Мөхәммәтҗанова Л. Х. Әстерханда татар фольклоры: тарихи-мәдәни экскурс

УДК 398
Әстерханда татар фольклоры: тарихи-мәдәни экскурс
Л. Х. Мөхәммәтҗанова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Tatar folklore in Astrakhan region: historical
and cultural insight
L. Kh. Mukhametzyanova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
В статье рассматривается один из малоизученных на сегодняшний день жанров музыкального эпоса – «песни-хушавазы», активно бытующие в фольклоре и сегодня. Хушаваз – жанр народного творчества близкий к творчеству чичанов-сказителий. Эти песни, записанные у татар Астраханской области, по праву занимают важное место в эволюции традиционной культуры татарской нации. Целью исследования является определение особенностей и исторической значимости татарского народного творчества в Астраханской области; выявление свойств, характерных для народного художественного творчества информантов, в репертуаре которых зафиксирована данная разновидность лиро-эпического фольклора. Автор описывает общие структурно-содержательные особенности текстов, выявляет территориальные границы распространения образцов песен-хушавазов среди татар и историю распространения схожих (по признакам жанра и сюжету) народных образцов среди населения, обосновывает правомерность параллельного существования подобных народных произведений в ряде различных этнических групп татар, наряду с татарами Астраханской области, определяет ценность локальных фольклорных традиций в единой культуре целого народа. Для проведения исследования автором использованы экспедиционные и архивные материалы казанских научных центров. Исследование имеет прикладное значение для решения проблем генетических связей между разными этническими группами татар, проживающими в разных областях России.
Ключевые слова
Татары Астраханской области, татарское народное творчество, национальное наследие, традиционная культура, взаимовлияние, историческое значение, песни-хушавазы, образцы лиро-эпического фольклора, экспедиционные материалы.
Abstract
The article deals with one of the understudied genres of the musical epic called “khushavaz songs”, which are actively used in folklore today. Khushavaz is a genre of folk culture close to the works of Chichan narrators. These are the songs recorded among the Tatars of Astrakhan region and they gained a rightful place in the evolution of the traditional culture of the Tatar nation. The goal of the research is to identify the peculiarities and historical significance of the Tatar folk art in Astrakhan region and provide insight into the features peculiar to the folk art of subjects whose repertoire consists of such kind of lyric-epic folklore. The author describes general structural and content-related features of the texts, identifies the territorial boundaries of the spread of Khushavaz songs among Tatars and the history of the spread of folk culture pieces (genre- and plot-wise similar) among the population, substantiates the validity of the simultaneous existence of such folk works in various ethnic groups of Tatars along with the Tatars of Astrakhan region, determines the value of local folklore traditions in the common culture of the whole nation. For the research, the author used the expeditionary and archival materials of Kazan research centres. The study has an applied significance for solving the problems of genetic relations between different ethnic groups of Tatars living in different regions of Russia.
Keywords
Tatars of Astrakhan region, Tatar folk art, national heritage, traditional culture, mutual influence, historical significance, Khushavaz songs, samples of lyric-epic folklore, expedition materials.
Әстерхан өлкәсе Каспий буе түбәнлеге чикләрендә Көнчыгыш-Европа тигезлегенең көньяк-көнчыгышында урнашкан. 2010 елда халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, биредә 60 523 татарның яшәве ачыкланган. Бүгенге көндә бу өлкәнең өч торак пунктында фәкать татарлар гына яши, ә инде татарлар белән катнаш торак пунктларның саны биредә егермедән артык исәпләнә. Әстерханның үзендә генә дә татарлар саны 30 432 кешене тәшкил итсә, Нариман, Идел буе районнарында шулай ук күпләгән милләттәшләребез гомер кичерә, аерым төркемнәр булып Актүбә, Икряное, Лиман, Янкала районнарында да татарлар күпләп яши1.
Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы экспедиция материаллары арасында Әстерхан өлкәсендә гомер итүче татарлардан язып алынган фольклор текстлары шактый. 2013 елда Институттан бер төркем галим һәм аспирантлар Әстерхан өлкәсе Идел буе районында татарлар яши торган Киләче (Килинчи), Җәмәле (Три Протока), Ярлы Түбә (Осыпный Бугор), Кызан (Татарская Башмаковка), Мәйле Күл (Яксатово), Каргалык (Карагали) һәм Нариман районындагы Каңга (Кучергановка) авылларында комплекслы фәнни экспедициядә булдылар. Әлеге экспедиция вакытында телче һәм фольклорчы галимнәр Әстерхан татарларында киң таралган фольклор әсәрләренә зур игътибар бирделәр, үзләрен нугай татарлары дип атаучы информантлардан лирик, лиро-эпик һәм эпик фольклор әсәрләрен язып алып, аларны беренчел эшкәртеп, кайберләрен фәнни җыентыкта бастырып чыгаруга да ирештеләр2.
