Хәмидуллин Л. Х. Ике халыкның былбылы (Композитор Л. Хәмиди)

Статья об известном композиторе, педагоге, режиссере Л. Хамиди (1906-1983).
Рубрика:
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
08.12.2021
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2012
Ознакомительная часть статьи

Ике халыкның былбылы

(Композитор Л. Хәмиди)

Татар кешесе, кайда гына яшәсә дә, гыйлемгә, дәрәҗәле вазыйфалар башкаруга омтылган кеше буларак таныла. Үзләре сайлаган хезмәт юлында дан казанган милләттәшләребез байтак. Мондый мактауга алар зур тырышлык, талантлылык, осталыклары нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Әйтик, чордашларыбыздан Кытай кебек зур бер империядә югары дәрәҗәләргә ирешкән Буа ягы татары Борһан Шаһидине, бөтендөнья күләмендә мактаулы исемнәр яулаган галимнәрдән Роальд Сәгъдиевне, Һарун Таҗиевны, Рәшит Сүнәевне, бию осталары Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдевне алыйк. Яки Кытай җирендә башлангыч белем үзләштергән тарихчы академигыбыз Миркасыйм Госманов, Алма-Атага чиктәш бер бистәдән чыккан музыка сәнгате академигы Фоат Мансуров, Үзбәкстанда туган борадәрән Акчуриннар, шунда яшәп иҗат иткән архитектор Мидхәт Булатов, Ерак Көнчыгышта туып-үскән җырчы һәм композитор Гали Ильясов, Себер тарафыннан калкып чыккан оста шахматчы Гата Камский һәм башка бик күп замандашларыбызны хәтергә төшерик. Алар белән горурланмаслыкмы соң! Бары тик аларның барлыгын онытмаска, ара-тирә булса да искә алгалап торырга кирәктер.

***

Татар һәм казакъ дөньясында танылган күренекле композитор Латыйф Хәмиди дә шундый затларыбызның берсе. Җитмешенче елларда Алма-Атада миңа аның белән ике мәртәбә очрашып, озаклап сөйләшеп утырырга насыйп булды. 1950 еллар башында мин Казакъстанның Актүбә шәһәрендә дүрт ел укыдым. Шул дәвердә аның җырларын, симфоник әсәрләрен, опералардан арияләрен радиодан еш тапшыралар иде. Шәһәр күләмендә оештырылган концертларда да җырлары, арияләре еш башкарылды. Аның безнең милләт кешесе икәнлеген дә шул еллардан ук беләм. 1960 елларда мәшһүр композитор белән Казанда да берничә мәртәбә күрешкәләдек. Шул вакытларда әле ул туган-үскән якларына еш кайтып йөрде. Якын күргән, Мәскәүдәге опера студиясендә бергә укыган дусларыннан Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин һәм башкалар әле ул вакытта сау-сәламәт, киң колачлап иҗат итәләр. Музыкаль әсәрләре сәхнәдән төшми уйнала. Халык күңеленә якын булган җырлары һәр кичәдә диярлек башкарыла килде. Л. Хәмидинең берничә әсәрен дә Казанда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә бик еш кабатладылар. Тамашачылар аеруча аның татар һәм казакъ моң, аһәңен бергә кушып иҗат иткән «Былбыл» җырын яратып кабул итә. Ул җырны бездә иң оста башкаручы Наҗия Теркулова, соңгы дәвер казакъ илендә Бибигөл Теләгәнева булгандыр, мөгаен. (Бибигөлнең анасы безнең милләттән икәнен дә искәреп үтик.) Муса Җәлил сүзләренә язылган «Уңыш җыры» («Беренче вальс») белән казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе булган Сабит Муканов шигыре нигезендә иҗат ителгән «Казакъ вальсы» да заманында бик популяр иде.

Хәзер ул чор композиторлары әсәрләренә сәхнәдә урын әзрәк бирелә. Ә 1990 еллардан соң дөнья күргән җыр китапларында Л. Хәмиди исеме бөтенләй дә төшеп кала башлады. Җыр-көйләре тамашачы күңеленә ошамаганлыктан түгел, билгеле. Көй чыгаручыларыбыз ишәеп китеп, китап битләренең санаулы булуыннан дип уйлыйм.

Ә бит Латыйф Хәмиди — бик үзенчәлекле композитор. Балачак гомерен Урта Азиядә, татар, казакъ һәм үзбәк арасында үткәргән. Аның татарча яңгырашлы көй-моңнарына да безгә тугандаш казакъ һәм үзбәк кардәшләребез аһәңнәре дә кушылып, көйне баетып җибәрә. Шундый күренешнең үзенчәлекле чагылыш үрнәге буларак, әлеге шул мәшһүр «Былбыл» җырын, «Казакъ вальсы»н һәм «Беренче вальс»ларны атап үтәргә кирәктер.

