Имам Хәлил Ядгәри.

Очерк посвящен трагической судьбе отца, имама Халиля Ядгари и его семьи. В основе материала сохранившиеся записи муллы, воспоминания односельчан.
Тип статьи:
Разное
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
20.05.1995

Россия Федерациясенең 1991 ел, 18 октябрь "Сәяси репрессияләр корбаннарын реабилитацияләү турындагы законы нигезендә Татарстанда зур эш башланды. Бу аеруча күмәкләштерү корбаннары булган кулакларга кагыла. Егерменче еллар ахыры - 30 нчы еллар башында чын хуҗалар, ниһаять, җиргә тиенеп, мантый, көчле хуҗалык төзи алган кешеләр, "кулак" мөһере сугылып, туган якларыннан читкә сөрелә башлыйлар. Бу фаш итү кампаниясенән, әлбәттә, Татарстан да читтә калмый, Мәскәү түрәләренең һәр әмерен җиренә җиткереп үтәргә өйрәнгән республика җитәкчеләре монда да сынатмыйлар: берәм-берәм дә, вагон-вагон, эшелон-эшелон да нык хуҗалык җиткереп, таза тормыш алып баручы крестьяннар Себергә озатыла.

 

Аларның гомер буе тырыш хезмәт белән табылган маллары туздырыла, әрәм-шәрәм ителә. Кызганыч, бу кампаниянең татар халкына, гомумән, "совет халкына" китергән зыянын санап караучы юк әлегә. Бу матди зыян гына түгел: Себер юлларында, тайгада, рудник-шахталарда суыктан, яшәү шартларының начарлыгыннан, авыр хезмәттән күпме кешенең гомере өзелә.

 

Урыннарда раскулачивание һәм күмәкләштерү нинди шартларда һәм нинди ысуллар белән алып барылуы турында сөйләүче документлар берникадәр бар. Ә менә чит җирләргә сөрелгән ватандашларыбыз язмышы халкыбыз тарихыннан читтә кала килде. Түбәндә бирелгән истәлек бу бушлыкны берникадәр тутырыр дип уйлыйбыз.

 

Минем әтием, Солтанбәков Хәлил Солтанбәк улы, 1881 елда хәзерге Зәй районының Бигеш авылында Солтанбәк мулла гаиләсендә туган.

 

Бик иртә укырга-язарга өйрәнгән сәләтле малайны авылдашлары Чиләбе өлкәсендәге Троицки мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. Мәдрәсәне тәмамлагач, Кукмара районының Ядегәр авылына мулла итеп билгеләнә, ул биредә мәчет эшләрен алып барудан тыш үзлегеннән тырышып белемен күтәрүен дәвам иттерә.

 

Дин гыйлемен тирәнтен белүе, ислам нигезләрен аңлаешлы һәм ышандырырлык итеп аңлатуы белән ул тиз арада авылында гына түгел, бөтен әйләнә-тирәдә билгеле булып китә, һәм якташлары аны үз хисапларына берничә мәртәбә Мәккәгә хаҗга җибәреп кайтаралар, ә аннары Истамбулга Югары мәдрәсәгә укырга озаталар.

 

Укуын тәмамлап Истамбулдан кайткач, ул бөтен барлыгы белән Коръән Һәм шәригать таләпләре нигезендә дин тарату эшенә бирелә.

 

Ул гади кешеләргә Коръәндәге кайбер катлаулы фикерләрне аңлаешлы итеп җиткерүне үз алдына бурыч итеп куя. Бу хакта ул күп уйлана һәм шул юнәлештә күп эшли. Әмма ул чактагы авыл кешеләренең каралыгы шулкадәр кәчле була ки, аларның күбесен мондый эшләр бер дә кызыксындырмый. Аларның ислам гыйлемендә томаналыгы тормыш итү рәвешендә дә чагыла. Әти, ислам гыйлеме белән тормыш арасындагы турыдан - туры бәйләнешне аңлап, үзенең тырышлыгын нәкъ менә шәригать кануннарын тирәнтенрәк төшендерүгә юнәлтә.

 

Әти 1917 елгы революцияне хуплап каршылый. Иҗтимагый үзгәртеп кору идеяләре аның тормыш һәм кешелек җәмгыяте үсешенә карата үз карашларының күпчелеге белән туры киләләр. Әтинең күңеленә аеруча мәгариф өлкәсендәге, милләтләрнең үзбилгеленү иреге турындагы декретлар һәм төп милләтнең мәдәнияты мәсьәләләрен күтәрү хуш килә.

