В. Хәмидуллина. «Герман илендә татар көе яңгырады...» (Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы фондл

Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
10.11.2009
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2009

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына

«Герман илендә татар көе яңгырады...»

(Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы фондларында сакланучы көндәлекләр һәм истәлекләрдән)

Архивыбыз һәр елны Бөек Ватан сугышына багышланган күргәзмә оештыра. Ел саен аның темасын төрлеләндереп, бар байлыкны яшь буынга күрсәтергә тырышабыз. Материалларыбызның бер өлешен интернетта виртуаль күргәзмәдә урнаштырабыз. Бөек Җиңү темасына кагылышлы рәсми документлар Татарстанның КПСС һәм ВЛКСМ өлкә комитетлары фондларында һәм сугышта катнашучыларның шәхси фондларында тупланган.

Күргәзмәләрдә тулысынча биреп булмаган бер төр документлар бар, бу — көндәлекләр һәм истәлекләр. Мәгълүм булганча, сугыш вакытында көндәлек язу тыелган. Ләкин, тыюга карамастан, язучылар да булган.

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивында алар күп түгел: батыр очучы Хак Хәлил улы Хәлилевнең көндәлеге һәм истәлекләре, 358 нче укчы Ленинград — Хинган дивизиясе лейтенанты А. Спасибенко, хәрби корреспондентлар Госман Бакир, Ибраһим Гази, Атилла Расих, Әхмәт Исхакларның, Христинка исемле тоткын кызның көндәлекләре.

Бу төр документлар шунысы белән кызыклы — аларда һәр вакыйгага язучының үз фикере, сугышта катнашучы буларак биргән бәясе чагыла. Туган илгә мәхәббәт, якыннарын сагыну хисләре бернинди мәхшәр дә суыта алмаган җылылык белән язылган. Шул мәхшәрдә дә кешелек сыйфатларын саклап калу сугышчыларыбызның иң гүзәл сыйфаты булмады микән?

Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан язучы Госман Бакирның көндәлекләре 1942 елның ноябреннән 1945 елның июнь ахырына кадәр булган вакыйгаларны үз эченә ала. Бу көндәлекләрдә сугышның барышын язучының рухи халәте, язу стиле әйтеп бирә: «18.04.1943. 5 ай мин армиядә. Көчле җил. Ташлы ярны чокып НП* казыдык. Төн, яңгыр, таң алдыннан кайттык. Кайту белән тревога. [...]

12.09.1943. Төн буе алга барабыз, суык, яңгыр, былчырак ерып барабыз. Таң ата, бер “Старый Кременчук” дигән греклар авылына туктыйбыз. Авыл янган, сыер, сарык, тавыклар янган. Халкы бәрәңге бакчасында түшкәләрен ташлаган. Авылның икенче урамына күчәбез. Халкы татарча сөйли.

Кич кузгалабыз. Күперләр ватылган. [...]

9.10.1943. Безнең Армия тагын һөҗүмгә күчте. Кубань тазартылды. [...]

27.02.1944. Көне буе торып, кичкә таба кузгалдык. Өйдән хат алдым. Көн матур, кояшлы, яз күренеше. Яшисе килә, ә без наступлениегә барабыз. Төнлә бер бакчага туктап, окоп казыдык. Төне буе эшләп ардык. Юеш чокырда туңдык, бераз ял иткәч, 28.02 дә торып, тагын казый башладык. Төштән соң аттык. Дошман каршы ата, һөҗүмгә әзерләнәбез. [...]

5.07.1944. Газета эшенә күнегеп киләм, кызыксынып эшлим. Әнә, наборщик кызлар матур итеп җырлыйлар:

Ай-ли, Гөлмәрфуга, бар суга,

Гөлмәрфуга барсаң суга,

Сөйләшербез барсын да...

Нинди матур, моңлы бу җыр. Ачык тәрәзәдән ишетелгән бу җыр, Польша авылларында татар кызларының татар җырлары мине бик еракларга алып киттеләр. [...]

11 апрель 1945 ел. Көн матур. [...] Җырлап утырдык, күңелле булды. Туган-үскән илләр искә төште. Герман илендә татар көе яңгырады. [...]

29 апрель 1945 ел. Радио көннән-көн шатлыклы хәбәрләр китерә. Берлин уртасына җиттеләр. Муссолинины тотып җәзаладылар. Союзниклар Мюнхенга килеп җиттеләр. Миланга килеп керделәр. Мюнхенда тынычсызлык. Италиядә немец гаскәрләре командованиесе капитулировать итте. Көн матур. Шәһәр 1 Майны каршыларга хәзерләнә. Флаглар эленә.

