Гарипова Л. Ш. Үз илемдә гомер кичерсәм әгәр... (Гаяз Исхакый һәм Сәгадәт Чагатайның көндәлек дәфтәрләреннән)

Вниманию читателей предлагается 18-ая тет­радь из «Стамбульского дневника воспоминаний» знаменитого писателя, публициста, общественного и политического деятеля Г. Исхаки. В сентябре 2018 г. к 140-летию со дня рождения классика богатое наследие писателя, в том числе 19 дневников из этой серии, организатором фонда «Аяз Тахир (Туркестан Идель-Урал)», доктором Туляй Дураном (Турция) были переданы в дар Центру письменного наследия ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ. Тетрадь датирована «октябрь, 1953 года» и представляет собой одну из последних рукописных работ автора. Наряду с заметками о больничных буднях, более глубоко раскрывающие внутренний, эмоциональный мир писателя, на листах с записями нашли отражение также пометки, связанные с его общественно-политической деятельностью. Особый интерес представляют упоминания о переписке с видными общественными деятелями как, Закир Кадири, Мамед Амин Расулзаде, Хамид Рашид и др. Также приводится отрывок из личного дневника его дочери Сагадат, куда включены воспоминания об отце, его переживаниях, мечтах и душевных скитаниях, ее личное восприятие всего происходящего. Знакомство читателя с этими материалами не только помогут погрузиться в мир Г. Исхаки, его семьи и знакомых в последние годы жизни, но и узнать ранее неизвестные факты о его деятельности. Дневник вводится в научный оборот впервые.
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
26.12.2022
Приобрести электронную версию:
0 руб.
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков Echo of centuries № 3 2022
Ознакомительная часть статьи


УДК 387.1

Үз илемдә гомер кичерсәм әгәр...
(Гаяз Исхакый һәм Сәгадәт Чагатайның көндәлек дәфтәрләреннән)
Л. Ш. Гарипова,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты,
Казан шәһ., Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе

I’d like to live my life in the land...
(from the diaries of G. Iskhaki and Sagadat Chagatay)
L. Sh. Garipova,
G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan,
Kazan, the Republic of Tatarstan, the Russian Federation

Аннотация
Вниманию читателей предлагается 18-ая тет­радь из «Стамбульского дневника воспоминаний» знаменитого писателя, публициста, общественного и политического деятеля Г. Исхаки. В сентябре 2018 г. к 140-летию со дня рождения классика богатое наследие писателя, в том числе 19 дневников из этой серии, организатором фонда «Аяз Тахир (Туркестан Идель-Урал)», доктором Туляй Дураном (Турция) были переданы в дар Центру письменного наследия ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова АН РТ. Тетрадь датирована «октябрь, 1953 года» и представляет собой одну из последних рукописных работ автора. Наряду с заметками о больничных буднях, более глубоко раскрывающие внутренний, эмоциональный мир писателя, на листах с записями нашли отражение также пометки, связанные с его общественно-политической деятельностью. Особый интерес представляют упоминания о переписке с видными общественными деятелями как, Закир Кадири, Мамед Амин Расулзаде, Хамид Рашид и др. Также приводится отрывок из личного дневника его дочери Сагадат, куда включены воспоминания об отце, его переживаниях, мечтах и душевных скитаниях, ее личное восприятие всего происходящего. Знакомство читателя с этими материалами не только помогут погрузиться в мир Г. Исхаки, его семьи и знакомых в последние годы жизни, но и узнать ранее неизвестные факты о его деятельности. Дневник вводится в научный оборот впервые.
Abstract
The article presents the 18th notebook from the “Istanbul Diary of Memories” by the distinguished writer, publicist, public and political figure G. Iskhaki. In September 2018, on the occasion of the 140th anniversary of the classic’s birth, his rich legacy, including 19 diaries from that series, was donated to the Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art of the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan by the organizer of the Ayaz Takhir Foundation (Turkestan Idel-Ural), Dr. Tulay Duran (Turkey). The notebook is dated October 1953, and is one of the last handwritten works of the author. Along with his notes about his days in hospital, which reveal the writer’s inner, emotional world more thoroughly, the ones related to his social and political activities were also reflected on papers. The notes about the correspondence with social leaders, such as Zakir Kadiri, Mammad Amin Rasulzade, Hamid Rashid, and others are of particular interest. An excerpt from the personal diary of his daughter Sagadat is also provided, it includes reminiscences of her father, his feelings, dreams and spiritual quests, as well as her personal perception of the events These materials will help readers to plunge into the world of G. Iskhaki, his family and acquaintances during the last years of his life and reveal the unknown facts about his work. The diary is introduced into scientific circulation for the first time.
Ключевые слова
Г. Исхаки, С. Чагатай, Турция, дневники, история, биография, татарская эмиграция.
Keywords
G. Iskhaki, S. Chagatay, Turkey, diaries, history, biography, Tatar emigration.