1998-2000 елларда Казан дәүләт консерваториясе тарафыннан Әстерхан шәһәренә һәм Әстерхан өлкәсенең татар авылларына экспедицияләр оештырылган. Барлыгы 16 авыл тикшерелгән: Хәрәбәле районында Лапас; Краснояр районында Яшен-Суккан, Сәетләр (Сеитовка), Растопуловка; Володар районында Кундрау (Тулугановка), Началов районында Майлегүл (Яксатово); Идел буе районында Киләче (Килинчи), Җәмәле (Три Протока), Кызан (Татарская Башмаковка); Нариман районында Сүләнкә (Солянка), Картузан (Курченко), Төлкетөбә (Туркменка), Яңа Аскәр (Янго-Аскер), Кәменни (Линейное), Иске һәм Яңа Кучерган авыллары. Әстерхан өлкәсенә оештырылган әлеге экспедиция нәтиҗәләре, лирик җыр текстларын, ноталарын, аудиоязмаларын туплаган зур җыентык рәвешендә 2007 елда басылып та чыкты3.
Халкыбызның төрле жанрга караган уртак мирасын – фольклор әсәрләрен барлаганда күзгә ташланганы шул: әлеге һәм башка экспедицияләрдә Әстерхан татарларыннан язып алынган халык иҗаты әсәрләре арасында иң зур күпчелекне алып тора торган жанр – хушаваз текстлары. Милли-музыкаль традициябезнең гаять бай эчтәлеккә ия кызыклы бу жанры Идел буе татарларында онытылып, ә «хушаваз» төшенчәсе үзе кулланылудан бөтенләй үк төшеп калып барган заманда, Әстерхан татарлары мәдәни мирасында халык сәнгатенең бу төре әле дә актив булуы игътибарны җәлеп итә.
«Хушаваз» сүзе «яңгыравык тансык аваз», «яхшы сүз», «күңелгә ошардай җыру» мәгънәләрендә XIV йөздә иҗат иткән төрки шагыйрь Котб иҗатында ук күзгә чалына, лиро-эпик фольклорга якынлыгы белән үзенә тарта:
Шаһ андин сорды кем: «Ушбу хуш аваз
Ни аваз? Ача тип мәңа раз.
Бу хуш аваз белә җанымны алда...»4.
Моннан тыш, Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр шигъриятендә5, татар халык дастаны «Таһир белән Зөһрәдә»6 һәм башкаларда «хушаваз» гыйбарәсенә юлыгабыз. Болар барысы да хушавазларның Урта гасырларда үсеш алган, классик шигърияттә һәм халык иҗатында популяр шигъри-музыкаль әсәр булуын дәлилли.
Татар халкының лирик фольклоры, ягъни җыр мирасы – төсле бизәкләрдән тукылган моңлы, шигъри бер дөнья. Җырның хискә, мәгънәгә бай нәфис сүзләре һәм гамьгә, дәрткә бай тылсымлы музыкасы халыкның рухи бөтенлеген һәм тиңдәшсез талант иясе булуын раслый. Җыр хәзинәсендә чал тарих авазлары да, бүгенге көннәр аһәңе дә тирән булып уелган. Жанр үзенчәлеген шигъри хәзинә буларак тикшергәндә татар традицион җыр мирасын дүрт төркемгә бүлеп карыйлар: йола җырлары, уен-бию җырлары, тарихи җырлар, лирик җырлар. Соңгы төркем үзе икегә бүлеп өйрәнелә: лирик озын җырлар, лирик кыска җырлар7. Хушавазлар исә – лирик озын җырлар төркемендә үзенчәлекле бер төрне тәшкил итә торган, фольклористикада әлегәчә махсус игътибардан читтә кала килгән иҗат.
Сүз сәнгате буларак хушавазлар – чичәннәр иҗаты белән бәйле жанр. Хушавазларны махсус көйгә салып җырлыйлар. Халык үзе аны җыр дип тә, хушаваз дип тә, хушаваз җыры, хушаваз белән җырлана торган җыр дип тә атый. Лирик һәм лиро-эпик характердагы әлеге әсәрләр – халык авыз иҗатының соңгы елларгача сакланган, телдә актив үрнәкләре. Халык этник музыкаль традицияләренең үзенчәлекле төре булган хушавазлар татарларның бай һәм күптөрле музыкаль фольклоры турында тулырак һәм җентекле күзаллау тудыра. Хушаваз жанрына музыкаль әсәр буларак игътибар юнәлтеп, Г. М. Макаров мондый фикер белдергән иде: «Бу төшенчәнең татар халкы традицион мәдәниятендә ике мәгънәдә кулланылуы билгеле. Беренчесендә ул Әстерхан төбәге татарларының шигъри-вокаль сәнгатендә жанр буларак мәгълүм; икенчесендә Урта гасыр шигъриятендә кулланылган махсус атама буларак билгеле»8. Үзенең китабында галим «хушаваз» төшенчәсенең татар музыка белеменә М. Н. Нигъмәтҗанов хезмәтләре аша кергән булуы турында яза. «Хушавазлар, – ди ул, – автор язганча, бәетләр тематикасы кебек үк, шактый киң колачлы һәм гади көнкүрештә булганнардан алып, зур тарихи вакыйгаларны тасвирларга сәләтле. Кайбер хушавазларны башкару вакыты берничә сәгатькә сузылырга мөмкин»9.