***

Латыйф Хәмиди 1906 елда Татарстанның хәзерге Кайбыч районында туган. Җиде яше тулмастан, үзбәк кардәшләребез илендәге Кәттә Курган шәһәрендә яшәгән. Шунда укыган елларында ул мандолинада, 1917 елдан соң ачылган музыка мәктәбенә йөргәндә пианинода уйнарга өйрәнә. Тиздән илдә зур үзгәрешләр башлана. 1918 елның апрелендә Ташкентта Хәмидуллиннар яшәгән төбәктәге милләтләр мәнфәгатен кайгыртырга тиешле яңа идарә оештырыла: Төркестан Совет Автономияле Республикасы. Дөрес, тиздән барлыкка киләсе СССР җирлегендә иң беренче булып оешкан ул автономияле республиканы совет хакимияте соңрак никтер сирәк искә алды. Чөнки ул кирәгеннән артыграк үзбаш булды сыман. 1940 елда басылган «Страна социализма» исемле калын рәсми белешмәлектә ул да, 1920 елда оешкан Казакъ автономияле республикасы да аерым телгә алынмыйлар. Моның сәбәбен, бәлки, Төркестан милли мохтариятын оештыручыларның, шул исәптән аның башлыгы «милләтче» казакъ Турар Ырыскуловны 1937-1938 елларда юк итүләре белән бәйләргә кирәктер. 1925 елның урталарында Төркестан белән Казакъ республикалары берләштерелә. Яңа Казакъ автономиясенең башкаласы итеп Кызыл Урда шәһәре билгеләнә. Ташкент исә мөстәкыйль бер шәһәр статусында кала. Фәкать 1929 елда гына үзбәк кардәшләр мохтарияты башкаласы Сәмәркандтан шушында күчерелә. Алдарак китереләсе хатирәләрдән күренгәнчә, егерменче еллардагы Ташкент шәһәрен үзенчәлекле бер татар мохтарияты үзәгенә тиңләрлегебез бар. Ләкин ул дәвер безнең әдәбият, мәдәният тарихында әлегә ныклап өйрәнелмәгән.

1919 елда Төркестан Республикасының Мәгариф халык комиссариаты җитәкчесе итеп татар язучысы Шәһит Әхмәдиев билгеләнә. (Башка бик күп җитәкче оешмаларга да безнең милләттәшләр килә. Әйтик, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укып җитлеккән Кәрим Хәкимев тиздән Төркестан АССР коммунистлары башлыгы булып китәчәк). 1920 елда автономиянең башкаласы Ташкентта төрки милләтләрне берләштергән Белем йорты эшли башлый. Аның карамагында татар, үзбәк, казакъ бүлекләре булган Халык мәгарифе институты ачыла. Латыйф Хәмиди дә әлеге институтка укырга керә һәм аны 1926 елда тәмамлый.

Әлеге Белем йорты һәм Мәгариф институты белемгә сусаган татар яшьләрен әллә кайлардан үзенә тарта. Ә 1921 елның җәй башында, ачлыктан качып, монда Рәсәй өлкәләреннән дә бик күп татар зыялысы, татар байлары һәм яшьләре килеп тула. Ташкентта аерым-аерым татар мәхәлләләре барлыкка килгән кебек була. Бу елларда без ул шәһәр урамнарында шагыйрьләрдән Һади Такташ, Зариф Бәшири, татар театрының күренекле шәхесләреннән Кәрим Тинчурин, Таҗи Гыйззәт, Сәет Булатов, Әсгать Мәҗитов, әдәбият-тел галимнәреннән Габдерахман Сәгъди, Гыйбад Алпаров, композитор Салих Сәйдәшев, күренекле җырчылардан Газиз Әлмөхәммәдев, Фәттах Латыйпов һәм башка бик күпләрне күргән булыр идек. Заманында Тукай белән якыннан аралашкан Кәбир Бәкер дә монда татар һәм үзбәк телләрендә «Олуг Төркестан» газетасын нәшер итә. Мәгариф комиссариятының икенче бер түрәсе, касыймлы Ибнеәмин Янбаев тырышлыгы белән 1920 елда Ташкентта Тукаебызның русчага тәрҗемәдә беренче китабы дөнья күрә1. 1920 елда Самарада театр студиясен тәмамлаган, бер кыш Оренбург татар театрында эшләгән зур бер төркем артистны да Төркестан Республикасы ул вакытта үзенә сыйдыра. Шәһәр үзәгендә урнашкан Белем йорты һәм аның янәшәсендәге Приказчиклар клубы күчмә татар театры үзәкләренә әверелә. Алар эшендә үзбәк театрына нигез салучылардан Хәмзә Хакимзадә Ниязи дә катнаша. Хәмзәнең анасы һәм җәмәгате безнең милләт вәкиле булуын да әйтеп үтү кирәктер. Аның кайбер әсәрләрен татар телендә язганлыгы турында да истәлекләр сакланган.

