Гайфетдинова Р. М. Халык кәсепләре татар халык авыз иҗатында

УДК 398
Халык кәсепләре татар халык авыз иҗатында
Р. М. Гайфетдинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты,
Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Folk crafts in the Tatar folk oral art
R. M. Gaifetdinova,
Institute of Tatar Encyclopedia and Regional Studies of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В XVIII – середине XX в. Поволжье становится центром многих промыслов. Десятки селений Заказанья занимались изготовлением рогож, кулей и т. д. Объектом исследования являются устные произведения татарского народа, связанные с рогожным промыслом. Баит «Бәрәзә бәете» раскрывает социальные условия жизни простого народа, в частности изнурительный, тяжкий труд женщин в селах Заказанья в XVIII – середине XX в. Рассматривая произведение «Бәрәзә бәете» в сравнительно-историческом плане, автор приходит к выводу, что реалии татарской культуры и обусловленность композиционной структуры баита, также поэтическая образность, эпические клише, не искажая реальные события, излагают уклад жизни и быт народа. Следовательно, в этом отношении баиты могут служить ценнейшими источниками в изучении истории народных промыслов.
Abstract
It is known, that in the XVIIIth – mid-XXth century the Volga region became the centre of many trades. Dozens of villages in Zakazan were engaged in the manufacture of horns, kuli, mat making trade etc. The object of the study in this article is the oral works of the Tatar people related to matting industry. The bait “Byaryazya byaete” (the bait about the women – mat makers) reveals the social conditions of life of ordinary people, in particular, the exhausting, hard labour of women in the villages of Zakazan in the XVIIIth – mid-XXth centuries. Considering the work “Byaryazya byaete” in comparative-historical plan, the author comes to the conclusion that the realities of the Tatar culture and the conditionality of the compositional structure of the Bait, as well as poetic imagery, epic clichés, without distorting real events, present the way of real life and life of the people. Therefore, in this regard, the baits can serve us as a valuable source in the study of the history of folk crafts.
Ключевые слова
Баит, рогожный промысел, артель, лашман, изнурительный труд.
Keywords
Bait, mat making trade, artel, lashman, gruelling labour.
Татар халкының рухи байлыгын, уй-кичерешен, теләк-омтылышын, тарихи аңын замана көзгесе аша чагылдырган сәнгать әсәрләре телдән телгә гасырлардан гасырга күчеп халык арасында популярлыгын югалтмыйча яши бирә. Шундый сәнгать әсәрләренең берсе ул бәет. Белүебезчә, бәет халык авыз иҗатының классик үрнәге буларак Алтын Урда, Казан ханлыгы чорында камилләшеп бетә1. XVIII-XX гасырларга караган бәетләрнең күбесендә халыкның гаять авыр, фаҗигале язмышы ята. Бу чорга караган бәетләрне күпчелек галимнәр халкыбызның тарихи аңы дип карыйлар, чөнки бу әсәрләрдә чагылган фаҗига, уй-хәсрәт шул чорның реаль вакыйгалары аша гәүдәләндерелеп бирелә.
XX гасырга кадәр иҗат ителгән бәетләрне тематик яктан шартлыча берничә төргә бүлеп карарга мөмкин: авыр көндәлек тормышны сурәтләүче һәм сугышлар белән бәйле бәетләр, тарихи чорга бәйле режимга баш күтәрү һәм хатын-кызның трагик язмышына багышланган бәетләр. Беренче төргә, ягъни авыр көндәлек тормышны сурәтләгән бәетләр күбесенчә татар халкының кәсепләрен, шөгылен ассызыклый. Димәк, бу нисбәттән, бәетләр халык кәсепләре тарихын өйрәнүдә дә фәнни чыганак булып тора ала. Фикеребезне ныгытыр өчен, «Лашманчы зары» бәетенә тукталыйк. XVIII гасырда Россия халкы күпләп урман кисүдә катнаша. Бу ифрат авыр эш татар халкы җилкәсенә дә төшә. Шуңа мөнәсәбәтле рәвештә, халык арасында «Лашманчы зары» бәетенең барлыкка килүенә төп алшарт булып тора. Гомумән, бәеттә сурәтләнгән вакыйгалар 1718 елда илкүләм барган икътисадый үсеш белән бәйле. Россияның тышкы һәм эчке сәясәтен үстерү максатыннан патша Петр I корабль төзү эшен җайга салу өчен махсус закон чыгара. Бу закон нигезендә 15 яшьтән 60 яшькә кадәрге ирләрнең барысы да урман әзерләүдә катнашырга тиеш булган. Бу эшкә тугыз кешедән бер ат, бер җәяүле эшкә мәҗбүри алынган. Айлар буе агач кисү, киселгән агачны сал итеп Идел, Кама, Нократ елгалары аша агызу барысы да лашманчылар җилкәсенә төшкән. Ни кызганыч, китүчеләрнең күбесе кире әйләнеп кайтмаган. Адәм чыдамаслык авыр хезмәт, вакытсыз өзелгән яшь гомерләр, күңелләрне әрнетерлек сагыш һәрберсе бәеттә чагылыш таба.
