Ф. Ислаев. Солдат хатирәләре

Солдат хатирәләре
Халкыбыз тарихындагы иң авыр, бар кешедән дә сабырлык, хәзерге заман кешесе өчен аңлашылмаган геройлык таләп иткән Бөек Ватан сугышы еллары тарихы төрле яктан өйрәнелгән булуга карамастан, безнең фикеребезне тулыландыра торган яңа фактлар, яңа чыганаклар табылып тора. Алар арасында бигрәк тә солдат хатирәләре аерым урын алып тора. Кызганыч, сугышның иң авыр йөген тартучы солдатлар арасында хатирәләр язучы бик сирәк. Төрле сәбәпләр аркасында гади солдатлар фронтта үзләре күргән, үзләре кичергән хисләрен башкаларга җиткерергә ашыкмыйлар. Шулай да алар безнең арада яши, язылган хатирәләре табыла. Шулар арасына укучыга тәкъдим ителә торган Сәмигулла Заһидулла улы Сәйфуллин хатирәләрен күрсәтеп китәр идем.
Моннан ун еллар элек Азнакай районында урнашкан Күктәкә авылы тарихын язу белән шөгыльләндем. Шул вакытта фронтта каты яраланып кайткан, гомер буе диярлек бер аягына аксап, колхозның иң авыр эшләрендә катнашып гомер кичергән, шактый олы яшьтәге Сәмигулла абзый белән өйләрендә бик озак сугыш еллары турында сөйләшеп утырган идек. Ул мине искиткеч матур, үзенчәлекле теле, башкаларга охшамаган чагыштырулары, фикере белән әсир итте. Әңгәмәнең ахырында мин аннан миңа сөйләгән сүзләрне кәгазьгә язып бирә алмассыз микән дигән үтенечемне белдергән идем. «Ярар, язып карармын», — дип бик ышандырмыйча гына әйтеп мине озаткан иде. Күп тә үтмичә ул сүзендә торды, 48 битле дәфтәрне тутырган хатирәләрен миңа тапшырды. Шулай итеп солдат хатирәләре минем кулга килеп керде. Ул материалны мин авыл тарихын эшләгәндә шактый файдаланган идем, ә хәзер авторның рөхсәте белән укучыга тулаем тәкъдим итәм. Сәмигулла абзый хатирәләрен автор редакциясендә, үзгәртмичә бирәбез. Кайбер исемнәр татар теле нормаларына тәңгәл китерелде, диалекталь үзенчәлекле сүзләргә аңлатма бирелде.
Солдат хатирәләре белән танышканчы, укучыга ямьле Ык буенда, киң болында урнашкан 300 елдан арткан тарихы булган Күктәкә авылы турында белешмәләр биреп китү кирәктер дип уйлыйм. Ул авыл Азнакай төбәгендә халык саны ягыннан зур булмаса да гыйбрәтле вакыйгаларга, күренекле шәхесләргә бай, чал тарихта тирән эз калдырган ифрат үзенчәлекле авыл. Моны аңлар өчен ике генә факт китерү дә җитәр дип уйлыйм.
Беренчесе, егерменче гасыр башында биредә халкыбызның мәшһүр затларыннан Һ. Атласи, Р. Фәхретдиннең якын дусты, беренче җәдитчеләрдән булган мөгаллим, «Төрмә хатирәләре» дип аталган кызыклы китап авторы, шагыйрь, Яланкүл авылы мулласы, мәдрәсә тоткан Зәкиҗан хәзрәт коллективлаштыру, кулакларны авылдан куганчы яшәгән. Икенчесе, 1964 елның август аенда ил башы Н. Хрущев Күктәкә кырларында өч метрлык булып кукуруз үсүен күреп үзе алып барган аграр сәясәтнең дөреслегенә, авыл хуҗалыгын заманча үзгәртү мөмкинлегенә инанган.
Дәһшәтле, яман сугыш башлану турындагы хәбәр халык тормышын бер көндә астын-өскә китерә. Сугышка башта халык, бигрәк тә яшь егетләр куркыныч дип түгел, ә романтика итеп карый, тиз арада фашистларны җиңеп кайтырбыз, дип уйлыйлар. Тик бу нигезсез исереклек озак бармый, сугышның салкын һәм аяусыз җиле бу тирәгә дә бик тиз килеп җитә һәм халыкны айныта. Күктәкәдән фронтка алынучы ир-атлар күпләп Тымытык авылына җыелалар. Анда озатучы хатын-кызларлар елыйлар, китүче яшь егетләр һәм инде олыгайган ир-атлар җырлыйлар, берничә урында гармун тавышы йөрәкләргә үтеп, күңелләргә шом сала. Тиз арада армиядә хезмәт итәрлек ир-атларны сугышка алып китеп бетәләр; алар беткәч, хатын-кызга да чират җитә. Авылда күзгә күренеп кеше азая. Мобилизация кешегә генә кагылмый, ә автомашина, трактор, атларга да кагыла. Беренчеләрдән булып колхозның ике полуторка машинасы сугышка озатыла, атларны да армиягә ала башлыйлар.
Авыл фронттан ерак булуга карамастан яктылык күренмәсен өчен йортларның тәрәзәләрен әйберләр белән томалап светомаскировка эшләнә. Учак кабызырга шырпы булмаганлыктан, утны иске игәүне ташка сугып чыгарганнар. Авыл кешеләре бер-берсеннән янган күмер алып, ут кабызып, аш әзерли торган булган.
Авылдан ир-атларны сугышка алгач та бөтен эш хатын-кыз, әби-бабай һәм бала-чага өстендә кала. Трактористлар фронтка алынгач хатын-кызлардан Г. Җамалиева, С. Вәлиева, М. Зарипова, Х. Зарипова Тымытык МТСында тракторда эшләргә өйрәнәләр һәм сугыш елларында гына түгел, сугыштан соң да шактый еллар тракторда, комбайнда уңышлы эшлиләр.
Сугыш башланган елны ашлык бик яхшы уңа. Сугыш еллары өчен бу иң яхшы уңыш була. Табигать кешене юмарт уңыш биреп ач-ялангачлыктан коткару өчен бер адым ясый кебек. Мул ашлыкны җыеп киптергәч тә, аны арбаларга төяп Ютазы станциясенә ташып дәүләт амбарларына салып куялар.
1941 елның ахырында яхшырак атларны армиягә алып китеп бетерәләр. Авылда тик картайган, авыру атлар гына кала. Җитәрлек печән хәзерли алмаганлыктан, атлар яз көннәрен үз аякларында басып та тора алмаслык хәлгә килә, аларны баулар белән асып тотарга туры килә. Хәлсезләнгән атларга корчаңгы авыруы төшә. Чәчү алдыннан азрак солы ашаткач атлар рәтләнеп, кыр эшләрендә катнашырлык хәлгә киләләр. Атлар булмаганлыктан, 12-15 яшьлек малайлар, олылар шикелле, үгезләр җигеп җир сукалыйлар. Районнан җибәрелгән вәкилләр эшнең сыйфатын тикшереп торалар.
Фронттан беренче булып авылга бер бармагын югалтып Ф. Морзакаев кайта. Аны авыл советы рәисе итеп билгелиләр. Авыл халкын шаккаттырган хәл — аның яраланып фронттан кайтуы түгел, ә биш баласын калдырып икенче хатынга өйләнүе була. Соңрак, фронтта яраланып, Х. Ибатуллин, Г. Сәйфуллин, Г. Ихсанов авылга кайталар. Г. Ихсанов яраланган кулын асып, бригадир булып эшли башлый. Авыл халкы өчен 1942 ел бигрәк тә авыр була. Менә шушы авыр елда авылның иң таза 24 ир-аты сугыш кырларында ятып кала. Алар арасында Н. Авзалов, Ф. Әгълетдинов, Ш. Әгълетдинов, Г. Гыйззәтуллин, М. Гыйлаҗев, Г. Закиров, Ш. Исхаков, Н. Миңнеголов, Х. Миңнеголов, Н. Мирмиев, Ф. Мифтахов, Н. Сәйфуллин, Г. Сөләйманов, Ш. Таҗиев, Н. Хәсәншин, М. Хөснетдинов һ. б. Сугыштан килгән авыр хәбәрләрне ишетеп авыл кешесенә елап торырга да мөмкинлек бирелми. Бар кеше фронтта җиңү өчен авыл кырларында, фермаларда көне-төне тырыша. 1942 елның август аенда балалар дару үләннәре җыю буенча өмә үткәреп, аптекаларга кирәкле үсемлекләр тапшыралар. Җыелган ашлык колхоз амбарларында сакланмый, ә барысы да дәүләткә тапшырыла. Эшләгән кешегә дә, өйдәге балаларга да ашар өчен ризык юк диярлек. Ашлык сугуда катнашкан хатын-кыз аз гына булса да орлыкны яшереп, кесәсенә салып алып кайтып баласын туйдырырга чамалый. Тик һәрбер кешенең хезмәте нык күзәтү астында. Урлашу турындагы хәбәр булганда тиз арада тентү-тикшерү оештырыла һәм гаеплеләр озак елларга төрмәгә озатыла.
