Гарипова Л. Ш., Ханнанова Г. М. Гаяз Исхакый Япония турында (1919 елгы көндәлек хатирәләре буенча)

При содействии руководителя фонда «Аяз Тахир Туркестан Идель-Урал» доктора Тулей Дуран из Турции в Татарстан было возвращено письменное наследие классика татарской литературы Гаяза Исхаки. Часть этого достояния в виде копий в настоящее время хранится в Центре письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Среди них большое значение представляют личные дневники писателя с 1919 по 1953 г. Представленная публикация впервые вводит в научный оборот дневник Гаяза Исхаки, датированный 1919 г. В нем описывается первое пребывание писателя в Японии, описание личных встреч с представителями японской элиты, а также бытовые зарисовки. К статье прилагается отрывок из дневника, содержащий ценные сведения о восприятии Японии и японской культуры представителем татарской интеллигенции начала ХХ в., а также рефлексию о тактике татарского национального движения того времени.
Автор:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Русский
Дата публикации:
28.09.2018
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3 2018

Аннотация

При содействии руководителя фонда «Аяз Тахир Туркестан Идель-Урал» доктора Тулей Дуран из Турции в Татарстан было возвращено письменное наследие классика татарской литературы Гаяза Исхаки. Часть этого достояния в виде копий в настоящее время хранится в Центре письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. Среди них большое значение представляют личные дневники писателя с 1919 по 1953 г. Представленная публикация впервые вводит в научный оборот дневник Гаяза Исхаки, датированный 1919 г. В нем описывается первое пребывание писателя в Японии, описание личных встреч с представителями японской элиты, а также бытовые зарисовки. К статье прилагается отрывок из дневника, содержащий ценные сведения о восприятии Японии и японской культуры представителем татарской интеллигенции начала ХХ в., а также рефлексию о тактике татарского национального движения того времени.

 

Abstract

With the assistance of Head of “Ayaz Tahir Turkestan Idil-Ural” Foundation, Dr. Tulay Duran, the written heritage of the Tatar literature classic Gayaz Iskhaki was sent back from Turkey to Tatarstan. Some copies of this heritage are kept at Centre of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature, and Art; the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan. Among them, the writer’s diaries for 1919-1953 are of great value. The present work introduces into scientific discourse Gayaz Iskhaki’s diary dated 1919. It provides information on the writer’s first visit to Japan, description of face-to-face meetings with representatives of the Japanese elite, and everyday events. The supplement to the article is an extract from the diary that contains valuable insights on the impression of the representative of the 20th- century Tatar intelligentsia about Japan and Japanese culture, as well as a reflection of the tactics of the Tatar national movement of that period.

 

 

Ключевые слова

Г. Исхаки, Г. Терегулов, Ф. Туктаров, Учредительное собрание, Япония, Китай.

 

Keywords

G. Iskhaki, G. Teregulov, F. Tuktarov, foundation meeting, Japan, China.

 

XX йөз башы Россия халыклары өчен хәлиткеч дәверләрнең берсе. 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы биредә яшәгән халыкларның, шул исәптән татарларның да күпләп чит илгә китүенә сәбәпче була. Аларның шактый өлеше Ерак Шәрык илләренә юл ала һәм монда инде элек тә яшәп килгән төрки-татар җәмгыятен тагы да ишәйтә1.

1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары үзәгендә төрки-татар милли-азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, әдип Г. Исхакый (1878-1954) да кайный. Большевиклар эзәрлекләве аркасында, Г. Исхакый Мәскәүдән Казанга, аннан аркадашлары белән Самарага килә. Биредә татар хәрефләре сатып алып, газета чыгару хыялы белән яши. Ләкин шул вакытларда Казанда бик каты сугышлар бару сәбәпле, большевиклар Самарага да якынлашканга, Уфага күчеп китергә мәҗбүр була. Самара алынып, большевиклар гаскәре Уфага якынайгач, Кызылъяр (Петропавел) каласына килә. Биредә Ф. Туктаровлар белән берлектә «Маяк» (1918 елның апреле – 1919 елның апреле, фактик мөхәррире Ф. Туктаров) исемле газета чыгара башлый2.

