Ф. Т. Арсланова. Татар дәүләт җыр хәм бию ансамбленә 80 ел

В статье анализируется 80-летний творческий путь многократного лауреата всесоюзных и всероссийских смотров, международных фольклорных фестивалей, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Республики Татарстан, кавалера ордена Дружбы народов ‒ Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан. Ансамбль был создан в 1937 г. Главной целью творческого коллектива являлось сохранение и развитие традиций татарского вокального и хореографического искусства. Первым художественным руководителем и главным хормейстером была З. Ахметова. В формирование творческого коллектива внесли большой вклад композитор А. Ключарев, балетмейстер Ф. Гаскаров и Г. Тагиров. Первый концерт ансамбля состоялся 30 апреля 1938 г., первые гастроли прошли летом 1939 г. по республикам Закавказья. Репертуар составляли обработки татарских и русских народных песен, песни татарских и советских композиторов на татарском языке, танцы разных народов мира. Активное участие в творческой жизни коллектива принимали композиторы М. Музаффаров, Дж. Файзи, З. Хабибуллин и другие. В годы Великой Отечественной войны ансамбль дал многочисленные концерты для бойцов фронта и прифронтовой зоны, а также для тружеников тыла. После войны ансамбль расширил свою географию гастрольных поездок: Средняя Азия, Казахстан, города Урала и Сибири, Украина, Молдавия и другие. В 1957 г. ансамбль принял участие в Декаде татарского искусства и литературы в Москве. Коллектив представил жителям столицы несколько программ. В целом Декада продемонстрировала духовное богатство татарского искусства. В 1960-1990-е гг. появились новые обработки татарских народных напевов и авторской песни, танцевальные постановки; были созданы вокально-хореографические постановки и концертные программы: «На посиделках», «Сабантуй», «Цветы мои», «Гости Казани», «Сармановский хоровод» и многое другое. В последние десятилетия репертуар ансамбля пополнился новыми высокохудожественными программами. За 80 лет своего существования Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан создал свою исполнительскую школу, внес большой вклад в развитие татарского фольклора. Коллектив ансамбля всегда шел в ногу со временем и творческая деятельность ансамбля является неотъемлемой частью культурной жизни татарского народа.
Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
16.06.2017
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2017

Аннотация

В статье анализируется 80-летний творческий путь многократного лауреата всесоюзных и всероссийских смотров, международных фольклорных фестивалей, лауреата Государственной премии им. Г. Тукая Республики Татарстан, кавалера ордена Дружбы народов ‒ Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан. Ансамбль был создан в 1937 г. Главной целью творческого коллектива являлось сохранение и развитие традиций татарского вокального и хореографического искусства. Первым художественным руководителем и главным хормейстером была З. Ахметова. В формирование творческого коллектива внесли большой вклад композитор А. Ключарев, балетмейстер Ф. Гаскаров и Г. Тагиров. Первый концерт ансамбля состоялся 30 апреля 1938 г., первые гастроли прошли летом 1939 г. по республикам Закавказья. Репертуар составляли обработки татарских и русских народных песен, песни татарских и советских композиторов на татарском языке, танцы разных народов мира. Активное участие в творческой жизни коллектива принимали композиторы М. Музаффаров, Дж. Файзи, З. Хабибуллин и другие. В годы Великой Отечественной войны ансамбль дал многочисленные концерты для бойцов фронта и прифронтовой зоны, а также для тружеников тыла. После войны ансамбль расширил свою географию гастрольных поездок: Средняя Азия, Казахстан, города Урала и Сибири, Украина, Молдавия и другие. В 1957 г. ансамбль принял участие в Декаде татарского искусства и литературы в Москве. Коллектив представил жителям столицы несколько программ. В целом Декада продемонстрировала духовное богатство татарского искусства. В 1960-1990-е гг. появились новые обработки татарских народных напевов и авторской песни, танцевальные постановки; были созданы вокально-хореографические постановки и концертные программы: «На посиделках», «Сабантуй», «Цветы мои», «Гости Казани», «Сармановский хоровод» и многое другое. В последние десятилетия репертуар ансамбля пополнился новыми высокохудожественными программами. За 80 лет своего существования Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан создал свою исполнительскую школу, внес большой вклад в развитие татарского фольклора. Коллектив ансамбля всегда шел в ногу со временем и творческая деятельность ансамбля является неотъемлемой частью культурной жизни татарского народа.

