Х. З. Баһаветдинова. Хәтеребездә якты эзе калды... (репрессияләнгән Габделхәбир хәзрәт хакында)

В статье представлен жизненный путь репрессированного имама д. Ямашурма (ныне Высокогорского района Республики Татарстан) Габдельхабира Яруллина. В публикации приводится заявление Габдельхабира хазрата о разрешении вернуть ему избирательные права. Благодаря этому источнику, были реконструированы неизвестные страницы биографии известного татарского религиозного деятеля. Габдельхабир Яруллин долгие годы служил имам-хатыбом единственной официально действовавшей в Казани в советское время мечети «Марджани». Источник публикуется впервые.
Тип статьи:
Персоналии
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
07.12.2020
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 4 2020

УДК 930.929

 

Хәтеребездә якты эзе калды...
(репрессияләнгән Габделхәбир хәзрәт хакында)

Х. З. Баһаветдинова,

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

 

A bright image remained in our memory...
(about the former political prisoner imam Gabdelkhabir khazrat)

Kh. Z. Bagautdinova,

Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

 

Аннотация

В статье представлен жизненный путь репрессированного имама д. Ямашурма (ныне Высокогорского района Республики Татарстан) Габдельхабира Яруллина. В публикации приводится заявление Габдельхабира хазрата о разрешении вернуть ему избирательные права. Благодаря этому источнику, были реконструированы неизвестные страницы биографии известного татарского религиозного деятеля. Габдельхабир Яруллин долгие годы служил имам-хатыбом единственной официально действовавшей в Казани в советское время мечети «Марджани». Источник публикуется впервые.

Abstract

The article deals with the life path of the former political prisoner, Imam of Yamashurma village (currently, Vysokogorsky district of the Republic of Tatarstan), Gabdelkhabir Yarullin. The publication contains the application of Gabdelkhabir khazrat for permission to restore his voting rights. Thanks to this source, unknown pages of the biography of the famous Tatar religious figure were reconstructed. Gabdelkhabir Yarullin for many years served as the imam khatib of the only officially functioning mosque “Mardzhani” in Kazan during the Soviet period. The source is published for the first time.

Ключевые слова

Габдельхабир Яруллин, репрессии, Арский кантон, деревня Ямашурма, мечеть «Марджани», татарские имамы.

Keywords

Gabdelhabir Yarullin, repression, Arsky canton, Yamashurma village, Mardzhani mosque, Tatar imams.

 

Архив документларын өйрәнгәндә, һич көтелмәгән, әһәмиятле материалларга тап буласын. Татарстан Республикасы Дәүләт архивындагы Магнитогорскига сөрелгән Хәбибулла бабам язмышына кагылышлы кәгазьләр арасында, репрессиягә дучар булган авылыбыз мулласы Яруллин Габделхәбир Ярулла улының үз куллары белән язган гаризасы табылды. Яңалиф имлясендә, 1934 елның 31 маенда язылган бу гаризада, сүз сайлау хокукларын кире кайтару хакында бара. Габделхәбир хәзрәт олы хөрмәткә лаек булып, озак еллар (1967-1994) Казан шәһәренең «Мәрҗани» мәчетендә имам-хатыйб вазифасын башкарган шәхес. Авылыбызның олысы-кечесе аның белән горурлана иде.

Аның биографиясен искә төшереп узыйк. Ул 1905 елның 20 августында Казан өязе Ямаширмә авылында (хәзерге Биектау районы) мулла гаиләсендә дөньяга килә. Беренче сабагын үз әтисе Ярулла (1865-1927) хәзрәттән ала. 1912-1917 елларда авыл мәктәбендә укый (Ямаширмә авылында яңа типтагы мәктәп 1904 елда ук ачылган). Аннан соң Габделхәбир Ярулла улы укуын «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, ә «Мөхәммәдия» ябылгач, атаклы мөгаллим, дин белгече Мөхәммәткасыйм Салихов җитәкчелендә Кабан күле буендагы «Касыймия» мәдрәсәсендә дәвам итә.

Имамлык вазифасы аларга буыннан-буынга күчеп килгән. Безгә билгеле булган шәҗәрәләре: Габделхәмит (?) – Хәбибулла (1805) – Вәлиулла (1833) – Ярулла (1865) – Габделхәбир – (1905)1.

