Гайнетдинов А. М. Яшел Үзән районы ташъязма истәлекләре

УДК 930.27:94(470.41)
Яшел Үзән районы ташъязма истәлекләре
А. М. Гайнетдинов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе
Epigraphic monuments in Zelenodolsk
A. M. Gaynutdinov,
Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation
Аннотация
Статья посвящена изучению татарских эпиграфических памятников, сохранившихся в Зеленодольском районе Республики Татарстан. Как исторический источник они играют важную роль в изучении истории, культуры и языка татарского народа, поскольку содержат информацию, которую невозможно получить из других исторических источников. Некоторые арабографичные памятники этого района изучали известные ученые К. Насыри, Х. Юсупов, М. Ахметзянов, но они уделяли внимание практически только надгробиям XV-XVIII вв. Во время эпиграфической экспедиции в Зеленодольском районе автором было выявлено 384 памятника, датируемые периодом с 1481 по 1939 г. В статье приводятся результаты этой работы, описываются и анализируются самые древние эпиграфические памятники, представляющие научный интерес, а также приводятся имена местных мастеров-резчиков. Эти памятники, сохранившиеся в Зеленодольском районе, не были до сих пор изучены. Новизна исследования заключается в том, что некоторые примеры этого эпиграфического наследия впервые вводятся в научный оборот, приводятся результаты работы по расшифровке арабоязычных и татарских текстов, присутствующих на камнях.
Аbstract
The article is devoted to the study of Tatar epigraphic monuments preserved in Zelenodolsk district of the Republic of Tatarstan. As a historical source, they play an important role in the study of the history, culture and language of the Tatar people, since they contain information that cannot be obtained from other historical sources. Some Arabic-script monuments of this region were studied by famous scientists K. Nasyri, Kh. Yusupov, M. Akhmetzyanov, but they mainly paid attention to the tombstones of the 15th-18th centuries. During an epigraphic expedition in Zelenodolsk region, the author identified 384 monuments dating from the period of 1481 to 1939. The article presents the results of that work, describes and analyzes the oldest epigraphic monuments of scientific interest, as well as lists the names of local carvers. These monuments, preserved in the Zelenodolsk district, have not been studied yet. The novelty of the research is in the fact that some examples of this epigraphic heritage are introduced into scientific discourse for the first time and the work presents the results of deciphering the Arabic-script and Tatar texts written on stones.
Ключевые слова
Татарская эпиграфика, история, надгробные камни, эпитафии, Зеленодольский район, памятники, историко-культурное наследие.
Keywords
Tatar epigraphy, history, tombstones, epitaphs, Zelenodolsk district, monuments, historical and cultural heritage.
Халкыбыздан безгә мирас буларак гаять күп сандагы тарихи-мәдәни истәлекләр сакланып калган, шул исәптән гарәп графикасында язылган борынгы кабер ташлары да бихисап күп. Соңгы елларда тарихи-мәдәни истәлекләргә игътибар көчәеп китте һәм аларны өйрәнү дә актуаль юнәлешкә әверелде. Электән үк бу вазыйфаны һәр фидакарь эпиграфист кулыннан килгәнчә үтәргә тырышкан.
Яшел Үзән районы борынгы эпитафияләренең берникадәр өлешен кайбер галимнәр инде өйрәнергә өлгергәннәр һәм алар, нигездә, XV-XVIII гасыр ташъязмаларына гына зур игътибар биреп, күбесен фәнни әйләнешкә кертеп җибәргәннәр.
Бөек татар галиме Каюм Насыйри (1825-1902) хәзерге Яшел Үзән районы авылларының кыскача тарихын барлаганда, шулар белән бәйле кайбер борынгы кабер ташларын ачыклаган һәм үзенең мәшһүр «Зөя өязе авыллары» исемле мәкаләсендә аларның тулы текстларын теркәп калдырган1.