 

Abstract

The article analyzes the 80-year artistic career of the multiple winner of the all-Union and all-Russian contests and international folk music festivals, an award winner of the State prize named after G. Tukay of the Republic of Tatarstan, the Recipient of the Order of  Friendship of Nations ‒ the Tatarstan State Song and Dance Ensemble. The Ensemble was founded in 1937, the main purpose of which was preservation and development of the traditions of the Tatar vocal and choreographic art. The first Artistic Director and Chief Chorus Master was Z. Akhmetova. Much was contributed by composer A. Klyucharev, ballet-masters F. Gaskarov and G. Tagirov to the formation of the on-stage performance group. The Ensemble's debut concert took place on April 30, 1938 and the first tour was performed in summer 1939 in the republics of Trans-Caucasian region. The repertoire consisted of the adaptation of Tatar and Russian folk songs, songs of Tatar and Soviet composers in Tatar and dances of different nations of the world. M. Muzaffarov, J. Fayzi, Z. Habibullin and others took active part in the creative life of the group. During the Great Patriotic War the Ensemble gave numerous concerts for soldiers of the front and the frontline, as well as  homefront workers. After the War the Ensemble expanded its geography of tours: Central Asia, Kazakhstan, cities of the Urals and Siberia, Ukraine, Moldova and others. In 1957 the Ensemble participated in the Decade of Tatar Art and Literature in Moscow. The team presented several programs to Moscovites. In whole the Decade showed how much Tatar Art had changed and what kind of rich folk material was the foundation of it. In 1960-1990s new adaptations of Tatar folk melodies, art songs and dance performances appeared; vocal and choreographic performances and concert programs were created, such as “Get-together”, “Sabantuy”, “My Flowers”, “Guests of Kazan”, “Sarmanovo round dance”, etc. Over the last decades the Ensemble's repertoire has been enriched with new highly artistic programs. Over the 80 years of its existence the Tatarstan State Song and Dance Ensemble has created its performing school and contributed much to the development of the Tatar folklore. The Ensemble has always been up-to-date and the creative activity of the Ensemble is an integral part of the cultural life of Tatar nation.

 

Ключевые слова

Ансамбль, Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан, танцевальные постановки, татарский фольклор, вокально-хореографические постановки, концертные программы.

 

Keywords

Ensemble, the Tatarstan State Song and Dance Ensemble, dance performances, Tatar folklore, vocal and choreographic performances, concert programs.

 

Татар халкы элек-электән үтә кырыс, реакцион шартларда да үзенең иҗади көчләрен үстереп, үзенчәлекле милли сәнгатен булдыру өчен көрәшеп килә, дөньяга үз карашын, акылын, батырлыгын, көчен һәм ирекле рухын чагылдыручы бай фольклорын тудыра. Борынгыдан ук шигъри җаны һәм моңы белән дан тоткан халык көндәлек тормыш, тирән тарих, уй-хисләр һәм өмет-омтылышлар чагылыш тапкан җырлар иҗат итә һәм аларны буыннан-буынга кадерле энҗе бөртегедәй тапшырып килә.

1905-1907 еллардагы инкыйлаб татар халкы тормышына зур йогынты ясый: матбугат иреге туа, татар телендә күп санлы гәҗит-журналлар, әдәби һәм фәнни китаплар нәшер ителә, рәсми төстә беренче татар театры эшли башлый, әдәби кичәләр үткәрелә. Шулар тәэсирендә милләтнең иҗтимагый аңы, фикере уяна, сәнгатькә ихтыяҗы үсә. Милли зыялыларның яшь буыны формалаша, шушы көч яңа шартларда милли азатлык хәрәкәтенә яңа эчтәлек бирә. Бу яшьләр татар тормышын һәр яклап – мәдәният, икътисад, хокук һәм тәгълим-тәрбия өлкәләрендә үзгәртеп коруны максат итеп куялар. Мәдәният юнәлешендә исә, алар милли театр һәм музыка сәнгатен үстерүне игътибар үзәгенә алалар. Бу хакта матбугатта үткен мәкаләләр басыла, татар милләтеннән булган депутатлар Думада ялкынлы чыгышлар ясый.

Милли яңарышның бер казанышы булып, 1906 елда «Сәйяр» профессиональ театр труппасы оеша, Казанда «Шәрык клубы» ачыла. 1912-1917 елларда татар мәдәнияте үсешендә музыка училищесы мөһим роль уйный.

1917 елгы Октябрь инкыйлабы билгеле бер дәрәҗәдә татар халкын күп гасырлар буе дәвам иткән коллыктан азат итә. Россиядә изелгән башка халыклар белән беррәттән татарларның да рухи үсеш өчен мөмкинлекләре ачыла, мәдәни тормышта да яңа хәрәкәт башлана. 1920 елның 25 июнендә ТАССР төзелгәннән соң татар халкының музыка сәнгате, әдәбияты, милли театры үсеш ала. Казанда музыкаль белем бирү системасы барлыкка килә. 1921 елда Татар дәүләт театрының ачылуы да музыка сәнгате үсешенә көчле этәргеч бирә. Әлеге театр үз тирәсенә иң яхшы артист-музыкантларны туплап, музыкаль тормышның төп үзәгенә әверелә. Аның сәхнәсендә музыкага зур урын бирелә. 1927 елда Татарстан радиосы оешкач, музыка сәнгатен халыкка җиткерү мөмкинлеге тагын да киңәя. С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, Л. Хәмиди, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи кебек композиторлар милли традицияләргә нигезләнгән, профессиональ югарылыктагы әсәрләр иҗат итәләр. Эстрада жанры, концерт эшчәнлеге дә үсеш ала, репертуар байый. Бер үк вакытта балаларга музыка тәрбиясе бирү һәм югары квалификацияле музыка белгечләре әзерләү өлкәсендә ныклы эш башлана.

