәр, укыту системасын үз кулларында тотканнар.
Мәчет төзергә ярдәм сорап дин кардәшләренә хатлар язганнан соң, 1828 елны, мөфти хакимият алдында Мәхкамәи шәргыя өчен бина мәсьәләсен күтәрә. Габдессәлам бинаны бергәләп, казна һәм мөселманнардан җыелган иганә акчасына төзергә тәкъдим итә. Губерна хакимияте 1831 елда шәһәрдәге дәүләт биналары исемлеген төзегәндә, Мәхкамәи шәргыя турында оныта. Мәхкамәи шәргыянең бик начар шартларда эшләгәнен күргән чиновниклар, 1834 елны мөфтинең алты ел элек бинаны бергә төзибез дигән сүзләрен искә төшереп, аңа мөрәҗәгать итәләр: Мәхкамәи шәргыянең акчасы бармы? Мөфти бинаны төзү өчен Мәхкамәи шәргыя үзе бастырып һәр мәхәлләгә ел саен икешәр данә сатып биргән метрикә дәфтәрләреннән кергән сумманы файдаланырга һәм мөселманнарның һәр никахын метрикә дәфтәренә теркәгән өчен 8,50 тиен күләмендә салым җыярга тәкъдим итә. Шул рәвешле, мөселманнарның никахларын теркәгән өчен махсус салым җыела башлый.
Акча җитәрлек күләмдә булмаса да, 1839 елны Габдессәлам төзелешне башлап җибәрергә тырышып карый. 100 сум сарыф итеп бинаның планын эшләтә, төзелешкә алынырга теләк белдергән Такаев исемле кешегә ассигнацияләр белән 1 000 сум акча бирә. Күрәсең, мөфти калган сумманы җыю өчен сәүдәгәрләргә мөрәҗәгать итәргә уйлагандыр, ә бәлки бу мәсьәлә буенча аның байлар белән ниндидер килешүе дә булгандыр дип фаразларга гына кала. Дәүләт бинасын төзүне арзанайту өчен рәсми тендер (конкурс) игълан ителми кала. Күрәсең, тиешле сумма җыелмаган килеш эш башлауны губерна хакимияте хупламаган.
Соңрак мөселман никахларын теркәү өчен җыелган салым акчасы белән Габдессәламнән соң мөфти булган Габделвахит Сөләйманов Мәхкамәи шәргыя бинасын төзеп чыга. Бина төзелгәч тә, никахны теркәгән өчен салым җыю дәвам итә. Дәүләт тарафыннан ифрат дәрәҗәдә начар финансланган Мәхкамәи шәргыя өчен бу суммалар бик файдалы булып, түбән хезмәт хакы алган казыйларга, канцелярия хезмәткәрләренә өстәмә түләү, башка хуҗалык һәм канцелярия кирәк-яракларына тотыла. Шулай итеп, Габдессәлам мөфти Мәхкамәи Шәргыянең бюджеттан тыш табыш алу системасына нигез сала.
Мөфти беренчеләрдән булып күренекле руханиларны хөкүмәт тарафыннан бүләкләү тәртибе кертүгә ирешә. Бу вакыйга руханилар корпорациясе вәкилләре тарафыннан да, мөселманнар ягыннан да империядә ислам диненә хөрмәт булуын раслаучы факт буларак уңай бәяләнә27.
Мөселманнарга карата сәясәтнең күренекле вакыйгаларыннан берсе дип, 1826 елны мәхәллә руханиларын сайлау тәртибен рәсмиләштерүне әйтергә кирәктер. Мәхәлләдәге ир-атларның 2/3 өлеше җирле хакимият вәкиле катнашында оештырылган җыелышта мулла яки мөәзин сайлау турында җәмәгать карары төзиләр, аларга, шулай ук, булачак мәхәллә руханиларының дәүләткә түләргә тиешле салымнарын үз өсләренә алу хокукы бирелә. Эш шунда ки, Россиядә өстенлекле катлам вәкиле булып православие руханилары саналган. Мулла булгач та, аның дәүләт алдындагы крестьян салымы һәм башка бурычлары сакланган.
1826 һәм 1836 елларда Николай I кул куйган указлар нигезендә муллаларга шәригать буенча мирас һәм милек бүлү хокукы расланган. 1830 елны муллалар карамагына балаларның әти-әниләренә буйсынмау очракларын тикшерү һәм аларны вәгазьләү хокукы да бирелгән.