1942 елны фронтка шактый еллар колхоз председателе булып эшләүче И. Рәхмәтуллин алынгач, аның вазифаларын М. Мифтахов башкара. Ул сугыш елларында бу иң авыр вазифаны үти. Сугышка дип алынган авыл егетләренең кайберләре дары исен татымыйча, Мари урманындагы Суслонгер лагерында зур авырлыклар кичереп, ачлыктан үләләр. Менә алар: С. Таҗиев, М. Әсхәбиев, М. Ногайбәков, Ш. Хөснуллин.
Сугыш елларында армиядән кайтучыларны киендереп өйгә кайтару мөмкинлеге дә булмаган. Икенче группа инвалиды ефрейтор Г. Сәйфуллин абзый авылга өстенә алама шинель, аякка агач имән итек киеп кайтып керә һәм ял да итеп тормыйча колхоз эшенә керешә. Тиздән аны күрше авылларның берсенә колхоз председателе итеп билгелиләр. Х. Сәйфуллин укытучы булырга хыяллана, ләкин педучилищены тәмамларга өлгерми, 1941 елның көзендә фронтка алына. Башта ул Мәскәү янындагы каты сугышларда катнаша, рядовой пулеметчиктан — офицер, политработник дәрәҗәсенә күтәрелә. Сугыш юллары аны Кенигсбергка кадәр алып бара. Аннан соң Ерак Көнчыгышта японнарга каршы сугышларда катнаша. Сугыш аның өчен Харбинда тәмамлана. Батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. Хәмидулла абзый авыл ир-атларының сугышка катнашучылары арасында офицер дәрәҗәсенә күтәрелгәннәрдән берсе.
Сугыш елларында Советлар Союзының көнбатыш өлкәләрендә яшәгән халык качаклар булып авылга килеп урнаша башлый. Беренче булып авылда ачлыктан аптыраган Ленинград, Кронштадт кешеләре пәйда була. Кронштадт кешеләренең Күктәкәгә килеп урнашуында анда фронтта хезмәт иткән Фәхриан абзый гаепле булган, ул танышларына авыл адресын биргән имеш, дип сөйли авыл халкы. Аннан кайтканнар — бай, акчалы, алтынлы булганнар, байлыкларын ашамлыкка алмашып сугыш елларын үткәрәләр. Икенчеләре, Украинадагы Днепропетровск шәһәреннән кайтып авылда урнашалар. Алары ярлы, шуңа күрә, килгәч тә авыл эшенә керешәләр. Качаклар сугыш елларында татарча сөйләшергә дә өйрәнәләр. Араларыннан Людмила Седая исемлесе укытучы булып мәктәптә укучыларны рус теле һәм әдәбияты дәресләре биреп урысчага өйрәтә. Авыл егетләреннән Ш. Сәйфуллин Любага гашыйк булып, өйләнергә дә исәпли, тик нияте тормышка ашмый кала. Люба сугыштан соң Украинага кайткач та авылны онытмый, посылкалар сала, кунакка да килеп китә.
Авылда да авыр тормыш дәвам итә. Ирләр юклыгы, техника тузганлыгы бигрәк сизелә. Авыл эшләрен төгәл эшләр өчен мөмкинлекләр булмый диярлек. Кырларда үскән ашлыкны җыеп алгач та суктырып складларга салып кына эш бетми — аны Ютазы станциясенә илтеп хөкүмәт амбарларына тапшырырга кирәк. Ютазыга ипине ташырга ат юк, шуңа күрә хатын-кыз капчыкларны чанага салып тартып китәргә мәҗбүр була. Сугыш елларында ачлыкка интеккән авыл кешесе тагын, 1921-1923 еллардагы кебек, төрле үләннәр ашап кына исән-сау кала. Ашауга кулланылган үләннәр арасында бигрәк тә кәҗә сакал, балтырган, кукы, юа булган. Язларын Сасыкүл ягындагы болында күп үскән юаны Күктәкә кешеләре җыеп Тымытык базарында сата да торган булалар.
Мәктәп тә сугыш елларында зур авырлыклар кичерә. Еллар нинди генә авыр булмасын, балаларны укыту биредә туктатылмый. Мәктәп мөдире Әгъләмовны М. Гайнанова алмаштыра. Ул Д. Шәрипова белән дүрт классны да укыта. 1942-1943 уку елында мәктәп яңадан җидееллыкка әверелә. Директор итеп М. Гайнанова, завуч итеп Кронштадтан эвакуацияләнгән М. Габдрахманова билгеләнәләр.
Кайберләр өчен газаплар сугыш тәмамлану белән генә бетми. Г. Шәкүров сугышта әсир төшә. Сугыштан соң ун еллап төрмә-лагерьларда утырып, бөтенләй хәлсезләнеп авылга кайта һәм күп тә тормыйча үлеп тә китә. Трудармиягә алынып Казанда корал җитештерүче заводларда эшләп Ә. Шакиров, В. Рәхмәтуллин сугыш беткәч авылга кайталар.
Күктәкә халкы өчен бик күп югалтулар китергән Ватан сугышы җиңү белән тәмамлана. Сугыш кырларында, пленда, Суслонгерда, авылда ул елларда вафат булган кешеләрнең хәзергә кадәр төгәл саны юк. Алар барысы да бөек җиңүне якынайту өчен җаннарын кызганмыйча тырышканнар.
С. З. Сәйфуллин хатирәләре
Мин, Сәйфуллин Сәмигулла Заһидулла улы, 1924 елның 7 августында Тымытык районы Күктәкә авылында хәерче (көнлекче) гаиләсендә туганмын. 7 яшь тулгач 1931 елда Яланкүл мәчетенә укырга бардым. Озын гына 6 почмаклы мәчет, манарасы да бар. Хәлфин дигән укытучы латин хәрефләре өйрәтә. Мәктәптә ике сменада укыйлар. 3нче класска җиткәч, муллалар, байлар берәм-берәм төнлә атларына әйберләрен төяп чыгып кача башладылар. Галим мулла —Зәкиҗан хәзрәт — барысы да чыгып качтылар. Әсхәби Мәхмүте дә өч атына әйберләрен төяп яхшы йортын, бер кара алашасын калдырып каядыр чыгып киткән. Авылдан бик күп кешеләрне, Мәләй Фәрхеттиннәрне һәм башка бик күп кешеләрне төнлә килеп алып киттеләр. Шул китүдән хат-хәбәрләре юк. Әтинең әни белән сөйләшкәнен хәтерлим әле: «Карчык, Питал боярын таларга барырга кушалар!» — дип. Барганнардырмы-юкмы, аңа карап өйдә бер нәрсә дә артмады.
1935 елда 4нче класста укыганда яңа мәктәп директоры — Кәримов Абдулла килде. Без аны Кыек Кәрим дип йөртә идек. Аның ике малае бар. Берсе 1923 елгы — Әнвәр, икенчесе 1928 елгы — Әзһәр исемле. Әнвәр бездән бер класска югары, Әзһәр 4 класс түбән укый. Әниләре Хөсникамал исемле. Аларны Мифтахов Мөхәмәтдин өенә квартирага керттеләр. Мөхәмәтдиннәр семьясы белән Ык елгасы буендагы тегермән өендә торалар иде. Күктәкә авылының якын тирәдә дан тоткан 3 ташлы су тегермәне бар, ул шунда начальник. Мәрдәншин Әхмәтшакир, Сөләйманов Нигматулла он тарттырып торучылар. Озак та үтмәде, безнең әтине дә тегермәнгә өченче кеше итеп алдылар. Безнең дә умачка булса да тамак туйды. Мөхәмәтдиннең минем белән бергә укый торган Мөҗип исемле малае бар. Ул кара костюм, ак күлмәк, аякта ялтырап торган ботинка киеп йөри иде. Минем киндер күлмәк, баулы киндер ыштан, аякта чабата. Барыбер аңардан яхшы укый идем. Укытучылар ярата иде мине.
1936 ел. 5 класста укыганда класска директор Кыек Кәрим килеп керде дә: «Балалар, чыгып читкә китеп торыгыз, мәчетнең кикриген сындырабыз!» — ди. Без чыктык. Авылда Шәйхетдин Садрисы белән Батырай Афзал дигән бик усал гәүдәле кешеләр бар иде. Шулар кереп мәчет манарасын кисеп төшерделәр. Без манарасыз мәчеттә укый башладык.