 

Әле революциягә кадәр үк вакытлы матбугат, мәсәлән, "Шура" журналы битләрендә ул:

- авыл милли мәктәпләрендә белем бирү системасын үзгәртеп кору;

- авыл халкына дөрес туклануга кагылышлы гап-гади белемнәрне аңлату;

- кыр эшләреннән буш кышкы чорда авыл. кешеләрен вакыттан дөрес файдаланырга өйрәтү зарурлыгы турында язып чыкты.

 

Әти динне куркыту ысулы белән аңлатуга каршы булды. Коръәнне куркыту ысулы белән аңлату, - дип язды ул, - кешеләрдә әкренләп битарафлык, ялкаулык үсүенә, камиллеккә Һәм алга барышка омтылышның кимүенә, чикләнгәнлеккә һәм торгынлыкка, гомумән, иҗтимагый үсештә хак дингә ышанучыларның артта калуына китерде.

 

Милләт тәрәкъкый итә, заман таләпләренчә камилләшә барсын өчен авыл милли мәктәпләрендә дин гыйлемен укыту тәртибен һәм ысулларын, мәчетләрдә олылар арасында вәгазь уку ысулларын үзгәртергә кирәк.

 

Надан һәм болай да кыерсытылган кешеләрне, әгәр мәчеткә йөрмәсәгез, биш вакыт намазны үтәмәсәгез, җәһәннәм кисәүләре булачаксыз дип куркытырга, ягъни аларны теге дөньяда да мәңгелек газапларга салмаска кирәк.

 

Җирдә хәерчелектә яшәп, үлгәч тә жәһәннәмгә тару кешеләрне өметсезлеккә ташлый, әхлаксызлыкка, эчкечелеккә, караклыкка этәрә, ахыр чиктә кешелектән тәмам чыгуга китерә. Үзенең "Вәгазь турында" дигән мәкаләсендә ул вәгазьне көндәлек тормыш шартларына туры китереп сөйләргә кирәклеге турында яза.

 

Әти инанган мөселман иде. Революцион үзгәрешләрдә аны вөҗдан иреге рөхсәт ителү куандырды. Балаларына ул тормыш итү өчен рус теленең дә, туган татар телебез кебек үк, зарурлыгын төшендерә килде. Олы кызын ул укырга Казанга рус рабфагына җибәрде, һәм бу аның башка балалары өчен дә үрнәк булды. Олы улын ул нәселдән килгән мулла итеп күрергә, ә башка балаларын күңелләре тарткан белгечлекләргә укытырга теләде. Ләкин аның бу планнарына тормышка ашу насыйп булмады. Илгә хакимлеккә Сталин килде, һәм аның планнарын туздыручы үзгәрешләр башланды.

 

1929 елның 12 октябрендә төнге сәгать 2 дә өебезгә Казаннан Золотарёв, Кукмарадан уполнамуч Ханнанов, волость милициясе башлыгы Сафиуллин, авыл Советы рәисе Габдулла Галимуллин һәм ике авыл вәкиле килеп кереп, тентү ясадылар. Өйдәге, йорттагы бар нәрсәне яздылар, кулъязмаларны, китапханәне үзләре белән алып киттеләр. Золотарёв авыл вәкилләренең берсенә әтине Янил авылына озатырга кушып калдырды.

 

Шул ук төнне башка төркемнәр түбәнге мәчет мулласы һәм мөәззине өендә дә тентү ясаганнар икән.

 

Янилдә кулга алынганнарның өчесен дә ягылмый торган каталажкага ябып, өч тәүлек тоттылар. Тоткыннарны озата барган Сәмигулла абзый кайтып, бу хәлләрне мәчет картларына сөйләгәч тә, берничә дистә өлкән яшьтәге кеше шундук Янил авылына хәзрәтләрен бәладән йолып алырга юнәлделәр, ләкин аларны теге каталажкага якын җибәрмәгәннәр, тапшырасы әйберләрен дә аламаганнар, шулай ук алар белән сөйләшүче дә булмаган.

 

Дүртенче көнне Янил авылы тирән йокыга талгач, кулга алынучыларның өчесен дә, Кукмарага күчереп, андагы төрмәгә ябалар. Ул төрмәдә инде берничә мулла утырган була. Ике атна эчендә төрмә муллалар белән шыплап тутырыла. Ятарга урын калмый, тоткыннар басып кына тора алалар.