1933 елда ТАССР Халык комиссарлары Советы карары белән Мәскәү консерваториясе каршында Татар опера студиясе оештырыла һәм бу Татарстанда опера театры ачылуга төп этәргеч була. 1930нчы елларның беренче яртысында Казанда хор белән җырлауга игътибар арта. Татарстан радио комитеты хоры оештырыла, 1935 елда исә радио комитеты каршында даими эшләүче хор барлыкка килә. Коллектив белән А. Бормусов җитәкчелек итә. Бу елларда Татарстанның музыкаль тормышында тагын бер вакыйга була — Казанда Музыкаль фольклор кабинеты оеша, анда халык көйләрен җыеп туплау эшчәнлеген А. А. Эйхенвальд, соңрак А. С. Ключарев алып бара. Ул еллар башкару осталыгы камилләшү, жанр төрлелеге белән дә характерлы. Традицион җырлар белән бергә хор өчен әсәрләр дә күпләп иҗат ителә. Нәкъ менә шул елларда рус классик музыкасының иң яхшы традицияләре һәм күпмилләтле дәүләт культурасы йогынтысында татар халык музыкаль сәнгатенә нигезләнгән милли профессиональ музыка дөньяга ярала, аның үз стиле, күп төрле жанрлары барлыкка килә.

Совет хакимияте сәясәтенең беренче адымы республикаларда иҗат (язучылар, композиторлар һәм башкалар) оешмалары төзү булса, аның икенче мөһим адымы филармонияләр оештырудан гыйбарәт иде. Соңгылары, гадәти филармонияләр булудан бигрәк, үз эчләренә төрле сәнгать тармакларын алган синтетик структуралар сыйфатында эшли башладылар. 1936 елның 31 мартында ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршында Сәнгать эшләре идарәсе оештырыла. 1937 елда Татар дәүләт филармониясе һәм 1939 елда Татар дәүләт опера театры ачылу да республиканың мәдәният тормышында зур вакыйга була.

Бу елларда татар музыка культурасы яңарыш, иҗади өлгергәнлек чорын кичерә. Әсәрләрнең тематикасы, жанрлары һәм стиль офыгы киңәя. Меңнәрчә үзешчән сәнгать түгәрәкләре, халык театрлары, татар операсы һәм балеты барлыкка килә, симфоник концертлар, Җыр һәм бию ансамбле чыгышлары оештырыла. Татар халкы кыска гына вакыт эчендә дөнья мәгърифәте байлыкларын үзләштереп, үз сәнгатен, әдәбиятын моңа кадәр күрелмәгән югарылыкка күтәрүгә ирешә. Ул елларда күмәк җыр һәм бию жанрының халык арасында киң таралып китүенә илнең төрле төбәкләрендә барлыкка килгән коллективлар, соңрак Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оешуы сәбәпче була.

СССРның 1927 елда оештырылган иң зур сәнгать коллективы – А. В. Александров исемендәге Совет Армиясе җыр һәм бию ансамбле халык сәнгатенең массакүләм яңа төре – җыр һәм бию ансамбльләре үсешенә нигез сала. 1930 елларда союздаш һәм кайбер автономияле республикаларда дәүләт карамагындагы профессиональ җыр-бию ансамбльләре барлыкка килә. Мәсәлән, И. Моисеев җитәкчелегендәге СССР Дәүләт бию ансамбле, Чуаш һәм Удмурт җыр һәм бию ансамбльләре, Кырым татарлары җыр һәм бию ансамбле һәм башкалар оеша. Татарстанда шундый коллективның барлыкка килүе илдәге икътисади күтәрелеш чорына туры килә. Шуңа бәйле рәвештә халкыбызның мәдәни ихтыяҗлары да чагыштыргысыз үсә. Гомер-гомергә аерым җырланып килгән җырларыбыз, кубыз, курай, гармунда гына уйналган көйләребез яңа шартларда яңача башкару чараларын да таләп итә. 30нчы елларда халык арасында киң җәелеп киткән уен җырлары һәм аларның күмәк башкарылу формалары Җыр һәм бию ансамбле кебек профессиональ коллективның тууына җирлек бирә.

