Җиһангирова Г. Р. «Галиҗәнап вә нәзакәтле иде...» (Татарстан Республикасы Милли музей фондларында Камил Мотыйгый архивы материал

О коллекции издателя, редактора, певца К. М. Тухватуллина (Камиля Мутыги) в Национальном музее Республики Татарстан. В статье представлена рукопись — воспоминания отца К. Мутыги, Мутыгуллы хазрата, о Г. Тукае.
Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
08.12.2012
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2012

«Галиҗәнап вә нәзакәтле иде...»

(Татарстан Республикасы Милли музее фондларында Камил Мотыйгый архивы материаллары)

 

Заманы өчен танылган басма булган «Яңалиф» газетасы 1928 ел 34нче санында Камил Мотыйгый (Төхвәтуллин) хакында: «Татар дөньясында гына түгел, СССР шәркында да Камил аганы күреп, ишетеп, белүчеләр күп булганы мәгълүм. Татарның сәхнәсенә, татардан профессиональ җырчы булып тәүге башлап аяк баскан ул булды...», — дип яза.

Камил Мотыйгулла улы Төхвәтуллин (1883-1941) — нәшир, журналист, җырчы (баритон). 1905-1907 елларда «Әл-гасыр әл-җәдид», «Уклар» журналлары, «Фикер» газетасы нәшире һәм мөхәррире, «Уралец» (1906 елдан — «Урал көндәлеге») газетасының нәшире, «Яңа тормыш» газетасын оештыручыларның берсе. Ул татарлардан беренче җырчы артист булып та санала.

Татарстан Республикасы Милли музеенда Камил Мотыйгый хакында материаллар тупланган аерым коллекция бар. Музейга Камил Мотыйгый архивы 1995 елда аның улы Хәмит Төхвәтуллин тарафыннан тапшырылган1. Барысы 239 данә документ. Архивта 1904-1985 еллардагы материаллар тупланган, шулардан 25 фоторәсем яки фотосурәтләрнең фотокүчермәсе, 1920-1930 елларга караган дүрт шәхси документы, 11 нөсхә-программа, афишалар, эпистоляр истәлекләрдән улы Хәмиткә язган дүрт хаты (1937-1940 еллар), 1905-1906 елларда басылган Ф. Бурнаш, Г. Тукай, И. Рәмиев китаплары бар.

Камил Мотыйгый 1883 елның 13 (25) февралендә Җаекта мулла Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә туа. Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин — татар тарихында танылган шәхес, шагыйрь Габдулла Тукайның остазларыннан. 1870 елларда Казан губернасы Түбән Кайбыч авылыннан (хәзерге Кайбыч районы) Җаекка килеп урнашкач, алдынгы карашлы дин эшлеклеләреннән буларак, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәдә яңача укыту алымнары файдаланып белем бирә башлый. Мәдрәсәдә, гадәти дин дәресләре белән беррәттән, рус классы оештырыла, манзара-диспутлар уздырыла, беренчеләрдән җәдитчә метод белән татар теле өйрәтелә, җәмәгать алдында ачык имтихан бирүләр кертелә. Патша хөкүмәте тарафыннан рөхсәт ителмәсә дә, мәдрәсәгә башка губерналардан да татар шәкертләре кабул ителгән. Шулай ук, рөхсәтсез генә, Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә шактый гына казах шәкертләре дә белем алган. Шәкертләрнең һәрберсен мәдрәсәгә кабул итүне хәзрәт үзе хәл итә торган булган. Бала чактан ятимлек, мохтаҗлык татып, йорттан-йортка күчеп үскән Мотыйгулла, шәкертләрнең авыр хәлен җиңеләйтү өчен бар мөмкинлекләрне дә файдаланырга тырышкан. Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе шәкертләре арасында Г. Тукай, Я. Морадый, Г. Кариев исемнәрен әйтеп узарга була.

