Э. К. Сәлахова. «Фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый» (Татар х йриячелеге тарихында Х кимовлар н селе)

Аннотация
История благотворительности дореволюционной России не раз становилась объектом изучения исторической науки. К середине 90-х гг. XX столетия историки открывают новые имена предпринимателей-благотворителей. В их ряду ‒ семья Хакимовых. Представители этого рода на протяжении столетия вели активную социальную работу не только на своей родине, но и в других регионах России. Целью данного исследования является изучение благотворительной деятельности династии Хакимовых. Источниками данного исследования стали арабографичные документы: материалы дореволюционной татарской периодической печати, документы духовного управления мусульман, метрические книги из фондов Национальных архивов республик Татарстан и Башкортостан. История рода Хакимовых согласно древнему шаджара берет свое начало в знаменитой деревне Тюнтер (ныне Балтасинский район Республики Татарстан). Один из предков этого рода был его основателем. Известные имена знаменитого рода Хакимовых: Абдуллатыф, Мухамедгали, Мухамедшакир и Мухамеднязиб ‒ внесли огромный вклад в развитие духовной жизни татарского народа. Абдуллатыф Хакимов, крупный уфимский предприниматель и меценат конца XIX ‒ начала XX в. На его личные средства строились и содержались несколько мечетей г. Уфы (например, 3-я и 4-я). Также он был причастен к материальному обеспечению знаменитых учебных заведений «Хусаиния» и «Галия». Дело Абдуллатыфа Хакимова продолжили его сыновья: Мухамедшакир, Мухамеднязиб. Старший сын Мухамеднязиб был членом Уфимского благотворительного общества и всесторонне помогал медресе «Галия». Жизнь младшего сына Мухамедшакира Хакимова была тесно связана с г. Бугульма, где он продолжал заниматься предпринимательством и благотворительностью. Вырученные от продажи средства он направлял на строительство мечетей, медресе и содержание детских домов. Род Хакимовых никогда не забывал родную деревню Тюнтер. Они вкладывали личные финансовые средства на развитие образовательной инфраструктуры деревни, строили культовые учреждения и оказывали всяческую финансовую поддержку его жителям. К публикации прилагаются документы, отражающие благотворительную деятельность рода Хакимовых.
Abstract
The history of charity in pre-revolutionary Russia has been a subject of study not just once. By the mid 90-s of the 20th century historians had discovered new names of entrepreneurs-benefactors. The Khakimov family was among such prominent representatives. Throughout the century the members of this dynasty carried out welfare activity not only in the land, but in other regions of Russia as well. The goal of this research is the study of the charity work of the Khakimov dynasty. The sources of the research are Arabic-script documents, including materials from pre-revolutionary Tatar periodicals, documents of Spiritual Directorate of Muslims and church books from the fonds of National Archives of the Republics of Tatarstan and Bashkortostan. According to the ancient Shadjara, the Khakimov dynasty originated in the famous village of Tyunter (currently Baltasi region of the Republic of Tatarstan). One of the ancestors of the dynasty was its founder. The outstanding names of the famous Khakimov dynasty are Abdullatif, Mukhamedgali, Mukhamedshakir and Mukhamednyazib, who contributed much to the development of the spiritual life of the Tatar nation. Abdullatif Khakimov was an Ufa business leader and patron of the arts of the latter 19th and early 20th centuries. Several mosques of Ufa city (for instance, the 3d and 4th ones) were being built and kept funded with his personal finances. Besides, he was involved in material support for the famous educational institutions “Khusainiya” and “Galiya». The work of Abdullatif Khakimov was continued by his sons Mukhamedshakir and Mikhamednyazib. His elder son Mukhamednyazib was a member of Ufa Charity Society and thoroughly helped “Galiya” madrasah. The life of his youngest son Mukhamedshakir Khakimov was closely connected with Bugulma town, where he kept on taking up his business activity and charity. Sales proceeds were sent for the construction of mosques, madrasahs and keeping of orphan asylums. The Khakimov dynasty never forgot their native village Tyunter. They put up their capitals to the development of the educational infrastructure of the village, had popular institutions built and lent any financial support to its inhabitants. The publication is attached with the documents specifying charity activity of the Khakimov dynasty.
Ключевые слова
Хакимовы, купцы, вакф, благотворительность, Уфа, Бугульма, мечети, медресе, народное образование, история татарского народа, общественная деятельность, общественные организации.
Keywords
The Hakimovs, merchants, waqf, charity, Ufa, Bugulma, mosques, madrasahs, public education, the history of Tatar nation, public activity, public organizations.
Татар җәмгыяте XIX йөз ахыры – XX йөз башында әлегә кадәр күрелмәгән зур үсеш кичерә. Бу яңарыш, алгарышны һәрбер өлкәдә күрергә мөмкин. Әлбәттә инде, бу күтәрелешнең матди нигезен тәэмин иткән хәйриячеләренең эшчәнлеген күрсәтү мөһим. XX йөз башында хәйрия оешмалары татарлар яшәгән күп кенә шәһәрләрдә (Казан, Санкт-Петербург, Троицкий, Касыйм, Петропавел, Әстерхан һәм башкалар) үз эшчәнлекләрен алып барганнар. 1913 елгы мәгълүматларга караганда, империядә 87 мөселман хәйрия һәм мәдәни-мәгърифәтчелек оешмасы булган. 1917 елга татар хәйрия җәмгыятьләренең саны 150гә җиткән. Шул исәптән, Архангельский, Вологда һәм башка рус шәһәрләрендә, хәтта чит илләрдә (Төркия, Кытай һәм башкалар) мөселман хәйрия җәмгыятьләре ачылган1. Татар җәмгыятендә бер-береңә таяныч булу, авыр хәлгә тарыганнарга ярдәм итү электән килгән күркәм гадәт булса, XIX гасырда инде бу күренеш аерым эпизодлар, яисә ярдәм кулы сузу аерым кешеләр тарафыннан гына алып барылмыйча, махсус оешмалар, җәмгыятьләр тарафыннан эшләнгән. Шулай итеп, шәхси иганәләрдән, төрле җыемнардан, күчемсез милек капиталы һәм керемнәрнең процентларыннан кергән табыш җәмгыять кануннары белән адреслы кулланыла башлаган. Татар хәйриячелегенең оешкан төстәге беренче чагылышы булып 1844 елда Казанда Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар акчасына ачылган балалар йорты тора. 1897 елга кадәр бу процесс әллә ни зур темплар белән бармый, бу вакыт аралыгында бары тик алты яңа җәмгыять оештырыла. Мөселманнарда иҗтимагый оешмаларның артуы 1905-1907 елгы инкыйлаб вакыйгалары белән бәйле. Бу процесска этәргеч булып, 1906 елның 4 мартында кабул ителгән «Оешмалар һәм берләшмәләр хакында вакытлы кагыйдәләр» дигән закон тора2. Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән мөселманнар арасында яралыларга һәм аларның гаиләcенә ярдәм күрсәтелә башлый. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң, иҗтимагый оешмаларның сан һәм сыйфат ягыннан үсеше күзәтелә, таралу географиясе киңәя.
XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар җәмгыятендә барган үсеш-үзгәрешләр татар кешесе кулында да капитал туплануга юл ача. Россиянең төрле төбәкләрендә татар хәйрия җәмгыятьләренең матди базасын тәэмин итүче татар эшкуарлары барлыкка килә. Шундыйлардан, матди капитал туплап өлгергән Юнысовлар гаиләсе үзләренең хәйриячелек гамәлләре белән татар халкының горурлыгына әйләнә. Ибраһим Юнысов үзенең туганы Исхак белән бергә 1844 елда ачылган балалар йортын дәүләттән бер тиен алмаган хәлдә, үз хисапларына, үзләренең финанс хәле авыр булган вакытта да, 1917 елга кадәр эшләтү мөмкинлеген табалар. Оренбург эшкуарлары бертуган Хөсәеновларның татар җәмгыяте үсешенә, аның мәгарифенә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар ачкан һәм алар хисабына эшләгән «Хөсәения» мәдрәсәсе үзе генә дә бу гамәлләрнең югарылыгы турында сөйли. Шундыйлардан, алтын приискаларыннан кергән мал исәбенә нәшрият тоткан, вакытлы матбугатны финанслаган бертуган Рәмиевләр татар җәмгыяте үсешенә, аның алгарышына тотрыклы терәк булдылар. Сәүдәгәр Апанаевлар акчасына күпме мәчет салына. Моның белән генә чикләнмичә, аларның расходын да үз өсләренә алалар, имамнарга хезмәт хакы түләп торалар. Татар хәйриячелек тарихында тирән эз калдырган, халык хәтерендә сакланырлык шәхесләрнең исемнәрен алга таба да дәвам итәргә була: Акчуриннар, Әҗемовлар, Аитовлар, Айтугановлар, Аппаковлар, Галиевләр, Үтәмешевләр, Галикәевләр, Гыйззәтуллиннар, Гобәйдуллиннар, Сәйдәшевләр, Хәкимовлар һәм башкалар. Хәйриячелек эшендә гаиләнең бер вәкиле генә түгел, ә нәселнең берничә кешесе катнашу, берничә буынның тарихка кереп калырлык гамәлләре билгеле булу – татар хәйриячелегенең бер үзенчәлеге ул. Татар хәйриячелек тарихы күпмедер дәрәҗәдә өйрәнелгән булса да, өйрәнелмәгәне, ачыкланмаганы да хәзерге көнгә кадәр кала бирә. Шундыйлардан, татар тарихында күркәм затлардан, тулы бер нәселе белән татар хәйриячелегенә хезмәт иткән, шул ук вакытта татар җәмгыятендә барган иҗтимагый үзгәрешләргә үз карашларын белдергән, татар милләте язмышына кагылган сорауларны хәл иткәндә үзенең абруе белән тәэсир итә алган Хәкимовлар нәселе тарихы, аларның эшчәнлеге тулысы белән яктыртылмаган.
Хәйрияче Хәкимовларның нәсел шәҗәрәсе данлыклы Түнтәр авылын (Балтач районы) нигезләүчеләр – Янгол бабаның алты баласының берсе – Үркәчегә барып тоташа. Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты архивында сакланучы шәҗәрә Үркәчедән туган Колми, Колминың улы Габделсәлам, Габделсәламнең улы Габделҗәлил, Габделҗәлилнең улы Габделхаликъ, Габделхаликъның улы Габделхәким һәм дә бу нәселнең хәйрия эше башында торган Габделлатыйф Габделхәким улына кадәр булган чорны сыйдырган3.
Габделхәким абзыйның ун баласы дөньяга килә, шуларның өчесе ир бала була, ләкин Габделкәбир исемле улы 1851 елда 17 яшендә бакыйлыкка күчә, исән калган уллары Габделлатыйф һәм Мөхәммәдгали Хәкимовлар шул заман татар җәмгыятенең билгеле шәхесләре булып җитешә. Мөхәммәдгали туган авылы Түнтәрдә беренче гильдияле сәүдәгәр була, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аның Габдрахман (1885-1909), Гөлҗәмал (1889-1891), Гыйльмебану (1892 елда туган), Мәрьямбану (1893 елда туган), Мөхәммәдвәли (1895-1896), Мөхәммәдсадыйк (1898 елда туган), Зәйнәббану (1900 елда туган) исемле балалары дөньяга килә.
Габделлатыйф Хәкимов (1839 елның 22 ноябрендә туган) – Уфаның атаклы сәүдәгәре. Аның товар әйләнеше шактый зур була, шунлыктан, ул бу кәсебе белән үз заманы өчен шактый зур байлык туплап өлгерә. Аның эшчәнлегенең бер вакыйгасын чагылдырган, 1914 елның 28 мартында сәүдәгәр С. А. Землянов белән Агыйдел елгасы буйлап Рыбинск шәһәренә 450 мең пот икмәк алып бару өчен төзелгән килешү кәгазе, Татарстан Милли архивы фондында саклана4.
Бу чор сәүдәгәрләре сату-алу гамәлләре белән генә чикләнеп калмыйча, кәсепләреннән килгән табыштан мохтаҗларга да өлеш чыгарганнар, мәчет-мәдрәсә төзеткәннәр, гомумән, татар дөньясында барган вакыйгаларга битараф калмаганнар. Габделлатыйф әфәнде Уфа шәһәренең өченче мәчетен төзү эшенә үзеннән акчалата зур ярдәм күрсәтә. Уфа имамы М. Хәсәневның «Вакыт» гәҗитендәге 1906 елгы мәкаләсендә, шул чорның атаклы сәүдәгәрләре, эшкуарлары һәм гап-гади кешеләрнең мәчет төзелешенә матди ярдәм итүләре языла. Г. Хәкимов мәчет түбәсе ябар өчен 600 сум акча һәм агач бирә, мичен чыгару өчен тотылган 100 сум чыгымны каплый, өстәп 1 000 сумлык ярдәм дә күрсәтә. Мәкаләдә китерелгән саннарга игътибар итсәк, бу мәчет төзелешенә иң зур хәйриялек күрсәткән кеше – сәүдәгәр Габделлатыйф әфәнде дип әйтә алабыз5. Хаҗи бу мәчет каршында эшләгән «Хөсәения» мәдрәсәсенең попечительләр советы әгъзасы да булып торган, мәдрәсәгә матди ярдәм күрсәтүчеләр арасында үзе генә түгел, ә аның улы Мөхәммәднәҗиб тә бар6.