Әдипләребез, артистларыбыз иҗатында соңрак Ташкентта узган гомер эзләрен чамалап була. Әйтик, Такташ мирасында яки Т. Гыйззәттә. Ташкенттан кайткач ул, 1923 елда үзбәк тормышыннан алынган пьесасын — «Каһәрле мөһер»не яза. Әсәр Сембер, Казан театрларында уңыш белән бара.

Л. Хәмиди өчен бу еллар иҗади чыныгу, аякка басу еллары була. Шул елларда аның кайбер сәхнә әсәрләрен музыкаль «бизәү»дә катнашуы мәгълүм. Шунда аның беренче көйләре туа. Мәдәният-сәнгать кичәләрендә аларны сәхнәдә үзе үк мандолина һәм пианинода уйный. Монда таратылган җилем басма «Белем йорты» журналында үзбәк Гафур Гөләм, казакъ Мохтар Әүэзов, Һади Такташ һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре белән янәшә Л. Хәмидинең язма иҗат үрнәкләре дә урын ала. Әдәбият укытучысы Габдерахман Сәгъди аның киләчәктә шагыйрь буларак таныла алуына шикләнми.

Шушы институтта укыган һәм шушы үзенчәлекле мохиттә яшәгән чорда Л. Хәмидинең тәүге җырлары җырлана башлый. Ул монда татарча «Беренче вальс» көен иҗат итә. (Соңрак ул көй Муса Җәлил сүзләре белән Мәскәүдә, «Октябрь баласы» журналында «Уңыш җыры» исеме белән басылып чыгачак). Муса Җәлил белән алар беренче тапкыр Казанда, 1924 елның җәй башында очрашачаклар. Латыйфның иҗади үсешен күзәтеп торган милләттәшләре аңа Казанга барырга, яңа ачылган Шәрык музыка техникумына укырга керергә киңәш итәләр. Институт җитәкчесе, унынчы еллардагы «Шура» журналында байтак шигырьләре басылган иҗади фикерле Габдулла Мостакаев та бу тәкъдимне хуплый. 1924 елның язында Латыйф ерак юлга җыенып чыгып китә.

Ләкин Казанда аны көтеп тормаганнар икән... Алты-җиде яшеннән туган иленнән читтә яшәгән яшьүсмернең өметләре акланмый. Балачактан күнегелгәнчә, «әкә-үкә», «мәйле» кебек күп кенә үзбәк сүзләрен кушып, ашыгыбрак сөйләүче кечерәк буйлы бу унсигез яшьлек малайны руслар түгел, үз милләттәшләре дә баштарак кабул итеп бетерми. Ят күрә. Шәрык музыка мәктәбе дип аталган уку йортында да ул вакытта әле үз милли кадрларыбыз булмый диярлек. «Композиторлыкка укырга телим», — дигән егетне, бездә андый бүлек юк дип, кире борып җибәрәләр. Ләкин аның «үз Тәшкәнтенә» тиз генә кайтып китәсе килми. Ул педагогия техникумына хор җитәкчесе буларак эшкә керә. Музыка техникумы карамагында эшләгән курска йөри. Нота язуын тирәнтенрәк өйрәнергә тырыша. Заһидулла Яруллин, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев белән таныша. Кешеләр белән тиз аралашучан егет монда да үз ишләрен таба: Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Әнәс Камал белән әдәби очрашуларда катнаша. Бигрәк тә Оренбургтан килгән рабфак укучысы Муса Җәлил белән омтылыш-теләкләренең уртак икәнлеге беленә. Өстәвенә, икесе дә мандолинада оста чиртәләр, икесе дә шигырь сөяләр. Казан яшьләре аларны үз итә башлый. Ташкенттагы дуслары да онытып бетермиләр — ике арада хат йөреп тора. Латыйфка «монда кайтып укуыңны тәмамла» дип киңәш итүчеләр дә була. Беренче башлап музыкаль белемгә өйрәтүче укытучысы Гыймад Тимербулатов та аңа: «Әүвәл укуың тәмамла», — дип үгет бирә. Л. Хәмиди, башлаган укуын дәвам иттерергә карар кылып, 1925 елда Ташкентка кайтып китә.