Тәкъдир язды, каләм йөрде, бән фәкыйрьнең башына;
Түзмәенчә һич чара юк бер ходаның эшенә.
Үзәктә төп герой – Караширмә авылы егете Зәйнетдин. Яшь егетнең фаҗигасы аша гомумиләштереп, татар халкының аяусыз кырыс язмышы, мәңгелек газап, бетмәс-төкәнмәс күңел хәсрәте бирелә. Нигездә, «Лашманчы зары» бәетендә илдәге икътисадый үсеш мәҗбүри хезмәт, ачы язмыш сынавы, кеше гомере бәрабәренә үсүен ассызыклый.
XVIII-XIX гасырларда иҗат ителеп, бүгенге көндә татар фольклор коллективлары тарафыннан башкарылып килүче, кәсепчелек белән бәйле бәетләрнең берсе «Бәрәзә бәете». Әсәрнең нигезендә шул чорда татар халкы арасында киң таралган кәсеп – чыпта сугу ята.
«Бәрәзә бәете» безнең көннәргә берничә вариантта килеп җиткән. Бәетне 1961 елда Мөхәммәт Мәһдиев Арча районы Сикертән авылында Сөнгать Бәдретдиновнең дәфтәреннән күчереп ала. Бу бәет 1983 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты бастырып чыгарган «Татар халык иҗаты. Бәетләр» сериясенә кертелгән2. Җыентыкның искәрмәләр һәм чыганаклар бүлегендә «Бәрәзә бәете»н 1952 елда Әтнә районы Бәрәзә авылында яшәүче укытучы Маһинур Заһидуллина (1921 елгы) Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына үзе язып җибәрүе турында әйтеп үтелә. Ул бәетне әтисе Галиуллин Заһидулладан (1874-1947) язып алган. Шулай ук тагын ике вариантын шушы ук авылда фольклорчы Хәмит Ярми Ш. Сәхибуллин һәм Х. Шамкиннан 1952 елда язып ала. Әтнә районы Бәрәскә авылыннан Һәдия Сабирова да «Бәрәзә бәете»нең бер вариантын Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына юллый. 1959 елда Столбище районы Хәерби авылы кешесе Гариф Вафин да бу бәетнең тагын бер вариантын институтка үзе илтеп тапшыра. Соңрак 1964 елда бәетне Арча районы Югары Сәрдә авылында Сания Әхмәтҗановадан Н. Сираҗиева язып ала (фондка М. Мәһдиев тапшыра). Югарыда санап үтелгән бәетнең нөсхәләре институтның сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана. Бәрәзә халкы бәетне Бөек Ватан сугышы елларында да, соңрак агитбригада концертлары вакытында да җырлаган. Бәетне Бадигов Тәлгат, Заһидуллина Маһинур, Сабирзянова Мәрзия башкарганнар. Шушы вариант бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан сәхнәдә куелган һәм 2023 елда Татарстан Республикасының Матди булмаган мәдәни мирас реестрына кертелгән.
С. Бәдретдинов дәфтәрендә теркәлгән бәет белән соңгы вариантны чагыштырып карасак, төп аерма беренче вариантта башлам өлешенә тагын икеюллык өстәлүендә һәм соңгы вариант исеме «Чыпта бәете» дип аталуында күрәбез.
«Бисмиллаһи дип башладым...» кебек юллар белән башланган дини төсмердәге эпик формуланы «Лашман бәете», «Шахта бәете», «Яңа җир бәете», «Бәрәзә бәете», «Гыйльман агай бәет(е)»ләрендә дә күрәбез. Шунысын да искәртеп үтик, санап үтелгән бәетләрнең бөтенесен бер җепкә тезүче төп вакыйга – ирексез авыр хезмәт.
М. Мәһдиев язып алган «Бәрәзә бәете» 30 икеюллыктан тора. Бәет үзенең структур бөтенлеге, бәетләргә генә хас эстетик принцибы, традицион эпик формулалары белән аерылып тора. Үзәк вакыйга булып XVIII-XX гасырларда Идел буенда киң таралган кәсепләрнең берсе – юкә кайрысыннан чыпта сугу тора.