1834 елның 14 февраленнән Хәбибулла Хәмитов Лаеш өязе Отар-Дубровка (Татар Казысы) авылыннан (хәзерге Питрәч районы) Ямаширмә авылының икенче мәхәлләсенә имам итеп билгеләнә2. 1859 елның 28 сентябреннән әтисенә ярдәмгә улы Вәлиулла килә. 1876 елның 22 мартында вафат була3. Әтисе үлгәндә Яруллага бары 15 яшь булганлыктан, әтисенең эшен ул бары тик указ алгач, 1885 елдан гына дәвам итә алган4. Әтисе кебек үк Кышкар мәдрәсәсен тәмамлаган Ярулла хәзрәт тә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр (1927 елда вафат) авылда муллалык хезмәтен башкара. Соңрак аның игелекле эшен улы Габделхәбир Яруллин (1926-1930) дәвам итә5.

Ни кызганыч, большевиклар хакимиятенең Октябрьдән соң ук зыялыларга карата башлап җибәргән репрессияләре Габделхәбир хәзрәткә дә кагылмыйча калмаган. Мәгълүм булганча, 1918 елның 21 гыйнварында Совет хөкүмәте диннең мәктәптән һәм мәктәпнең диннән аерылуы турында декрет кабул итә. Бу декрет, гомер буе милли мәгарифне, халыкның яшәеш тәртибен саклап килгән дин әһелләрен төрлечә мыскыллауга, түбәнсетүләргә юл ача.

1929 елда Яруллин Габделхәбирне хөкүмәткә икмәк тапшыру йөкләмәсен үтәмәгән дигән сылтау белән тугыз ай мәҗбүри хезмәткә тарталар. Ә 1930-1932 елларда эш армиясендә хезмәт итә.

Бу хәлләрдән соң Яруллиннар гаиләсе 1934 елдан Казан шәһәре читендә урнашкан Яңа Пугачев урамында үз йортлары белән яши башлыйлар. Габделхәбир хәзрәт хатыны Галия Юныс кызы (1908-1989) белән бер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Соңрак аларга Р. Зорге урамыннан фатир алырга да насыйп була.

Бөек Ватан сугышы елларында Габделхәбир Яруллин төзелеш батальонында хезмәт итә. Гыйлем иясе, дин әһеле булуына карамастан, гомер буе гади эшче хезмәтен башкара: тегермәндә, җиһазлар җитештерү фабрикасында эшли. 1965 елда лаеклы ялга чыга.

1967 елның 1 июнендә Казан халкы Габделхәбир Яруллинны «Мәрҗани» мәчетенә имам булырга үгетли. 250 сум эш хакы белән хезмәт килешүе нигезендә аңа имам-хатыйб вазифасын йөклиләр6. Хәзрәт соңгы көненә кадәр милләтебезгә, динебезгә тугры хезмәт итә. Мөселманнар вәкиле буларак Африка илләренә, Урта Азиягә бара, анда уздырылган дини конференцияләрдә катнаша. 1994 елның 20 апрелендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында.

Архивта табылган Ямәширмә авыл советына язган гаризасында Габделхәбир Яруллин үзенең тәрҗемәи хәлен бәян итә. Ямаширмә авылында имам булып хезмәт итү вакытын хәзрәт, кайсыбер сәбәпләр аркасында, төрлечә күрсәтә: «[19]28нче елның июннәрендә мулла булып, бер елдан артыграк мулла булып торгач, 1929нче елның 15нче сентябрендә ул хезмәтне ташлап...», дип яза7. Ә соңрак язган анкеталарда «1926-1930 елларда Ямаширмә авылы мулласы», дип күрсәтә8. Безнең карашыбызча, 1926 елда ул, бәлки әтисенә ярдәм генә иткәндер. Указны соңрак алуы да, ихтимал. Хокуклары чикләнгәч, муллалык елларын азрак итеп күрсәтүе дә мөмкин.

Гаризаны тетрәнмичә укып булмый. Күпме җәфа чиккән адәм баласы, ни өчен? Теләгән җиренә укырга, эшкә керә алмаган. «Икмәк заданиемне тутыра алмавым сәбәпле, 61нче статья белән гаепләнеп, бер елга иректән мәхрүм ителсәм дә, Казанбаш суды тарафыннан җинаятем кечкенә күренеп 9 ай мәҗбүри эшкә алыштырдылар (минем бер вакытта да сәяси гаеп белән гаепләнгәнем юк)9» – дип яза ул.

