Галимҗанова Э. М. Халкыбызга хезмәт итеп (Ф. Туйкинның С. Вахидигә язган хатлары)

УДК 908
Халкыбызга хезмәт итеп
(Ф. Туйкинның
С. Вахидигә язган хатлары)
Э. М. Галимҗанова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
In the service of the nation
(F. Tuykin’s letters to S. Vakhidi)
E. M. Galimzyanova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy
of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Статья посвящена археографической деятельности писателя, историка, языковеда, фольклориста Фазыла Туйкина (1887-1938). Сбор и изучение рукописных книг, фольклорных произведений были одним из направлений его деятельности, которым он занимался на протяжении всей жизни. Данное исследование основывается на материалах фонда известного археографа, историка С. Вахиди (1887-1938), хранящегося в Центре письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ. На фоне двух писем, адресованных С. Вахиди, раскрывается его научно-исследовательская работа, его вклад в восстановление истории и сохранение татарской литературы. В письмах упоминаются известные в истории татарской литературы рукописные произведения: исторический памятник VIII в. «Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе» (Путевые записки Исмагил аги), «Мәрсияи Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим әл-Болгари» (Элегия Хамиде, жене Габрахима аль-Болгари) Габдрахима Утыз Имяни, стихотворения представителя татарской литературы VII в. Мавля Колыя и один из вариантов: «Рус-француз сугышы бәете» (Баит русско-французской войны). Автор статьи о каждом из них дает более подробную информацию из истории изучения их Ф. Туйкиным.
Abstract
The article is devoted to the archaeographic activity of a writer, historian, linguist, and folklorist Fazyl Tuykin (1887-1938). The collection and study of handwritten books and folklore works were one of the lines of his work he was engaged in throughout his life. This research is based on the materials of S.Vakhidi’s collection kept in the Center for Written and Musical Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan. Using the example of two letters addressed to archaeographer Sait Vakhidi, the article provides insight into his research work, his contribution to the reconstruction of the history and preservation of Tatar literature. The letters mention handwritten works famous in the history of Tatar literature, such as the historical monument of the 8th century “Ismagyl aga sayahatnamase” (Travel notes of Ismagil aga), “Mersieyi Khamide zeuzhete Gabderakhim el-Bolgari” (An elegy to Khamide, the wife of Gabrakhim al-Bolgari) by Gabdrakhim Utyz Imyani, poems by the 7th century Tatar poet Mavl Koly, and one of the variants, “Rus-Frantsuz sugyshy baete” (A beyit of the Russian-French war). The author of the article provides more detailed information about them based on the history of F. Tuykin’s studies.
Ключевые слова
Фазыл Туйкин, Саит Вахиди, рукописная книга, археография, татарская литература, краеведение.
Keywords
Fazyl Tuykin, Sait Vakhidi, handwritten book, archeography, Tatar literature, local history.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Сәит Вахиди фондында бай эчтәлекле һәм шактый мәгълүматлы ике хат саклана1. Алар күренекле галим, тарихчы, археограф, мөгаллим С. Вахидигә Фазыл Туйкин тарафыннан юлланган хатлар. Билгеле булганча, Фазыл Туйкин татар мәдәнияте тарихында язучы, тарихчы, телче, фольклорчы, мәгърифәтче мөгаллим булуы белән беррәттән, археографик эзләнүләр алып барган, татар тарихын баетуга күп көч куйган галим буларак та мәгълүм. Бу өлкәдә инде егерме елга якын эшчәнлек алып баруы, аның басылган хезмәтләреннән дә, Гыйльми үзәккә һәм Татарстан Җөмһүрияте Үзәк музеена язган хатларыннан да ачык күренә2.