1937 елның 21 августында Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы Татар дәүләт филармониясен оештыру турында карар кабул итә һәм аның Уставы төзелә[1]. Казанда Татар дәүләт филармониясен оештыру чын мәгънәсендә зур иҗтимагый, милли-мәдәни вакыйга иде. Бу гамәл төптән уйланып, милли музыка сәнгатебезнең барлык тармакларын фәнни нигездә үстерүдә, халкыбызның мәдәни-рухи тормышын баетуда мөһим адым була. 1937 елгы архив документларыннан күренгәнчә, филармония гастрольләр бюросын (эстрада), Дәүләт хор капелласын (15 кешелек төркем) һәм музыкаль фольклор бүлеген берләштерә[2]. Композитор Солтан Габәши җитәкчелегендә оештырылган татар хоры радиокомитеттан филармония карамагына күчә. Хор студиясе оештырыла һәм ул талантлы яшьләр белән тулыландырыла. А. Ф. Бормусов – филармониянең хор капелласы сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә, соңрак аны А. М. Райский җитәкли. Хор капелласы бераздан «Халык җырлары ансамбле» дип йөртелә башлый.

«Җыр, бию һәм музыка ансамбле» атамасы филармониянең фәрманнар кенәгәсендә беренче тапкыр 1937 елның 31 декабрендә Татар дәүләт филармониясе директоры Л. А. Галиев имзасы куелган 72нче әмердә очрый[3]. Татар дәүләт филармониясе каршында җыр, бию һәм музыка ансамбле барлыкка китерү тәкъдимен беренчеләрдән булып Зөләйха Әхмәтова күтәреп чыга[4]. А. Ключарев белән икесе заман таләбе белән барлыкка килгән милли коллективны оештыручылар һәм аның беренче җитәкчеләреннән булып, яңа туган ансамбльнең стилен, үз йөзен билгелиләр.

1938 елның 7 апреленә җыр һәм бию ансамбленең уку-әзерлек эшләре башлыча төгәлләнә һәм аның беренче программасын әзерләү башлана. Беренче концерт түбәндәге состав белән әзерләнә: хор; өч баянчы, бер бәрмә уен коралы һәм бер пианист; алты биюче. Хор белән К. Грейфенгаген дирижерлык итә, биюләрне Ю. Муко куя. Костюмнар тегү цехында әзерләнә. Ансамбль шул заман таләпләренә җавап бирүче интернациональ эчтәлекле концерт программасы әзерли. Беренче концерт 1938 елның 30 апрелендә Хезмәт ияләренең халыкара теләктәшлек көне – 1 Май бәйрәменә багышлап үткәрелә[5]. Эшли башлавына бер ел тулганда ансамбль профессиональ коллектив буларак формалаша, тагы да зуррак энтузиазм белән яңа җырлар-биюләр өйрәнүгә ирешә, репертуары баетыла.

1938 елның 8 маеннан ансамбльнең сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры итеп вакытлыча З. Әхмәтова билгеләнә. Ләкин бу вакытлыча булмый, шушы көннән башлап ул 20 елдан артык гомерен, бөтен көчен, белемен үзе тудырган, яраткан Җыр һәм бию ансамбленә багышлый. Баштарак күпчелеге үзешчән сәнгать түгәрәкләреннән килгән җырчыларга һәм биючеләргә, музыкаль белем алмаган яшьләргә күптавыш белән җырлау, күмәк бию кебек катлаулы номерлар тиз генә бирелми. Хорда музыка грамотасы, тавыш кую, вокал, татар теле һәм башка дәресләр интенсив төстә алып барыла. Ансамбль алдына хор сәнгатен пропагандалау һәм халыкта аңа карата мәхәббәт тәрбияләү бурычы килеп баса. Кыска гына вакыт эчендә коллектив бу максатына ирешә һәм тиз арада үзен Россиянең иң яхшы сәнгать коллективларының берсе итеп таныта. Халыкчанлык һәм югары сәнгать осталыгы ансамбль иҗатының нигезен тәшкил итә. З. Әхмәтованың иҗади эзләнүе нәтиҗәсендә коллектив эшчәнлегенең төп юнәлеше барлыкка килә ‒ фольклорга нигезләнгән милли вокал һәм хореографиянең сәхнәләштерелгән вариантлары табыла. Кавказ алды республикаларында уңышлы узган гастрольләрдән соң 1939 елның августында Мәскәүдә узачак җыр, музыка һәм бию ансамбльләренең I Бөтенроссия смотрына әзерлек башлана. Смотр концертына кадәр бер ай эчендә репертуар шомартыла һәм композиторларның яңа әсәрләре белән баетыла. Бу юнәлештә композиторлар М. Мозаффаров, З. Хәбибуллин, А. Ключарев актив эшлиләр. Татар дәүләт җыр, бию һәм музыка ансамбленең тәүге чоры алда әйтелеп киткән композиторлар, Н. Исәнбәт сыман фольклор остасы, күренекле хореограф Ф. Гаскәров, җыр-бию остасы З. Әхмәтова иҗатларына таяна.