Г. Исхакый 1919 елны, Рос­сия­дәге инкыйлаби үзгәрешләр сәбәпле, туган иленнән чыгып китәргә мәҗбүр була һәм гомеренең соңгы көннәренә – ягъни 1954 елга кадәр мөһаҗирлектә яши. Япония, Харбин, Франция, Германия, Польша, Төркиядә яшәп, язучы газиз халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып, татар мөһаҗирләрен берләштерергә тырыша: татар оешмалары төзи, төрле чыгыш-нотыклар белән чыга, газеталар чыгару белән шөгыльләнә. Шунысы да мөһим, мөһаҗирлек хәятенә килеп керү белән, Г. Исхакый көндәлек дәфтәрләр дә алып бара башлый. Беренче көндәлеге 1919 елның апрель аенда башланып, һәр көн алып барган вакытлары да яки, киресенчә, еллар буена тукталып торган чаклары да була. Билгеле, бу аның бер илдән икенче илгә, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүе, һәм шул җирләрдәге вазгыять белән дә бәйле. Язучы гомеренең соңгы 15 елын Төркиядә яши, көндәлек алып баруны да ул Төркиядә яңарта. «Истанбулдагы хатирә дәфтәрләрем» дип аталган истәлекләре 19 дәфтәрдән гыйбарәт, бу – 1943 елның 13 авгус­тыннан 1953 елның ноябренә кадәр вакыт арасы1.
Шунысы куанычлы: язучының 15 томлык «Әсәрләре» басылып чыгу татар әдәбияты, мәдәнияте тарихы өчен гаять әһәмиятле вакыйга булды. Басманың 14нче томы хатлар һәм автобиографик язмаларны үз эченә ала. Алар арасында Гаяз Исхакыйның кызы Сәгадәт Чагатайга язылган хатлары аеруча мөһим. Әдипнең Төркия чоры шактый дәрәҗәдә мәгълүм булса да, үз кулы белән язылган текстлар авторның тормышын тагын да төгәлрәк күзалларга ярдәм итә. Хатлар белән көндәлек дәфтәрләре арасында аваздаш яклар бик күп. Бу, бигрәк тә, кызына язган хатларында ачык чагыла. Г. Исхакый Сәгадәткә үзенең сәламәтлеге хакында язса да, дусларына, иптәшләренә һәм башкаларга язган хатларында бу турыда мәгълүмат юк, зарлану сүзләре дә күзгә ташланмый. Билгеле ки, ул елларда әдип начар шартларда яши, саулыгы да нык какшый. Бу турыда ул кызына язган хатларда гына сөйли: «утынының бетеп китүе, ә көннәрнең һаман суык торуы, ашказаны авыртуы» турында яза. Ә шул арада ул Тукай көннәрендә үткәреләчәк «кичәнең репетицияләренә йөрибез», – ди. 15 октябрь мәрасименә чыгышлар әзерли. Шул тынгысыз мәшәкатьләр арасында хастаханәгә дә кереп ята. Төркиядә Г. Исхакый тырышлыгы белән тормышка ашкан тагын бер зур казанышны әйтеп китәргә кирәк. «Айлар, еллар маташа торгач, “Америка авазы” радиосын татарча сөйләтергә карар бирделәр», – ди ул Габбас әфәндегә язган хатында2.
Язучының Төркиядә алып барган соңгы көндәлегендә дә матди хәленең түбән булуы, хастаханәдә ятулары, дәвалану барышы һәм торышы, нәтиҗәләре – барысы да нечкәләп яктыртылып бара. Рухи халәтенә дусларының янда булулары, ялгыз калдырмаулары көч-куәт өсти. Нинди авыр вакытларында да төрек-татар тормышы белән кызыксынып тора, төрле дәүләт эшлеклеләренә хатлар язып, милләтенең киләчәге өчен борчылып яши.
Укучылар игътибарына әдипнең соңгы көндәлекләреннән берсе – Төркиядә 1953 елда язылган 18нче санлы дәфтәренең кайбер сәхифәләре,  шулай ук кызы Сәгадәт Чагатайның әтисенең соңгы көннәре хакында төрек  телендә һәм гарәп графикасында алып барган хатирәсе тәкъдим ителә. Алар  Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә 135 фондта саклана. Әлеге язмалар язучының тәрҗемәи хәлен тулырак яктыртуда, әдәби мирасын тулыландыруга әһәмиятле өлеш кертерләр дип ышанабыз.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Гарипова Л. Ш., Ханнанова Г. М. Гаяз Исхакый Япония турында (1919 елгы көндәлек хатирәләре буенча) // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2018. – № 3. – Б. 102-112.
2. Гайнанова Л. Р. Мөһаҗирлек сәхифәләре // Гаяз Исхаки и национальное возрождение татар в начале XX века: материалы международной конференции, посвященной 140-летию со дня рождения Г. Исхаки / Сост.: Ф. Х. Миннуллина, А. Ф. Ганиева, Л. Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2018. – С. 96.

