М. Әхмәтҗанов. Гарифҗан Буави (Тууына 130 ел)

Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
10.11.2009
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2009

Гарифҗан Буави

(Тууына 130 ел)

Күренекле педагог, кабер ташлары кисеп ясаучы оста Мөхәммәдгариф Хәсән хаҗи улы Вәлиди (ташларда имза итеп куйган тәхәллүсе* Гарифҗан Буави) турында матбугатта мәгълүмат юк дияргә була. Ул 1879 елда Буа шәһәрендә, дин эшлеклесе гаиләсендә туа, шундагы җәдит мәктәбендә белем ала, үзлегеннән рус теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Без аны Буадагы атаклы Нургали хәзрәт Хәсәнов әл-Мерзәви әл-Болгари әл-Буави мәдрәсәсендә укыгандыр дип уйлыйбыз. Егет булып үсеп җиткәч, ул Әстерхан шәһәренә барып, анда Татар укытучылар мәктәбендә белем ала, укыту эшенә керешә. Аның Оренбург губернасындагы Әсәкәй дигән татар авылында һәм Царицын (бүгенге Волгоград) якларындагы, Бәхтияр, Иске Якуп һәм башка татар авылларында укытуы мәгълүм. Гарифҗан Буави балаларга дөньяви фәннәрдән — география, тарих, тел, әдәбият, арифметикадан белем бирә, укучыларны театр, музыка сәнгате элементлары белән таныштыра.

1920 елларда ул туган шәһәре Буага кайтып, анда Мулланур Вахитов исемендәге мәктәптә ана теле укыта. Күптөрле кул һөнәрләре белгән Гарифҗан Буави мәктәптә хезмәт дәресләре дә алып бара.

Шуңа өстәп, Гарифҗан Буави татар матбугаты битләрендә язма мирас та калдырган. Кызганычка каршы, әлегә аның иҗади эшчәнлеге бик аз мәгълүм. Аның беренче мәкаләләре 1906 елда, «Казан мөхбире» гәзитендә дөнья күрә (9 апрель саны һ. б.). Шулай ук «Шура» журналының 1913 елгы саннарында (№ 4, 5, 8, 9) Гарифҗан Буавиның «Актүбә буйлары» исемле, андагы татар авыллары тарихына багышланган зур хезмәте басыла.

Буага кайтып тора башлагач, Гарифҗан Буави, үзенең ишле гаиләсен туйдыру өчен, кабер ташлары эшләү белән дә ныклап шөгыльләнә. Аның тарафыннан эшләнгән җыйнак кына, матур өслүптә ясалган һәйкәлләр бүген дә Буа зиратында, шулай ук аның янындагы Түбән Наратбаш, Бикмураз авыллары каберлекләрендә күп күренә. 1981 елның көзендә шул зиратларны өйрәнгәндә, без Гарифҗан оста эшләгән йөзгә якын ташбилге барлыгын ачыклаган идек.

Аның кулыннан чыккан ташбилгеләрнең текстлары бик гади, анда артык күп догалар юк, мәрхүмнәрнең исемнәре, гомер сөргән еллары күрсәтелә, күпчелек ташларда ике юллык поэзия үрнәкләре китерелә. Ясаган һәйкәлләренең күпчелегенә «гамәле Гарифҗан Буави», дигән имзасын куя. Аның эшләренең берсендә хәтта Г. Тукайның «Васыятем» шигыреннән бер строфа да язылган:

«Кайт, и нәфсе мотмәиннәм!

Бар, юнәл, кит Тәңреңә;

Бирдең аркаңны моңарчы,

Инде бир бит әмренә»1.

Моннан тыш, Гарифҗан Буавиның ташларында, бай гына башка төрле поэтик үрнәкләр дә китерелә:

1) «Мадам ки җан тәндәдер,

Бел форсатта: бу көн сәндәдер!»

2) «Әҗәл килде җиләктәй йәш чагымда,

Вакытсыз таш куйылды баш йагымда» һ. б.

Ул татар эпиграфика сәнгатен пропагандалаучылар арасында алдынгыларның берсе иде.

Гарифҗан Буави 1946 елның 30 сентябрендә Буа шәһәрендә вафат булып, кабере шәһәрнең татар зиратында мәгълүм2.

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Тукай Г. Әсәрләр. – Казан, 1985. – 2 т. – Б. 6.

2. Мәгълүматлар Буа шәһәр зираты ташъязмаларыннан һәм 1984 елда Гарифҗан Буавиның Казанда яшәгән кызы, врач Халидә Вәлидовадан (1913-1987) язып алынган иде. Шулай ук башка чыганаклар да файдаланылды.

Марсель Әхмәтҗанов,

филология фәннәре докторы

 


* Тәхәллүс — иҗади псевдоним.

Другие статьи
Несмотря на появление значительного количества исследований и документальных материалов, посвященных национальной государственности татарского народа, проблема не потеряла своего и
Институт Татарской энциклопедии — единственное в Российской Федерации научно-исследовательское и научно-издательское учреждение, специализированное на разработке и выпуске универса
Как и в отношении Древней Руси, так и восточных народов, европейская геральдика долгое время отказывалась признавать наличие разработанной системы государственных и владельческих с
Ногайская Орда в XVI в. являлась одним из крупнейших и могущественных государств Восточной Европы и Центральной Азии. Самую подробную информацию о ногаях и Ногайской Орде того врем
Первое летописное упоминание Арска относится к 1296 г. Вместе с тем результаты новейших археологических изысканий позволяют датировать образование Арска периодом не позднее рубежа
Парадигмой школьной политики российской власти пореформенного периода в отношении этноконфессиональных меньшинств являлась их культурная ассимиляция. Программным документом в этой