Ансамбль Мәскәүдә үткәрелгән җыр, музыка һәм бию ансамбльләренең I Бөтенроссия смотр концертында һәм Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә уңышлы чыгыш ясап лауреат була, Мәскәүдә 13 концерт биреп кайта. 1939 елның 17 октябрендә, ансамбльнең югары иҗат күрсәткечләре өчен, А. Ключарев – «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», ә З. Әхмәтова «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек була[6]. Башкаладагы беренче җиңү ансамбльгә яңа программа эшләү өчен этәргеч бирә. 1940 елның ноябрь ахырында ансамбль яңа программа белән Ерак Көнчыгышка һәм Байкал арты якларында биш айлык гастрольләрдә булып кайта.

1941 елгы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек барган вакытта сугыш башлана[7]. Бөек Ватан сугышы елларында З. Әхмәтова, ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булу белән беррәттән, филармония директоры вазифасын да башкара. Аның җитәкчелегендәге филармония үзенең кадрларын гына түгел, Опера һәм балет театры, Радиокомитет кадрларын да саклап кала.

Ансамбль һәрвакыт тормышның алгы сафында булып, сугыш чорында фронтның алгы сызыгындагы сугышчыларны җиңүгә рухландыра. Үзендә әхлакый көч табып, «җиңү яисә үлем» дип, халык сәнгате булып кала. Дошманга каршы җыр-бию моңы белән көрәшкән, Җиңү көнен сәнгатьнең тылсымлы көче белән якынайткан алар – ансамбль сәнгатькәрләре.

Сугыштан соң ансамбльнең бөтен эше үзгәртеп корыла. Бу чорларда аның милли коллектив буларак иҗат йөзе билгеләнә. Ул зур сәнгать коллективы гына түгел, ә фәнни-тикшеренү үзәге булып, эксперименталь базага әверелә. Хорны һәм бию группасын җыр, фольклор материалары белән А. С. Ключарев җитәкләгән Фольклор кабинеты һәрдаим тәэмин итеп тора. 1945 елның октябрендә Горкий шәһәрендә Бөтенроссия смотр концертында ансамбль беренче урынны ала.

Партия Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советы 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын үткәрү турында карар кабул итә[8]. Декадага әзерлек чорында ансамбльнең составын 100 кешегә җиткерү, халык уен кораллары оркестрын биш баян, гөсләләр, скрипка, кубызлар, бәрмә уен коралы, курай һәм башкалар белән тулыландыру, композиторларга яңа әсәрләр язарга заказлар бирү, бию группасын киңәйтү, Фәннәр академиясе белән киңәшләшү дә кирәк була. Шул елның июнендә ТАССР Министрлар Советы авыл үзешчәннәре сәнгате смотр концертын үткәрү турында карар чыгара: «Смотрны 1956 елның февраль аена тәгаенләргә, республика районнарына ярдәм күрсәтү өчен, квалификацияле белгечләр җибәрергә. Йомгаклау концертында катнашучылар санын 600 кешегә җиткерергә». Оештыру комитетына Х. Б. Рәхмәтуллин, Ю. З. Закиров, Г. Юсупов, Н. Г. Жиһанов, Г. Х. Таһиров, Х. Б. Фазлуллин, П. Т. Сперанский кертелә[9].

1957 елның 15 гыйнварында Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә Декада концертын комиссия кабул итә. Декада өчен ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – З. Әхмәтова, балетмейстеры А. Янкин, дирижер-хормейстеры – А. Мусина була, программаны Г. Кәримова алып бара. 1957 ел Декадасы Октябрь инкыйлабының 40 еллыгына хәзерлек барган көннәрдә 24 майдан 2 июньгә кадәр үткәрелә. 1957 елның 24 июнендә РСФСР Мәдәният министрлыгы Мәскәүдә үткәрелгән Татар декадасы нәтиҗәләре турындагы фәрманында Декадага, аны оештыру-үткәрү эшләренә, гомумән, мәдәният-сәнгатькә югары бәя бирә. Декада – музыка сәнгате дөньясында ирешелгән уңышларны күрсәтү генә түгел, ул җитди имтихан да, иҗат мәктәбе дә, башка мәдәниятләргә дуслык күпере салу да, хөкүмәт өчен милли сәясәтне тормышка ашыруның бер чарасы да була. Декададан соң З. Әхмәтова – Кызыл Байрак ордены, А. Мусина «Хезмәттәге уңышлары өчен» медале белән, артистлар Фәйтүнә Абдуллина һәм Рәхим Сабировка «ТАССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә[10]. 1957 елгы Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарихына алтын юллар белән язылып калды. Декада коллектив өчен осталык һәм иҗат культурасы үсешенә зур стимул булды. Коллективның иҗади эшчәнлеген, үз йөзен табуын, формалашуын күп кенә күренекле фольклорчылар, композиторлар, хормейстерлар, балетмейстерлар, рәссамнәр, язучылар куйган хезмәттән аерып карап булмый. Милли хор культурасын үстерүдә Татарстан композиторлары зур роль уйныйлар. А. Ключарев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, З. Хәбибуллин актив рәвештә иҗат итәләр.