Сәет Вахиди 1926 елның 1 ноябреннән 1930 елның 1 сентябренә кадәр Татарстан Җөмһүрияте Үзәк музееның Көнчыгыш кульязмалары һәм документлары бүлеген җитәкли һәм бу елларда ул татар тарихына караган экспонатлар, кульязмалар, документлар һәм башкаларны туплау өстендә зур эшләр башкара. Эшне тагы да киңрәк җәелдерү, халыкта кызыксыну уяту, бу юнәлештә эшләүчеләрнең хезмәтен берникадәр системага салу нияте белән махсус анкета төзи3. Әлеге анкета 1929 елның 23 сентябрендә бастырылып, татарлар яшәгән барлык төбәкләргә, кантон һәм төбәк башкарма рәисләренә, шул мәсьәләдә ярдәм итәрлек укытучы, комсомол һәм партия әгъзаларына, җәмәгать һәм мәгариф хезмәткәрләренә таратыла. Анкета барлыгы 12 параграфтан тора һәм ул халкыбызның тарихы, әдәби һәм матди мирасы белән кызыксынучы, җыючы, өйрәнүче, аерым кешеләрне, авылларны, оешмаларны барлау; 1905, 1917-1918 еллардагы революция тарихына караган материаллар, хикәяләр, риваятьләр җыйнау; борынгы сугыш урыннары, кабер ташлары, иске акчалар, сугыш һәм эш кораллары, борынгы татар киемнәре, йола бәйрәмнәре һәм башкалар турында мәгълүматлар туплау максатыннан төзелә.
Бүгенге көндә анкетаның бер нөсхәсе Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә С. Вахиди фондында саклана4.
Әлеге анкета Бөгелмәдә икенче баскыч совет мәктәбендә укыткан Ф. Туйкинга да килеп ирешә. Әлбәттә, бу өлкәдә күп еллар нәтиҗәле эш алып барган археограф анкетаны кызыксынып кабул итә һәм тиз арада тутырып, бүлек мөдире С. Вахидигә юллый. 1929 елның 8 декабре белән даталанган беренче хат: «Сезнең кулъязмалар җыю турындагы анкетагызны алдык. Андагы сорауларга берәмләп җавап бирмичә генә, гомуми рәвештә язуны тиеш таптык», дип башлана һәм кайда, нинди материаллар саклануы, бу өлкәдә эшләүчеләр, шулай ук үзендә сакланган материаллар хакында мәгълүмат бирелә5.
1930 елның 9 апрелендә «Татарстан җөмһүриятенең Үзәк музеена, С. Г. Вахиди иптәшкә» юлланган икенче хатта: «Минем җавапларыма каршы музей идарәсенең 1930 елның 9 гыйнварында 232 сан белән җибәргән мөрәҗәгатен мин бары 27 мартта гына алдым», – дип, соңарып язуыннан гафу үтенә6.
Хаттан музей идарәсенең Ф. Туйкинда сакланучы кульязмалар белән кызыксынуы һәм аларны соратуы аңлашыла. Чөнки ул монда алдагы хатта әйтеп узган дүрт кулъязманы музейга җибәрүе хакында яза.
Әлеге әсәрләрнең беренчесе – «Исмәгыль ага сәяхәтнамәсенең» борынгы бер нөсхәсе. Бу хакта ул 1928 елның 21 июлендә Гыйльми үзәккә язган бер хатында да: «Берничә иске әсәрләр таптым. Болар арасында моннан 150 еллар элек тарихы турында кызык кына хәбәрләр сөйләнә торган берәүнең каләме белән язылган “Исмәгыйль сәяхәтнамәсе” таптым», – дигән була7.
Икенчесе – Габдерәхим Утыз Имәнинең 1797 елда Бохарадан кайтканда «Каурмач» илендә үлеп калган хатыны Хәмидәгә багышлап язган «Мәрсияи Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим әл-Болгари» исемле мәрсиясе. Бу хакта ул беренче тапкыр 1928 елда «Безнең юл» журналының 9 санында басылган «Тузанлы шүрлекләрдән» исемле мәкаләсендә хәбәр итә8.