***

Институтны тәмамлау таныклыгы алганнан соң ул Мәскәү музыка техникумына керергә ният кыла. Бу вакытта инде аның Кәттә Курган музыка мәктәбендәге укытучысы, мандолинада оста уйнаучы остазы Гыймад Тимербулатов та үз Мәскәвенә кайтып төпләнгән була. Латыйфны ул Мәскәүдә якын күреп кабул итә. Мәгълүм Әсәдуллаев йортындагы үз фатирына урнаштыра. Бу хәл 1927 елның җәендә була. Беренче Мәскәү музыка техникумының композиторлар әзерләү бүлегенә кабул ителеп, тулай торакка күчкәч тә, Латыйф Гыймад агаларына бик еш килеп йөри. Көз көнендә бер килүендә ул шушы йорт тирәсендә Муса Җәлил белән кабат очраша. Муса да Мәскәүгә укырга дип килгән, Әсәдуллаев йортында яшәүче элекке танышы Дәүләтшиннарга фатирга төшкән икән. Ике күренекле шәхеснең иҗади дуслыгы шушы көзгә бәйле рәвештә башланып китә. Һәм дистә еллап дәвам итә.

Алар шул чорда популяр булган дистәләгән җырның көен һәм сүзен бергә язалар. Башлыча яшьләргә һәм укучы балаларга багышланган җыр-көйләрен. «Комсомол җыры», «Көз җитте», «Күңелле яшьләр», «Ленин турында җыр»ны аларның яшьтәшләре урамда да, уку йортларында да бик яратып җырлыйлар. «Кызыл очкыч җыры», марш буларак, күпләр күңеленә хуш килсә, «Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы» романсы татар көенә яңалык алып килүе белән истә кала. Латыйф Мәскәүдә яшәүче Әхмәт Ерикәй шигырьләренә дә берничә көй иҗат итә. Аларның күбесе Муса Җәлил редакцияләгән журналларда ноталы язмада басылып та чыга.

Л. Хәмиди 1931 елда техникумны тәмамлый. Әмма эшеннән һәм дусларыннан аерыласы килмичә, Мәскәүдә яшәп кала. Бу вакытта инде ул «Октябрь баласы» журналының музыка бүлеге мөдире була. (Журнал 1932 елның декабрендә ябыла). Шул ук Әсәдуллаев йортында урнашкан татар мәктәбендә җыр дәресләре дә алып бара, милли телләрдә китаплар нәшер итүче «Центриздат» белән дә хезмәттәшлек итә. Казакъстанга эшкә билгеләнгәч кенә аның Мәскәүдәге дуслары белән арасы бераз сүрелә төшә.

Беренче мәртәбә Казакъстанга эшкә билгеләнүенең сәбәпләрен Латыйф ага миңа болайрак аңлаткан иде. Бердән, ул элек Урта Азиядә яшәгән, андагы төрле милләт вәкилләре белән аралашкан. Шундагы халыкларның гореф-гадәтен, телләрен белә. Латыйф ага, шул сүзләрен раслагандай:

— Казакъ дуслар хәзер дә әле: «Ташкентка барып төшү белән үк үзбәккә әвереләсең», дип шаярткалыйлар, — дип әйтеп куйган иде.

Икенчедән, ул дәвердә үзәк тарафыннан казакъ мәдәниятен торгызуга зур әһәмият бирелә. Утызынчы еллар башында Казакъстанның Алма-Ата, Кызыл Урда, Семипалатинск кебек эре шәһәрләрендә бер-бер артлы берничә милли театр оештырыла. Опера театрын нигезләү турында карар кабул ителә.

— Казакъ иле өчен мондый тизләтелгән чаралар нилектән килә? Белмисез шул сез... Мондагы утызынчы елгы ачлык афәтен дә, халык күтәрелешен дә Рәсәйдә белүчеләр юк. Бездә дә ул хакта берни дә язмыйлар. Аларны язарга да, сөйләргә дә ярамый. Боларны мин сиңа сер итеп кенә әйтәм. Синең сер тота белгәнеңне чамалап...

