Баһаветдинова Х. З. Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Даутов (1867-1931)

В статье на основе архивных материалов впервые рассмотрена биография, предпринимательская и общественная деятельность известного татарского купца и мецената, уроженца деревни Большая Атня Казанского уезда Гатауллы Даутова. На основе его жизненного пути показаны особенности неземледельческих занятий татарского населения Заказанья в конце XIX – начале ХХ в. Показана его трагическая судьба в годы советской власти. Раскрыта торговая и промышленная специализация предпринимателя (производство и продажа изделий из липового лыка). В публикации уделено внимание сохранившемуся до наших дней архитектурному комплексу «дом купца Г. Даутова», включающего в себя жилые и хозяйственные постройки купца, ставшие туристической достопримечательностью с. Большая Атня Атнинского района Республики Татарстан.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.12.2022
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 4 2022
Ознакомительная часть статьи


УДК 908 (929)

Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Даутов
(1867-1931)
Х. З. Баһаветдинова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

Merchant from Atnya Gataulla Dautov
(1867-1931)
Kh. Z. Bagautdinova,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Аннотация
В статье на основе архивных материалов впервые рассмотрена биография, предпринимательская и общественная деятельность известного татарского купца и мецената, уроженца деревни Большая Атня Казанского уезда Гатауллы Даутова. На основе его жизненного пути показаны особенности неземледельческих занятий татарского населения Заказанья в конце XIX – начале ХХ в. Показана его трагическая судьба в годы советской власти. Раскрыта торговая и промышленная специализация предпринимателя (производство и продажа изделий из липового лыка). В публикации уделено внимание сохранившемуся до наших дней архитектурному комплексу «дом купца Г. Даутова», включающего в себя жилые и хозяйственные постройки купца, ставшие туристической достопримечательностью с. Большая Атня Атнинского района Республики Татарстан.
Abstract
Based on archival materials, the article for the first time considers the biography, entrepreneurial and social activities of the famous Tatar merchant and philanthropist, a native of Bolshaya Atnya village of Kazan uyezd, Gataulla Dautov. Based on his life path, the peculiarities of non-agricultural occupations of the Tatar population of Kazan region in the late 19th – early 20th century are shown. The author describes his tragic fate during the years of Soviet power. Besides, the trade and industrial activities of the entrepreneur (production and sale of bass) are specified. The publication focuses on the architectural complex called “the house of merchant G. Dautov”, including housings and household outbuildings that have survived to this day and become a tourist attraction in Bolshaya Atnya village of Atninsky district of the Republic of Tatarstan.
Ключевые слова
Гатаулла Даутов, татарское купечество, Атнинский район, татары-хлебопашцы, Среднее Поволжье.
Keywords
Gataulla Dautov, Tatar merchants, Atninsky district, Tatar cereal farmers, Middle Volga region.

Революциягә кадәрге Казан арты татар сәүдәгәрләренең күренекле вәкилләре тормышы һәм эшчәнлеге тарихыбызда хәзергә кадәр бик аз өйрәнелгән темаларның берсе булып тора. Бу бигрәктә репрессияләр чоры һәм аны кичергән фаҗигале язмышларга карый. Эшмәкәрләрнең авыл тормышында тоткан роле, шәҗәрәләре төбәк тарихына караган хезмәтләрдә күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба. Шулардан ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты бастырган Татарстан Республикасы торак пунктлары тарихына багышланган китап­лар сериясе тарихчыларга зур ярдәм күрсәтә1.
XIX-ХХ гасыр башларында Олы Әтнә авылында бай гаиләләр күп булган. Аларның күбесе, игенчелек һәм терлекчелек белән беррәттән төрле кәсепләр, беренче нәүбәттә, вак сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Сату итү кайбер крестьяннарның төп һөнәренә әверелгән, чөнки ул игенчелеккә караганда күбрәк табыш китергән.
Олы Әтнә авылында байларның күп булуы авыл архитектурасына да йогынты ясамый калмаган. Татар авылына хас җыйнак агач йортлар белән беррәттән, биредә зур, затлы йортлар һәм таштан салынган биналар да булган.