Уфада Г. Хәкимов үз хисабына дүртенче мәчет төзетә. Аның тарафыннан ният ителгән мәчеткә 1906 елның 22 сентябрендә нигез ташы салына, бу тарихи вакыйгада казыйлар, ахуннар, мөдәррисләр һәм мөфти үзе дә катнаша. Мәчет салуга рөхсәт кәгазе бик авырлык белән бирелсә дә, уйлаган уйларының тормышка ашуына канәгатьлек белдерелә. Бу хәерле эшкә фатиха биреп, Коръән укыла. «Изге эшне башкаручы исеме белән Казандагы кебек “Фәләнев мәчете” дип аталырлык мәшһүр бер җәмигъ мәчетебез булачактыр», дип өмет баглана. Мәчет каршында мәктәп һәм мәдрәсә булдыру да күз алдында тотыла7. Чынлап та, халык телендә аны химаяче исеме белән «Хәкимов мәчете», дип атап йөртәләр. Ул 1909 елда төзелеп бетә, шул чордан алып, дөньяга үзгәреш керткән 1917 елгы вакыйгаларга кадәр халыкка хезмәт итә. Уфаның әлеге дүртенче мәхәллә мәчете каршында 1909 елны, Г. Хәкимов акчасына төзелгән, «Хәкимия» мәдрәсәсе ачыла. Диния назарәте карамагындагы бу мәдрәсә химаячеләр акчасына көн күргән, расходның зур өлешен Габделлатыйф хаҗи үзе каплаган. Анда 300 шәкерт белем алган. Татар халкы өчен белемле, әхлаклы яшьләр тәрбияләп чыгарган бу мәдрәсә 1917 елдан соң үз эшен туктата. Архитектура һәйкәле булган бу бинада хәзерге вакытта Россия ислам университетының бер корпусы урнашкан. 2007 елда биредә «Хәкимия» дигән кызлар мәдрәсәсе ачыла. Габделлатыйф хаҗи кызларны укыту мөһимлеген иң беренчеләрдән булып аңлаган кеше булган. 1906 елда ук ул беренче мәчет артында Бельский урамындагы бер йортын кызлар мәктәбе ачу өчен бирә8.
Г. Хәкимов татар мәгарифе тарихында төп урыннарның берсен тоткан атаклы «Галия» мәдрәсәсенең яшәешенә, үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Мәдрәсә ачылуга ун ел уңае белән булган тантаналы җыелышта ул үзе дә катнаша һәм анда сөйләнгән нотыкларда аның исеме еш телгә алына. Мәдрәсә ачу ниятләнгәндә «башта байлар ярдәм итәргә кирәк дисәләр дә, соңыннан син бир дә, мин бир дип тартыша»9 башлаганда иң беренчеләрдән булып Г. Хәкимов һәм Б. Нәзиров 100 сум иганә итәләр. Алар үрнәгендә беренче мәҗлестә үк «Галия» өчен 930 сум акча җыела. Бина салынып беткәч Габделлатыйф хаҗи намазлыклар бүләк итә. Алга таба аның улы Мөхәммәднәҗиб Хәкимов «Галия»нең даими иганәчеләренең берсе була10.
Татар дөньясына танылган хәйриячеләр, беренче чиратта туган авылы Түнтәрне дә онытмаганнар. Г. Хәкимов Түнтәр кешеләрен Малмыжга, Уфага алып барып, сәүдәгәрлек эшенә өйрәткән, мөстәкыйль сәүдәгәрләр дә ясаган11. Авыл халкы аларның авылга кайтып зякят таратуларын, халыкны мәчеткә килергә өндәүләрен, алар кайткач җыелган халыкның мәчеткә сыймавын да искә алалар12. 1914 елда Г. Хәкимов Түнтәрнең икенче мәхәллә мәчетен салдыра, аңа имам итеп атаклы кадимче Ишмөхәммәд бине Динмөхәммәднең олы улы Мөхәммәднәкыйб билгеләнә. Г. Хәкимов Ишми ишан белән яхшы мөнәсәбәттә торган, аның мәдрәсәсе өчен таш бина да төзеткән. Габделлатыйф, шул ук вакытта, «Бубыйлар эше» вакыйгалары белән бәйле рәвештә Указын югалткан Түнтәрнең җәдидчә карашлы мулласы Мөхәммәднәҗиб Түнтәригә ярдәм кулы сузарга, аны авылга кайтарырга тырышып хат яза. Традицион карашлы Ишми ишанга карата «итагать белән торырга кирәк» ди. Авылга имам булып киләсе кеше өчен йорт салып куя13. Габделлатыйф хаҗи, гомумән, татар халкы, милләт өчен тырыша, аның өчен ул кадимчеме, җәдидчеме – әллә ни зур роль уйнамаган. Инде олыгаеп беткән булса да, үзе фарыз дип ышанган нәрсәләргә малын кызганмаган, 1916 елда гына да Уфа хәйрия җәмгыятенә 100 мең сум акчасын иганә итә. 77 яшенә җиткән Г. Хәкимовның дини китаплар бастыру өчен Казандагы «Харитонов» матбагасын йөз мең сумга сатып алып, шуны «Өмид» белән берләштереп бер ширкәт төзү хәбәре таралгач, Г. Исхакый аның гамәлен үрнәк итеп куеп, яшьләрне оялту өчен күләмле мәкалә яза. Г. Исхакый бер яктан яшь буынга үгет бирсә, икенче яктан Г. Хәкимовның гомере дәвамында алып барган эшенә кыйммәтле бәя дә бирә14.
Г. Хәкимовның балалары да үзе кебек үк, аның белән беррәттән эшкуарлык белән дә шөгыльләнәләр, хәйриячелек эшен алып баралар, дөньяда барган вакыйгалардан читтә калмыйча актив җәмәгать эшлеклеләренә әйләнәләр.
Г. Хәкимовның Мөхәммәдгариф (1861-1888), Бибигазизәбану (1863 елда туган), Шәрифәбану (1864 елда туган), Мөхәммәдзариф (1866-1869), Мөхәммәднәҗиб (1868 елда туган), Мөхәммәдшакир (1869 елда туган), Бибиәсма (1871 елда туган) исемле балалары була. Мөхәммәдгариф, Мөхәммәдзариф, Бибиәсма балачакта ук бакыйлыкка күчәләр. Әтисенең эшен ике улы – Мөхәммәдшакир белән Мөхәммәднәҗиб дәвам итәләр.
Мөхәммәднәҗиб 1892 елда сәүдәгәр Мөхәммәдсадыйк Хәлфин кызы Мәгъсүмәгә өйләнә15, ике атаклы сәүдәгәр гаиләсе берләшү капиталның бергә туплануына һәм артуына да этәргеч булган. Мөхәммәднәҗиб Малмыжда сәүдә иткән, хәйриячелек эше белән шөгыльләнгән, әтисе салдырган Уфа мәчетенә матди ярдәм күрсәтеп торган, «Галия» мәдрәсәсенең идарә рәисе һәм аны тотучы даими иганәчеләрнең берсе булган. Уфа җәмгыяте хәйриясенең әгъзасы булып торган, ул бу җәмгыять файдасына үзенең малыннан саллы өлеш кертүче дә.
Мөхәммәдшакир исә, үз эшен Бөгелмә шәһәрендә җәелдереп җибәрә. Бөгелмә өязендә мануфактура товарлары һәм чәй белән сәүдә итү тулысы белән аның тарафыннан башкарылган16. XIX гасыр ахырында Мөхәммәдшакирның Казан һәм Самара губерналарында сатып алынган ашлык белән Мәскәү, хәтта Германия һәм башка Европа илләрендә сәүдә иткәнлеге билгеле17. Ул шул чорның миллион сум байлык туплый алган җитди эшмәкәре булып җитешә. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган документлардан Мөхәммәдшакир әфәнденең өч баласы хакында белә алабыз. Алар: 1901 елны туган Габдулла, 1905 елгы Фәйзерахман, 1912 елны дөньяга килгән кызы Асия. Ләкин олы улы Габдулла 11 яшенә җитеп 1911 елда чахотка авыруыннан дөнья куя18.
Мөхәммәдшакир исеме Бөгелмә төбәгендә хәзер дә билгеле. Бөгелмәдә «Хәкимов урманы», «Хәкимов күле» дигән урыннарның булуы ук халык аның исемен мәңгеләштерүе хакында сөйли. Ул салдырган бинаны бөгелмәлеләрнең милли-мәдәни үзәк итүе хөрмәткә лаек.