Яшел Үзән районындагы иң борынгы ташбилгеләрне атаклы галим Һарун Йосыпов (1914-1968) та өйрәнгән. Мәсәлән, Татар Әҗиле авылында ул ХIV гасырга караган бер таш ачыклаган2. Димәк, районда иң борынгысы шул булган, ләкин, кызганычка каршы, әлеге эпиграфик истәлек хәзерге көндә сакланмаган. Һ. Йосыпов XV йөзгә кагылышлы борынгы кабер ташын да өйрәнгән3, әмма аңа кадәр инде аны, беренчеләрдән булып, К. Насыйри табып тикшергән4. XVI гасырга карый торганнарын Һ. Йосыпов Бәчек, Күгеш, Бакырчы, Норлат, Мулла иле, Татар Танае салаларында, XVII йөз белән билгеләнгәнен искә алынган Норлат зиратында ачыклаган5.
Яшел Үзән районы ташъязма истәлекләрен мәшһүр татар галиме Марсель Әхмәтҗанов күпсанлы эпиграфик һәм археографик экспедицияләр вакытында җентекләп өйрәнгән6. Гомумән, ул төбәк эпиграфикасын өйрәнүгә саллы өлеш керткән, төрле мәкаләләрендә үзе тарафыннан табылган ташъязма истәлекләрнең укылышын биргән, анализлаган һәм кызыклы күзәтүләр ясаган. Шулай ук галимнең «Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре» исемле кыйммәтле хезмәтендә дә Яшел Үзән районы белән бәйле булган берничә борынгы ташъязма истәлек китерелгән7.
Сүз алып барылган төбәктәге эпиграфик истәлекләрне ачыклап, фәнни яктан тикшеренүләр алып баручылар югарыда санап киткән шәхесләр белән генә чикләнмидер, әлбәттә, ләкин башкалар бу дәрәҗәдә үк зур өлеш кертмәгәннәр.
Яшел Үзән районының борынгы кабер ташлары әле һаман фәнни-практик яктан тулысынча өйрәнелмәгән. Андагы татар авылларының зиратларында һәм аерым каберлекләрендә хәзерге көннәргә кадәр юкка чыкмыйча, сакланып калган бөтен ташъязма истәлекләрне барлау һәм өйрәнү өчен, 2018 елның яз айларында без Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының фәнни хезмәткәре Сайрус Хәмидуллин белән берлектә фәнни экспедициягә чыктык. Эш барышында барлыгы 36 авыл (юкка чыкканнарын да кертеп) зиратында 384 борынгы кабер ташы табылды. Бу бер район өчен аз түгел, чөнки Татарстанның башка районнарында күпкә кимрәк ташбилге табылган. Фәкать Татарстанның өч районында гына борынгы эпиграфик истәлекләрнең саны меңнән артып китә, чөнки 2015-2019 елларда Арча районында – 1 288, Әтнә районында – 1 567, Биектау районында якынча 1 300 эпиграфик истәлек ачыкладык.
Яшел Үзән районының байтак авылларында бөтенләй бер борынгы кабер ташы да табылмады, ә кайбер салаларда исә аларның саны берничә дистәдән артып китте. Иң күп ташъязма истәлек ачыкланган авыл Олы Күлбаш булды (зиратында барлыгы 41 борынгы ташбилге сакланган). Икенче урында Уразлы саласы: 36 таш табылды. Олы Җәке авылы зиратында 30 эпиграфик истәлек сакланып калганлыгын ачыкладык, димәк, әлеге сала ташлар саны буенча өченче урында саналырга хаклы. Норлат, Чирүчи, Каратмән, Олы Карагуҗа, Акъегет, Олы Шырдан, Мулла иле, Үтәнгеш салаларында да байтак эпиграфик истәлекләр табылды. Нигездә, аларның күплеге теге яки бу торак пункт халкының матди һәм рухи яктан нык үсеш алганлыгын күрсәтә. Гадәттә, ташбилгеләрне бай югары катлау вәкилләре куйган, чөнки аларны эшләтү бик кыйммәткә төшкән. Шуңа күрә гади халыкның фәкать тамгасы төшерелгән кечкенә агач багана яки эшкәртелмәгән примитив бер таш кына куярга хәле җиткән.
