Л. Х. Мөхәммәтҗанова. Курган татарлары: эпик фольклорда төрки мәдәният эзләре

В Курганской области тюркские народы, в частности татары и башкиры, – коренные народы. Современные татары, проживающие на этих землях, укомплектованы из хронологически и географически разнородных этнических групп и племен. В данной статье автор рассматривает материалы по эпическому фольклору, собранные в 1960-1970-е гг. во время экспедиций в Зауралье и хранящиеся в фондах Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан. Татарскими фольклористами в Курганской области и близлежащих регионах в свое время записаны и введены в научный оборот некоторые дастаны, а также эпические образцы фабульного характера или эпические песни из дастана. Исследуя локальные этнокультурные явления, автор статьи выявляет единое культурное целое, взятое в общетюркском культурном контексте. Эпические памятники, записанные из уст информантов Зауралья – образцы не только национального эпоса, они важны и как общечеловеческие нематериальные ценности и служат ценными источниками для углубленного изучения проблемы истории тюрков в сравнительном аспекте и в контексте Евразийской цивилизации.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
30.07.2019
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2019
Ознакомительная часть статьи

Аннотация

В Курганской области тюркские народы, в частности татары и башкиры, – коренные народы. Современные татары, проживающие на этих землях, укомплектованы из хронологически и географически разнородных этнических групп и племен. В данной статье автор рассматривает материалы по эпическому фольклору, собранные в 1960-1970-е гг. во время экспедиций в Зауралье и хранящиеся в фондах Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан. Татарскими фольклористами в Курганской области и близлежащих регионах в свое время записаны и введены в научный оборот некоторые дастаны, а также эпические образцы фабульного характера или эпические песни из дастана. Исследуя локальные этнокультурные явления, автор статьи выявляет единое культурное целое, взятое в общетюркском культурном контексте. Эпические памятники, записанные из уст информантов Зауралья – образцы не только национального эпоса, они важны и как общечеловеческие нематериальные ценности и служат ценными источниками для углубленного изучения проблемы истории тюрков в сравнительном аспекте и в контексте Евразийской цивилизации.

Abstract

Turkic peoples in Kurgan region, in particular, the Tatars and Bashkirs, are the indigenous people. The modern Tatars living in these lands comprise of chronologically and geographically diverse ethnic groups and tribes. In this article, the author considers materials on the epic folklore collected in the 1960-1970ss  during expeditions to the Trans-Urals which are kept in the funds of the Center of Written and Musical Heritage of G.Ibragimov Institute of Language, Literature and Art. Tatar folklorists in Kurgan region and surrounding areas recorded and introduced into scientific circulation some dastans, as well as fabular epic samples and epic songs from dastans. Studying local ethnocultural phenomena, the author provides an insight into integral cultural whole within a common Turkic cultural context. The epic records written firsthand according to informants from Kurgan region are not only examples of the national epic, but they are important as human intangible values and serve as valuable sources for the in-depth study of the problem of the Turkic history within the comparative aspect and context of the Eurasian civilization.

Ключевые слова

Национальное наследие, экспедиция, Центр письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова, Зауралье, Курганская область, дастан, эпический фольклор, татары, башкиры, тюркский.

Keywords

National heritage, expedition, the Center of Written and Musical Heritage of G.Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, Trans-Urals, Kurgan region, dastan, epic folklore, Tatars, Bashkirs, Turkic.

Благодарность

Исследование выполнено при финансовой поддержке РФФИ и Республики Башкортостан в рамках научного проекта № 18-412-020006р_а «Межрегиональные контакты и диалог культур в материалах фольклорно-археографических экспедиций в регионах РФ».

Acknowledgements

The research was supported by grant of the Russian Foundation for Basic Research and the Republic of Bashkortostan (project no. 18-412-020006р_а “Interregional contacts and cultural dialogue in materials of folklore and archeographic expeditions in regions of the Russian Federation”).

 

Бүгенге көндә Урал арты татарлары – бу якта яшәүче халыклар арасында саны буенча иң зур күпчелекне тәшкил итүчеләрдән. Бөтен Россия буйлап таралган татарларның биредә дә компактлы яшәүләре табигый. Урал арты татарлар өчен берничә буын элегрәк күченеп килгән җир генә түгел, бу тирәләр – борынгы скиф-һун-төрки-татар җирләре, татарларның тарихи ватаны. 2010 елгы халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча Курган өлкәсендә яшәүче милләттәшләребезнең саны 17 мең, ә тугандаш башкортларныкы 12 меңне тәшкил итә, бу исә өлкәдә яшәүче 900 меңнән артык халыкның 3,3 проценты дигән сүз.

Бүгенге Курган өлкәсе татарлары турында тарихта иң беренче мәгълүматлар XI гасырга ук барып тоташа. Ул чордагы фарсы галиме Әл-Гардизи Урал арты территориясенең, шул исәптән бүгенге Курган өлкәсенә карый торган җирләрнең урта гасыр төрки дәүләтләренең берсе булган Кимак каганлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак каганлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арасында татар һәм кыпчак кабиләләре дә бар. Татарлар каганлыкта идарә итүче йорт исәбендә торганнар1, аның көнбатышын, ягъни хәзерге Чиләбе, Курган өлкәсе урнашкан территорияне биләгәннәр. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта Эрмитаж кунсткамерасында саклана торган матди кыйммәтләр – скиф хәзинәләренең Курган якларыннан, Тубыл, Исәт елгалары буена урнашкан татар авылларында табылган булуын да исәпкә алсак, бу якларда төркиләрнең тамырлары тагын да борынгырак чорларга барып тоташканлыгы ачыклана.