Николай I идарә иткән елларда (1825-1855) дәүләт кайбер ислам традицияләре империя тәртипләренә яраклаштырыла башлый. 1830 елны игълан ителгән, үлгән кешене өч көн узгач кына җирләү турындагы указ руханиларның ачуларын чыгара. 1833 елны Оренбург губернасының 677 мөселман рухание, имза салып, императорга элекке тәртипне кире кайтаруны сорыйлар. Ләкин аларның тәкъдиме кире кагыла. 1830 елны, шулай ук унификация максатында һәм Россия халкының төп өлешенең урта континенталь табигать шартларында яшәвен исәпкә алып, Николай I православие динендә булган халыкларга кәләшләрнең кияүгә чыгу яшен 16, өйләнүчеләрнең – 18 яшь итеп билгели. 1835 елны бу яңа кагыйдәгә мөселманнар да буйсындырыла. Ә шәригать буенча егетләр 15, кызлар 9 яшьтән тормыш кора алганнар28. Шуңа күрә Мәхкамәи шәргыя үз эшчәнлеген шәригать кануннарын дәүләт рөхсәт иткән кадәр күләмдә кулланып һәм, алардан тыш, дәүләт кануннарына нигезләнеп кора.
1830 елларда Оренбург губернасы төрмәләрендә мөселман тоткыннарны вәгазьләү һәм аларның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җәмәгать тәртибендә муллалар билгеләп куела башлый. Аларның күбесе якын-тирә авыллардан булып, билгеле бер көннәрдә төрмәгә килеп, тоткыннар белән аралашырга, догалар укып, авыр язмышларын җиңеләйтергә тиеш була29.
1826 елны мөфтигә йорт сатып алу өчен казнадан 4 000 сум бүлеп бирелә. 1836 елны Мәхкамәи шәргыянең яңа штаты теркәлә. Мөфтинең еллык хезмәт хакы кәгазь акча белән 1 250 сумга арта, көмеш акча белән еллык хезмәт хакы 1 572 көмеш сум һәм 12 тиен тәшкил итә башлый. Мөфтинең хезмәт хакы төбәк хакимияте вәкиленеке (губернатор яки епископ) белән тигезләшә дияргә мөмкин30.
Мөфтинең кул астында өч казый, сәркатип (чиновниклар өчен төзелгән Ранглар табеле буенча XII класс, еллык хезмәт хакы 280 көмеш сум), тәрҗемәче (XII класс, 168 көмеш сум), канцеляриядә билгеле бер төркем мәсьәләләр буенча килгән хатларны кабул итүне һәм җавап бирүне күзәтүче һәм оештыручы ике өстәл җитәкчесе (XII класс, 168 көмеш сум), архивариус вазифасын да башкаручы журналист (XIV класс, 168 көмеш сум), шулай ук дүрт канцелярие хезмәткәре була. Кирәкле кәгазьләрне өстәмә күчереп язучылар яллау, хуҗалык һәм канцелярия чыгымнары өчен елына 1 121,65 сум көмеш сум бүлеп бирелә. Иң мөһиме: 1836 елны казыйның еллык хезмәт хакы элекке 120 сумнан – 284 көмеш сум 28 тиенгә кадәр арта. Югары хезмәт хакы гыйлемлерәк муллаларны казыйлыкка җәлеп итү мөмкинлек бирә.
Мәхкамәи шәргыя административ институт буларак оренбург губернаторына, дини институт буларак эчке эшләр министрына буйсына. Мөхәммәтҗан мөфтидән аермалы буларак, Габдессәлам төбәк хакимияте өстеннән шикаятьләр язмый. Шулай да, төбәк чиновниклары күзәтүеннән котылу өчен 1838 елны Мәхкамәи шәргыянең хокукларын губерна идарәсе белән тигезләү хакында мөрәҗәгать итә, ләкин аның фикере исәпкә алынмый31.
Мәгърифәтче мөфти фәтвалары
Габдессәламнең иң яраткан шөгыльләренең берсе китап җыю була. Шәхси китапханәсендә 1832 елны 77 китап булып, кайбер китапларының 30 һәм артыграк томлы булуы хакында хәбәрләр бар. 1840 елны аның китапханәсендә язма байлыкны казыйлар ассигнацияләр белән 4,5 мең сум дип исәпләгәннәр. Шулай да Фәхретдин мөфти китапларны укуга караганда күбрәк аларны җыю белән мавыккан дигән күзәтү ясый. Шул ук вакытта аның ун китабының вакыф буларак Мәхкамәи шәргыядә сакланганын искәртә32.