Без ачыклый алган иң борынгы кабер ташы Казан ханлыгы чорына туры килә, төгәлрәк әйткәндә, 1481 елга карый. Бу эпиграфик истәлек Татар Әҗиле авылының борынгы зиратында табылды. Аның тексты түбәндәгечә:
Алгы ягы (калкытып язылган): |
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: |
1) «...һүвәл-хәййүн ләә йәмүүт |
«Ул [Аллаһ] – Тере, Үлми. |
2) ... |
... |
3) ... |
... |
4) ...тарих сигез йөз |
... [Һиҗри] сигез йөз |
5) сиксән алтыда Чура |
сиксән алтынчы [елның] рабигыль- |
6) углы Дуләкнур фани |
әүвәл аенда Чура |
7) сарайдин бака дарны мәкам итде |
улы Дуләкнур фани |
8) рабигыль-әүвәл айында... |
сарайдан [күчеп], мәңгелек йортны [үзенә] урын итте |
9) ...». |
...». |
Уң ягы (калкытып язылган): «Гаҗибтү ли-таалибид-дүнйәә вәл-мәүтү йәтълүбүһү вә гаҗәбтү бәнийәл-каср вәл-кабру мәнзилүһ». Тәрҗемәсе: «Дөнья артыннан куучыга гаҗәпләнәм: ул дөнья куа, ә үлем аның артыннан куа. Патша сарае төзүчегә гаҗәпләнәм: йорты кабер булса да, сарай төзи».
Сул ягындагы язулары аңлашылмый, сөртелеп беткән диярлек.
Таш үлчәмнәре: 11×44×13.
Әлеге кабер ташын иң әүвәл галим К. Насыйри өйрәнгән8, әмма ул вакытта ук инде, ташның өлешчә ватылуы сәбәпле, тулысынча текстын уку мөмкинлеге булмаган. Без дә әллә ни артыгын укый алмадык, шулай да ташбилгенең уң ягындагы текстына ачыклык керттек. Аны К. Насыйри: «Талиб әд-дөнья вәл-мәүти мотыйәтен» (Дөнья куу – әҗәлгә атлану), – дип укыса да, чынлыкта, уң ягындагы текст бөтенләй башкачарак яңгырый (нәрсә язылганлыгын без югарыда китердек).
Атаклы Мулла иле саласында исә 1528 елга караган эпиграфик истәлек сакланган. Миргали Хәсән улына куелган әлеге кабер ташында түбәндәге сүзләр язылган:
Алгы ягы (калкытып язылган): |
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: |
1) «Кааләллааһү Тәбәәракә вә Тәгааләә |
«Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгалә әйтте: |
2) күллү нәфсиң зәәъикатүл-мәүүт сүммә иләйнәә түрҗәгуун |
Һәр җан иясе үлемне татыячак, соңыннан Безгә [Аллаһка] кайтачаксыз |
3) каалән-нәбии галәйһис-сәләәм әд-дүнйәә |
Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) әйтте: Дөнья – |
4) сәәгаһ фәҗгальһәә таагаһ тарих |
бер сәгатьлек, аны итагать белән үткәр |
5) тукуз йөз утуз бишдә сәфәр айында |
тугыз йөз утыз бишенче [елның] сәфәр аенда |
6) шәйех Хәсән углы Миргали даре |
шәех Хәсән улы Миргали фани |
7) фәнадин даре бәкага рихләт кыйлды». |
дөньядан мәңгелек дөньяга күчте». |
Уң ягы (калкытып язылган): «Әраад-дүнйәә хәраабән бигътибәәрии фәләә йәбкаа мүдәмән бил-караарии». Тәрҗемәсе: «Күрәм дөньяны: җимерек бары, һаман мәңге булмас, юк карары».
