А. М. Гайнетдинов. Г. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр

Эпиграфика как исторический источник играет важную роль в изучении истории, культуры и языка татарского народа. Традиция установки надгробных камней с надписями на арабской графике в Поволжье пришла вместе с золотоордынской цивилизацией. Именно в период Золотой Орды эта традиция широко распространилась и продолжается по сей день. Статья посвящена описанию эпиграфических памятников, связанных с именем выдающегося религиозного ученого, педагога, издателя и общественного деятеля Галимджана Баруди. Эти памятники сохранились на кладбище Ново-Татарской слободы Казани и имеют важное научное значение, поскольку содержат информацию, которую невозможно получить из других исторических источников. В статье анализируются и описываются эпиграфические памятники, установленные на могилы родственников Г. Баруди, а также представлены результаты работы по расшифровке арабоязычных и татарских текстов, присутствующих на камнях. Данная информация приводится в транскрипции и переводе на современный татарский язык. Некоторые надгробные памятники представлены с комментариями и краткими биографическими сведениями о лицах, на могилах которых они установлены. Новизна исследования заключается в том, что эпиграфические памятники, имеющие прямое отношение к Г. Баруди, представляют собой большую научную ценность и впервые вводятся в научный оборот.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
10.08.2019
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2019
Ознакомительная часть статьи
  •  

Эпиграфика как исторический источник играет важную роль в изучении истории, культуры и языка татарского народа. Традиция установки надгробных камней с надписями на арабской графике в Поволжье пришла вместе с золотоордынской цивилизацией. Именно в период Золотой Орды эта традиция широко распространилась и продолжается по сей день. Статья посвящена описанию эпиграфических памятников, связанных с именем выдающегося религиозного ученого, педагога, издателя и общественного деятеля Галимджана Баруди. Эти памятники сохранились на кладбище Ново-Татарской слободы Казани и имеют важное научное значение, поскольку содержат информацию, которую невозможно получить из других исторических источников. В статье анализируются и описываются эпиграфические памятники, установленные на могилы родственников Г. Баруди, а также представлены результаты работы по расшифровке арабоязычных и татарских текстов, присутствующих на камнях. Данная информация приводится в транскрипции и переводе на современный татарский язык. Некоторые надгробные памятники представлены с комментариями и краткими биографическими сведениями о лицах, на могилах которых они установлены. Новизна исследования заключается в том, что эпиграфические памятники, имеющие прямое отношение к Г. Баруди, представляют собой большую научную ценность и впервые вводятся в научный оборот.

 

Аbstract

Epigraphy as a historical source plays a significant part in the study of the Tatar history, culture, and language.Тhe tradition of installation of tombstones with inscriptions in Arabic in the Volga region came with the Golden Horde civilization. It was during the period of the Golden Horde that the tradition became widely spread and continues up to the present. The article is devoted to the description of epigraphic monuments associated with the name of an outstanding religious scholar, teacher, publisher and public figure Galimdzhan Barudi. The monuments are preserved in the cemetery of Novo-Tatarskaya settlement of Kazan and are of great scientific value since they contain information that cannot be obtained from other historical sources. The article analyzes and describes all the epigraphic monuments installed on the graves of G. Barudi's relatives. It also presents the results of work on deciphering of Arabic and Tatar texts written on the stones. They are fully transcribed and translated into modern Tatar language. Some tombstones contain comments and brief information about the persons on whose graves they are installed. The scientific novelty is in the fact that the epigraphic monuments associated with G. Barudi are of great scientific value and are introduced into scientific discourse for the first time.

 

Ключевые слова

Галимджан Баруди, семья Баруди, татарская эпиграфика, история, надгробные камни, эпитафии, Ново-Татарское кладбище, памятники, культура.

 

  •  
  • limdzhan Barudi, Barudi’s family, Tatar epigraphy, history, tombstones, epitaphs, Novo-Tatarskoye cemetery, monuments, culture.

