Л. Байбулатова. Алтын Урда тарихының билгесез сәхифәсе

В статье представлена транслитерация текста рисале, в котором описаны события периода Золотой Орды (1370-е гг.) и шеджере ханов. Оригинальное рисале было написано в 1771 г., здесь представлена транслитерация с арабской графики со списка 1836 г. в обработке Ризаэтдина Фахретдинова
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
20.06.2014
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1/2 2014

Алтын Урда тарихының билгесез сәхифәсе

Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында саклана торган галим, дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин фондында төрки халыклар тарихына караган төрле чыганаклар тупланган. Алар арасында Р. Фәхретдиннең кулъязмалары, шәхси һәм эш хатлары, шәҗәрәләр, төрле характердагы әсәрләр һәм башка документлар бар. Әлеге чыганакларның фәнни әһәмияте галимнәр тарафыннан югары бәяләнсә дә, хәзерге вакытка кадәр аларның әз өлеше генә фәнни әйләнешкә кертелгән һәм моның берничә объектив сәбәбе бар: иң әһәмиятлесе — аларның күбесе кулъязма һәм гарәп графикасында язылган, шунысы да кызганыч — фондның тасвирламасы да эшләнеп бетмәгән.

Галим буларак Р. Фәхретдин тарих өчен, киләчәк буынга кирәк булыр дип кулъязмалар җыеп йөргән, кешеләр аңа үзләре дә төрле иске язулар китереп биргәннәр. 1906-1918 елларда Оренбургта яшәгән вакытта аңа бер иске, тыныш билгеләре куелмаган, җөмләләре буталчык язылган кулъязма алып киләләр. Бу язма асыл нөсхә булмыйча, бары тик 1771 елда язылган кулъязманың 1836 елгы күчермәсе була. Эчтәлеге исә XIV гасырның 70нче елларында булган кайбер вакыйгаларны сурәтли. Р. Фәхретдин фикеренчә, бу рисаләдә күрсәтелгән вакыйгаларның дөреслеге шөбһәле, ләкин аның өчен иң әһәмиятлесе — әби-бабайларның телдән сөйләнгән риваятьләрен язып калдырырлык кеше булуы, чөнки Идел-Урал буйларында яшәгән мөселманнарның тарихи ядкарьләренә очрау бик авыр. Рисалә ахырында галим тексттагы кайбер сүзләргә, атамаларга үз аңлатмаларын да бирә, фикерләрен әйтә.

Югарыда әйтелгәнчә, рисаләдә якынча 1370нче елларда булган вакыйгалар тасвирлана. Текстта бу вакыйгаларның урыны Сакмар елгасы белән бәйле, шуңа күрә Алтын Урдада булган хәлләр турында сүз бара дип әйтергә мөмкин. Әмма биредә телгә алынган Җанибәк хан бу вакыйгаларның чынбарлыкта булуына бераз шөбһә кертә. Рисаләдә Җанибәк хан Чыңгыз ханның улы Тули хан (Тулуй, Толуй) улы итеп күрсәтелгән, әмма Тули ханның 10 улы арасында андый исемле малае булуы билгесез. Җанибәк ханның исеме төрле тарихи хезмәтләрдә, шәҗәрәләрдә* телгә алынса да, рисаләдә китерелгән шәҗәрә тәртибендә юк. Җийангол, Мүлмеш һәм башкалар тарихта бөтенләй билгесез шәхесләр. Шулай итеп, бу рисалә хакында, я бу Алтын Урда тарихының әлегә хәтле билгесез сәхифәсе, я чынбарлык белән уйдырма кушылмасы дип әйтергә мөмкин.

 

XVIII гасыр рисаләсенең күчермәсе һәм Р. Фәхретдиннең аңа аңлатмалары*

Бу рисалә тарих мең дә йиде йөз йитмеш беренче йел шәүвәл аеның ахыр көнләрендә дүшәнбе көн язылды.

«Учин» дигән су буенда Җанибәк хан урынына хан булыр өчен талашып Җийангол, үзенең атасы берлә бертугма булган агасы Бирдебәкнең углын үлдереп, Абануй Акмачык бинең авылына качып килде. Ул вакытта Акмачык би авылында туй-җыен бар иде. Җийангол җыенны күреп, шунда килергә куркып торганда, җыендагы кешеләр Җийанголны күрделәр һәм дә: «Ул җыенга килмичә, багый сун киек кебек читтә торучы кеше нинди адәм?» дип әйтешделәр. Җыендан барып сун киек кебек йөрүче Җийанголны олуг кешеләр алларына китерделәр дә: «Син кайдан килүче кеше? Атың, ругың ничек?» дип сорадылар.

