Г. А. Хөснетдинова, Г. Н. Зәйниева. Бер мәкалә уңае белән (Г. Фәхретдиновның Ф. Әмирханга хаты)

УДК 821. 521. 145; 82-65
EDN SZGCNC
Бер мәкалә уңае белән
(Г. Фәхретдиновның Ф. Әмирханга хаты)
Г. А. Хөснетдинова, Г. Н. Зәйниева,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Regarding one of the articles
(the letter from G. Fahretdinov to F. Amirkhan)
G. A. Husnutdinova, G. N. Zayneeva,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art,
the Academy of Sciences
of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Вниманию читателей представлено письмо, написанное журналистом, переводчиком Габдрахманом Фахретдиновым (1887-1937) и адресованное классику татарской литературы Фатиху Амирхану (1886-1926). Примечательно то обстоятельство, что оно было написано в ответ на статью Ф. Амирхана «Кызганычлар» («Жалкие»), опубликованную в газете «Йолдыз» («Звезда») от 18 июля 1910 г. В оригинале письмо написано на арабской графике и хранится в Центре письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан в личном фонде Ф. Амирхана. Представленные источники показывают общественно-политическую жизнь татар начала XX в. и обогащают творческое наследие Ф. Амирхана.
Abstract
This article presents a letter written by the journalist and translator Gabdrakhman Fakhretdinov (1887-1937) and addressed to the classic of the Tatar literature Fatikh Amirkhan (1886-1926). It is noteworthy that it was written in response to F. Amirkhan’s article “Kyzganychlar” (“The Wretched”) published in the newspaper “Yoldyz” (“The Star”) on 18 July 1910. The original letter is written in the Arabic script and is kept in the Centre of Written Heritage of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan in the personal fund of F. Amirkhan. The presented sources show the socio-political life of the Tatars of the early XXth century and enrich the creative heritage of F. Amirkhan.
Ключевые слова
Фатих Амирхан, татарская литература, Габдрахман Фахретдинов, публицистика, письма, архивные источники, литературно-общественная деятельность.
Keywords
Fatih Amirkhan, the Tatar literature, Gabdrakhman Fakhretdinov, journalism, the letters, the archival sources, literary and social activities.
Татар әдәбиятының классик язучысы, публицист Фатих Әмирхан – әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган язучыларыбызның берсе. Кайчан гына, кем генә татар әдәбияты турында сөйләмәсен, Габдулла Тукай исеме белән рәттән һәрвакыт аның исемен әйтә, яза.
Күпкырлы иҗат эшчәнлеген Ф. Әмирхан публицист буларак башлап җибәрә. Мәскәүдә татар телендә чыга башлаган балалар журналы «Тәрбияи әтфаль» идарәсендә сәркатиплек вазифасын алып бара, шунда беренче журналист язмаларын һәм тәрҗемәләрен бастыра. Әмма 1907 елда булган зур фаҗига (аны паралич суга, аяклары йөрмәс була) аны гомерлеккә ятакка, утыргыч-коляскага бәйли. Шуңа карамастан Ф. Әмирхан әдәби иҗат һәм журналистлык эшен туктатмый: «Әлислах» газетасының (1907-1909) рухи-мәгънәви җитәкчесе була, 1912‑1918 елларда «Кояш» газетасы идарәсендә җаваплы сәркатип, совет чорында «Кызыл Армия», «Татарстан» газеталарында, «Безнең юл» журналларында языша, «Фәтхулла хәзрәт», «Хәят», «Урталыкта», «Тигезсезләр» кебек классик әсәрләрен яза.
Ф. Әмирханның иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге XX йөз башларында ук игътибар үзәгендә була. Һәр әсәре, һәр адымы матбугат битләрендә шәрехләүләр, бәхәсләр объектына әйләнә.