Китап җыюдан тыш, мөфти астрономия белән дә кызыксынган, үзе яшәгән йорт чормасында мәйданчык ясап, күк йөзен күзәтү өчен якынайта торган күзәтү торбасы урнаштырган33.
Мөфти шулай ук иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт тапкан. 1835 елны язган бер хатында «Мөхите борһани» (Тирә-як мохит шаһитлары) исемле үзе өчен дә, балалары өчен файдалы булачак хезмәтенең бишенче бүлеген яза башлавын хәбәр итә. Исеменнән китапны дөньяви темага багышланган әсәр дип ышанычлы фаразларга була34.
Р. Фәхретдин, мөфти хәзрәтнең фәтвалары белән танышкач, «каләме килешле, язуы дөрес, фәкать гарәп телендә гыйбарәләре илә язганнары яман сурәттә ялгыш», дип ассызыклый35.
Габдессәламнең үз инициативасы белән чыгарган фәтвалары аның мәгърифәтче рухлы шәхес икәнен раслап тора. Ул максатчан рәвештә медицина буенча китаплар җыя, бу фән белән ныклап шөгыльләнә, ә 1830 елны Россиянең күп генә төбәкләрендә холера авыруы таралгач, үзе башлап шул елны муллаларга фәтва белән мөрәҗәгать итә, аларны дин кардәшләрен йортларына табибларны кертергә, табибларга күренергә кирәклеге турында вәгазьләргә өнди. Бу хезмәте өчен Николай I мөфтине Андреев лентасында бриллиант белән бизәлгән алтын медаль белән бүләкли. Габдессәлам шул ук елны Оренбург губерна идарәсе төзегән чәчәк авыруына каршы көрәш кагыйдәләрен дә татарчага тәрҗемә итеп мәхәлләләргә тарата36. Шул рәвешле, йогышлы авыруларга каршы көрәшкә үз өлешен кертә, муллаларны да шушы бик мөһим, җәмгыять кирәкле эшкә җәлеп итә.
Яңа патша тәхеткә утыргач, 1826 елны Габдессәлам муллаларга император галиҗәнабләре хөрмәтенә мәчетләрдә укырга яңа хөтбә язып тарата. Рәхмәт йөзеннән император Габдессәлам мөфтине кеш тиресеннән тегелгән тун белән бүләкли.
Мөселманнарның тормышында бик күп яңалыклар, патша указы яки оренбург генерал-губернаторы фәрманы белән янәшә, мөфти фәтвасын халыкка таратып тормышка ашырыла. Әйтик, 1831 елны башкортлар арасында йогышлы авырулар таралу сәбәпле, катоннардан 10-15 яшүсмерне Казанга, гимназиягә, университетның медицина факультетына укырга җибәрү турында оренбург генерал-губернаторы П. П. Сухтелен боерыгы чыга. Бу хакта мөфти дә үз фәрманын тарата. Әмма Верхнеуральск, Троицкий, Чиләбе төбәкләре мөселманнары һәм муллалары, бу адым укырга җибәргән яшүсмерләрне көчләп чукындыруга китерәчәк дип, үзләренең төбәк ахуннарына хатлар юллыйлар, Чиләбе төбәге руханилары турыдан-туры бу хакта императорга хат белән мөрәҗәгать итәләр. Моңа җавап итеп, Габдессәлам 1834 елның июлендә медицина – изге һәм шәригать тарафыннан рөхсәт ителгән гыйлем дип, кайбер коткы таратучыларга карата кисәтү, кайберләрен вазифаларыннан азат итү турында фәтва юллый37. Бу текстны М. Гайнетдин «дөньяви белемнәр өйрәнүгә күчүнең зарурлыгын, аятләр һәм хәдисләр белән нигезләп фәлсәфи югарылыкта, башка кабатланмаган җыйнаклыкта, камиллектә һәм төгәллектә” язылган фәтва дип бәяли38.
1833 ел мөхәррәм аеның унынчы көнендә кул куелган фәтвасының нигезендә Корьән сүзләре белән расланган хакимияткә буйсыну, патша указларын берсүзсез үтәү, салымнарны вакытында түләү фикере ярылып ята. Муллаларга җомга һәм гает көннәрендә патша, аның гаиләсе һәм варислары исәнлегенә хөтбә укырга, халыкны фәкать Аллаһка, шаригатькә каршы килми торган гамәлләр кылырга, гөнаһларга батмаска, начар сүзләр сөйләмәскә, башкаларга нахакка гаеп ташламаска өнди39.