Җийангол: «Мин качкынмын, хан булыр өчен талашып, агам Бирдебәк углын үлдереп качтым, атым Җийангол, ругым кыпчак дип җавап бирде».

Шундан соң: «Атың Җийангол икән, син сун киек кебек йөрдең, шуның өчен мондан соң синең атың Сун Җийангол булсын» диделәр.

Шундан соң Җийангол Акмачык бидә торды. «Касмарит»дан чыккан елгада утырган заманда, углының дадын** алыр өчен дип Бирдебәк Сун Җийанголны куа килде.

Шул вакытда Акмачык би: «Җийанголны үлдертмим» дип, ике тукыз мал бирде. Йәнә кыпчак Колсадыйк дигән кеше бер тукыз мал бирде. Тамйанның Буралы би бер тукыз мал бирде.

Шулай итеп дүрт тукыз мал бирделәр дә Җийанголның җанын алып калдылар. Шушы елганы «Йансыбы» дип атадылар.

Шундан соң Сун Җийангол Акмачык бидә угыл бала булып, төгәл бер ел торды. Шуның соңында Акмачык бинең кыз карендәше Бибкәнең киявен үлдертеп, Бибкәне Җийанголга кушдылар.

Мәзкүр Бибкәдән Мүлмеш тугды. Мүлмешдән Колсадыйк, бер Колчура тугды. Сун углы Кыпчак шул ике атадан таралды. Анлардан туган балалар кәгазьнең икенче тарафындадыр.

Изах***:

Рисаләнең шәҗәрә кыйсмендән башкасы шушы урында бетте. Рәсем хатларын бераз үзгәрткәләдем, галямәтләр дә минем тарафымдан куелдылар.

Рисалә һиҗри берлә 1185нче ел гыйнвар аенда, Уфа шәһәрендәге Мәхкәмәи шәргыя ачылмаздан унсигез ел кадәр мөкаддәм язылган буладыр.

«Абануй» дигән сүзне «Абанул» дип укырга да мөмкин. Мондагы «Акмачык би» дигән кеше Сакмар елгасы буенда булырга тугры килә.

«Сун» төркичәдә «ата» дигән сүз булып, күбрәк кошларда истигмаль ителенә****. Ата күркә, ата каз, ата үрдәк. Монда һәм шундый мәгънә булса кирәк. «Сун киек»нең мәгънәсе «ата киек» димәк булыр. Бу көндә башкордларда «бушмас сун» бар. Бу башкордлар бәлки шуның мәгънәсен белә торганлардыр.

«Сун» сүзе рисаләдә бер мәртәбә «с̣ун киек» рәвешендә язылган вә икенче урында да «сун» рәсеме берлә куелган.

Елга исеме рисаләнең үзендә «Йанбы» рәсемендә язылган да, икенче бер каләм берлә читкә чыкарып «Йансыбы» рәвешендә төзәткән. Һәр ике исемдәге сүзләрнең мәгънәләрен белмим вә шулай атау берлә маҗара арасында нинди бер баглану булуны аңламыйм. Мәгәр дә «җан фида» кабилендән шул Җийанголның үлемдән котылуы берлә шул сүз арасында мөнәсәбәт булганлык аңлашыла.

«Җийангол» асылда «Җийән кол» булса кирәк. Төркиләрдә «җиган» ана белән бертугма кыз карендәшенең баласына әйтеленә. «Җийән» сүзе башкордларда бар. «Гол» кол (‘абд) мәгънәсендә.

Оренбургда «Асаре кадимә» берлә шөгыльләнүче Попов* фамилияле докторның: «Башкордлар һун сүзен сун рәвешендә сөйлиләр, шуның өчен сун кабиләсендәге башкордлар хәкыйкатьтә һун төркиләре» дип дәгъва иткәнлеге ишетелде. Ләкин бу сүз беркадәр тикшерүгә мохтаҗ. Башкордлар «с» — «с̣» хәрефләрен «һ»-гә алмаштырып сөйлиләрме юкмы, әмма «с» — «с̣» хәрефләрен «һ» берлә сөйләүләре әмре вакыйг. Бер башкорддан «Параход берлә килдеңме яки тимер юлдамы?» дип сораган идем. «Һал белә килдем» дип җавап бирде (бүрәнә яки утынлык агачлардан ясалган салга утырып, Шәфи перевозы дигән урында агып төшкән була).