Халык музыкасы белгечләренең татар халык иҗатында хушаваз жанрын танулары – бик кирәкле һәм мөһим гамәл. Әлеге хаклы фикергә10 кушылып, шуны әйтәбез: фольклор текстлары буларак хушавазлар аз чагылган, тикшеренүчеләр тарафыннан хушаваз атамасы белән теркәлмәгән булса да, халыкта бу төшенчә үз функцияләрен үти һәм яши бирә. Хушавазларның халык иҗатында хосусиятен өйрәнү, барлыкка килгән сорауларга җавап эзләүне дәвам итү – фольклор белгечләре алдында торган актуаль мәсьәлә һәм бу юнәлештә татар фольклорчы галимнәре тарафыннан эзләнүләр бара, фәнни матбугатта әлеге темага җитди мәкаләләр күренә башлавы шул хакта сөйли11.
Халык шигыренә нигезләнгән мондый жанрның шактый тармаклы булып, архаик чорлардан ук фольклорда киң кулланылган булуы мәгълүм. Халык иҗатында бер үк авазны, яисә сүзне кат-кат кабатлаган аллитерацион шигырьнең әллә ничә төре, һәр юлда иҗекләр саны төрле булып та, сүзләр саны тигез китерелгән сүз буын шигыре (слово-стопа), сан-иҗек, халык шигыренең такмаза шәкеленә нигезләнгәне һәм башкаларны куллану тезмә текст булдыру чарасы булган һәм язмачылыкка күчкәнче гаять популяр саналган. Башкорт, казакъ, үзбәк, әзәрбәйҗан, кыргыз, төрекмән, кырым татарлары, якут, алтай, себер татарлары, хакас, шор һәм башка төрки халыклар, бурят һәм башка төрки булмаган кайбер халыкларда мәҗлесләрдә оста җыручылар чыгыш ясый торган булган. Сүз осталары, халык шигыре стиленә таянып, бер сөйләгәнен кабат кабатламыйча, җыр башкарулары белән дан тотканнар12.
Көньяк һәм Көньяк Себер халыкларының күпчелегендә бу традиция әле бүгенге көндә дә югалмаган, әмма кайчандыр ритуал-мифологик контекстка ия мондый җырларның төрле шартлар йогынтысында идея-структур үзгәрешләрне бик нык кичергәнлеген дә онытырга ярамый. Бүгенге көнгә килеп җиткән хушавазларның да борынгылык белән тирән бәйләнеш тотулары шик уятмый. «Тере» фольклорның музыкаль башкарылу, чичән-импровизатор чыгышы һәм аның сүзләрен тыңлап торучы аудитория синтезыннан гыйбарәт, тулы канлы мондый төре утрак тормышны үз иткәнгә кадәр күчмә тормыш шартларында озаграк яшәгән, җир эшкәртеп яшәүгә чагыштырмача соңрак килгән, шәһәр мәдәнияты һәм язма әдәбиятка ихтыяҗы да бераз соң формалашкан халыкларда һәм этник төркемнәрдә стабильрәк сакланган. Хушаваз иҗатының Әстерхан татарларында бүгенге көндә дә югалмаган булуы, гасырлар дәвамында нугай, казакъ халкы вәкилләре белән тыгыз аралашу тәэсире булырга мөмкин. Хушавазларны көйләп әйтү, гадәттә, думбырага кушылып башкарылган.
Татар халык иҗаты буенча милли фольклор томнарын төзегәндә халкыбызда моңа кадәр табылган хушаваз текстларын исәпкә алу – басмаларның академик дәрәҗәсен тәэмин итүдә бер адым. Шушы вәзгыятьне исәпкә алып, бүгенге көндә төзелә торган «Татар халык иҗаты» 25 томлыгының «Халык җырлары» томнарына хушавазларны аерым бүлек итеп кертү планлаштырыла. Хушаваз җырларының зур күпчелеге Әстерхан татарларыннан язып алынган. Томнарга сайлап алынган материаллар Әстерхан ягында яшәүче татарларның кариле (йорт) һәм карагаш исемле төп төркемнәренең (борынгы кабиләләренең) традицион мәдәниятенә бәйле, шулай ук алар арасында таралган башка төркемнәргә дә хас хушаваз үрнәкләрен үз эченә ала. Әйтик, Әстерхан өлкәсе Хәрәбәле районы Лапас авылында Измайлов Айвадулла Ногман улыннан (1931 елгы) язып алынган «Әй, китәбез утырып» дигән исем белән мәгълүм хушаваз түбәндәгечә яңгырый:
Әй, китәбез утырып,
Авылның юлы түтәлдәй,
Сыркырай, сез, Кәримҗан,
Аяк-кулдан үтә ләй.
Җидесе дә җиңелдән,
Җилкәнем бавы сигездән,
Аман барып, сау кайтмак,
Таудай олы диңгездән.
Хайваным, туры атым,
Төскә13 карап барадыр.