 

1930 елның 3 ноябрендә, тоткыннар өчен махсус вагонга төяп, кулга алынган муллаларны Казанга алып китәләр, анда ике ай ярым дәвамында төрмәдә тотып, тикшерү эше алып баралар.

 

1931 елның 16 гыйнваренда 3 елга Архангельски өлкәсенә лагерьга җибәрергә дигән хөкем карары чыгарыла. Шул хакта әтидән хат алу белән аның янына төрмәгә улы Рәсим, кызы Разия чыгып китте. Хәзрәтләре белән саубуллашырга байтак авылдашлары да аларга ияреп Казанга килде.

 

1931 елның 20 февралендә биш йөз мулланы, Мәскәүгә илтеп, Бутырка төрмәсенә ябалар да, аннан аларны өч кеннән соң махсус вагоннарда Котлас станциясенә таба алып китәләр. Пинок станциясендә төшереп, палаткаларга урнаштыралар. Тоткыннар шуннан башлап Усть-Сулейскка таба 380 километр озынлыктагы тимер юл салырга тиешләр. Тоткыннар урманны кисеп, юл түшәү өчен ызан чистартырга, һәр 10 километр саен яңа киләчәк тоткыннар өчен бараклар корырга керешәләр. Бараклар әле планда гына була, ә тоткыннар китерелә тора. Шулар арасында әти үзенең танышларын - Пороховой, В. Сабасы, Казан, Бишбалта, Нырсы һ.б. муллаларын очрата.

 

Тайга кисү, трасса салу, бараклар кору, бернинди техника булмау сәбәпле, кешеләр кулы, көче, җилкәсе белән генә башкарыла. 1931 елның көзге салкыннарында берничә йөз тоткынны Архангельски тирәсенә, Двина елгасы буена урман әзерләп озату эшенә күчерәләр. Мондый авыр хезмәтләр тоткыннарның сәламәтлеген тиз какшата..

 

Бозлы судан бүрәнәләрне ялан кул тартып чыгаралар, каерысыннан, ботакларыннан чистарткач, баржаларга төяп, Архангельскига озаталар. Бозлы-янгырлы көз, палаткалар суны үткәрә, төннәрен юеш киемнәрен киптерергә генә өлгерәләр, иртән тагын бозлы суда эш башлыйлар. Баржаларны төяп тутыргач, шул бүрәнәләр өстенә утыртып, тоткыннарны Котласка алып кайталар. Биредегә баракларда өч урында тимер мич янып утыра. Юеш, салкын палаткалардан соң бу бараклар җәннәт сыман тоела. Әмма монда аларны тагын да авыррак, җелегеңне суыра торган хезмәт көтеп тора.

 

Бүрәнәләрне төзелеш мәйданына Двина суыннынан 30 метр югарыга күтәрергә кирәк. Моның өчен 80 басмалы берничә баскыч ясыйлар, һәр басмага ике тоткын баса, шулай бүрәнәләрне кулдан - кулга тапшыра торган җанлы конвейр барлыкка килә. Ике ай буена шулай азапланалар. Двинадан баракларга суны да шулай, чиләкләрне кулдан - кулга биреп, күтәрә торган булалар. Елның иң салкын декабрь - январь айлары бу. Юеш һәм туң бүрәнә туңган, хәлсезләгән куллардан ычкына да, тоткыннар өстенә оча, аларны имгәтә, тайгак басмалардан аска алып ата. Ашау начар, кием аңардан да начаррак, туңулардан, яралардан, төрле авырулардан тоткыннарның гомере өзелә тора.

 

Биредәге эшләрне бетергач, 1931 елның 13 гыйнваренда аларны Котластан ерак түгел генә Менхетин утравына күчерәләр. Биредә авыруларны, инвалидларны, хәлсезләрне аерып, Сольвычегодскига озаталар. Таза - сау дип табылганнарын шпал әзерләргә, аларны тимер юл платформаларына төяргә җибәрәләр. Эшкә ерак йөрисе, эш авыр, көне буе билдән кар эчендә торасың, ләкин ашау ягы яхшырак, бараклар җылырак һәм иркенрәк була.

 

Монда да эшләрне төгәлләгәч, янадан Пинок станциясенә куып китерәләр. Нәкъ менә шунда ул Татарстаннан якташларны: Кәрәкә авылы мулласының улы Әлтафны, Иштирәк авылыннан имам Хафиз абзыйны, Биклән авылы имамы Мостафа Сафа углын, имам Сәхәбетдин Гарәфи углын, Теләнче - Тамак мәдрәсәсеннән Мирза Габдрахман Габделкадыйр углын, Сабир хәлфәне һәм башкаларны очрата. Әти алар белән июль аена кадәр бергә була.