Г. Исхакыйның көндәлек дәфтәреннән
Унөченче октябрь көнне миннән аз-аз булса да кан алдылар. Шуңарга күрә хасталыгымның нигезе канымда булырга кирәк дигән бер фикергә килдем. Докторлар чынлап та шулай икәнне сөйләделәр. 5 нче октябрь беренче мәртәбә канымны алып тәхлил итдекләре1 вакыт минем канымдагы кызыл хөҗрәләр2 ике миллион тукыз йөз мең күрелгән. Вә халәнки3, исән-сау кешедә ул дүрт миллион булырга кирәк икән, димәк, минем канымның дүрттән берсе җитешми – андый хәлдә ак хөҗрәләр куәтләнеп китәләр дә, кызылларын ашарга тотыналар вә кан, табигый хәленнән чыгып, үлемгә сәбәп буладыр. 13 октябрьдәге кан тәхлиле дә бу кызыл хөҗрәләрнең өч миллион йөз илле меңгә җитүе күренгән. Димәк ки, бер атнада хастаханәдә ике йөз илле мең яңа кызыл хөҗрәләр яратылган. Бу бер казаныш, затән4 үз-үземне хәсән5 итүдән бераз җиңеллек сизә идем, аз булса да иштиһам6 да вә арткан иде. Шул көнне өемә китеп килдем, өйдә тавык чорбасын7 сөеп ашадым, өстенә ике канат, бер муен да кимердем, һичбер авырлык сизмәдем. Бик тәмле иттереп карбыз да ашадым, каһвә дә эчтем, сәгать 4тә чәй дә эчтем. Күңелем ачылып, хастаханәгә төшеп яттым. Сеңерләрем дә, аллага шөкер, ятышып килә.
Октябрь, 1953, хастаханә.