Өченчесе – Мәүла Колый хикмәтләре. «Кызыл Татарстан» газетасының 1926 елның 9 апрель санында дөнья күргән «Борынгы болгар шагыйре» исемле мәкаләсендә Татарстанның Бөгелмә кантонында Сөләй авылы укымышлы игенчесе Мөхәммәди Вильдан китапханәсеннән табылуы, күчерүчесе әтисе Вилдан Гыйззәтуллин булуы турында мәгълүмат бастыра. «Анда Мәүла Колыйның 96 данә хикмәте язылган», дип кулъязманың күләме, эчтәлеге хакында белешмә бирүнең, соңында аның суфыйчылык мотивлары белән сугарылуын да искәртеп узган була9.
Дүртенче әсәр – «Рус-француз сугышы бәете». Әлеге бәетнең 1858 елгы вариантын Ф. Туйкин 1905 елда ук таба. Ул аны 1812 елгы Ватан сугышының 100 еллыгына багышлап язган «Ватан каһарманнары» (1912) драмасын язганда да файдалана10.
Әлбәттә, С. Вахиди кебек олы галимнәребез, Ф. Туйкин, И. Рәхмәтуллин11 һәм башкалар кебек төрле төбәкләрдә хезмәт куйган фидакарьләребезнең тырышлыгы эзсез югалмый. Алар көче белән тупланган мирасның милли тарихыбызны торгызудагы, милли әдәбиятыбызны баетудагы әһәмияте зур.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 4 тасв., 19 эш, 61, 72 кгз.
2. Н. И. Лобачевский исемендәге Казан федераль университеты фәнни китапханәсенең Кульязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, № 938Т., 1-22 кгз.
3. С. Вахиди тарафыннан төзелгән анкета // Духовное наследие: поиски и открытия / Под ред. И. Г. Гумерова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – Вып. 4. – Б. 36-41.
4. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 1 тасв., 51 эш.
5. Шунда ук, 4 тасв., 19 эш, 61 кгз.
6. Шунда ук, 72 кгз.
7. Н. И. Лобачевский исемендәге Казан федераль университеты фәнни китапханәсенең Кульязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, № 938Т., 1-22 кгз.
8. Туйкә Ф. Тузанлы шүрлекләрдән // Безнең юл. – 1928. – № 9. – Б. 42.
9. Туйкә Ф. Борынгы болгар шагыйре // Кызыл Татарстан. – 1926. – 9 апрель.
10. Галимзянова Э. М. Творческое наследие Фазыла Туйкина (Художественный метод и мотивы): автореф. дис. ... канд. филол. наук. – Казань, 2004. – С. 15.
11. Ханнанова Г. М. И. Рәхмәтуллинның татар тарихын өйрәнүгә керткән өлеше (С. Вахидигә язган хатлары мисалында) // История России и Татарстана: Итоги и перспективы энциклопедических исследований. Сборник статей итоговой научной конферении научных сотрудников Института татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. – Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ, 2018. – С. 274-279.
Ф. Туйкинның С. Вахидига язган хатлары1
№ 1.
8 декабрь 1919 ел
Сезнең кулъязмалар җыю турындагы анкетагызны алдык. Андагы сорауларга берәмләп җавап бирмичә генә гомуми рәвештә җавап язуны тиеш таптык.