Мотыйгулла хәзрәт белемне танылган Кашгар мәдрәсәсендә ала. Ул шәрыкъ шагыйрьләре Гомәр Хәям, Фирдәүси, Нәваи иҗатын яттан белгән, үзе дә шигырьләр язган. Хәзрәтнең казый вазифасын башкарып, хатын-кызларны яклап чыгарган хөкеме шактый вакыт киң мөселман җәмәгатен шаулаткан вакыйга булып тора. Мөселман хатыны Мәфтүха Мөбинова мөрәҗәгате буенча казый Мотыйгулла хәзрәт аны ире Мортаза Җиһаншиннан аера. Ул заманда аерылышу мәсьәләсен бары тик ирләр фикерен истә тотып кына хәл итә торган булганлыктан, бу карар үз дәвере өчен бик иҗтиһади һәм тәвәккәл адым була. Мотыйгулла хәзрәт 1920 елда Җаекта үлә.

Камил Мотыйгиның әнисе — Гиззенәс Галиева Җаекта туган. Гиззенәс абыстай «Мәктәбелиннәс» мәдрәсәсендә кызларга белем биргән. Мәдрәсәдә, гадәти гыйлем бирү белән бергә, кызларга кул эшләре өйрәткәннәр, абыстай рөхсәте белән хор белән җырлау, биергә өйрәнү дәресләре оештырылган була.

Камил Мотыйгыйның беренче укытучысы әтисе Мотыйгулла хәзрәт булып, аннан соң ул белемне Сираҗетдинов Әхмәтша остаздан ала. 1900-1902 елларда ул Каһирәдә Әл-Әзһәр мәдрәсәсендә укый. Шул елларда Дәмәшк, Бәйрут, Мәккә, Мәдинә, Константинополь, Шам җирләрендә була. Туган якларына кайткач, 1902-1907 елларда «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә мөдәрис булып тора. 1906-1907 елларда Камил Мотыйгый «Әл-гасыр әл-җәдит» кулъязма журналын баса. Камил Мотыйгый бастырган бу журнал хакында И. Рәмиев болай дип яза: «Вак буржуачылык юлы белән барса да, ләкин бик чуар фикерле булып, кулга төшкән материалларны баса иде. Сәяси рухтарак язылган материаллар белән беррәттән, дини мөселманнарны да кайгыртып ала. Милли байларны бер тиргәсә, бер мактый, эшчеләрнең авыр хәлен дә истән чыгармый. Бер санында мөселманнар берлеген якласа, икенче номерда шул ук “Иттифакъ мөслиминне” тиргәп тә куя иде... Мөхәррире һәм нәшире — Камил Мотыйгый-Төхватуллин. Гаире язучы Г. Тукай. Язышучылар: Г. Исхакый, Ф. Туктаров, Риза казый, Хәйрулла ахун, ахун Максуд, Муса Бигиев һ. б.»2

Архивта сакланучы документаль материаллардан Камил Мотыйгыйның нәширлек эшчәнлеге буенча: «Уральский дневник» (Урал көндәлеге) газетасын ачу (1906 ел) хакында, 1904 елда К. Мотыйгыйга «Фикер» газетасын чыгаруга рөхсәт таныкламасы кебек документлар бар.

Җаекта матбагалары ябылгач, Камил Мотыйгый 1908-1912 елларда концертлар куеп йөри. Мәскәүнең «Мәркәз татар клубы»нда, Санкт-Петербург мөселманнары алдында чыгышлары зур уңыш белән уза. Шул чор матбугаты битләрендә аны «татарның Шаляпины» дип тә атаганнар. Музей фондында сакланучы кулъязма хәлендәге афиша, истәлекләрдә Камил Мотыйгый концертларының программалары сакланган. Программада Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар, халык җырлары тәкъдим ителә.

Архивта шулай ук Камил Мотыйгыйның төрле елларда уздырылган 25, 80, 100 еллыгы уңаеннан юбилей концертларын оештыру буенча мөрәҗәгать, хат, программалар, котлау телеграммалары да саклана.

Камил Мотыйгыйның төрле елларда (1930, 1940) язган истәлек, хатирәләре, тормыш юлы тасвирламалары бигрәк тә игътибарга лаек. Алар арасында иң тулысы «Мин ничек җырчы булдым»3 дип атала. Бу биографик язма 1934 елда тәмамланган һәм шактый тулы, кызыклы фактларга бай материал булып тора.