1918 елның 11 ноябрендә Беренче бөтендөнья сугышы (1914-1918) тәмамланып, вакытлы килешү игълан ителә. 1919 елның 28 июнендә Франциянең Версаль шәһәрендә, җиңүче илләр: Америка, Франция, Англия һәм җиңелүче Германия арасында солых килешүе кабул ителергә тиеш була. Большевиклар дәүләте бу килешүләргә чакырылмый. Г. Исхакый һәм аның аркадашлары моны: «Аурупа дәүләтләренең бергәләшеп бөтен сугыш бүләкләрен Русия өстенә күтәртеп, шуларны капатыр (каплатыр. – Авт.) өчен Русияне бүлү башлануның башы...»3, дип аңлап, бу вакыйгалардан читтә калмас өчен, Милли идарәдән вәкилләр билгеләп, әлеге солых мәҗлесендә катнашырга дигән карарга киләләр. Вәкил итеп берничә кеше сайланган булса да, аларның күбесе барырга ризалык белдерми. Г. Исхакый, бу вакытта Иркутск шәһәрендә булган Г. Терегуловны алып, 1919 елның апрель аенда, Аурупага чыгар өчен юл визасы ясату өмете белән, Харбин аркылы Япониягә юл ала. Япониядә алар дүрт ай дәвамында бу эшне гамәлгә кую өчен тырышсалар да, уңышка ирешә алмыйча, кире Харбинга кайталар. Шуннан соң, чех гаскәренә ияреп, Г. Терегулов, Ф. Туктаров белән берлектә Аурупага юл тота. Шул китүдән соң ватанына кире әйләнеп кайтмый.

Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты шактый өйрәнелде4. Исхакый каләменнән төшкән күп кенә әдәби әсәрләр, публицистик мәкаләләр, хатлар, истәлекләр, юлъязмалар, аның турында булган истәлек-хатирәләр вакытлы матбугат битләрендә һәм 15 томлык «Әсәрләре» тупланмасында дөнья күрде. Г. Исхакый иҗатын, эшчәнлеген төрле яклап тикшергән һәм яктырткан диссертацияләр якланды, монографик планда язылган хезмәтләр дөнья күрде, йөзләгән мәкалә язылды. Шулай да әдипнең күп илләрдә чәчелеп калган мирасы әле тупланмаган, өйрәнелмәгән килеш кала, чит илдә яшәгән вакыттагы эшчәнлеге һәм биографиясенә караган «ак таплар» да шактый.

Г. Исхакыйның чит илдә, эмиграциядәге тормышын, аның төрле илләрдә алып барган эшчәнлеген тулырак күзалларга ярдәм итүче чыганак – әдипнең үз кулы белән язып калдырган һәм 1919-1953 елларга караган көндәлекләре зур кыйммәткә ия. Бу чыганак бүгенге көнгә кадәр өйрәнелмәгән. Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әлеге көндәлекләрнең электрон күчермәләре саклана5. Мирасханәдә Г. Исхакыйга караган материаллар археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә, шулай ук аерым кешеләрнең ярдәме белән туплана башлый. Алар нигезендә 1990 елларда әдипнең шәхси фондын оештыру мөмкин була. Соңрак, Г. Исхакый мирасының халкына кайтарылуы, гомумән, язучының тормышын, иҗатын яктырткан материаллар күпләп басыла башлагач, аларның күчермәләре дә үзәктә туплана бара. 2008 елда, язучының юбилее уңаеннан, Төркиянең «Аяз Таһир Төркестан Идел-Урал» фонды җитәкчесе Түләй Дуран Г. Исхакыйның зур мирасының бер өлешен ватанына кайтаруда зур ярдәм итә: олуг ватандашыбызның сирәк документлары, язмалары, кайбер мәкаләләре һәм хатларының электрон күчермәсен институт Мирасханәсенә тапшыра. Алар арасында алда әйтеп үтелгән көндәлекләр дә бар.

Көндәлекләр 1919 елның апрель аеннан башланып, 1953 елның 10 ноябренә кадәрге вакыйгаларны, ягъни Г. Исхакыйның мөһаҗирлектәге хәятен үз эченә ала. Алар киң буйлы мәктәп дәфтәренә гарәп хәрефләре белән татар телендә язылган, күләмнәре ягыннан төрлечә. 1919 елдан 1921 елга кадәр алып барылган көндәлекләр 22 дәфтәрдән гыйбарәт. Биредә һәр көн булып үткән вакыйгаларга җентекле анализ ясалып барыла. Ләкин шуннан соң көндәлек алып бару эше тукталып кала һәм 1930 елларда гына дәвам ителә. Әлеге еллардагы хатирәләр бер дәфтәргә тупланган. Аннан тагын, ягъни 1932 елдан 1942 елга кадәр вакыт аралыгында тынлык, өзеклек. Яңадан көндәлек алып бару соңрак, бары 1943 елда Төркиядә яңартыла. «Истанбулдагы хатирә дәфтәрләрем» дип аталган әлеге истәлекләр үзләре 19 дәфтәрдән гыйбарәт, бу – 1943 нче елның 13 августыннан 1953 елның ноябренә кадәрге вакыт арасы.

