Мәһдиев Р. Р. Шәрыкка тугрылыклы шәхес (Галим Сәлим Гыйләҗетдиновның иҗат портреты)

В статье описывается многосторонняя научная деятельность кандидата филологических наук, востоковеда, педагога, переводчика, фольклориста С. Гилязутдинова.
Рубрика:
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
08.12.2012
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2012

Шәрыкка тугрылыклы шәхес

(Галим Сәлим Гыйләҗетдиновның иҗат портреты)

Заманында аксөякләр, зыялылар теле булып саналган, колакка ятышлы фарсы теле элеккеге чорларда безнең бабаларыбыз өчен туган телебездәй якын һәм газиз булган. Гыйлем тәхсил иткән һәр шәкерт туган-тумачасына, шәрикләренә атап язган мәктүпләрен нәкъ менә шушы телдә сырлаган. Рус аристократлары үзара аралашканда французчага өстенлек бирсә, безнең милләттәшләребез фарсыны якын иткән. Әлеге телдә килеш һәм род категорияләре булмавы да аны өйрәнү, отып калуны җиңеләйткән.

Казан каласында гап-гади татар гаиләсендә туып, тәрбия алган Сәлим Гыйләҗетдиновның шәрык телләренә тартылуы нидән килә? Аның фәннең бик сирәк өлкәсенә — фарсы-иранлылар кебек бөек вә 2,5 мең еллык тарихлы цивилизациянең рухи һәм матди мирасын өйрәнүгә нәрсә сәбәпче булган? Шушы сорауларга җавап табу өчен галимнең тормыш сәхифәләрен күздән кичерик.

Аларның беренчесе, калабызның 1950-1960нчы еллары Яңа һәм Аккомасты бистәләре, андагы татар мохите, кешеләр арасындагы эчкерсез һәм самими мөнәсәбәтләр белән бәйле. «Язгы җепшеклек» милли тормышыбызга җанлану алып килә. Үзгәрешләр мәгариф өлкәсенә дә үтеп керә.

— Мин укыган 80нче мәктәп, — дип искә төшерә әңгәмәдәш, — милли рух белән аерылып тора иде. Бөтен фәннәрдән уку-укыту туган телдә алып барылды. Мондагы укытучыларның иҗади бергәлектә эшләве сизелә иде.

Укучыларда фәнгә, әдәбиятка, милли сәнгатькә кызыксыну уятучы фидакяр мөгаллимнәр турында җылы хисләр белән искә ала Сәлим Минһаҗ улы. Урам «тәрбиясе», Кабан күле бозындагы йодрык сугышларын күреп үскән малай-шалай дәресләрдән соң талантлы музыкантлар, курайчы Ифрат Хисамов, композитор Бату Мөлеков җитәкләгән балалар хорында милли моңнарга сокланып, беразга булса да тормышның кырыслыкларын онытып торган. Шул чорда республика мәгарифенә җитәкче итеп Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов билгеләнә. Яшь министр университетның шәрык факультетын «торгызу» хыялы белән яна. Нәкъ менә шушы максат белән эксперименталь рәвештә 80нче мәктәптә гарәп теле дәресләре кертелә. Сәлимнең чит телләрне үзләштерүдәге сәләтен ачкан мөгаллим Мәхмүт ага Рәхимов була. Мәдрәсәдә гыйлем эстәгән, фин сугышында әсирлеккә эләккән остаз кырыс холыклы һәм үтә дә таләпчән була. Күңелләре мәтәлчек атып кыбырсып торган үсмерләрне башкача йөгәнләү мөмкинме соң! Төн уртасында уятсалар, тотлыкмас дәрәҗәдә текстларны һәм кагыйдәләрне ятлата иде, дип искә ала хәлфәне шәкерт. Әмма ләкин аттестат алгач, төгәл фәннәргә хирыс һәм кибернетика белән кызыксынган егет авиация институтына юнәлә. Ялгыш юлдан китүенә тәмам инану өчен аңа ел ярым вакыт кирәк була. Хәрби комиссариат, уяулык күрсәтеп, кичә генә вуздан киткән Сәлимне Тын океан ярларына турылый. Якташыбыз флотта бик сирәк «гидроакустик» булып саналган белгеч буларак, дүрт тапкыр ерак походларда катнаша. Яхшы хезмәт иткәне өчен аны Казанга ялга җибәрәләр. Мөгаллиме Мәхмүт аганың хәлен белеп чыгарга кергәч, киләчәк язмышын кай тарафларга турылау хакында киңәш сорый.