Хәмит Камил улы Төхвәтуллин язган «Камил Тухватуллин: жизнь и деятельность»4  (“Камил Мотыйгый: тормышы һәм эшчәнлеге”) дигән кулъязмада да күп мәгълүмат тупланган. Бу әсәр күп тапкыр төзәтелгән, берничә нөсхәдә сакланган.

Камил Мотыйгый архивы музей таләпләренә туры китерелеп эшкәртелгән, электрон каталогка кертү алып барыла. Материалларның бер өлеше Г. Тукай музее экспозициясендә, шагыйрь тормышы һәм иҗатының Җаек чорын чагылдыручы бүлегендә урнаштырылган. Киләчәктә аны фәнни нигездә анализлау, тирәнтен тикшерүче табылыр дип уйлыйм.

Архив материаллары арасында иң кыйммәтлеләре, әлбәттә, шагыйрь Г. Тукай белән бәйле документлар. Хәзерге көндә музей фондларында сакланучыларыннан Мотыйгулла хәзрәтнең Г. Тукай турында истәлекләре5.

Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән «Мотыйгулла хәзрәтнең мәктүбләре» — кулъязма хәлендә, өч биттән торган, гарәп хәрефләре белән язылган документ. Датасы, язылу урыны күрсәтелмәгән. Бу текст шулай ук 1914 елда Җамал Вәлиди тарафыннан төзелгән «Тукай мәҗмугә асары» китабында басылган. Текст китапның беренче бүлегендә «шагыйрьнең остазы Мотыйгулла хәзрәттән алдыгымыз мәктүб»6 диеп бирелгән. Хәзер китерелгән текст музейда сакланучы кулъязманы кириллица хәрефләренә күчереп тәкъдим ителә. Шакмаклы җәяләр эчендә мәгънәсе буенча кирәкле, ләкин текстта булмаган сүзләр күрсәтелде. Астөшермәләрдә «Тукай мәҗмугә асары» китабында китерелгән искәрмәләр урнаштырылды.

Кулъязманы эшкәртүдә ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Р. Абзалинага һәм филология фәннәре кандидаты С. Гыйләҗетдиновка рәхмәтләремне белдерәм.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татарстан Республикасы Милли музее (ТР ММ) фонды документларында 1995 елның 30 ноябрендә 39 номерлы кабул итү акты белән теркәлгән.

2. Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905-1925. – Казан, 1926. – 34 б.

3. ТР ММ, инв. № 23693-3.

4. Шунда ук, инв. № 23693-116.

5. Шунда ук, инв. № 23693-240, 23693-26.

6. Вәлиди Җ. Тукай мәҗмугә асары. – Казан, 1914. – 20 б.

 

Мотыйгулла хәзрәтнең мәктүпләре

Шәкертем Габдулла Тукаев иң элек Уральскийга килгәч тә җизнәсе Галиәсгарь бай Госманов җәнәбләренә төште. (1895 сәнә иде). Галиәсгарь әфәнде каен энесене үз углы кеби тәрбия итәргә илтизам1 итеп китерткән иде, чөнки аның бердәнбер углы Гобәйдулла, тугыз яшьләрендә үлдеге хәлендә, Тукай килүдән бер генә ел элек вафат иткән иде*. Шул сәбәпле Госманов Тукайны баласы кеби кадерләп тотарга, укытырга башлады. Иң элек мәдрәсә мазарындагы2 русский класска бирде. Тукаев шунда Әхмәтшах Сираҗетдинов нам3 карт учителдән өч сәнә укып тәмамлап чыкты**. Шулай русча уку динен алдарак безнең мәдрәсәмездә исламча укырга кереште. 1896 сәнәләрдә инде. Әвәлдәрәк җизнәсе өендә кунып ятса да, берәр елдан соң бу бөтенләй мәдрәсәдә тора башлады.

