С. М. Трофимова. Ленинград блокадасы һәм тарихи хәтер (Ленинградның камалыштан чыгуының 80 еллыгына)

Публикация посвящена 80-летию полного снятия блокады Ленинграда в годы Великой Отечественной войны. Автор рассматривает трагические страницы этого времени, в которых нашли отражение тяжелейшие и драматические условия жизни горожан. Раскрывается проблема поставки на фронт продовольствия, в частности, хлеба, а также переселения людей, которые оказались в зоне боевых действий, в Татарстан.
Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
12.11.2023
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2023 г.
Ознакомительная часть статьи

УДК 94(47)“1941/1945”

 

Ленинград блокадасы һәм тарихи хәтер
(Ленинградның камалыштан чыгуының 80 еллыгына)

С. М. Трофимова,

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

Siege of Leningrad and historical memory
(80 years since Leningrad came out of the siege)

S. M. Trofimova,

State Archive of the Republic of Tatarstan,
Kazan, Republic of Tatarstan, Russian Federation

 

Аннотация

Публикация посвящена 80-летию полного снятия блокады Ленинграда в годы Великой Отечественной войны. Автор рассматривает трагические страницы этого времени, в которых нашли отражение тяжелейшие и драматические условия жизни горожан. Раскрывается проблема поставки на фронт продовольствия, в частности, хлеба, а также переселения людей, которые оказались в зоне боевых действий, в Татарстан.

Abstract

The publication is dedicated to the 80th anniversary of the complete lifting of the siege of Leningrad during the Great Patriotic War. The author examines the tragic pages of this time, which reflected the most difficult and dramatic living conditions of Leningrad and its citizens. The problem of supplying food to the front, in particular bread, as well as the resettlement of people in Tatarstan who found themselves in the combat zone is revealed.

Ключевые слова

Великая Отечественная война, историческая память, блокада Ленинграда, фронт, тыл, Дорога жизни, эвакуация, ТАССР, блокадники.

Keywords

The Great Patriotic War, historical memory, siege of Leningrad, front, rear, Road of Life, evacuation, TASSR, blockaders.

 

Бөек Ватан сугышы чорында булган фаҗигале вакыйгалардан ераклашкан саен, хәзерге һәм киләчәк буыннарның тарихи хәтере турында сорау да кискенләшә. Кызганычка каршы, бүгенге яшьләр сугыш еллары вакыйгалары, бигрәк тә Ленинград блокадасы турында аз белә. Күп кенә студентлар һәм хәтта өлкәннәр дә Бөек Ватан сугышы яки Ленинград шәһәренең хәрби блокадасы башлану һәм тәмамлану даталарын, блокаданы каһарманнарча саклау ничә көн дәвам иткәнен әйтә алмый. «...Табигатьнең ниндидер саклану механизмы бар. Кеше начарны бик тиз оныта. Яңа буын кешесе үзе туганчыга кадәр булганны ниндидер тарихка кадәрге вакыйгалар итеп кабул итә, аларның аңа инде бернинди дә катнашы юк кебек. Ләкин тарихи хәтер, нәкъ менә Бөек Ватан сугышы вакытында халкыбыз кичергән мондый фаҗигаләр беркайчан да кабатланмасын өчен, сакланырга тиеш. Безнең ил алдына килеп туган куркынычларга вакытында җавап бирә алуыбызның гамәли мәгънәсе дә бар. Бу бик мөһим нәрсә. Шуңа күрә без, һичшиксез, барлык юнәлешләр буенча эшләячәкбез... Ленинград оборонасы һәм блокадасы тарихы, ленинградлыларның батырлыгы безнең илнең барлык төбәкләрендәге яшьләргә җиткерелергә лаек», – дигән сүзләр 2023 елның 18 гыйнварында Санкт-Петербург шәһәренең Ленинград оборонасы һәм блокадасы дәүләт мемориаль музеенда Владимир Путинның Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинград халкы һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашу вакытында еш кабатланды1.