Шушы утырган күп халык,
Җырла, дип мине калдырды,
Җырла, дип миннәт14 салган соң,
Әйтми тагы булмады.
Уртага төшеп җырласам,
Ярыладыр маңгаем,
Чыгармын кабат тагы,
Яшерен көлеп калмамын,
Шушындый җыен-мәйданда
Алдыңызда чыгармын.
Кадер белгән агалар
Хәл-әхвәлне сорады,
Сораган соң хәл җыйдым,
Әйтми тагы булмады;
Чакырту белән без килдек,
Күтәриек җыелып15.
«Татар халык иҗаты. Җырлар» академик томнарының бүгенге көндә төзелеп бетү этабында тора. Бу томда экспедицияләр вакытында Әстерхан татарлары белән аралашып, алар авызыннан язып алынган, яисә татарларның, шул исәптән, Әстерхан өлкәсе татарларының традицион музыкасына багышланган башка басмаларда16 очрый торган хушаваз үрнәкләре киң файдаланыла.
Хушавазларның иң зур күпчелеге Әстерхан татарларында сакланып калу, чыннан да, бик кызыклы. Билгеле булганча, Әстерхан өлкәсе татарлары Идел елгасының түбән агымында урнашкан Әстерхан шәһәрендә һәм аның тирә-ягындагы районнарда аерым авыллар булып көн итәләр. Әстерхан татарларының этник төзелеше төрле төрки телле этник төркемнәр җыелмасын тәшкил итә. Ул җыелма Әстерхан шәһәре һәм Әстерхан өлкәсенең урта гасырлар заманыннан ук яшәүләрен дәвам иткән нугай татарлары, шулай ук Урта Идел, Кама, Урал төбәкләреннән күчеп утырган татарларның этник төркем вәкилләреннән тора. Нугай татарлары, үз чиратында, тел, территориаль, көнкүреш-хуҗалык үзенчәлекләре буенча аерылып торган берничә төркемгә бүленә, кариле нугайлары һәм карагашлардан башка, татарларның кундырау, алабугат һәм башка төркемчекләренә аерыла. Моннан тыш Урта Иделдән күчкән татарлар мишәр һәм урта диалект вәкилләренә бүленәләр. Бу үзенчәлекләр аларның җыр-музыка иҗатларында чагылмый калмаган.
Әстерхан татарларының полиэтник төзелмәле булулары аларның музыкаль-шигьри традицияләренең дә бер генә төрле түгел, күп компонентлы булуына китерә. Әстерхан өлкәсе территориясендә яшәүче һәр төрки-татар этник төркемнәрнең үзенә хас традицион жанр комплексы бар. Әмма алар аерым үсеш алмаган: өлкәдәге тарихи һәм этник процесслар күрше төркиләр белән мәдәни контактларга керү нәтиҗәсендә төрле музыкаль-шигьри катламнарның үзара тәэсир итешүләренә китергән. Әстерхан татарлары өчен бу процесс индивидуаль төсмер алган һәм аларның традицион җыр-көй һәм инструменталь жанр формаларына хас аерым үзенчәлекләр хасил булган. Алар иҗатында хушаваз белән җырлана торган лирик иҗатның аеруча популярлыгы да шуны раслый.
Әстерхан татарлары җырларында әдәби телдән морфологик һәм лексик характердагы тайпылышлар еш очрый. Кайбер хушавазлар табышмакны хәтерләтә, бүгенге көн укучысы өчен аңлашылмаслык урыннар да очрап куя. Хәтта сүз ни турында бара дигән сорауга һәрвакыт җавап табылмаска да мөмкин. Мондый текстлар әдәби әсәр закончалыкларына һәм нормаларына сыешып бетә алмый. Теле, фикер сөреше җәһәтеннән хушавазларның кайберләрен аңлауда кыенлык тууны жанрның борынгылыгы, татар теленең төрле этник төркемнәрендә тел байлыгының гаять күп төрлелеге һәм нугай теле тәэсире белән аңлатырга мөмкин. Әстерхан хушавазлары, төрки шигъри эпоска хас булганча, речетатив белән башкарыла, ә мондый төр этник музыканың әзерлексез аудитория өчен күп очракта җиңел аңлаешлы жанр булмавы табигый.