 

Ноябрьгә кадәр яңа урынга куып китереп, ниндидер бер елга аркылы тимер юл күпере салуда эшләтәләр. 1931 елның 10 ноябрендә медицина комиссиясе үткәреп, яшьрәкләрне һәм сәламәтрәкләрне Беломор-Балтика каналын төзергә, зәгыйфьрәк дигәннәрен урман кисәргә һәм бараклар корырга җибәрәләр.

 

1932 елның апрелендә тагын бер комиссия ясап, тазарак дип саналганнарын яңа урыннарга озаталар, ә карт-коры һәм авырулардан берничә йөз кешене Горький өлкәсенең Балахна станциясенә электростанция өчен торф әзерләү эшенә кушалар.

 

1932 елның 20 сентябрендә, 3 еллык сөрген срогын тутырып, азат ителү турында белешмә алып, әти туган якларына таба кайтырга чыга.

 

Ул җәһәннәм газапларын үтеп, һәркемгә дә исән - сау калырга язмаган икән. Бик күпләр чит җирләрдә - урманнарда, сазлыкларда, баткакларда мәңгегә ятып кала. Туганнары, якыннары аларның каберләрен дә беркайчан таба алмаячак инде.

 

Тотканнар арасында шундый сүзләр йөри: сөргеннән азат ителеп кайткан кешенең туганнарын, якыннарын эзәрлекләү башлана, ди. Шуны искә алып, әти Казанда туктала, монда да туганнарын, белешләрен эзләми, Пләтән мунчасына кочегар булып урнаша. Ай ярым шунда эшли. Көннәрдән бер көнне мич яныннан Һава суларга дип чыккан арада аның янына бер кеше килеп: "Сез бит Ядегәр авылының Хәлил хәзрәте буласыз?" - дип сорый. Әти раслап башын каккач: "Җыеныгыз, авылда сезне көтәләр. Анда Сезнең сөрген срогыгыз тулганын барысы да беләләр", - дип дәвам итә. Әти яхшы нияте һәм сүзләре өчен егеткә рәхмәт әйтә һәм: "Мине онытмаучыларның барысына да бик зур сәламнәремне тапшырыгыз. Миңа авылга кайтырга ярамый, шулай ук Казанда калырга да ярамый. Бер 10 көннән мин Себергә, гаиләм янына юл тотачакмын", - ди. Егет саубуллашып поездга ашыга.

 

Күп тә үтми, Пләтән мунчасына авылдан Сәмигулла, Минһаҗ, Гыйбадулла, Шәрифулла, Ибраһим абзыйлар һәм берничә егет килеп чыга. Алар үзләре белән мул итеп күчтәнәчләр, өс - баш һәм аяк киеме алып килгәннәр икән, аны баштанаяк киендерәләр, ә лагерь киемнәрен кочегарка миченә ташлыйлар. Мунча мөдире янына кереп, эшләгәне өчен хезмәт хакын алып, әтине авылга алып кайтып китәләр.

 

Пләтән мунчасы янында авылдашлары белән очрашу әти өчен бик зур куаныч була, ул үзенең якташлары өчен ничек кадерле һәм аларга бик тә кирәкле булуын аңлый. Авылдашлары аны чират торып кунакка алалар, һәрберсе аның фаҗигале тормышын җиңеләйтергә, кайгы -сагышларын уртаклашырга тырыша.

 

Авылдашлар тормыштан, тәртипсезлек л әрдән, колхозда эшләрнең рәтле бармавыннан, халыкның хәерчелеккә бата баруыннан зарланалар. Әти аларның хәлләренә керә, кайбер киңәшләрен бирә. Көннәрдән бер көнне кунакта утырганда күптәнге танышларыннан берәү әйтеп куя: "Хәзрәт, коллективлаштыру вакытында район хуҗалары синең тәкъдимнәрне тыңлаган булсалар, безнең колхоз районда гына түгел, бөтен Татарстанда алдынгы хужалык булыр иде", - ди.