Ә инде 1920 елларда совет чоры әдәби тәнкыйте һәм иҗтимагый фикере аның исемен бары тик тискәре яктан гына телгә ала. Әсәрләре түбән сортлы, зарарлы әдәбият дип игълан ителә. 1940-1950 елларда исә Ф. Әмирхан әсәрләре акрынлык белән реабилитацияләнә башлый, «Сайланма әсәрләр»е (1941; 1957-1958) дөнья күрә. Һәм ниһаять, 1984-1986 елларда дүрт томлы «Әсәрләр» җыелмасы басыла. Ләкин шуңа карамастан әлеге басмалар әдипнең иҗат мирасын тулы килеш күзалларга мөмкинлек бирми. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Ф. Әмирхан «Әсәрләр»енең алты томлы академик басмасын әзерли башлады. Беренче өч томда Ф. Әмирханның әдәби әсәрләре тупланып бирелсә (томнар 2024 елда басылып чыктылар), 4-5 томнарда 1906-1925 еллар аралыгында язылган публицистик мәкаләләре урын алды. 6 томда исә язучының көндәлекләре, хатлары, документлар һәм беренче мәртәбә аңа язылган хатлар, истәлекләр барысы бергә тупланып, искәрмә-аңлатмалар белән басылачак. Томнар, бигрәк тә 6 том нигездә зур югалтулар аша безнең көннәргәчә килеп җиткән Ф. Әмирхан архивы материаллары буенча эшләнә. Эш барышында без җәмәгатьчелекне Ф. Әмирханның моңарчы басылмаган яки ниндидер сәбәпләр аркасында алдагы томнарына кертелмәгән әсәрләре, шәхесенә һәм иҗатына караган яңа материаллар белән таныштыруны даими рәвештә алып барабыз1.
Язучы архивының күпчелек өлеше Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәгендә Ф. Әмирхан фондында (16 ф.) саклана. Фондта язучының кайбер әдәби әсәрләренең кулъязмалары, документлар, истәлекләр, хатлар тупланган. Хатлар ике өлештән Ф. Әмирхан язган һәм аңа язылган хатлардан гыйбарәт. Ф. Әмирханга язылган хатлар саны 90га якын. 1902-1926 еллар аралыгында татар һәм рус телләрендә язылган әлеге хатлар илнең төрле төбәкләреннән, шәһәр-авыллардан әдипнең дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре тарафыннан юлланган.
Бу хатларның беркадәре, өлешчә укылып, И. Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән «Фатих Әмирхан (1886-1926)»2 дигән әдәби-документаль хезмәтендә чагылыш тапкан булса, 2016 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма мирас үзәге тарафыннан әзерләнә торган «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия»3 сериясенең Ф. Әмирхан иҗатына багышланган икенче чыгарылышында әлеге хатларның зур өлеше тәкъдим ителде.
Ф. Әмирханга язылган хатлар язучы тормышындагы кайбер фактларны ачарга, иҗат лабораториясен күз алдына китерергә генә түгел, шул чорның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышын өйрәнү җәһәтеннән дә зур әһәмияткә ия.
Шул уңайдан журнал битләрендә укучылар игътибарына Габдрахман Фәхретдинов4 тарафыннан Ф. Әмирханга юлланган хат һәм шул хатны язарга этәргән Ф. Әмирханның «Кызганычлар (соңгы көннәрнең вак-төякләре шәрәфенә)» дигән мәкаләсе тәкъдим ителә.
Татар сәүдәгәре, хәйрияче, мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салучы Әхмәт Хөсәенов (Әхмәт бай, 1837-1906) үлгәндә «Русия мөселманнары файдасы өчен» дип ярты миллион сумлык вәкыф калдыра, васыятьнамәсендә исә аның нинди эшләргә тотылачагын санап чыгып, аны бүлү өчен җаваплы кешеләрне (мөтәвәллиләрне) дә атый. Берничә елдан соң, 1910 елың 27-30 июнендә уздырылган җыелышларында мөтәвәллиләр кергән гаризаларны тикшерәләр һәм әлеге вәкыфтан бер төркем татар яшьләренә өлеш чыгару турында карар чыгаралар. Карарда вәкыфтан тәгаен ителгән иганәләрне Казан университетының юридик факультетында укучы студент Мөхәммәткамил Гыйльман улы Кәримовка, Оренбург реальное училишесының җиденче класс укучысы Габдрәшит Ризаэддин улы Фәхретдиновка да бирелергә ясалуы әйтелә. Боларның беренчесе – җәмәгать эшлеклесе, язучы, педагог, журналист, «Вакыт» газетасының мөхәррире Фатих Кәриминең (1870-1937) бертуган энесе, ә икенчесе – язучы, тарихчы, «Шура» журналының мөхәррире Риза Фәхретдиновның (1859-1936) улы. Ф. Әмирханның «Кызганычлар (соңгы көннәрнең вак-төякләре шәрәфенә)» мәкаләсендә Р. Фәхретдиновны һәм Ф. Кәримовны хәлле кешеләргә санавы, иганәләрне барыннан да бигрәк акчалары булмау сәбәпле укымый калучы фәкыйрь кешеләрнең балаларына бирелергә тиешлеген күз алдында тотып язуы сизелә. Мәкалә «Йолдыз» газетасының 1910 елгы 18 июль (565 нче) санында «Ф. Әмирхан» имзасы белән басылган5.