Шушы 1936 елда чир чыкты. Бизгәк тота, бер яндыра, бер туңдыра. Без, олы абый, әнинең беренче баласы, 1922 елгы Хәмидулла белән икәүләп чирли башладык. Кызу урак өсте. Өй алдында, җир идәндә ятабыз. Бер вакыт шатыр-шотыр салам түбә яна башлады. Кычкырган тавышлар ишетелә. Чыгу түгел, торып та булмый, хәл юк. Шул вакыт өйдән өй алдына ике кеше килеп чыкты да безне аска җәйгән әйбер белән күтәреп алып чаптылар. Безне Мәхиян абзыйлар тыкрыгына ташладылар да тагын йөгерделәр. Миннән кечеләр Сагәдәт, Сахават, Аманулла, Гөлсинә, Рәсимә — алар өчесе яследә, икесе площадкада* йөриләр иде. Площадка белән ясле элеккеге байлар, муллалар өендә. Әти тегермәндә, әни басуда көлтә бәйли. Безне алып чыккан кешеләр Рамазан Миннеханы белән Абдулла Мәҗите булган икән, алар безне эзләп, тәрәзәне ватып өйгә кергәннәр. Өй алдына чыкмаган булсалар без утка очкан идек.
Ут авылның Тымытык ягында беренче йортта яшәгән Нәбиуллин Гыйният дигән кешеләрдән чыккан. Хатыны Сәкинә көлтә бәйләүдә, Гыйният райкомда эшли иде. Өстәлгә утырткан самовар өчен дигән күмер күрәп** түшәмгә якын булган дип сөйләделәр. Авыл башыннан башлап барысы 28 йорт янып Мәхмүт байларда туктый, чөнки тыкрык киң, бушлык була йорт арасында.
Өч көн яланда-урамда торбоша*** астында яшәдек тә безне Мәхмүт байның яхшы зур өенә керттеләр. Без бу йортта ике семья тордык. Озын Мөхетдин гаиләсе 6, без 9 кеше бу өйдә 2 ел тордык.
1938 ел. Мин 7нче класста укыйм. Яңа мәктәп салдылар, укытучылар да күбәйде. Кыек Кәрим дигән директор икенче районга, Ютазыга күчеп китте. Монда мәктәп директоры Закиров, хатыны — татар теле укытучысы Кәтибә апа, Хәлимуллин тарих, хатыны Бәдерниса ана теле укытты. Фәсәев математикадан укытты. Төхбатуллин Гыймаз военрук, мылтык частьларын бик яхшы өйрәтә иде. Аның хатыны Гайнанова Мөсәббиха түбән классларда, Һадиева Мәрьям апа рус теле укыта иде. Бәләкәй Мәрьям дип йөрттек аны. Химиядән Гыйльфанова Саҗидә, физикадан Петров дигән керәшен укытты. Географиядән кем укытканын хәтерләмим, Хәкимова Фатыйма апа иде бугай.
1938 елның азагында бер бәләкәй генә 5 метрга 3 метрлы өй этмәләп кердек. Шунда торабыз 9 җан.
1939 ел, сентябрь. Хәмидулла абый белән икәүләп Тымытыкка укырга киттек. Мин 8нче, ул 10нчы класста. Бер көнне мәктәп директоры Әгъләмов: «Балалар, һәрберегез 250шәр сум акча алып килегез, шунсыз укытмыйбыз, шундый закон чыкты», — дип сөйләде. Икенче көнне укуга баргач: «Кемнәр акча алып килде, торып басыгыз», — ди. Кешеләр алып килгән, минем акча юк. «Кем алып килмәгән, барыгыз кайтыгыз, акчасыз килмәгез», — ди. Чыгып киттем. Чыксам, ишек төбендә Хәмидулла абый тора, аны да куып чыгарганнар икән. «Әйдә, малай, кайтабыз», — ди. Киттек кайтып, икебездә дә аякта үкчәсе тишелгән чабата. Әти каршы алды. «Улым, нигә кайттыгыз?» — ди. «Әти, укыганга акча сорыйлар, икебезгә 500 тәңкә», — дидем. Әти кычкырып җибәрде: «Каян алыйм мин сезгә акча, чабатагыз тишелгән, чабата алырга да акча юк әле. Әнә, атлар дворына тирес түгәргә барырсыз».
Икенче көнне бригадир эшкә әйтте: миңа тирес түгәргә, Олы зиратның теге башына тирестән компост ясыйбыз, шунда өярсең, өстенә үк менеп бушатырсың, ди. Хәмидуллага ике ат белән Ютазыга икмәк илтергә, ди. Кеше урынына барасы, диде. Шулай итеп без колхозчы булып киттек.
1939 ел. Салкын кыш. 48 градус. Фин сугышы башланган, диләр. Шул көнне үк безнең әти белән бертуган Нәсибулла абыйны, Афзалетдин Низамын солдатка алып киттеләр. Авылдан сугышка хәтсез кеше китте. 1940 елда сугыш Советлар Союзының җиңүе белән тәмамланды.
1940 ел. Колхозда төрле эшкә йөрим. Бервакыт җәйгә чыккач безгә күп балалы аналарга дип ике мең сум акча кайтты. Әти белән әни акчаны алып кайттылар. Әти Урсайдан бер калай түбәле өй дә белешеп кайткан. (Элекке бай йорты, 4кенә почмаклы зур өй). Бер көнне әти дә, әни дә эшкә китте. Өйдә Хәмидулла абый белән икебез генә. Бу миңа әйтә: «Малай, мин тәрәзәдән карап торам, кеше керә башласа сызгырырмын, син базга төш, почмакта бәләкәй ак эчле чуен чүлмәк белән күмелгән кызыл кәгазь акча булыр, син шуннан берсен алып мен», — ди.
Ишекне кисәү агачын аркылы куеп киндер тастымал белән кысып бикләдек. Мин базга төшеп киттем, ул тәрәзәдән карап тора. Акчаны алып, чүлмәкне әйбәтләп күмеп, өстенә чүп-чар сипкәләп чыктым. «Менә, — мин әйтәм, — мә акчаны». Акчаны алмый абый: «Синдә торсын. Хәзер менә кибеткә барып бер кило кызыл билле прәннек алып кайтырсың», — ди. Ул чагында 20 тиенгә 5 кызыл билле прәннек килә иде. Ач бит, нишлисең, кызыл утызлыкны йомарлап киттем кибеткә. Кибеттә ул чагында абыйлы-энеле Шәйхи белән Фазлый сату итә иде. Кибеткә кердем. Сорыйм гына дигән идем кеше керде. Мин чыгып киттем. Бу кеше чыгып киткәч тагын кердем. Шәйхи дигәне. «Малай, әллә берәр әйберең бармы?» — ди бу. Мин: «Бар иде шул», — дип утызлыкны бирдем. «Ни кирәк?» Мин: «Прәннек, кызыл биллесе», — дим. Бер кило прәннекне күлмәк итәгенә салдым. «Акчаң монда торсын, иртәгә дә килерсең», — дигәч мин чыгып йөгердем. Ул миңа: «Молодец, булдыргансың», — дип калды. Кайткач Гыйззәтулла коесыннан салкын су алып кердек тә прәннекне ашап бетердек. Хәмидулла абый эшкә барганда, мин дә кибеттән прәннек алып ашадык. Теге акча хәтсез озакка җитте.
Икенче тапкыр төшкән идем базга, чүлмәк тә, акча да юк иде ул урында. Шул акчага әти икебезгә дә яхшы пальто, костюм, чалбар, ботинка алып бирде. Борынга ис керә башлады, төскә-биткә ямьсез булсам да кызлар белән дә йөргән булам. Авылда да ямьсез кызлар күп иде.
1941 елның кышын үткәрдек. Апрель числоларында язгы чәчүгә әзерлек бара. Сабан тырмаларга атлар җиктереп, комиссия карап йөри. Язгы чәчүне бетергәч, «Коминтерн» колхозында эш сирәгәйде. Чәчкән икмәкләр әле җитешмәгән. Бер көнне, числосын хәтерләмим, июнь башы булды ахрысы, колхоз председателе Рәхмәтуллин Ибраһим җыелыш җыеп болай ди: «Иптәшләр, районнан шуны җиткерделәр: Урсай белән Чалпы арасына юл салалар икән, шуннан безгә 500 метр җир бирделәр. Шуны тиз көндә салып бетерергә кушалар. Иртәгә беребез дә калмыйча шунда барабыз», — ди. Халык барырга риза булды. Икенче көнне бөтен кеше шунда китте. Барсак, Урсай белән Чалпы арасы кеше белән тулган. Юл бүлеге Какырык Зарипов кычкырып тора: «“Коминтерн”, монда килегез!» — дип. Без барысы 150дән артык кеше юл салабыз: 3 аш пешерүче, 50-60лап ат. Мин үзем ат белән ике тәгәрмәчле самосвал кебек арбада ком ташыйм. Төяп торалар, мин өскә мендереп аударып төшәм. Шулай итеп ничә көн эшләнгәндер. Юлны өеп бетердек. Трамбовать итәбез. Ат Гафур алашасы иде, бик качарга, кайтып китәргә ярата.