 

Әтинең тәкъдиме түбәндәгедән гыйбарәт була: хуҗалыкларны күмәкләштергәнче авылда әйбәт, иркен ат абзарлары, сыер һәм сарык абзарлары салырга, берләштергән мал - туарны азык белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Мондый эшләрне башкарырга авылның акчасы юк, ә район авылга булышырга әзерме? Шуңа охшашлы мәсьәләләрне чишми торып, күмәкләштерүгә керешү - хәтәр нәрсә. Шушы фикере райондагырларга барып ирешкәч тә әтине 1929 елда кулга алганнар иде.

 

Сөргеннән кайткач, әти авылда нибары 4 көн кунак була, ул инде юлга җыенып өлгергәч, аның янына авыл партия ячейкасы секретаре Гомәр Хәйретдинов килеп керә һәм ГПУның район бүлегеннән телеграмма тапшыра. Ул ук әтинең сөргеннән азат ителү турындагы язуларын ала, үзен Кукмарага озаттыра. Анда аны төрмәгә ябалар. Ике айдан соң әтине махсус вагонда Казанга озатлар, һәм ул тагын ай ярым төрмәдә утыра.

 

Авылдашлары аны онытмыйлар, төрмәгә килеп хәлен белешеп торалар: күчтәнәчләр китерәләр, рухын күтәрәләр.

 

Кукмарада чагында, шушы икенче кулга алынуында, көчләп һәм куркытып, мин сөргеннән колхоз төзелешен өзү нияте белән кайттым, дип әйттермәкче булалар, Казанда да шуңа омтылалар. Шушы юл белән Кукмара җитәкчеләре күмәкләштерү буенча уңышсызлыкларын әти һәм аның кебекләр өстенә салырга тырышалар. Ниятләренә иреше алмыйча, өч ай ярымнан соң әтине азат итәргә мәҗбүр булалар.

 

Район җитәкчеләре, ГПУ әһелләре мулланың халык алдында абруе зур булуын күреп торалар. Әмма шуны үз максатларында, авылны күмәкләштерү юнәлешендә файдаланырга әллә башларына килми, әллә теләмиләр.

 

Төрмәдән чыгасы көнендә авылдашларыннан тагын берничә кеше Казанга килә. Әти аларга авыр көннәрендә матди һәм рухи ярдәм итеп торганнары өчен рәхмәт әйтә, ләкин авылга кайтудан баш тарта, һөрберебез өчен шулай яхшырак булыр, ди. Иске дусларын вокзалга озатып, вагоннарга утырта. Барысының да күңелләре төшенке була. "Исәнлектә күрешә алмасак, бәхил булыйк, кардәшләр", - дип хушлашалар. Паровоз гудок бирә, әти вагоннан төшә. Перронда күз яшьләрен - әти, ә вагон тәрәзәләре артында авылдаш аксакаллар сөртә.

 

Соңыннан, Енисей тайгасына килеп, безнең гаилә кушылгач, әти бу хушлашуны үз гомерендә иң авыр вакыйга буларак искә ала торган иде. "29 ның октябрендә кулга алынгач, мин азат итәселәренә ышана идем. Архангельскида сөргендә чакта шулай ук иреккә чыгасыма ышанып яшәдем. Ә бу очракта исә мине үземнең шушы ягымлы аксакалларымны мәңгегә югалтуымны, аларны инде беркайчан да күрмәячәгемне һәм андыйларны инде башкача очрата аямаячагымны сизенү хисе биләп алды", - дия иде ул.

 

1929 елның 12 октябренең коточкыч төненнән соң ук без, аның балалары, әтиебезнең кайтуын көтә башладык. Аның бит беркем алдында да бернинди гаебе юк, ул авылда хөрмәтле кеше иде. Йорттагы һәрбер тавышка, өйалдындагы һәрбер кыштырдауга өлкәнрәк балалар узыштан йөгереп чыгалар: һәрберебезнең әйләнеп кайткан әтиебезгә беренче булып ишек ачасы килә иде. Балаларының аңа мәхәббәте шулкадәр зур иде.

 

Әмма безнең гаиләнең бәхетле өметләре 1930 елның 22 апрелендә, әтиебезнең кулга алынуына алты ай узды дигәндә сүнде. Иртәнге җиделәрдә, әле сабыйлар йоклаганда, тынлыкны аяклар тыпырдавы һәм ишегебезнең кискен тартылып ачылу тавышлары бүлде. Көчле ир - ат хәрәкәтләре иде бу. Барыбыз да берьюлы диярлек сикерешеп тордык һәм әйтеп салдык: "Әти кайтты !" Ишеккә беренче булып 13 яшьлек Хәлим йөгереп барды һәм, аны ачып, хәйран калды... Өйгә хәрби киемле ике һәм тагын бер кеше керде. Әни каршы күтәрелде, аның йөзе агарынды, күзләрен өметсезлек сөреме каплады, куллары калтырый башлады.