Мәкалә басылганнан соң Г. Фәхретдинов Ф. Әмирханга гаилә хәлләрен аңлатып хат яза. «Вакыт» газетасы бланкына язылган әлеге хат Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә Ф. Әмирхан фондында саклана6. Хат тексты гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, укучыларга беренче тапкыр тәкъдим ителә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Зайнеева Г. Н., Хуснутдинова Г. А. Публицистика Фатиха Амирхана и Гаяза Исхаки (1907-1912) // Язык как основа национальной идентичности. Материалы международной научной конференции. – Тула, 2024. – С. 297-301; Зәйниева Г. Н., Хөснетдинова Г. А. Фатих Әмирхан мирасын барлап... // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2024. – № 3. – Б. 123-130.
2. Нуруллин И. З. Фатих Әмирхан (1886-1926). – Казан: ТКН, 1988. – 279 б.
3. Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия / Под ред. И. Г. Гумерова. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – Вып. 2. – С. 116-184.
4. Фәхретдинов Габдрахман Ризаэддин улы (1887-1937) – журналист, тәрҗемәче. Ризаэддин Фәхретдинов улы. 1906-1913 елларда «Вакыт», 1922-1931 елларда «Башкортстан», «Яңа авыл» газеталарында эшли. Дәреслекләр һәм фәнни әдәбиятны татарчага тәрҗемә итә. «Башкорт тарихы» (1925) хезмәте авторы. Репрессияләр чоры корбаны.
5. Фатих Әмирхан. Әсәрләр: дүрт томда. III том. Публицистика. – Казан: ТКН., 1989. –
Б. 174-178.
6. ФА ТР Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 16 ф., 3 тасв., 12 сакл. бер.
№ 1. Ф. Әмирханның «Йолдыз» газетасында басылган «Кызганычлар (соңгы көннәрнең вак-төякләре шәрәфенә)» мәкаләсе
Әүвәл заманнарда гомерләрендә зур бәхетсезлек күргән кешеләр генә кызганыч булганнар, башкалар ничектер кызганылмаганнар, үзләренең дә кызганыч буласылары килмәгән, башкалар да аларны кызганырга уйлап та карамаганнар.
Әмма вакыт узган саен кешеләре дә үзгәрә, әхлаклары да алмашына, хиссиятләре дә нечкәләнә барып, дөньяга әллә ничә төрле кызганыч сыйныфлар1 килеп чыга алган.
Күптән түгел Казанымызда миссионерлар съезды булып узды2. Съездда христиан руханиларының зурлары, миссионерларның могътәбәрләре җыелганнар иде. Мин съезд мөзакәрә3 вә карарларын мөмкин кадәр мөфассалән4 күздән кичерә бардым. Ни уйлыйсыз, шуларның барысыннан минем хиссиятемдә калган нәрсә фәкать бер «кызганычлык» булды. Анда җыелган кешеләр, анда эшләреннән хисап күрсәткән миссионерларның һәммәсен мин гаять кызгандым.
Бу кешеләр җыелганнар да иң мөһим мәсьәлә итеп татар диянәте5, татар миллият хисе белән көрәшүне вә аның тарикъларын6 мөзакәрә итеп7 утыралар. Ә аларга күренми торган гына бер почмактагы татар малае аларны гаять кызгана. Гаҗәп бит бу! Гайре табигый бит бу! Ни эшлим соң: дүрт гасырдан бирле ул мескеннәр тиреләренә сыймыйча тырышканнар, хөкүмәттән дә иганә күргәннәр, никадәр көч, никадәр акча, никадәр вакыт сарыф иткәннәр – әмма нәтиҗә шулкадәр вак, шулкадәр әһәмиятсез, алар өчен сөйләп торырга да оят: берничә мең ярым мөселман, ярым христиан булып калган татарлар, яхуд ярым мәҗүс, ярым христиан булып калган башка инородецлар. Аз, бик аз! Буны миссионерлар үзләре дә аңлыйлар. Ярдәм, акча, иҗтиһад – өч куәт бергәләшеп, инородецлар арасына христианлык орлыгы чәчәргә тырышалар, ләкин тишелми, бернәрсә дә чыгармый, чыкканы да чәчәк атмый. 17 октябрь манифестыннан8 соң исламияткә яңадан кайткан «иртидад иттерелмеш9 татарлар» миссионер әфәнделәрне бигрәк каушаталар шикелле. Тырыш, тырыш, вакыт әрәм ит, акча тот та, мә сиңа: яңадан үз милләтәшләре диненә кайтсыннар. Миссионер әфәнделәр татар зыялыларыннан бигрәк ризасызлык күрсәтәләр.