 

Татар эпиграфикасының фән өчен зур әһәмиятен аңлап, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты соңгы елларда эпиграфик экспедицияләр оештыра башлады. Казан шәһәрендәге татар зиратларында сакланган эпиграфик истәлекләр галимнәр тарафыннан моңарчы әле тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгән иде. Бу фәнни бушлыкны тутыру өчен, 2016 елда без Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында сакланып калган ташъязмаларны тәфсилләп тикшердек, шулай ук аларның урыннарын билгеләдек. Шул рәвешле, Яңа бистә каберстанында безнең тарафтан барлыгы 1 500 тирәсе ташъязма истәлек табылды. Зираттагы иң борынгы кабер ташы 1813 елга карый, ул Йосыф Бикбау улына куелган. Тупланган материал нигезендә 1 300гә якын кабер иясенең исемнәре ачыкланды һәм аларның тулы исемлеге төзелде. Кызганычка каршы, 200гә якын борынгы ташбилгеләрнең кемгә куелганлыгын ачыклап булмады, чөнки алар инде ватылган һәм текстларына зыян килгән, күбесенең фрагментлары гына сакланып калган. Яңа бистә зиратында бик күп атаклы шәхесләргә куелган истәлекләр табылды. Мәсәлән, олуг дин галимнәребез белән бәйле кабер ташларын, шулай ук Апанаевлар, ‎Апаковлар, Юнусовлар, Борнаевлар, Замановлар, Әҗемовлар, ‎Үтәмешевләр, Аитовлар, Яушевлар, Субаевлар һәм башка затлы нәселләргә караган шәхесләрнең ташбилгеләрен, шул исәптән могтәбәр галимебез Галимҗан Барудига нисбәтле борынгы кабер ташларын ачыкладык. Хәзер инде безнең максат – барлык истәлекләрнең текстларын тулысынча хәзерге татар теленә күчереп чыгу, эпиграфик мирасыбызны халыкка кайтару.

Мәгълүм булганча, Г. Баруди – мәшһүр дин галиме, җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле, дини реформатор, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог, журналист. Ул 1857 елның 5 февралендә (иске стиль белән) хәзерге Биектау районы Кече Кавал авылында туган. Бөтен гомерен милләтебез, динебез өчен сарыф итеп, армый-талмый хезмәт куйган, халыкны аң-белемгә, иҗтиһадка (шәригать мәсьәләләрен үзлектән тикшереп, мөстәкыйль фикер йөртүгә) чакырган һәм схоластикадан, тәкълидтән арынырга өндәгән. Г. Баруди 1921 елның 6 декабрендә вафат булган, кабере Казан шәһәренең Яңа бистә зиратында, иске ташының тексты (уеп язылган): «Мәшһәдүл-гаалим-ил-фәәдыйли хаадимил-гыйльми вәд-диини Галимҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Баруди рахимәһүмәәллааһү рахмәтән вәәсигаһ». Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: «Хөрмәтле галим, гыйлем һәм дин хадиме Галимҗан бине Мөхәммәдҗан Баруди кабере. Аллаһ аларның икесен дә киң рәхмәте белән рәхим кылсын». Аның кабер ташы 2017 елда яңага алыштырылды.

Яңа бистә зиратында Г. Барудиның ата-анасы һәм башка туганнарының кабер ташлары табылды. Нигездә, алар галимнең кабереннән шактый ераграк бер урында җирләнгәннәр. Барудиның газиз ата-анасының икесенә бер мәһабәт таш куелган. Тексты түбәндәгечә (алгы ягы (уеп язылган): «Әл-кабру гыйбраһ мәркадү әбиил-гаалими Мөхәммәдҗан ибне Бинйәмин әл-Баруди түвүффийә ли-гашәра бәкыыйн мин шәһри зиил-хиҗҗәти сәнәтә ситтәтин вә гыйшриинә вә сәләсәмиъәтин вә әлфин ган сәмәәниййәти вә сәбгыыйн 1326 сәнә 1908 сәнә 31 дикәбр». Уң ягы (уеп язылган): «Йәә мән би-дүнйәәһү-штәгалькад гарраһү туулүл-әмәләл-мәүтү йәәътии бәгътәтәнвәл-кабру сундүүкуль-гамәлби-каләми Габделбари әл-Мөэминиәл-Баруди». Сул ягы (уеп язылган): «Йәә вәәкыйфән би-кабрии мүтәфәккиран би-әмрии әмсин күнтү мислүкәгадән тәсыыйру мислии Пурхавай Мөхәммәдҗан хаҗивә зәүҗәсе Фәхренниса ханым». Арткы ягы (уеп язылган): «Мәркадү үмм-ил-гаалими Фәхреннисабинте Хәбибулла түвүффийәт ли-әрбәгый гашратимин шәһри шәгъбәәни сәнәтә сәмәнийәтинвә гыйшриинә вә сәләсәмиъәтин вә әлфин ган ситтәтинвә сәбгыыйн 7 агуст 1910 сәнә».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе (алгы ягы): «Кабер – гыйбрәт. Галим атасы Мөхәммәдҗан бине Биньямин Баруди кабере. [Һиҗри] 1326 (мең өч йөз егерме алтынчы) елның зөлхиҗҗәсе тәмамланырга ун көн кала, милади 1908 елның 31 декабрендә җитмеш сигез яшендә вафат булды». Уң ягы: «Әй, дөнья белән шөгыльләнүче, алдады аны зур өмете. Үлем көтмәгәндә килә. Кабер – гамәл сандыгы. Габделбари Мөэмини Баруди каләме белән [язылды]». Сул ягы: «“Әй, минем каберем янында басып торучы, минем хәлем хакында фикерләүче, кичә мин синең кебек идем, иртәгә син минем кебек булырсың”. Пороховой [бистәсеннән] Мөхәммәдҗан хаҗи һәм хатыны Фәхрениса ханым». Алгы ягы: «Галим анасы Фәхрениса бинте Хәбибулла кабере, [һиҗри] 1328 (мең өч йөз егерме сигезенче) елның 14 шәгъбанында, милади 1910 елның 7 августында җитмеш алты яшендә вафат булды».