 

Вәкилләрнең берсе сумкасыннан кәгазь чыгарып укыды: ГПУның район идарәсе карары белән безнең гаилә Себергә сөрелә икән. "Җыеныгыз, тиздән килеп алырлар", диделәр. Көтелмәгән мондый хәбәрдән барыбыз да аптырап калдык, аңлый алмый тордык: "Ни өчен сөрәләр? Нигә дип Себергә? Ни өчен әтиебездән башка гына?" Вәкил җавап биреп тормады, ашыктырды. Әни, аңына килеп, Хәлимә апаны күршеләргә җибәрде. Беренче булып Фатыйма Закирова ( Зариповамы әллә?) белән Гарәфи абзый хатыны Хәдичә апалар керделәр.

 

1946 елда, сөргеннән котлып кайткач, әниебез белән Рәсим абый вакытлыча шушы Фатыйма апаларда торып тордылар. Теге 1930 елның 22 апрель көнен - безне авылдан сөргән көнне - искә алып, шулай сөйләде Фатыйма апа: "Мин килеп кергәндә барыгызның да өне алынган иде, пышылдап кына сөйләшәсез, юлга аласы әйберләрне барлыйсыз. Бишектә Фәүзия кычкырып елап ята, аңа игътибар итүче дә юк. Сәкедә Фәридә белән Мәхмүт йоклый. Вәкилләр ашыктыралар, шул ук вакытта тыныч кына һәм ышанычлы итеп: "Бәлки әле Кукмарадан ук әйләнеп кайтырсыз, әгәр кире борылмасагыз, әтиегез белән кушылырга Себергә алып китәләр", - диләр. Бу сүзләргә без ышандык. Идәнгә Җәймәләр җәеп, савыт - саба, кием - салым, юрган, мендәр кебек урын - жир әйберләрен һәм башка кирәк - яракны, аерым бәйләмгә азык - төлек салып бәйли башладык. Хәдичә апа әле 4 ае да тулмаган Фәүзиянең әйберләрен төенләде. Рәсим белән Касыйм аның бишеген төенчек итеп бәйләделәр. Хәдичә апа гел елаган Фәүзияне юатып торды. Без исә өсләрегезгә киеп китәсе киемнәрегезне сәкегә күз алдына куя башладык. Рәсим, Касыйм, Хәлимә үзара сөйләшәләр: юлга матуррак киемнәребезне кияргә кирәк, без бит әти янына барабыз, диешәләр. Эре һәм авыррак саналган әйберләрне: ике паласны, ястык - түшәкләрне һәм башка бик күп нәрсәне алмаска булдыгыз, ал арны сәкенең бер почмагына өйдек.

 

Сәгать 10 нарда йорт каршына ике йөк арбасы килеп туктады, моңарчы дәшми утырган вәкил тагын ашыктыра башлады. Урамда бик күп халык җыелды. Әйберләрне чыгара башладылар. Мин кечкенә балаларны киендердем. Әйберләрне бер арбага төяделәр, икенчесендә Хәдичә апа белән балалар барырга тиеш иде.

 

Рәсим, Касыйм, Хәлимә һәм Хәдичә апа җиләк - җимеш бакчасын, ат, сыер, сарык абзарларын, кетәклекне карап әйләнделәр, Рәсим аларның ишекләрен ачык калдырды: "Иректә булсыннар", - диде. Хуҗалар шулай мал - туар белән саубуллаштылар. Өйгә кереп, сәкегә утырыштык. Рәсим дога кылды. Хәдичә апа күкрәк баласын күтәргән килеш, яшьләренә коенган хәлдә өйдән чыгып арбага якынлашты. Гарәфи күрше аңардан утырмый торуын үтенде, юл ерак, салам булса да түшәргә кирәк, диде. Өч ир кеше салам алып килеп арбага түшәделәр, аның өстенә кечерәк балалар белән әниебез утырды, ә Рәсим белән Касыйм әйберләр төялгән арбага урнаштылар. Һәм арбалар йорт янынан кузгалып киттеләр".