Суд карары белән мәҗбүри эшкә хөкем ителүгә карамастан, 1930 елда Тукай волосте Арча кантонының Ямаширмә авылы кулаклары исемлегенә (өченче категория) Ярулла хәзрәтне дә кертәләр10. Бу елларда элеккеге бай катлам вәкилләрен генә түгел, муллаларны да авылдан сөрү гадәти күренешкә әйләнгән. Мәсәлән, 1930 елда Арча кантоныннан 176 кеше судка тартылган. Шуларның 114 татарлар, бары 13 генә акланган11.

Совет системасының иң зур гаебе: авылның тоткасы саналган укымышлы, эш сөючән катламны, кулак тамгасы тагып, авылдан сөрү була.

1934 елның 27 маенда СССР Үзәк Башкарма комитетының «Элекке кулакларның гражданлык хокукларын торгызу тәртибе турында» карары кабул ителә. 1933-1934 елларда гражданлык хокукларын кайтаруны сорап меңнәрчә кешеләр гаризалар язса да, рөхсәт ала алмыйлар. Габделхәбир хәзрәт тә берничә тапкыр яза, тик гаризасы кире кагыла12. Бары тик, 1935 елның апрель аенда гына үтенече канәгатьләндерелә13. Аңлашыла ки, бу газаплардан котылгач та, гомере буе сәясәттән аңлы рәвештә читтә тора ул. Соңрак язган автобиографик белешмәләрдә «ирегеннән мәхрүм итүләре» турында да искә алмаска тырышкан. Курыккан күрәсең, сакчыллык хисе дә көчле булган.

Гаризасын язганда да бик саклык белән генә яза хәзрәт: «безнең әти бик иске фикерле бер карт мулла булып, мине кечкенәдән үк бик каты тотып, бер кайда җибәрмиче, укытмыйчы гел үз дигәненчә тәрбияләп» дигән сүзләрне дә дөрес аңларга кирәк. Бу чорларда шулай язарга мәҗбүр булган адәм баласы. Соңрак ул алар турында: «Минем ата-бабаларым ул заманның шактый танылган укымышлы кешеләре иде. Тик мин ул елларда аларның укымышлы, халыкны агартучы имамнар булулары хакында бер кәлимә сүз сөйли алмый идем. Чөнки халыкка: “Имам – димәк, халык дошманы, сорыкорт” – дип аңлаттылар. Бабам Хәбибулла хәзрәт нәхү гыйлеменә бик маһир кеше була. Бабамның шушы өлкәдәге уңышлары оныгым Наилдә14 дә чагыла. Әтием Ярулла хәзрәт исә һәрбер бәлага юлыккан кешегә ярдәм итә, бик шәфкатьле иде. Әтием мәҗлесләрдә вәгазь сөйләгәндә бик четерекле мәсьәләләрне халыкка гади татар телендә аңлатып бирә иде. Шул ук вакытта аның фарсы һәм гарәп телендә язган кулъязмалары да бар иде, тик күченеп йөрүләр, мулла нәселен җәберләүләр вакытында алар юкка чыкты» – дип искә ала15.

Бүгенге көндә Габделхәбир хәзрәтнең эшчәнлегенә, тормыш юлына багышланган хатирәләр, мәкаләләр матбугатта басылып тора. Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк: «Габделхәбир хәзрәт бик пөхтә, зыялы мулла нәселеннән, мулла токымын дәвам иттерүче, чиста, төскә-буйга төз гәүдәле, чибәр, сөйләгәндә мөлаем. Вәгазь сөйләгәндә ашыкмыйча, һәр сүзен уйлап сөйли иде... Аның хезмәте авыр атеизм чорына туры килде, ләкин ул сынмады, сыгылмады, үз юлыннан тайпылмады», – дип искә ала16.

Киләчәктә дә «Мәрҗани» мәчетенең, анда хезмәт күрсәткән хәзрәтләрнең эшчәнлеген, нахакка җәберләнгән муллаларның эшчәнлеген өйрәнү дәвам ителер. Татар халкының ата-бабаларыбыздан калган бай тарихи-мәдәни мирасны үзләштерү, өйрәнү, эш-гамәлләребездә файдалана белү зарур. Тарих һәм заман бездән шуны таләп итә.

Укучылар игътибарына Г. Яруллиның гаризасы кириллицага күчерелеп, орфография һәм пунктуация үзенчәлекләре кулъязмадагыча сакланып тәкъдим ителә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 3 ф., 2 тасв., 199 эш, 161-162 кгз.; 328 эш, 408-409 кгз.

2. Шунда ук, 710 эш, 47-48 кгз.

3. Шунда ук.

4. Шунда ук, 3076 эш, 20-22 кгз.