Берсе сөйли:
«Ул заһиры белән10 руслашкан, голүме хәятиягә11 бирелгән татарлар безгә файдалы сыйныф түгел. Аларның исламга ышанмаганы да христиан булмый, ул бөтен җаны белән татар, татар һәм татар», – ди.
Миссионер әфәндене фәкать бер нәрсә генә бераз юата. Ул, сүзендә дәвам итеп: «Хәер, ул сыйныфны мөселманнар үзләре дә яратмыйлар», – ди. Хәтеремдә бер кызык рәсем тасвир ителә. Бу сүзләрне сөйләгән миссионер һәм бик иске бер хәзрәт сөйләшәләр. Болар икесе дә дустлар, чөнки дошманнары уртак, хәзрәт һәм миссионер» кочаклашырлар да менә татар зыялыларына каршы китәрләр төсле тоела.
Ишеткәнсездер, иске муллаларның бер сыйныфы бу арада үзләренең рәисләре янында җыелыш ясаганнар да яңаларга каршы бөтен коралларны эшкә кертеп хәрәкәт итәргә карар биргәннәр, имеш. Табигый, алар кулындагы иң зур корал донос вә ифтира12 булганлыктан, «мөхтәрәм хәзрәтләремез» аны бик тырышып ходка салмакчы булганнар.
Менә бу хәзрәтләргә мин, киләчәк җыелышларын миссионерларның киләсе җыеннары вакытына тугры китереп, алар белән бергә ясарга киңәш бирәм. Чөнки бу фиркаләрнең һәм икесенең дә теңкәләренә тигән, такатьләрен бетергән нәрсә бер: татар арасында милли хәрәкәт, милли самосознание башлану.
Мин әһәмиятсез нәрсәгә кереп киттем бугай! Ул бичара миссионерлар вә алар максатына хезмәт итә торган иске хәзрәтләрне кызганып та барыбер бернәрсә чыкмый. Бу кызганычлар сыйныфы безнең үземезгә иң якын таифәдә13 дә күп бит; шунларга күчик.
«Вакыт» гәзитәсенең соңгырак бер номерында мин Әхмәд бай мәрхүмнең рус мәктәпләрендә укырга теләп тә фәкыйрьлектән наши14 укый алмый калырга мәхкүм яшьләр файдасына калдырган вәкыфының кемнәргә тәгъйин ителгәнлеге тугрысында мөтәвәллиләрнең карарын укыдым. Иганә бирелгән кешеләр арасында очраган бәгъзы фамилияләр минем күз алдыма һич моңар кадәр уйламаганым бер «кызганыч» фиркане китереп куйды. Нинди фамилияләрне ирадә кылганымны15 төшенә торгансыз: Фәхретдинов, Кәримов вә бигрәк тә Госманов фамилияләрен күз алдымда тотам. (Хәер, мин иганә бирелгән фамилияләрдән бик күбесен белмим дә.)
Әүвәлге икесе иң бай вә могътәбәр гәзитә вә журналларымыз башында тора торган, мосаннәфатлары16 мәктәпләргә кабул ителгән затлар фамилиясе; боларның балалары, энеләре тәхсил итә17 алыр өчен, фәкыйрьләргә калдырылган вәкыфтан иганә сорарга мохтаҗлар:
– Биреңез, рәхим итеп, булмаса, без укырга, ике-өч ел яңадан тәхсил итәргә моктәдир18 түгелләрмез!..
Йаһу, бу нинди кошмар! Бу нинди коточкыч бастырылу бу!
Димәк, әгәр Әхмәд бай мәрхүм вәкыфы булмаса, безнең бер карт мөхәрриремезнең углы, икенче могътәбәр мөхәрриремезнең борадәре тәхсилдән коры калачаклар, имеш.
Риза вә Фатих әфәнделәрнең бала вә энеләренең шул юлда дәвам итүләреннән мәмнүн икәнчелекләрендә, вә шуңар күрә, мөмкин булганда, аларны фәкыйрьләргә калдырылган вәкыфтан иганә сорарга мәҗбүр булмас кадәрле генә булса да, тәрбия итәргә хәзер икәнчелекләрендә шөбһә итәргә мөмкин түгелдер.
Мөкаддәмәләренең «шәкле әүвәл»19 буенча биргән нәтиҗәләре бер генә: матбугат мәйданында уйнаган ул рольләр, ул могътәбәр китаплар, һәммәсен бергә җыйгач та, балаларны, кардәшләрне укытыр кадәр дә матди файда китерә алмыйлар!
Мөхәррирләремез дә кызганычлар, аларга интисаб итеп тә20 вәкыфтан бирелә торган иганәгә кул сузарга мохтаҗ яшьләремез дә кызганычлар.
