Д. Гарифуллин. Авыл егете — яу күрке (Советлар Союзы Герое Н. Х. Шәрипов турында хатирәләр)

Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.04.2010
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2010

Авыл егете — яу күрке

(Советлар Союзы Герое Н. Х. Шәрипов турында хатирәләр)

Бу язма Советлар Союзы Герое — Шәрипов Нурми Хәләф улы (1925-1944) — гвардия сержанты, разведчиклар отделениесе командиры, Казаклар* авылында туып-үскән, Сарман батыры дип телләрдән-телләргә күчкән татар егете турында. Әнисе, туганнары, авылдашлары сөйләгәннәрдән, батырның каһарманлыгын яктырткан язмалардан җыелган мәгълүматлар Н. Х. Шәриповның бик кечкенәдән тәвәккәл, кыю булуы турында сөйлиләр. Андыйларга алдын-артын уйламыйча төрле вакыйгалар казанында булу кыенлыклар да тудыра. Әмма ил өчен нәкъ менә шундыйлар җаннарын да кызганмыйлар.

Н. Х. Шәрипов турында тупланган хатирәләрнең бер өлешен укучыларга тәкъдим итәбез.

Ут малай

Хәләф абзый йокыдан уянуга сискәнеп китте: һәрвакыт кырында гына йоклый торган Нурми юк иде.

— Анасы, дим, тор әле, малай юк бит.

— Нәрсә?

— Малай каядыр киткән, әнә бишмәтен бөтереп, кеше яткан кебек итеп куйган да, өстенә палас каплаган.

Алар кабалана-кабалана киенгәндә ишектә Нурми күренде: авызы колагына җиткән, күзләре уйнап тора.

— Бернинди абзар иясен күрмәдем, сыерның мөгерәвеннән башка тавыш та ишетмәдем, — дип кызу-кызу сөйләп китте ул. — Абзар иясе сыерны яратмый, шуңа аңа атланып төн буе чабып, ак күбеккә батырып бетерә икән, — диләр, — дөрес түгел, төн буе сагалап тордым.

Нурми тынып калды, киндер ыштанының кесәсеннән каеш чыбыркы чыгарды. Аннан соң: «Абзар иясенә атланып урам әйләнеп кайта идем», — диде.

— Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, ни сөйлисең, — дип, әнисе Раузателҗинан апа куркып куйды. — Ярый әле абзар иясенең үзенә очрамагансың, балакаем, әйдә, йокларга ят, — дип, — аңа сәкедән урын хәстәрли башлады.

10 яшьлек Нурминың мондый әкәмәтләре күп иде. Әле берничә көн элек Останкау урманында югалып йөрде, шүрәле эзләгән. Аннан алда ярты төнгә кадәр зират коймасы кырында утырган, тик һаман уңышсызлык: аңа ни өрәк, ни албасты очрамаган. Үзләренең бакча артларына төшеп, Игәнә елгасы буенда әремнәр арасына качып утырулар да юкка гына булган: ул барыбер су анасын күрә алмаган.

«Ут малай» ул дип, олылар исем тактылар үзенә. Тарихы болай булды: яшь тайны өйрәтергә чыгарганнар иде. Әмма хайванкайның һич тә тезгенләнәсе, йөгәнгә буйсынасы килми. Ул куш аяклап сикеренә, ниһаять, аңа атланып чыккан егет егылып төште. Тай башын чайкый-чайкый, урам буенча чабып китте. Ул арада читән кырында торган Нурми аны куып җитеп, ялына ябышты. Тай күпме генә сикеренсә дә, малай ычкынмады, ул аңа атланып, тузаннар туздырып, тау ягына чабып китте.

— Бала харап була, ай, башсыз да инде, — дип калды урамдагы кешеләр. Әмма бераз вакыттан аның ипләп кенә тайны биетеп кайтып килүен күреп, барысы да шаккаттылар.

— «Ут малай» икән. Кешеләрнең мондый сүзен ишетеп, әнисе горурланып та куйды.

Бер елда ике сыйныф

— Йә әле, бу сүзне укып кара! Укытучы бармагы белән китаптагы өч хәрефле сүзгә тукталды.

— «А-ра», — диде Нурми. Барысы да көлделәр.

— Балалар, Нурми дөрес әйттеме? — дип сорады укытучы апалары.