Әлеге кабер иясе Мөхәммәдҗан хәзрәтнең фәнгә мәгълүм булган шәҗәрәсе түбәндәгечә: Мөхәммәдҗан бине Биньямин бине Гали бине Колмөхәммәд1. Ул җәдидчә белем бирә торган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе өчен бина салдырган, шуңа күрә мәдрәсә аның исеме белән аталган.

Текстыннан аңлашылганча, югарыда телгә алынган ташка Габделбари Мөэминов атлы оста язган. Ул Казандагы Дары бистәсе мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган. Әлеге оста тарафыннан эшләнгән кабер ташларын төрле төбәкләрдә очратырга мөмкин, чөнки ул XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында актив рәвештә ташка язу белән шөгыльләнгән.

Г. Барудиның бертуганы Салихҗан ата-анасы янында җирләнеп, аңа бераз гади эшләнгән кабер ташы куелган (алгы ягында уеп язылган): «Әл-Баруди Салихҗан Мөхәммәдҗан углы Галийыф 1862-1931».

Кабер иясе 1862 елның 4 июлендә туган, ул Казандагы 10нчы мәхәллә мәчетендә имам-хатыйб, мөдәррис, мөгаллимнәр курслары оештыручы буларак билгеле2. Ул җәдидчелек хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе дә.

Яңа бистә зиратында Г. Барудиның икенче бертуганы Газизҗанның кабер ташы да сакланган (алгы ягында уеп язылган): «Лилләәһил-фәәтихәһ Галиеф Газизҗан Мөхәммәтҗан улы Галийыф. Газизҗан Мөхәммәдҗан углы 72 йәшендә 1931 йыл гыйнвар 19нда вафат. Аллаһ рәхмәт кыйлсун». Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: «Аллаһ ризалыгы өчен “Фатиха” сүрәсе укы. Галиев Газизҗан Мөхәммәдҗан улы Галиев. Газизҗан Мөхәммәдҗан улы 72 яшендә 1931 елның 19 гыйнварында вафат. Аллаһ рәхим кылсын». Әлеге ташның икенче, өченче, дүртенче һәм бишенче юллары латин графикасында язылган. Бу инде аңлашыла да: ул заманда гамәлгә латин алфавиты кертелгән булган һәм бу фактор кабер ташларын язу рәвешенә дә тәэсир итмичә калмаган. Газизҗан 1859 елда дөньяга килгән, төпле дини гыйлем алган, атасы кебек сәүдә юлыннан китеп, инкыйлабка хәтле зур капитал туплап өлгергән3.

Г. Барудиның өченче бертуганы Габдрахманның элек куелган ташы сакланмаган, әмма аның урынына яңа кабер ташы ясатып куелган һәм түбәндәге сүзләр төшерелгән (уеп язылган): «Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Галеев Габдерахман Мөхәммәдҗан улы. 189/172-1920».

Бу аксыл-соры кабер ташындагы текст кириллицада, фәкать беренче юлы гына гарәп графикасында язылган. Габдрахман хәзрәт Галиев мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын үтәгән һәм берара «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен җитәкләгән4.

