Галимҗанова Э. М., Зайниева Г. Н. Галимҗан Ибраһимовның иҗат бәйрәме

УДК 93/94+ 323.1
Галимҗан Ибраһимовның иҗат бәйрәме
Э. М. Галимҗанова, Г. Н. Зәйниева,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Anniversary of Galimdzhan Ibragimov’s creative work
E. M. Galimzyanova, G. N. Zayneeva,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
12 марта 2022 г. исполнилось 135 лет со дня рождения классика татарской литературы, публициста, государственного деятеля Галимджана Ибрагимова (1887-1938). Общественность встретила данный юбилей встречами, конференциями, литературно-музыкальными вечерами, выходом в свет академического издания «Сочинений» писателя в 15-ти томах. Еще при жизни Г. Ибрагимова, в 1928 г., отмечался 20-летний юбилей его творческой и общественно-политической деятельности. На мероприятиях писатель сам лично присутствовать не мог из-за болезни, с апреля 1927 г. он находился на лечении в г. Ялте. Торжественные мероприятия были проведены 25 февраля в Москве и 10 марта в Казани, также данному событию были посвящены номера татарских газет и журналов. С докладами выступали как татарские деятели, так и русские и зарубежные представители интеллигенции. Среди них были писатели, журналисты, партийные деятели, представители общественных организаций. Подготовка к данному празднеству началась в 1927 г., о чем свидетельствует статья Гумара Тулумбайского в газете «Кызыл Татарстан» («Красный Татарстан») 4 декабря 1927 г. и в журнале «Безнең юл» («Наш путь»). В ней приводятся отрывки из писем Г. Ибрагимова Г. Тулумбайскому, оригиналы которых не сохранились до наших дней. В рамках данной публикации мы приводим текст этой статьи.
Abstract
On March 12, 2022, there was the 135th anniversary of the birth of the classic of Tatar literature, publicist and statesman Galimdzhan Ibragimov (1887-1938). The public celebrated that anniversary with meetings, conferences, literary and musical events, and the presentation of the scholarly edition of his “Writings” in fifteen volumes. During G. Ibragimov’s lifetime in 1928, the 20th anniversary of his creative and socio-political activities was celebrated. The writer could not attend the events because of his illness. From April 1927, he received medical treatment in Yalta. The special events were held on February 25 in Moscow and March 10 in Kazan, and certain issues of Tatar newspapers and magazines were dedicated to the anniversary. Both Tatar cultural figures and Russian and foreign representatives of the intelligentsia made their presentations, including writers, journalists, party leaders, representatives of public organizations. The preparations for that celebration started in 1927, as evidenced by the article by Gumar Tulumbaysky published in “Kyzyl Tatarstan” (“Red Tatarstan”) newspaper on December 4, 1927, and “Beznen Yul” (“Our Way”) journal. The article presents excerpts from G. Ibragimov’s letters to G. Tulumbaysky, the originals of which have not survived to the present day. In our publication, we present the text of the article.
Ключевые слова
Галимджан Ибрагимов, юбилей, Г. Тулумбайский, татарская литература, письмо, статья, архивные источники, литературно-общественная деятельность.
Keywords
Galimdzhan Ibragimov, anniversary, G. Tulumbaysky, Tatar literature, letter, article, archival sources, literary and social activities.