Әтнәнең иң бай сәүдәгәре – Гатаулла Даутовның утары Олы Әтнә авылында бүгенге көндә дә сакланган. Совет урамының 14 йортында урнашкан бу мәһабәт комплекс, Әтнә халкын гына түгел, килгән кунакларны, туристларны да үзенә җәлеп итә. Бай йорты 1895 елда төзелгән, ике катлы агач йорттан, мунча, таштан салынган кибет, койма һәм ике капкадан тора.
Совет чорында сәүдәгәр йорты коммуналь фатир буларак кулланылган. Башта биредә район хәрби комиссариаты, соңрак тулай торак урнашкан. 1994 елда бинаны төзекләндерү башлана. 2010 елдан утар территориясе музей мәйданчыгы буларак файдаланыла башлый. Бүгенге көндә монда Әтнә районы «Туган якны өйрәнү музее» урнашкан. Хәзерге вакытта Даутов Гатаулла утары, төбәк (республика) дәрәҗәсендә әһәмияткә ия архитектура һәйкәле буларак дәүләт тарафыннан саклана.
Олы Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Гыйсмәтулла2 (Хисмәтулла) углы 1867 елның 24 августында Олуг Әтнә авылында туа. Метрикә язуында әтисе зирагатьче Гыйсмәтулла Ибраһим улы, әнисе Бибигарифә дип язылган3. Шәҗәрәләре Дауд (1775-11.08.1834) → Ибраһим (1802-1878) → Хисмәтулла (Гыйсмәтулла) (1835) → Гатаулла (24.08.1867-07.05.1931)4.
Гатаулланың Бибифакия һәм Хәдичә исемле сеңелләре дә була5.
Беренче тапкыр, 1884 елда Гатаулла Ибраһим углы Кышлау авылы кызы Әшрәфҗамал белән никахлаша. «Мәһәр күләме 300 сум көмеш» дип күрсәтелгән6. Бу никахтан 1890 елның 16 гыйнварында кыз бала туа. Тик Бибизиннәтбану 2 яшь тулыр тулмас 1891 елның 22 декабрендә вафат була7. Соңыннан, балалары булмау сәбәпле, бабасы Ибраһимның бертуган энесе Гыйззәтулла улы Сәфәргалинең (07.06.1867) Факиһә (1902 елда туган) исемле сигез яшьлек кызларын тәрбиягә алалар. Кызның әнисе Мәлүфә исемле була. Факиһә: «Мин Гатаулла бай йортының чарлагында үстем» дип искә ала торган була. Буйга җиткәч Гатаулла аны Олы Әтнә авылы егете Дәүләтгалигә (1898) кияүгә бирә. Әмма бу никах та озын гомерле булмый, балалары булмау сәбәпле, аерылалар. Факиһә, икенче тапкыр Фәссахетдингә (1882) кияүгә чыга. Уртак балалары – Әнвәр (1925-1941) һәм Алмаз (1931) туа. Бу нәселнең дәвамчылары Татарстан Республикасында яшиләр8.
Гатаулла Хисмәтулла улы икенче тапкыр 1918 елның 28 сентябрендә Олы Мәңгәр авылы Мөхәммәдшакир Муса мөәзин улының кызы Бибимәрьям белән никахлаша. Мәһәр күләме 5 000 сум9.
Бүгенге көнгә килеп җиткән истәлекләрдән Гатаулла Даутовның өченче хатыны булганлыгы да ачыкланды. Ул 1931 елда Өмбе авылы (хәзерге Биектау районы) кызы Бибиәсма белән ярәшкән. Алар бергә берничә ай гына яшәп калганнар. Сөргенгә китәренә ике ай кала, Гатаулла бай кызны кире үз авылына кайтарып куйган10.
Авылларның ул еллардагы тормыш-көнкүрешенә игътибар итик әле.
ХIХ-ХХ гасыр башларында татар халкының социаль-икътисади тормышында базар һәм ярминкәләрнең роле зур булган. Җирле халыкка сәүдә итү өчен иң уңайлы һәм арзанлы ысул булып базарлар торган, чөнки крестьяннар үзләренең товарларын базарларда сатканнар. Казан артында – Арча, Алат, Балтач, Дөбъяз, Иске Ашыт, Кышлау, Күлле-Киме, Мәмдәл, Олы Карагуҗа, Олы Әтнә, Суыксу (Студеный Ключ), Түбән Оры (Служилая Ура), Хотня, Чыпчык авылларында базарлар булганлыгы билгеле.