Иртүк торып ат эзләргә киттем. Атым кайту юлында чәчкән икмәк арасында йөри. Тотып аягындагы бауны чишеп маташа идем, бер кыңгырау тавышы ишетелде. Карасам, парлы җиккән ат килә. Бу Зарифнең әтисе Хәсән карт булып чыкты. Ул мине таныды. «Безнекеләр кайда эшли, апаем. Алырга килдем. Герман сугыш башлаган. Безнең авылдан 23 кеше китәргә дигән хәбәр бар», — ди. Беребез дә калмыйча кайтып киттек. Колхозның ике полуторка машинасы бар иде, икесе дә ватык булса да икесен дә сугышка алып киттеләр. Авылда ир-атлар калмады, алып китеп бетерделәр. Хәмидулла, әти китте. Сирәк кенә булса да хатын-кызларны да ала башладылар.
Ул елны икмәкләр бик уңды. Заготзернога илтергә атлар сирәгәя, аларны да армияга дип алып китәләр. Ике ат белән мин Ютазыга икмәк ташыйм. Ютазы белән Кәрәкәшле арасында хәрби эшелон — 41 вагон сугыш кораллары төягән поезд юлдан чыккан. Без Ютазыга бара торган юлга килеп җитә язган вагоннар. 18 солдат үлгән. Бер пролет тимер юлның шпалын сүтеп куйган булганнар. Кем сүткәне билгесез. Без икмәкне бушаткач, шул вагоннардан бер юл ящикмы, мылтыкмы Ютазыга илтмичә, тапшырган өчен квитанция бирмиләр иде. Барган саен, беткәнче, шулай эшләделәр.
Авылда күп кешенең үлү хәбәре килә башлады. Атларны да әкренләп алып китеп бетерделәр. Дөнья үгез җигәргә калды. Кешеләр үзләренең сыерларын җигеп саламга, Абышкага талга баралар.
1942 ел. Мине армияга алдылар. Без биш кеше киттек: Арслан, Шәмси, Хәмит, Шәмсулла, Асхабиев Мизхәт тә безгә кушылды. Аякта чабата, аркада бер арыш капчыгы сохари, запас чабата белән Мәскәүгә алып килделәр. Мәскәүнең бер як кырыенда Орехово-Зуево, Павлово-Посад, Покровск, Подольск дигән шәһәрләр бар. Безне 20 армия ясап шул шәһәрләргә таратып карантин срогы үткәрделәр.
Капчыктагы сохари да бетте, чабаталарда тузды. Ә Мәскәүнең икенче капма-каршы ягында Можайский, Волоколамский шоссе ягында немец килеп туктаган булган. Без килгәндә, 48-51 градус суыкта немецны Мәскәүдән 150 километрга алып ташлаганнар иде, чөнки немецларның 80 % катып үлгән булган.
Бер көнне кием бирделәр: иске шинель, бүрек, гимнастерка, чалбар. Ботинка, обмутка, (эчке) күлмәк-ыштан яңа иде. Икенче көн присяга кабул иттек. Уку башланды. Русча белгәннәрне офицерлар курсына курсант итеп алалар икән, диләр. Бер көнне: «Строится на две ширинги», — дип кычкыра рота командиры капитан. Без тезелдек. «Кто по-русски совсем не знает, два шага вперед», — ди бу. Бер як кырыемда Асхаби Мизхәте, икенче якта Газизуллин Канәгать. Сухаеш кешесе ул. Мизхәт тарта җиңнән: «Әйдә, чыгабыз», — ди. Мин русча белмәсәм дә чыкмадым. Мизхәтләрне алып киттеләр.
Безне икенче көнне бер зур бүлмәгә «Учебный кабинет»ка алып керделәр. Младший лейтенант Куракин дигән еврей укыта икән. Ул күзлекле. Мылтык күтәреп керде бу. Әзрәк торгач та теге капитан керде 4 йолдызлы. Мылтык өйрәтергә маташа бу, ләкин белми. Мин Канәгать белән сөйләшеп утыра идем: «Өегезгә хат яздыңмы әле? Мондагы төгәл адрес нинди микән», — дип. «Эй, солдат, встать!» — дип миңа кычкырып җибәрде капитан. Уртада өстәл. Өстәлнең икенче ягында алар утыра. «Это что такое?» — ди бу. Мин: «Винтовка», — дим. Миңа 2 метрдан винтовканы ыргытты, тотып алдым. Авылда 6 класста укыганда Төхбатуллин Гыймаз безгә ятлаткан иде аны. Тотындым сөйләргә. «Это русская трехлинейная винтовка образца 1891 года дробь 30-го», — дидем. Ул сорау бирә: «Почему дробь?» Мин әйтәм: «Потому что 1891 году одна стрельная была. 30-ом году магазинную коробку сделали на пять патронов. Пятый патрон на канал был», — дим. Затворларын, бер туктамый барысын да сөйләп бирдем дә мылтыкны младший лейтенантка ыргыттым. Тотып алды да: «Молодец, солдат», — диде дә тәнәфес ясады.
Икенче көнне мине бер карт кына майор чакыртып алды. Русча сорый бу: «Әтиең бармы?» «Бар, сугышта», — дим. «Ничәнче елгы?» «1896 елгы», — дим. Ул татарча: «Минем белән бер елгы икән», — ди. Ул Мөслим районы Усы дигән авыл керәшене булып чыкты. Миңа күп яхшылыклар эшләде ул. «Иртәгә иртәнге якта без комиссия белән керәбез, сине тагын сөйләтеп карарбыз, каушама яме», — дип чыгарды. Төнлә яткач мылтык частьләрен үземә-үзем яттан тагын кабатлап чыктым.
Иртән бер рота кеше җыелдык. Без Канәгать белән арткарак туры килдек. Хәрби курс җитәкчесе подполковник та бар монда. Мылтык капитан кулында. Бер вакыт кычкыра: «Курсант Сайфуллин, иди сюда!» Мин барып 2 метр калып бастым. «Солдат, держи и рассказывай!» — дип мылтыкны ыргытты. Мин инәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирдем. Затворын карамыйча сүтәм. Көләләр.
Шулай итеп мин мылтык часте өйрәтүче булып киттем. 10 классны бетереп армияга алынганда боларга младший лейтенант биргәннәр, ләкин мылтык частен белмиләр. Мин аларны да укыттым. Алары гына 15 кеше иде: үзбәкләр, тадҗиклар. Күп булды инде алар.
1942 ел. Март. Өйдән хат килде. Әни Гөлсинә сеңлемнән яздырган. Улым, безнең өчен кайгырма, исән йөр бер үк, дигән. Өч ат йөге бодай кертеп аудардылар. Бозлы бодай. Киптереп бирергә дип, акмаса да тама инде шунда, дигән.
Мартның ничәсе булгандыр, безне мунчага алып киттеләр. Бик озын мунча бу. Мунчага инде керәм дигәндә теге татар майоры чакырып китерде. Сораштыра. Хат турында әйттем. Ул миңа якын килеп әйтте: «Иртәгә төнлә белән сугышырга керәбез. Тревога белән чыгабыз. Киемнәрегезне яңага алыштырабыз, кесәңдә әйбер калдырма», — ди. Без мунчаның бу башында чишенеп теге башта өр-яңа киемнәр киенеп кайтып киттек.
1942 ел. Март. Төнге 11 сәгать. Безне тревога белән кузгатып алып чыгып киттеләр. Кулда бер нәрсә дә: капчык та, котелок та, мылтык та юк. Буш кул, бер кабарлык ризык та юк. Төн буена бардык. Яктыра башлагач Балыкаламски урманы, диделәр. Туктадык. Агач төбе саен солдат. Ял иттек. Безне бүлгәләделәр. ЗИС машинасына таккан кухня килде, ашадык. Корал һаман юк.