Этнослар ныгып формалашу чорында Курган өлкәсе җирләренең данлы һәм шанлы Алтын Урда территориясе булганлыгы – билгеле факт. Бу чорда биредә батырлар дан тоткан, нигезләр корылган, төрки нәсел дәвам иткән. Алтын Урда чорында хәзер Курган өлкәсенә керә торган җирләр аша кәрван сәүдә юллары үткән, бу исә мондагы татар һәм башкортларның әле урта гасырларда ук сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә актив катнашкан булуы турында сөйли. Бүгенге көндә Курган өлкәсендә Алтын Урда чоры кайтавазы булып төрки шәһәрлекләр, борынгы төрбәләрнең, курганнарның табылып торуы, боларның төзелеш архитектурасы, күлләр, урманнар белән әйләндереп алынган басуларда XIII гасырларда ук калкып чыккан нык һәм биек каланчаларны төзүдә кулланылган материаллар – болар бар да элгәрләребез мәдәнияте эзләре, төркиләр тормышының урта гасырлар катламына карый торган ядкарьләре.

Алтын Урда таркалгач, бу җирләрнең Себер ханлыгына керүе мәгълүм2. Курган өлкәсенең эчкен татарлары яши торган Шадрин һәм Шатровский районнарында археологлар тарафыннан Алтын Урда һәм Себер ханлыклары чорына караган тарихи һәм мәдәният объектлары табылып тора3.

Регионны Рус дәүләте тарафыннан үзләштерү башланган XVI йөз ахыры – XVII йөз башында биредә чыгышлары Себер ханлыгыннан булган җирле төрки кабиләләрнең яшәве һәм аларның татар ханлыклары сәяси элитасы белән тыгыз бәйләнештә булулары мәгълүм4. Курган өлкәсе туфрагының Казан ханлыгы яулап алынганнан соң ханлыктан көнчыгышка таба качып китәргә мәҗбүр булган кан-кардәшләребезне сыендырган урын икәнлеген дә беләбез. Себер ханлыгы алынганнан соң, XVII йөздә бу территорияләр рус дәүләте колонизацияләгән биләмәне тәшкил итә. Соңгырак чорда – XIX-XX йөзләрдә – хәзерге Курган өлкәсе территориясенә Оренбург, Уфа губерналарыннан татар һәм башкорт мигрантлары агыла, алар да, биредә төпләнеп гомер итәргә дип, Урал арты санала торган әлеге җирләрдә утырып кала.

Шул рәвешчә, биредә татар-башкортларның тупланып яшәүләре әле мең еллык тарихка ук барып тоташа. Курган өлкәсе – кимендә унлап гасырны эченә алган төрки тарихлы җирләр. Сакланып калган матди һәм матди булмаган мәдәният үрнәкләре арасында монда яшәүче җирле халыкның бик борынгы төрки тамырларын раслый торган кыйммәтләр, чыннан да, күп.

Бүгенге көндә Курган өлкәсенә кергән районнарда яшәүче татар һәм башкорт телле төрки халык тарихи яктан төрле этник компонентлар кушылмасыннан гыйбарәт. Биредә борын-борыннан шушында көн күргән җирле татарлар һәм башкортлар, XVI гасырлардан алып төрле чорларда бирегә күпләп агылган Казан арты кешеләре, Идел буеннан яисә башкорт далаларыннан күченеп килгән мөселманнар һәм башкалар бүгенге көндә халкыбызның гаять үзенчәлекле бер катламын тәшкил итеп яшиләр, борын-борыннан татар һәм башкортлар үзара никах бәйләнешләре булдырып, кыз алып, кыз бирешәләр. Шуңа күрә биредә яшәүче татар һәм башкортларның мәдәнияте, аерым алганда фольклоры бер-берсе белән нык керешкән, гаять кызыклы, бай һәм төрле яклап өйрәнүне сорый.

Административ территория буларак, Курган өлкәсенең 1943 елда оешканлыгы мәгълүм. Тарихтан билгеле булганча, 1917 елгы инкыйлабка кадәр Тобол губернасының Курган, Ишим, Ялутор өязләре, Пермь губернасының Шадрин, Камышлы өязләре, Оренбург губернасының Чиләбе өязләре хәзерге Курган өлкәсе территориясен тәшкил иткән. Совет чорында бүгенге Курган өлкәсе Төмән, Чиләбе губерналарының, соңрак Урал өлкәсе Курган, Шадрин, өлешчә Чиләбе, Ишим округларының, шуннан соң Чиләбе өлкәсенең состав өлеше булып тора. Ә 1943 елның февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән составына 32 район кергән Курган өлкәсе оеша.

Бу як кешеләре фольклорны теркәп калдыруга үзләреннән зур өлеш керткәннәр. XX йөздән башлап татарларда яисә башкортларда халык иҗатының кайсы гына жанры буенча нинди генә җыентык чыкса да, аларда Урал артында гомер итүче халык вәкилләреннән язып алынган яисә аларда саклана торган язмалардан күчерелгән фольклор әсәрләрен очратырга мөмкин.