Өлкәне өйрәнү, тарихи хатирәләрне җыю өстендә кызыксынып эшләүче иптәшләр бар. Алар кулында шактый кыйммәтле материаллар бар. Җөмләдән2, мин үзем ул эш өстендә 18 елдан бирле эшләп киләм. Мин тарихи әһәмияте булган күп кенә материаллар җыйнадым. Ләкин аларны яну, югалудан саклау өчен чаралар таба алмадым. Ахырында, Бөгелмәдә татар клубы катында Шәрекъ музее исемендә бер нәрсә оештырып шунда сакларга мөмкин булуны уйлап, барлык нәрсәмне шунда бүләк иттем. Хәзер аннан җилләр исә, кая киткәнен белүче дә юк. Анда Габдрахман волостендәге Мачкара елгасы башыннан табылган айбалта (Чыңгыз гаскәре коралы) бар иде. Һәм Тымытык волосте Урсай авылында кантон булып торган3 Нугайбәкнең 18 уклы, көмеш белән бизәлгән садагы4, ау карчыгасы бәйләре бар иде. Екатерина IIнең Урманай һәм Уразай дигән башкорт атамаларына карата язылган манифесты, Уразай һәм Урманай картның Чалпы авылына (Бөгелмә кантоны) биргән җир мөгаһәдәсе5 бар иде. Алар, тагы шуның кебек кыйммәтле башка материаллар хәзер юклар. Озынлап язуның әһәмияте булса, мин анда тапшырган нәрсәләрнең барын да язармын.
Аннан башка минем кулымда тагын байтак нәрсә бар. Идел буеның беренче шагыйре саналган Мәүла Колыйның 1858 елда Вильдан мулла каләме белән күчерелгән китабы, Исмәгыйль сәяхәтнамәсенең башкорт болалары6 чорында ук [...] ясауда гаепләнеп асылган Сәлимулла каләме белән язылган нөсхәседер.
1815 елда «Мөршидәи Хәмидә»7 имзасы белән чыгарылган бер мәрсиясенең Мәүла Гыйрфан каләме белән язылганы очраса, Наполеонны Мәскәүдән куган башкорт, типтәр полкларының «Француз сугышы бәете» кебек тарихи зур кыйммәте булган нәрсәләр бар.
Аларны Үзәк музейга тапшырудан кире тормыйм, бары аларны әзерләү, табып кулга төшерү юлында азмы-күпме мәшәкатьләр йөкләргә туры килгән, моннан соң да туры киләчәк.
Менә шуларның мәшәкатьләре һәм чыгымнары өчен Үзәк музей билгеле бер микъдарда акчалата ярдәм итсә, һәм шундый материаллар җыю өчен махсус мандат бирсә, мин Татарстан Үзәк музее сотруднигы булып эшләргә һәм байтак кына тарихи легендалар, материаллар җыеп бирергә өстемә алам.
Бөгелмә. Ленин урамы. 131 йорт. Ф. Туйкә.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 4 тасв., 19 эш, 61 кгз.
№ 2.
9 апрель 1930 ел
Музей идарәсенең 1929 ел 23 сентябрендә тараткан анкетасына җавап язган идем. Минем җавапларыма каршы музей идарәсенең [19]30 ел 9 гыйнварында 232 сан белән җибәргән мөрәҗәгатен мин бары 27 мартта гына алдым. Шунлыктан бу хатымны соңлап язган өчен мине гафу итегез!
1. Хәзерге көндә минем үз кулымда булган тарихи материаллар, бары язма әсәрләр генә. Шулар өстенә халыкның әдәби фольклоры һәм тарихи гореф-гадәтләре, шаманизм хорафәтләре, кайбер тарихи вакыйгалар. Аларның содержаниеләрен киләчәктә язармын. Хәзергә үрнәк өчен кулымда булган материаллардан Үзәк музейга дүрт кисәк нәрсә җибәрдем:
1) Сали ага каләме белән язылган «Исмәгыйль сәяхәтен» эченә алган I санлы җыентык.
2) Мулла Гыйрфан каләме белән язылган «Мөршидәи Хәмидә» мәрсиясен 1 эченә алган II санлы җыентык.
3) «Мәүла Колыйны» язучы Вильдан мулла каләме белән язылган III санлы җыентык.
4) «Француз сугышы бәете» 1858 елгы язманың копиясе.
Боларның кайчан кайдан табылулары, кайчан кем тарафыннан язылулары һәм эчләрендәге материалларның содержаниеләре, һәркайсы җыентыкның үз янына информация рәвешендә язылып теркәлгән.