Белгәнебезчә, Г. Барудиның ике хатыны булган. Беренчесе – Махруй исемлесе – вафат булганнан соң, Галимҗан хәзрәт Гайшә исемле хатынга өйләнгән. Яраткан тормыш иптәше Бибимаһруйга куелган кабер ташы Яңа бистә зиратында табылды, анда түбәндәге сүзләр язылган (алгы ягында уеп язылган): «Мулла Галимҗан әл-Баруди хәлиләсе 42 йәшендә Бибимаһруй бинте Исхак кызы 3нче рабигыль-әүвәлдә 1322 сәнәдә вафат». Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: «Мулла Галимҗан Баруди сөеклесе Бибимаһруй бинте Исхак кызы 42 яшендә һиҗри 1322 елның 3 рабигыль-әүвәлендә вафат».

Ташта күрсәтелгән һиҗри 1322 елның 3 рабигыль-әүвәле милади 1904 елның 18 маена туры килә. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, Бибимаһруй, атаклы Үтәмешевләр нәселеннән булып, 1862 елның апрелендә дөньяга килгән. Нәсел-шәҗәрәсе түбәндәгечә: беренче вариантта – Бибимаһруй бинте Исхак бине Муса бине Габдулла бине Габдессәлам бине Үтәмеш бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ; икенче вариантта – Бибимаһруй бинте Исхак бине Муса бине Габдулла бине Габдессәлам бине Хәлил бине Йосыф бине Ишмән бине Туктаргали бине Көчек бине Тәбеҗ бине Кодеш бине Сөләйман әл-Кирмәни5.

Р. Фәхретдин Бибимаһруй абыстайны һиҗри 1322 елның 2 рабигыль-әүвәлендә 42 яшендә бакыйлыкка күчүен теркәп калдырган6.

Барудиның икенче хатыны Гайшәгә куелган кабер ташы да үзенең кабереннән ерак түгел бер җирдә сакланып калган. Аның тексты (алгы ягында уеп язылган): «Гайшә Баһадиргәрәй кызы мөфти Галимҗан – әл-Баруди Рәфикасы 25 йылда фиврал 56 йәшендә мәдфүнә рахимәһәәллааһү рахмәтән вәәсигаһ»; арткы ягы (уеп язылган): «Мәдфүнә рахимәһәәллааһү Тәгааләә рахмәтән вәәсигаһ».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе, алгы ягы: «Гайшә Баһадиргәрәй кызы, мөфти Галимҗан Баруди хатыны [19]25 елның февралендә 56 яшендә җирләнде. Аллаһ аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын»; арткы ягы: «Җирләнде. Аллаһ Тәгалә аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын».

Әлеге кабер иясенең шәҗәрәсе түбәндәгечә: Гайшә бинте Баһадиргәрәй (Батыргәрәй) бине Хәмзә бине Салих бине Борһан бине Биктимер. Ул Касыйм шәһәрендәге данлыклы Шакуловлар нәселеннән булган7.

Г. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр югарыда искә алынганнары белән генә чикләнми. Алардан тыш, тагын бертуганы Салихҗан хәзрәтнең кызлары Әминә, Зәйнәб, хатыны Маһруйның туганнары һәм башкаларга куелган ташъязма истәлекләр сакланган. Г. Баруди аларның каберләрен үзе исән чагында һәрвакыт зиярәт итеп, алар өчен догалар кылып торган. Мәсәлән, көндәлегендә ул болай язып калдырган: «Җомга көн мөселманнар зиратына бардым. Ата-анам хәзрәтләренә, бер ай элек туфрак астына кергән бертуганым Габдрахман Тәүфыйк әфәндегә, 16 елдан бирле туфракта булган иптәшем-дустым Маһруйга һәм анасына, бертуганым Әминә Шәрәфкә, остаз Мәрҗанигә, остаз Сәлахетдин җәнабларына сәлам биреп, “Фатиха” [сүрәсе] укып кайткач, мулла Салихҗан Баруди өенә кереп, аз гына тукталдым»8.