Мәсәлән, 1978-1979 елларда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре бу якларда фольклор экспедициясендә булып, шактый зур багаж белән кайтканнар. Төгәлрәк әйтсәк, 1978 елның июлендә Котдус Хөснуллин (җитәкче), Рәшит Ягъфәров, Асия Садыйкова, Камәрия Ямалетдиновалардан торган төркем, 1979 елның июнендә Илбарис Надиров (җитәкче), Ленар Җамалетдинов, Асия Садыйкова, Сәлим Гыйләҗетдинов, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Рәшит Ягъфәровтан торган алты кешелек төркем, 1983 елда Ленар Җамалетдинов (җитәкче), Айсылу Садекова, Рәшит Ягъфәровлар Урал арты татарлары фольклорын туплау максаты белән бу якларга экспедициягә чыккан. Ул чорда Институтта экспедицияләр аерым бер юнәлеш буенча үтә торган булган. Галимнәр татар авылларында йөреп, халык белән әңгәмә корганнар. XXI йөздә дә бу өлкә белән кызыксыну кимемәде: 2010 елда Институттан бер төркем галим Курган өлкәсендә комплекслы экспедициядә булып кайтты. Шулай ук Казан федераль университеты профессоры Фәрит Йосыпов төрле елларда Курган, Чиләбе өлкәләренә оештырылган фәнни экспедицияләрдә катнашып килә. Биредә шактый берәмлектә халык җырлары, бәетләр, табышмаклар, риваять, мифологик хикәятләр, әкиятләр, дастан вариантлары җыелганлыгы турында мәгълүмат бар. Шунысы куанычлы: Курган һәм аңа якын төбәкләрдә тупланган фольклор материалларының күбесе бүгенге көнгәчә чыгып килгән җыентыкларда, академик томнарда урын алган. Кулъязмалар Казан фәнни үзәкләре архивында, шул исәптән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә5 яхшы хәлдә саклана.

Урал арты татарлары, шул исәптән Курган өлкәсендә яшәүче милләттәш-ләребез иҗаты галимнәр игътибарын эпик фольклор, аерым алганда эпос-дастаннар җәһәтеннән гаять нык кызыксындыра торган төбәк. Мәгълүм ки, Урал территориясе, татар авыз иҗаты хәзинәсе өчен «тере» эпос доноры булган Себергә барып тоташа, бу җәһәттән Курган өлкәсе татарларында дастани эпосның үсеш үзенчәлекләре шактый кызыклы. Рухи мәдәният үсеше өчен иң төп шарт – төбәктәге тотрыклылык. Идел буенда гомер кичергән татарлар тарихы белән чагыштырганда Себер һәм аңа якын территорияләрдә яшәгән халыкларның мәдәни үсешендә кардиналь үзгәрешләргә бәйле өзеклекләр кимрәк, бу исә борынгы тамырлардан ук килә торган милли-мәдәни традицияләрнең сакланышын ныграк тәэмин иткән. Дастан – халык тормышын эпик планда чагылдыра торган жанр, телдән-телгә күчеп башкарыла торган мондый истәлекләрнең буыннан-буынга күчүендә сәяси һәм икътисадый шартларның чагыштырмача стабильлеге хәлиткеч роль уйнаган булу гаҗәп түгел. Бу җәһәттән Урал арты төбәге гаять үзенчәлекле урын, биредә очрый торган эпик истәлекләр шушында гомер иткәннәрнең тарихы, тормыш рәвеше хакында бихисап мәгълүмат бирә ала, күп яклап гомуми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек тудыра.

Үз чорында бу төбәктә «Сәйфелмөлек», «Кузы Көрпәч белән Баянсылу», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә», «Бүз егет» дастаннары, шушы ук һәм башка дастаннарның эпик җырлары, фабула характерындагы хикәятләр табылган һәм теркәлгән, алар беренчел фәнни әйләнешкә кертелгән.

Мәсәлән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә «Кузы Көрпәч белән Баянсылу»ның Рәшит Ягъфәров тарафыннан магнитофонга язып алынган язмасы6 һәм аның күчермәсе7, Асия Садыйкова язып алган «Кузы Күрпәс белән Майсылу» варианты8 саклана. Шушы язманың «Кузый Курпас белән Майсылу» исеме белән бирелгән тексты беренче мәртәбә 2004 елда «Татар эпосы. Дастаннар» җыентыгында басылып чыкты9. Шушы ук Үзәктә дастанның 1966 елда «Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу» исеме белән Фәрит Йосыпов язып алган варианты да бар10. Әлеге текстны соңгырак чорда Фәрит Йосыпов бастырып чыгарды11. «Кузы Көрпә белән Баян Сылу» дастаны – төрки эпоста борынгылыгы белән данлыклы, татар фольклорында да киң таралган, барлыгы ике дистәдән артык татарча варианты мәгълүм әсәрләрдән. Дастан Казан китап нәшриятларында 1878, 1890, 1896, 1909 елларда дөнья күргән. Сюжет сызыгы һәм сәнгатьчә үзенчәлекләре буенча вариантлар бер-берсеннән артык аерылмыйлар, бер версияне тәшкил итәләр. Татар версиясе вариантлары тугандаш халыклар иҗатындагы (казакъ, алтай, бигрәк тә башкорт) версияләре белән шактый охшаш. Татар телле версиянең егерме өч вариантының берничәсе Урал арты информантларыннан язып алынган булу – игътибарны җәлеп итәрлек факт.