Барлыгы 41 дәфтәр тәшкил иткән әлеге көндәлекләрнең беренче дәфтәре Мирасханәгә, килеп җитмәгән. Беренче дәфтәрнең кайсы вакыт аралыгын һәм нинди вакыйгаларны үз эченә алганы безнең өчен билгесез булып кала.

Кулыбыздагы икенче санлы дәфтәр-көндәлек 1919 елның 26 апрель көне белән ачыла һәм Г. Исхакыйның Япониядәге вакытын тасвирлый. Бу дәфтәрдә 6 майга кадәр вакыйгалар теркәлеп, шушы вакыт эчендәге көндәлек хәбәрләр, тәэсирләр ачык чагылыш таба. Көндәлек Г. Исхакыйның Япониядәге тормышын һәм эшчәнлеген яктырту белән беррәттән, ул чордагы Япон җәмгыяте, аның сәяси һәм иҗтимагый тормышы, япон мәдәнияте, уку-укыту системасы турында мәгълүматка бай. Япониядәге төрки-татар мөһаҗир җәмгыятен өйрәнүче галимә Л. Усманова мәкаләсендә билгеләп үтелгәнчә, Токио университеты профессоры Хисао Коматцу Идел-Урал ягыннан килгән эмигрантлар тарихын өйрәнүче япон тикшеренүчеләренең күпчелеге элек славян телләрен өйрәнү белән шөгыльләнгәннәр, шуның өчен рус телендәге чыганаклар белән генә эш итәләр, ә татар, башкорт телендә булганнары читтә кала, дип яза6. Шул җәһәттән, Г. Исхакый көндәлекләре Япониядәге төрки-татар мөһаҗир җәмгыяте тарихын өйрәнүчеләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Г. Исхакый чит туфракка, бу очракта Япониягә аяк атлау белән, аны һәръяклап өйрәнә башлый, кая гына барса да, аны туган иле, ватаны белән чагыштырып бара. Чит җирнең халкы, аның тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре генә түгел, алар ни уйлый, нинди хыяллар белән яши ‒ язучы өчен барысы да әһәмиятле. Менә алар Япониянең зур шәһәре булган Токиода. Биредәге музей-күргәзмәләр, аларның байлыгы, күргәзмәдәге рәсем-картиналар, рәссамнарның осталыгы, гомумән, япон халкының сәнгатькә мөнәсәбәте, сәнгатьнең ни дәрәҗәдә булуы язмаларында ачык чагыла. Уку йортлары белән танышканнан соң, Г. Исхакый биредәге уку-укытуның торышы, аның куелышын җентекләп тасвирлый да: «...мәктәп мондан алтмыш ел элек бер мөгаллимнең дәрде (тырышлыгы. ‒ Авт.) берлә хосусый өйдә генә башланган. Шундан бирле тәрәкъкый итә. Япониянең иң зур гыйлем йортына әйләнгән. Хәзер бөтен сыйныфларында җиде мең шәкерд бар. Дөнья кадәр биналары бар, үзенең гәзитәсе бар. Гали кыйсмендә генә алтмышлап профессор бар. Укучылардан елына гына утызар иен алып укытса да, елына өч йөз мең иен мәсарыф (чыгымнар. ‒ Авт.) тота икән»7, ‒ дип, тирән уйларга чума. «Ни өчен татарлар Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсен бүгенге көндә шул гыйлем йорты дәрәҗәсен күтәрә алмаган, ник “Мөхәммәдия” шул юлга басмаган, ник “Хөсәения” шул юл белән китмәгән? Ә агач башмаклы японлар алтмыш ел элек оештырган мәктәбләрен, җиде мең шәкердле, Яурупада урын тоткан гыйлем йортына әверелдерә алганнар», ‒ дип ачына. Кызлар гимназиясеннән дә язучы зур тәэсирләр белән чыга, биредәге оештыру эше, укытуның гамәли ягына зур басым ясалуы, язучы сүзләре белән әйткәндә, «өйрәтү тәмамән күзгә күрсәтү ысулы куелган», хатын-кызны тормышка чын мәгънәсендә әзерлекле итеп чыгаруга корылган уку йорты булуына басым ясый: «Мондагы иҗтиһад, мондагы тырышлыкны күргәндә бу халыкның алтмыш ел эчендә шулкадәр зур адым атлавының мәгънәсен дә аңлыйсын. Монда хатынларга уенчык, курчак, ирләренең хәятен төрлеләндерүче дип карау кермәгән. Монда алар да ирләре берлә бергә эшләүчеләр, туйдыручылар»8.