Әстерханда яшәүче милләттәшләребездән тыш, хушавазлар татарлар яши торган башка төбәкләрдә дә очрап куя. Төмән, Омск өлкәләрендә яшәүче татарларда, Удмуртия республикасында, шулай ук Татарстан авылларында да җырны хушаваз белән башкаруга игътибар итәбез. Шунысы кызыклы: тикшерү-өйрәнү барышында төрле төбәкләрдә язып алынган хушавазларның вариантлылыгы ачыклана. Әйтик, «Яттым я алла...», «Салават», «Үгет-нәсихәт», «Аятелкөрси» «Моңнар», «Вакыт җиткәч, чаралар юк» кебек ядкәрләр Әстерхан татарларыннан язып алынган хушавазлар рухын хәтерләтә, аларның көе үзенчәлекле булырга мөмкин, әмма текст нигездә кабатлана, башка төбәктә язып алынган хушавазның вариантын тәшкил итә. Шунысы да бар: Татарстан авылларында башкарылган хушавазларның күбесе мөнәҗәт жанры белән җыр жанры чигендә тора торган иҗат. Аларның тематикасы дин һәм әхлак тәрбиясе, шушы өлкәгә карый торган үгет-нәсихәт белән чикләнә, информант аны «хушаваз» дип башкармый, «мөнәҗәт» әйтәм дип тәкъдим итә. Әстерхан татарларында «Әйт дисәгез, мин әйтәм» кебек гыйбарәләрне казан татарлары тәэсирен кичергән төбәкләрдә «Укы дисәгез, укырмын» гыйбарәсе алыштыра. Бу – тел-авыз иҗатының язмага күчүе, язма фольклор формалашу белән бәйле күренеш, хушавазны информант кәгазьгә теркәп куйган булырга да мөмкин.
Әстерхан татарлары башкаруында язып алынган хушавазларны әдәби сүз сәнгате буларак кына түгел, аның көе, башкарылу үзенчәлекләре белән бергә кабул итү һәм җыр сәнгатенең үзенчәлекле төре дип бәяләү мөһим. Күләме белән шактый озын хушавазлар бар. Әйтик, «Җиңүләр булды бер талай...», «Һич бу бер ялган дөньяда...», «Авырлык төште ил-йортка», «Советка чыгарылган җыр» кебек хушавазларда чичәннең хис-кичерешләре белдерелү, ягъни лирика белән белән беррәттән, эпиклыкка да урын табылган. Боларны тарихи җыр характерындагы хушавазлар дип тә билгеләргә мөмкин булыр иде, чыннан да, шактый күләмле тезмәләрдә чынбарлык вакыйгалары да телгә алынган, шул чор рухы чагылыш тапкан. Әйтик, «Ай бер хикәят сөйлимен» исемле хушавазны мисалга китерик:
Ай бер хикәят сөйлимен,
Хушавазга салып,
Бер хикәят сөйлимен,
Хушавазга салып.
Кырык бердә сугыш булды,
Халыкны җыеп алып.
Ниндидер гаҗәп бу бер эш,
Җөмһүрият хәйран калып.
Хәйран азаматлар,
Эчтәген канга манып,
Күп кыенлык аткардык,
Сугышта арып-талып.
Янган утка без кердек,
Дошманга каршы барып,
Снаряд, гранаттан,
Мылтыктан утлар ярып.
Озак йөреп сугышта,
Михнәт күргән үрмәләп,
Алда сөйләрмен, җәмәгать,
Тыңлагыз колак салып,
Алда сөйләрмен, җәмәгать,
Тыңлагыз колак салып.
Мондый сугыш күрмәдек,
Туып-үсеп анадан,
Мондый сугыш күрмәдек,
Туып-үсеп анадан.
Җирдәге гаскәрләргә
Яуды күктән кара кан,
Бу гамәлгә түзәрме
Бу дөньяда, сора, җан?
Килгән самолетлар да
Белмәссең, әллә кайдан,
Җирдән, күктән я судан
Ашыкты кичеп мәйдан.
Алда сөйләрмен, ага-дус,
Булды сугыш бу җайдан,
Алда сөйләрмен, ага-дус,
Булды сугыш бу җайдан.
Агабызның күңеле ябык,
Серен җыр белән әйтә алмый,
Агабызның күңеле ябык,
Серен җыр белән әйтә алмый.
Армашта17 күп азамат
Үз иленә кайта алмый,
Кул-аяктан аерылып,
Ыңгырашып ята алмый,
Ни ашаган ашлары
Йөрәгенә бата алмый.
Көл булып янганнар да бар,
Исемен янә әйтә алмый,
Вафат булганнар да күп,
Илдән тәгам татый алмый.
Калганнары исән-аман кайтсын,
Бу гамәлгә чыдамый.
Әйтешеп бу агагыз,
Исенә төшсә ята алмас,
Теләш18 дигән агагыз
Исенә төшсә ята алмас.
Туктатам (сөйләүне) сугыш хәлен,
Арнап19 дусларга сәлам,
Туктатам сугыш хәлен,
Арнап дусларга сәлам.
Мин дә сезнең юлыгызда
Бүген дә күңел алам.
Тагы да кайтыр көн булыр,
Язылса Шәриф каләм20;
Ай, бу көннәр башымда,
Хәсрәт утында янам.
Әйтергә сүз булыр иде,
Җитәр диеп җайланам.
Кызыл телем җирексен21,
Сөйләр диеп даянам22.
Шатлыклы туйлар булсын,
Җир йөзе, бөтен галәм.