Эпос жанрында популярлыгы ягыннан иң алдынгы урынны «Йосыф – Зөләйха» сюжеты били. «Йосыф – Зөләйха» сюжетлы дастаннар – татарлар арасында бик киң таралган әсәрләр. Бу сюжетның безнең халыкта популярлыгын Библиядән үк килүче Ягъкуб һәм Йосыф пәйгамбәрләр образының исламда, Коръәндә киң яктыртылышы тәэмин иткән булса кирәк. Әмма Йосыфка багышланган дастан кулъязмаларының нәкъ менә Идел-Урал буе татарларында күпләп табылуы һәм саны 160тан артып киткән кулъязманың һәркайсы шушы төбәк татарлары тарафыннан башкарылган булу факты12 төп игътибарны нәкъ менә Идел буе Болгарының мәшһүр шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ына юнәлтә. XIII гасыр башында иҗат ителгән бу поэманың татар әдәбиятына һәм фольклорына XIII-XVI йөздән алып әле бүгенгәчә тирән йогынты ясавы мәгълүм. Шәрекъ, бигрәк тә исламның бай традицияләре нигезендә барлыкка килгән бу гүзәл әсәр шушы ук сюжетка халыкта өр-яңа вариантлар тууга һәм, мондый әсәрләргә ихтыяҗ зур булу нәтиҗәсендә, аларның тиз генә популярлашып китүенә сәбәпче була.

Поэманың халыклашкан вариантлары татарларда да, башкортларда да «Йосыф китабы» дигән исем белән йөртелгән, «Йосыф» дип бирелгән очрак-лар да бар. Яшәү һәм таралу ягыннан язма формалары да, сөйләмә дастаннар да очрый. «Йосыф китабы»ның моңа кадәр табылган һәм табыла торган күп санлы кулъязмаларының шактые – шулай ук халыклашкан вариант. Мәсьәләнең бу ягы һәм гомумән поэманың татар фольклорына ясаган тәэсире Кол Гали иҗатына багышланган махсус хезмәтләрдә җентекләп яктыртылган һәм алар бу хакта тулы мәгълүматны җиткерәләр13. «Романик китаби дастан» категориясенә керә торган фольклор әсәрләреннән «Йосыф китабы», «Сәйфелмөлек»тән генә калышып, иң тәүгеләрдән булып, Казан типографияләрендә китап булып басыла башлый һәм саны белән барлык дастаннарны да узып китә: 1841 елдан алып 1915 елгача 80 мәртәбә басылып чыга14.

Әсәр бик күп таралган, һәрбер вариантны исәпкә алып бетерү дә мөмкин түгел. Алар арасында тулылыгы һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып тора торганнарыннан алып, «Йосыф китабы» фабуласын я берничә эпизодын сөйләп бирә торган кыска язмаларга кадәр очрый. Халыкта күбрәк «Кыйссаи Йосыф»ның китаптан уку, китап эчтәлеген сөйләп чыгу, билгеле сюжетка ияреп, яңа вариантта сөйләү кебек формалары киң таралган булган.

Әсәрнең кырыктан артык варианты арасында икесе XX йөзнең 70нче еллар азагында татар фольклорчылары тарафыннан Курган, Чиләбе өлкәләре информантларыннан язып алынган. Болар – Сабира Гайнетдиновадан (1907 елгы) Рәшит Ягъфәров язып алган вариант15 һәм Фаизә Гобәйдуллинадан (1877 елгы) «Йосыф» дигән исем белән Асия Садыйкова язып алган текст16. Болар икесе дә шактый төзек вариантлар булуы белән әһәмиятле.

Яисә Сәйфелмөлек – безнең халыкта кулъязма булып та, китап рәвешендә дә, шулай ук сөйләмә формада һәм эпик җыр рәвешендә дә күпләп таралган, яратып укылган әсәр. Аның сюжеты атаклы язма чыганакка – «Мең дә бер кичә»гә барып тоташа. Гарәптән фарсыга, фарсыдан төрки телгә күчеп таралган әлеге сюжет татарларга бик борынгыдан мәгълүм булган. Төрки шагыйре Мәҗлисинең XVI гасыр башларында шушы сюжетка күләмле бердәнбер әсәр иҗат итүе мәгълүм. Шагыйрь үзе «Сәйфелмөлек» дастанын фарсы телле язма чыганактан алуы турында әйтә17:

Вә ли ул нөсхә фарсы вә нәсер,

Ирер садә хикәят сәррәхум кыср.

Кылыптыр Мәҗлиси бу сүзе пордаз.

Укысаң, кылыр җан кошыны пәрваз.

Ягъни: «Фарсыча прозада гадирәк кенә яңгырашлы ягымлы хикәятне Мәҗлиси бизәкле ясады, укысаң, җан кошын канатлы итәр».

Дастанның Мәҗлиси варианты – фольклор белән тыгыз бәйләнгән, әмма әдәбилеккә дәгъва итә торган гүзәл, гаҗәеп камил шигъри әсәр. Аның борынгы язуы белән бергә хәзерге әдәби телгә күчерелгән тексты бездә китап булып дөнья күрде18. XIX йөз башы – татарларда милли әсәрләр ныклап торып басма китап рәвешен ала башлаган чор. «Сәйфелмөлек» шушы процесста иң әүвәл катнашып китүе белән әһәмиятле, ягъни татар телле беренче дөньяви басма китап булып Казанда 1807 елда нәкъ менә «Сәйфелмөлек» дөнья күрә19. Бу вакыйга татарларда гына түгел, гомумән төрки дөньяда «Сәйфелмөлек»нең тәүге мәртәбә басылып чыгуы була.