— Юк! — дип җавап бирделәр алар бер тавыштан.

— Йә, Нурми, яңадан укы әле.

— «А-ра».

— Тагын көлү.

— «А-ра» түгел, «а-па», — дип төзәтте бер укучы.

Шунда Нурми кызарынды. Бөтен тәне кайнарланып китте.

— «Апа су ташый, сыер су эчә» — дип уку китабыннан тезеп китте Нурми үзе дә сизмәстән. Укытучы аның болай яхшы укый алуына сискәнеп китте.

— Ә нишләп башта ялгыш укыдың соң?

— Русча хәреф дип торам, — диде Нурми оялып.

— Син русча да укый беләсеңмени?

— Әйе.

— Балалар, Нурмига «5»ле куябыз, — диде укытучы.

Чыннан да, без өйрәнә торган латин алфавитындагы «п» хәрефе рус алфавитындагы «р» хәрефенә охшаган.

— Молодец, Нурми, бик йөгерек укыйсың, тик менә китапка язарга ярамый, — дип шелтәләп алды аны укытучы.

— Ак җиренә язып, язарга өйрәнәм апа.

Нурми укуны бик яратты. Арифметикадан гамәлләр чишүдә аңа зуррак сыйныф балалары да ярдәм сорап килделәр. Ул аларга булышты.

Армиядән кайтучы берәү аларга кереп кунгач, Нурмига Александр Пушкинның «Сказка о рыбаке и рыбке» дигән әкият китабын калдырган иде. Нурми аны көн саен укыды, белмәгән сүзләрнең татарчасын сорап, кешеләрне аптыратып бетерде. Үзе дә шундый алтын балык тотарга хыялланды. «Мәктәптәге бөтен малайларга чабата сорар идем, дәфтәр өләшер идем», — дип уйлады. «Аннан соң, тәрәзәләре такта белән кадакланган кешеләргә пыяла китертер идем».

Нурминың зирәклеген укытучылар да тойдылар. Аны, беренче сыйныфта берничә ай укыгач, икенче сыйныфка күчерделәр. Ул уку елы азагына өченче сыйныф укучысы булды.

«Сугыш чукмары»

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Нардом (ул чакта халык йортын шулай исемлиләр иде) халык белән тулы. 1 Май бәйрәме уңае белән оештырылган концертта Нурми Тукайның «Эшкә өндәү» дигән шигырен сөйләде. Ул һәр сүзне чатлатып әйтте. Сөйләп бетергәч, бер мизгел басып торды. Залдагылар, күрәсең, шигырь бетмәгәндер дип уйладылар. Нурми бераз торгач: «Бетте, кул чабыгыз», — диде дә сәхнәдән төште. Ул кул чабулар арасында «эшләп кенә баеп булса икән» дигән сүзләрне ишетте.

— Габдулла Тукай шулай дигән, дөрес әйткән, — дип борылды Нурми тавыш килгән якка һәм каршысында халык телендә «спекулянт» дип аталган сәүдәгәрне күрде.

— Аның атасы да сату иткән, баласы да, гаҗәпләнмә туган, — диде кемдер.

— Миччедән мичче туа, — дип шаркылдады берәү.

Нурминың ачуы кабарды. Ул әлеге сүзләрне әйтүчегә ташланды. «Әтиең мичче, үзең дә мичче булырсың», — дип көлүен дәвам итте олы гәүдәле ир-ат, Нурминың сугуыннан очкыннар чәчрәгән күзен уып.

Нурми бер ни дә белешмичә ишеккә ташланды һәм өенә йөгерде. «Сугыш чукмары» дигән сүзне генә ишетеп калды ул.

Мичче. Әйе, аның әтисе Хәләф абзый мичче. Аңа тирә-як авыллардан — Сарман, Мөслим, Минзәлә, Актаныш якларыннан да киләләр, син чыгарган мич, Хәләф абзый, җылы тота, диләр.

Әлеге нардомда булган вакыйгадан соң берничә көн үткәч, райком бинасына да морҗалар чыгарды ул. Нурми да ияреп барган иде. Ул да атасына булышты. Буйга җитеп килүче егет белән райком секретаре сөйләште. Һичшиксез комсомолга керергә кушты. Гайдар дигән комсомол турында әйтте, Азин хакында сөйләде.