Г. Исхакый Япониягә сәяхәте барышында кайбер авторитетлы дәүләт эшлеклеләре, галимнәр белән дә таныша. Мәсәлән, Япониянең элеккеге премьер-министры, Васэда университетына нигез салучы граф Окума Сигэнобу (1838-1922), соңрак тюрколог булып киткән Кооджи Окубо белән очраша.

Шуңа да карамастан, Гаяз Исхакый һәм аның фикердәшләренең Япон хөкүмәтенә баглаган өметләре акланмый, Европага чыгар өчен виза алуга ирешә алмыйлар. Көндәлек  татар укучысын япон мәдәнияте белән таныштыруда шактый мәгълүматлы, кызыклы чыганак булып тора.

Укучылар игътибарына Г. Исхакый көндәлегеннән 5-6 майда үткән вакыйгаларның хатирәсе тәкъдим ителә. Текст гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп бирелә. Грамматик һәм стилистик үзенчәлекләре чыганактагыча калдырылды, тыныш билгеләре безнең тарафтан куелды.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Усманова Д. Документы по истории тюрко-татарской эмиграции в архиве университета Васэда (Япония) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2018. ‒ № 1. – Б. 120.

2. Исхаков М. Г. Солых һәйяте әгъзасы Фуад Туктаров вафат / Әсәрләр. 13 т.: публицистика [томны төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл. Зөфәр Мөхәммәтшин]. – Казан. ‒ 2013. ‒ Б. 35, 280.

3. Шунда ук. ‒ Б. 36.

4. Гайнетдинов М. В. Гасырлар мирасы. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. ‒ 319 б.; Миңнегулов Х. Г. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. ‒ 367 б.; Мусин Ф. М. Гаяз Исхакый (тормышы һәм эшчәнлеге). ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. ‒ 71 б.; Сахапов М. Ж. Гаяз Исхаки – возродитель татарской литературы начала XX века. ‒ Казань: Магариф, 2008. ‒ 295 с.

5. Исхакый Г. Көндәлек дәфтәрләре / Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, язма һәм музыкаль мирас үзәге, 135 ф.

6. Усманова Л. Тюрко-татарская эмиграция в Северо-Восточной Азии начала XX века // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2005. ‒ № 1. – Б. 93.

7. Исхакый Г. Көндәлек дәфтәрләре / Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, язма һәм музыкаль мирас үзәге, 135 ф., 2нче дәфтәр, 25-26 б.

8. Шунда ук, 57-58 б.

 

Г. Исхакый көндәлегеннән өзек

5 нче май [1919 ел].