Бүген руслар тарафыннан Казан алынуның 401 ел тулган көне – безнең милли кайгы көнемез. Мин хаста булганга, дуслар-иптәшләр бу матәм көненә тупланып, милли шәһидләрнең рухына бер дога кыла алмадылар. Гомумән, мин төртеп-тартып йөретмәгәндә, милли эшләремез бик авыр бара.
Доктор Исмәгыйль Зыя8 килеп, күңелемне күтәрә торган сүзләр сөйләде. Үземез монда тәшхыйсләр9 тәмам булгач, Бакыркөйдәге үзе хезмәт итә торган хастаханәсенә чакырды. Хәл алырсың, диде. Китәрменме-юкмы – чакыруы зур эштер. Хәмид Зөбәер10 бәктән мәктүб алдым. Кәмал Локман11 бәктән дә гайне рәвештә хат алдым. Бик күп һәмшәһриләр12 килде-китте, мине ялгыз үз башым калдырмадылар. Халыкның җылы дустлыгы безнең кебек халык юлында хаста булганнарга мәгънән шифалы дару кебек буладыр. Ашау-эчүне генә юлга куя алмыйм.
15 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Көнем бик авыр кичте. Докторым бүген рентген алачак булганга – кичтән йомшартыр өчен бер дару бирде, иртә берлә карынны юарга кушты, шул әмерен һәмширәгә дә сөйләде. Иртә берлә миңа каһвә бирмәделәр. Мин дә, мигъдәм13 бераз йомшарганны күреп, һәмширәгә һәм тизрәк инәләремне ясарга һәм дә карын юуны ашыктырырга үтендем. Вакытында боларның берсе дә эшләнмәгәнгә, карын юучы хезмәтчене эзләдем. Беркем дә килмәде. Менә мине рентгенга чакырдылар. Лаваҗ14 дә ясамаенча, инәләремне дә алмаенча, рентген бүлмәсенә мендем. Анда дүрт-биш доктор, берничә читтән килгән танышлары – докторлык берлә һич бер мөнәсәбәте булмаган – коры сөйләп торалар, бер туктамаенча ишек ачылып, берсе арты берсе – әле бер хатын, бер ир кеше – кереп, сүзгә кереште. Кайберләре ишек төбендә тупланып торалар, алар янына әллә кемнәр керә. Һәмширә керә яки доктор килә, бер доктор чыга иде. Рентген бүлмәсе бер хан бүлмәсе хәлен ала иде, ул да булмады, берсе керде, докторлардан берсе берлә күреште, күрешкән доктор да үзе башка докторлар берлә таныштыру вә бу кешедә корчаңгы булуын сөйләде. Ике доктор безне утырган йиребездән калдырып, корчаңгыны карадылар, аңа рецепт биреп чыгардылар, бер хатын биш-алты яшьлек баласын алып керде. Баланы рентгенга алдылар, рәсмияне яздылар, чыгардылар. Тагын бер хатын килде. Халык кереп торды. Биш-алты доктор. Өч-дүрте һаман лыкырдып, шаулашып сөйләшеп тордылар. Берәр сәгать вакыт кичте. Миңа сира15 килде. Тишендем, рентгенга кердем. Тәмсез ак нәрсә эчәргә бирделәр. Биниһая куе ясалган. Тегеләргә караганда бик авыр эчелә иде. Мең бәла берлә көчкә генә бер стакан эчтем. Шуны бетәр-бетермәс рентген алуы кирәк иде. Доктор иптәшләре берлә мәгънәсез сүзләргә тотынды. Биш-ун дәкыйка16 вакытны бушка йибәрде. Рентген алырга кирәклеге хәтеренә төште. Ак нәрсә агып беткән икән, тагы стакан эчерттер, диде. Мең бәла берлә эчтем. Агып йитүеннән элек рентген фильмасы чикте. Тагын лыгырдарга тотынды, тагы теге зыкым агып бетте, өченче стакан тагын китерделәр. Тагын эч. «Бу юлы сезнең тотышыңыз бетсен дип көтәм. Моннан элек ике стакан да һәрбер аш бетә иде һәм дә зыкым бу кадәр авыр булмый иде. Сез, сүзгә мавыгып, мине онытасыз», – дидем. Доктор бераз оялды булырга кирәк. Бу юлы берсе арттан берсе бер-ике-өч фильма чәкде17. Биш-ун дакыйкадән соң тагы бер стакан эчереп, фильма алды. «Тәмам, – диде, – китимме», – дидем. «Китегез», – диде. Киттем. [...] «Икенче мәртәбә карарга кирәк», – диде. «Сәгать уникегә кил», – диде. Котылдым дип торсам, тагы рентгенга чакырдылар, бишенче стакан эчертеп, тагы берничә фильма чәкделәр. Аллага шөкер, котылдым, ләкин мәгъдәмдә биш стакан, ул тулган иде. Карынымны юдырырга теләдем. Чәй вакыты җитте. Чәй эчәр өчен хезмәтчегә чалам18, килмәделәр, тагы чалам, тагы юк. Тагы чалам, тагы юк. Карасам, безнең зилне19 бозып киткәннәр, сәгать дүрт ярым булды, биш булды. Кемне дә таба алмадым. Биш ярымнарда бер кызны табып, мең бәлаләр берлә бер бардак20 чәй китертә алдым. Шулай итеп, авыр көнем үтте, хәерле булсын.
6 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Фильмам хакында мәгълүмат бирмәделәр. Фильмалар мондагы докторларны канәгатьләндермәгән. Тагы бер мәртәбә чигәчәксез, – диделәр. Ләкин мин Мөхлис исемендәге рентгенчыга ышанычым бик аз. Вазыйфаи-шинаслыгы да юк. [...] Калын багырсакта21 каты-каты сөял сыман кабырчыклар бар диелгән, алар да кан сызуга сәбәп булу ихтималлары булырга кирәк.
Рәсулзадәдән22 безнең шивәләрдә сөйләшүгә каршы бер протест кәгазе килде. Шуңарга минем дә имзамны эстәгәннәр. Имзаны аттым. Шуны «Милли байракка» да җибәрергә булам. Ибраһимга озын хат яздым. Кәефем уртача, бүген Җәгъфәр углы берлә Октай23, башка беркем килмәде. Сәгадәткә хат яздым.
Октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Бүген базар мөнәсәбәте берлә зиярәтчеләрем шактый күп булды. Гайшә ханым тавык чорбасы китерергә булды. Гали Чистайлы Хәлимә ханымнан мәктүб берлә үзе пешергәнне китерде. Окай Әйналыларга мәктүб язарга кушкан идем, генерал әллә ниләр караштырып, Мюнихта24 калдырган кешеләремезе дә яманлап, бер нәрсә язып китерде. Моның рухында һәркемгә бер дошманлык бар. Мәктүбен җибәрмәдем. Үзем Ибраһимга бер озын хат яздым. Хәмид берлә Локманга икесенә бер хат күндереп, хәлем авырайса, васыятем буенча аларны тәгъйин итдекем25 өчен көнлек хатирә дәфтәрләремне тәслим26 өчен берсенең килүен риҗада булындым27. Сәгадәткә хат язып, ректорлыкыннан мондагы ректорга бер кәгазь яздырып, мине профессор кызның атасы булу сыйфаты илә хастаханә өчен түләтмәүләрен тәэмин итәргә тырыш дидем. Көнем авыр, күңелсез кичте. Закир Кадыйриларга28 хат яздым.
18 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Бүген шәһәргә чыгарга изен29 алдым. Ун сәгатьтә чыгып, Сәдад бәк хастаханәсеннән рецепт язылган ике төрле алтышар ампуллары алдым. Сәдад бәк булмаганга, тулы бәясен, ун лира түләдем. Алардан Садри бәкләргә телефон әйтеп, сезгә ашка киләм, дидем. Алар да чакырдылар, 12ләрдә аларга бардым. Гүзәл бер татар чорбасын, бер табак солы, алты кечкенә көфтә30, беразда булгур пылавы, аннан соң шактый күп йөзем ашадым, хастаханәгә кергәннән бирле бу кадәр иштиһа31 илә бу чикле аш ашаганым юк. Аштан соң каһвә дә эчтем. Бу ашлар нә ашказанымда, нә дә эчемдә бер авыр ясамады. Сәгать өчләрдә алардан чыгып, иртәгә ясалачак рентген өчен фильмалар даруларын алдым, тугыз лира 60 грош түләдем. Аннан соң өемә кайтып чәй эчтем. Кирәкле әйберләремне алып, сәгать җидедә хастаханәгә дүндем. Өемдә «Париж блоктан»32 бер хат таптым. Көнем күңелле кичте. Иртәгә икенче мәртәбә рентген фильмасын алачаклар.
19 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Иртә берлә иртәнге каһвә бирмәделәр. Рентгенга кадәр ач калырга тиеш... Сәгать 12 ярты гына рентгенга чакырдылар, рентген докторы: «Торыңыз, әүвәле эчеңез, бушаганмы, шуны карыйм», – диде. Рентген машинасының аркасына бастырды, эчне карады. 16 октябрьдә эчкән ак матдә эчәктә туп-тулы... Рентген алдыруым өченче мәртәбәгә кичектерелде. Ягъни ике атнада адәм гакыллы бер фильм ала алмадылар. Моңарга кәефем төште. Гайшә ханым бик тәмле тавык чорбасы, тавык канатлары, тавык муены китерде. Аны кайнарлата сөя-сөя ашадым. Көн күңелсез кичте. Беркем дә хәлемне белешергә дә килмәде. «Иртәгә эчемне юачагымыз», – диделәр. Бу эшне дә җаһил хезмәтчеләргә эшләткәнгә, әллә нинди яңа-яңа хасталыклар ашламасыннар диеп куркам да, тәңре ярдәмчем булсын.
20 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