Хәсән Акчуринның мәгънәви ярдәменә Хәкимовларның матди ярдәме дә кушылгач, Бөгелмә шәһәрендә таш биналы җәмигъ мәчете җиткерелә. 1906 елда «Вакыт» газетасы хәбәре буенча, «Шакир әфәнде Хәкимов мәчете хозурында мәктәп бина итеп, моның һәрбер хаҗәт нәрсәләрен бүгенгә кадәр үзеннән биреп торды»19, диелә. Мөхәммәдшакир Хәкимов үз акчасына мәчетләр салдырып кына калмыйча, мәдрәсә һәм балалар йортларын да үз хисабына тоткан20. Нәселенә башлангыч биргән Түнтәрдә мәдрәсә өчен мәйданы 140 кв. метр булган таш бина төзеткән21. Аның ярдәм кулы сузуы, хәйриячелеге тар даирә белән генә чикләнмичә, үзенә дан китерерлек нәрсәләргә генә юнәлдерелмичә, ярдәме мохтаҗларга, хәвеф-хатәр күрүчеләргә адресланган. Түбән Шәлчеле авылында 1905 елны зур янгын чыгып, авылның 100 йортын, мәчет һәм дә мәдрәсәсен юк иткәндә иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучы Мөхәммәдшакир Хәкимов була22.
Мөхәммәдшакир әтисе кебек үк мәктәп-мәгариф эшләренең татар тормышындагы мөһимлеген аңлаган, мәктәпләрнең барлыкка килүенә һәм үсешенә ярдәм итәрлек гамәлләр кылган, малын иганә иткән. Татар хатын-кызларына белем биргән Фатыйма-Фәридә ханым мәктәбенең оешуында да аның матди яктан катнашы зур23. 1917 елның 5-6 июнь көннәрендә Самара губернасы мөселман укытучыларының гомуми җыелышында татарның күренекле шәхесләре Һади Атласи, Нургали Надиев һәм башкалар белән бергә махсус котлау өчен Мөхәммәдшакир Хәкимов та килә һәм татар мәгарифе үсешенә үзеннән өлеш итеп өч мең сум акча иганә итә24.
Татар тормышына кайгылы хәбәрләр алып килгән 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы чорында да Хәкимовлар малы татар халкының хәлен бераз булса да җиңеләйтүгә хезмәт итә. Россиянең Кызыл Хач җәмгыятенең җирле идарәсе аша лазареттагы яралыларга ярдәм күрсәтүдә Мөхәммәдшакир Хәкимовның өлеше бар.
Мөхәммәдшакир Хәкимов XX йөз башында Россиядә барган вакыйгалар эчендә дә кайный, ул сәясәткә дә, татар милләтенең киләчәгенә дә битараф калмый, ә киресенчә, татарларны Россиянең югары идарә катламнарында да күрергә тели. 1906 елны Оренбургта чыгучы «Вакыт» гәҗитендә Бөгелмәдән Дәүләт Думасына мөселман кешесе сайлана алмавына борчылу белдереп, киләчәктә, Думага сайлана алу өчен ниләр эшләргә икәнен киңәш итеп язган мәкаләсе басыла25. Дәүләт Думасына мөселманнарның да кереп, үз язмышларын хәл иткәндә үзләренең дә катнашулары мөһим икәнлеген билгели.
1913 еллар аралыгында Бөгелмә җирле үзидарә системасы эшчәнлегендә ике мөселман кешесе булып, шуның берсе – Мөхәммәдшакир Хәкимов булган26. 1917 елда земство чыгымнарына Ш. Хәкимовның 1 000 сум заем тәкъдим итүе «халыкка мисалсыз бер шатлык тудырды. Шундый кирәкле вакытта андый-мондый зур бер сумма тәкъдим итүе бөтен мөселманнарга абруй һәм бу хакта протоколда тәбрик белән кабул ителде. Мондый көннәрдә без мөселманнарның җәмәгать организацияләрендә берләшеп хәрәкәт итүләре бик сөенечле бер эштер», дип яза «Вакыт» гәзите мөхбире27.
1917 елга якынаеп килгәндә хәлләр шактый авырлашуын күрсәләр дә, Хәкимовлар үз эшләрен дәвам итәләр, хезмәтләреннән кергән малларын социаль тармакларга юнәлдерә торалар. Бөгелмәдә Мөхәммәдшакир бай тарафыннан салынган биналар, шул исәптән, халык телендә «Хәким бай йорты» дип аталган затлы бина совет елларында да халыкка хезмәт иткән.
Татарның асыл затлары булган Хәкимовларның инкыйлабтан соңгы язмышы хакында Р. Зарипов: «Гомере буена эчкерсез, бөтен әйберсен, хәтта чит кешеләр белән уртаклашырга әзер булган юмарт кеше, үзләренә ярдәм иткән шәхесләр тарафыннан рәхимсез рәвештә шәфкатьсезлеккә дучар булган», дип яза28. Түнтәр авылы тарихын өйрәнгән Р. Зарипов ачыклаган мәгълүматлар буенча, тапкан малын халыкка мулдан иганә иткән Хәкимовлар хәерче хәлдә кала. Большевиклар властька килгәч, Мөхәммәдшакир Хәкимов банкта тупланган зур малының бер өлешен генә сорап килсә дә, аңа: «Буржуйларга бер тиен дә бирмәскә! Приказ үтәлмәсә ‒ атарга!», дип кенә җавап кайтаралар. Мөхәммәдшакир Хәкимовның гомере Кытай чигенә таба поезд вагонында барганда Казахстан территориясендә бер станциядә фаҗигале төстә төгәлләнгән ‒ ул ачлыктан үлгән, дигән хәбәрләр ишетелә29.
Чыгышлары белән атаклы Түнтәрдән булган Хәкимовлар турындагы мәгълүматларны шул авыл тарихын нечкәлекләре белән тәфсилләп өйрәнгән Р. Зарипов ачты, ул иң беренче булып аларның эшчәнлеген өйрәнде. Түнтәр зиратында Габделлатыйф хаҗиның әтисе Габделхәким (1808-1886), әнисе Мөфлиха Тимербулат кызы (1813-1899), улы Мөхәммәтгарифның (1861-1888) кабер ташлары галим Р. Мәрданов тарафыннан укылды. Ләкин Хәкимовлар эшчәнлеге аерым бер авыл, яисә төбәк тарихы кысаларында гына калырга тиеш түгел. Хәзерге вакытта булганнарга өстәп, Хәкимовларның татар хәйриячелеге тарихындагы урынын күрсәтү, аларның татар җәмгыяте үсешенә керткән өлешләрен бәяләү – төп бурычларның берсе булырга тиеш. Гомумән, татар буржуазиясе, аның химаяче вәкилләре, аларның эш-гамәлләре киләчәктә халыкның дәүләт тарихындагы урынын билгеләүдә төп фактор булуын танырга кирәк.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Миннуллин, З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине XIX – начале XX вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. – СПб.: Лики России, 2003. – С. 215–229. MINNULLIN, Z. S. Tatarskiye blagotvoritel'niye obshchestva vo vtoroy polovine 19 – nachale 20 vv. [Tatar charity associations in the latter 19th and early 20th centuries. In Russ.]. IN: Blagotvoritel'nost' v Rossii. Istoricheskiye i sotsial'no-ekonomicheskiye issledovaniya [Charity in Russia. Historical and socio-economic studies. In Russ.]. St. Petersburg, Liki Rossii publ., 2003, pp. 215–229.