Кичкә таба кузгалып киттек. Шулай итеп, өч көн баргач бик калын урманга кердек. Урманда бер рота булганбыздыр, тезелеп урман эченнән 3 километрлап баргач, 5-6 машина күренде. Безнең машиналар түгел. Бөркәвечле машина. «Форд» дигән машина инде ул. Шул машинадан безгә корал бирә башладылар. Миңа ручной пулемет бирделәр. ППШ дигән түгәрәк дисклы өр-яңа автомат. Мешок продукт, патрон, противогаз. Миңа икенче номер итеп патрон күтәреп йөрүче Синезацки дигән хохол малае булды. Ручной пулеметның бер дискысында 71 патрон, барлыгы 6 диск, 426 патрон йөртә хохол малае. Җилкәсендә автомат. Безнең рота полный кораллангач берсе артыннан берсе икенче роталар килде. Безнең 20 армиядә ничә солдат булганын белүе авыр түгел. Безнең взводта 46 солдат, бер ротада 4 взвод, ротада 184 солдат. 4 рота бер батальон, батальонда 736 солдат. 4 батальон бер полк була. Бер полкта 2944 солдат. Полк берләшә армиягә. 4 полкта 11776 солдат. Чамасы 12000 солдат.
Алга бару дәвам итә. Хәзер куркыныч юк, кулда корал бар. Бара торгач бик киң асфальт юлга чыктык. Бу юлдан солдат төялгән машиналар чебен урынына уза. Безне асфальт юлдан алып бармыйлар. 500 метрлап читтән барабыз. Бер вакыт көн яктыра башлагач туктарга дип барганда самолетлар килеп чыкты. Пулеметтан сиптереп китте. Өч малай яраланды. Әле фронт 75 чакрым диләр.
Вак кына наратлык чокырында туктадык. Карасак, үлгән кеше. Алда гына траншея бар икән. Ул чокырда да үлгән кеше. Ике үзбәк малае акырып елый башлады. Без дә бер-беребезгә якын килеп куркып утырабыз. 18 яшемдә беренче тапкыр үлгән кеше күрдем. Командир безнең өелеп утырганны күрде дә кычкырды: «Разойдитесь!» — дип. Безне сүгә: «Мин сезне ватанны немецтан азат итәргә алып барам. Нишлим мин сезнең белән», — дип еларга маташа. Без таралыбрак утырдык, йоклагыз, ял итегез, дип кычкырып йөри командир. Кая ул йоклау. Күз тонды, йокы качты.
Гарбунов дигән Кәрпи (Карповка) малае белән ашап утырганда бричка арбасында пар ат белән карт кына ике солдат килеп туктады да теге үлгән кешеләрне утын төягән кебек төяделәр. Ерак түгел авылга таба киттеләр. Караңгы төшә башлагач без дә кузгалып киттек. Төн буена бардык. Каршыга яраланган, кулларын асып бәйләгән солдатлар бик күп очрый башлады. Снаряд тавышлары ишетелә. Фронтка якынлаштык. Таң ата. Командир әйтте: «Без 4 флангта торабыз. Хәзер немец оборонада тора, безгә шуларны ояларыннан, траншеялардан кузгатып чыгарырга кирәк», — ди.
Төн буенча тавышсыз гына окопта, траншеяда ятучы, үзебезнең солдатлар янына килеп төштек. Безгә шундый приказ: «Таң алдыннан, сәгать дүрттә атакага күтәрелеп немецларны юк итү. Безнекеләр атакага күтәрелгәндә без ручной пулеметчиклар бертуктаусыз немецка атарга тиеш. Немецлар безнең солдатларны кайсын яралап, кайсын үтереп тагын икенче ныгытылган траншеяларына кадәр чиктеләр. Шулай итеп без 20-25 километрга алга киттек. Безне алыштыручылар өстәлеп тора, алга барабыз. Кайчакларда немец 50 километрга кадәр сугышмыйча чигенә иде.
Командир капитан Ежов: «Орел шәһәренә 70 километр калды. Анда хәлиткеч сугыш була. Курск дугасын өзәргә тиешбез», — дип картадан карап аңлатты. Шулай итеп без сугыша-сугыша Орел шәһәренә якынлаштык. Мин һаман исән калам әле. Таныш иптәшләр дә калмады. Кайсы яралана, кайсы башы белән югала. Минем исән калуның сәбәбе: иптәшләр атакага киткәндә мин ышык урында яшеренеп ручной пулеметтан атам. Безнең ике як кырыйда ике ручной пулемет, уртада солдат атакага күтәрелә.
1943 елның май-июнь айларында булды ахрысы. Без куе каен урманына кереп туктадык. Каен урманында киң генә коры чокыр бар. Ялан сыман урын. Немец шул чокырның теге ягында, без бу якта. Аралар 5-6 километр булыр. Тыңлап ятам. Командир минем второй номерга (патрон йөртүче) Сенизацкига: «Давай, өч кеше разведкага барасыз. Немец тотып алып кайтыгыз», — ди. Каршы килә алмыйсың. Киттеләр, өч солдат. Ул боларга аңлаткан: «Моннан 3 километрлап чокырда куаклар арасында чишмә булырга тиеш. Шул чишмәгә немецларны суга килгәнен саклап торып, тотып алып кайтыгыз, сезне «За отвагу» медале көтә», — дип. Тегеләр яктыра башлагач кайттылар. Немецлар юк иде. Синезацкидан сорыйм: «Юкмени немец», — дип. «Бар, анда немецлар күп. Чишенгәннәр, юыналар, су алалар. Без курыктык, алар күп, без өчәү генә», — ди. Без бу урында 10 көнләп яттык. Запас солдат көтеп ятканбыз икән.
Кәрпи малае Горбунов белән безгә дә барырга туры килде разведкага. Синезацкиның пычагы белән автоматын алдым. Кәрпи малае татарча яхшы белә. Сөйләшә-сөйләшә барабыз. Теге чишмә янында немецлар чыр-чу килә. Без анда бармадык, чишмә суы ага торган якка аска таба төшеп киттек. Күзгә төртсәң бернәрсә дә күренми. Караңгы. Җылы яңгыр сибәли. Хәтсез төштек якын гына бер машинаның ике тапкыр газовать иткәне ишетелде дә башка тавыш булмады. Шул якка киттек. Машинага бәрелә язганбыз. Җиңел машина бу «Вилс» дигән, капоты ачык. Түбәсен брезенттан төшереп куйган. Горбунов шоферга сукканчы кабинадан берәү торды. Немецча нәрсәдер дәште. Мин немецны чәченнән сөйрәп төшердем. Пистолеты юк, автомат машинада булгандырмы. Мин тотканы ачы тавыш белән бик нык кычкырды. Горбунов цепка (бау) белән кулын бәйләгән. «Шоферның аңы юк, тора гына алмый бит», — ди. Болар икесе дә сап-сары 45-50 килограммлы гына немецлар иде. Без икебез дә 71әр килограммлы идек ул чакта.
Боларны алып кайту авыр булды, чөнки караңгы. Бу машина олы юлда сыман түгел иде, урман юлында иде ахрысы. Бер машина да очрамады. Без боларны юлдан 1 километрлап алып кереп туктадык. Хәл бетте. Арыдык. Яктыра башлагач шофер да торып утырды. 2-3 километр киткәч кояш чыга башлады. Командир дигәне җилкәсенә элгән планшетын салып читкә атты да безгә карап тора. Мин тиз генә автоматның курогын тарттым да төзәп торам. «Горбунов, ал планшетны», — дим. Ул планшетны алгач китеп бардылар. Мин автоматны корган килеш тотып барам. Безнең постта торучы солдатлар очрагач сөендек. Тагын 500 метрлап калды траншеяга кадәр. Кайтып җиттек. Мәскәүдә да безнең белән бергә булган капитан Ежов көлеп җибәрде: «Вот, я сказал офицерам, что они без языка не придут. Идите, отдохните ребята», — дип безне җибәрде. Горбуновтан планшетны алып блиндажга кереп китте.
1943 ел. Июнь. Көн бик кызу иде. Урман эче тулы солдат. Карт солдатлар бик күп. Генерал килә, диләр. Барлык киемнәрне тәртипкә китерегез, кырыныгыз дигән команда бирелде. Чәчләрне алдырттылар. Ашарга да әйбәт кенә булды башка көннәргә караганда. Безне җыйдылар. Монда ничә мең солдат бардыр. Урман эченнән җәяүләп 10-15ләп командирлар килә. Берсе озын, ябык. Шул озыны генерал икән. Фамилиясе Полюшкин, диделәр. Ул сөйли: «Иптәш сугышчылар, күпме юл үттек, күпме немец фашистларын юк иттек. Рәхмәт сезгә! Күпме юл үтсәк тә безгә бер шәһәргә дә кагылырга туры килмәде. Бу безнең өчен уңай. Ләкин менә алда 22 километрда зур Орел шәһәре. Ул немецлар кулында. Бу шәһәрне азат итү безнең армиягә йөкләнде, барлык солдатларга да әзер булырга», — дип сүзен бетерде. «Отважным бойцам имеются награды. Вручите», — дип китеп барды. Миңа да медаль эләкте. Медаль «За отвагу».