Мин шулай дип уйлыйм, булмаса «о tempora, о mores!21» дияргә мәҗбүр булыр идек.
Вәкыфка кул сузучылар арасында бигрәк кызганычы Мәхмүт әфәнде Госманов вәләде нәҗибләредер22. Мин Оренбург хәлләрен яхшы белмим, әгәр ишеткән хәбәрем дөрест булса, әфәнде бай атаның баласы, имеш:
– Вәкыфтан миңа да рәхим итеңез инде. Атам хәлле булса да, мин фәкыйрь, үзеңезгә мәгълүм, ата малы бала малы түгел...
«Кызганыч» хәл: янда алтыннар ялтырыйлар, әмма укыр өчен вәкыфтан акча сорарга мәҗбүр!
«Кызганыч»лар букетында без исемен дә ишетмәгән, исләрен дә гомеремездә иснәмәгән чәчәкләр дә була икәнен күрсәтер өчен, мин бер анекдот язып китмәкче булам.
Бер заманда бер мәхәлләдә ике имам булганнар, имеш. Яшь имам мәдрәсә тәрбия кылган, мөгаллимнәр җитештергән, әлхасыйль, булган көчен, булдыра алган эшен кызганмаган.
Карт имам, бичара, «простой» кеше һәм бары «простой» кеше булган.
Егерме биш ел узгач, яшь имамга юбилей ясаганнар.
Бу вакытта карт имамның «хезмәт» башлаганына илле ел тулса да, юбилей хакында бер дә уйлаучы булмаган. Карт хәзрәт, табигый, кәефсезләнгән.
– Мулла кем егерме биш ел гына имам булып торды да, аңар «җүбәләй» (юбилей) ясаганнар. Менә мин илле ел мәхәллә имамы булып торам да, байларның берсе дә «җүбәләй» ясамый... Кухняма куярга бер лампа да китергәннәре юк, – [дип] бик самими зарланган, имеш. Бу анекдоттыр; кем белә, бәлки ма вәкагадыр23 да. Ничек булса булсын, дөньяда мондый да вәкагалар да булмый тормыйлар.
Әйтеңез, зинһар, бу картны ничек иттереп кызганмаска кирәк инде? «Кызганыч», бик «кызганыч»! Җитмеш-сиксән ел дөньяда торган, үз фикеренчә хезмәт тә иткән, ләкин «җүбәләй» юк! Юк та бетте, вәссәлам!
Мин бу картны бик кызганам, хәтта, булдыра алсам, «җүбәләе»нә берәр җылы, хәтта бик җылы бер сүз дә әйтер идем. Ләкин, нишлим, хәзинәмдә аңар әйтерлек бер җылы сүз дә таба алмыйм. Нинди сүзне тотсам да, ул аның хезмәтеннән артыграк булачак. Юл бер генә: бер нәрсә дә әйтмим. Шулай, әйтмим!
Ф. Әмирхан.
Йолдыз. – 1910. – 18 июль. – № 565.
№ 2. Г. Фәхретдиновның Ф. Әмирханга язган хаты
[1910 ел]
Фатих әфәнде!
Әле генә «Йолдыз»да24 «Кызганычлар»ыңны укыдым. Әле әткәй аны укыганы юк. Анда гаиләмезгә тәгаллекъле25 бераз сүз булганлыктан, сезгә хосусый сурәттә генә бераз разъяснение бирүне лязим26 күрдем:
Дөрест, әткәйнең «Кызганычлар» чарасына кереп вәкыф милектән иганә соравы гаҗәп кеби. Фәкать шушы хәлләрне игътибарга алсаңыз, сәбәбе беркадәр аңлашылыр: Оренбургта мәгыйшәт бик кыйммәтле. Казан илә кыяс27 кабил түгел. 4 бүлмә вә бер кухнялы квартирамыз – ун җанга күп түгел – айга 30 сум тора. Налогы илә елга 370 сум. Гадәттә елга 80 сумлык – 100 сумлык утын кирәк. Бу ел утын ике бәһасенә, инде 160 сумсыз кыш чыгып булмый. Җәйге ягу мәсарифы28 бу хисаптан тыш. Рәшидне укыту реальныйда елга аздан 150 сумга төшә; сеңлем гимназиядә укый. Мәсарифы аздан 180 сум. Братым Красноуфимскийда урта технический мәктәптә. Бару-кайтуы, 9-10 ай тора. Кием, уку хакы елга 350 сум. Әткәйнең бертуган энесенең бер ятим углы безнең тәрбиядә торадарак. Безгә акчалата төшкән мәсарифы елга 75-80 сумлап, ашау-эчү, дәвалану мәсарифларын кушсаңыз, собрание писаре вә бер приказчикның культурный юлга тоткан мәсарифы аз булса да, язу эше илә мәшгуль кешегә алай торып булмый. Аздан елга 150 сум тотарга кирәк була. Буңа бәгъзы җәмгыятьләргә әгъзалык мәсарифын кушыңыз. Жалованиясе булган 1 500 сумнан күп артып китәдер. Әгәр минем беркадәр ярдәмем булмаса, энеләремнән берсен укытудан тукта[ты]рга яки иганә теләнергә, яисә китап алу кебиләрне ташларга мәҗбүрият мотлакан29 булачактыр.