Кайбер фәтвалар хакимият мөрәҗәгатьләренә җавап итеп языла. Әйтик, 1833 елда армиядән калу өчен татарлар арасында тән әгъзаларын бозу киң таралганы хакында хәбәр алгач, мөфти тән әгъзаларын бозу олы гөнаһ, ә патша фәрманнарын үтәү мәслихәт дип фәтва язып тарата40.
1834 елны Оренбург губернаторы, мөселманнарның Бәләбәй өязе муллаларының халыкка «бүген ашарыгызга булса, иртәгесе өчен кайгырмагыз» дигән вәгазьләрен тыңлап, язгы чәчүне вакытында чәчмиләр, дөнья көтмиләр, тормышларын ялкаулыкта һәм бәйрәмдә уздыралар, шуңа күрә күрше чуваш, марийларга караганда матди яктан начар яшиләр дип, мөфтигә хат юллый. Габдессәламгә муллалар халыкны хәерчелектән котылу өчен хезмәт сөяргә өйрәтә алмаслармы икән дип мөрәҗәгать итә. Шуңа җавап йөзеннән, 1834 елның маенда язылган фәтвасында мөфти руханиларны һәр җомгада мөселманнарны һөнәрләр үзләштерергә чакырып вәгазьләргә боера. Биш вакыт намазларны вакытында укып, үз көнеңне күрү өчен хәләл көч белән ризык табу – һәрбер мөселманның дини бурычы дигән фикер уздыра. Муллаларга исә бәйрәмчә тормышның зыяны, игенне вакытында чәчеп, вакытында җыеп алу кирәклеге хакында, начар уйлардан һәм гамәлләрдән саклану турында, шулай ук бүгенге эшне иртәгәгә калдырмый яшәргә өйрәнү, калдырган очракта бәлагә тарасын әйтеп вәгазьләргә кушыла41.
Халык тормышын мәҗлесләр корып, исерткеч эчемлекләрдән авыз итеп уздыруы, шул сәбәпле хакимияткә буйсынмый башлау куркынычы булу хакында башкорт кантоны есаулы Бикмәтовтан хәбәр алгач, мөфти исерткеч эчемлекләрнең мөселманнарга хәрәм икәнлеге хакында фәтва тарата.
Гаилә хәле
Габдессәламнең беренче хатыны туган авылы Габрахманнан ике чакрым ераклыкта урнашкан Тайсуган авылының мәшһүр галиме Габдерахман бине Туймөхәммәт кызы Мәрфуга була, Уфага күченгәч, иреннән алда дөньялыктан китә. Мөфти үлгәндә исә аның хатыны Фәхрибану Рәхмәтулла кызы була.
Р. Фәхретдин аналарын күрсәтмичә генә Габдессәламнең өч улы һәм дүрт кызы исемнәрен атый, аның ике улы турында шактый тулы мәгълүмат бирә. Олы улы Габдерәүф әтисе эшләгән Оренбургның беренче таш мәчетендә имам була, Бохарага барып укымаса да, үзлегеннән фарсы телен яхшы үзләштерә. 1825 елда Оренбургта ачылган Неплюев хәрби училищесы 1844 елны Оренбург Чик буе комиссиясе карамагыннан Хәрби министрлыкка бирелә. Габдерәүф ахун биредә Азия бүлегендә укучы мөселманнарга (казах солтаннары балаларын, башкорт-мещеряк гаскәреннән килгәннәргә) елга 500 сум хезмәте хакы бәрабәренә ислам нигезләрен укыта. 1843 елда ахунлыкны калдыргач та, шушы уку йортында 1860 елларга кадәр мөгаллимлек итүен туктатмый. 1881 елда вафат була. Аның Хәбибулла исемле улы да шул Александр I төзеткән җәмигъ мәчеттә хатиб булып хезмәт итеп дөнья куя.
Әхмәди исемле улы 1834 елда Уфаның мулласыз торган таш мәчетенә имам һәм өлкән ахун итеп раслана. Вазифасын калдырып, беркадәр вакыт Бохарада Күгелташ мәдрәсәсендә белем өсти. Әтисе үлгән елны кайтып, кабат имамлык вазифасына керешә. 1843 елны ахунлыктан азат ителә. Аннары Уфадан китеп, Мечтәй авылында җизнәсе хозурында яши һәм шунда вафат була42. Әхмәдинең ике улы кала: Мәһди Эстәрлетамак шәһәрендә яши һәм 1878 елны вафат була. Хәйдәр исемлесе турында Р. Фәхретдин мәгълүмат тапмый. Хатларында балаларына белем бирү турында борчылу чагыла, алар турында кайгыртып, уллары Габдерәүфкә һәм Гыйниятуллага хөкүмәттән тархан исеме алып бирә. Хатларында балаларына белем бирү турында борчылу чагыла, алар турында кайгыртып, уллары Габдерәүфкә һәм Гыйниятуллага хөкүмәттән тархан исеме алып бирә.