Тукай мәрхүм ятим вә фәкыйрелхәл булса да, яшьтән үк үз-үзен тота белә, галиҗәнәб, вә нәзәкатле булырга тырышкан кеби сизелә иде.

Ул вакытларда мәдрәсәләрдә иске ысул белән укыла иде. Тукаев мәгъруф4 булган төрки вә гарәби китапларны Марасалы Фәтхетдин Рәхматуллин нәм хәлфәмездән укыды, соңра сарф, тәркиб, нәху гарәбиләрне5 Сираҗетдин исемле бер карт хәлфәмездән иске ысул илә тырышып укып шул фәннәрдән гүзәл мәгълумат алды.

Ике-өч елдан соң үземнең гомуми дәресләремә хәзыйр6 була башлады. Бу дәресләр ошбулар иде: фикхтан7 — «Мухтасар», «Хидая»; тәфсирдән8 — «Җәләйн»; мантыйктан9 — «Исагуҗи», «Шәмсия»10.

Тукаев мантыйкның үзен яратса да бу «Исагуҗи», «Шәмсия»ләрдән бер дә мәмнүн11 түгел иде. Бәгъзән12 «Гакыйд Тафтазани», «Хөсәин җәсәри» китаплары да шуннан була иде.

Хәдистән «Сахих әл-Бохари» дәресен яратып укыды, хәдисләрдән аңлашылган фәлсәфәләр илә гаять хозурына иде. Җәй көннәрендә «Сахих әл-Бохари» дәресләрендә гыйбәдәтхан13 күберәк үзе булып, калын тавышы белән укый иде.

Шул араларда госманлы китапларыннан бәгъзән гәзитә, журналлардан, шулай ук руси әдәбиятеннән бәгъзән нәрсәләр тәрҗемә итәргә башлады. Шушы елларда (Кариевнең риваятенә күрә 1902-1903 елларда) мәдрәсәмездә Габдулвәли намында бер төрек шәкерте, бер кыш, бер җәй торган иде. Тәсадф14 уларак Габдулвәли әфәнде шагыйр иде***. Тукай да берәр сәнә мөкатдәмә15 генә үзеннән «Мөхтасар әлка фи нәсәми әлгорузи вәл куафи» китабының Кафия кыйсемен16 калдырып, фәкат Гаруз кыйсемен генә укыган иде. Гарәбенең уналты төрле шигырь, вәзенләрен17, тәкътыйфләрен кыскача гына укып мәдхәле шигырьгә18 юл тапкан иде.

Шул юл илә баягы Габдулвәлигә кушылып вә үзенең мөстәгид19 табигате илә көн саен шигырләр истихараҗ20 итә башлады. Шулай да тәсһил21 өченгә гяһ22 «Мөхәммәдия», гяһ «Бакырган» кеби әсәрләрнең вәзенен дә хәтергә ала иде.

Һәрвакыт әйтә торган идем: «Габдулла, син шигырьләрдә тәнҗисләр23 яса тәнҗисләр шигырьләрдә бик [...]», — дип. Шул сүзләремне бер дә бушка калдырмады, гүзәл тәнҗисләр ясар булды.

Габдулланың атасы Гариф мулла Кышкарда укыганда шәрикем24 улдыгыннан, Габдулланы үзем дә мәхәббәтле күрер идем.

Дәрес вакытларында үз алдыма каршы, йөзгә-йөз утырта идем. Кайчакта: «Мин атаң белән бергә Кышкарда укыган идем, шуның өчен сине яратам», — дидиегемдә, тәбәсен25 илә көлеп, ак йөзен кызартып, башын аска иеп куя торган иде.

Габдулла мәдрәсәмездә «Мөкаддәмәи җәзәрия» укыган булганлыгына, Коръән мөкатдәсне тәгъзимләп26 госманлы мәкаме илә, бер карт төрек кеби калын тавыш илә укыр иде. Бәгъзән башына фәс кенә киеп, сирәк кенә мәсҗедкә дә баргалап куя торган иде. Фәкать өйлә намазындан соң Коръәнне тәмам карт төрекнең үзе булып укыр, җәмәгатьнең кәефен хушландырыр иде.