[…] Нияз Максудига33, Хәмид Рәшидкә34 мәктүбләр язып, «Америка тавышында»35 төрек-татар ләһҗәләрендә сөйләүләр ник туктатылды дип җавап сорадым. Бүген зиярәтчеләр шактый күп килде. Фатих әфәнденең углы Гомәр килде. Шәһәр гайбәтләре юк икән. Сөйли алмады. Бер төрле даруымны китерергә булып китте, аннан соң Мәрьям ханым килеп чыкты. Аның өстенә Мәхмүд килеп чыкты. Аңарга «Америка тавышының» безнең телләрдә сөйләвен туктатуына хәзерләнгән протест язуы нөсхәләрен машинада арттырырга бирдем. Фатих бәкләргә барып чыгып, җомга иртәсе юынырга мөмкинме-түгелмене белешеп, хәбәр итәргә куштым. Акчасызлыктан зарланды да үзенә 10 лира сәдака бирдем. Аннан соң Нурулла бәк килеп чыкты. Ул да кәефсез икән. Уның берлә озын гына сөйләшеп утырдык, бергә чәй эчтек, шулай итеп көн үтеп китте. Әнкарага Хәлим агага хат яздым.
21 октябрь., 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Бүген һичбер үзгәреш булмады. Өйләдән соң Хәбибнең абзасы почта-телеграф мөһәндисе Рәхми бәк килеп чыкды. Уның берлә озын гына сөйләшеп утырдык. Ахшам йиймәкенә36 доктор Октай үзләренә килергә докторлардан рөхсәт алган иде. Сәгать 6ларда аларга киттем. Барышлый Япониядәге Хөсәен Биглитсига һәм дә Әнкарадагы Хәлимә ханымга берәр хат салдым. Октайларда ашка диеп Төркестанлы Забит Нигъмәтне хатыны берлә чакырганнар иде. Озын сөйләшеп утырдык. Ашлары сәгать сигездә генә бирелде, бик һәйбәт бер табак чорба ашадым, аннан соң бер порцион итле-кишерле бер табак пылау, берничә кашык йогырт, ике уртача кисәк кавын йийдем37. Каһвә, ике стакан чәй эчтем. Һичбер авырлык хис итмәдем. Сәгать 10 да гына хастаханәгә кайтып яттым. Яхшы йокладым.
22 октябрь, 1953, хастаханә.