«Татар халык иҗаты. Дастаннар» академик басмасына «Сәйфелмөлек»нең Түбән Новгород өлкәсендә Ләйлә Алимовадан (1924 елгы) язып алган варианты кертелгән20. Шушы ук текст «Татар эпосы. Дастаннар» җыентыгында да урын алган21. Дастанның мәгълүм татар телле вариантлары дистәдән артып китә. Барысының да сюжетында Сәйфелмөлеккә багышланган Мәҗлиси әсәре йогынтысы, шулай ук XIX йөз башыннан Казанда китап рәвешендә чыгарыла килгән басма вариантлары белән якынлык сизелә. Мәҗлиси дастаны татар халкында «Сәйфелмөлек» сюжетының популярлашуына бик нык йогынты ясый. XIX гасыр башыннан бу әсәр, Мәҗлисинеке белән чагыштырганда кайбер үзгәрешләр кичереп (кыскартылган вариантта яисә ниндидер өлеше төшереп калдырылып), әмма күп очракта шактый тулы килеш Казан типографияләрендә кат-кат басыла. Аның 1807, 1838, 1840, 1841, 1849, 1858, 1864, 1880, 1883, 1888, 1895, 1898, 1902, 1903, 1909 елларда Гимназия, Университет, Коковин, Чиркова һәм башка типографияләрдә нәшер ителүе мәгълүм.

XIX йөз башыннан алып XX йөз башынача басыла килгән бу дастанны «Сәйфелмөлек»нең Мәҗлиси вариантына якын, әмма шактый дәрәҗәдә халыклашу кичергән вариантлары дип санарга тулы нигез бар. Боларда авторлык күрсәтелмәгән, әсәр «Сәйфелмөлек китабы», «Сәйфелмөлек кыйссасы», «Сәйфелмөлек хикәяте» исеме белән басылган. Күләме төрлесенеке төрлечә – 31, 52, 54, 64, 72, 115, 125 битлек. Болар – сюжеты белән «Әлфе ләйлә вә ләйлә» («Мең дә бер кичә») әкиятләренең 756-778нче төннәренә барып тоташа торган шигъри дастаннар22. «Сәйфелмөлек» – басма формадагы китаби дастанның яңадан халык сөйләменә күчеп, авыз иҗаты буларак яши башлавының янә бер үрнәге буларак кыйммәт истәлек. Татар версиясе текстының XIX гасырның беренче чирегендә формалашкан булу ихтималы зур.

Әсәрнең билгеле вариантларыннан берсен Институт тарафыннан Урал якларына оештырылган фольклор экспедициясендә 1979 елда Фаизә Зәбир кызы Гобәйдуллинадан (1877 елгы) Асия Садыйкова язып алган23. Сюжеттагы кайбер үзенчәлекләре, өстәмә образлар һәм текстта очрый торган морфологик-синтаксик аермалыклары булуга карамастан дастан нигездә моңа кадәр басылган вариантка шактый якын. Әмма ике вариантны янәшә куеп тикшерү эпос белгечләре тарафыннан әлегәчә башкарылмаган, дастанны киләчәктә мондый махсус өйрәнү галимнәр өчен перспективадагы эш буларак әһәмиятле.

Болардан тыш Урал арты – күп кенә төрки халыклар бик яратып иҗат иткән, бүгенге көндә үзбәк, дүрт уйгыр, ике дистәдән артык әзәрбәйҗан, берничә төрек, казакъ, төрекмән версиясе, башкорт телендәге төрле күләмдәге текстлары мәгълүм, татар вариантлары исә дистәдән артып китә торган, Таһир белән Зөһрә турындагы популяр сюжетка корылган дастан вариантлары табылган өлкә. Әсәрнең татар вариантлары шактый. Г. Тукайның мәгълүм сүзләре белән әйткәндә, «татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы»на24 Курган өлкәсе татарларының да бик борынгыдан ук битараф булмавы күп нәрсә хакында сөйли. Бу төбәктә 1966 елда Сабира Шәфикъ кызы Гайнетдиновадан (1907 елгы) Ф. Йосыпов25, 1978 елда Сабира Гайнетдиновадан (1907) Рәшит Ягъфәров әлеге дастанның фабула характерындагы берәр вариантын язып алганнар26. Моннан тыш Институт архивында Фаизә Гобәйдуллинадан Асия Садыйкова язып алган вариант та саклана27.

Уртак дастани сюжеттан боларда Кормаши вариантында да очрый торган баласызлык, бер алманы икегә бүлеп бирү мотивлары, багучы карт, гарәп, Таһир-ның апасы, ырымчы карчык образлары, сәхрәгә чыгу, мәктәптә уку, сандыкка салып диңгез суына агызу, тәрәз астына килеп җырлау эпизоды һәм башкалар очрый. Информантлар эпик җырларны да игътибарсыз калдырмаган. Вариантларның Рәшит Ягъфәров тарафыннан язып алынганында ике урында тезмә юллар китерелгән. Аның беренчесе – Зөһрәнең кызларына әйткән җыруы:

Әйдәң, кызлар, йөгерешик,

Таһир каберенә җитешик,

Энҗе-мәрҗән сибешик.

Ә икенчесе исә, Таһирның үлеме турындагы хәбәрне ишеткәч, Зөһрәнең җырлаган җыруы:

И татарсыз, татарсыз,

Бер-береңә ук атарсыз,

Базарда ит беткәнме,

Таһир итен ашарсыз.

Фаизә Гобәйдуллинадан Асия Садыйкова язып алган вариантта исә тезмә юллар бераз үзгәрәк һәм түбәндәгедән гыйбарәт:

И ата, миңа салган сараеңның

Эченә ут сал инде, ди.