2. Шунда ук. Ibid.
3. Әхмәтҗанов, М. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. ‒ Б. 109–110. EKHMETZHANOV, M. Tatar shezherlere [Tatar genealogy. In Tatar.]. Kazan, Tatar. kit. neshr. publ., 1995, pp. 215–229.
4. Татарстан Республикасы Милли архивы (ТР МА), 588 ф., 1 тасв., 55 эш, 11, 12–12 кгз. арткы ягы. Tatarstan Respublikasi Milli arhivi [National Archive of the Republic of Tatarstan], (TR MA), fond 588, series 1, file 55, pp. 11, 12–12 verso.
5. Хәсәнев, М. Уфа шәһәрендә 3нче мәчет хакында // Вакыт. – 1906. – 7 октябрь. KHESENEV, M. Ufa sheһerende 3nche mechet hakinda [About the third mosque of Ufa. In Tatar.]. IN: Vakit, October 7, 1906.
6. Хәсәнев, М. Уфа хәбәрләре // Вакыт. – 1917. – 14 февраль. KHESENEV, M. Ufa heberlere [Ufa News. In Tatar.]. IN: Vakit, February 14, 1917.
7. Уфадан // Вакыт. – 1906. – 7 октябрь. Ufadan [From Ufa. In Tatar]. IN: Vakit, October 7, 1906.
8. Уфа хәбәрләре // Вакыт. – 1906. – 5 октябрь. Ufa heberlere [Ufa News. In Tatar.]. IN: Vakit, October 5, 1906.
9. Мәдрәсәи «Галия-диния»нең ачылуына ун ел тулу мөнәсәбәте илә булган дога мәҗлесе // Тормыш. – 1916. – 30 декабрь. Medresei “Galiya-diniya”nen achiluna un el tulu menesebete ile bulgan doga mezhlese [The event dedicated to the 10th anniversary of the opening of the madrasah “Galiya-diniya”. In Tatar.]. IN: Tormysh, December 30, 1916.
10. Шунда ук. Ibid.
11. Тирән тамырлы Түнтәрем / Төз. Р. Ш. Зарипов. – Казан: Школа, 2008. – 827 б. Tiren tamirli Tunterem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZARIPOV, R. SH. (comp. by). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
12. Шунда ук. Ibid.
13. Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязма һәм сирәк китаплар бүлеге, Т. 1692. Kazan federal' universitetinin N. I. Lobachevskiy isemendege fenni kitaphanesenen kulyazma һem sirek kitaplar bulege [Department of Manuscripts and Rare Books of N. I. Lobachevsky Scientific Library of Kazan Federal University], T. 1692.
14. Исхакый, Г. Яшь күңелләрнең бурычы // Сүз. – 1916. – 14 август. ISKHAKIY, G. Yash' kunellernen burichi [Responsibilities of the young generation. In Tatar.]. IN: Suz, August 14, 1916.
15. Башкортстан Республикасы Милли архивы (БР МА), И-295 ф., 4 тасв., 19776 эш, 2 кгз. арткы ягы. Bashkortstan Respublikasi Milli arhivi (BR MA) [National Archive of the Republic of Bashkortstan], fond I-295, series 4, file 19776, p. 2 verso.
16. Вся Самара. Справочная и адресная книга 1900 г. – Самара, 1900. – С. 214–221. Vsya Samara. Spravochnaya i adresnaya kniga 1900 g. [All Samara. Reference and address book, 1900. In Russ.]. Samara, 1900, pp. 214–221.
17. Сальников, В. Г. Бугульминское земство. Дела, тревоги и мечты. – Бугульма: Бугульминская тип-я, 2005. – С. 57. SAL'NIKOV, V. G. Bugul'minskoye zemstvo. Dela, trevogi i mechti [Bugulma Zemstvo. Affairs, anxieties and dreams. In Russ.]. – Bugul'ma, Bugul'minskaya tip-ya publ., 2005, p. 57.
18. ТР МА, 204 ф., 177 тасв., 802 эш; 936 эш, 26 кгз.; 1203 эш, 13 кгз. арткы ягы; TR MA, fond 204, series 177, file 802; file 936, p. 26; file 1203, p. 26 verso.
19. Бөгелмә шәһәрендә мәчет һәм мәктәп // Вакыт. – 1906. – 30 ноябрь. Bugelme sheһerende mechet һem mektep [A mosque and school in Bugulma. In Tatar.]. IN: Vakit, November 30, 1906.
20. На высоком месте. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – С. 36–37. Na visokom meste [In a high place. In Russ.]. Kazan: Idel-Press publ., 2002, pp. 36–37.
21. Мөхәммәднәҗиб хәзрәт язмасы // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. – 2001. ‒ № 1/2. – Б. 58. Mokhammadnazhib hezret yazmasi [Record of Mukhamednyazib khazrat. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2001, no. 1/2, p. 58.
22. Максудов, Һ. Мөхәррирләремездән // Вакыт. – 1906. – 12 ноябрь. MAKSUDOV, H. Mokharrirleremezden [From the editor. In Tatar.]. IN: Vakit, November 12, 1906.
23. Фатыйма-Фәридә ханым исеменә ачылачак кызлар мәдрәсәсе хакында // Вакыт. – 1915. – 21 гыйнвар. Fatyima-Feride hanim isemene achylachak kizlar medresese hakinda [On the women's madrasah named after Fatima-Farida Khanim. In Tatar.]. IN: Vakit, January 21, 1915.
24. Сафиуллин, Х., Хәбибуллин, С. Самара вилаять укытучылар съезды // Вакыт. – 1917. – 21 июнь. SAFIULLIN, KH., KHABIBULLIN, S. Samara vilayat' ukutuchilar syezdi [Congress of Samara teachers. In Tatar.] IN: Vakyt, June 21, 1917.
25. Хәкимов, Ш. Бөгелмә өязе мөселманнарына // Вакыт. – 1906. – 21 ноябрь. KHAKIMOV, SH. Bogelme oyaze moselmannarina [Muslims of Bugulma county. In Tatar.]. IN: Vakyt, November 21, 1906.
26. Сальников, В. Г. Указ. соч. – С. 57. SAL′NIKOV, V. G., 2005, p. 57; Сабир Вилдан. Мөхәррирләрдән // Вакыт. – 1914. – 17 апрель. SABIR VILDAN. Moherrirlerden [From the editor. In Tatar.]. IN: Vakit, April 17, 1914.
27. Бөгелмә // Вакыт. – 1917. – 7 апрель. Bugulma [Bugulma. In Tatar.] IN: Vakit, April 7, 1914.
28. Тирән тамырлы Түнтәрем / Төз. Р. Ш. Зарипов. – Казан: Школа, 2008. – 827 б. Tiren tamirli Tuntarem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZARIPOV R. SH. (ed.). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
29. Шунда ук.