 

Ә икенче күршебез, Гарәфи абзыйның хатыны Хәдичә апа болай дип искә алды: "Мин йортыгызга кергәндә инде өегезгә якын җибәрмиләр иде. Ул арада халык җыела һәм ачуын белдерә башлады. Вәкилләрнең берсе халыкны йорттан куып чыгарып, капка төбенә басты. Халыкның ачуы кабара төште. Арадан бер карчык аеруча тынмады: "Сез ни кыласыз, уйлап карагыз бер, кемнән курыктыгыз сез. Алар бит сабыйлар әле. Иң олысына да 18 генә яшь, кечкенәсе - 4 айлык күкрәк баласы, якты дөньяга әле килгән генә бит, сез шул нарасыйны Себергә, каторгага сөрәсез. Себер! Мин Себерне белмим, әммә исемен ишетсәм дә бөтен тәнем калтырана башлый, анда бит казнаны талаучылар да кеше үтерүчеләрне сөрәләр дип ишеткәнем бар. Ничек итеп сез берсеннән-берсе кечкенә 8 баланы -сабыйларны, ятимнәрне шул җиңаятьчеләргә тиңләдегез. Хәлил хәзрәт белән Хәдичә абыстайны яхшы беләбез. Алар безнең авылда гаилә учагы кордылар, үз өлешләренә тигән җирне эшкәрттеләр. Бөтен тирә - юньне гаҗәпләндереп, ташландык бушлыкта чәчәк атып торган җимеш бакчасы булдырдылар. Карагыз безнең йөзләребезгә. Күбебезнең күзләрендә яшь. Без хәзрәт һәм абыстаебыз белән туганнарча яшәдек."

 

Вәкил белән янәшә торган хатын яңардан: "Бу бала - чаганы кем туендырыр? Ике - өч сәгатьтән соң аларның бит ашыйсы - эчәсе килер. Сез аларның басынкылыгына кармагыз, әле алар үзләре белән килеп чыккан хәлне аңлап өлгермәделәр һәм сезнең күрсәтмәләрегезне гадәтләнгәнчә үтиләр. Сезгә ышанып, әтиләре янына барабыз дип уйлыйлар", - дип сорады.

 

Арбалар инде мәчетне дә уздылар, халыкның ачулы гүләве аларны һаман озата бара иде."

 

Кукмарада безне тимер юл станциясенең багаж бүлегенә бушаттылар. Анда ике гаилә бар иде инде. Көн саен кулак дип сөрелгәннәрнең гаиләләрен китерә тордылар. Ун көн узды дигәндә, терлек ташый торган вагоннарга төяделәр. Авылдашлар безнең хәлне белешеп тордылар, ашыгычлык белән -онытылып калган җылы киемнәребезне, ашамлыклар китерделәр.

 

13 тәүлектән соң безнең поезд Чита өлкәсенең Сретински станциясенә килеп туктады. Иртән баржаларга төяп, Шилка елгасы буйлатып Бутан прискасына китерделәр.

 

Пристаньнән 2-3 километр читтәрәк тау итәгендә берничә барак күренеп тора. Комендант кушуы буенча балаларны әниләре белән шуларга урнаштырдылар, ә эшкә яраклы кешеләрне землянкалар казырга җибәрделәр, чөнки баракларга килүчеләрнең биштән бер өлешен генә сыйдырып була иде. Идәнсез - түшәмсез землянка бер атна эчендә әзер булды, кырыйлап сәкеләр, уртага мич куелды. Безнең землянкага дүрт гаилә кертелде. Ачык һавада яшәгән кешеләр моңа да бик шатландылар.

 

Рәсим абый карьерда забойчы булып эшләде. Касыйм абый алар казып чыгарган алтынлы комны юдыргычка ташыды, ә Хәлимә апа шул комны юдыруда эшләде.

 

Ел арым шунда эшләгәннән соң комендант шундый белдерү ясады: алтын табуда эшләүчеләр барысы да өч көн эчендә Красноярск краеның "Енисейзолото" комбинатына күченеп китәргә тиешләр, комбинат вәкиле килеп тә җиткән икән.

 

Шулай итеп, Бутанда вак - төяк биш бала белән әни туендыручысыз калырга тиеш иде. Гаиләдә киңәшләшеп, комендантка әйтмичә генә Касыйм абыйны алар янында калдырырга булдык. Моны белеп алган комендант 16 яшьлек Касыйм абыйны аерата кешелексез шартлары белән атаклы булган Нерченски төрмәләренең сәяси тоткыннары арасына утыртты. Бер айдан азат итеп, аны "Енисейзолото" комбинатына озаттылар. Бераздан сөрелгәннәрнең гаиләләре дә шунда җибәрелде. Енисей тайгасында ел да үтмәс арада безне җиде тапкыр урыннан-урынга күчерделәр, приискаларның берсендә дә безнең өчен барак белән землянкадан тыш торак булмады.