Энем киләсе кыш реальный бетерә. Дарелфөнүнгә30 кермәкче. Хосусый сурәттә латинча укытырга акча юклык кына аны стипендия сорарга мәҗбүр итте. Юкса кеше кулына бахосус31 мәдрәсәи ислахы мәсьәләсендә кычкырышып хезмәтен ташларга мәҗбүрият күрдеке кешеләренә ялынырга катгыян32 риза булмаячак идек. Гариза бирелсә дә, һичкемгә ялвармады, билгакес33 әткәй шуларның берсенә: «Һәммә шартлар табылса гына биреңез, хәлләре артыграк муафикъ34 булган булса, без калып торсак та ярар. Кеше сүзенә калганчы, бурычка керми толчокчыга киемнәремезне чыгарырмыз», диде. Югарыда сөйләдекем хәлләргә Рәшиднең бу елгы имтиханы 12 дәрестән – 5, берсеннән генә 4 булу; мөселманчасы яхшылык. Мәдрәсәи Хөсәения35 шәкерте булу – мөселманчасы ярасыйлык өстенә милли рух – 5 булып, киләчәктә мәдрәсәгә хезмәт ихтималы вә имкяны36, башка сораучыларның күбесенең Әхмәд бай37 куйган шартларына тугры килмәүләре аркасында эләкте.
1 500 сум аз акча түгел. Фәкать Галиәсгар Камал38 бунда чакта «Казанның 50 сумы Оренбургның 100еннән бәрәкәтлерәк» дидеке хәтеремдәдер. Бер арттырып әйтелгән биля булсын39. Кулында 5-6 бала укыту өчен бу сумма – Оренбургта күп түгелдер.
Китапчылык мәсьәләсенә [киләнчә]: аннан елга доходы 200 сумга йитми. Мәсәлән, [Мөхәммәд, Газали, көтеб40 сату], Әхмәд бай вәкыфы вә әмсаллары41 буш бирелгән. “Асар”ләре зарар42 китерә торган нәрсәләр булганлыктан, анларның зарарын уртаклашу булмаса, хәтта әйтү юк. Дәрес китаплары кала. Анларның елга китергәннәре, мәсәлән, Оренбурга килгәннән соң дүрт елга 500 сумга тулмады. Төрле китапханәләргә, укырга теләүче фәкыйрь шәкертләргә, төрмәләргә йибәргән китаплары буны ашый язадыр. Сәдака алмый. Һич мәҗлескә бармый. Кеше арасына катышмый. Уфада тектергән гади киемнәрендә йөрүе, 4 ел эчендә үз ихтыяры, бары бер мәртәбә өеннән чыгуы (ул да Орскига китәргә) – һичбересе тынычлык сөю яки философлык галәмәте түгел. Икътисади мәҗбүрият йимешләредер.
Мин бу сүзләрне оправдаться итү касды43 белән язмыйм. Һәм бу хатны үземә хосусый гына сурәттә яздым. Фәкать шунысын әйтәсем килә: икътисади кысынкылык аркасында кеше иганәсенә кул сузарга мәҗбүр булу кеби күңелгә җәрәхәтле бер хәлгә төшү, өстенә синең авыздан ул тәгъризләрне44 ишетү бик авыр тоелды.
Әгәр бунда килсәң, гаиләмезнең хәлен яхшы белсәң, шөбһә итмим: ул сүзләреңне кайтарып алыр идең.