Бу урында өч көнләп торгач июльнең ничәсе булгандыр, безне һөҗүмгә күтәрделәр. Без чиркәүгә килеп җитә яздык. Немец ирек бирми, чиркәү манарасыннан аталар. Безгә туктарга, окоп казырга приказ булды. Синезацки белән миңа окопны да бит кешенеке кебек түгел, пар түгәрәк формасында казырга кирәк. Бер ягы икенче номерга, бер ягы ручной пулеметчикка.
1943 ел. Июль кичәсе. Ничәнче көн икәнен хәтерләмим. Төн буе машина тавышы. Безнең артта танклар да бар, диләр. Яктырырга күп калмаган иде. Безнең яктан кораллардан ата башладылар. Бездән ерак түгел, самолет бомбалар ташлап китте. Безнең траншея, окоплар өстеннән танклар үтеп киттеләр. Шунда окоп казымасак үзебезнең танклар изеп тә китәләр иде. Андый хәлләр булды. Танклар артыннан без кузгалдык. Шәһәргә кердек. Куркыныч. Өч этажлы өйләр ишелә. Шәһәрнең уртасыннанрак бер елга ага икән, безнең Ык сыман. Шуңа аркылы зур күпер салынган. Монда трамвай полотносы да булган. Күпер киң. Күбебез күперне чыгып бетә алмады, машиналар да чыгып бетә алмады, күпер шартлады. Без чыгып өлгергән идек. Монда булган хәлләрне сөйләп бетермәле түгел. Үзебезнең солдатларны ялгыш үзебезнекеләр атып, магазин тулган солдатлар шартлау дисеңме, барысын да күрдек. Ике көннән соң Орел шәһәренең икенче кырына барып чыктык. Немец шәһәрдән 20 километрлап киткән, диләр. Капитан Ежов килеп чыкты. Солдатларның автоматларын тикшереп йөри икән. Миңа әйтә: «Ну Сайфуллин, на верх очередь дай своим пулеметом», — ди. Пулеметны очередка куйдым да защелканы, курокка бастым. Бер патрон атты да очередь бирми. Ком тулган, тузан кунган бу шәһәрдә ком бураны вакытында. Ә автоматлар аз гына тузан кунса да эшләми. Юлдан машина узса да шуның тузаны да автоматны эшләтми. Шуннан соң мин пулеметның дискка утыра торган өлешен чехол белән каплап йөрдем.
Безне тагын бер урынгарак тупладылар. Бер полковник сөйли, өч зур йолдызы бар. «Безгә югарыдан приказ бар. Танкка каршы полк оештырабыз. Дошманның Курск дугасы башында 150 танкы тора. Разведка шуны аңлатты. Кемнәр үз теләге белән шушы полкка чыга», — ди. Өченче кеше булып мин чыктым. Чыкмаган солдатларны мәҗбүри тезделәр һәм Орелга кире алып керделәр. Шәһәр читендә борынын гына күрсәтеп безнең машиналар тора иде. Шул машиналардан безгә корал бирә башладылар. Пулеметны икенче машинага куйдык, автоматлар да шунда. Безгә ПТР дигән оружие бирделәр. Буе 2 метр, бер патроны 200 грамм, авырлыгы 8 килограмм 200 грамм. Бик төз ата торган корал бу. Мин аның белән Мәскәүдә чагында дивизия ярышларында икенче урынны алган идем. Тактадан ясалган макет танк бара сәгатенә фәлән километр белән. Син шуның бензовозына тидерергә тиеш. Ә бензобак танк башнясының артында тар гына булып ике яклап күренеп тора. Шулай итеп без 56 гвардейский противотанковый отдельный полк булдык. Бер-ике көннән безнең дә танклар Орелга килеп тулды.
1943 елның 18 июле. Без караңгы төшү белән кузгалып киттек. Төн буенча бернинди каршылыксыз бардык. Алда 7-8 километрда ракета яктылыгы кебек яктырып китә. Безнең арттан танклар, 45 миллиметрлы пушкалар. Ул солдатлар чебен кебек җыелды. Танклар сафка тезелеп кереп китте. Бөтен дөнья кара сөрем, бернәрсә күренми. Бездән 4-5 километрда җир яна кып-кызыл булып. Без дә башта сугышка беренче кергәндә көтүдәге сарык кебек идек, хәзер өйрәндек. Шундагы танк сугышын ташлап безгә таба 4 танк килә. Башта танымадык, таныгач ПТРдан ата башладык. Танк һаман безгә туры килә. Кыры белән борылса танкны яндырып булыр иде. Арттан, алдан атып танкны яндырып булмый. Бервакыт танк янында шартлау булды. Танк та борылып куйды. Шунда ук танкны яндырдык. Граната ыргыткан булырга тиеш алдагы флангтан. Танкларның өчесенең дә гусеницаларын өзделәр противотанковый граната белән.
Безнең өстән артиллерия ата. Күз тонды, колак бернәрсә дә ишетми. Бөтен пехотаны һөҗүмгә кузгаттылар. Арыш чәчкән булганнар, ул янып бетеп килә. Безне уңга, бер чокырсу урынгарак өнди командир. Чокыр сарыкты. Карасак — олы юл уза бездән километр ярым булыр. Юлда 15ләп машина күренә утырткан агачның бу ягында. Командир күренми. Машиналарга ПТРдан ут ачтык. Машиналарның берсе дә китә алмады. Без чокырдан өскә чыктык. Приказ: өч километрлап бер бәләкәй генә авыл бар. Шул авылга якынлашырга тавышсыз-тынсыз гына. Перебежка белән йөгерәбез. Караңгы төшкән иде инде. Без чәчкән икмәк эченә килеп кердек. Туктаттылар. Разведкага китте өч кеше. Алар арасында минем дә икенче номер Чумебаев дигән малай китте. Ярты сәгать үтмәде, көчле автомат, пулемет тавышлары безгә таба сызгыра. Минем автомат та юк, ПТР гына. Кулда ике граната бар Ф-1 дигәне. Ярый әле арттан запас пехота килеп җитте.
Мин командирга автомат кирәк дип әйттем. «Вон бири, там трое лежат», — ди. Шуышып барсам минем Чумебаев, тагын ике солдат бергә үлгәннәр. Өчесеннән дә пулемет очереды үткән. Чәчкән икмәк эчендә ятабыз. Таң атарга да озак калмады, миңа бер солдат дәшә: «Яраландым, синдә берәр әйбер бармы», — ди. Минем противогаз сумкасында бәйләргә марля да, йод та бар иде. Бу солдатның уң кулының терсәге челпәрәмә килгән, кан ага. Бәйләдем. Бер фляга суны да эчеп бетерде. Безгә яктырганчы авылга якынлашырга диделәр. Без тагын шуыша башладык. ПТР да бар, автомат та бар, аркада — капчык, анда дүртпочмаклы консерва белән немец колбасасы да, икмәк. Башка бернәрсә дә юк.
Авылга бик якын калдык. Кинәт безгә ут ачтылар. Миномет, ручной пулемет, автоматтан аталар. Чыдарлык түгел. Мин дә ПТРны калдырып, кулга автомат алып, бер мина шартлаган чокырга яттым. Йомшак җирдә бераз чокыр ясый ул. Ятуым булды, аякны бер нәрсә кинәт кенә артка йолыкты. Карасам — ботинканың үкчәсе купкан, аяктан кан ага. Аякны кузгатып булмый. Старшина шуышып килә, аркасында термос. Мине күрде. Мин әйтәм: «Сөйрә мине артка». «Подожди, наши встают на атаку. Вот впереди поселок “Майский”». Старшина мине бәйләргә маташа. Безнекеләр поселокка керделәр ахрысы. Ул кайдандыр обмоткалар табып алып килде, аякны кысып бәйләде. Китеп тә барды. Миңа термостан котелок белән аш шулпасы калдырды. Мин ялгыз калдым. Хәл бетә. Су эчәсе килә. Кеше дә юк, атышлар да ишетелми. Кичкә таба әз генә хәл керде. Шуышып арыш чәчкән җирдән чыктым. Бер яклап та юл күренми. Берне кундым. Иртән кояш чыгар-чыкмастан немец авылның теге ягына берничә бомба ташлап китте. Котелокта аш-шулпалар бетте. Коеп яңгыр яуды. Эчәргә су гына юк, яуганы җиргә сеңеп бара. Авыл да якын, тик аякны кыймылдатып булмый, авырта, тагын кич булырга маташа. Ерак түгел бричка-арба тавышы ишетелде. Күрәм: узып бара. Бер километр юк. Авылга таба бара. Ишетелми. Өскә таба автоматтан очередь бирдем. Болар туктадылар. Өч кеше иде. Минем янга икесе борылып килде. Таныш түгел санинструктор белән бер карт солдат. Башта аякны чиштеләр. Әйбәтләп лангет дигән челтәрле тимер куеп кысып бәйләде. Арбага салып алып киттеләр. Теге калган кешене дә минем кырга салдылар. Авыл кырыендагы бер склад сыман урынга, читән буенда калдырып киттеләр.