Г. Баруди тәрҗемәи хәлен, эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнгәндә аның тормышы белән бәйле шәхесләрнең берсен дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа күрә без, бөек әдибебез турында материалны җыю һәм тулыландыру йөзеннән, архив документларынны, хатирәләрне, язма чыганакларны гына түгел, эпиграфик истәлекләрне дә барларга һәм өйрәнергә тиешбез. Күргәнебезчә, алар шактый кирәкле, файдалы мәгълүматлар бирәләр һәм теге яки бу шәхескә нисбәтле тарихи-мәдәни һәйкәл функциясен үтиләр. Гомумән, тарихи чыганак буларак гарәп язулы каберташларның әһәмияте әйтеп бетергесез зур, шуңа күрә безгә аларны ничек булса да саклап калу юлларын кайгырту зарур.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Фәхреддин Р. Асар. – Казан: Рухият, 2010. ‒ Т. 3, 4. – Б. 362.

2. Татар педагогик фикере антологиясе. 2 т.: 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б. 162.

3. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). – Казан: Изд-во «Фест», 1994. – Б. 117.

4. Татарская энциклопедия: в 5 т. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т. 1: А-В. – С. 306.

5. Мәрҗани Ш. Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – Б. 229-230.

6. Фәхреддин Р. Күрс. хез. – Б. 368.

7. Шунда ук.

8. Баруди Г. Хатирә дәфтәре / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан: Ш. Мәрҗани исем. тарих институты, 2017. – Б. 46.

 

Әдәбият исемлеге

Баруди Г. Хатирә дәфтәре / Басмага әзерләүче А. Гайнетдинов. – Казан: Ш. Мәрҗани исем. тарих институты, 2017. – 236 б.

Мәрҗани Ш. Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б.

Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XX веков). – Казан: Изд-во «Фест», 1994. – 280 с.

Татар педагогик фикере антологиясе. 2 т.: 1 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 407 б.

Татарская энциклопедия: 5 т. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 2002. – Т. 1: А-В. – 672 с.

Фәхреддин Р. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010. – 648 б.

 

  •  

Barudi G. Hatira daftare [Reminiscences diary]. Kazan, 2017, 236 р.

Mardzhani Sh. Mostafadel-ahbar fi ahvali Kazan va Bolgar [News on the state of Kazan and Bolgar]. Kazan, 1989, 415 р.

  • khov R. R., Khayrutdinov R. R. Respublika Tatarstan: Pamyatniki istorii i kultury tatarskogo naroda (konets XVIII – nachalo XX vekov) [The Republic of Tatarstan: historical and cultural monuments of Tatar people (late 18th ‒ early 20th century]. Kazan, 1994, 280 р.
  • atar pedagogic fikere antologiyase. 2 t.: 1 t. [Corpus of Tatar pedagogical thought: in two volumes. Vol. 1]. Kazan, 2014, 407 р.
  • atarskaya entsyklopedia: 5 т. [Тatar encyclopedia: in 5 volumes.]. Kazan, 2002, vol. 1, 672 р.

Fakhreddin R. Аsar. 3 һaм 4 tоmnar [Works. Vol. 3 and 4]. Kazan, 2010, 648 р.

 

Фото предоставлены автором статьи.

The photos are submitted by the author of the article.

 

Сведения об авторе

Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: aydargm@yandex.ru.

 

About the author

Aydar M.Gaynutdinov, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,e-mail: aydargm@yandex.ru.

 

В редакцию статья поступила 19.11.2018, опубликована:

Гайнетдинов А. М. Г. Баруди белән бәйле эпиграфик истәлекләр // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2019. – № 2. – Б. 26-32.

 

Submitted on 19.11.2018, published:

Gaynutdinov A. M. Barudi belеn bеile epigrafik istеleklеr [The epigraphic monuments related to G. Barudi]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2019, no. 2, pp. 26-32.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В Казани День Белого цветка проводился в 1912-1917 гг. В статье рассматривается роль казанской интеллигенции в организации праздника, участие медицинской общественности в процессе
В статье на примере Казанской губернии показано, как государство и местные органы управления регулировали сферу культуры после Февральской и Октябрьской революций.
Публикация посвящена рассмотрению истории органов ЗАГС на территории Казанской губернии (АТССР) в первые годы после установления советской власти (1917-1921).
В статье рассматриваются вопросы становления и развития национального тюрко-татарского школьного образования в Дальневосточной республике в 1921-1922 гг.
Статья посвящена такому малоизученному виду помощи населению ТАССР в голодные 1921-1923 гг., как посылочные операции. Помощь голодающим в форме посылок оказывали в основном иностра
Статья посвящена исследованию проблемы перехода на латинский алфавит в 1920-е гг., которые играли важную роль в истории татарского народа.