1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне. Шәһәрнең тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып керде. 2024 елда Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тула. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта яши. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 871 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк! Камалышта 2,5 миллион кеше кала. Шуларның 400 меңе балалар2. Блокада – ул халыкны үтерү максатында немец геноциды сәясәте3.

Ленинградның сугыш алдыннан халкы 3,2 млн кеше тәшкил итә. Шәһәргә авыр машиналар төзү продукциясенең дүрттән бер өлеше, электротехник продукциянең өчтән бер өлеше туры килә. Сугышка кадәр анда 333 эре предприятиедә ярты миллионнан артык белгеч эшли, алар барлык оборона продукциясенең дүрттән өч өлешен башкара. Ул вакытта да Ленинград галимнәр шәһәре буларак таныла. Шәһәрдә 300гә якын уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты эшли. СССРның зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче шәһәрен алу Гитлерның «Барбаросса» планы белән каралган. Моның өчен Вермахт тарафыннан Төньяк армияләр төркеме оештырыла. Күп миллионлы шәһәрдә яшәүчеләргә булган бу коточкыч хәлләр – нацизмның иң зур җинаяте. Гитлер шәһәрне даими куркыныч чыганагына әйләндерә: качкыннарны кабул итүне тыя, шәһәрдән немецлар биләгән территориягә чыгарга тырышкан тыныч халыкка атарга, азык-төлек складларын юк итәргә боерык бирә.

1941 елның җәй – көзендәге хәрби хәрәкәтләр картасында СССРның әһәмиятлелеге буенча икенче шәһәре булган Ленинградка төньяк-көнбатыштан фин армиясе һәм Эстон ССР ягыннан төньяк армияләр төркеме һөҗүм иткәнлеге күренә. Немец гаскәрләренең Ленинградка һөҗүме 1941 елның 10 июлендә башлана, август аенда тимер юллар ябыла. 8 сентябрьдә Шлиссельбургны алу төньяк башкаланы бөтен илдән – коры җирдән тулысынча өзә. Немецлар, шәһәр оборонасын җимерә алмагач, аны урап узарга карар итәләр. Иң матур шәһәр тулысынча җимерелгән, ә анда яшәүчеләргә ачлыктан һәм салкыннан үлем әзерләнә. Камалышның беренче көннәреннән үк фашистлар шәһәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар, нәтиҗәдә күпсанлы янгыннар була, шуларның берсе Бадаевка азык-төлек складларын җимерә. Озак вакыт бу янгын шәһәрнең стратегик азык-төлек запасын юк иткән дип санала, нәтиҗәдә халыкның массакүләм ачлыгы башлана. Ләкин күптән түгел ачылган архив документлары башка хәлне ача: Ленинградта ул вакыт азык-төлекнең стратегик запасы булмаган. Шәһәр артык зур булганлыктан кертелгән продуктлар белән тәэмин ителгән, ә кинәт кенә башланган сугыш шартларында зур запас булдыру мөмкин булмаган4. Карточкаларда башка продуктлар да каралган, ләкин алар да зур өзеклекләр белән бирелгән. 1941 елның кышына хәл кискен начарлана. Азык-төлек тагын да азрак бирелә. Көннән-көн кешеләрнең үлеме арта. Өстәвенә, кешенең үлеме гадәти күренешкә әверелә. Шаһитлар әйтүенчә, көчсез, хәлсезләнгән кеше басып торган җиреннән егыла, ә инде егылса, ул инде торып баса алмаган: кешеләр урамнарда, кибетләрдә, эштә, өйдә егылганнар. Ачлык – кешенең үлемгә каршы тора алучанлыгын бетерә. Үлемнең тагын бер сәбәбе – үзәккә үткән – салкын. Ягулык запасы бетә, үзәкләштерелгән җылыту туктатыла, суүткәргеч һәм канализация туңа, шуңа күрә алар сүндерелә. Моннан тыш, 1941-1942 елларның иртә кышы бик каты салкын була. Салкын көннәрдә күпчелек фатирларда торган буржуйка миче мөһим роль уйный. Электр энергиясе җитмәү сәбәпле транспорт туктаган. Нәтиҗәдә, күп кешеләргә эшкә һәм кирегә җәяү кайтырга туры килә, ә бу өстәмә калория һәм энергия сарыф итү. Иң кыены – гаскәрләрне һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Булган запас тиз арада юкка чыга. 1941 елның 2 сентябреннән азык-төлеккә карточкалар кертелә. 1941 елның 20 ноябреннән Ленинградта яшәүчеләр: эшләүчеләр – 250 грамм, хезмәткәр, балалар һәм кеше тәрбиясендә булучылар 125 грамм ипи ала башлыйлар5. Ашау нормасы биш тапкыр киметелә. Икмәк кара һәм бик ачы. Он җитәрлек күләмдә булмау сәбәпле, ипигә төрле катнашмалар – чүпрә, целлюлоза, сода, көрпә салына. Пешерү өчен форманы еш кына соляр мае белән майлыйлар. Беренче бомбага тоту вакытында шикәр склады яна. Шул янган бина территориясендә камалыштагылар «татлы җир» казыйлар һәм аны ризык итеп кулланалар. Бу «татлы ризыклар»ны хәтта базарда да сатучылар була.