Ай, кыскача шуның белән
Күргәнем булды тәмам,
Кыскача шуның белән
Күргәнем булды тәмам23
Күргәнебезчә, биредә чичән, тарихи эпик фольклорга хас булганча, нейтраль позициядә калмый, җырда хушаваз башкаручының лирик кичерешләрен тасвирлау өстенлек ала. Тарихилыкка да дәгъва итә торган мондый хушавазларда текстны башкаручы теге я бу вакыйгага мөнәсәбәттә үз бәясен белдерә. «Белгәнемне сөйләдем», «Гыйбрәт алыгыз яхшыдан», «Төшенеп, колак салыгыз» кебек гыйбарәләр белән тыңлаучы аудиторияне үз фикеренә колак салырга, аныңча эшләргә өнди, теләкләр тели. Тагын бер хушаваз текстын мисалга китерү әлеге жанрның шигъри үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга ярдәм итәр:
Әйт, дигән соң әйтермен,
Әйтерем – тыңларың булганда,
Асылдан туган тулпарым,
Чыгармын ярып кайдан да.
Бу җырларны искә алып,
Билгеле сүзләр калдырган;
Тыңлаучың – бу яшьләр, абайла,
Сезгә дә барып тимәсен
Атаңның әйткән сүзләре,
Ай, әйтмичә йөрмәсен.
Тимерченең гадәте –
Суктырып, тимер суздырган,
Иреләнеп, җырчылар
Бер-береннән уздырган.
Ай, җырламый да утырдың,
Җыр биштәрен калдырган.
Шундагы кызлар яулыгын
Ак битенә түшәде;
Гаепкә алма, тыңлаучы,
Атагыз җырлап күрсәтте.
Шул утырган агаең
Хан-солтан булырга лаек;
Кунак кына булсам да,
Кайбереңне сыныймын.
Кушып ла күңелемнән,
Шул бер-ике авыз җырлармын.
Бәрәкәт суы билдән дә,
Кичүен тапсаң, тездән дә.
Без сезләрдән котылдык,
Инде сүзләр сездән дә.
Әссәламүгаләйкүм,
Кальян тарткан картлар ла,
Кужатай белән Кундырау24,
Башкалары тагын бар;
Әйтермен җырда булганын,
Барысын барлап утырам.
Ахтуба25 суы буена
Чыгып ла үскән тирәк тә;
Әйтер сүзләр бар иде,
Бер кадәр белсәң кирәк тә...26
«Ырусия – безнең ил...», «Мин әйтсәм, кем тыңлар соң?» кебек хушавазларда, мәсәлән, чичәннең колхозны мактавы, совет властена дан җырлавы кебек, бүгенге көн укучысы өчен артык төче тоелган яисә искергән карашларны гәүдәләндергән аһәңнәр дә яңгырый. Яисә «Ай, уникенче апрель...» дип башланып киткән алты куплетлы озын җыр совет чорында космоска чыккан космонавтларга багышлана, шушы вакыйгалардан илһамланып, аларны җырга салган чичән-җыручының иҗатыннан гыйбарәт. Хәлбуки, болары да – халкыбыз мирасы, үз чоры өчен характерлы идеологияне чагылдыра, бүгенге көндә актуаль түгел дигән сылтау белән Әстерхан татарларыннан язып алынган мондый әсәрләрне сәхифәдән сызып ату хаклы булмас иде. Хушавазларда күптән үткән вакыйгалардан алып, хәзерге көн вакыйгалары да чагылырга мөмкин. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы, фаҗигале үлем һәм башка вакыйгалар турындагы хушавазлар бар. Әстерхан татарларыннан язып алынган хушавазларның тематикасы шактый киң, алар арасында халыкның килеп чыгышыннан алып, СССР төзелү һәм совет җәмгыяте үсеше, Бөек Ватан сугышы, беренче совет космонавтларының галәмгә очышы хакында бәян итә торганнарына кадәр очрый.
Татарларның традицион культурасында хушаваз һәм җыр, бигрәк тә мөнәҗәт дип башкарыла торган иҗат бер-берсенә якын яңгыраш алган – алар бер үк этник мохиттә, охшаш иҗтимагый-гамәли максатта еш кына бер үк башкаручының репертуарына керәләр. Хушавазны, гадәттә, олы яшьтәге ир-ат туган-тумачалар җыелганда яисә авылдагы бәйрәм тантаналарында башкара. Музыка белгечләре хушаваз көйләренең музыкаль стиль нисбәтеннән аз аерылуларын, ягъни аерым-аерым хикәяләнә торган шигъри текстларның бер үк көйгә башкарылырга мөмкин булуын ассызыклыйлар27. Интонацион яктан хушавазларга декламацияләү, көйләмле иҗекләрнең (слогораспевларның) бик аз булуы, түбән төшмәле хәрәкәт, минорга авышлы диатоник ладларга таяну (эолий, локрий, дорий, фригий һ. б.), иҗек-ритмлы изосиллабизм, тирада принцибындагы композицион шәкелләндерү күренешләре хас.