Озак та үтмәде авылдан бер полуторка машинасы килеп туктады. Машина тулы яраланган солдат. Безне дә салып алып киттеләр. Юл тигез түгел. Машина бара, чыдасаң чыда, чыдамасаң — юк. Ул чакта машинада ике солдат үлгән иде. Ничә километр барганбыздыр, төнлә, бервакыт машина урманга керер алдыннан туктады. Кабинадан чыгып берәү кузовка карады. Теге үлгәннәрне арткарак аркылы салдылар. Старшина званиесендәге безгә әйтә: «Иптәшләр, урман чыгабыз. Сазлыкка 8 километрлап аркылы настил түшәлгән», — ди. Мин икенче аяктагы обмутканы сүтеп алдым да, ранен аякның үкчәсеннән бәйләп муенга киеп куйдым. Аяк асылынып тора. Шулай итеп урманны да чыгып күпмедер баргач, тагын урман башланды. Монда урман кырыннан тимер юл уза. Зур плащ-палаткалар. Медсанбат булып чыкты бу. Монда агач төбе саен солдат. Перевязка да ясыйлар, кулын, аягын кисәселәренә операция дә ясыйлар икән. Чират тияр кебек түгел. Агач төбендә үләндә ята торгач бер санитар кыз кемнедер карап йөри. Мин татарча аякны бәйләргә кирәк иде, дидем. Ул: «Подожди», — дип китеп барды. Кичкә таба гына аякны чишеп, чистартып бәйләделәр дә безне вагонга алып барып төяделәр. Авыр яралыларны аерым вагонга төяп, озак кына яткач, вагон-поезд кузгалып китте. Ничә көн барганбыздыр — хәтерләмим. Безне Киров өлкәсе, Слободское дигән кечкенә шәһәргә килеп җиткәч вагоннан бушата башладылар. Безне ике этажлы нараттан салган агач мәктәпкә урнаштырдылар. Койкага салган көн 9 сентябрь иде, чөнки мәктәптә балалар бер атна укыганнар иде. Мескеннәрне аннан куып чыгардылар. Менә бу хәл бераз уйландыра.
Менә мин 21 июльдә яраланган идем, 8-9 сентябрьдә койкага кереп яттым. 48 көн кычкырып үләргә сарыфлап ятканмын. Койкага ятуның шул гына файдасы булды, сораганда су бирәләр. Бирегә килгәнче вагонда безнең ярты солдат үлгән икән, безнең вагонда иңбашы яралы Лекшин исемле старший лейтенант бар иде, шул сөйләде. 10 көнләп яткач наркоз белән операция ясап гипс салып чыгардылар.
1944 ел, 3 январь. Врач сорый: «Сайфуллин, сезгә больница еракмы», — ди. «Мин әйтәм 5 чакрым Тымытык районы», — дим. «Сине иртәгә выписывать итәм», — ди. Мине сестралар вагонга утыртып озатып җибәрделәр. Ютазы станциясендә төшәрсең, диделәр. Өстә тишекләнеп беткән, канга каткан шинель, чалбар белән гимнастерка тагын да начаррак. Башта яңа бүрек. Аякта 45нче размерлы ботинка. Ботинканың берсен кидем, икенчесен капчыкка салдым. Ике култык аягына атланып кайтып киттем.
Төнге 12ләр булгандыр, Ютазыда төшерделәр. Шыгыр-шыгыр таяк белән заготзернога киттем. Лабораториягә кереп сорадым, Тымытык районыннан кайчан килә, дип. Алар журналдан карадылар да «Менә хәзер “Якты күл” колхозы чыга», — диде. Озак та үтмәде, Якты күлләр чыгып, мине Хуантәй дигән чуаш утыртып ике торбышага төреп алып кайтып китте. Кояш чыгып бераз узгандыр, кайтып җиттек чуашка. Үзләренә алып керде. Чәй эчтек. Ипиләре бар иде. Бригадир белән сөйләшеп, мине икенче ат җигеп Хуантәйнең малае Күктәкәгә илтте.
Өйгә керү белән әни елап җибәрде. Минем күз киштәдә. Ипи бармы-юкмы. Карыйм, ипи юк иде. Өйдә ятам умач эчеп, ипинең төсен дә күргән юк. Мөхәммәтдин председатель, Ибәкәй Хикмәе, Ибәкәй үһеле, Гайфулла абзый, Фатых Морзакаев, Ихсанов Гөлем яраланып кайтканнар. Барысында да сул кул. Гөлем, мин Слободскоеда госпитальда ятканда, шул шәһәрдә 45 миллиметрлы пушка тартып уйнап йөриләр иде. Алар Гөлем, Әнвәр, Мөнир, Гарәф, Әхмәтгали — бишәү иде. Гарәф белән минем янга госпитальга менделәр. Бик зарландылар ашау начар дип. Икесе дә корт чаккан кебек шешенгәннәр иде. Ә мин кайтканда авылда Гөлем бер кулын асып бригадир булып эшли иде инде. Алар бишесе дә 1925 елгы.
Больницага бардым. Сабиров дигән врач. Аяктагы лангетны алдылар. Аягыңны бераз терәп йөрергә кирәк, таягыңның берсен ташла, диде. Шулай эшләдем дә. Эшкә дә йөри башладым. Комбайннан чыккан ипине үлчәп тордым. Төрле атлы эштә дә эшли башладым. Үгез җигеп фермага ягарга яшел усак ботагын ташыйбыз.
1945 елның язы. 5 центнер тарткан зур үгез җигеп Ютазыга карабодай симәнәсенә киттек. Якорь дигән ак башлы үгез бар иде. Ул үгезне ике кеше йөртте. Сөнгатулла абзый белән Әхмәтлатыйп бардылар. Ике үгезгә дә бишәр центнер симәнә салып кайтып киләбез. Кәрәкәшле кибете янында кеше җыелган. Кычкыралар, көләләр. Болар: «Сугыш беткән бит, нишләп йөрисез», — диләр. 9 май иде бу.
1946 елның язы. Ярты икмәк урылмыйча кар астында калган иде. Кар эрегәч шуны чабабыз. Хатын-кызлар белән бергә. Ирләр юк, сугыштан кайтмадылар. 7-8 кеше генә кайтты, алары да гарип. Шул бодайны чабабыз да, уып ашыйбыз да, кесәгә дә тутырып алып кайтабыз. Колхозның алынмыйча калган бәрәңгесе дә кар астыннан чыкты, аны да җыя халык, балалар. Кәлҗемә* пешерәләр әниләр. Ярап тора. Тамак тук.
Кызу июнь числосы. Чир чыкты тиз генә авыз борыннан кан китә дә кеше үлә. Мин бәхетсезгә дә эләкте бу чир. Хөсәен карт ат җигеп безне Тымытык больницасына илтеп ташлады. Хатыны, кызы, ир-атлар белән бергә идәндә ятабыз. Иң элек Җәүһирәнең сеңлесе Мосаллия үлде. Озын Мөхетдин дә минем култык астына башын тыгып үлде. Фәтхелбаян абзыйларның балалары үлде. Мин дә төнлә кулны селкетеп карыйм, үләм микән әллә дип. Торып булмый. Икенче көнне Казаннан самолет килгән, кан алып килгән, диделәр. Иртүк миңа беләккә кан бирделәр. Ашау ягы да яхшырды. Мин 15 көн дигәндә терелеп кайтып киттем.
Шул ук елны Тымытыкка трактористлар курсына укуга кердек. Сәет абзый укыта, Фәхерниса Сәете дип йөртәләр. Бик холыксыз. Белми торсаң рәт юк иде инде. Без Гомәров Вәли белән укыдык. Тымытыкта Бәдер карчыкта квартирда тордык. Малайлары Котдус, кызлары Сәкинә иде. Укып, бик яхшы гына экзамен биреп авылга кайттым. Мине Гыйлаҗетдингә, Вәлине Сафин Мисбах белән куйдылар.