Болар барысы да татар тарихы һәм татар әдәбияты тарихы өчен артык кыйммәтле материаллар. Музей идарәсе аларны үзе өчен әһәмиятле санаса, билгеле миңа бераз хак түләр. Кирәксез санаса, кайтарып бирер, югалтмас. Мин боларга ышанып калам.
2. Бөгелмә музеенда булып та, таралган тарихи әйберләр һәм коллекцияләре турында мәгълүмат җыям, тәмам итү белән язармын.
3. Бөгелмә кантонының тарихи урыннарын һәм тарихларын тикшерүдә дәвам итәм. Аларны системалы рәвештә язуны җәйге ял вакытына калдырырга мәҗбүрмен. Алар һәм анда табылган әйберләр турында язармын. Революция тарихына бәйле булган «Солдат вакыйгалары» Кама елгасы буеннан табылган мамонт сөякләре, Мачкара елгасы башыннан табылган асигәй-айбалталар8. Ул мәсьәләләр өстендә эшләүне сорыйлар әле. Мин ул юлда эшләп материаллар җыеп ятам. Һәм байтак кына нәрсәләр ачылып баралар.
4. Мин Үзәк музейның вәкиле булып эшләргә каршы түгел. Теләсәгез, сезнең өчен кирәкле кеше саналсам, түләрсез.
Җәйге ял чорында урыннарга чыгып йөреп тикшерергә, кайбер тарихи материаллар өчен ияләренә дә акча түләргә кирәк була. Мин май, июнь айларында буш торам. Менә шул чакларымнан файдаланырга теләсәгез, бераз акча җибәрә алырсыз. Җилкәмдә 8 кешелек гаиләм булганлыктан, үз кесәмнән бер тиен дә тартырга теләмим. Ул чакта мин бар тапкан материалларны системага салып, төзеп музейга илтеп бирә алырмын.
5. Башка кантоннарда мондый эшләр белән кызыксынучыны хәзергә күрсәтә алмыйм. Ул исәпкә төшкәнем юк иде әле. Сорашып тапсам, күрсәтермен. Уфадан Әхәд Вильдановны күрсәтергә була. Башкорт тарихына бәйле материаллардан аның кулында байтак нәрсә бар иде. Ләкин күп еллардан күргәнем юк, адресын белмим. Ул Башкортстанны өйрәнү җәмгыятендә эшли булырга кирәк.
Бөгелмә, Ленин урамы, 131 йорт.
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәге, 53 ф., 4 тасв., 19 эш, 72 кгз.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Хатлар гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп бирелә. Тел-стиль үзенчәлекләре чыганактагыча калдырылды. Тыныш билгеләре бүгенге көн пунктуация кагыйдәләре буенча куелды.
2. Җөмләдән – шул исәптән.
3. Кантон булып торган – туктап торган мәгънәсендә.
4. Садагы – җәя һәм ук савыты.
5. Мөгаһәдәсе – килешүе.
6. Болалары – фетнәләре, кузгалышлары.
7. Мәрсиянең дөрес исеме: «Мәрсияи Хәмидә зәүҗәте Габдерәхим Болгари».
8. Асигәй – секира (айбалта – борынгы корал).
Сведения об авторе
Галимзянова Эльмера Махмутовна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник отдела текстологии Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: elmera.galimzyanova@mail.ru
About the author
Elmera M. Galimzyanova, Candidate of Philological Sciences, Leading Researcher at Department of Textology of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: elmera.galimzyanova@mail.ru
В редакцию статья поступила 11.02.2021, опубликована:
Галимҗанова Э. М. Халкыбызга хезмәт итеп (Ф. Туйкинның С. Вахидигә язган хатлары) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 1. – С. 95-101.
Submitted on 11.02.2021, published:
Galimzyanova E. M. Halkybyzga hezmеt itep (F. Tuykinnyn S. Vahidige yazgan hatlary) [In the service of the nation (F. Tuykin’s letters to S. Vakhidi)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2021, no. 1, рр. 95-101.