5. Шунда ук, Р-873 ф., 5 тасв., 8 эш, 5 кгз.

6. Шунда ук, 7 кгз.

7. Шунда ук, Р-2849 ф., 5 тасв., 2 эш, 185 кгз.

8. Шунда ук, Р-873 ф., 5 тасв., 8 эш, 5 кгз.

9. Шунда ук, Р-2849 ф., 5 тасв., 2 эш, 185 кгз.

10. Шунда ук, 103 эш, 10 кгз.

11. Шунда ук, 1 кгз.

12. Шунда ук, 2 эш, 179 кгз.

13. Шунда ук, Р-5546 ф., 1 тасв., 15 эш, 17 кгз.

14. Яруллин Наил Фәрит улы (1965) – «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры урынбасары, гарәп теле укытучысы.

15. Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк. Габделхәбир хәзрәт Яруллин турында хатирәләрем. – Казан: Иман нәшрияты, 2016. – Б. 61.

16. Шунда ук. – Б. 8-9.

 

Х. Яруллинның Арча районы Ямәширмә авыл советына гаризасы

31 май 1934 ел

Мин Яруллин Хәбир Ямәширмә авыл сәвите һәм авыл сәвите членнәре, ярлы һәм батрак иптәшләрдән үтенәм: минем түбәндә язылачак сүзләремне дөреслек белән карап, тикшереп миңа гражданлык хокукы бирүегезне.

Мин 1905нче елда Ямәширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килеп – безнең әти бик иске фикерле бер карт мулла булып, мине кечкенәдән үк бик каты тотып, бер кайда җибәрмиче, укытмыйчы гел үз дигәненчә тәрбияләп, мин – тәмам бөтен яңалыктан мәхрүм булып, аң-белемсез дөньядан һәм киләчәктән хәбәрсез бер мескен булып тәрбияләнеп, әти үлгәнгә кадәр әти белән бергә торганмын. 1927нче елның ахырында әти үлеп, ул вакытта авылда кулак һәм югары катламның бик куәтле вакытлары булып, болар мине аң-белем һәм дөньядан хәбәрсез юаш һәм куркак булып тәрбияләнүемдән файдаланып, төрле юллар белән мине муллалыкка өнди башладылар. Мин никадәр булмаска теләсәм дә, әлеге авылның югары катламы үз файдаларын күзәтеп (әгәр читтән мулла китерсәк расхут зур була, йорт-җир салып бирәсе була дип) ничек кенә булса да минем башымны бәйләргә тырышып, хәтта авылның – яшьләрен дә үзләренә каратып, әгәр мулла булмаса җир бирмибез, авылда торгызмыйбыз дигән сүзләргә кадәр әйтеп куркыттылар (безнең әти-бабай башка авылдан күчеп килгәнлектән авылда имана җиребез юк иде). Минем югарыда сөйләгән сүзләремнең дөреслегенә бөтен авыл халкы шаһит. Шул рәвешле мин үземнең аңсызлыгым һәм халыкның төрле юллар белән димләүләренә чыдый алмыйча, [19]28нче елның июннәрендә мулла булып, бер елдан артыграк мулла булып торгач, 1929нче елның 15нче сентябрендә ул хезмәтне ташлап һәм шул ук елны икмәк заданиемне тутыра алмавым сәбәпле, 61нче статья белән гаепләнеп, бер елга иректән мәхрүм ителсәм дә, Казанбаш суды тарафыннан җинаятем кечкенә күренеп 9 ай мәҗбүри эшкә алыштырдылар (минем бер вакытта да сәяси гаеп белән гаепләнгәнем юк). Үзем мәҗбүри эштә вакытта безне кулаклар рәтенә кертеп раскулачино исемендә йөртсәләр дә, безнең әти мулла булса да, һич кулак булырлык эш кылмаган, гомерендә һичбер вакытта хезмәтчеләр тотмаган һәм һәрвакыт үз эшләрен үзләре эшләгәннәр. Һәм үз гомерендә һәрвакыт бер ат, бер сыер, кара-каршы йорттан башка нәрсәгә хуҗа булмыйча һәрвакыт янәшә тирәдәге муллаларның фәкиррәге булып яшәгәннәр. (Моны бөтен авыл халкы беләләр).