Һич яңа нәрсә юк. Фильмамны алмаслар микән дип көткән идем, булмады. «Париж блоктан» килгән блокның низамнамәсен укып тасдикъ иттек38. Генералдан кыска гына бер хат яздырдым. Уны күндерттем. Мостафадан бер хат килеп чыкты. Солтан бу вакытка кадәр һичбер мәкалә язмаган, димәк, аңарга ышануымыз да бушка чыгачак. Мостафа хатта Мюних радиосына Габдулла Атласи39 киләчәк имеш дип яза, ул да үзенә бер төрле хафаланырга тотынырмы, белмим. Мөхәммәд килеп чыкты. Төрек ләһҗәләрендә сөйләүне туктату хакында протест кәгазен шөбһәләндереп китерергә кушкан идем – шуны китерә алмаган... Иртәгә, насыйп булса, өемә кайтып китәм. Бүген ашлар бик начар булды, тәмамән ач калдым.
23 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Бүген шимбә көн. Тышка чыгарга рөхсәт бирделәр. Өйдә тавык чорбасы пешерергә кушкан идем, шуны ашадым. Һәйбәт булды. Аннары Садриларга барып чәй эчтем. Сәгать 7ләргә Касыйм бәкләргә барып чыктым. Аларда ахшам йиймәке йийдем һәм ваннага кердем. Шактый керләнгән икәнмен. Бик һәйбәт юындым. Мин хамамнан чыкканда доктор Исмәгыйль Зыя берлә Һидаять бәк40 килгәннәр иде. Алар берлә чәй эчтек. Һидаять яңа хәбәр китергән. «Идел-Урал ярдәмләшү җәмгыяте»41 хакында полиция килеп мәгълүмат эстәмеш. Кирәк Исмәгыйль, кирәк Һидаять, кирәк Мәрьям ханым булсын, тәхкыйкать берлә җәмгыятемез ябылачак булса, Ләбибтән аерылуны рәсмиләштерергә кирәк, диделәр. Исмәгыйль бәк базар көне Садри бәкне күреп, аннан бераз юлларын өйрәнеп, дүшәмбе көн тупланып катгый карарга багларга булдылар. Мин Касыйм бәкләрдә кунып калдым. Касыйм бәк бераз хаста. Иртә берлә өемә кайтып киттем. Анда аш хәзерләүче килгән иде. Шул арада Хәсән килеп чыкты, бергәләп аш ашадык, сәгать икенче яртыда хастаханәгә килеп яттым. Идел белән Галим килделәр. Идел алма бәлеше китергән. Алар киткәч, алма бәлеше берлә чәй эчеп ятканда Билал Газиз бәк килеп чыкты. Ул хастаханәдән ашыгып чыкмаска димләде. Үзем бик туйдым. Гомумән, ашлары үзе тәмсез, үзе суык булганга, бик быкдырды42. Закир Кадыйрилардан43 2сеннән дә хат алдым. Мюнихтан соң бераз бугаз авырта. Ангин-фәлән була күрмәсен.
25 октябрь, 1953.

Сәгадәттән бу атна һичбер мәктүб ала алмадым. Октайга да телефон карадым. Анда да бер хәбәр юк. Мин юкта Мирза Бала44 белән Ибраһим килеп киткәннәр.
25 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

26-27 октябрь көннәре эсселегем 37дән бераз артты, нәшьәм45 дә кимеде. Иштиһам да азайды. Бераз суык алдырдыммы? Әллә өч-дүрт көннән бирле дәвам итә торган кабзым46 моңарга сәбәпче булдымы.
Бу көннәрдә зиярәтче дә аз булды. Гайшә ханым гына тавык чорбасы пешереп китерде, ләкин иштиһам аз булганга, аны да бик ашый алмадым. Шәһәргә дә чыга алмадым. Мәхмүд кенә килде, утардан гыйлаҗларны47 алдырдым. Сәгадәттән мәктүб килеп җитте. Хастаханәдә яту акчасын бирүдән котыла алмаячакмыз дип җавап язды. 12 көн элек фильма алганда эчкән зыкым һаман чыгып бетмәгәнгә, шул да эсселек артуга сәбәп булгандыр. Хастаханәнең тәрбиясеннән, дарулау ысулыннан бик беттем. Ике көн берсе аркылы берсе мөсһил48 алып, мәгъдәмне бераз тәмизләдем49 дип уйлыйм, бакалым – ни булачак. Бүген шәһәргә чыгарга уйлыйм. Генерал килми, ди. Ул монда яңа бер уен уйнарга маташа, ахрысы.
28 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