— Теге, безнең якларда да булган Азинмы, аны безнең авылда белүчеләр дә бар, — диде Нурми.

— Әйе, нәкъ үзе инде, аны, егеткәй, сезнең Казаклар авылы гына түгел, бөтен ил белә, — дип тезде райком секретаре. — Тукта әле, тукта, миндә каяндыр кисеп алынган рәсеме дә бар аның, әйдә әле минем бүлмәгә.

Нурми секретарь артыннан иярде. Тирә-якларга даннары таралган, авылда кибетләр, мәдрәсәләр тоткан күренекле Хәлфиннәрдән калган йортның икенче катында иде аның бүлмәсе. Райком секретаре өстәл өстенә өелгән китапларны актарып, саргаеп беткән бер рәсем чыгарды.

— Менә шушы инде ул Владимир Мартынович Азин, — диде. Ул тагын Сергей Лазо һәм башка бик күпләр хакында әйтте. Сүзен: «Батырлык эшләсәң, сине дә бөтен ил белер», — дип бетерде, аннан соң: «Кара аны, “сугыш чукмары”, сынатма», — диде.

Нурми телсез калды. Каян белгән ул теге вакыйганы, дип уйлады.

— Йә, йә, аптырама, мин барысын да беләм, — диде райком секретаре. — Бездә мичче һөнәре дә әйбәт, ни өчен синең әтиең чыгарган морҗалар өйне җылыталар, чөнки Хәләф абзый аларга йөрәк җылысын да куша. Әмма «миччедән мичче туа» диючеләргә отпор бирә белергә кирәк, бездә мичче улы герой да була ала.

Чуртан әмере буенча

Колхоз утарына атка менгәндә, Нурми дус малаеның елый-елый утыруын күреп:

— Тукта инде, нигә елыйсың, дим!

— Юк ла, болай гына, — диде тегесе. Аннан серен ачты. Көтүче егетләр картада уйнап, аның бөтен акчасын, хәтта фуражкасын да алып калганнар икән.

— Әйдә әле, яннарына барыйк! — диде Нурми һәм дустын, мәҗбүри ияртеп, үзе белән алып китте.

— Оятыгыз бармы? — дип дәште Нурми, исәнләшеп тә тормыйча, яр кырында аяк салындырып утыручы көтүче малайларга.

— Син нәрсә?

— Бирегез аның акчаларын, фуражкасын.

— Без аны отып алдык.

— Бирегез, дим!

Нурминың каты итеп дәшүе көтүче егетләрне аякка бастырды. Алар бер-берсенә карашып алдылар.

— Син, Нурми, йөрмә монда, чыраеңнан «кәҗә котлеты» ясаганчы.

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, Нурми аның иңенә сугып җибәрде һәм теге Игәнә суына барып та төште. Көтүчеләрнең икенчесе читкәрәк тайпылды.

— Я, бирәсезме, — диде Нурми, үзе суга төшкәнен өскә тартып чыгарды.

— Отып алса, бирербез, — дип киреләнде теге.

— Давай, уйныйбыз алайса.

Алар бик озак карта уйнадылар. Нурми башта шактый оттырды, әмма азакка барыбер көтүчеләрне отып бетерде.

«Һай, улым, кайда югалдың, бүген сабан сөрергә барасы идең бит, аны кайчан сөреп бетерербез соң? Ичмасам, абыең да өйдә булмады, әтиең кайтып җитмәде». Әнисе Раузателҗинан апаның бу сүзләре шат күңеле егетне уйга салды. Әйе, очколы уйнап, ул бу хакта бөтенләй онытты бит. «Борчылма, әни, хәзер чуртан балыкка әйтәм, ул сөрер», — дип шаяртты.

Иртән әтисе: «Нурми, тор инде. Һаман йоклап ятасың, оялмыйсыңмы? Кичә көн буе әллә кайда йөрдең, бүген дә. Бер өйрәтермен өйрәтүен. Ул кишәрлекне кайчан сөреп бетерербез?» — дигән сүзләрдән Нурми сикереп торды. Ул иснәнә-иснәнә киенә башлады. Әтисе ат алып кайткан иде инде. Алар тиз генә капкаладылар да, басуга юнәлделәр. Анда әтисе шаккатты: җир шактый сөрелгән иде. «Мин бит әнигә әйттем, чуртан балыкка кушам дип, әнә аның әмере буенча җир сөрелгән», — диде Нурми. Ул төн буе ай яктысында җир сөрүен дә, әтисе торып чыкканда гына кайтып ятуын да әйтмәде.