Хәкимовларның хәйриячелек һәм иҗтимагый эшчәнлеген яктырткан кайбер чыганаклар
№ 1. Бөгелмә өязе мөселманнарына
Үткән ел Самара губернасыннан Думага мөселман сайлана алмады дип газеталарда күп язылды. Мөселманнар сайланыр өчен, әлбәттә, электән мөселманнар үзләре руслар илә сөйләшеп аңлашырга тиешле. Быел һәм мөселманнар үзләре тырышып йөрми. Ялгыз Бөгелмә шәһәрендә булган мәгълүм адәмнәрне генә орышып торулары ихтимал. Ошбу сәбәптән, эшне үтәргә хисапка алып хәзерләшеп тормак лязим. Самара губернасында мөселман аз булу сәбәпле, мөселманнан член сайлануы бик шөбһәледер. Самарада үткән ел бер крестьян сайланырга тиешле иде. Шунда рус, мөселман, чуашлар арасыннан җирәбә салдылар. Җирәбә руска чыгу сәбәпле, бер крестьян рус сайланды. Калганнары оратор (хатиб)лардан сайланды. Әгәр дә бер мөселман ораторлары булса, бәлки сайланган да булыр иде. Бөгелмә шәһәрендә бер мең рус эчендә сайлау хакына малик ялгыз ун гадәт мөселман бар, ошбу җәһәттән, болар арасына мөселман кертмәк мөшкелдер. Ошбу сәбәпле, Бөгелмә өязе мөселманнарына сайлау хакында ошбуны игълан итәмен: өяздә торып һәртөрле свидетельстволар илә сәүдә итүчеләр, вә приказчиклар барчасы уездный шәһәрдә городской избирательный съезда выборщик сайлауга катнаша алалар.
Мондый кешеләрнең барчасы городской управа тарафыннан шәһәр сайлаучыларының спискасына кертеләдер. Вак җирбиләүчеләр, купчий крепость, дарственный яки крепостной актлар буенча җир биләгән кешеләр (крестьянский банк аркылы җир алучылардан башкалары). Җөмләсе, күп җир биләүчеләр илә бергә выборщиклар сайлый торган уполномочийлар сайлауга катнаша алалар.
Вак җирбиләүчеләр шәһәргә барып, уполномочийлар сайлыйлар вә бу уполномочийлар вә күп җирбиләүчеләр илә кушылып, губернский шәһәргә җибәрергә выборщиклар сайлыйлар.
Вак җирбиләүчеләр никадәр күп булса, алар үзләреннән шулкадәрде күбрәк уполномочий сайлый алалар, әлбәттә җирләренең күплегенә карап. Государственный Думага сайлаулар бик зур эштер. Г[осударственный] Дума тасдыйк кылып1, нинди низамнар2 ясалачагы һәркем өчен мөһим нәрсәдер. Шуның өчен сайлауларга катнашырга правосы булган барча кешеләр моңа катнашырга вә яхшы файдалы кешеләрне сайларга тырышырга тиештер.
Торговый документлары, яхуд приказчик свидетельстволары булган кешеләр шәһәр халкы илә бергә государственный съездга кушылырлар.
Мөселман халыкларына хәбәр биреп, сайлауларга катнашуларын вә файдалы кандидатларга тавыш бирүләрен үтенүне үземнең бурычым дия беләмен. Бәгъзе шәһәрләрдә, мәсәлән, Бөгелмә шәһәрендә мөселманнар бик аз торалар, ләкин моның өязендә мөселман бик күп. Бөтен халыкның файдасы өчен правосы булган җөмлә мөселманнар праволары илә файдаланырга вә сайлауларга катнашыр өчен шәһәргә килергә тиештер.
Шакир Хәкимов.
Вакыт. – 1906. – 21 ноябрь.
№ 2. Габделлатыйф Хәкимовның Мөхәммәднәҗиб Түнтәригә язган хаты
1914 ел.
Гыйззәтле Мөхәммәднәҗиб мәхзүмгә барчаңызга догаи сәлам. Бәгъдә үземезне сәламәт белеп, фатыйхада уласыз. Сезнең йортыңызның түбәсенә такта табылса, алырга кушар идек, иншаллаһ. Сез йортыңызны Түнтәрнең мәсҗедендә имам мөдәррис – кем булса, шуңгар вакыф булырмы, яки үзеңнең теләгән кешеңезгә булырмы? Әгәр без теләгәнчә вакыфка бирер ниятеңез булса, авылның теләве мәсҗедтә имам, мәдрәсәдә мөддәррис дәрес итүчегә тиешле булыр.
Инде мәхзүм Түнтәрдә тору нияте белән булса, фикереңез дамеллага3 итагать белән торырга кирәк.
Хәзер үзеңез карт артында читкә йөрергә халыкның кәефе юк. 3 углы бары, бер углы бары аптырап тора. Эшкә кешесе юк. Аллаһы тәгалә тынычлыкларны бирерме, нишләр. Хәзер үзем аһ орып торамыз иртәгә ни хәл булыр дип, афәт көнгә артып тора. Хезмәткә кеше калмады. Нәрсәнең бәһасе 5 бәһа булды. Кайда карасаң, җитем4, кияренә юк, ягарга утыны юк.
Фатыйха үтенеп, Габделлатыйф.
25 нче октябрь 1916 нчы сәнә.
Сез Указыгызны көтеп торасыз килер диеп. Сезгә тиешле булмасмы, Духовное собраниега прошение бирергә, 2 сумлык марка белән минем Указымны үземә кайтарып бирсәңез диеп сорарга. Шул вакыт нидәй җавап булыр шунда. Өнсез көтеп файда чыкмас. Безнең дине исламның мәхкәмәсе аннан сорамый кайдан сорарга кирәк булып тәвәкәлл. Бер фикер генә.
Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязма һәм сирәк китаплар бүлеге, Т. 1692.
№ 3. Яшь күңелләрнең бурычы
Казан газеталары, фәүкыльгадә5, бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Габделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы «Харитонов» матбагасын йөз мең сумга сатып алып, шул матбаганы «Өмид» берлән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен бер ширкәт мәйданга китергән.
Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә 100 мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина иткән, бу көндә үз харәҗәте6 белән тәрбия итә торган заттыр.
Габделлатыйф хаҗи Русиядә булган һәртөрле изгелек маэссәләренә7 ярдәм итә килгән, үзе ышанган урыннарга малын кызганмый торган юмарт бер карт байдыр. Моның юмартлыгы илә бик күп җирдә мәктәп, мәдрәсә тәрбия ителде. Бик күп җирдә яңа мәчетләр салынды, бик күп җирдә иске мәчетләр төзәтелде.
Габделлатыйф хаҗиның юмартлыгы, аның үзе ышанган һәр эшкә акчасын кызганмавыннан файдаланып, бик күп фасикъ8 муллалар аның акчасына донос конторалары да ачтылар. Халкына хезмәт итә торган яхшы муллаларны, оста мөгаллимнәрне төрмәгә яптырттылар, Себергә җибәрттеләр. Бик күп балаларның гөнаһсыз яшьләрен түктерделәр. Бик күп гаиләгә Габделлатыйф хаҗиның акчасы белән гомергә онытмаслык золымнар ясадылар.