Гатаулла Даутов Олы Әтнә авылында һәм якын тирәдәге базарларда сату иткән. Бу һөнәр нәселдә буыннан-буынга күчеп килгән, күрәсең. Гатаулла Даутовның әтисе Ибраһимов Хисмәтулланың кибете булуы турында архивта мәгълүматлар бар. Мәсәлән, 1880 елда, лавка өчен казнага 5 сум 78 тиен налог түләгәнлеге турында хисап исемлеге сакланган11.
Гатаулла яшүсмер вакыттан ук әтисенә ярдәм иткән, сәүдәгәрлек эшенең нечкәлекләренә өйрәнгән. 1889 елда әтисе Хисмәтулла белән Гатаулланың икесе арасында килешү кәгазе теркәлгән кенәгә архивта саклана. Анда Гатаулланың 2 гильдия сәүдәгәре Ибраһимов Хисмәтуллага 1 класс приказчик булып яллануы һәм хезмәте өчен бер елга 40 сум хезмәт хакы билгеләнүе күрсәтелә12.
Шулай ук, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында «Казан өязендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баруга гариза бирүчеләр. 1902 ел» дип аталган эш кәгазендә: «Даутов Гатаулла Хисмәтуллин, Олы Әтнә авылы крестьяны, үзенең йортында һәм Иске Ашыт, Алат базарларында сату итә. 2 приказчигы, 1 эшчесе бар. 1901 елда эшчеләргә хезмәт хакы һәм башка чыгымнары 1 852 сум 40 тиен тәшкил итә. Гомуми сәүдә әйләнеше 15 100 сум» дип күрсәтелгән13.
XIX-ХХ гасыр башларында авыл крестьяннарының үз йортларында кибет ачулары (лавка) киң таралган. Гатаулла Даутовның йорты янында таштан салынган кибете булганлыгын әйтеп үткән идек. Сатуны приказчиклар: Олы Әтнә крестьяны Хәсән Фәхретдинов һәм Утар-Аты авылыннан Мөхәммәди Әхмәдиевләр башкарганнар. Алар Иске Ашыт (пәнҗешәмбе) һәм Алат авылы (ял көне) базарларында сату иткәннәр. Мисал өчен, 1901 елда, хуҗа Ашыт базарында урын өчен арендага 27 сум, хезмәтчеләргә (ашау белән бергә) 250 сум акча түләгән, сәүдә әйләнеше 1 100 сум булган14.
1906 елда Алат волосте Дөбьяз авылыннан Фәйзрахман Латыпов приказчик булып яллана. Алар Хәсән Фәхретдинов белән сәүдә итәләр15. Гатаулла Даутовның товар әйләнешен (12 200 сум) Олы Әтнә сәүдәгәрләре белән чагыштырып карасак, аерма зур булганлыгын күрәбез. Мисал өчен, Хәкимҗан Сәфәргалиев – 8 200 сум, Закир Ишморатов – 8 000 сум, Шакирҗан Сабирҗанов – 8 000 сум товар әйләнеше тәшкил иткән16. 1913-1914 елларда Гатаулла байның товар әйләнеше 13 500-13 000 сумга җиткән. Ул мануфактура, галантерея, бакалея, москатель, тимер һәм азык-төлек товарлары белән сату иткән. Мануфактура товарлары белән сәүдә итү Гатаулла Даутовка зур табыш китергән.
Г. Даутов мунчаладан чыпта сугу һөнәрен дә җайга салган. Бу кәсеп Казан арты татар авылларында киң таралган була. Үз ызбасында чыпта сугу белән шөгыльләнгән ялгыз хуҗалыкчы кустарьлар белән беррәттән, мануфактура җитештерү принцип­лары белән эшләүче артельләр дә барлыкка килә. Мондый артельләр уңган, булдык­лы осталар инициативасы белән төзелә, яисә чыпта сату буенча махсуслашкан сәүдәгәрләр тарафыннан оеша.