Күренекле язучы, әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, журналист, тарихчы, тел белгече һәм педагог, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Галимҗан Ибраһимов (1887-1938) – XX гасыр башы иҗтимагый хәрәкәтендә һәм әдәби процессында күренекле урын тоткан шәхес. 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязенең (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында дөньяга килгән язучы башлангыч белемне атасы Гыйрфан хәзрәттән ала, аннан Кешәнне авылы мәктәбендә һәм туган авылларындагы өч сыйныфлы земство мәктәбендә укуын дәвам итә. 1898 елда әтисе аны Оренбургның «Вәли мулла мәдрәсәсенә» укырга илтә, биредә ул сигез ел укый, дини һәм фәлсәфи мәсьәләләрдә төпле белем ала. Уку дәверендә искечә укыту тәртипләре белән килешмәгән Галимҗан шәкертләр хәрәкәтләрендә катнаша һәм 1905 елда мәдрәсәдән куыла. Әлеге вакыйларны сурәтләгән беренче иҗат җимеше – «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле хикәясе 1907 елда Казанда «Әлислах» газетасында басыла. Бу елларда (1906-1908) Г. Ибраһимов Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә белем ала. Биредә ул Мәҗит Гафури, Хәлим Искәндәров, Галә Ходаяров, Шәһит Әхмәдиев һәм башкалар белән дуслашып китә һәм шул елларда аның актив иҗади эшчәнлеге башлана. Иҗат белән беррәттән Г. Ибраһимов җәмәгать эшләрендә дә, дәүләт органнарында да хезмәт итә: 1917-1918 елларда Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыруда катнаша, Милләт мәҗлесе һәм Учредительное собрание депутаты була; 1818 елда Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, РСФСРның Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты карамагындагы Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда активлык күрсәтә, комиссар урынбасары вазыйфаларын башкара; 1919-1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы, бер үк вакытта РКП(б) ҮК каршындагы Шәрык халыклары коммунистик оешмаларының Үзәк бюросында матбугат бүлеге редколлегиясе җитәкчесе була; 1925-1927 елларда Гыйльми үзәк җитәкчесе булып эшли, Татарстан төбәкләрен өйрәнү бюросы рәисе, Бөтенроссия ҮБК һәм ТАССР ҮБК президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1926 елда Бакуда узган Беренче тюркологик съездда делегат буларак катнаша.
1927 елның апрелендә авыруы көчәеп китү сәбәпле, Г. Ибраһимов хөкүмәт тарафыннан дәвалану өчен Ялта шәһәренә җибәрелә. Шул ук елның көзендә Татарстанда аның 20 еллык иҗат юбилеен зурлап үткәрү мәсьәләсе күтәрелә. Махсус комиссия төзелеп, рус һәм татар телләрендә мәгълүмати хат басылып таратыла1. 1928 елның 25 февралендә Мәскәүдә Коммунистик академиядәге әдәбият һәм сәнгать секциясе белән берлектә Көнчыгышны өйрәнү фәнни ассоциациясе СССР халыклары әдәбиятын өйрәнү буенча комиссия утырышы була. (Машинкада, рус телендә басылган әлеге утырышның стенограммасы Россия фәннәр академиясе архивы Коммунистик академиянең Әдәбият һәм сәнгать институты фондында саклана2.) 10 мартта Казанда Опера театрында тантаналы рәвештә зур кичә уздырыла. («Галимҗан иптәш Ибраһимовның 20 еллык юбилее уңае белән үткәрелгән тантаналы утырышның беркетмәсе» Татарстан Республикасы дәүләт архивында саклана. Беркетмә 1928 елның 10 март көне белән билгеләнгән, татар телендә, гарәп графикасында3.) Юбилей чаралары республиканың төрле төбәкләрендә конференцияләр, җыелышлар, әдәби кичәләр рәвешендә дәвам иттерелә. Шул уңайдан, «Вестник научного Общества татароведения» журналының 1928 елның 8нче саны тулысы белән Г. Ибраһимовка багышлана4. (Г. Ибраһимовның журналның әлеге санын соратып, 1928 елның 25 августында Гали Рәхимгә язган хаты Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана5.) 1929 елда Г. Ибраһимов «Әсәрләрен» җиде том итеп әзерләү планлаштырыла һәм 1929-1931 елларда 2, 5, 6 томнары дөнья күрә (1, 3, 4, 7 томнары чыкмый кала)6. 1928 елда юбилейга багышланган ике җыентык – берсе Казанда, икенчесе Ташкентта басыла7.
1927 елның көзендә үк, Г. Ибраһимовның иҗат бәйрәмен уздыру эшләре башлангач, Гомәр Толымбайский әдипнең сәламәтлеген сорап, иҗатына караган кайбер мәсьәләләргә җавап бирүен үтенеп, аңа хат белән мөрәҗәгать итә һәм 22 ноябрьдә җавап хаты ала. Әлеге хатның саклануы, сакланмавы, кызганычка каршы билгесез. «Кызыл Татарстан» газетасының 1927 елгы 4 декабрь (279) санында Г. Толымбайский «Галимҗан Ибраһимовның хатыннан» исеме белән мәкалә бастыра. Әлеге язмада Г. Толымбайский Г. Ибраһимов хатындагы кайбер әһәмиятле урыннарны файдалана, өзекләр китерә.