Аксак солдат сөйли

Җиде сыйныфны тутыргач, Нурми Шәриповка алга таба укырга туры килмәде. Ул ат җигеп колхоз эшенә йөри башлады. Абыйсы Минһаҗелгабидин да атлы эштә йөрде, энесе Мөхәммәтдин дә байтактан кул астына керә башлады.

«Үсеп җитсәгез җиде якка таралырсыз әле, ә хәзергә җиргә хезмәт итегез», — дип, ата белән ана һәр баланы колхозда эшләтте. Шулай итеп, өченче балалары Нурми да колхозчы булды. Ашлык җиткәч, Чаллыга икмәк ташыды.

Бер вакытны аңа аксак солдат утырып кайтты. Ул гражданнар сугышында уң аягын өздергән булган, шулай да күңеле сүрелмәгән. Җиргә нык басып, хуҗаларча йөри бирә. «Тагын сугыш башласалар, әле икенче аягым да бар», — ди. Аксак солдат үзе разведчик булган, «тел» алуга йөрүләрен сөйләде. Нурми аны онытылып тыңлады. Ә карт аның саен кызыклырак сөйли, хәтта арттырып та җибәрә: «Вәт, браток, безнең буын кешеләре шундый иде, ә хәзерге яшьләр,.. — дип, ул җиргә төкерде. — Әз генә яңгыр сибәләсә эшкә чыгарга да куркалар. Менә син, энем, бер дигән ат белән Чаллыга килгәнсең. Безнең дәвердә дә атлар начар түгел иде. Әмма атны туарып, йөкне Шыгай тавыннан үзебез арбага җигелеп тартып менә идек. Ә сугышта,.. син, энем, Чапай киносын күрдеңме, мин дә шул Чапаев дивизиясендә идем инде. Вәт кеше иде ул Чапай, сугыш кызган чакта күрсәң син аны мыек очларын өскә бөтереп куя иде, димәк кәефе яхшы, ә кәефе кырылса, безнең Чапай кара төннән дә кара, мыек очлары аска салынып төшә. Бер вакытны бер разведчигыбыз хәбәрсез югалды. Чапай аның өчен борчылып көн-төн йокламады. Беләсеңме, разведчик кеше — иң кыйммәт кеше ул. Дошман турында мәгълүматны кем җиткерә — разведчик. Кем «тел» алып кайта — разведчик. Кем каравылчыларны йоклатып, аларның борын астыннан корал алып сыза — разведчик».

— Син, абзый, бәхетле заманга туры килгәнсең, сезнең дәвер шундый булган инде ул.

— Сезнең дәвер тагын да бәхетлерәк улым, тик менә сез яшьләр әллә ничегрәк шул.

Алар юл буе сөйләшеп кайттылар. Аксак солдат Теләнче Тамакта төшеп, Нурмига зур рәхмәтләр әйтә-әйтә китеп барды. Нурми исә, карт солдат сүзләреннән тәэсирләнеп, авылына кайтып җиткәнен дә сизми калды.

Военкоматтан бордылар

Колхозчылар барысы да кырда. Кайсысы кибән куюда, кайсысы эскерт өюдә. Нурми да басуда атлы тырма белән печән җыя иде.

Печәнчеләргә су китерүче кайгылы хәбәр алып килде: сугыш башланган. Кешеләр бу көнне тавыш-тынсыз эшләделәр. Кырда зур-зур эскертләр калкып чыкты. Халык аруны белмәде, талуны тоймады. Һәркемнең йөзенә кырыслык йөгерде, усаллык чыкты. Алар тавыш-тынсыз гына, сыкранмыйча түзделәр. Ахырда хатын-кызлар түзмәде — кычкырып елап җибәрделәр.

Икенче көнне Нурми берничә авылдашы белән Теләнче Тамакка юнәлде. Киномеханиклыкка укырга китәргә рөхсәт сорап яза башлаган гаризасын, «армиягә җибәрүегезне сорыйм», дип төзәтте дә хәрби комиссарга тоттырды. Тик аны кире бордылар. «Яшең җиткәч алырбыз, немецларны кыйнарга син дә өлгерерсең әле», диделәр башыннан сыйпап.