Гатаулла бай да үз артелен төзи. 1901 елда аның карамагында җиде олы яшьтәге һәм җиде яшүсмер эшли. Авыл халкы чыптаны үз ызбаларында сугалар. Хуҗа чи материалны (мунчала) крестьяннарга өләшә. 100 данә чыптага 3 сум 50 тиеннән 4 сумга чаклы акча түли. Барлыгы сезонга 20 000 данә чыпта җитештерелә һәм сатыла, товар әйләнеше 1 600 сум тәшкил итә. Мисал өчен, Олы Әтнә крестьянины Сафиулла Гыйззәтуллин артелендә 20ләп кеше хезмәт итә. Сезонга 25 000 данә чыпта җитештерәләр17.
Хезмәт хакы 1914 елда 100 данә өчен алты сумга җитә. Барлыгы 25 000 данә чыпта сатыла, товар әйләнеше 2 000 сум була18. XIX гасыр ахырында Олы Әтнә өязендә 746 чыпта сугу станогының 225е Әтнә авылында була19.
Җирле осталар әзерләгән эшләнмәләрнең төп өлеше Казан шәһәрендә сатыла. Моның белән бергә, продукция башка төбәкләрдә дә югары бәяләнгән һәм аларга ихтыяҗ зур булганын әйтергә кирәк. Аеруча Әтнә ягы татарлары җитештергән чыпта иң яхшылардан саналган. Ветлуга һәм Варнава һөнәрчеләренең шундый ук эшләнмәләре (йөзе 27 сумнан 30 сумга кадәр) булса, Казан өязендә җитештерелгәннәре күпкә кыйммәт (йөзе 90 сум) йөргән20.
Гадәттә бу эшкә, авыл хуҗалыгы эшләре тәмамлангач, көз ахырында тотынып, яз җиткәч туктаганнар. Чыпта сугучыларның эш көне бик озын, хәтта 14 сәгатькә кадәр җиткән. Төнге сәгать икедә башланган эш, кыска тәнәфесләр ясап, кичке сигездә тәмамланган. Гадәттә, бөтен гаиләләре белән эшләгәннәр, балалар да читтә калмаган: малайлар мунчала әзерләсә, үсмер яшьтәгеләре «энәче» вазифасын башкарган.
Казан өязе татар авылларында мунчала җитештерүнең киң таралышына Казан губернасының икмәк сәүдәсендәге роле ярдәм итә. Казанда һәм губернаның башка эре сәүдә үзәкләрендә бөтен Идел буеннан китерелгән икмәк күпләп сатып алына һәм сатыла. Казан губернасында эре елга портларының булуы да мөһим роль уйный. Алар аша бөртекле ашлык империянең башка регионнарына җибәрелә. Нәкъ менә икмәк белән сәүдә итүчеләрнең чыптадан ясалган капларга ихтыяҗлары зур була да инде. Шуңа күрә кустарьларның күбесе турыдан-туры күпләп сатып алучы эре сәүдәгәрләр белән эшләгән: алардан чимал һәм әзер эшләнмәләр өчен алдан билгеләнгән суммада акча алганнар. Еш кына бу продукция өчен крестьянга һәрвакыт кирәк булган икмәк белән дә түләнгән.
Шунысын билгеләп үтү кирәк: әлеге товарны ваклап сатуның алга китмәвендә монополист-алыпсатарларның чыпта кәсебе үсешен тоткарлаулары торган. 1895 елда Казан земствосы әгъзалары раславынча, «Чыпта һәм кап сугу маклер-подрядчиклар – җирле, хәлле крестьяннар һәм шәһәр сәүдәгәрләре кулында; крестьян осталары алардан чимал сыйфатында мунчала алалар да, аны чыпта яки кап итеп эшкәртеп, шул ук подрядчиклар аша күпләп сатып алучыларга тапшыралар. Әмма сәүдәгәрләрнең бу төр кустарь кәсеп продукциясенә сатып алу бәясен бик түбән куюлары сәбәпле, крестьяннарга авыр хезмәтләре өчен бик аз түләнгән. Көненә өлкән хезмәткәр 10нан 15 тиенгә кадәр, ә яшүсмер 5-8 тиенгә кадәр генә эшли алган. Калган табыш шул ук подрядчылар кулында калган да инде»21.
