Рәмзи Ибраһим улы Илялов истәлегенә

Автор:
Рубрика:
Тип статьи:
Разное
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
10.11.2009
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2009

Рәмзи Ибраһим улы Илялов истәлегенә

2009 елның 11 августында, 86 нчы яшендә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, прозаик, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәмзи Ибраһим улы Илялов вафат булды.

Р. И. Илялов 1923 елның 13 декабрендә Башкортстан АССРның Баймак районы Тимәс авылында туган. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкентка, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була. Контузия ала. Шуның аркасында 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын яралана. Бу бәрелештә 20 кешедән өчесе генә исән кала. Р. И. Илялов байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Р. И. Илялов — I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены иясе.

Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли.

Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогия институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда СССР Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый.

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли.

1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә. Словакия Республикасы Президенты Михаил Ковач, шул вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдереп, Р. И. Иляловка 1997 елның 20 августында Братиславадан җибәргән хатында: «...Сезнең гражданлык кыюлыгыгыз, азатлыкка, демократиягә һәм кешеләр шәхесенә карата булган олуг ихтирамыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм», дип язган.

Аның иҗаты 1950 елда «Учительская газета»да басылган «Сад над Волгой» дигән очерктан башлана. Ул нигездә рус телендә яза. Р. И. Илялов — «Сокол не прячется в стае», «Наган остается в кобуре», «Джигит рождается в седле», «Батыр уходит в легенду», «Детектив вторгается» дигән повестьлар авторы. Болар — реаль чынбарлыкны чагылдырган әсәрләр. Автор геройларның характерын, психологиясен көтелмәгән сынаулар, дәһшәтле вакыйгалар аша ача.

Р. И. Илялов «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының даими авторы иде.

Другие статьи
Несмотря на появление значительного количества исследований и документальных материалов, посвященных национальной государственности татарского народа, проблема не потеряла своего и
Институт Татарской энциклопедии — единственное в Российской Федерации научно-исследовательское и научно-издательское учреждение, специализированное на разработке и выпуске универса
Как и в отношении Древней Руси, так и восточных народов, европейская геральдика долгое время отказывалась признавать наличие разработанной системы государственных и владельческих с
Ногайская Орда в XVI в. являлась одним из крупнейших и могущественных государств Восточной Европы и Центральной Азии. Самую подробную информацию о ногаях и Ногайской Орде того врем
Первое летописное упоминание Арска относится к 1296 г. Вместе с тем результаты новейших археологических изысканий позволяют датировать образование Арска периодом не позднее рубежа
Парадигмой школьной политики российской власти пореформенного периода в отношении этноконфессиональных меньшинств являлась их культурная ассимиляция. Программным документом в этой