Газета эшләдек, тиз бетте. Эшләргә күңел күтәренке. Һәркем сугыш бетүгә бара, дип куана. Тыл да шатлана булыр»1.

Батыр очучы Хак Хәлил улы Хәлилевнең истәлекләре туган илгә мәхәббәт хисләре белән язылган. Искиткеч матур әдәби тел игътибарны җәлеп итә. Үзенең кичерешләрен язып калдыручыны гади очучы дип күзаллавы да авыр. Батыр сугышчы гына түгел, ул бик талантлы кеше дә булган икән Хак Хәлил улы. Бернинди тормыш авырлыкларына да карамастан, Ватанны, кешеләрне ярату хисен саклап кала белү — үзе бер батырлык. Бу язмада, истәлекләрдән бирелгән өзекләрдә сугыш темасына махсус кагылмыйча, сугышта катнашучының хисләрен чагылдырган өлешләр белән генә таныштырасы килә. Ә ярату, сөю хисләрен шулай саклап калу, аларны аңларга һәм аңлатырга тырышуга бәйле Х. Хәлилевнең истәлекләре күңелнең иң тирәндәге кылларына да кагыла: «Әлбәттә, алган хатларда ягымлы һәм чын дуслык сере белән язылган сүзләр кабатланган саен, ниндидер, үзеннән-үзе, аңа карата сөю мөнәсәбәтләре арта бара. Аның турында еш кына искә аласың. Аны бөтен күренешләре белән күз алдына китерәсең. Аның белән күрешәсе һәм сөйләшәселәр килә. Кайбер аңлашылмаганрак сүзләр булса, бергәләп, аның үзе белән, аңлашасы һәм күңел ачасылар килә торган була. Шулай итеп, акрынлап ике арада дуслык һәм якынлык тойгылары, һичбер нинди көч белән дә сүрелдерә алмаслык булган сөешү кебек, ягъни аны сөю килеп чыга. [...]

“Сөю — ул усал диңгез дулкыны,

Сөю — ул көчле ураган,

Сөю — ул чиксез һәм төпсез диңгез,

Сөю — ул алдау һәм ялган,” — дигән сүзләрне тикмәгә генә әйтмиләр. Ул сөюнең төп эчтәлеге, чыннан да, шулай булып чыга. Чөнки, әгәр дә туры килсә, сөйгәнеңне яклау өчен башыңны да жәлләмәслек булган чорлар да була.

Шуның өчен дә сөюдән дә көчле нәрсә юк. Әгәр дә синдә сөю хисе хасил булса, син шул турыда булган теләгеңне үтәү өчен бөтен көчеңне куясың. Турысыннан гына әйткәндә, сөю турында булган көч турында тасвирлап кына да бетерерлек түгел. Чөнки, әгәр дә үзеңнең тормыш иптәшең белән ике арада якын сөешү булса, тормышың да күңелле була. Әгәр дә синдә укуны сөю хисе туса, литературадан аерыла алмыйсың. Әгәр дә, нинди генә катлаулы булуына карамастан, синдә техникага сөю туса, син аның барлык иң кечкенә генә кисәкләренә һәм иң серле эчтәлекләренә кадәр аңларга тырышасың һәм аңлыйсың, үзләштерәсең.

Әгәр дә синдә, нинди җиңел аңлашыла торган фән булуына карамастан, аңа карата, ягъни аны сөю хисе тудыра алмасаң, аны үзләштерүе читен һәм механически гына килеп чыга. Вакытның үтүе белән онытачаксың. Ә бер туган сөю хисен сүндерүе бик авыр һәм озак вакытлар сорый»2.

Х. Хәлилев истәлекләрендәге фәлсәфи уйлануларны чагылдырган берничә кисәк: «Нишләтәсең, табигать ул һич туктап тормый. Ул үз вакыты белән уза. Аңа һичбер кем дә каршы килә алмый һәм мөмкин дә түгел. Барлык ямь табигатьтә, барлык хокук табигатьтә, барлык тереклек табигать карамагында һәм барлык көч шул табигатьтә. Табигать үстерә. Табигать тукландыра. Табигать тәрбияли һәм шул ук вакытта шул ук табигать үтерә һәм җимерә.