Кайгы һәр гаиләгә килә. Әти-әниләренең күз алдында уллары һәм кызлары үлә, балалар ятим кала. Күп гаиләләр тулысы белән үлеп бетә. Йортларда, урамнарда, кая карама – үле гәүдәләр, аларны хәтта җирләп тә өлгерә алмыйлар. Әмма бу ленинградлыларны тез чүктерә алмый. Камалышта калганнарның ничек яшәвен сөйләп-аңлатып бирерлек кенә түгел: мунчалар, кер юу урыннары эшләми; кибетләрдән бернинди кием-салым, хуҗалык товарлары табып булмый; биналар сукыр лампа һәм чыра белән яктыртыла. Кешеләр бераз җылы төшерү һәм су кайнату өчен өйдәге җиһазларны, китапларны ягалар.

1941 елның кышында завод һәм фабрикаларның күпчелеге ябыла. Оборонага кагылышлы, суднолар төзү, машина төзелеше предприятиеләре ябылмаса да, тулы көчкә эшли алмыйлар. Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре салкын, караңгы цехларда өшегән һәм салкыннан яргаланып беткән куллары белән сугыш кирәк-яраклары ясыйлар. Өлкәннәр белән беррәттән, үсмерләр һәм балалар да тырышып эшли.

Ачлык-ялангачлыкка карамастан, Ленинград галимнәре дә камалыштагы беренче кышта эшчеләр һәм инженер-техник хезмәткәрләр белән бергә фронтны сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар белән өзлексез тәэмин итеп торалар. Әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре чыгышлары белән ленинградлыларны рухи төшенкелеккә бирелүдән саклыйлар6. Бу дәвердә радио искиткеч тәэсир итү көченә ия була. Ул шәһәр халкына кеше ышанмаслык кыенлыклар һәм интегүләргә түзәргә, көрәштә ялгыз булмауларын тоярга ярдәм итә. Хәлләр бик авыр булуга карамастан, шәһәрдә 1 500ләп тавыш көчәйткеч эшли, алар буенча сигналлар бирелә7. Бу техниканы җентекләп тикшереп торганнар. Тиз ремонтлаганнар яки зыяннан соң алмаштырганнар. Ул еш кына бомбага тоту һәм янгыннар нәтиҗәсендә өзелгән. Җитәкчелек күрсәтмәләре буенча, хөкүмәт боерыкларын һәм яңалыкларын тәүлек әйләнәсе трансляцияләгән радиоларны сүндерергә ярамаган. Ленинград дикторы хәбәр итүне туктаткач, динамиклар аша үзенең исәпләвен метроном дәвам иткән. Метрономның ритмы Ленинград халкы өчен коткару сигналы булып тора. Ритмның тиз хисабы сигнализациясе бомбага тотуның башлануын, дошман самолетларының һөҗүмен алдан ук хәбәр итә. Ритмның акрынлашуы куркынычның тәмамлануын аңлаткан. Шәһәр халкы бу ритмны «йөрәк тибеше» ритмы дип атый.