Хатларыннан күренгәнчә, Габдессәлам Габдерәхимов зиннәтле тормыш тарафдары булган, бигрәк кеше арасына чыкканда кыйммәтле тукымалардан тегелгән киемнәр киеп, Уфа шәһәре түрәләренә ким булмыйча өчәр ат җигелгән заманча, рессорлы зәвык белән эшләнгән тарантас-арбаларда җидертергә яраткан43, шул рәвешле мөфти статусының югарылыгын җәмәгатьчелеккә тәкъдир иткән.
Мөфти 1840 елның 30 гыйнварында вафат була, Уфа шәһәренең мөселман зиратында җирләнә. Р. Фахретдин ХХ гасыр башында аның каберен зыярат иткәндә, мөфтинең һәм янәшәдәге хатыны Мәрфуга Габдерахман кызының кабер ташлары ватылып, язулары юкка чыккан, ләкин каберлекләр агач чардуган белән уратып алынган булуын күрә. Р. Фәхретдин, көрсенеп, «Мөфти хәзрәтнең кабере беркадәр еллардан соң тәмам онытылып бетәргә мөмкин», дип язып куйган44.
* * *
Габдессәлам мөфти чорында ислам институтлары хокукларын билгеләү буенча күп кенә кануннар кабул ителә. Алар мөфти тәкъдиме белән түгел, империя хакимияте кануннарын кодификацияләү, уставлар төзү курсы кысаларында алып барыла.
М. Гайнетдин бик хаклы рәвештә Габдессәлам Габдерәхимовның мөфти буларак эшчәнлеген ике сызыкта карап була дип яза: 1) патшага административ хезмәт сызыгы; 2) халыкка хезмәт сызыгы45. Мөфти, мулла-мөселман даирәсеннән чыкканга, әхлаклы, нык иманлы, киң күңелле булган, мөселманнар турында кайгырткан.
Ш. Мәрҗани аның турында «Габдессәлам мөфти тәкәллефле, ачык йөзле иде», дип язып калдыра46. Ул руханилар белән дә, татар сәүдәгәрләре белән дә яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыра. Мәгрифәтче мөфти Мәхкамәи шәргыянең руханилары һәм халык арасында дәрәҗәсе үссен өчен зур хезмәт куя.
Искәрмәләр:
1. Байбулатова Л. Ф. История Оренбургского магометанского духовного собрания в личной и делопроизводственной переписке муфтиев (по своду «Асар» Р. Фахретдина) // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2013. – № 3. – С. 45.
2. Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи ахвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б. 209-217.
3. Юзеев А. «Мустафад аль-ахбар» как источник изучения первых мусульманских лидеров России // Марджани о татарской элите (1789-1889) / Пер. со старотат. и примеч. А. Н. Юзеева и И. Ф. Гимадеева. – М.: Изд. дом. Марджани, 2009. – С. 38-39.
4. В память столетия Оренбургского магометанского духовного собрания, учрежденного в городе Уфе. – Уфа: Типография губернского правления, 1891. – 54 с.
5. Фәхреддин Ризаэддин. Асар / Төз.: Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин. Русча текст: С. Рахимов. Фәнни мөхәррир М. Усманов. – Казан: «Рухият» нәшрияты, 2006. – 1 т. – Б. 154-162.
6. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии и их деятельность в «Асаре» Ризаэтдина Фахретдина // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т. VI. – Казань, 2013. – С. 1006-1014.
7. Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Тәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шәһзадә Александр / Төз., иске татар теленнән күчерүче һәм сүз башы язучы М. Гайнетдин. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2002.
8. [Фәхретдин Ризаэтдин]. Габдессәлам мөфтинең «Хәтер дәфтәре»нә Ризаэтдин Фәхретдиннең мөкәддимәсе // Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Тәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шәһзадә Александр / Төз., иске татар теленнән күчерүче һәм сүз башы язучы М. Гайнетдин. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2002. – 62 б.
9. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в конце XVIII-XIX вв. – Уфа: изд-во «Гилем», 1996. – 194 с.