Басуга бардым Гыйлаҗ янына. «Апаем, килдеңме, ачкычларны җыя башла», — ди. Перетяжка булган икән, вкладышларны кысу. «Әйдә, утыр, сабанны тагабыз», — ди. Сабан тагып бер әйләнде дә: «Мә, утырып кара, рәвеше килә микән», — ди. Мин утырдым, йөрим. Укыганда практикада өйрәнеп беткән идем инде. «Әйбәт кенә эшлә, давай», — ди. Мин бер әйләндем, ике. Миңнегулов Нури килеп җитте һәм «Кая, Гыйлаҗ?» — дип сорады. Мин аңарга: «Әнә, су бочкасы янында ял итәм дип калды», — дидем. Ул атыннан төште дә тракторның крылосына менеп утырды һәм «Әйдә, кузгал!» — диде. Кузгалдык. Бераз баргач: «Тукта әле, алдагы төрән нишләптер керми, карыйк әле», — ди. Мин артка чигеп туктадым. Карый бу суканы. «Сүндереп тор әле», — ди. Керосин кранын борып куйдым. Трактор сүнде. Төрән беркеткән бер болт төшеп калган икән. Икенчене бордык та: «Давай, кабыз, киттек», — ди. Мин бензинны ачып тормадым, керосин кранын гына ачтым, чөнки трактор кызу иде. Әйләндереп кабызып җибәрдем. Киттек. Ул аты янында төшеп калды. Нури вагончик янында: «Дайдуш малаеннан эш чыгар төсле. Кулы ябышып тора», — дип әйткән. Миңа моны икенче көнне бездә аш пешерүче Гыйзденур әйтте.
Мин шулай итеп тракторчы булып киттем. Өйгә кайту юк. Кырда вагонда гына кунабыз. Бер айлап эшләгәч Гыйлаҗетдин абзыйга НАТИ дигән трактор бирделәр. Мин берүзем калдым. Бер-ике көн эшләгәч, телсез Әзһәрнең апасы Ибрай Рәйханәсен китерделәр.
Ул да өч-дүрт көн эшләде дә Гобайдуллин Әнәскә кияүгә чыкты. Әнәс моңа әйтә икән: «Әнигә ярасаң — миңа ярарсың», — дип. Шуннан соң Рәйханә бер көн юк, ике көн юк. Соңыннан, мунча ягарга тал кискән вакытта аягына балта белән чапкан, дип әйттеләр. Шулай итеп миңа тракторда 2-3 ай үземә генә эшләргә туры килде. Төнлә җәп* сөрәм, көндез молотилка белән ашлык суктыртам. Локман Гыйльметдине машинист. Утызлап кеше эшли. Тракторны көндез кабызып җибәргәч тә миңа да йокы тия бераз.
Шулай итеп көз җитте. Безне МТСка җыелышка чакыралар. Барлы-юклы киемнәрне киенеп бардык. Җыелышта директор Мутин, агроном Мурзин чыгыш ясадылар. Парторг Хөршидә Рәшитова бераз сөйләде дә: «Тор әле, Сәйфуллин Сәмигулла», — ди. Тордым. «Менә тракторист, беренче елын эшли. Үзе сугыш инвалиды. Йомшакка әйләндереп фәлән гектар җир эшкәрткән», — дип мине мактый. Миңа бүләк бирәләр, 250 сум акча. Ул вакытта зур акча. Бушлай ял йортында ял итәргә путевка — Кырым өлкәсе, Евпатория шәһәре, «Ударник» исемле санаторийга.
Нишлисең, чыгып киттем ялга. Өстә яңа телогрейка, бер катлы спецовка инде, аякта орылып кунычы тишелгән кирза итек. Мәскәүгә килеп җиттем. Вокзалда утырам, нинди поездга кайда, кайчан утырырга өйрәттеләр.
Вокзалда бер хатын-кыз: «Товарищи, кто хочет на экскурсию? Экскурсия: Столица Москва. Там увидите — Красную площадь, Москву-реку, мосты и другие. Стоимость билета 10 рублей», — дип кычкырып йөри. Кеше билет ала. Мин дә алдым. Вокзалдан чыгып ерак түгел автобус янына киттем. Бер-ике атлауга ике кеше: «А ты куда?» — дип туктаттылар. Билетны күрсәтәм. «Билет не надо, документы давай, шпана», — диләр. Итек кунычыннан язуларны чыгарып күрсәттем. Паспорт юк. Татарча язылган справканы карыйлар. Алар мине җибәрде. «Подальше спрячь документы», — диләр болар. Документларны бүрек түбәсенә куйдым да киттем автобуска. Барып җиттем. Керим генә дигәндә: «Стой!» — дип мине туктаттылар. Кеше кереп китә, ә мине тоталар. «Документы?» — ди.
Мин елап та җибәрдем. Бүреге белән документларны боларга ыргыттым да вокзалга кире кереп киттем. Вокзалга кереп бер почмакка утырдым. Ике кулны маңгайга куеп иелеп утырам. Тегеләр кире керделәр. Кыш көне ялан баш утырган кешене тиз таптылар. Минем бүрек белән документларны бирделәр. «Әйдә, өскә менәбез, ашыйсың киләме?» — диләр. Чалбар кесәсеннән акчаны алдым да билет кассасы янына бардым. «Бөгелмәгә билет кирәк иде, Татариягә», — дим. «Билет бишенче кассада», — ди бу.
Теге кешеләр дүртәү булды. «Нишлисең?» — диләр. «Кайтам», — дидем. Теге ун сумлык экскурсия билетын да йомарлап идәнгә бәрдем. Берсе барып алды. Болар мине өскә менәргә кыстый. Икесе миңа карап тора. Берсе ун сум акча китереп бирде, теге билет өчен, ди. Сез кемнәр соң дип сорадым. Болар документларын күрсәттеләр. Ике битле удостоверение: берсе старший лейтенант, икенчесе лейтенант икән. Мин боларга тотындым начар сүзләр әйтергә. Кесәдәге акчаны сузам: «Бөгелмәгә бер билет алып килегез, калган акча сезгә», — дим. Акчаны алмыйлар болар. Өскә алып менделәр. Зур бүлмә. Берсе ашарга алып килде. Ашадык та дежурныйга нәрсәдер яздырып поезд килергә 10 минут кала фамилияң белән сине чакырыр, утыртып җибәрерләр, дип киттеләр.
Менә нинди катлаулы булды миңа санаториягә бару, ә кайтуы тагын да кытыршырак.
Санаториядә грязь бирәләр, «комбинезон», дип атала. Төреп ташлыйлар сазга. Грязьга Мойнаки дигән җиргә автобус йөртә. Аяктагы яра ябылды.
Кайтырга 3-4 көн кала аяк сызлый башлады. Йоклап булмый. Кайтырга соңгы акчаны кырып-себереп билет алдым. Температура күтәрелде. Сизәм, ярам ачылырга маташа. Кайтып китәсе көнне завтракка да, обедка да барып булмады. Аяк сызлый. Карасам — кап-кара булып шешкән, тишелерлек түгел, каты. Поезд кич белән китә. Бер таяк табып чыктым китәргә. Минем белән өч хатын да чыктылар кайтырга, путевка срогы тулганнар. Болар мине ничек кирәк алай вагонга кертеп җибәрделәр. Үзләре башка вагонда кайталар икән. Бер көн кайткач кемдер минем авыру турында кондукторга әйткән. Кондуктор белән врач килделәр. Температураны үлчәде, миңа әйтмәде. Врач китеп барды. Кичкә таба кондуктор керде: «Кая әйберләрен? Әзерлән, сине Казанда алып калалар», — ди. Мин: «Әйберләрем юк», — дидем.
Мине Казанда ике медсестра машинага утыртып алып киттеләр. Операция ясамыйча кайда ятканны белмәдем. Ул «Научно исследовательский институт ортопедии и восстановительной хирургии» булып чыкты. Мин монда 6 ай яттым. Ике тапкыр операция булды: сөяк чистарту, кисү, кыру — барысы да булды. 1948 елда гына 7 ай йөреп өйгә кайтып кердем.
* Площадка — каникул вакытында мәктәп балалары өчен оештырылган чара (биредә һәм алга таба Ф. Ислаев искәрмәләре).
** Күмер күрәп — самовар тиз кайнасын өчен өстәп куелган торба.
*** Торбоша — иген ташыганда арбага җәелә торган зур киндер җәймә.
* Кәлҗемә — бәрәңгедән калын коймак кебек итеп пешерелгән ашамлык.
* Җәп — туңга сөрелгән җир.