Нурми 3-4 көн хәрби комиссариатка килде. Әмма аны армиягә алмадылар. Ул комсомолның район комитетына да кереп карады, ләкин анда да шул ук сүзне әйттеләр: «Яшең җиткәч, алырлар әле».

«Абый, бәхетең, син сугышка китәсең», — дип моңсуланып калды ул абыйсы Минһаҗелгабидинне армиягә озатканда. «Кайгырма, энекәш, бу сугыш ике-өч айда гына төгәлләнергә охшамаган, әле сине дә алырлар, бәлкем, бу җирләргә исән дә кайтмабыз, кем белә», — диеп энесен кочаклап хушлашты.

Гитлерчылар авылларны һәм шәһәрләрне яндырып, ил үзәгенә атладылар. Нурми көн саен фронтка китәргә ашыкты. Кайчан алырлар? Әнә шул сорау аңа тынгы бирмәде. Ул атна-ун көн стажировка үтте дә, киномеханик булып эшли башлады. Беренче тавышлы киноны да ул алып кайтты.

Разведчик, имеш

— Авылдаш, саумы? Әллә клубка барышыңмы? Капыл гына ишетелгән бу тавыш Нурмины сискәндерде. Ул туктап калды.

— Ә, городскойлар кайткан, исәнмесез, — диде ул бик җылы исәнләшеп. — Клубка баруым иде әле, яңа кино күрсәтәчәкмен, әйдәгез, сез дә карагыз.

Кино тәмамлангач, кунак Нурмины култыклап алды.

— Әйдә, безгә кереп чыгыйк, анда хәзер Миңлебай да килеп җитә. Әйдә, әйдә, авылдаш, шәһәр зәмзәмен татып кара.

Нурми озак карыша алмады. Кунак белән өйгә керде. Миңлебай шунда иде инде.

— Юк, юк, мин салмыйм, кызлар аракы исе килсә якын да китермәсләр, — дип Нурми баштагы стаканнарны кире какты. Әмма кыстау җиңде аны.

Алар бергәләп урамга чыктылар, җырлый-җырлый бераз баргач, тагын бер өйгә керделәр. Анда барысы да бал эчтеләр.

— Ә шулай да шәп нәрсә, — диде берсе, балдан бушаган стакан төбенә кагып.

— Ә ул бит үзебезнең кулда.

— Кулдагысын эчтек, — диде Нурми.

— Юк, умарталар, — дим мин. Әнә бит, авыл башына чыгасы да, су гына кичәсе, каршы якта элекке Хәлфиннәр бакчасында.

— Аның бит каравылчысы бар.

— Һе, — дип сүзгә кушылды телләре көрмәлгән Нурми, — миңа бер көнне бер аксак солдат утырып кайтты, ул әйтә: «Каравылчыларның борын төбеннән корал алып сыза идек», — ди. Ә без бүре адашырлык бакчага кермәслекме? Каравылчыны куркытыйк әле, берничә умартасын икенче урынга күчерик тә.

Сүз иярә сүз чыгып, егетләр «разведка»га юнәлделәр…

— Уф, йөзебезгә кызыллык китердең, теге, кем абзый, бу бала юләрлеге белән бер харап булыр дип йөри иде, дөрес әйткән икән, уф!

Хәләф абзый Нурмины «эт итеп» сүкте. Ә ул берни дә әйтмичә, атасының сүзен тыңлады да тыңлады, яше 50 дән арткан атага күтәрелеп тә карый алмады.

— Гафу ит, әти. Мин бит каравылчыны куркытырга гына уйлаган идем, ә алар бал рамнарын алып киткәннәр.

— Киткәннәр, киткәннәр... Әнә, халык хөкеме алдында җавап бир. Кешеләр фронтта сугышып кан коялар, ә сез?..

Хәләф абзый саубуллашмыйча да милиция идарәсеннән чыгып китте, озак кына вакытлар кеше күзенә күренергә оялып йөрде. Нурми исә милициянең идән астындагы тимер ишекле бүлмәсендә атна-ун көн утырып чыкты.