XVIII-XIX гасырларда чыпта сугу, үрү хәзерге республика территориясендә киң үсеш ала. Казан өязе Олы Карауҗа авылы – курыс, Спас өязе Урта Йорткүл авылы – юкә курысыннан бау ишү, Казан һәм Мамадыш өязләре ашлык ташу өчен капларны җитештерү үзәкләре булып тора3.
Чыннан да бу кәсепнең керем китерүе аның тиз арада таралуына этәрә. Казан арты авылларында үз өйләрендә чыпта сугучылар (ялгыз хуҗалык (кустарьлар) белән беррәттән, мануфактура җитештерү принциплары белән эшләүче артельләрнең дә барлыкка килүенә төп сәбәп булып тора. Мондый артельләрне осталар, яисә чыпта сату буенча махсуслашкан сәүдәгәрләр оештыра4. Бәеттә телгә алынучы Сөлайман бай да шундый сәүдәгәрләрнең берсе.
Тарихи мәгълүматларга таянсак, Олы Әтнә өязендәге 746 чыпта сугу станогының 225се Әтнә авылында булуы искәртелә. Димәк, Казан арты авылларында чыпта белән эш итүче сәүдәгәрләр күп була. Шундыйлардан үзенең чыпта үрү артеле белән дан тоткан Әтнә авылы бае Гатаулла Даутовны әйтеп узарга мөмкин5.
Казан арты авылларыннан Әтнә, Бәрәзә, Хәсәншәех, Хәтнә (Яңа Кишет җирлеге) авылларында чыпта сугудан кергән акча халыкның төп керемен тәшкил илткән. Яңа Кишет җирлегендәге Хәтнә авылында 30 хуҗалык (1859 елда авылда яшәүчеләр саны 541 кеше) чыпта суккан һәм аларның айлык кереме 90 сум булган.
Бу кәсепнең Казан арты авылларында киң таралуы турында музей экспонатлары да сөйли. «Казан арты» тарих-этнография музеенда, «Габдулла Тукай музей комплексында», югарыда санап үтелгән авылларның кайберләрендә чыпта сугу станогы мәктәп музее экспозицияләрендә урын алган. Чыпта сугу якынча 1950-1960 елларга кадәр дәвам иткән.
Галимә Х. Баһаветдинова 1870 елларда Күлле Ким волостенең татар авылларында «Ары (Ислейтар) авылында чыпта җитештерүдә – 10, Зур Көектә (Түбән Көек) – 15, Яңа Шимбердә – 15, Өледә – 20 кеше, ә инде 1880 еллар уртасына 425 гаилә (1 364 эшче)» бу кәсепчелек шөгыльләнүен яза. Кәсептән кергән еллык керемнең күләме 10 111 мең сум тәшкил итә6.
Мәсәлән, XIX гасырда Казан өязеннән Казанга татар һөнәрчеләре тарафыннан эшләнгән 200 меңнән артык чыпта һәм кап җибәрелгән. Әмма ни кызганыч, чыптаны җитештерүчеләр, нигездә, гади халык булса, бу кәсеп белән эш итеп, төп табыш алучылар булып сәүдәгәрләр торган, чөнки бу кәсеп күбесенчә югары даирә кешеләрен генә баеткан.
Бәеттә чыпта сугу хезмәтенең бәясе, эшләүчеләрнең роле (инә бирүче малай), нинди вазифа башкаруы, кием-салымы (сатин яулык, күлмәк, эшләпә, бишмәт һ. б.), чыпта сугу өчен кирәк материал, станок, эш кораллары (кылыч, чыгыр) һәрберсе чагыштырып сурәтләнә. Хәтта әсәрдә чыпта сугучының социаль-матди хәлен күрсәтүче урыннар да бар. Чыпта сугу өчен махсус станок өйдә аерым бүлмәгә урнаштырыла. Чыпта сугу өчен материалны махсус өләшкәннәр. Чыпта сугучылар алынган материалны сортына карап аерганнар. Кара, авыр хезмәт иртә таңнан алып кичкә кадәр дәвам иткән, кайберләре хәтта төнлә дә эшләгәннәр. Авыр хезмәтнең нужасы күпчелек кыз балаларга төшкән. Гомумән, гаиләдәге бер кеше дә бу эштән читтә калмаган, һәркемнең үз роле, вазифасы булган. Сугарга тиешле чыптаны сугу, аны вакытында өлгертү чыпта сугучы кызларның ялларсыз эшләве бәрабәренә ирешелгән. Алар бары атна кич яки җыен җомгасында гына туктап торганнар.