— Гарәп теле укытыла торган өч үзәк бар, — ди остаз, — Ташкентта, Мәскәүдә һәм Ленинградта. Иң кулае — Ленинград. Ул зыялылар шәһәре, мәдәни үзәк. Бу заманда уңышка ирешим дисәң, фиркагә керү мәгъкүль!

Хезмәт урынына киткәндә, Сәлимнең багажында гарәп теле дәреслеге, сүзлек, дәфтәрләр була. Вахтадан бушаган арада шулар белән әвәрә килә, вакытын әрәм итми, җәмәгать эшләрендә актив катнашып, партия членлыгына тәкъдим ителә.

Казанга кайткач, җиденче заводка радиокөйләүче булып эшкә урнаша. Ике еллап эшләгәч, Нева буйларын урап, белешеп кайтыйм әле, дип, юлга кузгала. Университетка кабул итү имтиханнары барган вакытка эләгә. Сынауларда катнаша, әмма уңышсызлыкка очрый. Очраклы рәвештә рабфакка әзерлек курслары турында белешеп, документларын Казаннан почта аша юллый. Өметле яшь эшченең читкә китүен белгәч, завод директоры кабинетына чакырып үгетләп карый егетне. Аны Казан авиация институтында кабат «торгызып», уку дәверендә стипендия түләргә вәгъдә итә, әмма егет нык тора, завод белән араны өзеп юлга кузгала. Рабфакка укырга килгән 64 егет һәм кыздан нибары сигез кешене алалар да, ныклап дәүләт имтиханнарына әзерлиләр. Сәлим өчен иң кыены инглиз теле була. Педагог Вера Алексеевна Мирзоеваның «Татарлар — тырыш халык, мин сиңа өмет баглыйм, бары тик мин кушканны гына ахырына кадәр үтә», дигән сүзләрен күңеленә якын ала егет һәм ярты ел буе көн саен сигезәр сәгать инглизчәгә багышлый. Дәүләт имтиханында чатнатып җавап бирсә дә, «4»кә генә бәялиләр. Имеш, «ак биттән» телне кыска вакытта шул кимәлдә өйрәнү мөмкин эш түгел.

Ленинград дәүләт университетының шәрык факультеты XIX йөзнең урталарына чаклы Казан университетында эшләгән. Әлеге «Шәркыят мәктәбе» Санкт-Петербургка күчерелгәч, аңа ияреп, байтак күренекле галимнәр, шул җөмләдән Александр Касыйм улы Казембек, Илья Николаевич Березиннар пайтәхеткә киткән. Тора-бара бу факультетта шәрыкны өйрәнүче үзәк калыплаша. Биредә мәшһүр академиклар Игнатий Юлианович Крачковский, Владимир Владимирович Вельяминов-Зерновлар укыта. Узган гасырның 1970-1980нче елларында 11 кафедрада Якын Көнчыгыш, Азия, Шәрык илләре буенча абруйлы белгечләр сабак бирә. Араларында безнең якташыбыз, тел галиме Г. Таһирҗанов та булган. Габдрахман Таһирҗан улы турында сүз чыккач, Сәлим соклануын яшерми:

— Бу уникаль шәхес 1907 елда туган. Чыгышы белән Габдрахман ага Тау ягыннан, Морзалар авылыннан. Бик яшьли ятим калып, күп михнәтләр кичкән. Урта Азиядә тамак хакына ялланып, шактый гомер яшәгән. Шул чакларда үзбәк, таҗик, кыргыз, төрекмән, казах, әзәрбәйҗан телләрен үзләштергән. Шуның өстенә коръәнхафиз дәрәҗәсенә ирешә. Утыз яшендә Ленинградка килеп, университетның шәрык факультетына укырга керә, мөгаллим буларак таныла, фәннәр докторы, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Студент елларында ук Алтын Урда шагыйре Котыб (XIV йөз) иҗаты белән кызыксына, аның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын җентекләп өйрәнеп, диплом эше яклый. Бөек Ватан сугышы елларында Ташкентта эвакуациядә булганда академик Евгений Эдуардович Бертельс тәкъдиме белән әлеге әсәргә таянып, кандидатлык диссертациясе яклый. Бу фидакяр зат Фирдәүси, Низами, Дәһләви, Рудаки кебек шәрык классик шагыйрьләре, бөек Кол Гали иҗаты буенча гыйльми хезмәтләр яза. Ленинград дәүләт университетының Шәрык китапханәсендәге таҗик һәм фарсы кулъязмаларының тасвирламасын эшли. Олпат шәхеснең фәнни иҗатының йөзек кашы «Тарихтан — әдәбиятка» (Казан, 1979) дип исемләнгән монографиясе булды. Галим анда урта гасыр әдәбияты һәм тарихының иң әһәмиятле аспектларына һәрьяклап анализ биргән.

Габдрахман ага безгә гарәп телен укытты. Байтак еллар узгач, аның сабакларының нигезен изге Коръән аятьләре тәшкил иткәнен аңладым. Бәхетебезгә, шәхес культының көйдергеч җилләре аны урап узган, ә бит аның хәләл җефете күренекле галим һәм дин белгече Муса Бигиевнең кызы — Фатыйма булганын беләбез. Энциклопедик белемгә ия әлеге шәхеснең фәкать татар булуы аркасында гына академиклыкка күтәрелмәвен гоманлыйм. Җиденче дистә белән барган мөгаллимнең сөйләмендә туган телебез ләһҗәсе, ягъни акценты шәйләнгән, аның каравы үзен университетта бик ихтирам иткәннәр — Урта Азия халыклары телләрендә язылган фәнни хезмәтләр бары тик аның кулы аша үткән, фәнни югарылыкта объектив билгеләмәне ул ясаган, чөнки әлеге шивәләрдә укып аңлашырдай бүтән кеше булмаган. СССР Югары аттестация комиссиясе (ВАК) аның билгеләмәсенә таянып карар кылган. Якташы буларак, үземә карата һәрдаим җылы мөнәсәбәтне тоеп тордым, әмма аңа карап таләпләр йомшармады, дип искә ала Сәлим әфәнде. Еллар узып Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына хезмәт иткәндә, Казанга Г. Таһирҗановның архивы кайтарылгач, аның тасвирламасын эшләргә дә нәкъ менә С. Гыйләҗетдиновка насыйп була. Андагы байлыкка, андагы мәгълүматка шаккаттарлык! Габдрахман аганы хаклы рәвештә үзенең остазы дип саный ул.

Бу олпат шәхеснең кешелеклелеген дәлилләүче тагы бер фактны телгә алмый мөмкин түгел. Аңа мәгълүм оешмадан Төркиягә барып Әхмәтзәки Вәлидинең сәркатибе булырга тәкъдим ясала, әлбәттә, мәгълүматларны тиешле рәвештә «җиткереп» бару шарты белән. Моның өчен аңа һәм якыннарына торак шартларын яхшырту, саллы гына хезмәт хакы түләү вәгъдә ителә. Галим катгый төстә хезмәттәшлек итүдән баш тарта.

Университет булсын да, әле аның Ленинград университеты булуын истән чыгармыйк, элеккедән сакланып килгән мөһит, башка вузлар белән чагыштырмаслык бәйсезлек традицияләре турында бүгенге көндә сагынып сөйләргә генә кала. Кызганыч, соңгы еллардагы реформалар, коммерциягә корылган укыту системасы югары уку йортларына бәреп кергәч, бу традицияләр күз алдыбызда җуелып юкка чыкты. Классик белем бирүче вузлар шулай итеп кадерсезләнде.