Ансамбль барлыкка килгән беренче көннәрдән үк коллективның бию төркеме һәрдаим эзләнүдә булды. Беренче балетмейстер Ю. Муко, соңрак Ф. Гаскәров, Ә. Кәлимуллин, А. Янкин, Ә. Нарыков, Г. Таһиров, Р. Гарипова; хормейстерлар: И. Грекулов, С. Шаһиева, А. Мусина, Л. Разумов, Җ. Котдусов, В. Гәрәева, Н. Гәрәев; ансамбльнең сәнгать җитәкчеләре булып: З. Әхмәтова, Җ. Айдаров, Ә. Абдуллин, А. Ключарев, Г. Скалозубов, Л. Джураев, Л. Кустабаева, Р. Вәлиев, бүгенге көндә А. Хәмитов эшлиләр. Ә инде ансамбльнең оркестр җитәкчесе Р. Мостафин исеме республикада гына түгел, ерак чит илләрдә дә таныш. Коллективның дөрес юнәлештә булуына һәр концерт чыгышы ышанычны ныгыта торды. Бу иҗат коллективында халык көйләрен, биюләрен башкаруның матур традицияләре барлыкка килде.

1960 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә хезмәт ияләре арасында татар хор культурасын һәм СССР халыклары музыка иҗатын пропагандалаганы өчен Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелә. «Достоинство программы Государственного ансамбля песни и танца ТАССР в целом – в высоком идейном содержании, воплощенном в народном песенно-танцевальном искусстве, одухотворенности, поэтичности исполнителя и их высоком, в лучшем смысле слова, академическом мастерстве», ‒ дип бәяләде РСФСРның халык артисты, профессор И. Смирнов[11].

1988 елның 15 августында ТАССР дәүләт җыр һәм бию ансамбленә СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан Совет музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Халыклар Дуслыгы ордены бирелә[12].

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле – милли сәнгатьтә иң үзенчәлекле шәхесләрне тәрбияләүнең кабатланмас бер мәктәбе. Моннан 80 ел элек З. Әхмәтова оештырып, сулыш биреп җибәргән ансамбль, бүген инде исемнәре татар сәнгатендә хөрмәтләнгән шәхесләрне тәрбияли алды. Бик күп сәнгатькярләр ансамбльдә эшләп дан казандылар, халкыбызның сәхнә йолдызларына әверелделәр, ә күпләрнең иҗат юлы ансамбльдән башланып китте. Ансамбльнең җитәкчеләре дә шушы ук коллективта иҗади чыныгу алдылар.

Ансамбль артистларының хор һәм бию культурасы үсешендә композиторлар С. Габәши, С. Сәйдәшев, А. Ключарев, М. Мозаффаров, Җ. Фәйзи, М. Юдин, З. Хәбибуллин, И. Хисамов, Р. Яхин, Ә. Абдуллин, Р. Гобәйдуллин, Ф. Әхмәтов, М. Шәмсетдинова, С. Садыйкова, М. Макаров, А. Салимов, А. Монасыйпов һәм башкаларның иҗатлары зур роль уйнады. Коллективның маяклары, тамашачыларны үз талантлары белән рухландырган музыкантлары, җыр һәм бию осталары байтак. Болардан Р. Тимерханова, Г. Гафиатуллина, Ә. Авзалова, С. Йосыпов, А. Шаһиев, З. Әхтәмова, М. Садыйков, М. Зәкиева, Н. Василова, Г. Рәхимкулов, Т. Якупов, Ш. Әхмәтҗанов, А. Туишева, Е. Бичарина, Ф. Абдуллина, З. Солтанова, С. Әхмәров, Р. Исмәгыйлева, Р. Сабиров, И. Якупов, М. Гатиатуллин, Н. Гатиатуллина, Ф.  Шакирова, Ә. Латыйпов, Ф. Гыймадиев, Р. Габдрахманов, Р. Мостафина, Ф. Фәйзуллин, Т. Латифуллин, Р. Халиуллин, Әнсәрия һәм Николай Кретовлар, В. Кузнецов, Х. Шәрәпова, Ләйсән һәм Айрат Хәмитовлар һәм башка исемнәр күпләргә таныш. Бүгенге көндә яшь артистлар З. Борисова, Р. Миңнегалиев, С. Вахитова, Р. Хәкимов, Ч. Сәлимуллина, И. Нуриев, А. Җәгъфәрова, Р. Шакиров, Д. Палатова, Ф. Гатиатуллин, Р. Әгъзәмова, Д. Имамиев, А. Мөхәммәтгалиев; биючеләрдән Л. Сорокина, Р. Шәйдуллин, А. Киямова, Р. Ганиев, В. Субуханов, Г. Субуханова, А. Загидуллин, В. Уткин, Р. Габдукаев, А. Мөхәмәтгалиева, С. Миндубаева, Н. Назарова, Т. Яруллин, И. Галиуллина һәм башкалар матур иҗат үрнәкләре күрсәтәләр. Р. Мостафин җитәкчелегендәге оркестрда эшләүче музыкантлар Ф. Калимуллина, О. Мятикова, А. Хәйруллин, М. Вахитов, Л. Мостафина, А. Галимуллин, Н. Галиев һәм башкалар барысы да махсус югары яки урта белемле музыкантлар. Ансамбль ул ‒ үз йөзе булган кабатланмас шәхесләрне берләштергән бербөтен гаилә, тере организм. Сәнгатьтәге бердәмлекне югалтмыйча яши белгән коллектив.