Шуның өчен дә барлык халыкның тормыш итү юллары һәм яшәү шартлары да табигать белән бәйләнеп, нык элемтәдә булып торалар. Шуның өчен дә, табигатьтән узып, яшәү шартлары турында булган һичбер эшне эшли алмыйсың. Ягъни, әгәр дә табигатьнең салкын булган вакытында ни кадәр генә теләсәң дә, аны җылы итеп булмый. Көз айлары җитү белән, яңадан, җәй көнендәге күк булган бакчаларда ял итәсең килсә дә, мөмкинлек калмаган була һәм җәйнең матур айларында үсә торган ямьле матур чәчәкләр шиңгәннән соң, ни кадәр генә теләсәң дә, ул чәчәкләрне яңадан терелдерә алмыйсың. Һәм шуның кебек үк, яшь гомернең бер вакыты узгач, аны яңадан кире кайтара алу турында уйларга урын калмаган һәм мөмкинчелеге дә булмый»3.

Табигатьтәге барлык үзгәрешкә игътибар итү, соклану Х. Хәлилевнең истәлекләрендә еш очрый. Ул үз хисләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр тасвирлап бирә дә белгән: «Бүген 1945 нче елның 11 нче марты. Димәк, язның беренче ае. Аның да инде бүген унберенче иртәсе булып, кызарып, яңа гына чыгып килә торган кояшның нурлары да кызгылсу төс белән бөтен күк йөзен бизәгән. Һәм җир өстендәге карларның төсләрен бер төрле кызгылсу төскә керткән күк күрсәтеп торалар.

Тып-тын. Хәтта агачның иң нечкә һәм иң өске ботаклары селкенми. Алар төнге салкынлыктан хасил булган кар бәсләре белән юанайганнар да, бернинди хәрәкәтсез көйгә асылынып торалар. Һәм телефон чыбыклары да, шулай ук, юанаеп, җилле көннәрдәге уылдавыннан соң, арыганлыкларын белдереп торган күк булып, тынга калганнар. Кыскача гына әйткәндә, бу көннең иртәсе, без иртәнге чәйгә барганда, тып-тын булып, өф иткән җил дә булмыйча, иртәнге салкынлык бит очының һәр җиренә дә бер үк тәэсир белән сиздерә иде. [...]

Без иртәнге чәйдән чыкканда, кояш офыктан күтәрелеп чыгып, җир өстендәге кар бөртекләре энҗе күк ялтырап, күзне чагылдырырлык булып, күренеп торалар иде бу вакыт.

Чиста салкын һава күкрәккә, ягъни суларга, җиңел һәм иркен күк булып тоела.

Аяк атлаганда хасил булган шыгырдаулар ерактан ук яңгырап ишетеләләр иде»4.

Язучы Ибраһим Газиның 1944-1945 елларда алып барган көндәлеге аеруча кызыклы. Көндәлек язмаларда һәр нәрсәне табигать күренешләренә бәйләп күрсәтү еш очрый: «21/ХI.1944 ел. Польша. Мин бер ярлы поляк өендә ятам. Монда килгәч, минем яраларым ачылды. Мин ихтыярсыз ятып калдым. Бик күңелсез миңа монда яту. Тышта көне-төне салкын яңгыр ява. Агачларның соңгы яфраклары коела — сары, күңелсез яфраклар. [...] Җир шары шалама болытка төренгән: якты кояшны күрмәгәнгә әллә никадәр гомер. [...]

3/IV. 1945 ел. Мин савыга башладым. Яраларым йомылалар. Врач әйтә, тиздән-тиздән, ди. [...]

Күңелем тулы берсеннән-берсе рәхәт уйлар. [...] Шулар җылысы белән җылынып, тын гына утырам. [...] Познань»5.

Сугышның ахыры җитүен чагылдырган язмалар аеруча күтәренке рухта: «Германия. 20/IV.1945. Германия җирендә, Берлиннан ерак түгел бер нарат урманында торабыз. Югарыдан әйтүләренә караганда, безнең гаскәр бик зур тизлек белән, бер-ике көндә, Берлинга барып җитәргә тиеш иде. Ләкин (Чехов әйтмешли, дөнья тулган “ләкин” белән!) алай булмады. Аның каравы, Берлиннан көньяктарак безнекеләр шактый алга китеп, хәзер Дрезден капкасы төбенә җиттеләр. Тиздән союзниклар белән кушылу булачак»6.

Сугыш темасына кагылышлы язмалар, шул исәптән Ибраһим Газиның һәм Хак Хәлилевнең көндәлек-истәлекләре дә, Җиңү көне белән тәмамлана. Беренчесе: «25/IV.1945. Бүген безнең гаскәрләр Берлинны урап алдылар! Сөенечнең чиге юк. [...]