Блокаданың иң кырыс һәм куркыныч айлары 1942 елның гыйнвар-феврале була. Карточкалар белән азык-төлек алу бары тик эшләүче гражданнарга гына бирелә башлый. Гыйнварда салкын 30 градустан түбәнрәк. Су туңган. Шуңа күрә эчәр су җитми. Көн саен шәһәрдә меңәрләп кеше үлә. Д. Лихачев: «...кеше акылы соңгы чиратта үлә», – дип язган иде. Кешенең куллары һәм аяклары салкыннан хезмәт итүдән туктый (пальто төймәләрен эләктерергә көч һәм хәл юк), ә авыз тирәсендәге тире кара төскә керә. Бу вакытта йөз үлгән кешенең баш сөягенә охшаган, әмма баш мие тагын да эшен дәвам итә8.

Ленинград өчен көрәш кискен бара. Шәһәр көн саен фашист армиясе һөҗүмнәренә дучар була. Оккупация вакытында шәһәргә 107 000 бомба атыла, 3 000 бина җимерелә, 7 000 бина зыян күрә. Бомбалар 1 000нән артык азык-төлек предприятиесен сафтан чыгара. Шәһәр оборонасын, шул исәптән һава һөҗүменә һәм артиллериягә каршы оборонаны ныгыту буенча чараларны күздә тоткан план эшләнелә. Шәһәр территориясендә 4 100дән артык дот һәм дзот төзелә, биналарда 22 мең ут ноктасы җиһазландырыла, урамнарда 35 километрдан артык баррикада һәм танкка каршы киртәләр урнаштырыла. Өч йөз мең ленинградлы шәһәрнең җирле һава һөҗүменә каршы оборона отрядларында катнаша. Көндез дә, төнлә дә алар үз вахталарын предприятиеләрдә, йорт ишегалларында, түбәләрдә алып баралар. Блокаданың авыр шартларына карамастан шәһәр эшчеләре фронтка корал, җиһазлар, кием-салым, сугыш кирәк-яраклары әзерлиләр. Шәһәр халкыннан ун халык ополчение дивизиясе оештырыла. Шуларның җидесе кадрлар дивизиясе була9.

1941-1944 елларда легендар «тормыш юлы» аерым роль уйный. Ул 1941 елның 22 ноябрендә үз хәрәкәтен башлый. Бу Ладога буенча 30 километрлы юл. Аның буенча шәһәрне тәэмин итәләр һәм эвакуация үткәрәләр. Беренче булып балаларны, хатын-кызларны, авыруларны һәм картларны алып китәләр. Барлыгы миллионнан артык кеше эвакуацияләнә. Алар арасында күбрәк картлар, балалар илебезнең төрле почмакларына, шул исәптән Татарстанга да озатыла. Бу бозлы «тормыш юлын» «үлем юлы» дип тә атаганнар. Машиналар еш кына боз астына төшеп китә, шуңа күрә «тормыш юлы»нда һәлак булганнарның төгәл саны әлегә кадәр билгеле түгел.