Башкордларны «фин»лар дип сөйләүчеләр булган кебек, «хәзәр төркиләре» дип әйтүчеләр дә бар, әмма «һун»ларның калдыклары дип дәгъва кылучы мөәррих** барлыгын белмим.

Кәгазьнең икенче тарафында булган шәҗәрә гадәттә ясала торган шәҗәрәләр рәвешендә тәртип ителгән. Аны үз хәленчә ясап күчерү мөмкин түгел.

Без күргән башкорд шәҗәрәләре күбрәк ике төрле. Бусы югары якта Чыңгыз ханга барып тоташа вә икенче төрлесе Болгар ханының Мәдинәдән килгән сахабәгә хатынлыкка баручы Туйбикәгә тоташа. Ләкин шуның дөрестлегенә галямәтләр вә йомшак кына булса да сәнәдләр*** бәян ителми, шул сәбәбдән ышануы уңгайсыз булып кала. Мондагы шәҗәрә Чыңгызга тоташкан яки Чыңгыз хандан таралган ошбу рәвештә:

Чыңгыз хан. Аның углы Тули хан. Тули хан углы Җанибәк хан. Җанибәк хан углы Җийангол. Җийангол углы Мүлмеш. Мүлмеш угыллары Колчура, Колсадыйк, Әминсадыйк.

Колсадыйк бине Мүлмеш угыллары: Тиле Түпәй, Акыр Тәкә, Тордыш, Килдеш.

Шушы адәмләрдән хисапсыз күп тармаклар, ыруглар таралып китәдер. Шәҗәрәнең тармаклары ихтимал дөрест булыр, әмма Чыңгыз ханга бу рәвештә барып тоташуның дөрестлеге шөбһәле. Чыңгыз хандан ничә гасырлар мөкаддәм Сакмар, Җаек буйларында башкордлар бар иде.

Бу рисалә вә шәҗәрә 1771нче ел тәртип ителгән асыл нөсхәнең үзе түгел, бәлки андан 1836нчы елда күчерелгән нөсхә. Бу язуларны шундан күчердем. Күчерүче адәм рисаләнең өстенә ошбу мәзмундә бер җөмлә язып куйган:

«Ошбу дәфтәр шәҗәрәсе тәхкыйк Сун Кыпчак иле һәм дә Каракуҗак руглары. Күчерелде 1836нчы ел 13нче февральдә, яңа шәйләр ялганмады».

Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивы, 7 ф., 1 тасв., 13 эш, 46-49 кгз.

 


* Башкирские родословные. – Уфа, 2002. – Вып. 1. – 480 с.; История Казахстана в персидских источниках. – Алматы, 2006. – Т. 3. – 672 с.

* Текст хәзерге татар теленә якынлаштырып тәкъдим ителә (биредә һәм алга таба Л. Байбулатова искәрмәләре).

** Дад — үч.

*** Изах — аңлату.

**** Истигмаль итү — куллану.

* Никита Саввич Попов булырга мөмкин.

** Мөәррих — тарихчы.

*** Сәнәд — ышандыргыч дәлил.

Другие статьи
Публикация посвящена биографии первого главного редактора журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков» Д. Р. Шарафутдинова. В приложении к ней дан полный библиографический указатель трудов
В феврале 2014 г. ушел из жизни первый главный редактор научно-документального журнала «Гасырлар авазы – Эхо веков» Д. Р. Шарафутдинов. Воспоминания его коллеги посвящены совместно
Статья посвящена гендерной истории кыпчаков. Женщина в кочевом социуме имела значительные права, хотя социум кыпчаков был патриархальным. Некоторые аристократки сохраняли кочевые п
Публикация посвящена анализу и включению в научный оборот одного из публично-правовых актов — ввозной грамоты, данной казанским воеводой Д. А. Долгоруковым Костромскому Богоявленск
В статье проводится анализ факторов и путей развития помещичьих хозяйств в Казанском уезде в пореформенный период. В фокусе внимания исследователя оказались крупные и средние дворя
Неурожайный 1898 г. вызвал сильный голод среди крестьян Мензелинского уезда Уфимской губернии. Князь С. И. Шаховской организовал широкомасштабную и разноплановую помощь голодающим.