Сул ягы (калкытып язылган): «Күрәрмен дөньяны вәйран бары һәмишә бакый ирмәс юк карары». Тәрҗемәсе: «Күрәм дөньяны: җимерек бары, һаман мәңге булмас, юк карары».
Таш үлчәмнәре: 120×52×24.
Әлеге кабер ташын эпиграфист Һ. Йосыпов өйрәнгән һәм алгы ягының тексты белән таныштырган булган9, тик ул уң һәм сул якларындагы язулары хакында бер нинди мәгълүмат бирмәгән.
Бакырчы янындагы борынгы зиратта 1529-1530 елларга караган кабер ташын өйрәнү дә безнең өчен зур ачыш булды. Аның текстының укылышы:
Алгы ягы (калкытып язылган): |
Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе: |
1) «Кааләллааһү Тәбәәракә вә Тәгааләә күллү нәфсиң зәәъикат- |
«Аллаһ Тәбарәкә вә Тәгалә әйтте: Һәр җан иясе үлемне |
2) -үл-мәүүт каалән-нәбии галәйһис-сәлләәм әд-дүнйәә сәәгатүн |
татыячак. Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) әйтте: Дөнья – бер сәгатьлек, |
3) фәҗгальһәә таагаһ каалән-нәбии галәйһис-сәләәм әд-дүнйәә |
аны итагать белән үткәр. Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) әйтте: Дөнья |
4) мәзрагатүл-әәхыйраһ тарих тукуз |
ахирәт басуы. [Һиҗри] тугыз |
5) йөз [утуз] алтыда хаҗи Мөхәммәд углы хаҗи... |
йөз [утыз] алтынчы [елда] хаҗи Мөхәммәд улы хаҗи... |
6) даре фәнадин даре бәкага рихләт кыйлды». |
шәех Хәсән улы Миргали фани». |
Уң ягы (калкытып язылган): «Каалән-нәбии галәйһис-сәләәм әд-дүнйәә мәзрагатүл-әәхыйраһ». Тәрҗемәсе: «Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) әйтте: “Дөнья – ахирәт басуы”».
Сул ягы (калкытып язылган): «Каалән-нәбии галәйһис-сәләәм әд-дүнйәә җиифәтүн вә таалибүһәә киләәб». Тәрҗемәсе: «Пәйгамбәр (аңа сәлам булсын) әйтте: “Дөнья – үләксә, аны этләр генә тели”».
Таш үлчәмнәре: 102×47×18.
Әлеге кабер ташын К. Насыйриның атасы Габденнасыйр мулла үз вакытында тикшергән булган, тик текстын хаталы рәвештә укыган. Чынлыкта, ул «хаҗи» сүзен «Чәләби» дип белеп, 936 дигән санны 939 дип уйлап, бераз ялгышкан10. Башта без дә «Чәләби версиясен» дөреслеккә туры килә, дип килешкән идек, чөнки мондый исемле кеше белән бәйле риваять тә билгеле11. Соңрак ташъязма текстны тагын да җентекләбрәк тикшерә торгач, андагы «хаҗи» сүзендәге «җ» хәрефе, ташның өлешчә ватылуы сәбәпле, «б» хәрефенә әверелгәнлеген күрдек, ә «х» хәрефе астындагы дулкын билгесе матурлык өчен генә ясалган булып чыкты һәм ул бөтенләй хәрефтәге нокталарны аңлатмый икән. Урта гасырларда татарларда бөтенләй «ч» хәрефе булмаган, аны һәрвакыт «җ» хәрефе алыштырган. Күргәнебезчә, ташъязмадагы бер ноктаның булуы яки булмавы да хәлиткеч роль уйный һәм аңа игътибар итмәү зур ялгышуларга китерергә мөмкин.