Бүгенге көндә Идел буе мөселманнарының бәүлисләр шайкасы Габделлатыйф хаҗи акчасына гөнаһсыз милләт хезмәтчеләрен төрмәләрдә черетәләр. Ләкин бу начар эшләрдә Аллаһы тарафыннан да гафу ителмәячәк бу золымнар да, Габделлатыйф хаҗи акчасы ялган шаһидларга, доносчылар ашатырга сарыф ителсә дә, Габделлатыйф хаҗи бу һиммәттән чыгып9, иманыннан эшләп килде. Янындагы иблис ялчыларын чын дин хезмәтчесе дип белеп, аларга матди ярдәмнән кулын тартмады.
Менә хәзер шул Габделлатыйф хаҗи дин дип сөйләп кенә эш бетмәгәнне белгәнгә, акчасын кызганмаенча, 100 мең сум сарыф итеп, дини китаплар нәшер итәр өчен матбага ала. Шулай итеп хезмәт итү лязим, фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый. Мең сум, ун мең сум, йөз мең сумнан тукталып тормый.
Ник! Чөнки аның ышанган эшен эшләү тиешлегенә иманы камил.
Чөнки аның аңлаган юлында изгелек итәргә ихласы там10.
Ләкин шул карт хаҗи бабайның шулкадәр һиммәт итүендә, мохите бик тар бер бабайның шулкадәр җиһандарлык итүендә гыйлем, фазыл ягыннан аңардан бик күп дәрәҗә өстә торган яшьләргә гыйбрәт алачак бер нокта юкмы?
Бар. Ул да хаҗи бабаның үзе ышанган, үзе өчен динлелек дип белгән һәрбер эшен эшләвендәдер.
Тәрбия, уку ягыннан хаҗи бабайдан бик күп дәрәҗә торган яшьләр сыйныфын аерган нокта да менә шулардыр, хаҗи баба ышандымы, иман иттеме – эшли. Акча кызганмый, малдан тормый.
Яшьләр ышандымы, бер нәрсәнең җәмәгать өчен кирәклеген белдеме, аңладымы – шуның белән тәмам итә, шул үз теләгәнен булдырыр өчен кыл кыймылдатмый. Бөтен малы, дини теләге мәйданга чыгарырлык булса, өч тиен бакыр акча сарыф итми. Ул гына түгел, шул юлда хезмәт итә торганнарны ямьсез күрсәтер өчен гайбәт сата, һәрбер төрле чын хезмәтченең эшеннән әллә ниләр казынып, чукчынып гаеп эзли, яшь буын арасында җәмәгать эшләренә битарафлык фикерен урынлаштыра, хулиганлык тарата.
Шуның аркасында, үзенең зыялылыгына бик ышанып йөргән ак якалылар арасында да чын җәмәгать хезмәтен карт, дорфа байлар гына итә, җәмәгать эшләрендә мохите тар, аңы аз байлар гына беренчелек шәрәфен казана.
Тегеләр… тегеләр тик тора… яисә, әллә кайдан бер ахмак килеп, моның шөһрәт өчен акчасын сарыф кылганын көтеп ята.
Идел буе татарлары арасында кичерә торган дәверемез – үзгәрү, алышыну дәвере булганга, безнең мәдәни ихтыяҗларымыз Коръән бастыру белән генә бетмидер.
Егерменче гасырда мөселман булып тору өчен, Коръәннең бик дөрес иттереп, яхшы кәгазьдә басылуы, матур төпләнүе генә кифая итмидер11. Хәят бик төрлелеләнә, мөселманлыкны саклау өчен мәктәбе, мәдрәсә, мәчете, җәмгыяте, әдәбияты, матбугаты, музыкасы, театрына да ихтыяҗ шулкадәр үк зурдыр.
Бер карт бай үзенең бина исламиянең баганасы дип ышанганын үз мисрафына эшлидер. Мәктәпнең кирәклеге дә Коръәннең дөрес басылуы дәрәҗәсендә икәнен аңлаганнар. Матбаганың кирәклеге Коръән китабының пөхтә булуыннан әһәмиятлерәк икәнен аңлаганнар. Әдәбият, музыканың милли тәрбия өчен һава белән су кебек лязим икәнен аңлаганнар нишлиләр?
Алар да шул хаҗи бабадан гыйбрәт алалармы? Алар да шул юлда үзләре ышанган юлда бер хәрәкәт эшли алалармы? Аларның байлары, саннары йөзләп түгел, меңләп саналачак байлары шул юлда бер эш эшлиләрме?
Казанда, мәсәлән, милли әдәбиятны тәррәкый иттерер өчен бер ширкәт ясалдымы? Башка бер шәһәрдә матбугатны милли юлдан тугры иттереп алып барырлык бер оешма мәйданга китерелдеме?
Идел буеның күп шәһәрләренең берсендә генә булса да, милли театрымызга нигез салынырлык бер генә матди хәрәкәт эшләндеме?
Юк! Ул гына да түгел – башланган, бер идеягә торгызылган эшләр җимерелделәр, хәрап булдылар. Матди көч юклыгыннан чәчәк ата алмаенча, корыдылар, беттеләр. Татар балаларының милли тәрбиядә булуы тиешлеге хакында беркемнең дә шөбһәсе юктыр, шул ният белән чыгарылган матур «Тәрбия-и әтфаль», «Ак юл» журналлары акчасызлык юлында корбан булдылар. Мөгаллимнәр вә мөгаллимәләрне фән, тәрбия юлын күрсәтүгә ихтыяҗларында бит беркемнең дә шөбһәсе юктыр. Шул бурычны үтәр өчен чыккан фән, тәрбия журналларыннан «Мөгаллим», «Мәктәп» берсе артыннан берсе үлде, хәрап булды, култыклаячак көчләр булмаганга, бик кечкәнә генә матди ярдәмнәр дә булмаганга баттылар, югалдылар.
Ул гына да түгел, беренче көндә милли тәрбиямез өчен иң кирәкле нәрсә – мәктәп, дәрес китапларымыз икәнен дә сүз булу ихтималы юктыр бит. Менә хәзерге көндә шул фәндә тәхсис иткән, ичмасам, егерме мөгаллимнең генә әлләни кадәр яхшы китапларының нәширләре юктыр, үзләренең акчалары юкка басмаенча яталар.
Иң ахырдан – татар әдәбиятын мәйданга китерүдә исемнәре танылган мөхәррирләрнең язган бер әсәрләре белән, милли байлыкның кирпечен салулары* тасдыйк ителгән, әдипләремезнең генә әсәрләре басылыр өчен, ичмасам, бернәрсә тудырылганмы?
Юк. Ник?
Әллә боларның тарафдарлары азмы? Әллә әдәбиятның кирәклеген аңлаучылар юкмы? Әллә матбугатның су кебек лязем12 икәнлеген белүчеләр җитәрлек түгелме? Әллә мәктәп, мәдрәсәнең, матбугатның ляземен аңлаучыларның саны бик кыскамы? Хәер! Ник соң?
Боларның берсенең дә иманы – үзенең ышанган матбугатына, әдәбиятына, мәктәбенә иманы Габделлатыйф хаҗиның Коръән катыргысына иткән иманы кадәр юктыр.
Чөнки боларның берсенең дә сөйләнгән сүзе эчтән кайнап чыккан хакыйкать түгел, модага иярүдән килгән балалык кына.
Ләкин балалык та үз вакытында үтәргә тиештер. Егетлек яшенә җиткәч тә, балигълыктан чыга алмаган горуһлар һичбер вакыт егет була алмаячаклардыр. Егет була белмәгән кешеләрнең вакыты җиткәннең соңында карт була белмәве дә мәгълүмдер.