Әйе, казакъ, кыргыз халкының 1916 елда патша Россиясенә каршы баш күтәрүе турында әз-мәз хәбәрләр бар. Ләкин ул хәбәрләр дә узган гасырның егерменче еллары чигеннән чыкмый диярлек. Соңгы дәверләрдә нәшер ителгән «Большая Советская энциклопедия» томнарында миңа андый мәгълүмат очрамады. Бәлки, ул кузгалышка багышлы мәкалә атамасын дөрес билгели алмаганмындыр. Әмма шунысы да хак, халык күңелен, бигрәк тә әз-мәз кыерсытылган милләт вәкилләре күңелен кузгатмас, учларын корал тотарга ымсындырып тормас өчен, җитәкче түрәләр безгә андый фактларны мөмкин кадәр җиткермәскә тырышканнар. 1980 еллар башында Лев Толстойның «Хаҗи Морат» романын кабат нәшер итәргә ниятләгәч тә, үзебезнең үк түрәләрнең «планга кертмәскә» дип әйтүләре хәтердә. Хәзер дә тыныч булмаган Кавказ төбәгендәге «тау халыклары»ның Советка каршы оештырылган, 1954 елга кадәр дәвам иткән кораллы көрәшен кем белә? Яки соңгы елларда гына «чечен бандаларының Дагыстанны яуларга омтылуы» нигезендә ни-нәрсә ятканын кем аңлатып бирә ала? Дагыстан вакыйгаларының нигездә Яңа лак (Новолакский) районында барганын һәм шул хәлләрдән соң лак халкының чикле мөстәкыйльлеге (кече мохтарияты) өчен көрәшүче кайберәүләрнең юкка чыгуын истә тотканда — анда да ниндидер «сер» ята.

Казакъ халкының бер өлешенең 1930 елдагы баш күтәрүе хакында бездә, билгеле, бернинди дә мәгълүмат басылмаган. Чит-ят җирләрдә бәян ителгәннәре дә онытылгандыр, мөгаен. Ул вакыйгалар әлегә аерым кешеләр күңелендә генә саклана. Актүбә каласында тимер юлчы һөнәрен үзләштергән илленче елларда бер карт машинист миңа мондыйрак бер вакыйганы сөйләгән иде. Сүз шәһәр үзәгендә, Гражданнар сугышы каһарманы комиссар Амангелде Имановка куелган һәйкәл янында башланып китте. Амангелде (безнеңчәрәк язсаң, Аманкилде — исән-имин туды була инде) — 1916 елгы кузгалыш җитәкчеләреннән берсе. Казакъ иленең көнбатыш өлешендә алар Әйҗәрүк батыр белән бергә баштарак патша җәза отрядларына, 1917 елгы түнтәрештән соң «ак гаскәриләргә» каршы сугышкан. Совет хакимиятен биредә урнаштыру өчен көрәшкән. Ә 1930 елда шул ук Әйҗәрүк батыр «казакъ халкына тулы мөстәкыйльлек бирмәгән, ачтан интектергән» Совет хакимиятенә каршы кылыч күтәрә. Шундый ук хәл Казакъстанның башка төбәкләрендә дә күзәтелә. Һәр өлкәнең үз батыры, үз каһарманы табыла.

Гражданнар сугышы турында сөйләшеп торганда, әлеге карт машинист һәйкәлгә төртеп әйтә:

— Утызынчы елда исән булса, бусы да, мөгаен, Айжарук дустыннан калышмас иде. Ярый әле, ул вакытта ярдәмгә Оренбурдан, Самарадан гаскәри көчләр вакытында килеп өлгерде. Югыйсә безне монда атып, суеп бетерәчәкләр иде.

Нәкъ менә шушы вакыйгалардан соң казакъ халкы тормыш-көнкүрешенә караш төптән үзгәрә. Иксез-чиксез булып яткан казакъ илендә яңа сәнәгать корылмалары төзелеше тизләтелә. Илнең төрле тарафыннан монда тәҗрибәле белгечләр җибәрелә. Үз теләкләре белән ирекле килүчеләр белән бергә, монда «сөрген срогын» үтәргә тиешле бихисап сандагы галим, профессорларга да урын табыла.

***

1933 елда А. Затаевич дигән авторның «Казакъстан татарларының илле җыры» җыентыгы «Центриздат»та дөнья күрә. Аның мөхәррире якташыбыз Л. Хәмиди була. Китапны казакъ зыялылары да хуплап кабул итә. Алар Л. Хәмидине Алма-Атада эшли башлаган Казакъ драма театрының музыка бүлеген җитәкләргә чакыралар. Анда ул элекке танышлары белән дә кабат очраша. Ташкент институтында бер чорда укыган, бергә-бергә шигырьләр, мәкаләләр язышкан Мохтар Әүэзов әлеге театрны оештыручыларның берсе икән. Аның шул театрда сәхнәләштерелгән берничә пьесасын музыкальләштерү бурычы Латыйфка йөкләнә. Шул рәвешле, ул монда беренче мәртәбә Абай тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныша. М. Әүэзовның «Кобланды батыр» дастанына нигезләнгән пьесасыннан соң ул «Абай» драмасын музыкальләштерүдә дә катнаша. Бер үк вакытта аңа Казакъстан ССР радиокомитеты карамагында хор коллективын оештыру бурычы да йөкләнә. Шушы ике-өч еллык дәвердә аның казакъ халкы моң-аһәңнәренә яраклаштырып иҗат иткән беренче казакъ җырлары да туа. Ильяс Җаңсыгуровның Кызыл Армиягә багышлы шигыре «Кызыл кыран»га (Кызыл бөркет, Кызыл лачын) нигезләнгән җыр бик тә уңышлы килеп чыга. Аны һәр җирдә мактыйлар, җырлыйлар. Ләкин ул җыр бик кыска гомерле була. Шагыйрьнең тиздән кулга алынуы сәбәпле, «Кызыл кыран»ны телгә алу һәм җырлау тыела.