Татар Танае саласы янында 1536 елда бакыйлыкка күчкән Ирдәнче Ямгучы улы ташбилгесе ачыкланды. Заманында аны К. Насыйри өйрәнгән12, әмма ул кабер иясенең исемен һәм вафат булу елын дөрес укымаган һәм билгеләмәгән булып чыкты. Мулла иле зиратында 1537 елда вафат булган Хаҗисолтан Тәвәккәл хатынына куелган кабер ташын да К. Насыйри ачыклаган булган13, тик аның тарафыннан кабер иясенең исеме бик үк дөрес укылмаган. Болардан тыш Казан ханлыгы чорына караган тагын биш эпиграфик истәлек бүгенге көнгә кадәр чагыштырмача яхшы сакланган әле.
Без өйрәнгән Яшел Үзән районында ХVII йөзгә нисбәт ителүче кабер ташлары да җитәрлек. Мәсәлән, Норлат авылы зиратында 1627 елда гүр иясе булган Нурбикә Җанморза оныгына куелган ташбилге, Олы Шырдан каберстанында 1677 елда бакыйлыкка күчкән Дусай Аеш улына һәм 1690 елда вафат булган Хәсән Дусай улына куелган кабер ташлары һичшиксез шул дәвергә туры килә.
ХVIII гасырга караган бердәнбер ташъязма истәлек Мулла иле саласында табылды. Ул – 1784 елда мәңгелек йортка күчкән Габделхаликъ Габделбакый улыныкы. Заманында әлеге ташбилге текстын башта галимебез К. Насыйри14, соңрак Һ. Йосыпов өйрәнеп, фәнни әйләнешкә керткән15. Тик шунысын да әйтмичә калу дөрес булмас, Һарун Вәли улы «Ирҗәмәс» исемен ни өчендер «Ирхөсәен» рәвешендә укырга тәкъдим иткән. Калган ташъязмаларның барысы да XIX гасыр – ХХ гасыр башына нисбәт ителә.
Яшел Үзән районындагы күп авыл зиратларында еш очрый торган уеп эшләнгән бертөрле типтагы ташбилгеләр, нигездә, җирле карьерлардан алынганнар. Шулай ук кабер ташларын ясау өчен материал Казан арты, Кама алды, Көнчыгыш Кама аръягы, хәзерге Мари Эл Республикасының Яңа Торъял һәм Бәрәңге авылындагы таш чыгару карьерларыннан китерелгән. Сирәк очракларда кайбер ташбилгеләрне махсус заказ белән Оренбург якларыннан, Урта Азиядән алып кайтып, каберләр өстенә урнаштырганнар.
Эш барышында без 14 ташка язу остасының исемнәрен ачыкладык: Габделбари Мөхәммәдзакир улы (Акъегет авылыннан), Фәтхерахман Хәлилулла улы (Юртыш авылы имамы), Габдрахман (Юртыш авылыннан), Мөхәммәдсафа (Селенгур авылыннан), Габделбари Мөэмин улы (Казанның Дары бистәсеннән), Шакир мөәзин (Казанның Бишбалта бистәсеннән), Әхмәдзакир Әхмәдшакир улы (Морт авылы мөәзине), Гайсә Ганиев (Чистайдан), Гаязеддин Әхмәдҗан улы (Айбаш авылы имамы) һәм Хәдичә Мөхәммәдгали кызы, Ибраһим Зөбәер улы, Ибраһим Тимерша улы, Габделвәкил Габдессаттар улы, Шәрифҗан мөәзин. Аларның кайберләре ташбилгеләрне бик зәвыклы, матур, купшы, бай орнаментлы итеп эшләгән һәм каллиграфик стиль белән язган, кайберләре гади, примитив рәвештә уеп язган, тик шулай да һәрберсенең эшләре игътибарга лаек.
Дүрт-биш гасыр вакыт узса да, югарыда телгә алынган конкрет эпиграфик истәлекләрнең текстлары әле һаман табигатьнең кырыс шартларына бирешмәгәннәр, даталарын һәм исемнәрен, авырлык белән булса да, ачыклап була, димәк, эпиграфистлар өчен әлегә текстларын уку мөмкинлеге кала бирә. Шул ук вакытта кызганыч ки, борынгы ташбилгеләрнең бер өлеше хәзерге көндә төрле сәбәпләр аркасында, җимерелеп һәм ватылып, юкка чыккан яисә җир астында калган.