Бүген иртүк безгә бик күп еллар Япониянең баш министры булып торган әле быел кыш көне генә истифа итеп1 Харага2 урынын биргән маркиз Окумага зиярәткә барамыз. Безне маркизның янындагы сәркәтибләре, үзенең университетындагы профессорлары (хосусый университеты бар) каршы ала. Килеп кергәч тә ике ягындан тотып, маркиз Окуманы чыгаралар. Япониянең ихтилялы3 вакытында алтмышынчы елларда маркиз Окума революционер булып, сугышып, аягын сындырган, шундан бирле аның аягы аксак калган. Зур, таза бер карт. Киң маңгайлы, ачык күзле, зур башлы. Өстенә японча җилән кигән, бай авыл ахунларына охшаган. Күрешәмез дә утырышамыз. Маркиз: «Мин күптән бирле татар милләтенең вәкилләрен күрергә зар булып тора идем, сез килгәнне ишеткәч дә, күрәсем килде, бик шадмын», ‒ ди. Без дә кардәш кыламыз да, шундый олуг кешеләрнең булуы, халкы өчен шулкадәр хезмәт иткән кешеләрне күрергә мөяссәр булуымыз4 өчен шатлыгымызны изһар итәмез5. Шундан соң безнең туп-тугры итеп сөйләү башлана. Маркиз безнең килүнең сәбәбендән хәбәре булса да, бездән дә сорый, ачык итдереп бәян итәмез, бик дикъкать берлән тыңлый. Шундан соң үзенең фикерен сөйли. Фикере шундан гыйбарәт: «Төрек кавемләре дөньяның тарихында бик зур роль уйнаганлар. Истанбул, Мәскәү аларның кулында булган. Төрек кавеме ‒ гаҗәеп бер кавем, баһадир кавем, сүзе тугры, үзе хакны сөя. Ләкин ни өчендер соңгы елларда эшләре түбән китте. Сез үзегезнең ханлыкларыгызны буйсындырдыгыз. Төркестан истикълялын югалтды, госманлы төрекләре авыр бер дәвер кичерәләр. Моның сәбәбе нәрсә дип уйлыйсыз?», ‒ ди. Мин: «Без төрек кавемләре Яурупага таба киткәндә бик эчкә кергәнмез. Үземезнең илемездән, бердән Төркестаннан, үземезнең кардәшләремез монголлар вә сездән ераклашканмыз. Шуның өчен без анда дошманга караганда зәгыйфьләнгәнмез. Икенчедән, без бер якдан Яурупаны җиңүче бер халык булып кергән кебек, икенче якдан Яурупага икенче дин кертүче, ислам таратучы булып танылганмыз. Шуңарга күрә үземезгә каршы бөтен христиан дөньясыны дошман ясаганмыз. Безгә каршы дүрт-биш гасыр әһле салиб мөхарәбәләре6 дәвам иткән, шуларның һичберсендә дә мәгълүб булмасак да7, гонсырымыз8 азалган9, санымыз кимегән. Шундан соң без русларга каршы, госманлы төрекләре Яурупага каршы мәгълүб булганмыз. Максадымыз нәрсә?

Русиянең әхвале хәзер бәйнәлмиләл10 бер хәл алды. [...] Сезне кардәш дип, кайгымызны сөйләргә килдек, андан Яурупага китәчәкмез. Максадымыз ‒ киләчәкдәге Русиянең төзелешендә безнең тавышымызны ишетдерү, милли гаямезне11 вөҗүдкә чыгару. Милли гаямез бу: Төркестан, Казакъстан, Кырым, Кавказ, Идел буе өчен аерым-аерым штатлар ясау һәм дә шулар арасында мәдәни берлек тәэмин итү. Без – бер милләт, исемемез төрек милләте. Кабиләләремез аерым булса да, тарихымыз, телемез, әдәбиятымыз бер. Русиядә безнең зур урынымыз бар, шуңарга муафикъ12 хокукымыз булырга тиеш. Шул мәсьәлә хакында озын-озак сөйләшәмез, өчәр-өчәр сәгать ярым утырып каламыз». Маркиз фәүкыльгадә13 гакыллы һәм дә бик күп мәгълүматлы безнең тарихдан, безнең хәрәкәтдән, һәммәсендән хәбәре бар. Ахырдан бергә рәсем чыгартырга чакыралар. Маркизны уртага утыртып, рәсем чыгартамыз. Киткән вакытда: «Бөтен кулымдан килгәнне эшләргә хәзер, без алда (?) ярдәмдә булынырмыз, ләкин мин хәзер сәяси кеше түгел, гади кеше. Безнең мәктәбләремез сезнең балаларыңызга ачык. Мәдәният җәһәтендән якынлашу, иншааллаһ, җиңәр, дәүләт яңадан туар», ‒ ди. Бик самими күрешә, рәхмәтләр укып чыгып китәмез.