Кагыйдә буларак, 80нче елларда игътибар үзәгендә студентлар, аларның белем дәрәҗәсе, вузның абруе булган. Дүрт-биш таләбәдән торган төркем алты-җиде профессор карамагына тапшырылган. Өч семестр дәвамында студентлар дөнья музейларының йөзек кашы — Эрмитаж фондларында Иран сәнгатен, борынгы кулъязмаларны, фарсыларның рухи мирасын чагылдырган җәүһәрләрне җентекләп өйрәнәләр.

Сәлим әфәнде үзләренә сабак биргән педагоглардан Ольга Борисовна Фролова, Илья Павлович Петрушевский, Олег Федорович Акимушкин, Александр Николаевич Болдыревларны рәхмәт хисләре белән искә ала. Ул елларда стипендия 45 сум, өлгерешең яхшы икән — 55 сум. Дөнья хәлен белеп булмый, дип, егет эшкә урнаша. Билгеләнгән территорияне себереп-җыештырып торсаң, аена 70 тәңкә түлиләр. Иң мөһиме — берүзеңә «служебный» бүлмә. Факультеттагы җәмәгать тормышында да актив, студентлар төркеме старостасы, билгеле инде, аның армия мәктәбен узуын, фиркале булуын да истә тоталар. Ленинградның кайнап торган мәдәни мохитен дә үз итә ул. Концерт-тамашалардан калмаска тырыша. 1978 елда фарсы, гарәп, инглиз телләрен үзләштергән тарихчы һәм шәрык илләре белгече Сәлим Гыйләҗетдинов туган якларына кайта. Багажының шактый өлешен, бәгъзеләрдән аермалы буларак, кием-салым, чүпрәк-чапрак, йорт җиһазы урынына якташыбыз Ленинград каласының истәлеге итеп алты йөзгә якын китап, башлыча сүзлекләр, белешмәлекләр, тарихи китаплар алып кайта. Стипендия, хезмәт хакы акчасы букинистик кибетләрендәге китапларны чүпләүгә тотылган.

Фәнгә, милләткә хезмәт итәргә ниятләп, яшьлек кайнарлыгы ташып торган галимне Казан колач җәеп каршы алды, дисәгез, сез бик нык ялгышасыз. Дүрт ай эш эзләп йөри ул. Кермәгән кабинет, белешмәгән урын калмый. Мәгариф министрлыгына барып, үзегез җибәрдегез, ай саен акча түләдегез, эшкә дә урнаштырыгыз, дип, бик дәгъва кылыр иде, әмма ләкин болай дияргә хакы юк аның. Чөнки үз ихтыяры, үзенең хәләл акчасына тырышып-тырмашып гыйлемле булды.

Ниһаять, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына халык иҗаты бүлегенә хезмәткәр булып урнаша, еллар буе кыймылдамыйча яткан Чыгтайлар фондын 20 көн дигәндә эшкәртеп, аның тасвирламасын яза.

Шәрык телләре белгече буларак, аңа борынгы чыганаклар белән бәйле бик җаваплы һәм катлаулы хезмәт йөкләнә. Сүз академик басма — «Татар халык иҗаты»ның 12 томлыгына аерым китап булып кергән «Риваятьләр һәм легендалар»ны эшләү турында бара1. Тугыз ел гомерен багышлый галим шушы басманы әзерләүгә. Материал гаять бай, колач җитмәслек зур, эчтәлекле, чөнки халкыбызның гасырлардан килгән авыз иҗатын үз эченә алган. Бу эш белән элегрәк шөгыльләнгән хәзмәткәрдән 30 табаклык кулъязма кала. Галим аны дикъкать белән өйрәнгәч, шуның ике табагы гына фәнни яктан тел-теш тидерерлек түгеллеге һәм бөтен материалны яңабаштан эшләп чыгарга кирәклеге ачыклана. Җиң сызганып эшкә керешә ул. Биш еллап вакыт узгач, бу эш җитәкчеләрнең исләренә төшә, китап кайда, дип, утлы табага бастырмакчы булалар Сәлимне.