Икенче юл да булган – Фин култыгы өслегеннән үткән кечкенә тормыш юлы. Бу кечкенә трасса буенча Ленинградны саклаучылар хәрәкәт итә. Ленинград камалышы өзелгәч, тагын бер юл барлыкка килә. Рәсми булмаган рәвештә аны «Җиңү юлы» дип атыйлар. Аны халыкны тиз эвакуацияләү һәм кирәкле азык-төлек һәм сугыш кирәк-яраклары китерү өчен сазлыкларда һәм авыр үтүле җирлектә төзегәннәр10. Блокада вакытында өч эвакуация дулкыны үтә. Шул чорда шәһәр халкының яртысы шәһәрдән чыгарыла. Беренче эвакуация камалышка кадәр үк башлана. Икенче дулкынны Ладога күленең бозлары аша үткәрергә карар бирелә. Бу юлы 500 меңнән артык кешене уңышлы алып чыгалар. Юл бик куркыныч: боз катламы өзлексез бомбага тотыла, кайвакыт боз күп санлы йөкле транспортның авырлыгына түзә алмаган. Өченче дулкынны су транспорты белән күл аша үткәргәннәр. Эвакуация вакытында зур җиргә 1,5 миллионнан артык кеше чыгарыла. Эвакуацияләнгән халыкның күпчелеген илнең башка көнчыгыш төбәкләре белән беррәттән безнең республика да уннарча эвакуацияләнгән Ленинград мәгариф учреждениеләрен: балалар йортларын, балалар бакчаларын, һөнәри уку йортларын кабул итте. Мәгариф Халык комиссариаты линиясе буенча гына да республика районнарында Ленинградтан 25 балалар учреждениесе урнаштырыла. Балаларның күбесе әти-әнисез. Аларны ашатып-эчертеп кенә калмыйча, психик яктан тынычландырып, киләчәккә ышаныч уяту кирәк иде. Азык-төлекнең, кием-салым, аяк киеме, ягулык җитмәүләрне дә исәпкә алсак, бу эш бик җиңел булмагандыр. Әмма татарстанлылар һәрвакыт эвакуацияләнгәннәргә эш белән дә, сүз белән дә ярдәм итү мөмкинлеген таба. Нәкъ менә шуңа күрә дә күп еллардан соң да, ленинградлылар җылы хисләр белән республикабызда булган елларны искә алалар11.

1942 елның җәендә Ладога күле төбеннән Ленинградны ягулык белән тәэмин итү өчен торба үткәргече, ә көзен энергетика кабеле салына. Совет гаскәрләре блокада боҗрасын берничә тапкыр юкка чыгарырга тырышалар, әмма моңа 1943 елның гыйнварында гына ирешәләр. Ладога күленнән көньяктарак киңлеге сигез-унбер километр булган коридор барлыкка килә. Ладоганың көньяк ярында 18 көн эчендә 33 километр озынлыктагы тимер юл төзелә. 1943 елның февралендә Ленинградка азык-төлек, чимал, сугыш кирәк-яраклары белән поездлар китә. Бу аяныч хәлләрдә кимерүчеләр дә проблемалар тудырган, алар болай да аз булган азык запасын аяусыз ашаганнар. 1943 елда шәһәргә күселәрне һәм тычканнарны юк итү өчен дүрт вагон мәче китерелә. Блокада өзелгәннән соң тагын 5 000 күк төстәге мәче китерелә. Шәһәр халкы нәкъ менә шушы төстәге мәчеләр иң яхшы күсе аулаучылар дип ышанган. Шулай итеп, мәчеләр шәһәрне озын койрыклардан коткара. Хәзерге вакытта Петербургта шәһәрне кимерүчеләрдән коткарганнары өчен рәхмәт йөзеннән, мәчеләргә багышланган һәйкәл тора.

Ленинград блокадасы 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград-Новгород операциясе барышында тулысынча юкка чыгарыла. Нәтиҗәдә немец гаскәрләре 60-100 км ераклыкка чигенәләр12. Бу көнне бәйрәм салюты ясала. Аннан соң Пушкин, Гатчина һәм Чудово шәһәрләре азат ителә. Шәһәрне саклаучыларның батырлыгы югары бәяләнә: Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдаты, офицеры һәм генералы орден һәм медальләр белән бүләкләнә, шуларның 226сына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. «Ленинградны саклаган өчен» медале белән 1,5 миллионга якын кеше бүләкләнә. Немец фашист илбасарлары белән авыр көрәш көннәрендә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм моңарчы күрелмәгән батырлыгы өчен Ленинград шәһәре 1945 елның 20 гыйнварында Ленин ордены белән бүләкләнә, ә 1965 елның 8 маенда «Герой шәһәр» дигән мактаулы исем ала.