Әстерхан татарлары башкара торган хушавазлар җыр жанрында шигъри текстларның эчтәлеге, композицион төзелешенең үзенчәлекле булулары белән аерылып торалар. Хушавазларның сюжет эчтәлеге башкаручыларның үз тормыш тәҗрибәләренә нигезләнә яисә ата-бабалар васыятьләре итеп, үгет-нәсихәт шәкелләрендә шигъри әйтелмәләр белән баетылып бирелә. Мәсәлән:
Ай, тыңлагыз, җәмәгать,
Сөйләсен ага белгәнен;
Чын күңелдән уйланып,
Бәян итеп күргәнен
Корылган җыен туй булса,
Сүз күңелгә терелгән;
Туй җыелган уртада,
Ачылып урын бирелгән.
Агалар сәлам биргәндә
Мин җыр белән керәмен,
Сүз кадерен белгәнгә
Җыр белән җавап бирәмен28.
Кагыйдә буларак, аларда берәр мәҗлеснең (гадәттә туй йоласы) ничек узуы хакында сүз алып барыла, җырчы-импровизатор башкаруында олыларның дидактик киңәшләре бирелә, үз кабиләсе, халкы һәм туган ягы турында сөйләнелә. Хушавазларны хикәяләү фабуласыз була, тематик блоклар теземе барышында аларның һәркайсы үз эчендә сюжеты һәм мәгънә бәйләнеше булмаган хәлдә башкарыла, аларның сан ягы да чикләнелмәгән. Бу яклап хушавазлар һәрвакыт нинди дә булса бер сюжет белән бәян ителә һәм эзлекле бер темага багышлана торган җырлардан аерылып тора, ә эпос жанрына якыная төшәләр. Әстерхан татарлары эпик традициясендәге хушаваз термины казакъ милли культурасындагы жыр мәгънәсенә якын. Татар халык җыры кысаларында исә хушавазлар лирик җырларның үзенчәлекле бер төрен тәшкил итәләр.
Әстерхан татарлары фольклорында хушавазлар жанры әсәрләренең бүгенге көндә дә очравы – халкыбызның милли-мәдәни мирасын баета торган күренеш. Шушы ук жанр әсәрләренең төрдәшләре татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә язып алынган булу татарларның уртак тамырын һәм тарихын, бердәй мәдәниятен раслый. Хушаваз җырлары – халык мәдәниятенең кадерле ядкәре. Аларны сүз сәнгате, музыкаль башкарылышы, тематикасы, тыңлаучыга тәэсире, гомумән, тарихи-мәдәни әһәмияте җәһәтеннән махсус тирәнтен өйрәнү һәм татарлар арасында таныту актуаль мәсьәлә булып кала.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Регионы компактного проживания татар в Российской Федерации. Справочник / Отв. ред. Л. М. Айнутдинова, Б. Л. Хамидуллин. – Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2016. – С. 14.
2. Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. Фәнни экспедицияләребез сәхифәсеннән. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2017. – 420 б.
3. Памятники татарского народного музыкально-поэтического творчества. Вып. 1. Песни Астраханских татар. Әстерхан татарлары җырлары // Сост. и нот. транскр. Е. М. Смирновой и Н. Г. Гайнуллиной. – Казань: Казанская консерватория, 2007. – 550 с.
4. Источники древнетюркской и татарской литературы. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1981. – С. 130-131.
5. Мөхәммәдьяр. Төхфәи мәрдан. Нуры Содур. Электрон ресурс. Керү режимы: http://kitap.net.ru/muhammadiar.php (мөрәҗәгать ителде: 4.05.2020).
6. Таһир белән Зөһрә // Татар халык иҗаты. Дастаннар. Төз. Ф. В. Әхмәтова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – Б. 217.
7. Миңнуллин К. М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 2003. – Б. 60-61.
8. Макаров Г. М. Дәрвишләрнең сөхбәтендә: бәетләр һәм мөнәҗәтләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 17.
9. Шунда ук.
10. Шунда ук – Б. 19-20.
11. Мухаметзянова Л. Х., Миннуллин К. М. Хушавазы как разновидность лиро-эпического фольклора татар / Вестник Северо-восточного Федерального университета. Серия «Эпосоведение». – 2020. – № 1 (17). – С 61-69.
12. Жирмунский В. М. Некоторые итоги изучения героического эпоса народов Средней Азии // Вопросы изучения эпоса народов СССР. – М.: Изд-во АН СССР, 1958. – С. 33.
13. Төс – урман.
14. Миннәт – рәхмәт, рөхсәт.
15. Милли-мәдәни мирасыбыз... – Б. 275-277.
16. Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1976. – 216 б.; Нигмедзянов М. К. Народные песни волжских татар. – М.: Советский композитор, 1982. – 135 с.
17. Армаш – топонимик атама.
18. Теләш – хушаваз әйтүченең исеме.
19. Арнап – багышлап.
20. Шәриф кәлам – Коръән.
21. Җирексен – ял итсен.
22. Даянам – өметләнәм.
23. Милли-мәдәни мирасыбыз... – Б. 115-117.
24. Кужатай белән Кундырау – Әстерхан өлкәсендәге авыл исемнәре.
25. Ахтуба – Актүбә.
26. Памятники татарского народного... – С. 68-73.
27. Там же. – С. 4.
28. Милли-мәдәни мирасыбыз... – Б. 177.