Сау бул, авылым!

— Кара аны, йөзебезгә кызыллык китермә, — дип, ана улының кулын кысып, үкси-үкси елый башлады.

— Курыкма, әни, улыңның маңгаена тырма сабы бәргән инде, белә ул хәзер ничек эш итәргә, — диде Нурми теге «умарта басу» вакыйгасын исенә төшереп.

— Акылга утыргандыр инде, ул бал дигәне аның өчен бик үк татлы булмады.

Хәләф абый малаеның иңеннән кагып тагын ниләрдер әйтте, әмма аны берәү дә ишетмәде. Кыңгыраулар чыңлатып, атлылар килеп җиттеләр. Нурми барысы белән дә тагын бер кат хушлашып, чанага утырды. Атлар аны туган авылы Казаклардан алып чыгып киттеләр. Бу 1943 елның феврале иде.

— Хуш, авылым, сау бул!

Нурми бүреген салып авылдашларына, туганнарына болгады. Булачак солдатлардан берсе җыр башлады:

Без читләрнең суларына,

Җирләренә тимибез.

Үзебезнең Совет җирен

Бер карыш та бирмибез.

Якташлар

«Солдат булып сугышны күрми кайтсаң, барысы да көләрләр», дип өзгәләнә Нурми һәм командованиедән үзен хәрәкәттәге армиягә җибәрүләрен үтенә.

Берничә көннән Нурмины Курск дугасына — танк бригадасына җибәрәләр.

— Сугышта булганың бармы, кайдан, ничә яшьтә?

— Сугышта булган юк, үзем Татарстаннан.

— Татарстаннан! Димәк, якташлар! Өч көн элек кенә килдем, — дип берәү аның алдына килеп баса һәм кулын суза. — Виктор Сажинов, Казаннан, слесарь. Ә син?

— Шәрипов булам мин, Кама буеннан, колхозчы.

Аларның икесен дә разведка ротасына билгелиләр. Якташлар шул көннән бергә зур сугышчан юл узалар. Икесенең дә күкрәкләренә орденнар, медальләр тагыла. Алар гвардиячеләрнең алгы отряды составында Днепрны кичәләр, Фастов, Житомир, Львов тирәсендә гитлерчыларның тылына разведка ясыйлар. Житомир-Бердичев һәм Проскуров операцияләрендә сугышчан бурычны уңышлы башкарып чыкканы өчен, Нурми ике орден һәм бер медаль белән бүләкләнә, аңа сержант дәрәҗәсе бирелә һәм ул отделение командиры итеп куела.

— Дөньялар болай барса, син, Нурми, туган авылың Казакларга офицер булып, түшең тулы орден һәм медальләр белән кайтачаксың, үзеңне танымаслар да, — дип шаярта В. Сажинов.

— Ә син үзеңә бак, якташ, Берлинга барып җиткәнче… — Нурми Викторның түшендәге орденнарын чылтыратып куя һәм бераз сүзсез торгач, — кызлар үзеңне күз өстендә каш итеп кенә йөртерләр, — дип өсти.

Алга китеп шуны әйтик, бу ике дусның берсенә дә Татарстан җиренә әйләнеп кайтырга насыйп булмады. В. Сажиновка 1945 елның апрель башында Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ә 23 апрельдә ул, Берлинга җитәргә 20 километр калгач, һәлак була.

Кыенлыкта беленә кыюлык

1944 елның җәендә совет гаскәрләре Бөек Ватан сугышының беренче көннәре узган урыннарга якынлашалар. Нурми Украина җирендә сугыша, аннары тугандаш Польша чигенә җитә.

1944 елның 17 июлендә Н. Шәрипов отделениесе немецларның алгы сакчылары урнашкан җиргә килә.

— Һәрберебезгә өч-дүрт немец туры килә, үзебезнең көч белән юк итәргә! Отделение командиры, хәрәкәт итү планын аңлатып, урыныннан кузгала. Автоматтан ату тавышлары ишетелә, гранаталар шартлый. Бер мизгелгә җир тетрәп ала. Кинәт ясалган һөҗүм разведчикларга уңыш китерә.

— Монысы баласы гына булган, анасы алда икән, — ди Нурми авылга килүче машиналар колоннасына баш кагып. Каты сугыш башлана. Дошман снаряды отделение карамагындагы танк янында гына ярыла. Экипаж командирыннан башкалар танктан исән-сау чыгалар.