Габдулла мәдрәсәдә 3-4 сәнә тордыгы соң мөрәббисе27 булган җизнәсе Галиәсгәрь бай Госманов вафат булып китте. Габдулланың өстенә тагын да ятимлек артты. Фәкать үзенең гаять сабырлыгы, чыдамлыгы вә мәгәхәзә мәшгулияте28 илә үзен-үзе асрап мәдрәсәдә дәвам итә алды. Аз булса да үзенә ярдәмче шәкерт балалары да булды.

1902 елда углым Мөхәммәдкамил әл-Каһирәдән кайткач, Габдулла Камилдән һәрвакыт истифадә29 итәргә, ихлас илә сызганып тотынды. Аннан әдәбияте гарәбия вә мәглүмате җәдидә өйрәнеп иҗтихадлы, ихласлы шәкерт булды*. Габдулла мәдрәсәдә парлак30 дәвере да ошбу соңгы 2-3 сәнә булды. Шул рәвешчә мәдрәсәбездә тору мөтдәте31 ун сәнәгә кадәр сузылды.

Соңыннан 1905 сәнәнең ахырларында, Мөхәммәткамилгә кушылып, мәтбага хезмәтләренә кереште. Берәр сәнәдән соң мәдрәсәдән чыкты. Әвәлдән Камилнең урысча «Уралец», «Уральский дневник» намы газеталары чыгарында фәкать машинада басылып чыккан сәхифәләрен генә җыю хезмәтендә иде. Соңрак Камил татарча «Уклар», «Фикер»**, вә «Әл-гасыр әл-җәдид» гәзите вә журналларын чыгара башлаганда Габдулла мөсәхихлеккә32 күтәрелде.

Голумә шәкертләрем, шул җөмләдән Тукай да, миңа бервакыт: «Хәзрәт фикх китаплары бер дә тәртипсез тәсниф33 кылынганнар, шул сәбәптән шәкертләр “Китабул салят”34 бабыннан35 башка җирләрен укымыйлар да, белмиләр дә. Сездән үтенәбез, фикх мәсъәләләрен мәтдә-мәтдә итеп бер китап тәсниф итсәгез икән, ысул җәдитнең рошде, галиәләре36 укырга кулай булыр иде», — тәрезендә37 үтенеч ясадылар. Үзем дә аларның максатларын мәслихәт күреп 120 баб үзе дә 1305 мәвәдәдән38 гыйбәрәт «Надир әл уҗуд» бер китап тәсниф итмеш идем. Бу китапның суәден39 үзем язып, бәязый40 нөсхәсен Габдулладан яздырып мәтбага формасында тәхсих41 кылдырып куйган идем. Фәкать Камилнең басмаханәсендә бастырабыз дигәндә басмаханә тукталып мәгәлтәэсиф42 басылмыйча калды. Китап гәрәби әл-гыйбәрә булып «Фикх әлшәрифә»43 нәмында иде. Габдулла бу китапны яратып, һәр мәтдәнең мәңсунен44 аңлап, кәефләнеп укыр иде.

Мәдрәсәбезнең бер өенә 1898 елда ысул җәдидә кабул итмеш идек. Габдулла ысул җәдид тарафдары, аның мөхибе45 булса да, зур шәкерт булганлыктан, ысул кадим өендә торып бер тарафтан дәресләрен укый, вә икенче тарафтан соңга таба тәхрир46 эше белән мәшгуль була иде. Утырган урыны мин дәрескә утыра торган тәрәзәгә күрше булдыгыннан, кулымны гына сузып тәхрирәтен алып карыйм вә: «МәшАллаһ, әфәрин», — дия идем.

Габдулла вакытын әсла47 буш үткәрми иде. Коръән, хәдис булсын, башка һәр фән булсын, һәммәсенә нәзре48 фикре фәлсәфи ислам ноктасыннан иде.

Тукаев халык арасында аз сүзле булып, бик мөһим сүзләрне генә сөйли иде. Кулына каләм алса, һич туктаусыз яза иде.