Бу елларда әле Латыйф Хәмиди Казан һәм Мәскәүдәге иҗатташлары белән бөтенләйгә аерылып өлгерми. Казакъ илендә вакытлыча гына эшләп, тәҗрибә туплармын да, туган төбәгемә кайтырмын дип хыялланып яши. Мәскәүдә уку елларында аралашкан Муса Җәлил, Мансур Мозаффаров һәм башкалар белән хәбәрләшеп тора. Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оешканлыгын да белә. Аңа да ул студиягә кабул ителеп, югары музыкаль белем алу мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итәләр. Һәм 1936 елда ул янә Мәскәүгә килеп төшә. Монда элекке һәм яңа дуслар, иҗатташлар белән бергә күләмле музыкаль әсәрләр иҗат итү серләрен үзләштерә башлый. Бу чорда аның партадашлары Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановлар була. Нәкъ шушы елларда Латыйф ага татар халкының яраткан көйләреннән «Галиябану», «Каз канаты», «Ком бураны», «Су буйлап», «Сарман», «Шомыртым» һәм башкаларны, хор өчен эшкәртеп, нотага сала башлый. Соңрак та ул эш белән шөгыльләнүдән бизми һәм, тулы бер китаплык мая җыелгач, 1964 елда аларны Мәскәүдә бастырып та чыгара. Студияне тәмамлаганда диплом эше итеп «Татар бию көйләренә сюита»ны нотага сала. Җитәкче укытучысы, профессор Г. Литинский ул симфоник сюитаны бик уңышлы әсәр дип кабул итә.

1938 елның җәй башында укулар тәмамлана. Эшкә билгеләнү көннәре килеп җитә. Кемнәрдер алдан ук Казанда тиздән ачылачак опера театрына эшкә билгеләнгән була. С. Сәйдәшев элекке эшенә — Дәүләт драма театрының музыкаль бүлеген җитәкләргә дип кайтып китә. Л. Хәмидигә һәм тагын кемнәргәдер республиканың мәдәният идарәсеннән киләсе чакыру кәгазе һаман күренми. Нәкъ шул вакытта Ленинградтан кайтып килүче казакъ артистлары һәм М. Әүэзов Мәскәүдә пәйда булалар. Мохтар һәм әлеге таныш артистлар аны Алма-Атага кайтырга димлиләр. «Бездә халык музыка уен кораллары оркестры эшли башлады, аңа дирижер кирәк. Син ул эшкә бар яктан да килешле зат», — ди М. Әүэзов. Шулай итеп, язмыш талантлы татар композиторын тагын үз иленнән читкә алып китә. Дөрес, Алма-Атада аны бик зурлап каршылыйлар. Гаилә белән яшәрдәй фатир бирәләр (Бу вакытта Казанга кайткан студиячеләр гаиләләренең күпчелеге кунакханә бүлмәләренә урнаштырылган була). Шул көздә үк ул әлеге оркестрның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенләнә. Унтугызынчы йөз көй чыгаручысы һәм оста кубызчы-скрипкачы Кормангазый исемен йөрткән ул Дәүләт оркестры белән якташыбыз биш ел җитәкчелек итә (Соңгы тапкыр бу оркестр Казанга 2003 елда килде. Якташыбызның берничә әсәрен дә башкарды). Шул чорда аның гомерлек дан китерердәй әсәрләреннән «Казакъ вальсы» (1940), чак кына соңрак «Былбыл» (1945, Н. Баймөхәммәдев сүзләре) җырлары туа. Якташыбызның казакъ илендә иҗат иткән җырларының саны өч йөзгә якынлаша. 1960 еллар башында Казакъстанда татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре һәм тиздән шундый ук чара Казанда уздырылуы уңаеннан, Латыйф ага, татар шигыренә нигезләнеп, тагын берничә көй яза. Шулардан иң танылганы, сәхнәдән еш кабатланганы, мөгаен, «Иртәләрен, кичләрен» җырыдыр (Хәсән Туфан сүзләре).