— Кулыма тапшырылган материалларны кайтарам, әмма үзем язганнарны күз алдыгызда институт ишегалдына чыгарып яндырам да, гариза язып эштән дә китәм, — дип мәсьәләне кабыргасы белән куя галим.

Югарыга, китап нәшер ителде инде, дип хисап биргән башлыкның чигенми хәле юк.

Әлеге зур хезмәт Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә һәм Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең дипломына лаек була, ләкин бүләкләнүчеләр исемлегенә ни сәбәпледер С. Гыйләҗетдиновны кертергә оныталар...

Халык авыз иҗаты, археография, рухи мирасыбызны барлау белән кызыксыну, шушы өлкәләрдә эзләнүләр алып бару теләге (һәм бу эшне кабинетта өстәл артында утырып кына башкару мөмкин булмаганга) галимне халык арасына, илебезнең татарлар бергә тупланып яши торган төбәкләргә экспедицияләргә дәшә. Җәлкәсенә биштәр асып, хезмәттәшләре вә мәсләктәшләре Рәшит Ягъфәр, Хуҗи Мәхмүтов белән Себер, Пермь, Рязань, Чиләбе, Екатеринбург, Әстерхан, Киров, Башкортстан, Чуаш, Мари, Пенза якларын урап, йөзләгән кулъязма-китап алып кайта.

Болардан тыш, туплаган белемнәрен галим күпсанлы укучыларына, яшь буынга таратуда фидакяр хезмәт куя. Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында гарәп, фарсы телләреннән сабак бирә. Аның шәкертләренең саны да берничә йөздән артык. Алар арасында хәрбиләр, дин әһелләре һәм төрле һөнәр ияләре бар.

Фәкать 1991 елда гына Сәлим Гыйләҗетдинов үзенең төп юнәлеше — «Көнчыгышның чит илләре, Көнчыгышны өйрәнүче, Иран тарихчысы» дигән Ленинград дәүләт университетында алган белгечлеген эштә куллану бәхетенә ирешә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар һәм текстология бүлегенә күчеп, институт тарихында беренче булып фондларда сакланган фарсы кулъязмаларының тасвирламасын чыгара. Өч китаптан торган 46 табаклы шушы зур хезмәттә XI гасырдан алып XX йөзгә чаклы халкыбызның фарсы телендәге язма мирасы эшкәртелеп нәшер ителә2.

Галимнең тәрҗемәче буларак та шактый уңышларга ирешүен билгеләп үтәргә кирәк. Төрек язучысы Гариф Бикнең «Мең дә бер хәдис шәрхе» дигән китабын заманында дин һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимов татарчага тәрҗемә иткән иде. Сәлим Минһаҗ улы исә хәдисләрнең шәрехләрен иске татар теленнән гамәлдәге язуга, хәдисләрне исә турыдан-туры гарәп теленнән татарчага тәрҗемә итеп кириллицага күчерә3.

Татарстан телеканалы буенча күрсәтелгән Иран кино сәнгате осталарының «Шәһрияр» дигән 17 серияле фильмын татарчага тәрҗемәне дә Сәлим әфәнде эшләде. Әлеге сериалда экраннан яңгыраган фарсы телендәге 84 газәл, туган телебездәге җырлардай, колакны иркәләп тора.

2000 ел галим өчен янә бер зур казаныш елы була. Ул, «Татар тарихи риваятьләре һәм легендалары» дигән темага диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ирешә.

Сәлим Минһаҗ улы төрле халыкара фәнни җыеннарда чыгышлар ясап үзен күпкырлы, җитлеккән галим буларак танытты. 1994 елда Иранда уздырылган фарсы теле, тарихы һәм дине буенча Беренче конгресста, 2000 елда Казанда «Иран һәм Россия» дигән  конференциядә һәм 2001 елда Иранда «Иран һәм Туран» дигән конгресста катнашты ул.