Шуның өчен шул зур вакыйгалардан гыйбрәт алып, безнең аңлы дигән сыйныфымыз да бераз хәрәкәткә килергә тиештер. Ул да сүз белән түгел, иман белән эшкә керешергә тиештер.
Хосуса, эшне эшләүдә матди көч беренче дәрәҗә булганны бик белгән бу затлар җәмәгать эшләрендә дә матди көчләрне сарыф итә башларга, үзләренең теләкләрен мәйданга чыгарыр өчен матди көчләрне бергә җыеп, милли бер ширкәт мәйданга китерү тиештер.
Безнең ихтикадымызча13, бүгенге көндә безгә иң беренче кирәк булган ширкәт – үземезнең милли әдәбиятымыз, үземезнең фәнни әдәбиятымыз, үземезнең чын матбугатымызны алып бару өчен төзеләчәк ширкәттер.
Хәзер халкымызның кулында акча барда шундый бер милли ширкәт тәэсис14 бик җиңел булачактыр. Ләкин берничә шарты бар. Аларның беренчесе: акчалы кешеләрнең акчасына табынмаулары, икенчесе: зыялы дигән затларның әллә кемнәрнең бирүен көтеп тормаенча, иң әүвәл үзеннән башлаулары, өченчесе: кылны кырыкка ярып, бик акыллы булган булып маташа-маташа форсатны качырмаулары.
Менә хәзер мал куәте белән милләтенә хезмәт итәргә теләгән яшь көчләр кизүсеңез15! Милләтемезнең истикъбаленә16 иманың булса, балаңыз-чагаңызны шул милләт баласы иттереп күрәсеңез килсә, шул юлда өстемезгә төшкән бурычны үтәргә тиешсез.
Үзенең алдыңызда үзегезнең бу шәрәфеңез булса, үзеңезнең балаңыз-чагаңыз алдында үзеңезнең бурычыгызны алсаңыз, шул милли адымны эшләргә тиешсездер.
Бүгенгә кадәр килдек, матбугатымыз берничә каһарманнарының җилкәсендә өстерәлеп бара алды, әдәбиятымыз җаныннан берничә әгъзасын корбан итеп, кечкенә-кечкенә адымнар ясый алды.
Ләкин каһарманнар дәвере һәр милләттә бер генә була, ул хәзер үтте. Үтмәсә, үтә.
Бөтен милләт өстенә төшкән һәрбер милли фарыз кифаяне эшләп, милләт өстеннән фарызны төшерүче кимеде, кимеп бара, бетәчәк. Ләкин фарыз бетми. Милли фарыз милли ихтыяҗ арта гына бара. Бу көн эшләнмәсә, иртәгә тагын зурая, иртәгә эшләнмәсә, көфарәте тагын олыгаячактыр. Вә милли яшәешемез авырайганнан-авырая барачактыр. Никадәр акыллы башлы булып, әллә кемнәр эшләгәнне көтсәңез дә форсат качырудан башка файда чыкмаячактыр.
Дини китаплар нәшер итүдә бурычын үти белгән карт Латыйф хаҗи, сезнең өстеңезгә милли фарыз булган йөкне төшерү өчен килмәячәктер.
Гаяз.
Сүз. – 1916. – 14 август.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Тасдыйк кылып ‒ раслап.
2. Низамнар ‒ закон, канун.
3. Ишмөхәммәд Динмөхәммәтовны (Ишми ишанны) күз алдында тота.
4. Җитем ‒ үлем-җитем.
5. Фәүкыльгадә ‒ гадәттән тыш.
6. Харәҗәте ‒ малы.
7. Маэссәләренә ‒ эшләренә.
8. Фасикъ ‒ әхлагы бозык.
9. Һиммәттән чыгып ‒ дәрт, тырышлык белән.
10. Там – бар.
11. Кифая итмидер ‒ җитмидер.
12. Лязем ‒ мөһим.
13. Ихтикадымызча ‒ инану.
14. Тәэсис ‒ булдыр.
15. Кизүсеңез – игътибарлы булыгыз.
16. Истикъбаленә ‒ киләчәгенә.
Әдәбият исемлеге
Әхмәтҗанов, М. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. ‒ 127 б.
- , З. С. Татарские благотворительные общества во второй половине XIX – начале XX вв. // Благотворительность в России. Исторические и социально-экономические исследования. – СПб.: Лики России, 2003. – С. 215–229.
На высоком месте. – Казань: Идел-Пресс, 2002. – 460 с.
- , В. Г. Бугульминское земство. Дела, тревоги и мечты – Бугульма: Бугульминская тип-я, 2005. – С. 57.
Тирән тамырлы Түнтәрем / Төз. Р. Ш. Зарипов. – Казан: Школа, 2008. – 827 б.
References
- KHMATZHANOV, M. Tatar shezherelere [Tatar genealogy. In Tatar.]. Kazan, Tatar. kit. nashr. publ., 1995, 127 p.
MINNULLIN, Z. S. Tatarskiye blagotvoritel'niye obshchestva vo vtoroy polovine 19 – nachale 20 vv. [Tatar charity associations in the latter 19th and early 20th centuries. In Russ.]. IN: Blagotvoritel'nost' v Rossii. Istoricheskiye i sotsial'no-ekonomicheskiye issledovaniya [Charity in Russia. Historical and socio-economic studies. In Russ.]. St. Petersburg, Liki Rossii publ., 2003, pp. 215–229.
Na visokom meste [In a high place. In Russ.]. Kazan: Idel-Press publ., 2002, 460 p.
SAL'NIKOV, V. G. Bugul'minskoye zemstvo. Dela, trevogi i mechti [Bugulma Zemstvo. Affairs, anxieties and dreams. In Russ.]. – Bugul'ma, Bugul'minskaya tip-ya publ., 2005, 383 р.
- en tamirli Tuntarem. Toz. R. Sh. Zaripov [ZАRIPOV R. SH. (ed.). Tyunter with deep roots. In Tatar.]. Kazan, Shkola publ., 2008, 827 p.
Сведения об авторе
Салахова Эльмира Кадимовна, кандидат исторических наук, старший научный сотрудник отдела историко-культурного наследия народов РТ Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, Казань, Республика Татарстан, Российская Федерация, ilsalah@mail.ru
About the author
Elmira К. Salakhova, Candidate of Historical Sciences, Senior Researcher at Department of History and Cultural Heritage of Nations of Tatarstan of Sh. Mardzhani Institute of History of Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation, ilsalah@mail.ru
В редакцию статья поступила 18.10.2016 г., опубликована:
Сәлахова, Э. К. «Фарыз дип ышанганга газиз малын да кызганмый» (Татар хәйриячелеге тарихында Хәкимовлар нәселе) // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2017. ‒ № 1/2. ‒ С. 160‒175.
Submitted on 18.10.2016, published:
SALAKHOVA, E. К. “Fariz dip ishanganga gaziz malin da kizganmiy” (Tatar heyriyachelege tarihinda Кhakimovlar nesele) [The Khakimov family in the history of Tatar charity. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2017, no. 1/2, pp. 160‒175.
* Шул сәтырларны язучының унлап әсәре язылганнарына 5-6 үтсә дә, басылмый яталар.