***

Казакъстанда яшәгән дәвердә Латыйф Хәмидинең өч опера, бер оперетта, берничә сюита һәм халык яратып кабул иткән дистәләгән казакъ җырын иҗат иткәнлеге мәгълүм. ХIХ йөз казакъ көйчеләреннән Кормангазый, Дәүләтгәрәй, Бирҗан һәм башкаларның әсәрләрен оркестр өчен эшкәртә. «Балалар өчен фортепьяно әсәрләре», «Балалар өчен җырлар», «Думбрада уйнау мәктәбе» һәм башка уку-өйрәнү әсбапларын төзи һәм бастыра.

Мохтар Әүэзов «Абай» драмасы җирлегендә тиздән опера либреттосын әзерли. Шуны чын опера рәвешенә китерүне яңарак оешкан композиторлар берлеге рәисе Әхмәт Җубанов белән Мәскәүдә опера студиясендә укып кайткан Латыйф Хәмидигә йөклиләр. Бу йөкләмә нәкъ авыр сугыш көннәренә туры килә. Халык уен кораллары оркестрында да эшне дәвам итәсе, сугыш батырларына багышлап җырлар да язасы, операга да җан өрергә кирәк. 1942 елдан ул музыка училищесында, 1944 тән яңа ачылган консерваториядә укыта. Мактаулы доцент.

— Ул елларда көн-төн эшләдек. Ярты көнне миндә яки Әхмәтләрдә арияләр язып утырсак, икенче ярты көн училищеда дәрес биреп узар иде. Кичләрен опера театрында да эшләр чыгып тора... Өйгә кайтуга ястык өстенә аварлык кына хәл кала. Авыр сугыш вакыты кешеләренең күңелен күтәрүгә өмет ителгән дистәләгән җыр язганмын. Совет иле каһарманы Маншук Маметовага, Панфилов дивизиясе батырларына, партизаннарга багышлы җырларым әле хәзер дә радиотапшыруларда кулланыла...

Бик күп тырышлык куелган, байтак сынаулар үткәннән соң, ниһаять, «Абай» операсы язылып бетә. Мәскәү, Киев, Ленинградлардан эвакуацияләнгән музыка, сәхнә белгечләре ярдәмендә сәхнәләштерелүгә керешелә. 1944 елда тамашачы операны дәррәү алкышлап кабул итә. «Абай» — җирле милли кадрлар тарафыннан иҗат ителгән беренче милли опера. Дөрес, аңа кадәр, 1934 елда ук бер тәҗрибә булып ала. Опера сәхнәсендә «Кыз җибек» (Ефәк кыз) дастаны нигезендә эшләнгән музыкаль әсәр уйнала. Ләкин аның музыка авторы башка милләт вәкиле — Евгений Брусиловский була.

«Абай» операсы — казакъ опера сәхнәсенең иң уңышлы әсәре. Аның әлегәчә куелмый, уйналмый калган елы юк. Мәскәүдә уздырылган казакъ мәдәниятенә багышлы чараларда да «Абай» сәхнә түрендә йөри. Ул операда баш рольләрне башкаручы Көләч Байсәетова, Роза Җаманова, Бибигөл Теләгәнева, Ирмәк Серкебаев, бертуган милләттәшләребез Ришат һәм Мөслим Абдуллиннар дөнья күләмендә танылган артистлар дәрәҗәсенә ирештеләр.

1945 елда өч композитор (СССР халык артисты М. Түләбаев, Л. Хәмиди, Е. Брусиловский) тарафыннан Казакъстан ССРның үз гимны иҗат ителә. Бер үк вакытта Л. Хәмиди, акын Җамбулның йөз яшенә багышлап, бер актлы «Җамбул белән Айкуныс» операсын да эшли (1946). Соңрак, 1949 елда, опера, тулыландырылып, «Җамбул» исеме белән кабат эшләнә һәм 1952 елда сәхнәләштерелә. Сугыш барган көннәрдә үк башланган һәм төрле сәбәпләр белән бераз тоткарланган «Теләгән Туктаров» операсы да, ниһаять, 1947 елда төгәлләнә һәм сәхнәләштерелә. Сугыш батырына багышланган бу опера да — Латыйф ага белән Әхмәт Җубановның уртак җимеше.