Нәкъ менә төп чимал – мунчала бәясе үсү белән бергә базарның монополияләшүе, юкә урманнарын күпләп кисү аркасында килеп чыккан каршылыклар нәтиҗәсендә мунчала эшкәртү кәсебенең әһәмияте бик нык кими. Озакка сузылган уңдырышсыз еллар чыпта сугу эшенә дә тәэсир итә. Бу елларда икмәк сәүдәсе кимү һәм шул сәбәпле мунчаладан эшләнгән әйберләргә дә ихтыяҗ азая.
Шуңа да карамастан, мунчала эшкәртү кәсебе Казан арты татар авыллары крестьяннары тормышында сизелерлек роль уйный. Игенчеләрнең тормышын тәэмин итүдәге әһәмиятен аңлап, Казан губернасы земство оешмалары, кустарь җитештерүнең әлеге төренә ярдәм итү максатында, төрле чаралар оештыра. Моның өчен вак һөнәрчеләргә билгеләп куелган бәядән чимал сатып алу һәм сату буенча программа эшләнә, күпләп сату складлары булдырыла. Шуның белән бергә эшчеләрне алга киткән җитештерү техникасы белән таныштыру эшләре алып барыла. Күп кенә кустарьлар һәм сәнәгатьчеләр, тиз үзгәрүчән базар ихтыяҗларына җайлашып, үзләре дә яңа җитештерү ысулларына күчә башлыйлар, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра торган яңа станоклар сатып алалар. Шуның ярдәмендә авыл халкы бу кәсепне саклап кына калмый, җитештерүне шактый алга җибәрә.
Әтнә районы авылларында, сугыштан соңгы елларда да (хезмәт көненә түләү булмаган вакытта) авыл халкы чыпта сугу белән шөгельләнергә мәҗбүр була.
Революциядән соң илдә зур үзгәрешләр башлана. Репрессияләр көчәя, урта хәлле крестьяннарны, дин әһелләрен сайлау ирегеннән мәхрүм итәләр. Сталин репресиясе корбаннары кулаклар барлыкка килә. Авыл хуҗалыгында коллективлаштыру башлана. Бу хәл авылда яшәүче хәллерәк кешеләрнең малларын тартып алуга китерә, аларны чит җирләргә, авыр эшләргә җибәрәләр.
Даутов Гатаулла Хисмәтулла улын 1931 елның 7 маенда кулга алалар. Колхозлар төзүгә каршы агитация һәм Совет власте чараларына каршы чыгышлар алып баруда гаеплиләр. Ул ТАССР Дәүләт сәяси идарәсе өчлек карары нигезендә 58 матдәнең 11 пункты белән биш елга концлагерьга хөкем ителә. 1989 елның май аенда гына реабилитацияләнә22.
Ни кызганыч, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Гатаулла байның раскулачить итү турында документлар сакланмаган. Аның вафаты турында матбугатта басылып чыккан истәлекләрдә: «Атмакчы булалар, әмма җирле халык моңа ирек куймый. Даутовны төрмәгә алып киткән булалар, әмма, мөгаен, юлда барганда ук атканнардыр. Аннары, юлда йөрәк өянәгеннән җан тәслим кылды, дип хәбәр итәләр» дип язылган23. Әлбәттә, бу уйдырма гына, Гатаулла байның язмышын документаль рәвештә өйрәнүне дәвам итәргә, башка архивлардан эзләнергә мөмкин.
Фәнни хезмәтләрдә, татар буржуазиясе вәкилләренең актив иганәче һәм хәйрияче булулары, игелекле эшләре турында язылып тора. Гатаулла Даутов та исә нәкъ шундыйлардан. Кеременең бер өлешен һәрвакыт ярлыларга тараткан, мәктәп-мәдрәсәләргә ярдәм иткән. Авыл халкы аның ике коесы булуы (берсе ишегалдында, икенчесе – урамда, йорт каршында) һәм җирле халык шуннан су ташыганлыгын бүген дә хәтерләүчеләр бар әле.