 

1932 елның җәендә "Современный" приискасыннан Рәсим, Касыйм абыйларны, Хәлимә апаны, башка сөрелгәннәр белән бергә, нит -городоктагы махсус поселениегә күчерделәр, шул ук елның көзендә бу авылга Архангельскидан кайткан әтиебез, балалар белән әниебез дә килеп урнаштылар. Монда да торак йортлар, тегендәге шикелле үк, бараклар иде. "Даими рәвештә шунда яшәячәксез, - дип белдерде комендант. - Хезмәттән тыш вакытта бакчачылык белән шөгыльләнергә, мал-туар, кош - корт тотарга, ягъни туган илегездәгечә яшәргә рөхсәт ителә. Сак булмаячак, әмма аена бер тапкыр комендатурада билгеләнергә тиешсез. Моннан качып булмый: тирә - юньдә төпсез тайга урманнары, җәен аю ботарлаячак, ул очрамаса, озынборын һәм чебен-черки ашап бетерәчәк. Кышын туңып катачаксыз. Суыклар 60 градустан арта".

 

Ноябрь - декабрьдә бура ясап, түшәм тезеп, түбә башын яба алдык. Идән тезәргә өлгерә алмадык, жир туңды, бөтен нәрсә салкынга биреште. Тимер мич куеп, тәүлек әйләнәсе яга идек. Өебез җылы була иде. Электр уты түгел, лампа өчен керосин да юк, чыра яндырып яктырта идек. Киләсе елларда өйне төзеп бетердек, яшәр өчен кирәкле өстәл, эскәмия, урындык һәм башка нәрсәләрне ясадык, хәтта өебез хәтле үк янкорма да корып куйдык.

 

Сөрелгәннән соң 5 еллап бик авыр яшәдек. Бөтен гаиләнең гаҗәеп хезмәт куюы нәтиҗәсендә генә 1936 еллар тирәсендә бераз рәтле яши башладык: ашау - эчү әйбәтләнде, кием- салым ала башладык. Әмма кеше түзмәслек авыр яшәү шартлары, ачлык, салкынлык безнең гаилә әгъзаларының сәламәтлеген бик нык какшатты. 10 кешелек гаиләнең бары тик 4 әгъзасы гына сөргеннән азат ителү көннәренәчә яши алды. Олы ир бала Рәсимгә аеруча авыр өлеш чыкты. Байкал артында һәм Себердә кешелексез яшәү шартларында берсеннән-берсе кечкенә балалардан тарган зур гаиләне туендыру, киендерү, җылыту, бербөтен итеп тоту шушы 18 яшьлек егет җилкәсенә төште. 1943 елга аның саулыгы тәмам бетте, докторлар аны инвалидлыкка чыгардылар. Аңа 31 яшь иде.

 

Сөргеннең беренче елында ук иң кечкенәбез Фәүзия үлде. 1936 елда цингадан уналты яшьлек Салихыбыз дөнья куйды. Тагын бер ел үткәч, үпкәләре шешенудән 14 яшьлек Фәридәбезне югалттык. 1938 елда, кабат репрессиягә эләгеп, халык дошманы дип әтиебезне аттылар. 1942 елда Бөек Ватан сугышында Касыйм һәлак булды.

 

Сталинчыл күмәкләштерү сәясәтенең нәтиҗәләре безнең гаилә өчен шундый. Еллар буена тырыш хезмәт белән корылган милекне (төзек йорт һәм абзар-кура, мал - туар, кош - корт, чәчәк атып, җиләк - җимеш биреп утырган бакча, җитешле тормыш кирәк - ярагы һ.б.ш.) санамаганда да, безнең гаилә өчен төп фаҗига шунда булды: аның изге омтылыш -ниятләре җимерелде, канатлары сындырылды, тән сәламәтлеге имгәтелде.

 

Азат хезмәттән тәм һәм ямь табып, мәгънәле тормыш белән яшәп яткан ишле, матур гаилә хакимиятләрнең (җирлесеннән алып иң югарыдагыларына чаклы) вәхшилеге аркасында барысын да югалтты.

 

Шунысын да әйтергә кирәк: бер дистәдән исән - сау калган дүртебез гаиләнең рухи байлыгын югалтмады, туган халкыбызга, туган җиребезгә тугрылыгын саклап калды.

Другие статьи