19/V.1945. Франкфуртта булдым, матур шәһәр — яшеллек бик күп. Качкан немец хатын-кызлары кире кайталар»7, — дип язса, икенчесе Җиңү көненә китергән халыкның тырышлыгы турындагы уйларын теркәп калдырган: «Күңел ачу белән шөгыльләнмәделәр кешеләр, ә киресенчә, икешәр сменаларга калып, планнарын берничә мәртәбәләр арттырып үтәү өчен һәм шуның белән алар җиңү көннәрен якынлаштырырга тырыштылар. Ә хәрби хезмәттә булган кешеләр аяусыз һәм һичбер нинди куркуны белмәгән хәлдә, ут эчләрендә, дошманны тизрәк юк итү өчен көрәштә. [...] Чыннан да, аларның тырышкан көчләре юкка чыкмады. Алар иң сөенечле, иң кадерле һәм иң зур булган нәтиҗәле җиңүләргә алып барып җиткерде.

Менә шул көнен-төнен белмичә фронт өчен көрәшкән, ягъни, җиңү өчен көрәшкән кешеләрнең көчләре аркасында гына, бүгенге көннәрдәге мондый бәйрәмне күңелле, шатлыклы һәм иркен рәвештә бәйрәм итәбез. [...]

Бу көнне булган халык эчендәге сөенечне әйтеп кенә дә бетерерлек хәлдә түгел. Чөнки бу көнне тынычлыкны сөйгән халыклар дүрт елга якын, ягъни, 47 ай көттеләр. Алар 47 ай буена җиңү өчен һәм безнең хәрби хезмәткәрләребезнең җиңеп чыгачагына ышанган хәлдә көрәштеләр»8.

Бөек Ватан сугышы беткәнгә 65 ел якынлаша. Аз вакыт түгел, әлбәттә. Сугышта катнашучылар саны да азайганнан-азая бара. Ләкин хәтеребезгә төшереп торуның нәтиҗәсен күргәндә, күңел җилпенеп куя. Буыннан-буынга бабалары, туганнары хакында ишетеп, белеп үскән яшь буын ниндидер мәгълүмат эзләп архивка килгәндә, алар өчен күңел сөенә. Без хәтерле халык, рәхмәтле халык. Әле бездә сугышта катнашучыларга ниндидер җансыз роботка караган кебек түгел, ә батыр йөрәкле кеше, туган илен саклаучы итеп карарга күнегелгән. Менә шул сыйфатны югалтмасак иде.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы, 8250 ф., 6 тасв., 1 эш, 22 кәгазьнең арткы ягы, 25, 56, 61 кәгазьнең арткы ягы, 64, 82, 105 кгз.

2. Шунда ук, 30 ф., 3 тасв., 2872 эш, 248-251 кгз.

3. Шунда ук, 297-298 кгз.

4. Шунда ук, 1-2 кгз.

5. Шунда ук, 8288 ф., 1 тасв., 7 кәгазьнең арткы ягы-10 кгз.

6. Шунда ук, 11 кәгазьнең арткы ягы.

7. Шунда ук, 11 кәгазьнең арткы ягы-12 кгз.

8. Шунда ук, 30 ф., 3 тасв., 2872 эш, 272-273 кгз.

 

Венера Хәмидуллина,

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы директоры

 


* НП — наблюдательный пункт (күзәтү пункты).

Другие статьи
Несмотря на появление значительного количества исследований и документальных материалов, посвященных национальной государственности татарского народа, проблема не потеряла своего и
Институт Татарской энциклопедии — единственное в Российской Федерации научно-исследовательское и научно-издательское учреждение, специализированное на разработке и выпуске универса
Как и в отношении Древней Руси, так и восточных народов, европейская геральдика долгое время отказывалась признавать наличие разработанной системы государственных и владельческих с
Ногайская Орда в XVI в. являлась одним из крупнейших и могущественных государств Восточной Европы и Центральной Азии. Самую подробную информацию о ногаях и Ногайской Орде того врем
Первое летописное упоминание Арска относится к 1296 г. Вместе с тем результаты новейших археологических изысканий позволяют датировать образование Арска периодом не позднее рубежа
Парадигмой школьной политики российской власти пореформенного периода в отношении этноконфессиональных меньшинств являлась их культурная ассимиляция. Программным документом в этой