Каюм Насыйри
1995 елның 15 февралендә татар халкының атаклы галиме, педагог һәм язучы Каюм Насыйриның тууына 170 ел тулды.
Ярты гасыр дәвамында татар теле, әдәбият, фольклор, педагогика һәм башка бик күп төрле фәннәр (география, математика, табигать белеме һ.б.) буенча язылган кырыктан артык хезмәте билгеле.
Габделкаюм Габденнасыйр улы (Каюм Насыйри) 1825 елның 15(2) февралендә элекке Казан губернасы, Зөя өязе (хәзерге Зеленодол районы), Югары Шырдан авылында туа.
Башлангыч белемне үз әтисеннән алып, 1841 елда Казанда мәдрәсәгә укырга керә. 1855 елда Казан духовное училищесына татар теле укытырга чакырыла, соңрак Духовная семинариядә эшли.
1871 елда К. Насыйри Казанда татар балаларын рус теленә өйрәтә торган мәктәп ача. 1879 елдан башлап калган гомерен язучылык һәм фән эшенә багышлый. 1885 елда К.Насыйри Казан университеты каршындагы археология ќәмгыятенә хакыйкый әгъза (действительный член) итеп сайлана.
1871 елның 20 августында (2 сентябрь) 77 яшендә вафат була. Кабере Яңа бистәдәге татар зиратында.