«Бәрәзә бәете»ндә географик атамалардан Эшкәтә елгасы, Бәрәзә авылы, Утамыш кебек атамаларны аерып әйтергә була. Бу әсәрнең реаль җирлектә баруын, ә инде сурәтләнгән вакыйгалар татар халкының социаль хәлен, көнкүрешен күрсәтә. Чыпта халык көнкүрешендә шулкадәр чагылыш тапкан ки, хәтта чыпта сугучының тастымалы, сөлгесе дә мунчаладан.
Бетем өлеше Бәрәзә авылында яшәүче кызларның, хатын-кызларның язмышы бары тик чыпта сугу бәйле булуын ассызыклый.
Аерым алганда, әсәрдәге сурәтләнгән авыр хезмәт төрле градацияләр аша бирелеп бәеттәге композицион бөтенлекне тудыра. Реаль җирлектә барган вакыйгалар, тормышчанлык әсәрне барлыкка китерүче сәбәпләрне күрсәтсә, географик атамалар бәетнең иҗат ителү урынын, ә иң мөһиме, бу җирлектә яшәүче халыкның тормыш-көнкүрешен, кәсепләрен тасвирлый.
2022-2023 елларда Казан арты авылларына оештырылган этнографик экспедицияләр вакытында, дәүләт музейларында, мәктәпләрдә оештырылган туган якны өйрәнү почмакларында чыптадан үрелгән паласлар (роговица) күпләп теркәлде. Кушлавыч, Яңа Кырлай, Әтнә авылларында яшәүчеләрнең мәгълүматлары буенча бу палас намазлык ролен үтәгән. Бүгенге көндә Казан арты музейлары (Арча, Әтнә районнары) экспозицияләрендә чыпта сугу станоклары һәм паласлар урын алган.
Шулай ук этнографик экспедицияләр вакытында, мәет гүргә иңдергәндә аның астына чыпта җәеп калдыруны теркәдек. Бу мәгълүматны Кукмара районы Каенлык авылында яшәүче Галиәхмәтов Мулланурдан (1949 елда туган) язып алдык. «Мин белгәннәрдән... Каенлык авылы зиратында шушы чыптаны ике мәеткә куйдык. Берсе Галимов Гани абыйга, икенчесе – Ярмиев Нурмөхәммәт абыйга. Икесен чагыштырсаң берсе баһадир, эре сөякле, икенчесе вак, чандар иде. Мәрхүмнәр үзләре исән вакытта нәзер итеп әйтеп калдырганнар,.. Мәет корыда ятсын өчен... Каенлык авылы күл өстендә урнашкан, чөнки җиде-сигез метрдан, кайчагында биш-алты метрдан су чыга».
Нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә мөмкин: беренчедән, халык авыз иҗаты әсәрләре татар халкының кайсы чорда нинди кәсепләр белән шөгыльләнгәнен өйрәнгән вакытта фәнни чыганак булып тора ала. «Бәрәзә бәете»ндә күрсәтелгән географик атамалар социаль вакыйгаларга бәйле рәвештә әсәрнең реаль җирлеккә нигезләнүен ассызыклый. Икенчедән, эпик формулалар, сурәтләү чаралары, поэтик бизәкләр әсәрдәге композицион бөтенлекне тудыра һәм халкыбызның рухи-мәдәни мирасын, аның үсешен күрсәтә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Урманче Ф. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б. 271.
2. Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – Б. 145.
3. Урман-агач эшкәртү кәсепчелеге. Электрон ресурс. Керү режимы: https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/novoe-vremya/lesnye-promysly (керү вакыты: 20.09.2024).
4. Баһаветдинова Х. З. Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Даутов (1867-1931) // Гасырлар авазы – Эхо вехов Eho of centuries. – 2022. – № 4. – Б. 180-186.
5. Шунда ук.
6. Күлле Киме волосте татар авылларында чыпта сугу тарихыннан... Электрон ресурс. Керү режимы: https://dzen.ru/a/YevnbLYBmn0-yWPC?ysclid=m369nzeq8572190084 (керү вакыты: 26.09.2024).
Бәрәзә бәете
Бисмилла дип башладым, тауга таяк ташладым;
Гаеп итмә, тыңлаганнар, бәет әйтә башладым.
Бәрәзәнең кызлары, чыпта суга үзләре,
Көне-төне чыпта сугып, пешегеп беткән күзләре.
Чыптачының бишмәте, озын гына тишкәндер,
Чыпталарын каты сугып, агызлары пешкәндер.