10. Байбулатова Л. Ф. История Оренбургского магометанского... – С. 42-54.
11. Денисов Д. Д. Габдерахимов Габдессалям // Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Коллект. автор. сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. – М., Н. Новгород: Медина, 2009. – С. 80-81.
12. Хабутдинов А. Ю. Российские муфтии: от екатеринских орлов до ядерной эпохи (1788-1950). – Н. Новгород: Изд-во НИМ “Махинур”, 2006. – 60 с.
13. Сибгатуллина А. Т. Человек на минбаре. Образ мусульманского лидера в татарской и турецкой литературах (конец ХIХ – первая треть ХХ в.). – М.: ООО «Садра», 2018. – 280 с.
14. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание... – С. 50-51.
15. Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Тәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шәһзадә Александр / Төз., иске татар теленнән күчерүче һәм сүз башы язучы Мәсгут Гайнетдин. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2002. – Б. 24.
16. [Фәхретдин Ризаэтдин]. Габдессәлам мөфтинең «Хәтер дәфтәре»нә Ризаэтдин Фәхретдиннең мөкәддимәсе // Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Тәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шәһзадә Александр / Төз., иске татар теленнән күчерүче һәм сүз башы язучы М. Гайнетдин. – Казан: «Иман» нәшрияты, 2002. – 61 б.
17. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 155.
18. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание... – С. 51.
19. Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре... – Б. 53-54.
20. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание... – С. 48.
21. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 158.
22. История Казани в документах и материалах. XIX век / Авт.-сост. И. К. Загидуллин, Н. С. Хамитбаева, Л. М. Свердлова, Л. Ф. Байбулатова, Х. З. Багаутдинова, науч. ред. И. К. Загидуллин, отв. ред. Н. С. Хамитбаева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – С. 544.
23. Кореева Н. А. Торговая деятельность купцов Казанской губернии в Казахской степи во второй четверти XIX в. // Казанская наука. – 2011. – № 11. – С. 24.
24. Хабутдинов А. Ю. Российские муфтии: от екатеринских орлов до ядерной эпохи (1788-1950). – Н. Новгород, 2006. – С. 16.
25. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии... – С. 1011.
26. Загидуллин И. К. Исламские институты в Российской империи: Мечети в европейской части России и Сибири. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – С. 143.
27. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии... – С. 1010.
28. Ногманов А. И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в период правления Николая I // История татар с древнейших времен. В 7 т.: Т. 6. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2013. – С. 465-473.
29. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии... – С. 1005-1006.
30. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание... – С. 33-34.
31. Смоларц Е. Ю. Церковь для мусульман? Оренбургское магометанское духовное собрание в качестве зоны социального взаимодействия имперских и мусульманских акторов в первой половине XIX века // Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. – Вып. 5. – Казань, 2015. – С. 418.
32. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 162.
33. Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание... – С. 53.
34. Байбулатова Л. Ф. История Оренбургского магометанского духовного собрания... – С. 49.
35. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – 162 б.
36. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии... – С. 1008-1009.
37. Там же. – С. 1004-1005.
38. Гайнетдин М. Мөфти-реформатор // Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Мәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шәһзадә Александр. – Казан, 2002. – 11 б.
39. Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии... – С. 1003-1004.
40. Там же. – С. 1004.
41. Там же. – С. 1005.
42. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 157.
43. Байбулатова Л. Ф. История Оренбургского магометанского духовного собрания... – С. 48-49.
44. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 154.
45. Гайнетдин М. Мөфти-реформатор... – Б. 6.
46. Фәхреддин Ризаэддин. Асар... – Б. 158.
Әдәбият исемлеге
Азаматов Д. Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в конце XVIII-XIX вв. – Уфа: изд-во «Гилем», 1996. – 194 с.
Байбулатова Л. Ф. История Оренбургского магометанского духовного собрания в личной и делопроизводственной переписке муфтиев (по своду «Асар» Р. Фахретдина) // Из истории и культуры народов Среднего Поволжья. – 2013. – № 3. – С. 45.
Байбулатова Л. Ф. Оренбургские муфтии и их деятельность в «Асаре» Ризаэтдина Фахретдина // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т. VI. – Казань, 2013. – С. 1006-1014.
В память столетия Оренбургского магометанского духовного собрания, учрежденного в городе Уфе. – Уфа: Типография губернского правления, 1891. – 54 с.
Гайнетдин М. Мөфти-реформатор // Габдессәлам мөфти. Хәтер дәфтәре. Мәрҗемәи Габдессәлам мөфти. Сәфәрнамәи шаһзадә Александр. – Казан, «Иман» нәшрияте, 2002. – 3-17 б.