1995 елның 13 март аенда кабул ителгән «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы Федераль закон нигезендә 27 гыйнвар – Россиянең Хәрби дан көне буларак, Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне итеп билгеләнә. Блокада корбаннары һәм Ленинград оборонасында һәлак булганнар истәлегенә багышлап Пискарев зираты һәм Серафим зиратларында мемориаль ансамбльләр; шәһәр тирәли элеккеге блокада боҗрасы буенча Яшел Дан поясы булдырыла.

Ленинград янында фашистларны тар-мар итүгә безнең республика да үз өлешен кертә. Ленинградны саклау, герой-шәһәр блокадасын тар-мар итү буенча төрле операцияләрдә йөзләрчә мең татарстанлылар катнаша. Аларның 45 меңнән артыгы һәлак була. Татарстанда туган 17 кеше Советлар Союзы Герое исемен ала һәм тагын икесе Дан орденының тулы кавалеры була13. Ленинградның кайбер эре сәнәгать предприятиеләре һәм фәнни учреждениеләре Татарстан җирендә эшләгән14. Үз чиратында, республикабызда яшәүчеләр кием-салым әйберләрен, азык-төлек һәм акчаларын блокадада калган тарихи һәм гүзәл шәһәрне саклау фондына җыеп тапшыралар.

Ленинград блокадасы – илебез тарихының ике миллионнан артык кешенең гомерен өзгән фаҗигале бите15. Ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы киләчәк буын хәтерендә дә калырга тиеш. Тарихи хәтерне онытмасак – мондый коточкыч һәм фаҗигале вакыйганың кабатлануына юл куймабыз!

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. 2023 елның 18 гыйнварында Санкт-Петербург Бөек Ватан сугышы ветераннары, блокадалы Ленинград халкы һәм иҗтимагый патриотик берләшмәләр вәкилләре белән очрашудан видеоязма. Электрон ресурс. Керү режимы: http://www.kremlin.ru/events/president/transcripts/20111

2. Блокада Ленинграда в документах рассекреченных архивов / Под ред. Н. Л. Волковского. – М.: act; СПб.: Полигон, 2005. – С. 66.

3. Соболев Г. Л. Блокада Ленинграда: от новых источников к новому пониманию // Новейшая история России. – 2012. – № 3 (5). – С. 70-96.

4. Там же.

5. Там же.

6. Җентекләп укырга мөмкин: Хузеева Л. «За все время следования в пути мы не знали времени отправления, времени прибытия» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2004. –№ 2. – Б. 32-36; Федотова О. Помощь Татарстана осажденному Ленинграду: единство фронта и тыла // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2008. – № 1. – Б. 170-174.

7. Блокада Ленинграда в документах рассекреченных архивов... – С. 68.

8. Лихачев Д. С. В блокадном Ленинграде. – М.: ООО «ТД Алгоритм», 2017. – С. 47.

9. Ломагин Н. А. Неизвестная блокада. – СПб.: Издательский дом Нева, 2002. – С. 80.

10. Ладога родная. Воспоминания ветеранов Краснознаменной Ладожской флотилии / Сост. Г. Русаков. – Л.: Лениздат, 1969. – С. 56-58.

11. Там же.

12. Там же.

13. Кабирова А. Ш., Хузеева Л. «Татарстан стал для нас второй родиной» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2014. – № 3-4. – Б. 196-207.

14. Интересные факты о блокаде Ленинграда. Электронный ресурс. Режим доступа: https: https://www.interesnie-fakty.ru/istoriya/blokada-leningrada/ (дата обращения: 31.08.2023).