Маркиз Окума Япониянең бәхетле картларындан. Ул үзе иштиракь итешеп14, Япониядә революция ясашкан. Шундан соң, даими уларак, кырык-кырык биш ел милләтенең хезмәтендә булынган. Берничә мәртәбә төрле нәзарәтләрдә15 министр булып, ахыргы вакытларда иң мәсьүлиятле16 эшләрдәге хезмәтләр аңарга йөкләтелгән. Рус-япон сугышындан соң Русия берлән Япония арасындагы солых мөзакәрәләренә17 ул рәис итеп күндерелгән һәм дә рус-япон могаһәдәсенә18 ул кул куйган. Шундан соң озын вакытлар баш министр булып торган. Хәзер дә зур бер партиянең башы Хара кабинеты төште исә, маркиз Окума кабинет төзиячәк диләр. Халкына гыйлем берлән дә хезмәт юлына кергән, үз акчасына зур бер дарелфөнүн19 бина иткән, шунда бөтен факультетларны вөҗүдкә китергән20. Хәзерге көндә аның дарелфөнүнендә укучы шәкердләрнең саны гына алты меңгә якын, диделәр. Маркиз Окума үзе эшләгән эшләрнең йимеш йитешкәнен үзе күргән, ул үзенең милләтенең зур бер милләт булуын күзе берлә күргән, үзенең мәмләкәтенең олуг дәүләт булуын үзе күргән, шуның олуглыгының шәүкәтендән үзе файдаланган.

Бүген өйләдән соң күпдән күрешергә йөргән миллионер Асананың япон стилендә бина ителгән өен барып карыймыз. Өй, хакыйкатән21, бик нечкә итдереп эшләнгән. Бөтен стиле, тарзы мигъмарисы22 иске японча, бүлмәләрнең диварлары япон рәссамлары тарафындан Япониянең тарихи манзаралары рәсем ителгән. Түшәмләр күбәртеп чигелгән. Рәсемләр берлән зиннәтләнгән. Диварга, дивар буйларына бик күп япон асаре гатикасы23 берләшдерелгән. Беренче катта зур бер зал Яурупа ысулында. Икенче катта тагы зал, япон ысулында. Өй баскычы киң итдерелеп салынган. Икенче каты беренчесенә караганда артка табарак чыгып тора, икенчесенә караганда өченчесе артка табарак чыккан, дүртенче каты зур кыялыкга барып терәлгән. Иң югары манарасындан бик киң манзара ачыла. Бер якда, уч өстендә диңгез, икенче якда Токио. Бу кеше зур пароход ширкәтенең хуҗасы икән. Сугыш вакытында бик зур файда иткән дә, шулай итеп сәнаигы нәфисәне24 бергә җыйган. Өйнең алды бик зур бакча. Үзе тау итәгенә утырганга, тауның кыялары ачык зур ташлар бик мәһабәтләнеп тора. Бер ягындан сонгый25 шарлавык ясаган, аннан су бик каты агып, дәһшәтле бер тавыш биреп тора. Уң ягына күл ясаган. Күлгә каршы бер таш өстенә үзенең һәйкәлен куйдырган. Әле үзе исән булса да, бу һәйкәлне үз акчасына, үзе эшләтеп куйдыруны мәслихәт тапкан. Монда андый эшләр гаеп саналмый булырга кирәк. Гомумән, Япония халкының әхвале рухиясендә дә эшләгән кешеләрнең исемләрен мәңгеләнтерү бик зур урын тота булырга кирәк, монда һәр урамда, һәр бакчада, һәр зур мөәссәсә26 алдында һәйкәлләре куелган, барысы да соңгы утыз-кырык ел эчендә милли каһарманлар. Хәтта исән кешеләргә дә һәйкәлләр бар.

Бүген безгә теге Сеулда очрашкан япон тагы ашка килде. Хәрби даирәләрдән берничә кешеләргә тәкъдим кәгазьләре язып китергән. Үзе Русиядә шактый торганга, Русияне белә, Яурупа хәятена алышкан27. Япониянең садә28 хәятендән бик үк разый түгел кебек күренә. Сүзләре, фикерләре, кыланышлары берлән «Аурупадыр, әфәнде» дип авыз суы түгә торган төрек бәгенә бик охшаган. Бу типны без әле Япониядә беренче мәртәбә күрәмез.