Бәрәзәнең ындырында ике куян, бер төлке;
Бәрәзәнең кызлары Россиягә бер көлке.
Җәйгә чыксан, шулар була Эшкәтә елгасында,
Бичаралар, бер туктыйлар җыенның җомгасында.
Бәрәзәнең атлары улак төбен кимерә,
Бәрәзәнең кызлары чыпта белән тилмерә.
Бәрәзәләр чыпта сугып ак мунчалар салдырган,
Чыпталарын начар сугып, бик күп табыш калдырган.
Чыптачылар тышка чыга иңенә бишмәт салып,
Чыптачылар табыш итә юкәсен алып калып.
Бәрәзәнең кызлары су китерә киенеп,
Атна кичләр җитә диеп, алар йөри сөенеп.
Бәрәзәнең кызлары чыпта сугып киенә,
Башка авылдан яучы килсә, котылам дип сөенә.
Бәрәзәләр арышларын Утамышта тарттыра,
Бу көн иртә тордык диеп, бер-ике чыпта арттыра.
Бәрәзәнең кызлары чыпта суга сызганып,
Аналары уятырга үкереп елый кызганып.
Бәрәзәнең атлары тау менгәндә тартмый ич,
Инә биргән малайларга бер тиен дә артмый ич.
Бәрәзәнең кызлары сатин яулык алалар,
Атнакичтә юкә ярып, ял итмичә калалар.
Бәрәзәләр иртә тора, чыпта суга башлыйлар,
Кич җиткәчтен ял итәргә калакларын ташлыйлар.
Чыпта байның атлары таудан тауга чабыша,
Чыпта бае юкә алып кайтса, чыптачылар ашыга.
Бәрәзәнең сыгырлары көне-төне үкерә,
Бер көн чыпта сукмый калса, аталары үкенә.
Чыптачының өйләре багана белән бүлмәле,
Чыпта суккан яшь кызларның каешлана күлмәге.
Бәрәзәнең атларында алты колачлы аркан,
Бу чыптадан котылыр идем инде кияүгә барсам.
Бәрәзәнең кызлары су китерә мунчага,
Өйләренә барып керсәң, чорналадыр мунчала.
Чыптачының өйләрендә юкә була тастымал,
Буйлырак юкә килеп чыкса, сөлге урынына астылар.
Бәрәзәләр чыпта суга, чиратлашып йоклыйлар,
Атна кичләр җитмичә, урамга да чыкмыйлар.
Кылыч тарткан чагында чыгырлары шалтырый,
Тәрәзәдән егетләр күргәч, кызлар күзе ялтырый.
Чыптачының сукмагы кара була күмердән,
Өсләрендәге күлмәге кара белән күмелгән.
Сөләйманнар капкасында халык тора җыелып,
Чыптаң начар булгач дигәч, китә алар боегып.
Бу чыптаны кем суктыра? – Бәрәзәдә Сөлайман;
Чыпта суккан яшь кызларның ике күзе челәйгән.
Бәрәзәләр чыпта сугып урыс капка эшләтә,
Җәйгә чыкса шулар кия башларына эшләпә.
Җомга көнне иртә белән картлар бара мәсҗедкә,
Бу чыптадан котылсак дип, нәзер әйтәләр шәкерткә.
Ап-ак каен сазлар саен, яфрак яра ел саен,
Бәрәзәдәге кызлар чыпта суга көн саен.
Бәрәзә урамы дугай, дугаенда бер тургай,
Кайсы урамнар дугайсыз, чыпта сугу уңайсыз.
Бәрәзәгә кыз бирмәгез, чыпта суга белмәсә,
Шул чыптадан котыла алмас, әҗәл җитеп үлмәсә.
Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. –
Б. 145-147.
Сведения об авторе
Гайфутдинова Рамзия Муллануровна, кандидат философских наук, научный сотрудник Института татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, e-mail: ramziya_gaifutdinova@mail.ru
About the author
Ramziya M. Gaifutdinova, Candidate of Philosophy, Research Associate at the Institute of Tatar Encyclopedia and Regional Studies, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ramziya_gaifutdinova@mail.ru
В редакцию статья поступила 26.10.2024, опубликована:
Гайфетдинова Р. М. Халык кәсепләре татар халык авыз иҗатында // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2024. – № 4. – C. 166-171.
Submitted on 26.10.2024, published:
Gaifetdinova R. M. Khalyk kуseplуre tatar khalyk avyz ijatynda [Folk crafts in the Tatar folk oral art]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 4, pp. 166-171.