Татар халкының борынгыдан килгән рухи байлыгы, мәдәнияте, этнографик традицияләре исә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗатында киң чагылыш таба. Иң беренче концертыннан алып бүгенгәчә ансамбль, югары профессиональ төркемгә тупланып, милли сәнгатебезне дөнья халыкларына армый-талмый таныту юлында эш алып бара. Ул төрле республикалар гына түгел, чит ил сәхнәләрендә ‒ Корея, Кытай, Монголия, Йәмән, Тунис, Италия, Мальта, Сенегал, Нигерия, Бенин, Япония, Финляндия, Германия, Югославия, Төркия, Венгрия, Англия, Гыйрак, Франция, Польша, Шотландия, Испания, Чехословакия, Төркмәнстан һәм башка илләр тамашачылары алдында уңышлы чыгышлар ясады һәм ясап килә. Чит илләрдә йөреп кайтканнан соң, коллектив репертуарына дөнья халыклары иҗатыннан музыкаль, вокаль-хореографик әсәрләре өстәлә килде. Ансамбль репертуарында халкыбызның күңел бизәкләрен, милли үзенчәлеген чагылдырган «Сабантуй», «Туй», «Аулак өй», Тула өмәсендә, Төрки дөнья, «Гастрольләр меридианы буйлап», «Корбан бәйрәме», «Рамазан», «Әрни әле, әрни ул яра», «Безнең Сәйдәш», «Былбыл Сара», «Сарман яшьләре», «Каз өмәсе», «Казан турында риваять», «Мөһәҗирләр», «Җиде энҗе», «Зәңгәр шәл» (концерт варианты), «Бөек Җиңүгә 70 ел», «Изге бакча» спектакле, «Серле сандык», «Көнбагыш», «Бәйрәмдә», А. Ключаревка багышланган «Ачкыч», «Г. Тукайның 125 еллык юбилеена музыкаль-поэтик кичә», «Гармун-гармун» кебек бай эчтәлекле тамашалар бар.

Бүгенге көндә коллективта 120 кеше эшли: 90 артистлар. Ансамбльнең директоры Ю. Жуков, сәнгать җитәкчесе А. Хәмитов, баш хормейстер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Н. Гәрәев һәм Татарстан Республикасы халык артисты В. Гәрәева, баш балетмейстер Татарстанның халык артисты Р. Гарипова, оркестр җитәкчесе Татарстанның халык артисты Р. Мостафин һәм башка артистлар бер тату гаилә булып кулга кул тотынып иҗат итәләр.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәният, сәнгать дөньясындагы каршылыклы агымга түзә алды, сакланды, үз йөзен югалтмады. Бүген ул – татарны чын татар итеп күрсәтүче, милли рухны саклый торган профессиональ җыр-бию коллективы. Юкка гына бу коллективны Россия җыр һәм бию коллективлары арасында беренче бишлеккә кертмиләр. Милләтнең йөзен саклап калуда, халык буларак аны яшәтүдә, милли аң тәрбияләүдә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең әһәмияте гаять зур.

 

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

[1]. Татарстан Республикасы Милли архивы (ТР МА), 128 ф., 10 тасв., 18 эш, 221 кгз. Tatarstan Respublikasi Milli arhivi [National Archive of the Republic of Tatarstan] (TR MA), fond 128, series 10, file 18, p. 221.