Мәкалә шул ук елны «Безнең юл» журналының 1927 елгы 12нче (декабрь) санында да берникадәр үзгәртелеп басыла. Соңрак, мәкалә кириллицада, Мансур Хасанов тарафыннан төзелгән «Әдәбият мәсьәләләре» (1960) җыентыгына8 һәм 8 томлы Г. Ибраһимов «Әсәрләренең» 6 томына (1986) хаттан алынган өзекләр рәвешендә урнаштырыла9. Укучылар игътибарына Г. Толымбайскийның тулы варианта мәкаләсе һәм Г. Ибраһимовның 20 еллык юбилеен уздыру комиссиясе тарафыннан төзелгән мәгълүмати хаты кириллицага күчерелеп тәкъдим ителә.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Татарстан Республикасы Милли музее, КППИ-122267 сакл. бер., 1-2 кгз.
2. Россия фәннәр академиясе архивы, 358 ф., 2 тасв., 17 эш, 1-40 кгз.
3. Татарстан Республикасы дәүләт архивы, П-15 ф., 6 тасв., 6367 эш, 28-29 кгз. арткы ягы.
4. Вестник научного Общества татароведения. – 1928. – № 8. – С. 281.
5. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 65 ф., 3 тасв., 118 эш, 1 кгз.
6. Галимҗан Ибраһимов әсәрләре. Җиде томда. II, V, VI тт. – Казан: Яңалиф, 1929-1931.
7. Галимҗан Ибраһимов (XX еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт бәйрәменә каратылып чыгарылган гыйльми-тәнкыйди җыентык) / Җыентык Мөхәммәт Таһиров, Габдрахман Сәгъди, Сафа Борһан, Галимҗан Нигъмәти иптәшләрдән гыйбарәт комиссия редакциясендә чыга. – Казан: Татарстан дәүләт нәшрияты басмасы, 1928 ел. – 196 б.; Галимҗан Ибраһимов (XX еллык әдәби, гыйльми, иҗтимагый хезмәт туена каратылып чыгарылган мәҗмуга) / Нәҗип Җәләлов, Зыя Гыймадиев, Хәйрулла Габидовларның редакциясендә чыга. – Ташкент: Татар-башкорт комиссиясе нәшере, 1928 ел. – 36 б.
8. Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – Б. 206-209.
9. Ибраһимов Г. Әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 6 т.: Публицистика (1907-1932). – Б. 470-473.
Галимҗан Ибраһимовның хатыннан
(Карт марксист әдибебез Галимҗан Ибраһимов юбилее мәсьәләсе күтәрелгәч миңа язган хатыннан)
«Үткән кыш Казанда чагымда кайбер иптәшләр 20 еллык мәсьәләсен күтәрергә чамалаганнар иде. Болар арасында Гомәр Галиев тә бар иде. Мин кискен рәвештә каршы тордым, һичбер төрле риза булмаячагымны белдердем. Чөнки 20 елны юбилей өчен аз дип уйлый идем. Тарихның, сәяси дөньяның шундый зур вакыйгалар белән кайнаган чагында революционер өчен, коммунист активист өчен андый бер үз мәсьәләң белән халыкны мәшгуль итәргә һичбер төрле ярамый дип карый идем.
Бу елның октябрь аенда мин 20 еллыкны котлап байтак телеграммалар алдым. “Кызыл Татарстан” гәзитәсеннән Сәгъдинең мәкаләсе1 басылган җирне миңа кисеп җибәрделәр. Ләкин бу котлауларга мин бер хәтергә алу, авыруның күңеле юансын дигәндән, иптәшләрчә бер эш дип караган идем. Синең, башкаларның хатлары һәм Сәгыйдуллин иптәшнең мәкаләсе2 бу мәсьәләне яңадан инде бәйрәмләү рәвешендә күтәрелү ихтималы барлыгын күрсәтте.
Боларның һәммәсе, чынын әйтим, мине бераз аптырауда калдырды».