Нишләргә? Танкның менә-менә шартлавы мөмкин. Ул ялкын эчендә. Нурми күп уйлап тормый, танкка ташлана һәм кызган тимергә бәрелә-сугыла аңын җуйган офицерны алып чыга.

— Молодец, Шәрипов, кыенлыкта беленә кыюлык, — дип рәхмәт белдерә аңа батальон командиры. — Ә куллар төзәлгәнче лазаретка керергә туры килер сиңа.

Лазаретка керергә риза булмый ул.

Аңа 19 яшь иде

— Лопушанка елгасын кичеп, Кукизув авылына керергә һәм «тел» алып кайтырга. Бригада штабы сезгә зур ышаныч баглый.

— Аңлыйм, иптәш майор, заданиене үтәргә рөхсәт итегез!

Рота командиры аның кулып кыса, уңышлар тели.

«Сугыш башланганга бүген нәкъ 3 ел да 1 ай. Мондый юбилейны “тел” белән билгеләп үтәсе иде. Берәр офицер булса яхшырак булыр, “сайратыр” идек үзен», — дип уйлана Шәрипов.

Төн. Разведчиклар группасы елга буена җиткәндә аргы яктагы немец траншеяларыннан тавышлар ишетелә. Шактый гына көтәргә туры килә. Сугышчылар үзара дистанция саклап, елгага керәләр. Шуышып траншеяга якынлашалар. Бер тавыш та юк. Шулай да колакка ара-тирә ниндидер сөйләшү авазлары чалынып китә. Алдан килешенгәнчә, разведчиклар башта траншеяларга гранаталар тондыралар һәм шартлау артыннан үзләре дә шунда ташланалар. Кул сугышында дистәдән артык немец юк ителә. Разведка Кукизув авылына керә. Саф-саф тезелгән кораллы немецларны күреп, «контрһөҗүмгә хәзерләнәләр», дип уйлана Шәрипов.

Менә ул берничә иптәше белән бакча аша уза, немец офицерлары йөри торган йорт янына килеп җитә. Шунысы уңайлы, тармакланып үскән шомырт агачлары йортның ишек төбенә үк утыртылганнар. Аннан чыгучы һәр кешене каршылыйлар алар.

Чү, аяк тавышлары ишетелә түгелме? Ул арада йорттан, фуражкасын төзәтеп кия-кия, чандыр гына офицер чыкканы күренә.

Нурми пистолет түтәсе белән аның башына суга. Башкалар аны күтәреп алып, бакчага кереп югалалар. Траншеяларны узып, елгага җиткәндә, авыл ягыннан ату тавышлары ишетелә.

Нурми нәкъ шул чакта тездән югары каты авырту тоя.

— Иптәш өлкән сержант, ябышыгыз минем аркага, елганы кичәбез, үзем алып кайтам, — ди аңа бер разведчик.

— Мине түгел, «тел»не алып кайтырга кирәк, — дип Нурми кырт кисә. — Сез елганы кичеп, аны командованиегә кайтарып тапшырыгыз, ә мин дошманны тоткарлап торырмын.

Шундый приказ бирә ул.

Немецлар кычкырына-кычкырына килүләрен дәвам итәләр. Командирга алар белән пулемет телендә аңлашырга туры килә. Тик бераздан пулемет тынып кала. Пистолет та, берничә фрицны еккач, атмаска әйләнә. Бөтен якта гитлерчылар.

Нишләргә, бирелергәме? Юк инде! Нурми, кесәсендә тагын ике граната барлыгын исенә төшереп, аның берсен немецларга тондыра. Әмма берничә минуттан фашистлар тагын «үсеп» чыгалар, траншеяга килә башлыйлар.

— Юк, бирелмәм, — дип кычкыра ул, соңгы гранатасын учлап. Аның боҗрасын тартып ала да траншея өстенә сикерә.

Нурми гранатаны аяк астына ташлый, үзен дә, тирә-яктагы немецларны да шартлата.