28 октябрь Садри бәкләргә ахшам йиймәкенә җай килмәгәнгә, өйләдән соң хастаханәдән чыгып, өемә килеп чәй эчтем, иртәгә Төркиядә җөмһүрият игъланының утызынчы елы тулганга, шул бәйрәмне каршылар өчен бик зур хәзерлек алып бара. Урам буйлап меңле-меңле электрик лампалары тагыла иде. Үзем өемдә булганда Конихолумнан мәктүб, Хәмид Рәшидтән бер мәктүб килеп чыкты. Хәмид Рәшит мәктүбендә Нью-Йоркта әзерләнеп, Идел-Урал истикъляль тәшкиләтен коруларын, ләкин аңарга иске мөһаҗирләрнең бик аз катнашуларын язадыр. «Америка тавышында» төрки ләһҗәләрендә сөйләүне туктатуның сәбәпләре хакында җәмигъ мәгълүмат бирмидер вә халәнки50 без шуның асыл сәбәпләрен беләсемез килә иде, ялгыз Мюнихтагы борадәр өчен Нью-Йорктан берничә кешенең имзалы булуын белдерде. Америка комитеты Нияз Максудка да Мюнихка барырга тәклиф иткән51. Ул үзе генә барырга риза булмаган, Габдулла Атлас, тагы берсе бер Мюнихка барамыз диеп мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин әле мәсьәләләре хәл ителмәгән. Хәмид Рәшит, ...Мюнихка килергә теләмәгәннәр. Конихолумның мәктүбен алып Садриларга киттем. Анда Рәшид бәк, Мөхәммәд керәсе барлар иде. Рәшид бәктән Конихолумның мәктүбен тәрҗемә иттердем. Конихолум иске заляләтендә – мәҗмуганы гарәп хәрефләре берлә чыгармакны – Идел-Уралларыны берлә берләштерегез дип тәкъдимдә булына – мәҗмуга акча ярдәме соравымызга әле мәҗмугалар хакында финанс карары бирелми ди, бирелү берлә сез читтә калмассыз дип өмет бирә. Үзенең Истанбулга килүе кичегүе күзгә ташлана...
Безнең милли хәрәкәтемездә сәлби52 роль уйнаган гонсырларын алга сөрүдән ваз кичә алмыйлар. Конихолумга тәфсилле, изахлы53 бер мәктүб язарга карар бирдем, ләкин шуны я русчага, я инглизчәгә тәрҗемә иттерүдә зәхмәт чиктем. Генерал русчаны яхшы кавраган54, ләкин язуларында тәхкыйк55, бер эшне боза торган, берәр зөмрәне хөрмәтсезләндерә торган үзеннән бер нәрсәләр гыйлавә итмәенчә56 калмый, шуңарга күрә аңарга ышанычым аз. Рәшид бәк инглизчә гүзәл яза, әмма эше бик күп булганга, бик озын сөрә. Мәсьәләне актуаль итәсе гаиб булып китәдер, шул мөшкилятем бик зур. Акча берлә эшләтү, бер яктан, сер чыгу ягыннан хәтәрле, бер яктан, акчамыз юк, хасталыгым да манигъ57. Шуңарга авырлык хис иттем. Садри бәктә бик һәйбәт аш ашадык. Камилә ханым, фәүкылгадә58 тәмле пилмән пешергән иде, табак ярым ашадым, аннан соң үзенә бер ысулда кәбестә пешергән иде. Аны да ашадым. Йөзем дә йидем, ахырдан ике стакан чәй дә эчтем, һичбер авырлык хис итмәдем, сәгать 11дә генә өемә киттем. Таксим мәйданына килдем. Таксим мәйданы нурга күмелгән.
Истикъляль җәддәсе дә төрле-төрле төстәге электрик лампалары берлә фәри шәһәре хәлен алган иде, акрын гына җәяүләп өемә килдем, һичбер ару хис итмәдем, өемдә бик яхшы йокладым. Иртә сәгать алтыга кадәр уйганмадым. Иртә берлә генә кичә алган мөсһилнең59 тәэсире берлә эчем йомшады, көн буе өйдә калдым. Мюнихка мәктүб язып, Америка тавышына каршы протестны да кушып күндердем. Сәгадәткә дә озын хат язып салдым. Өйлә йиймәкенә мадам кефаль балыгыннан шурпа ясады, иштиһа60 берлә ашадым. Аштан соң берәр сәгать оедым. Чәемне эчеп, сәгать сигезләрдә аш ашап, хастаханәгә тукызда килеп яттым. Кич берлә урамнарда халык тулы. Бөтен шәһәр нур эчендә иде.
29 октябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Көнем бик монотон кичте. Доктор Октай телефон берлә өйлә йиймәкенә чакырды исә дә, Гайшә ханым пилмән китерәчәк булганга, бара алмавымны сөйләдем. Аннан соң шимбә көн ахшам йиймәкенә чакырды. Гайшә ханымның пилмәне тәмле иде, сөеп ашадым. Ахшам йиймәкенә дә бер табак калды. Мәхмүд килеп, үзенең «Милли байракка» күндерәчәк мәкаләсен укыды. Уны күндерергә куштым. Хатыйп Халидигә күндереп, шимбә көн өйлә ашына аларга барырга теләвемне белдердем. Хатыйп әфәнде, бойырсын, дигән. Үзем Конихолумга бер хат та хәзерләдем. Шуны Зәйнәп ханымнан инглизчәгә тәрҗемә итәргә риҗа итәчәкмен. Гомәр килеп чыкты, иртәгә берникадәр дару китерерә сүз бирде. Мәрьям ханымларда туплану хакында Һидаять берлә сөйләшергә куштым. Кәефем шәп түгел иде. Билал тиз чыгарга маташма дип, телефон берлә тәүсыядә61 булынды, үзем хастаханәдән бик туйдым.
30 октябрь, 1953, хастаханә.