Әдәбият исемлеге
Жирмунский В. М. Некоторые итоги изучения героического эпоса народов Средней Азии // Вопросы изучения эпоса народов СССР. – М.: Изд-во АН СССР, – 1958. – С. 24-65.
Источники древнетюркской и татарской литературы. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1981. – 248 с.
Макаров Г. М. Дәрвишләрнең сөхбәтендә: бәетләр һәм мөнәҗәтләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 159 б.
Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. Фәнни экспедицияләребез сәхифәсеннән. – Казан: Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2017. – 420 б.
Миңнуллин К. М. Һәр чорның үз җыры. – Казан: Мәгариф, 2003. – 400 б.
Мөхәммәдьяр. Төхфәи мәрдан. Нуры Содур. Электрон ресурс. Керү режимы: http://kitap.net.ru/muhammadiar.php (мөрәҗәгать ителде: 4.05.2020).
Мухаметзянова Л. Х., Миннуллин К. М. Хушавазы как разновидность лиро-эпического фольклора татар / Вестник Северо-восточного Федерального университета. Серия “Эпосоведение”. – 2020. – № 1 (17). – С 61-69.
Нигмедзянов М. К. Народные песни волжских татар. – М.: Советский композитор, 1982. – 135 с.
Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр, 1976. – 216 б.
Памятники татарского народного музыкально-поэтического творчества. Вып. 1. Песни Астраханских татар. Әстерхан татарлары җырлары // Сост. и нот. транскр. Е. М. Смирновой и Н. Г. Гайнуллиной. – Казань: Казанская консерватория, 2007. – 550 с.
References
Istochniki drevnetyurkskoy i tatarskoy literatury [Sources of Old Turkic and Tatar literature]. Kazan: Izd-vo Kazan. un-ta publ., 1981, 248 p.
Makarov G. M. Darvishlernen sohbetende: baetler һem monagetler [Bait and Munajat]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 2011, 159 p.
Milli-mеdеni mirasybyz: Аsterhan tatarlary. Fуnni jekspedicijalеrebez hеzinеsennеn [National and cultural heritage: Astrakhan Tatars. From the treasury of scientific expeditions]. Kazan, G. Ibraһimov Institute of Language, Literature and Art publ., 2017, 420 p.
Minnullin K. M. Һar chornyn uz gyry [Song through the years]. Kazan, Magarif publ., 2003, 400 p.
Mukhametzyanova L. Kh., Minnullin K. M. Khushavazy kak raznovidnost liro-epicheskogo folklora tatar [Khushavaz as a kind of lyric-epic folklore of Tatars]. Vestnik Severo-vostochnogo Federalnogo universiteta. Seriya “Eposovedenie” [Bulletin of North-Eastern Federal University. Epic Studies series], 2020, no. 1 (17), pp. 61-69.
Mоkһаmmаdyar. Tоһfеi mеrdan. Nury sodur [Tuhfai Mardan. Nura Sodur]. [On-line] Available at: http://kitap.net.ru/muhammadiar.php (accessed May 4, 2020).
Nigmedzyanov M. K. Narodnye pesni volzhskih tatar [Folk songs of the Volga Tatars]. Moscow, Sovetskiy kompozitor publ., 1982, 135 p.
Nigmetzhanov M. N. Tatar halyk gyrlary [Tatar folk songs]. Kazan, Tatar. kit. nashr. publ., 1976, 216 p.
Pamyatniki tatarskogo narodnogo muzykalno-poyeticheskogo tvorchestva. Vyp. 1. Pesni Astrahanskih tatar. Аsterhan tatarlary zhyrlary. Sost. i not. transkr. E. M. Smirnovoy i N. G. Gaynullinoy [E. M. Smirnova, N. G. Gaynullina (comp. and transc.). Monuments of Tatar musical and poetic art. Iss. 1. Songs of Astrakhan Tatars]. Kazan, Kazanskaya konservatoriya publ., 2007, 550 p.
Zhirmunskiy V. M. Nekotorye itogi izucheniya geroicheskogo eposa narodov Sredney Azii [Some results of studying the heroic epic literature of the peoples of Central Asia]. IN: Voprosy izucheniya eposa narodov SSSR [Issues of studying the epic of the peoples of the USSR]. Moscow: Izd-vo AN SSSR publ., 1958, pp. 24-65.
Сведения об авторе
Мухаметзянова Лилия Хатиповна, доктор филологических наук, главный научный сотрудник отдела народного творчества Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: lilmuhat@mail.ru
About the author
Liliya Kh. Mukhametzyanova, Doctor of Philological Sciences, Chief Researcher at Department of Folk Art, G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: lilmuhat@mail.ru
В редакцию статья поступила 25.03.2021, опубликована:
Мөхәммәтҗанова Л. Х. Әстерханда татар фольклоры: тарихи-мәдәни экскурс // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 2. – Б. 150-160.
Submitted on 25.03.2021, published:
Mukhametzyanova L. Kh. Аsterhanda tatar folklory: tarihi-mеdеni ekskurs [Tatar folklore in Astrakhan region: historical and cultural insight]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2021, no. 2, pp. 150-160.