Остаз вә шәкерт ысулынча бәгъзән арамызда монзаралар49 да булгалап куя иде. Мәсәлән ул «Капитал» тугрысында миңа хилаф китап аның зарарлыгын исбатларга тырыша иде. Гаҗәбән Казан шәһәренә һиҗрәт иткәч, Казанның мәркәз икәнлегеннәме, яки фәкать гәлә поршәнләнгәме, яхуд [...] (нә исә үзендән түгел) 3-4 сәнә үткәреп миңа мәктүб яза алмый югалды. Бусы инде аның бер нәни генә кысуры50 булды.

Төрекләр мәкале: «бәшрдер, әфәндем, шашар...»

Шулай да аның бу касуры, тик ихтималлардан нәзәр итсәмдә51 гарәб шагыйренең:

Вәл гайб фиһәм гайран сиү фәһүм

Биһән фәлүл мән караг әл-Кәтәб52,

сүзенә мәсдәк53 булыр дидем дә, хәсән занда54 булып, яза-яза каләме кырылган55 булыр, диеп куйдым.

Мотыйгулла хәзрәтнең мәктүбе тәмам.

ТР ММ, инв. № КП-23693/26.

 

СҮЗЛЕК:

1. Илтизам — теләп.

2. Мазарындагы — каршындагы.

3. Нам — исем.

4. Мәгърүф — билгеле.

5. Сарф, тәркиб, нәху гарәбиләре — гарәб лингвистикасы бүлекләре.

6. Хәзыйр — катнаша.

7. Фикх — юриспруденция.

8. Тәфсир — Коръәнгә аңлатмалар.

9. Мантыйк — логика.

10. «Исагуҗи», «Шәмсия» — китап исемнәре.

11. Мәмнүн — канәгать.

12. Бәгъзән — кайвакыт.

13. Гыйбәдәтхан — башлап укучы.

14. Тәсадф — каза.

15. Мөкатдәмә — артык.

16. Кыйсем — бүлек.

17. Вәзенләр — үлчәмнәр.

18. Мәдхәле шигырьгә — шигырьгә керү.

19. Мөстәгид — талантлы.

20. Истихараҗ — чыгара.

21. Тәсһил — булышлык.

22. Гяһ — кайчакта.

23. Тәнҗисләр — миллиләштерү.

24. Шәрикем — компаньон.

25. Тәбәсен — елмаю.

26. Тәгъзимләү — олылау, зурлау.

27. Мөрәббисе — тәрбиячесе.

28. Мәгәхәзә мәшгулияте — тырышып эшчәнлеге.

29. Истифадә — файдалану.

30. Парлак — чәчәк аткан.

31. Мөтдәт — вакыт.

32. Мөсәхихлек — корректорлык.

33. Тәсниф кылынган — язылган.

34. «Китабул салят» — «Намаз китабы».

35. Баб — бүлек.

36. Галиәләр — мәдрәсәнең сыйныфлары.

37. Тәрезендә — рәвешендә.

38. Мәвәдәдән — мәтдәдән.

39. Суәден — караламасын.

40. Бәязый — акка язылган.

41. Тәхсих — төзәтү.

42. Мәгәлтәэсиф — кызганычка каршы.

43. Фикх әлшәрифә — юриспруденциягә аңлатма.

44. Мәңсун — эчтәлек.

45. Мөхибе — яратучы.

46. Тәхрир — редакторлык.

47. Әсла — һич.

48. Нәзре — карашы.

49. Монзаралар — сүз көрәштерү.

50. Кысур — кимчелек.

51. Нәзәр итсәмдә — уйласам.

52. Вәл гайб фиһәм гайран сиү фәһүм. Биһән фәлүл мән караг әл-Кәтәб — Син аларны бернәрсәдә дә гаепли алмыйсың. Бары тик дошманнар белән күп көрәшеп, кылычлары тупасланган булудан башка.

53. Мәсдәк — раслау.

54. Хәсән занда — яхшы фикердә.

55. Кырылган — таушалган.