— Әхмәт белән без утызынчы еллар ахырында Кормангазый исемендәге оркестрда бергә эшли башлаган идек. 1939да композиторлар оешмасын да бергә нигезләдек. Беренче көннән башлап, анда идарә әгъзасы булып торам. Музыка сәнгатенә багышлап, йөзләгән мәкалә, очерк язып бастырдым. Музыка фонды рәисе булуыма да дистә еллар инде. Төрле музыкаль чараларда жюри рәисе яки әгъзасы булган очраклар да еш кабатлана. Үпкәләр җаем юк. Читкә тибәрергә теләгәннәрен тоймыйм.

Хак әйтә Латыйф ага. Казакъ илендә аның абруе зур. 1942 елда аңа Казакъстан ССРның атказанган артисты, 1966 елда халык артисты мактаулы исемнәре бирелә. 1978 елда ул Көләч Байсәетова исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Берничә орден, медаль белән бүләкләнә. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен Казакъстан ССРның дәүләт бүләкләрен булдыру карары 1944 елда кабул ителә. Әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр өчен ул хәзер Абай, музыка, театр осталары өчен Көләч Байсәетова исемендә йөртелә. Көләч — казакъның танылган беренче опера җырчысы. Аңа 1936 елда ук (егерме дүрт яшендә) СССР халык артисты исеме бирелә. Хәер, казакъ опера сәнгатендә һәм музыка өлкәсендә дәүләтнең андый иң югары исемен яшьли алучылар байтак. Талантлы, сәләтле иҗат кешеләрен шулай иртә бәяли белүдән үрнәк алырга кирәктер, мөгаен.

Өстәп шуны да әйтик, Көләч Байсәетова Латыйф аганың «Казакъ вальсы» белән «Былбыл» җырын иң беренче һәм үзенчәлекле моң вә күтәренке рухлы итеп башкаручыларның берсе санала.

Латыйф Хәмиди 1948 елда Н. Баймөхәммәдев либреттосына «Балбулак» опереттасын иҗат итә. Бу әсәр — аның шушы юнәлештәге соңгы хезмәте. Мирасында тагын берничә күләмле симфоник әсәре — сюиталары бар. Казакъстанда элегрәк даими башкарылган «Татар бию көйләренә сюита»дан тыш, иҗатташлары һәм музыка сөючеләр тарафыннан югары бәяләнгән «Кобланды» һәм «Алма-Ата» сюиталарын атап үтәргә кирәктер.

Латыйф Габделхәй улы Хәмиди 1983 елда, җитмеш җиде яшендә Алма-Атада вафат. Соңгы күрешүдә Латыйф ага миңа җитмеш яшенә атап чыгарылган буклетын (иҗат биографиясе язмасын) бүләк итте (Аның җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтү тантанасы 1976 елның 8 декабрендә Абай исемендәге опера һәм балет театрында бик зурлап уздырыла). Шул очрашуда Латыйф ага Әхмәт Җубанов белән икесенә багышлап повесть иҗат ителүен, ләкин хәзергә ул әсәрнең үзендә юклыгын белдергән иде. Блокнот битенә: «Повесть авторы Лия Җаһанова», дип язып куйганмын. Музыка белгече А. Юсфин 1964 елда Мәскәүдә, Б. Ерзакович 1978 елда Алма-Атада «Латыйф Хәмиди» исемле хезмәтләрен нәшер иткәннәр. «Казакъстан ССР энциклопедиясе»нең дүртенче томында да якташыбызга багышлы төпле мәгълүмат бар, «Татар энциклопедия сүзлеге»ндә дә кыскача таныштыру мәкаләсе урнаштырылган2.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Тукаев Г. Избранные произведения / Пер. В. Вольпина. – Ташкент, 1920.

2. Казахская ССР: Краткая энциклопедия. – Алма-Ата, 1991. – Т. 4. – С. 583-584; Татар энциклопедия сүзлеге. – Казан, 2002. – Б. 727.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Публикация об учреждении государственных символов Татарской АССР.
Среди основных задач ТЮРКСОЙ — развитие и укрепление связей между тюркоязычными странами в сфере культуры и искусства. На примере этой организации рассматривается международное кул
Интервью со скульптором, заслуженным деятелем искусств Республики Татарстан М. М. Гасимовым.
О сановнике Казанского ханства первой половины — середины XVI в. князе Кострове. Некоторые наблюдения и выводы о генеалогии его происхождения, государственно-дипломатической, военн
Публикация текста самой ранней из известных науке подлинных грамот первого архиепископа Казанского и Свияжского Гурия, архимандриту Герману из фондов Национального архива Республик
Публикация посвящена истории ежегодного принесения иконы Смоленской Божьей Матери в Казань в XIX в. и отражению этого события в изобразительных источниках.