15. Блокада Ленинграда как трагическая страница истории нашей страны. Электронный ресурс. Режим доступа: https://na-journal.ru/1-2019-gumanitarnye-nauki/1520-blokada-leningrada-kak-tragicheskaya-stranica-istorii-nashey-strany?ysclid=lp2g32an2l910925093 (дата обращения: 17.08. 2023).

 

Әдәбият исемлеге

Блокада Ленинграда в документах рассекреченных архивов / Под ред. Н. Л. Волковского. – М.: act; СПб.: Полигон, 2005. – 766 с.

Ладога родная. Воспоминания ветеранов Краснознаменной Ладожской флотилии / Сост. Г. Русаков. – Л.: Лениздат, 1969. – 414 с.

Лихачев Д. С. В блокадном Ленинграде. – М.: ООО «ТД Алгоритм», 2017. – 240 с.

Ломагин Н. А. Неизвестная блокада. – СПб.: Издательский дом Нева, 2002. – 960 с.

Соболев Г. Л. Блокада Ленинграда: от новых источников к новому пониманию // Новейшая история России. – 2012. – № 3 (5). – С. 70-96.

 

References

Blokada Leningrada v dokumentakh rassekrechennykh arkhivov. Pod red. N. L. Volkovskogo [N. L. Volkovsky (ed.) The Siege of Leningrad in the documents of declassified archives]. Moscow: act; St. Petersburg: Poligon publ., 2005, 766 p.

Ladoga rodnaya. Vospominaniya veteranov Krasnoznamennoi Ladozhskoi flotilii. Sost. G. Rusakov [G. Rusakov (comp.) Ladoga is dear. Memoirs of veterans of the Red Banner Ladoga Flotilla]. Leningrad: Lenizdat publ., 1969, 414 р.

Likhachev D. S. V blokadnom Leningrade [In besieged Leningrad]. Moscow: OOO “TD Algoritm” publ., 2017, 240 p.

Lomagin N. A. Neizvestnaya blokada [Unknown blockade]. St. Petersburg: Izdatel’skii dom Neva publ., 2002, 960 p.

Sobolev G. L. Blokada Leningrada: ot novykh istochnikov k novomu ponimaniyu [Siege of Leningrad: from new sources to a new understanding]. IN: Noveishaya istoriya Rossii [Contemporary history of Russia], 2012, no. 3 (5), pp. 70-96.

 

Сведения об авторе

Трофимова Сирина Миннегалимова, кандидат филологических наук, главный архивист  Государственного архива Республики Татарстан, e-mail: Sirina.Trofimova@tatar.ru

 

About the authors

Sirina M. Trofimova, Candidate of Philology, Chief Specialist of the State Archive of the Republic of Tatarstan, e-mail: Sirina.Trofimova@tatar.ru

 

В редакцию статья поступила 16.09.2023, опубликована:

Трофимова С. М. Ленинград блокадасы һәм тарихи хәтер (Ленинградның камалыштан чыгуының 80 еллыгына) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2023. – № 4. – C. 111-119.

 

Submitted on 16.09.2023, published:

Trofimova S. M. Leningrad blokadasy һem tarikhi kheter (Leningradnyn kamalyshtan chyguyna 80 el) [Siege of Leningrad and historical memory (80 years since Leningrad came out of the siege)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2023, no. 4, pp. 111-119.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Анализируются особенности складывания посольской службы в русских землях XIII-XVI вв. В частности рассматривается круг лиц в разное время привлекавшихся к организации и облуживанию
Данная статья посвящена исследованию феномена общества трезвости в Казанской губернии.
В статье раскрывается процесс становления советской медицины
Казань не раз становилась свидетельницей ключевых военных событий, определяющих весь ход исторического периода страны.
В 1919 г. при Петроградском (Ленинградском) университете впервые за его историю существования появилось новое и необычное учреждение – рабочий факультет (рабфак).
В статье изучен вклад жителей и предприятий одного из нестоличных промышленных городов Татарской АССР – г. Зеленодольска – в достижение Победы в Великой Отечественной войне.