«Скромность күрсәтә дип, әлбәттә, уйламаслар иптәшләр, төп асылда мин әле хәзер дә бу мәсьәләгә карашымда былтыргы – Казандагы фикеремдәмен», дисә дә һәм шул ук мәгънәдә тагын башка берничә иптәшләргә язса да, киң күпчелек үзенең яраткан, зур күргән, димәк, шунлык хезмәт иткән кешесенә бәйрәм тели икән, моңар Галимҗан ага үзе дә һәм башкалар да каршы тора алмаячак.
Хәзер Галимҗан агага 20 еллык бәйрәм ясау мәсьәләсе инде бер факт булып алга басты. Хәзер инде бу эштә комиссияләр, комиссиячеләр эшләп яталар, хезмәтнең әдәбият, фән белән нык союздаш булырга тиешлеген һәм була алуын ачык күрсәткән бу 20 еллык киң күләмдә үтәргә тиеш һәм үтәр дә. Без моңар ышанабыз.
Менә шушы 20 еллыкның рәсми һәм киң күпчелек тарафыннан нык күтәрелүе уңае белән гәрчә Галимҗан агадан һичбер рөхсәт алмаган булсам да аның бер хатыннан (әле 22 нче ноябрьдә генә язылган) киң күпчелекнең күптәннән сорап йөргән күңелләренә, уйларына җавап булып төшәрдәй ике моментын күчереп үтүне кирәкле саныйм.
Беренче момент, аның сәламәтлеге-дәвалануы турында. Галимҗан ага үзенең исәнлеге һәм дәвалануының киләчәге турында түбәндәге сүзләрне яза:
«Хәлем, сәламәтлегем шул бер көенчә бара. Үзем һаман бик азлап, тамчылап кына ныгыйм кебек. Элекке докторым3 Ленинградка командировка алып китте. Аның тапшыруы буенча, миңа хәзер Керцман дигән икенче доктор йөри. Моңарчы климат белән дәвалану иде. Дарулау тик ярдәмче иде. Якын арада үземне рентгенга алып баралар. Шуннан соң, бәлки, пневмоторакс – үпкәгә газ уздыру ысулын башлау мәсьәләсен куймакчылар. Бу – зур техника тели. Моңар бераз сабыр итәргә, тагын ныграк тазаруны көтәргә лазем4 булыр дип тә уйлыйлар.
Дәвалану мәсьәләсе болай тора. Кырым миңа акрынлап файда итә. Докторлар әйткәнчә, миңа озак вакыт шул климат эчендә дәвам итү кирәк. Миңа хәзер Татарстан хөкүмәте айлык жалование бирә. Аның өстенә, теге вакыттагы карарынча, дәваланырга дип тагын акча җибәрә. Боларның бик чуалган чаклары, ничә айлар буенча җәй көне килми торган, рәтсезләнгән заманнары булды. Әле дә һәр ай өчен хатлар, телеграммалар җибәрергә мәҗбүр булган вакытлар юк түгел. Ләкин шулай да октябрь, ноябрь айлары шул бер билгеле югаргы нормага керделәр кебек күренә. Әгәр шул айларда җибәрелгән акча алда да һәр айга үз вакытында өзлексез килеп торса, минем Кырымда дәвалануым тәэмин кылынган була. Миңа шул җитә. Тик моның, төрле ихтималлардан саклануы өчен, терелгәнчә һәр ай шул нормада җибәрелер дигән кебек бер рәсми канун астына керүе кирәк. Аннан соң финаппаратның, саботаж яки гафләт5 ясамыйча, миннән хат, телеграм көтмичә, вакытында җибәрә торуы тәэмин кылынса, шуның белән минем дәвалануның беренче баскычы юлга салынган була».