Нурми Шәрипов кабере өстендә сугышчылар фашистлардан үч алырга ант итәләр. Якташы В. Сажинов, күзләренә килгән яшь бөртекләрен тыя алмыйча, болай ди: «Аңа 19 яшь иде. Нурми белән бергә без гвардияче солдатлар булдык, Берлинга кадәр барып җитәргә сүз бирештек. Хәзер мин дошманны дустым Нурми өчен дә кыйнаячакмын».

Берничә көннән фронт газетасында шагыйрь Гали Хуҗиевнең Нурми Шәриповка багышлап язылган «Яу күрке» дигән поэмасы басылып чыга. Батыр исемен мәңгеләштерүдә бу беренче шигъри һәйкәл була.

Батыр гомере дәвам итә

Ерак Украинада, Львов өлкәсенең Бонюнин авылында һәркем өчен кадерле бер кабер бар. Анда иртә яздан салкын кышкача чәчәкләр өзелми. Мәктәп балалары, авыл халкы бирегә еш килә. Алар Советлар Союзы Герое Нурми Хәләф улы Шәриповны зур хөрмәт белән искә алалар, укучылар аңа тиң булып үсәргә, укырга сүз бирәләр.

Бонюнин авылы кешеләре, кызыл эзтабарлары Нурми Шәрипов турында сорашып, Сарман хәрби комиссариатына да, баһадирның туган авылына да хатлар язалар, аның турында күбрәк белергә телиләр. Андый хатларны Нурминың әнисе Раузателҗинан апа гомере буе күз карасыдай саклады. Аның моннан күп еллар элек:

— Менә улым турында иң якты истәлекләр шушылар инде, — дип, күзенә килгән кургашындай авыр күз яшьләрен ипләп кенә алъяпкычы итәгенә сеңдереп һәм сандык төбеннән кызыл папка чыгарып күрсәткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Папка тышына «Советлар Союзы Героена» дигән сүзләр алтын хәрефләр белән уелганнар иде. Анда Нурми Шәриповка Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемнең 1944 елның 23 сентябрендә бирелгәнлеге язылган.

Раузательҗинан апа тагын-тагын хатлар күрсәтте.

— Менә бусы Мәскәүдән, Кремльдән килгәне, — дип, сузды берсен. Аны СССР Югары Советы Президиумы председателе Н. Шверник 1948 елның 5 маенда язган. Ул әлеге хатны батырның әтисе Хәләф абзыйга Нурминың Советлар Союзы Герое исеме бирелү турындагы грамотасы белән бергә юллаган. «Грамотаны батырлыгы халкыбыз тарафыннан беркайчан да онытылмаячак герой улыгыз турында истәлек итеп сакларга җибәрәм», — дигән Н. Шверник.

Әйе, ул онытылмый. Аның турында китапларда, газеталарда языла. Сарман, Тукай районнары энциклопедияләрендә аның исеме мәңгеләштерелде. Бүген Нурми Шәрипов исемен урамнар йөртә. Геройның туган авылы Казакларда, Сарманда аның исемен йөртүче урамнар бар. Теләнче Тамак мәктәбе алдында аның һәйкәле каршы ала.

 

Фотолар күрсәтелгәннән кала Д. Гарифуллинның шәхси архивыннан.

 

Дамир Гарифуллин,

туган якны өйрәнүче

 

РЕЗЮМЕ

В статье Д. Гарифуллина через воспоминания современников прослеживается короткий жизненный путь Героя Советского Союза Н. Х. Шарипова (1925-1944).

 


* Хәзер Тукай районына керә.

Другие статьи
По случаю 85-летия выхода первого номера журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков» («Записки архива») и 15-летия возобновления его выпуска
Хәсән Туфан. Җырлар, шигырьләр. – Казан, 1958. – Б. 21-22.
Для тружеников республики, как и других регионов страны, определяющим был лозунг «Все для фронта, все для Победы!» Они не жалели сил, чтобы в кратчайшие сроки перестроить экономику
Списки бывших военнослужащих 825-го батальона, распределенных, кроме I-й Витебской партизанской бригады М. Бирюлина*, в I-ю Белорусскую партизанскую бригаду, а также в бригады им.
Московская исследовательская группа в составе ученых А. А. Ахтамзяна, М. С. Хакимова и нескольких молодых исследователей в течение ряда лет ведет поиск по следам пропавших без вест
Новые архивные документы о судьбе Мусы Джалиля и его записных книжек