Тагын бер-ике нәрсә язам: бунысы бигрәк сердер. Ышанам үзеңездә генә калыр. Әткәй кеше һөҗүменнән бик туйган, нечкә калебле, картайган, арыган, кеше сүзе үзенә нык тәэсир итә. Бахосус яшьләрнең тәгъризы үзен бик кайгырта, йөдәтә вә үзенә начар тәэсир итә. Тугрысын әйткәндә: Гогольнең «Үлек рухлары»н45 язган чагына якынлашып барадыр. Мәсәлән, «Асар»енең өченче җилде язылып беткән. 700-800 битлек әсәр. Бу өлеше – арада иң мөһиме. Чөнки Шиһаб хәзрәтләрдән башлап, күбесе соң замана халыклары бар. Бу нәрсә күбрәк кирәксез булса да, фәкать гыйльми ноктадан караганда әһәмияте барлыгы, аңарга мәгълүмат җыюга тотылган расходлар, аның артыннан утырган төннәр, күз көчләре урынсыз ук китмәгәндер. «Кабер ташларын күчерүче» сүзләре аркасында: бу нәрсә халык өчен кирәкме икән, халыкка денщик Гали кирәк. Мин «“Асар”емне ярым дөньяга алышмыйм» ди вә аны бер нөсхә генә язып, Петербурга публичный китапханәгә сакларга йибәрергә тора. «Бастырмыйм», ди. Бәгъзы кешеләр «агай-энедән ярдәм җыеп бастырыйк» дигәләсәләр дә, хәзер кул селтәгән. Башка язган нәрсәләреннән дә идарә үзеннән җибәрелеп дип кенә алып бастырадыр.
Хәзер бәйләнүләр аркасында журналчылыктан да әл чигәргә йөри. Авылга кайтуыны кайгырта. Йир алырга акчамыз юклыктан, берәр башкорт авылына член булып керер чараларын эзли. Без – балалары өчен бу матлаб46 түгел. Атам булу мөнәсәбәте илә әйтмим – аның кул селтәп авылга китүе, бәли47 гыйльмемез өчен дә бигүк матлаб булмаса кирәк. Зур шишка булмаса да, азмы-күпме хезмәте барлык инкарь ителмәс бит.
Мин лично үзем аны кеше мөдафәгасенә48 мохтаҗ тапмыйм. Хакында белмәгәннәр теләсә ни сөйләрләр, белүчеләрнең кимсетергә телләре бармас. Шул сәбәпле үземең бу хат илә сиңа мөрәҗәгатем дә урынсыз... Гаиләмез өчен кимчелек. Фәкать әткәйдә тирән өмидсезлек үсү һәм кул селтәү заманы якынлашу мине буңа мәҗбүр итте.
Бу хатым, әлбәт, сакланмас. Буңа ышанам: чарасыз сөйләдекем сер эчеңездә калыр.
Инде үз хакымда языйм: сәламәт, ләкин бик ялыктым. Фатих абзый китү сәбәпле, бу ел чыга алмыйм. Акча юклык та буңа булышлык итә. Өйләнмәдем һәм тиз өйләнә дә алмыйм. Туй расходын күтәрешергә кешегә ялынырга күңелем кабул итми. Үземнең...
Башка эш табып булмый. Оренбурга бары ике мөселман студенты. Кәримовлар бала укытырга эзләделәр, табылмады. Бунда Казандагы кеби шәкерт укыту кебиләр илә акча табу мөмкин түгелдер.
Габдрахман Фәхреддинов.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 16 ф., 3 тасв., 12 сакл бер., 82-83 кгз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Сыйныфлар – монда: «төркемнәр» мәгънәсендә.
2. Миссионерлар съезды Казанда 1910 елның 13-25 июнь көннәрендә уза, анда Казан губернасыннан һәм читтән килгән өч йөзләп кеше катнашкан.
3. Мөзакәрә – фикер алышу.
4. Мөфассалән – җентекләп, нечкәләп.
5. Диянәт – динлелек.
6. Тарикъларын – юлларын.
7. Мөзакәрә итеп – сөйләшеп, фикер алышып.
8. Сүз Россия императоры Николай IIнең 1905 елның 17 октябрендә игълан иткән манифесты турында бара.
9. Иртидад иттерелмеш – монда: «чукындырылган» мәгънәсендә.
10. Заһиры белән – тышкы яктан.
11. Голүме хәятиягә – дөньяви белемнәргә.
12. Ифтира – яла.
13. Таифәдә – төркемдә.
14. Фәкыйрьлектән наши – фәкыйрьлек аркасында.
15. Ирадә кылганымны – монда: күз алдымда тотканымны.
16. Мосаннәфатлары – язылган әсәрләре.
17. Тәхсил итә – белем ала, укый.
18. Моктәдир – көч җитә торган.
19. Мөкаддәмәләренең «шәкле әүвәл» – монда: карарларның беренче пункты.
20. Аларга интисаб итеп тә – аларның кардәшләре булып та.