«Кырым климаты миңа файда итә, ныгыйм азрак, аякка басам; ләкин минем авыру гади түгел. Минем уң үпкәмдә тавык йомыркасы зурлыгында каверна (тишек) бар. Сул үпкәм бөтенләй сәламәт. Ләкин уңнан моңа да чир күчү куркынычы һәрвакыт бар. Шуңа күрә бозык үпкәне техника ярдәме белән кысарга – бара торган процессын бетерергә кирәк. Моны Ялтада да эшләп азапланалар. Докторлар үзләре бик мактаналар да. Минем яңа докторым ниятләп тә тора. Ләкин үзләре бу методны кулланмаучы докторлар ачыктан-ачык әйтәләр: бу техника – үпкәне өрдереп, газлап кысу техникасы һәм гомумән каты процесслар белән көрәшү методлары Германиядә гаҗәп югары куелган, диләр. Бездә аның обстановкасы да, өйрәнүе дә, даруы, техникасы да җитми, диләр. Авыруның психологиясе шундый ки, ул дөньяның читендә маһир бер доктор бар дип белсә, шуңа өстерәлеп китәргә әзер тора. Германиягә китү – миндә дә шулай. Бу минем авыруга [каршы] көрәштә актык чарам!»
Авыруы, дәвалануы турында Галимҗан аганың язганнары шулар.
Килик икенче моментка. Монда юбилей ясарга карар бирелгәч, Галимҗан агага «үз кулыңда, үзеңнең турында язган язмаларың, фәләннәрең юкмы? Сезнең кебек зур бер әдипкә, мәдәни хезмәтчегә, көрәшчегә характеристика бирү бик авыр эш ул. Бигрәк тә безнең кебек элекке заманның хәрәкәтләрен күрмәгән яшьләргә бу бөтенләй авыр. Язмаларыгыз булса, безгә бу эштә беркадәр ярдәм итәрләр» мәгънәсендәрәк бер үтенеч язган идем. Галимҗан аганың хатыннан шул теләккә, сорауга җавап рәвешендә язылган җирләрен күчерүне кирәкле дип беләм. Ул болай яза:
«Дөньяның киң форсатлы мөхәррирләре – зурлары, кечеләре – үзләренең эшләү характерлары турында күп-күп язганнар, язалар. Мин бу хакта моңарчы да яза алмадым. Әле дә, авырулыгымнан, бер бөтен нәрсә язарга хәлемнән килми. Без бит көрәш – иҗтимагый-әдәби көрәш эчендә гомерне үткәрдек. Шуңа күрә элек вакытыбыз булмады. Хәзер, авырып егылгач, инде вакыт күп, ләкин хәл юк, кулда, тәндә куәт юк».
«Моңарчы минем турыда байтак-байтак яздылар. Рус, татар, башка төркиләрдә күп кенә нәрсә чыкты. Күбе үземдә барлар. Боларны сәламәт вакытта актаргалый идем. Җыенысыннан сыгып алганда, арада дөресрәк фикерләре, карашлары менә шуңа кайта иде».
«Мин – реалист мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул әдәби мәсләктә бардым. Арада кайбер әсәрләремдә романтизм элементларының бераз куера төшкән урыннары булгалады (реакция чорында), ләкин боларда да төп мөндәриҗә-нигез реализм иде. Беренче әсәрләремнән хәзергәчә мөндәриҗәләрдә төп характерлар һаман-һаман көрәш вакыйгалары, халыкның хезмәт процесслары тирәсендә, шулар белән сугарылды. Хезмәт авылда, шәһәрдә төрлечә тасвирга алынган кебек, көрәш тә үзенең тәфсилен үзгәртте генә түгел, бәлки нык тирәнәйтте дә.
Беренче әсәр “Зәки шәкерттә” яңа фикер иске реакциягә каршы көрәшсә, “Татар хатыны ниләр күрмидә” хатын коллыкка каршы көрәшсә, бара торгач бу инде иҗтимагый каршылык, иҗтимагый көрәшләргә әйләнә.
Миңа бу турыда Киев хәрәкәте, Киев зинданы байтак тәэсир кылды6. Аннан соңгы “Көтүчеләр”, “...Мәрхүмнең дәфтәреннән”, 1914 елда язылып тәмам булган һәм үзгәртми басылган “Безнең көннәр” менә шуңа мисал булыр.