Ялкын итеп бер яндырып,

Бер кызынып кал инде, ди.

Эт зәйтүнен китерерсең, ди,

Аны кунак итәрсең, ди,

Миннән башка кызың булса,

Аны кияү итәрсең, ди.

«Бүз егет» – төрки халыклардан татар, башкорт, нугай, казакъ, кумык, балкар халыкларында версияләре мәгълүм фольклор әсәре. Татар халкы аны кулъязмадан да, басма китаптан да укыган, язма «Бүз егет» тәэсиреннән кабат халыклашканмы, я булмаса элгәрләребез телендә актив яшәгән булганмы, халкыбызда аның сөйләмә вариантлары да очрый. Күбрәк өлеше шигъри юллардан гыйбарәт гаҗәеп матур, күләмле әсәр. «Бүз егет»нең татар фольклористикасында шартлы рәвештә Баһави варианты, Кормаши варианты дигән исемнәр белән атала торган дастаннарында йола җыры – «Яр-яр»ның үзенчәлекле текстлары китерелү факты әһәмиятле. «Яр-яр» – татарларда ханлыклар дәверендә үк актив кулланылышта йөргән үрнәкләр. «Бүз егет» дастанының татар телле һәр варианты – татар дастаннарының тел-стиленә, хикәяләү рәвешенә, шигъри үлчәменә һәм рухына туры килә торган, борынгылыкны саклаган гүзәл әсәрләр. Фольклорчы Р. Ягъфәров 1978 елда хәзерге Курган өлкәсенә керә торган Сафакүл районында Нәгыймә Мөстәкыймовадан (1906) «Бүз егет»нең бер вариантын магнитофон тасмасына язып алган28, аның күчермәсен биргән29. Күчермә чәчмә тексттан гыйбарәт. Информант Кормаши вариантының кыскача эчтәлеген сөйләгән. Түбәндәге эпик җыр өлеше биредә үзенчәлекле көй белән әйтелгән:

Карлыгач карлыгачка җим бирде,

Карендәш карендәшкә дим бирде.

Ялгызлыкка төшептер моңлы башым,

Мин янып йөргәнемне кем белде?

Уйлыймын җанымны монда аласыңмы, дип,

Моңлы башым бу җирләрдә каламы, дип,

Кем үлмәкин калма ди яраткандин соң[1],

Куркамын гүр-кәфенсез калам дип.

Ходайга тәкъдиремдин калганым юк,

Борылып качарга һич дәрманым юк,

Каһһәррәхим әйләсәң, Кадир алла,

Синдин башка һичкемгә егъларым юк.

Агачның башын киссәң, төбе калыр,

Икәүнең бере үлсә, бере калыр,

Ялгызның үзе үлсә, нәрсәсе калыр?

Менәр аты, кигән киеме, юлы калыр.

Әйтәем, дисәм, бу илләрдә сүзем сынык,

Булмас ахры гарубәттән[2] күңелем тынык,

Аллага нә кыйлсаң да чарамыз юк,

Котылмас йиргә очрады гарип башым.

Югарыда телгә алынган, үткән гасырда экспедиция вакытында туплап алып кайтылган материаллар, барысы да бик пөхтәләп Мирасханәгә – Институтның архив фондларына тапшырылганнар. Алай гына да түгел, ул чактагы экспедицияләрдә халыктан җыелган фольклор үрнәкләре бик күп җыентыкларга кертелгән, шул исәптән 1989 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булган 12 томлык академик «Татар халык иҗаты» җыентыгының «Әкиятләр», «Дастаннар», «Риваятьләр һәм легендалар», «Табышмаклар», «Мәкальләр», «Җырлар», «Мәзәкләр», «Бәетләр» томнарында лаеклы үз урынын тапканнар, яисә теге я бу фольклор әсәренең варианты буларак күрсәтелгәннәр. Бу төбәктәге информантлардан язып алынган эпик әсәрләрнең бер өлеше басылып чыккан, әлегәчә язып алып кайтылган хәлендә беренчел кулъязмада саклана торган истәлекләр дә шактый. Аларның һәркайсы белән бүгенге көндә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибра-һимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларында танышырга мөмкин. Бу чорда Урал арты татарларыннан язып алынган «Сәйфелмөлек» дастаны да, «Кузы Күрпәч белән Баянсылу» да шушы ук сюжетка моңа кадәр дөнья күргән вариантларыннан үз үзенчәлекләре белән аерылып тора; «Йосыф – Зөләйха» сюжетлы дастан вариантында исә «Китабы дәдәм Коркыт»тагы сюжет килеп кергән, биредә Йосыф пәйгамбәрнең Кәнган белән Мисыр арасында казылган кабергә кереп ятуы турында сөйләнә. «Таһир белән Зөһрә» дастаннары Кормаши вариантының фабуласы характерында, күп өлеше чәчмә тексттан тора, әмма чорына күрә аерым информантлар авызыннан язып алынган эпик сюжет чагылышы булулары белән кыйммәт. Дастан текстларыннан тыш югарыда телгә алынган эпос-дастаннарның күпчелек вариантлары музыкаль нотага да төшерелгән. Ноталы текстлар Ф. Ваһапова төзегән «Татар халык иҗаты. Дастаннар» (1984) томында теркәлгәннәр. «Кузы Көрпәч белән Баянсылу» дастанының көй үрнәге, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы», «Таһир белән Зөһрә» (ике вариантта) дастаннарындагы эпик җыр, «Бүз егет» дастаннарының көй үрнәкләре – эпос һәм музыка белгечләре өчен әһәмиятле чыганак. Дастанның фольклористикада эпик җыр дип атала торган мондый өлеше, ягъни «тере» музыкаль фольклор ул – бүгенге көн белгече өчен аеруча кадерле мирас. Бүгенге көндә «тере» эпос-дастаннарга юлыгу сирәк күренеш, әмма берничә ел элек теркәлгәннәрен популярлаштыру – бурычыбыз. Курган өлкәсендә һәм аңа якын территориядә яшәүче яисә яшәгән милләттәшләребез белгән, үз иткән дастаннар – гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөргән идеяләр белән сугарылган милли эпик ядкарьләребез. Алар узган гасырның алтмышынчы – җитмешенче еллар фольклор экспедицияләре кайтавазы буларак мөһим. Шушындый истәлекләрнең Урал арты информантлары авызыннан язып алынган булуы әлеге төбәк белән бәйле төркиләрнең уртак тамыры, бердәй мәдәнияте хакында сөйли.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

 Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV века. – Казань: Иман, 2000. – 136 с.

 Долгих Б. О. Родовой и племенной состав народов Сибири в XVII веке. – М.: АН СССР, 1960. – С. 62.

 В Курганской области найдено поселение времен Золотой Орды. Электронный ресурс. Режим доступа: https://45.ru/text/gorod (дата обращения: 05.06.2018).

 История Курганской области с древнейших времен до 1991 года. Электронный ресурс. Режим доступа: https://history.kurgan.pro/book/contents/ (дата обращения: 05.06.2018).

 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 1-12, 13, 14, 15, 16-18, 18-21, 30-35, 36-37, 38 сакл. бер.; 2 папка, 19-65 сакл. бер.; 90 колл., 1 папка, 1-2, 19-65 сакл. бер.; 99 колл., 7-15 сакл. бер.

 Кузы Көрпәч белән Баянсылу // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 1979, № 1 кассета.

 Шунда ук, 90 колл., 2 папка, 19 сакл. бер.

 Кузы Күрпәс белән Майсылу // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 33 сакл. бер.

 Кузый Курпас белән Майсылу // Татар эпосы. Дастаннар / Төз., кереш сүз һәм искәр. язучы, сүзлекне әзерләүче Ф. В. Әхмәтова-Урманче. – Казан: Раннур, 2004. – Б. 187-193.

 Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 99 колл., 7-15 сакл. бер.

 Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу // Юсупов Ф. Ю. Сафакүл татарлары: тарих, тел, халык иҗаты. – Казан: ООО «Татполиграф», 2006. – Б. 246-247.

 Хисамов Н. Ш. Поэма «Кыссаи-Йусуф» Кул Али. – М: Наука, 1979. – С. 19.

 Шул ук. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының халыкта яшәеше // Казан утлары. – 1974. – № 9. – Б. 175-182; шул ук. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 334 б.

 Каримуллин А. Г. Татарский фольклор. Аннотированный указатель литературы. В 2-х частях. Ч. 1. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 1993. – 135 с.

 Йосыф – Зөләйха // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 1979, № 2 кассета.

 Йосыф // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 21а сакл. бер.

 Мәҗлиси. Сәйфелмөлек: дастан / Төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – Б. 8.

 Шунда ук. – 374 б.

 Сәйфелмөлек. – Казан: Гимназия тип., Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев нәшере, 1807. – 124 б.

 Татар халык иҗаты. Дастаннар / Төз., кереш мәкалә һәм искәрмәләрне язучы, сүзлекне әзерләүче Ф. В. Әхмәтова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – Б. 151-158.

 Татар эпосы. Дастаннар / Төз., кереш сүз һәм искәрмәләрне язучы, сүзлекне әзерләүче Ф. В. Әхмәтова-Урманче. – Казан: Раннур, 2004. – Б. 110-118.

 Сәйфелмөлек. – Казан: Гимназия тип., Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев нәшере, 1807. – 115 б.

 Сәйфелмөлек // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 21 сакл. бер.

 Тукай Г. Әсәрләр 4 томда: Т. 4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – Б. 279.

 Таһир – Зөһрә // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 99 колл., 7-15 сакл. бер.

 Таһир белән Зөһрә // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 91 колл., 1 папка, 21 сакл. бер.

 Шунда ук, 93 колл., 1 папка, 21 сакл. бер., № 1 кассета.

 Бүз егет // Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге, фольклор фонды, 1979, № 2 кассета.

 Шунда ук, 90 колл., № 2 папка, 19-22 сакл. бер.

 

Список литературы

Долгих Б. О. Родовой и племенной состав народов Сибири в XVII веке. – М.: АН СССР, 1960. – С. 62.

Исхаков Д. М., Измайлов И. Л. Этнополитическая история татар в VI – первой четверти XV века. – Казань: Иман, 2000. – 136 с.

Каримуллин А. Г. Татарский фольклор. Аннотированный указатель литературы. В 2-х частях. Ч. 1. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ, 1993. – 135 с.

Кузый Курпас белән Майсылу // Татар эпосы. Дастаннар. Төзүче, кереш сүз һәм искәрмәләр язучы, сүзлекне әзерләүче Ф. В. Әхмәтова-Урманче. – Казан: Раннур, 2004. –Б. 187-193.