Өч дистә еллык фәнни һәм укытучылык эшчәнлеге дәверендә галим һәм эзләнүче, махсус әзерлекле шәрык телләре белгече, тәрҗемәче, фольклорчы каләме астыннан мавыктыргыч, йөгерек телле һәм иң мөһиме — халкыбызның рухи байлыгын чагылдыручы егермедән артык китап дөнья күргән.

Шундый китапларның берсе былтыр нәшер ителде. «Мирастан биш сәхифә» дип атала ул4. Бер мең тираж белән басылган әлеге җыентыкка XVII-XIX йөз татар әдәби-тарихи чыганаклары — Кадыйр Гали бикнең «Җәмигыт-тәварих», билгесез авторның «Дәфтәре Чыңгызнамә», Таҗетдин Ялчыголның «Тәварихы Болгария», Мөслиминең «Тәварихы Болгария» әсәрләре тупланган. Гарәп имлясындагы текстларны гамәлдәге язуга күчереп, транскрипцияләрен эшләүче, әсәрләрне хәзерге әдәби телгә күчерүче, искәрмәләр һәм сүзлекләр төзүче, кереш мәкаләләрен язучы — филология фәннәре кандидаты Сәлим Гыйләҗетдинов. Автор сүзләренә караганда, бу хезмәт — аның утыз еллык эзләнүләренең җимеше.

Талантлы галим, замандашыбыз Сәлим Гыйләҗетдинов ирешелгәннәр белән канәгатьләнми, тукталып тормый, гел эзләнүдә һәм иҗатта. Галимнең югары фәнни дәрәҗәгә лаеклы «Персидско-татарские литературные связи» (Татар-фарсы әдәби багланышлары) дип исемләнгән докторлык диссертациясе монография рәвешендә дөнья күрде5. Аның башка фәнни хезмәтләре кебек үк, монысы да профессиональ кимәлдә булуы, кыю фикерлелеге, әдәбият тарихында моңарчы яшәп килгән стереотипларны аяусыз рәвештә инкарь итүе белән аерылып тора.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар / Төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы С. Гыйләҗетдинов. – Казан, 1987. – 368 б.

2. Гилязутдинов С. М. Описание рукописей на персидском языке из хранилища Института языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова. – Казань, 2002. – Вып. I. – 254 с.; 2006. – Вып. II. – 191 с.; 2008. – Вып. III. – 288 с.

3. Гариф Бик. Мең дә бер хәдис шәрехе / Төрекчәдән Габдерәшит Ибраһимов тәрҗемәсе. Китапны хәзерге татар теленә күчереп басмага әзерләүче, кереш сүз авторы, хәдисләр эчтәлегенең күрсәткечен төзүче һәм хәдисләрне гарәп теленнән татар теленә тәрҗемә итүче С. Гыйләҗетдинов. – Казан, 2005. – 448 б.

4. Гыйләҗетдинов С. Мирастан биш сәхифә. XVII-XIX гасырлар әдәби-тарихи ядкярләре. – Казан, 2011. – 331 б.

5. Гилязутдинов С. М. Персидско-татарские литературные связи (X — начало XX в.). – Казань, 2011. – 212 с.

Другие статьи
Публикация об учреждении государственных символов Татарской АССР.
Среди основных задач ТЮРКСОЙ — развитие и укрепление связей между тюркоязычными странами в сфере культуры и искусства. На примере этой организации рассматривается международное кул
Интервью со скульптором, заслуженным деятелем искусств Республики Татарстан М. М. Гасимовым.
О сановнике Казанского ханства первой половины — середины XVI в. князе Кострове. Некоторые наблюдения и выводы о генеалогии его происхождения, государственно-дипломатической, военн
Публикация текста самой ранней из известных науке подлинных грамот первого архиепископа Казанского и Свияжского Гурия, архимандриту Герману из фондов Национального архива Республик
Публикация посвящена истории ежегодного принесения иконы Смоленской Божьей Матери в Казань в XIX в. и отражению этого события в изобразительных источниках.