Революциягәчә мин ул заманның хәрәкәтенә оппозициядә бардым. Февраль дәвере буржуага каршы тел, каләм көрәше белән үтте. Анда яза алмадым. 1918 елның башыннан Петербургта7 (Ленинградта) Комиссариаттан башлап, тагын Октябрь һәм Совет өчен көрәш белән үтеп, әдәбиятка форсат тимәде. Бөтен үткән хәятым, яшьтән каты эшләп, бөтен 10-15 ел уку һәм яшь язучы заманнарын ачлык, ялангач һәм көрәш белән үткәрүләр мине мәҗбүри рәвештә коммунист-активист булырга хәзерләп китерделәр. Минем марксист әдип булуым, пролетариат байрагы астында эшләвемне үземә тормышымның, гомеремнең төп максаты итеп куеп, шул юлны алуым бөтен үткән хәятымның тарихи мәҗбүри нәтиҗәседер.
Әгәр гомер булып та, бу үткән хәятны бер киң рәвештә яза алсам иде, хәзерге яшьләр өчен үткән безнең буынның нинди кыен, мөшкел шартлар, киртәләр, көрәшләр соңында киңәеп, пролетариат байрагы астында көрәшергә, шунда эшләргә, каләмне, әдәбиятны шуңа корал итәргә насыйп булганнарын күрерләр иде.
Татарның мәдәни ярлы чагында мәйданга чыкканга, бөтен көчне матур әдәбиятка гына бирә алмадык. Минем төп эшем әдәбият булса да, моңа янәшә тагын ике тармак барды: 1) лингвистика, филология; 2) рев[олюцион] хәрәкәт тарихы. Шулай итеп, каләм җимеше өч ботакта үсә барды.
Ләкин эшләнгәннәрдән эшләнәчәкләрем, яртылай эшләнеп яки аклауны көтеп, дөньяга чыгуны көтеп ятканнарым – миннән гомер, сәламәтлек көтеп яталар. Ни булыр – боларга кайтып, яңадан каләмгә утырыр көн килерме, әллә кабер алырмы?
Хәзергә хуш».
Югарыдагы юллар, әлбәттә, шәрехләүне-фәләнне сорамыйлар. Галимҗан аганың хезмәтенә дөрес бәя куючылар шул юлларны расламыйча бервакытта да үтә алмаслар. Ул юллар турында башка сүз әйтмичә, бары шуны гына әйтеп китәсе килә.
Татар дөньясында хезмәт белән, фән һәм әдәбиятның нык союздашлыгын көрәш һәм эш белән ачык күрсәткән Галимҗан аганың 20 еллыгы безгә бик зур сабаклар бирә. Шундый сабаклар бирерлек эшләгән һәм эшләячәк бер каһарманыбызны терелтүгә без аның бәйрәмендә аеруча әһәмият бирергә тиеш булабыз.
Галимҗан ага!
Иптәшлеккә таянып, язган хатыңны матбугатка чыгарган өчен гафу ит! 20 еллыгың котлы булсын тизрәк терелеп безнең сафка кайт!
Г. Толымбайский.
Галимҗан Ибраһимовның хатыннан // Кызыл Татарстан. – 1927. – 4 декабрь.
Галимҗан Ибраһимовның егерме еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт юбилее (1907-1928)
1927 елның октябрендә атаклы татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт башлавына 20 ел тулды. Шушы 20 ел эчендә Галимҗан Ибраһимов гомумән татар мәдәни тормышына, бигрәк тә татар матур әдәбиятына үзенең кыйммәтле әдәби иҗатлары, шулай ук гыйльми, тәнкыйди әсәрләре һәм турыдан-туры үзенең катнашы белән чиксез күп хезмәтләр күрсәтте һәм шул өлкәләрдә югары урын тотып килде.
Татарстан Социал Советлар Җөмһүриятенең дәүләт органнары, җәмәгать оешмалары һәм гыйльми-әдәби җәмгыятьләр Галимҗан Ибраһимовның татар әдәбиятына һәм татарның гыйльми-мәдәни үсешенә күрсәткән кыйммәтле хезмәтләрен тәкъдир итте, аның 20 еллык хезмәт юбилеен үткәрергә карар бирделәр.
Юбилей үткәрү эшләрен алып бару өчен Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршында махсус үзәк комиссия төзелде.
Татарстан дәүләт органнары һәм Үзәк юбилей комиссиясе Г. Ибраһимовның 20 еллык юбилеен татар хезмәт ияләре арасында гына түгел, СССРдагы башка төрек халыклары арасында да мәдәни-тарихи әһәмияте зур булган бер вакыйга иттереп саныйлар.