Денисов Д. Д. Габдерахимов Габдессалям // Ислам на Урале. Энциклопедический словарь / Коллект. автор. сост. и отв. редактор Д. З. Хайретдинов. – М., Н. Новгород: Медина, 2009. – С. 80-81.
Загидуллин И. К. Исламские институты в Российской империи: Мечети в европейской части России и Сибири. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 416 с.
Кореева Н. А. Торговая деятельность купцов Казанской губернии в Казахской степи во второй четверти XIX в. // Казанская наука. – 2011. – № 11. – С. 23-25.
Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи ахвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 223 б.
Ногманов А. И. Татары Среднего Поволжья и Приуралья в период правления Николая I // История татар с древнейших времен. В 7 т.: Т. 6. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2013. – С. 465-473.
Сибгатуллина А. Т. Человек на минбаре. Образ мусульманского лидера в татарской и турецкой литературах (конец ХIХ – первая треть ХХ в.). – М.: ООО «Садра», 2018. – 280 с.
Смоларц Е. Ю. Церковь для мусульман? Оренбургское магометанское духовное собрание в качестве зоны социального взаимодействия имперских и мусульманских акторов в первой половине XIX века // Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. – Вып. 5. – Казань, 2015. – С. 418.
Фәхреддин Ризаэддин. Асар / Төз.: Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин. Русча текст: С. Рахимов. Фәнни мөхәррир М. Усманов. – Казан: «Рухият» нәшрияты, 2006. – 1 т. – 360 б.
Хабутдинов А. Ю. Российские муфтии: от екатеринских орлов до ядерной эпохи (1788-1950). – Н. Новгород, 2006. – 60 с.
Юзеев А. «Мустафад аль-ахбар» как источник изучения первых мусульманских лидеров России // Марджани о татарской элите (1789-1889) / Пер. со старотат. и примеч. А. Н. Юзеева и И. Ф. Гимадеева. – М.: Изд. дом. Марджани, 2009. – С. 38-39.
References
Azamatov D. D. Orenburgskoe magometanskoe duhovnoe sobranie v kontse XVIII-XIX vv. [The Orenburg Muslim Spiritual Assembly at the end of the 18th-19th century]. Ufa, izd-vo “Gilem” publ., 1996, 194 p.
Baybulatova L. F. Istoriya Orenburgskogo magometanskogo duhovnogo sobraniya v lichnoy i deloproizvodstvennoy perepiske muftiev (po svodu “Asar” R. Fahretdina) [History of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly in the personal and business correspondence of muftis (according to the “Asar” by R. Fakhretdin)]. IN: Iz istorii i kultury narodov Srednego Povolzhya [Excerpts on the history and culture of the peoples of the Middle Volga region ], 2013, no. 3, pp. 42-54.
Baybulatova L. F. Orenburgskie muftii i ih deyatelnost v “Asare” Rizaetdina Fahretdina [Orenburg muftis and their activities in the “Asar” of Rizaetdin Fakhretdin]. IN: Istoriya tatar s drevneyshih vremen. V 7 t. T. VI. [History of Tatars from the earliest times. In 7 volumes]. Kazan, Institut istorii im. Sh. Mardzhani AN RT publ., 2013, рр. 992-1031.
V pamyat stoletiya Orenburgskogo magometanskogo duhovnogo sobraniya, uchrezhdennogo v gorode Ufe [In memory of the centenary of the Orenburg Muslim Spiritual Assembly established in the city of Ufa]. Ufa, Tipografiya gubernskogo pravleniya publ., 1891, 54 p.
Denisov D. D. Gabderahimov Gabdessalyam [Gabderakhimov Gabdessalyam]. IN: Islam na Urale. Entsiklopedicheskiy slovar. Kollekt. avtor. sost. i otv. redaktor D. Z. Hayretdinov [Comp. author, Khayretdinov D. Z. (comp., ed.). Islam in the Urals. Encyclopedic Dictionary]. Moscow, N. Novgorod, Medina publ., 2009, рр. 80-81.
Gaynetdin M. Mufti-reformator [Reformer Mufti]. IN: Gabdessаlam mуfti. Hеter dеftеre. Tеrgemai Gabdessalam myfti. Safarnamai shaһzade Aleksandr [Mufti Gabdessalyam. Notebook of memories. Biography of Mufti Gandessalyam. The journey of Prince Alexander]. Kazan, “Iman” publ., 2002, рр. 3-17.