Гатаулла Даутов образы матур әдәбиятта да үз урынын алды. Күренекле шагыйрә Гөлүсә Батталова «Җомга базары» исемле сәхнә әсәре иҗат итте24. Музыкаль әсәр Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелып, тамашачы һәм театр белгечләренең югары бәясен алды. Тарихыбызда мондый шәхесләребезнең эзләре югалмасын иде.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Салихов Р. Р. Служилая Ура: рождение татарского капитализма. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2015. – 280 с.; Багаутдинова Х. З. Торговля и промыслы // История селений Ашитского джиена Заказанья: коллективная монография. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани, 2017. – С. 86-102.
2. Метрика язмасында Гыйсмәтулла дип язылган.
3. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 177 тасв., 138 эш, 424 кгз.
4. Шәҗәрәне Әтнә төбәге авыллары мәхәлләренең метрика дәфтәрләрен өйрәнүче Мәгсумов Җәүдәт Шәүкәт (1958) улыннан алынды.
5. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 413 ф., 1 тасв., 205 эш, 167-168 кгз.
6. Шунда ук, 204 ф., 177 тасв., 271 эш, 214 кгз.
7. Шунда ук, 364, 414 эшләр.
8. Информатор Магсумов Җәүдәт Шәүкәт (1958) Олы Әтнә авылыннан.
9. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Р-2780 ф., 1 тасв., 73 эш, 16 кгз.
10. Информатор Сафиуллина Энҗе Рафаэль кызы (1977) Яңа Кенәр авылы кызы.
11. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 413 ф., 1 тасв., 190 эш, 150-151 кгз.
12. Шунда ук, 591 эш, 1-2 кгз.
13. Шунда ук, 582 ф., 1 тасв., 3 эш, 652 кгз.
14. Шунда ук, 3 ф., 1 тасв., 13606 эш, 1-2 кгз.
15. Шунда ук, 13954 эш, 35-36 кгз.
16. Шунда ук, 34-35, 36-37, 24-25 кгз.
17. Шунда ук, 33-34 кгз.
18. Шунда ук, 7874 эш, 22-23 кгз.
19. Кустарные промыслы в Казанском уезде, Казанской губернии. Издание Казанской уездной земской управы. – Казань: Тип. и лит. А. А. Родионова в Казани, 1897. – С. 12.
20. Казанские губернские ведомости. Часть неофициальная. – 1845. – № 50. – С. 445.
21. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 119 ф., 1 тасв., 592 эш, 151-152 кгз.
22. Электрон ресурс. Керү режимы: https://clck.ru/32hkBh (мөрәжәгать итү датасы: 14 февраль 2022 ел).
23. Электрон ресурс. Керү режимы: http://protatarstan.ru/atnya-seudeger-dautov-yorty/ (мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2022 ел).
24. Электрон ресурс. Керү режимы: http://atnya-rt.ru/news/khbrlr/omga-bazary-skhng-men (мөрәҗәгать итү датасы: 14 февраль 2022 ел).

Сведения об авторе
Багаутдинова Халида Зиннатовна, научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: halida12_61@mail.ru

About the author
Khalida Z. Bagautdinova, Researcher at Department of Historical and Cultural Heritage of the Peoples of Tatarstan, Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: halida12_61@mail.ru

В редакцию статья поступила 09.03.2022, опубликована:
Баһаветдинова Х. З. Әтнә сәүдәгәре Гатаулла Даутов (1867-1931) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 4. – Б. 180-186.

Submitted on 09.03.2022, published:
Bagautdinova Kh. Z. Аtnya sеүdеgеre Gataulla Dautov (1867-1931) [Merchant from Atnya Gataulla Dautov (1867-1931)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 4, рр. 180-186.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
Взгляд двух юристов на Советский Татарстан: Ш. Ш. Хафизов и Т. Д. Давлетшин
Татары Крыма и советская национальная политика в 1920-1930-х гг.
Органы здравоохранения и санитарного просвещения в Оренбургской области в 1930-е гг.
В статье анализируется процесс проведения антиалкогольной кампании в Татарской АССР в 1970-е гг. и отношение к ней со стороны органов власти и общества.
Первооткрыватель саратовского газа Измаил Ибрагимович Енгуразов
Цель исследования – показать развитие гуманитарной науки Татарской АССР в условиях идеологических кампаний периода сталинизма.