Шулай итеп, Яшел Үзән районында сакланган ХV-XX гасыр башы кабер ташларының һәрберсен исәпкә алып, барысын да җентекләп өйрәндек, аларны фотога төшердек, үлчәмнәрен алдык һәм текстларын укыдык. Барлыгы 36 авыл зиратында 384 борынгы кабер ташы табылды. ХХ йөз урталарында куелганнарын инде тикшермәдек, чөнки, беренчедән, таш чагыштырмача яңарак булган саен аның тарихи әһәмияте кими, икенчедән, барысын да өйрәнеп бетерү мөмкин эш түгел. Әле берничә дистә мең борынгы ташъязмаларыбыз һаман үз өйрәнүчеләрен көтә. Татарлар яшәгән һәр төбәк җентекләп өйрәнелергә тиеш, әби-бабаларыбыздан сакланып калган бер генә эпиграфик ядкәрне дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, аларның һәрберсен түкми-чәчми халыкка кайтаруда җиң сызганып эшләү таләп ителә, чөнки алар халкыбызның тарихын, мәдәниятен, телен өйрәнүдә, һичшиксез, әһәмиятле роль уйный.
ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 т.: 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – Б. 184-215.
2. Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1960. – С. 21.
3. Шунда ук. – С. 23.
4. Насыйри К. Күрс. хез. – Б. 185.
5. Юсупов Г. В. Указ. соч. – С. 26-27.
6. Әхмәтҗанов М. И. XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре. – Казан, 2011. – 260 б.
7. Әхмәтҗанов М. И. Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре. – Казан, 2011. – Б. 130.
8. Насыйри К. Күрс. хез. – Б. 185.
9. Юсупов Г. В. Указ. соч. – Табл. № 62.
10. Насыйри К. Күрс. хез. – Б. 198.
11. Шунда ук. – Б. 198-199.
12. Шунда ук. – Б. 188-189.
13. Шунда ук. – Б. 197.
14. Шунда ук. – Б. 196.
15. Юсупов Г. В. Указ. соч. – Табл. № 76.
Әдәбият исемлеге
Әхмәтҗанов М. И. Ташбилгеләргә язылган татар әдәбияты үрнәкләре. – Казан, 2011. – 215 б.
Әхмәтҗанов М. И. XVII-XVIII гасыр татар ташбилгеләре. – Казан, 2011. – 260 б.
Насыйри К. Сайланма әсәрләр. 4 т.: 3 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 384 б.
Юсупов Г. В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. – М.-Л.: Изд-во Академии наук СССР, 1960. – 322 с.
References
Ahmatzhanov M. I. Tashbilgelerge yazylgan Tatars edebiyety urneklere [Samples of Tatar literature twritten on tombstones]. Kazan, 2011, 215 р.
Ahmatzhanov M. I. XVII-XVIII gasyr Tatar tashbilgelere [Tatar gravestones of the 17th-18th centuries]. Kazan, 2011, 260 р.
Nasyri K. Saylanma eserler. 4 t.: 3 t. [Selected works. In four volumes, volume 3]. Kazan, 2005, 384 р.
Yusupov G. V. Vvedeniye v bulgaro-tatarskuyu epigrafiku [Introduction to Bulgar-Tatar epigraphy]. Kazan, 1960, 322 р.
Сведения об авторе
Гайнутдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: aydargm@yandex.ru
About the author
Aydar M. Gaynutdinov, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru
В редакцию статья поступила 15.02.2021, опубликована:
Гайнетдинов А. М. Яшел Үзән районы ташъязма истәлекләре // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2021. – № 1. – С. 132-139.
Submitted on 15.02.2021, published:
Gaynutdinov A. M. Yashel Үzen rayony tashyazma isteleklere [Epigraphic monuments in Zelenodolsk]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov, 2021, no. 1, pр. 132-139.