21. Латин телендәге канатлы сүз. Борынгы Римда Цицеронның Катилинага каршы сөйләгән реченнән соң телгә кергән. Татарча «Әй замана, әй әхлак!» дигән мәгънәгә туры килә.
22. Вәләде нәҗибләредер – тәрбияле нәселдән булган балаларыдыр.
23. Ма вәкагадыр – булган эштер.
24. «Йолдыз» – иҗтимагый-сәяси, әдәби газета. 1906-1918 елларда Казанда нәшер ителә. Нашире һәм мөхәррире – Ә. Максуди.
25. Тәгаллекъле – бәйләнешле.
26. Лязим – тиешле.
27. Кыяс – чагыштыру.
28. Мәсарифы – чыгымы.
29. Мотлакан – һичнәрсәгә карамастан.
30. Дарелфөнүнгә – югары уку йортына.
31. Бахосус – бигрәк тә.
32. Катгыян – тәмам.
33. Билгакес – киресенчә.
34. Муафикъ – туры килгән.
35. Мәдрәсәи Хөсәения – 1889 елда Оренбург шәһәрендә ачыла. Нигез салучы һәм иганәче сәүдәгәр Хөсәеновлар исеме белән атала. 1919 елда ябыла.
36. Имкяны – мөмкинлеге.
37. Татар сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе Әхмәт Мөхәммәтгали улы Хөсәенов (1837-1906).
38. Драматург, прозаик, шагыйрь, җәмәгать һәм театр эшлеклесе, нашир Галиәсгар Камал (Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдинов, 1879-1933).
39. Биля булсын – булмасын.
40. Көтеб – китапларын.
41. Әмсаллары – мисаллары.
42. Зарар – монда: «чыгым» мәгънәсендә.
43. Касды – максаты.
44. Тәгъризләрне – ризасызлыкларны.
45. Сүз рус язучысы Н. Гогольның (1809-1852) 1842 елда басылган «Мертвые души» әсәре турында бара.
46. Матлаб – теләнелгән.
47. Бәли – әйе.
48. Кеше мөдафәгасенә – монда: яклавына.
Әдәбият исемлеге
Зайнеева Г. Н., Хуснутдинова Г. А. Публицистика Фатиха Амирхана и Гаяза Исхаки (1907-1912) // Язык как основа национальной идентичности. Материалы международной научной конференции. – Тула, 2024. – С. 297-301
Зәйниева Г. Н., Хөснетдинова Г. А. Фатих Әмирхан мирасын барлап... // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2024. – № 3. – Б. 123-130.
Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар = Духовное наследие: поиски и открытия / Под ред. И. Г. Гумерова. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – Вып. 2. – С. 116-184.
References
Zayneeva G. N., Husnutdinova G. A. Publitsistika Fatikha Amirkhana i Gayaza Iskhaki (1907-1912) [The Publicism of Fatih Amirkhan and Gayaz Iskhaki (1907-1912)]. IN: Yazyk kak osnova natsional’noi identichnosti. Materialy mezhdunarodnoi nauchnoi konferentsii [The Language as the basis of the national identity. The Materials of the international scientific conference]. Tula, 2024, рр. 297-301.
Zayneeva G. N., Husnutdinova G. A. Fatikh Аmirkhan mirasyn barlap... [The legacy of Fatih Amirkhan]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2024, no. 3, pp. 123-130.
Dukhovnoe nasledie: poiski i otkrytiya. Pod red. I. G. Gumerova [The Spiritual heritage: searches and discoveries. Edited by I. G. Gumerov]. Kazan: IyaLI publ., 2016, issue 2, pp. 116-184.
Сведения об авторах
Хуснутдинова Гульназ Азатовна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: kh-gulnaz71@mail.ru
Зайнеева Гульнара Нургалиевна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: gulnara.zaineeva@mail.ru
About the authors
Gulnaz A. Husnutdinova, Candidate of Philological Sciences, Senior Research at the Department of Textology of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: kh-gulnaz71@mail.ru
Gulnara N. Zayneeva, Candidate of Philological Sciences, Senior Research at the Department of Textology of the G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: gulnara.zaineeva@mail.ru
В редакцию статья поступила 23.01.2025, опубликована:
Хөснетдинова Г. А., Зәйниева Г. Н. Бер мәкалә уңае белән (Г. Фәхретдиновның Ф. Әмирханга хаты) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2025. – № 1. – C. 158-168.
Submitted on 23.01.2025, published:
Husnutdinova G. A., Zayneeva G. N. Ber mekalе unae belen (G. Fakhretdinovnyn F. Amirkhanga khaty) [Regarding one of the articles (the letter from G. Fahretdinov to F. Amirkhan)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2025, no. 1, рр. 158-168.