Бишенче май бүген, бөтен Япониядә бер милли бәйрәм – малайлар бәйрәме. Бүген бөтен Япония халкы шул малайлар бәйрәмен итә. Һәр йирдә сазан балыгы төсле итдереп, материядан эшләтелгән флаглар асылган. Бакчаларда төркем-төркем кечкенә малайлар, зур кәгазь фонарьлар күтәреп, бер йыр йырлап йөриләр. Хөкүмәт мөэссәсәләре ябылмый икән, кешеләр сату итә. Ләкин урамда яңарак киенгән ир малайлар бик күп. Сазан балыгы байрагы күтәрүнең мәгънәсе мондан гыйбарәт икән: япон халкы атау халкы булганга, алар күпдән диңгез берлә күп эш итәләр. Аларның хәятларында балык бик зур урын тота. Балыклар арасында иң батыры сазан икән. Ирләрдә  иң зур сыйфат – батырлык. Шуңарга күрә бөтен япон халкы ир балаларымыз сазан кебек батыр булсын дип, сазандан байрак күтәрәләр. Искечә әйткәндә, сазанга табыналар. Монда кызлар бәйрәме дә була икән, анысы сентябрь аенда ди. Махсус байраклар була, ди.

6нчы май [1919 ел].

Без бүген Америка сәфарәтханәсенә һәм дә Англия сәфарәтханәсенә бармакчы буламыз. Ләкин иртәдән үк безне бер япон зиярәт итә. Гаҗәбе шул: бу япон төрекчә сөйләшә, исеме Кочи, фамилиясе Окубо29. Төрекчә тәмамән аңлаша ала. Үзе игъдади30 мәктәпдә алман теле мөгаллиме икән [...] Китаплар ашасыннан гына төрекчә өйрәнгән. Монда яши торган бер әрмән һәм дә бер төрек ярдәм иткәнләр. Хәзер тәмамән үзенең теләген төрекчә аңлата. Үзе дарелфөнүн бетергән. Махсус төрек тарихы белән мәшгуль була һәм дә японлар арасында тюркологияне бер фән итдереп кую, филология җәһәтендә күп тәдкыйкатьдә31 булынган. Япон теле берлә төрек арасында бик күп мөштәрәк32 сүзләр тапкан. Мәсәлән, безнең «су» японча «сый» икән, безнеңчә «кара» аларча «коры» икән. [...]

Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, язма һәм музыкаль мирас үзәге, 135 ф.,

2нче дәфтәр, 61-76 б.

 

СҮЗЛЕК

1. Истифа итеп – отставкага китеп.

2. Харага – Хара Такаси (1856-1921) – Япониянең дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. 1918-1921 елларда премьер-министр булып тора. Бу вазифага ул Сигэнобу Окумадан соң түгел, ә 1916-1918 елларда Япониянең премьер-министры булган Масатакэ Тэраутидан соң килә. Г. Исхакый бу урында төгәлсезлек җибәрә булса кирәк.

3. Ихтилялы – чуалышы.

4. Мөяссәр булуымыз – ирешүемез.

5. Изһар итәмез – белдерәбез.

6. Әһле салиб мөһарәбәләре – тәре йөртүчеләр сугышлары.

7. Мәгълүб булмасак да – җиңелмәсәк дә.

8. Гонсырымыз – токымыбыз.

9. Азалган – азайган.

10. Бәйнелмиләл – халыкара.

11. Гаямезне – төп теләгебезне.

12. Муафикъ – туры килгән.

13. Фәүкыльгадә – гадәттән тыш.

14. Иштиракь итешеп – катнашып.

15. Нәзарәтләрдә – министерстволарда.

16. Мәсьүлиятле – җаваплы.

17. Солых мөзакарәләренә – килешү җыелышларына.

18. Могаһәдәсенә – килешүенә.

19. Дарелфөнүн – уку йорты (университет).

20. Вөҗүдкә китергән – булдырган.

21. Хакыйкатән – чыннан да.

22. Тарзы мигъмарисы – архитектура ысулы.

23. Асаре гатикасы – борынгы әйберләре.

24 Сәнаигы нәфисәне – матур сәнгатьне.

25. Сонгый – ясалма.

26. Мөәссәсә – оешма.

27. Алышкан – күнеккән.

28. Садә – гади.

29. Кочи Окубо – Кооджи Окубо япон тюркологы. Озак еллар Маньчжуриядә, төрки-татар эмигрантлары арасында яшәве билгеле.

30. Игъдади – хәзерлек.

31. Тәдкыйкатьдә – тикшеренүләрдә.

32. Мөштәрәк – уртак.

 

Әдәбият исемлеге

Гайнетдинов М. В. Гасырлар мирасы. ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. ‒ 319 б.

Исхаков М. Г. Солых һәйяте әгъзасы Фуад Туктаров вафат // Әсәрләр. 13 т.: публицистика / Томны төз., текст., иск. һәм аңлат. әзерл. З. Мөхәммәтшин. – Казан, 2013. ‒ Б. 24-42.

Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 367 б.

Мусин Ф. М. Гаяз Исхакый (тормышы һәм эшчәнлеге). ‒ Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. ‒ 71 б.

Сахапов М. Ж. Гаяз Исхаки – возродитель татарской литературы начала XX века. ‒ Казань: Магариф, 2008. ‒ 295 с.

Усманова Д. Документы по истории тюрко-татарской эмиграции в архиве университета Васэда (Япония) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2018. ‒ № 1. – С. 118-132.

Усманова Л. Тюрко-татарская эмиграция в Северо-Восточной Азии начала XX века // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2005. ‒ № 1. – С. 92-100.

 

References

Gaynetdinov M. W. Gasyrlar mirasy [Heritage of centuries]. Kazan: Tatar. kit. neshr. publ., 2004, 319 p.

Iskhakov M. G. Solyh heyeti egzasy Fuad Tuktarov vafat. Eserler. 13 t.: publitsistika. Tomny toz., tekst., isk. hem anlat. ezirl. Z. Mohemmetshin [Z. Mukhametshin (ed.). Works in 13 volumes: political essays. Member of peace delegation Fuad Tuktarov died]. Kazan, 2013, pp. 24-42.

Minnegulov Kh. Gayaz Iskhakiynyn mohajirliktegi ijaty. [Gayaz Iskhaki’s work during emigration]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2004, 367 p.

Musin F. M. Gayaz Iskhakiy (tormyshy hem ishchenlege) [Gayaz Iskhaki (life and activities).]. Kazan: Tatar. kit. neshr. publ., 1998, 71 р.

Sakhapov M. Zh. Gayaz Iskhaki – vozroditel tatarskoy literatury nachala XX veka. [Gayaz Iskhaki, a restorer of the Tatar literature of the early 20th century]. Kazan, Magarif publ., 1998, 295 р.

Usmanova D. Dokumenty po istorii tyurko-tatarskoy emigratsii v archive universiteta Vaseda (Yaponiya) [Documents on the history of the Turk-Tatar migration in the archive of Waseda University (Japan)]. IN: Gasyrlar awazy – Eho vekov, 2018, no. 1, pp. 118-132.

Usmanova L. Tyurko-tatarskaya emigratsiya v Severo-Vostochnoy Azii nachala XX veka [The Turk-Tatar diaspora in Northeast Asia in the early 20th century]. IN: Gasyrlar awazy – Eho vekov, 2005, no. 1, pp. 92-100.

 

 

Cведения об авторах

Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru.

 

Ханнанова Гульчира Махмутовна, научный сотрудник Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, e-mail: ghan2003@mail.ru.

 

About the authors

Leilya Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Center of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru.

 
Gulchira M. Khannanova, Researcher at Center of Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: ghan2003@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 21.05.2018, опубликована:

Гарипова Л. Ш., Ханнанова Г. М. Гаяз Исхакый Япония турында (1919 елгы көндәлек хатирәләре буенча) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2018. ‒ № 3. ‒ С. 102-112.

 

Submitted on 21.05.2018, published:

Garipova L. Sh., Khannanova G. M. Gayaz Iskhaky Yaponiya turynda (1919 elgy kоndеlek hatirеlеre buencha) [Gayaz Iskhaki about Japan (according to the diary entries of 1919)]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2018, no. 3, pp. 102-112.

Другие статьи
4 сентября 2018 г. в Государственном комитете Республики Татарстан по архивному делу состоялась передача документов личного архива первого секретаря Татарского обкома КПСС Фикрята
Согласно данным «Казанская Раифская Богородицкая пустынь» была ос-нована в 1613 г. при царе и великом князе Михаиле Феодоровиче монахом Филаретом.
В ноябре 2017 г. в рамках проведения VIII Международных Стахеевских чтений в Елабужском институте Казанского федерального университета Государственный комитет Республики Татарстан
В истории России первая четверть XX века – время серьезных общественно-политических, социально-экономических, культурно-нравственных потрясений, которые повлекли за собой переустро
Произошедшие в последние десятилетия XX в. в нашей стране политические и социально-экономические перемены привели к крушению идеалов советского периода и спаду общественного интере
Обращение к источникам личного характера в данной теме не случайно, поскольку, как отмечала исследовавшая социально-психологический феномен фронтового поколения Е. С. Сенявская, он