Zagidullin I. K. Islamskie instituty v Rossiyskoy imperii: Mecheti v evropeyskoy chasti Rossii i Sibiri [Islamic Institutions in the Russian Empire: Mosques in the European part of Russia and Siberia]. Kazan, Tatar. kn. izd-vo publ., 2007, 416 p.
Koreeva N. A. Torgovaya deyatelnost kuptsov Kazanskoy gubernii v Kazahskoy stepi vo vtoroy chetverti XIX v. [Trading activity of merchants of Kazan province in the Kazakh steppe in the second quarter of the 19th century]. IN: Kazanskaya nauka [Kazan science], 2011, no. 11, pp. 23-25.
Mardzhani Sh. Mustafadel-ahbar fi ahvali Kazan va Bolgar (Kazan һem Bolgar hellere turynda fajdalanylgan heberler) [Useful information about events in Kazan and Bolgar]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 1989, 223 p.
Nogmanov A. I. Tatary Srednego Povolzhya i Priuralya v period pravleniya Nikolaya I [Tatars of the Middle Volga region and the Urals during the reign of Nicholas I]. IN: Istoriya tatar s drevneyshih vremen .V 7 t.: T. 6. [History of Tatars from the earliest times. In 7 volumes: Volume 6]. Kazan, Institut istorii im. Sh. Mardzhani AN RT publ., 2013, рр. 465-473.
Sibgatullina А. T. Chelovek na minbare. Obraz musulmanskogo lidera v tatarskoy i turetskoy literaturah (konets XIX – pervaya tret XX v.) [A man on a minbar. The image of a Muslim leader in Tatar and Turkish literature (late 19th – first third of the 20th century)]. Moscow, OOO “Sadra” publ., 2018, 280 p.
Smolarts E. Yu. Tserkov dlya musulman? Orenburgskoe magometanskoe duhovnoe sobranie v kachestve zony sotsialnogo vzaimodeystviya imperskih i musulmanskih aktorov v pervoy polovine XIX veka [Church for Muslims? The Orenburg Islam Spiritual Assembly as an area of social interaction between imperial and Muslim actors in the first half of the 19th century]. IN: Istoricheskie sudby narodov Povolzhya i Priuralya. Sb. Statey. Vyp. 5. [Historical fates of the peoples of the Volga and Ural regions. Collection of articles. Issue 5]. Kazan, 2015, pp. 413-425.
Fakhreddin Rizaeddin. Asar. Toz.: R. Mardanov, R. Minnullin. Ruscha tekst: S. Rahimov. Fanni myharrir M. Usmanov [Mardanov R., Minnullin R. (comp.), Rakhimov S. (Russian text), M. Usmanov (Scientific ed.). Asar]. Kazan, “Ruhiyat” publ., 2006, 360 p.
Khabutdinov A. Yu. Rossiyskie muftii: ot ekaterinskih orlov do yadernoy epohi (1788-1950) [Russian muftis: from Catherine’s eagles to the nuclear era (1788-1950)]. N. Novgorod, 2006, 60 р.
Yuzeev А. “Mustafad al-ahbar” kak istochnik izucheniya pervyh musulmanskih liderov Rossii [“Mustafad al-akbar” as a source of study of the first Muslim leaders of Russia]. IN: Mardzhani o tatarskoy elite (1789-1889). Per. so starotat. i primech. А. N. Yuzeeva i I. F. Gimadeeva [Yuzeev A. N., Gimadeev I. F. (transl. from Old Tatar, com.) Mardzhani about the Tatar elite (1789-1889)]. Moscow, Izd. dom. Mardzhani publ., 2009, pp. 36-42.
Фото автор тарафыннан бирелде.
The photo is submitted by the author of the article.
Сведения об авторе
Загидуллин Ильдус Котдусович, доктор исторических наук, заведующий отделом новой истории Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: zagik63@mail.ru
About the author
Ildus K. Zagidullin, Doctor of Historical Sciences, Head of Department of New History, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: zagik63@mail.ru
В редакцию статья поступила 01.09.2020, опубликована:
Заһидуллин И. К. Мәгърифәтче мөфти Габдессәлам Габдерәхимов: 1825-1840 еллар // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 4. – C. 90-104.
Submitted on 01.09.2020, published:
Zagidullin I. K. Magrifetche mofti Gabdesselam Gabderekhimov: 1825-1840 yellar [Educator Mufti Gabdessalyam Gabdrakhimov: 1825-1840]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 4, pp. 90-104.