Кузы-Көрпәс һәм Маян Сылу // Юсупов Ф. Ю. Сафакүл татарлары: тарих, тел, халык иҗаты. – Казан: ООО «Татполиграф», 2006. – Б. 246-247.

Мәҗлиси. Сәйфелмөлек: дастан / Төз. һәм кереш сүз авт. Ф. Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – Б. 8.

Сәйфелмөлек. – Казан: Гимназия тип., Йосыф Исмәгыйль улы Апанаев нәшере, 1807. – 124 б.

Тукай Г. Әсәрләр 4 томда. Т. 4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – Б. 279.

Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 334 б.

Хисамов Н. Ш. Поэма «Кыссаи-Йусуф» Кул Али. – М.: Наука, 1979. – С. 19.

Хисамов Н. «Кыйссаи Йосыф» поэмасының халыкта яшәеше // Казан утлары. –1974. – № 9. – Б. 175-182.

 

References

Dolgih B. O. Rodovoy i plemennoy sostav narodov Sibiri v XVII veke [The generic and tribal composition of the peoples of Siberia in the 17th century]. Moscow, 1960, p. 62.

Khisamov N. “Kyssay Yusuf” poemasynyn halykta yasheeshe [“Kyssay-Yusuf” poem in public memory]. IN: Kazan utlary, 1974, no. 9, pp. 175-182.

Khisamov N. Boek yazmyshly eser [A work with a great fate]. Kazan, 1984, 334 p.

Khisamov N. Sh. Poema “Kyssay-Yusuf” Kul Ali [The poem “Kyssay-Yusuf” by Kul Ali]. Moscow, Nauka publ., 1979, p. 19.

Ishakov D. M., Izmaylov I. L. Etnopoliticheskaya istoriya tatar v VI – pervoy chetverti XV veka [Ethnopolitical history of the Tatars in the 6th – first quarter of the 15th century]. Kazan, Iman publ., 2000, 136 p.

Karimullin A. G. Tatarskiy folklor. Annotirovanny ukazatel literatury. V 2-h chastyah. Ch. 1 [Tatar folklore. Annotated reference. In two parts. Part one]. Kazan, 1993, 135 p.

Kuziy Kurpes belen Maysylu.Tatar eposy. Dastannar. Tozuche, keresh suz һem iskermeler yazuchy, suzlekne ezerleuche – F. V. Ehmetova-Urmanche [F. V. Akhmetova-Urmanche (ed.). Kuzy Kurpqs and Maysylu. The Tatar epic. Dastans]. Kazan, Rannur publ., 2004, pp. 187-193.

Kuzy-Korpes һem Mayan Sylu [Kuzy Kurpes and Mayan Sylu]. IN: Yusupov F. Yu. Safakul tatarlary: tarih, tel, halyk izhaty [Safakul Tatars: history, language, folklore]. Kazan, OOO “Tatpoligraf” publ., 2006, pp. 246-247.

Mezhlisi. Seyfelmolek: dastan. Toz. һem keresh suz avt. F. Yahin [F. Yahin (ed.). Sayfulmulyuk. Dastan]. Kazan, Tatar. kitap neshr. publ., 2007, 374 p.

Seyfelmolek [Sayfulmulyuk]. Kazan, Gimnaziya tip. Yosyf Ismegyl uly Apanaev neshere publ., 1807, 124 p.

Seyfelmolek kitaby [Sayfulmulyuk book]. Kazan, Gimnaziya tip., Yosyf Ismegyl uly Apanaev neshere publ., 1807, 115 p.

Tukay G. Eserler 4 tomda [Tukay G. Works in 4 volumes]. Kazan, 1977, p. 279.

 

Сведения об авторе

Мухаметзянова Лилия Хатиповна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: lilmuhat@mail.ru.

 

About the author

Liliya Kh. Mukhametzyanova, Doctor of Philological Sciences, Chief Researcher at G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lilmuhat@mail.ru.

 

В редакцию статья поступила 19.06.2018, опубликована:

Мөхәммәтҗанова Л. Х. Курган татарлары: эпик фольклорда төрки мәдәният эзләре // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2019. – № 1. – С. 152-163.

 

Submitted on 19.06.2018, published:

Mukhametzyanova L. Kh. Kurgan tatarlary: epik folklorda torki medeniyat ezlere [Tatars of Kurgan region: traces of the Turkic civilization in epic folklore]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2019, no. 1, pp. 152-163.

 

 

[1] Ягъни: җиргә яратылган берәү дә үлми калмый.

 

[2] Горбәт – гарәп сүзе, мосафирлык, туганнарыннан аерылып, чит илдә булу.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
Публикация посвящена введению в исследовательский оборот документальных материалов расследования в Свияжской провинциальной канцелярии случая о недопущении к крещению татарки-мусул
В статье анализируются причины составления в 1910 г. известным мусульманским общественным деятелем И. Гаспринским записки «О распространении на крымских татар общего права избирать
Статья представляет собой публикацию машинописной копии первого циркуляра Восточного отдела ГПУ (1922-1930) – контрразведывательного и разведывательного органа в структуре Государс
Авторами продолжено исследование, начатое в 2014 г., о пребывании в СССР американского экономиста Франка Уитсона Феттера (1930).
Изучение опыта взаимодействия управленцев и педагогического сообщества в годы Великой Отечественной войны на примере Калининской (ныне Тверской) области.
В статье рассматривается влияние построенного в 1950-1957 гг. Куйбышевского гидроузла и образованного им водохранилища на жителей города Куйбышев-Татарский (бывший г. Спасск), част