Үзәк юбилей комиссиясе сезгә югарыда әйтелгәннәрне белдерү белән бергә сез бу зур мәдәни эшкә тиешенчә игътибар итәрсез һәм үз тарафыгыздан юбилейга мөмкин чаклы тулы рәвештә катнашырсыз, дип ышанып кала.
Юбилей тантанасы 1928 нче елның 10 нчы март көнендә билгеләнә. Галимҗан Ибраһимовның 20 еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт юбилеена катнашырга теләгән җәмәгать оешмаларының шулай ук аерым иптәшләрнең үзләренең катнашуларын түбәндәге адрес буенча Үзәк комиссиягә белдерүләре үтенелә.
Казан, Кремль, Наркомпрос, Гыйльми Үзәк, Үзәк юбилей комиссиясенә.
Галимҗан Ибраһимовның 20 еллык хезмәт юбилеен үткәрү үзәк комиссиясенең рәисе: Мөхетдинов.
Юбилей үзәк комиссиясенең секретаре: Гомәр Галиев.
Юбилей үзәк комиссиясенең членнары: Баһаутдинов, М. Таһиров, И. Рәхмәтуллин, М. Корбангалиев, профессор Н. Н. Фирсов (Казан), профессор И. Н. Бороздин (Мәскәү), доцент Г. Сәгъди, доцент Г. Ф. Линсцер, доцент Н. З. Векслин, К. Мәһди, Фатих Сәйфи-Казанлы, Г. Нигъмәти, Сафа Борһан, Шәриф Камал, М. Фазлуллин, Ф. Борнаш, Г. Толымбайский, М. Сәгыйдуллин, М. Даутов, Ф. Хәсәнов.
Татарстан Республикасы Милли музее, КППИ-122267 сакл. бер., 1-2 кгз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Г. Сәгъдинең «Кызыл Татарстан» газетасында 1927 елгы 25 октябрь санында «Зур әдипләребезнең берсе (Аның егерме еллык хезмәте уңае белән)» һәм 20 ноябрь санында «Егерме еллык әдәби хезмәтнең беренче адымында (Бөек әдип Галимҗан Ибраһимовның егерме еллык юбилеен ясау мәсьәләсе кузгалу уңае белән)» басылган мәкаләләре.
2. Сәгыйдуллинның «Кызыл Татарстан» газетасында 1927 елгы 15 ноябрь санында «Галимҗан иптәш Ибраһимовның егерме еллык иҗат эшчәнлеге уңае белән (Мәсьәләнең куелышы)» басылган мәкаләсе.
3. Доктор Дьяконов хакында сүз.
4. Лазем – кирәк, тиеш.
5. Гафләт – ваемсызлык.
6. Г. Ибраһимов 1913 елның апрель-июнь айларында Киевта яшерен «Мөселман студентлар түгәрәгенең» җыелышларында катнашканы өчен кулга алынып төрмәдә утыра.
7. Г. Ибраһимов 1918 елның гыйнвар-сентябрь айларында Милләтләр халык комиссариаты каршында төзелгән Үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары булып эшли.
Сведения об авторах
Галимзянова Эльмера Махмутовна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: elmera.galimzyanova@mail.ru
Зайнеева Гульнара Нургалиевна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: gulnara.zaineeva@mail.ru
About the authors
Elmera M. Galimzyanova, Candidate of Philological Sciences, Leading Researcher at Department of Textual Studies of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: elmera.galimzyanova@mail.ru
Gulnara N. Zayneeva, Candidate of Philological Sciences, Senior Research at Department of Textual Studies of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Reublic of Tatarstan, e-mail: gulnara.zaineeva @mail.ru
В редакцию статья поступила 07.04.2022, опубликована:
Галимҗанова Э. М., Зәйниева Г. Н. Галимҗан Ибраһимовның иҗат бәйрәме // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 3. – С. 138-145.
Submitted on 07.04.2022, published:
Galimzyanova E. M., Zayneeva G. N. Galimdzhan Ibraһimovnyn izhat beyreme [Anniversary of Galimdzhan Ibragimov’s creative work]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 3, pp. 138-145.