[2]. Арсланова, Ф. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле / Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан. ‒ Казань: “Слово”, 2007. ‒ С. 16. ARSLANOVA, F. Tatar Deylet zhir һem biyu ansamble [The Tatarstan State Song and Dance Ensemble. In Tatar.]. Gosudarstvenniy ansambl' pesni i tantsa Respubliki Tatarstan [The Tatarstan State Song and Dance Ensemble. In Russ.]. Kazan, “Slovo” publ., 2007, p. 16.

[3]. Шунда ук. Ibid.

[4]. Горшков, В. Тәүге эзләр // Сөембикә. ‒ 1991. ‒ № 6. ‒ Б. 18. GORSHKOV, V. Teuge ezler [The first search. In Tatar.]. IN: Seyembike, 1991, no. 6, p. 18.

[5]. Шунда ук. Ibid.

[6]. ТР МА, 128 ф., 12 тасв., 10 эш, 31‒33 кгз. TR MA, fond 128, series 12, file 10, pp. 31‒33.

[7]. Шунда ук, 14 тасв., 51 эш, 100 кгз. Ibid., series 14, file 51, p. 100.

[8]. Арсланова, Ф. Күрс. хез. ‒ Б. 62. ARSLANOVA, F., 2007, p. 62.

[9]. Шунда ук. Ibid.

[10]. Шунда ук. Ibid.

[11]. Смирнов, И. «Храня наследие народа» // Советская Татария. ‒ 1986. ‒ 11 мая. SMIRNOV, I. “Hranya naslediye naroda [Keeping the heritage of the nation. In Russ.]. IN: Sovetskaya Tatariya, 1986, May 11.

[12]. Арсланова, Ф. Күрс. хез. ‒ Б. 128. ARSLANOVA, F., 2007, p. 128.

 

Әдәбият

Арсланова, Ф. Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле / Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан. ‒ Казань: «Слово», 2007. ‒ 240 с.

Горшков, В. Тәүге эзләр // Сөембикә. ‒ 1991. ‒ № 6. ‒ Б. 18.

Смирнов, И. «Храня наследие народа» // Советская Татария. ‒ 1986. ‒ 11 мая.

 

References

ARSLANOVA, F. Tatar Deulet zhir һem biyu ansamble [The Tatarstan State Song and Dance Ensemble. In Tatar.]. Gosudarstvenniy ansambl' pesni i tantsa Respubliki Tatarstan [The Tatarstan State Song and Dance Ensemble. In Russ.]. Kazan, “Slovo” publ., 2007, 240 p.

GORSHKOV, V. Teuge ezler [The first search. In Tatar.]. IN: Seyembike, 1991, no. 6, p. 18.

SMIRNOV, I. “Hranya naslediye naroda [Keeping the heritage of the nation. In Russ.]. IN: Sovetskaya Tatariya, 1986, May 11.

 

Фоторәсемнәр авторның шәхси архивыннан.

Photo from the private archive of the author.

 

Сведения об авторе

Арсланова Филюся Тимергалиевна, музыковед, Казань, Республика Татарстан, Российская Федерация, filusa.arslan@yandex.ru

 

About the author

Filusya T. Arslanova, musicologist, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation, filusa.arslan@yandex.ru

 

В редакцию статья поступила 18.11.2016 г., опубликована:

Арсланова, Ф. Т. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 80 ел // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2017. ‒ № 1/2. ‒ Б. 223‒234.

 

Submitted on 18.11.2016, published:

ARSLANOVA, F. T. Tatar Deulet zhir һem biyu ansamblena 80 el [80th anniversary of the Tatarstan Song and Dance Ensemble. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2017, no. 1/2, pp. 223‒234.

Другие статьи
 К началу 1917 г. Казанский университет входил в число старейших учебных заведений страны и являлся одним из крупнейших провинциальных научных и образовательных центров. Университе
Первую мировую войну от всех предыдущих военных кампаний отличали невероятные масштабы пленения. За все годы военных действий в плену оказалось восемь миллионов военнослужащих и бо
К 1917 г. дворяне хотя и перестали пользоваться налоговыми и правовыми преимуществами, как это было в XVIII-XIX вв., и практически сравнялись в правах с другими сословиями, но на д
 Одним из наиболее известных центров православия в Среднем Поволжье в дореволюционный период являлся Свияжский Успенско-Богородицкий монастырь, основанный в июле 1555 г.1 Во второй
 Изучение Казанского ханства, в особенности его этносоциальной истории, всегда было затруднено из-за явной недостаточности источников1. Западноевропейские нарративные источники XV
Судебная реформа 1864 г. явила собой преобразование всей судебной системы, порядка уголовного и гражданского процессов в России. Были внесены существенные изменения в судоустройств