Һәм үзем бервакытта да үз эшемне кешедән эшләтмәдем, бәлки үзем һәрвакыт ат[с]ызларга иген эшли идем. 1930нчы елда мәҗбүри хезмәтне тәмам итеп, шул ук [19]30нчы ел көзендә трудовой армиягә алынып һичбер замечаниесез 2 ел хезмәт итеп 32нче елны июнендә котылып кайттым. Кайтуым белән, Казанда парниковой хуҗалыкта эшкә керешеп, төрле эшләрдә һәрвакыт ударник булып эшләп килдем. Шушы югарыда язылган сүзләремне расларлык бөтен документларым кулымда бар. Минем 1929нчы елның15 нче сентябрендән муллалык эшемне ташлап шул вакыттан алып шушы көнгә кадәр (4½ дүрт ел ярым) авылда тормыйча, һәртөрле хөкүмәт эшләрендә үз кул көчем белән көн күреп һәм башка хокуксыз булуым сәбәпле күргән нужаларны һәм яшь башымнан түккән күз яшьләремне искә алып, аңсызлыгым сәбәпле булган хаталарымны гафу итеп, миңа да чын гражданнарча яшәргә ярдәм итүегезне, ягъни хокук бирүегезне сорыйм һәм бу мәртәбәдә дә үтенечемне аяк астына салмавыгызны, күз яшьләрем белән үтенеп:

Яруллин Хәбир.

Һәм шушы гаризам белән бергә тиешле язуларымны бирәм.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Р-2849 ф., 5 тасв., 2 эш, 184-185 кгз.

 

Әдәбият исемлеге

Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк. Габделхәбир хәзрәт Яруллин турында хатирәләрем. – Казан: Иман нәшр., 2016. – 208 б.

Миннуллин И. Мусульманское духовенство и власть в Татарстане (1920-1930-е гг.). – Казань: Институт истории АН РТ, 2006. – 220 с.

Ибрагимов Р. Р. Власть и религия в Татарстане в 1940-1980-е гг. – Казань: Казанский государственный университет им. В. И. Ульянова-Ленина, 2005. – 182 с.

 

References

Zagfar hazrat Mobarak. Gabdelhabir hazrat Yarullin turynda hatiralarem [Reminiscences about Gabdelkhabir khazrat]. Kazan, Iman publ., 2016, 208 р.

Minnullin I. Musulmanskoe duhovenstvo i vlast v Tatarstane (1920-1930-e gg.) [The Muslim clergy and power in Tatarstan (1920-1930ss)]. Kazan, 2006, 220 р.

Ibragimov R. R. Vlast i religiya v Tatarstane v 1940-1980-e gg [Government and religion in Tatarstan in 1940-1980ss]. Kazan, 2005, 182 р.

 

Фото, күрсәтелгәннәрдән кала, мәкалә авторы тарафыннан бирелде.

The photos except for the mentioned are submitted by the author of the article.

 

Сведения об авторе

Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: halida12_61@mail.ru

 

About the author

Khalida Z. Bagautdinova, Researcher at Department of Historical and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: halida12_61@mail.ru

 

В редакцию статья поступила 24.09.2020, опубликована:

Баһаветдинова Х. З. Хәтеребездә якты эзе калды... (репрессияләнгән Габделхәбир хәзрәт хакында) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2020. – № 4. – C. 173-179.

 

Submitted on 24.09.2020, published:

Bagautdinova Kh. Z. Haterebezde yakty eze kaldy... (repressiyalengen Gabdelhаbir hezret hakynda) [A bright image remained in our memory... (about the former political prisoner imam Gabdelkhabir khazrat)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2020, no. 4, pp. 173-179.

Другие статьи
В статье исследовано политическое развитие Республики Татарстан в период от принятия Декларации о государственном суверенитете 30 августа 1990 г. до заключения 15 февраля 1994 г. д
Рассматривается источниковый потенциал фотодокументов в изучении истории ТАССР. Вводятся в научный оборот фотографии, сделанные американским историком архитектуры и фотографом, про
В годы Великой Отечественной войны значение Татарской АССР как сельскохозяйственного региона значительно возросло. На трудовом фронте основные тяготы военного лихолетья легли на же
Статья посвящена женщинам Чувашской Рес­публики, участвовавшим в военных действиях на фронтах Великой Отечественной войны, и тем, кто ковал победу в тылу.
Перед автором стоит задача показать историческую ценность агиографических данных: о состоянии земледелия и ирригации, о взаимоотношениях между суфийскими шейхами и торговцами, о ро
Автор дает информацию об истории и развитии Юнусовского прихода, показывает социальный статус жителей, выделяет имена знатных родов. На материалах метрических книг приводится стати