* Бу турыда Камил Мотыйгыйның риваяте башкарак. Аның язуынча, Галиәсгарь хаҗиның Габдулла исемле улы Тукай килеп бераз торганнан соң үлә. Шуннан соң Габдулланы үз йортыннан мәдрәсәгә җибәреп торгыза башлый. Бу ике риваятнең кайсысы дөреслеген җәхак итә алмадык.

** Камил әфәнде исә Тукаевның русча укый башлап тәмам итмәгәнлеген яза. Кариевнең риваяте дә Мотыйгулла хәзрәтнекенә муафикъ. Ярулла Морадый да: «Тукайның Уральскийда бер класслы русча мәктәптән алган шаһәдәтнамәсендә фамилиясе Гарифов дип язылган», дидер.

*** Бу тугрыда Кариев ошбу сүзләрне яза: «Габдулла әфәнденең сөйләвенә караганда, ул шәкерт үзе шагыйрь дә булган. Габдулла әфәнде белән анлар бер-берсенә табига тугры килеп, бер-берсен бик яратышып торганнар. Габдулла әфәнденең нәкълинә күрә, ул шәкерт белән алар җәй буе ачлы-туклы торганнар. Ул шәкертнең түземлелеге, әхлакълылыгы, гүзәл тәрбиясе Габдулла Тукайга бик каты әсир иткән. Шуның өчен мәдрәсә бәянендә сүз чыкса, Габдулла Тукай мәдрәсәдә иң матур хәтирәгә шул шәкертне сөйли иде. Шул шәкерт белән алар җәй буе бергә җырлап, бергә йөреп, ач булсалар да рәхәт, хозур үткәргәннәр. Ул шәкертнең шигырьләреннән бәгъзеләрен Габдулла әфәнде 1907нче елларда миңа Уральскийда вакытта укыган иде. Ләкин тәэсифкә берсе дә хәтеремдә калмаган».

* Камил әфәнде яза: «Габдулла әфәнде минем өйгә йөреп миннән гыйлем, кыйраәт һәм мисыр мәкаме дә өйрәнде. Шул вакытта минем төрекчә вә гарәпчә җырулар җырлаганымны да бик ихлас берлә тыңлап тора иде, һәмдә миңа килә торган һәр төрле төрекчә вә гарәпчә язылган гәзитә вә журналларны укып файдалана иде».

** Бу тугрыда Кариев яза: «1905 елның ахырларына “Фикер” газетасы чыга башлагач, Габдулла әфәнде “Фикер” мәтбагасында бишәр сум вазыйфа алып, ике ай наборчик булып хезмәт итте. Наборчик вакытында бәгъзе бер нәрсәләрне үзлегеннән төзәтә башлагач Камил әфәнде аңар 10 сум жалование биреп мөсәхих итеп куйды. Мөсәхих булып торган вакытында “Фикер”гә шигырьләр һәм мәкаләләр яза башлады. Тукаевның иң беренче басылган шигыре “Мужик йокысы” булды. Аңа кадәр мәдрәсәдә вакытында [...] хакында бер шигырь язган иде, ләкин аны ни сәбәптәндер бастырмады. Тукаев “Фикер” газетасында берничә айлар шул ун сумга хезмәт итте. Бу акча аңа мәдрәсәдә иркен торырга [ярдәм] итә иде».

Другие статьи
Публикация об учреждении государственных символов Татарской АССР.
Среди основных задач ТЮРКСОЙ — развитие и укрепление связей между тюркоязычными странами в сфере культуры и искусства. На примере этой организации рассматривается международное кул
Интервью со скульптором, заслуженным деятелем искусств Республики Татарстан М. М. Гасимовым.
О сановнике Казанского ханства первой половины — середины XVI в. князе Кострове. Некоторые наблюдения и выводы о генеалогии его происхождения, государственно-дипломатической, военн
Публикация текста самой ранней из известных науке подлинных грамот первого архиепископа Казанского и Свияжского Гурия, архимандриту Герману из фондов Национального архива Республик
Публикация посвящена истории ежегодного принесения иконы Смоленской Божьей Матери в Казань в XIX в. и отражению этого события в изобразительных источниках.