Бүген өйлә йиймәкенә Хатыйп Халидигә китәчәкмен. Юлга чыкдыгым вакыт генерал килеп чыкты: «Конихолумнан мәктүб алдым, шуны укытмак өчен мин дә сезнең лә Хатыйп бәкләргә киләчәкем, Зәйнәп ханым тәрҗемә итсен», – диде. Бергә киттек. Өендә йиймәккә дәгъвәт иттеләр. Күркә итеннән пешерелгән чурпаны сөя-сөя ашадым, күркә итен дә бераз ашадым. Зәйнәп ханым Конихолумның мәктүбен тәрҗемә итте, яңа бер нәрсә юк. Генерал киттектән соңра мине Конихолумга язган мәктүбемне инглизчә тәрҗемә итәргә риҗа иттектә разый булды. Чәй эчеп өемә киттем. Сәгать җидегә тугры доктор Октай бәкләргә ахшам йиймәкенә киттем. Октай бәкләрдә Карабәк исемендә бер казакъ бар иде. Йиймәк йийдек. Шурпасы гүзәл иде, сөйләшеп утырдык. Сәгать 11ләрдә өйгә килеп яттым. Йиймәкләрдән һичбер авырлык хис итмәдем. Сабах ашы пешерергә мадам килде. Гомәр берникадәр дару китерде. Бик һәйбәтләп өйдә аш ашадым. Хәмид Зөбәергә мәктүб язып күндердем. Һидаять бәкләргә киттем, анда җыелып сөйләштек. Кичкә генә кайтып яттык. Күңелем бераз ачылды.
2 ноябрь, 1953, хастаханә.

Рентгенда куркынычлы бер галәмәт юк инде. Хасталыгыңызның нәрсә икәнлеген аңлашып алдык та... чыгарга рөхсәт иттерәмез диделәр, ләкин әле безнең бүлемнең мәсьүл62 профессоры Ришад Каран бәк Әнкарага киткән икән. Ул шул көннәрдә кайтып җитмәсә, бәлки тагы берничә көн хастаханәдә калырга мәҗбүр булырмын. Хастаханәгә түләү бик күп булачак, дип, куркып торам, шул хакта докторлар берлә сөйләшергә дип, Билал бәккә мәктүб яздым, ләкин ул да хаста ята имеш. Шуңарга анда да өметем бик аз, бу хасталык минемчә, биш йөз лира мал булачак. Сәгадәтнең профессорлыгы мөнәсәбәте берлә мин аның... булганга, ким булырга тиеш иде, ләкин артыннан йөрүче булмаганга – мин үземнең бу хакымнан файдаланмаячакмын, ахры. Хәерле булсын. Мәрьям ханым пилмән һәм бал китерде. Бик оста иттереп Ибраһим берлә Ләбибне яклап сөйләп утырды. Шуңарга кәефем китте.
4 ноябрь, 1953, хастаханә.

Бүген хастаханәдән изен берлә чыгып, өемдә аш ашадым, банктан акча алдым, фатирым өчен түләдем. Октай бәк берлә, Камилә ханымлә [белән] телефон аша сөйләштем. Доктор Исмәгыйль Зыя бәккә барып, хастаханәгә килеп бөтен анализларым, фильмаларымның рапурларын алып укуын үтендем. Ул да разый булды. Шулай итеп, бер ай яткан хастаханәдән бераз ияләшеп, бераз өметләнеп чыгарга хәзерләндем. Нәкаһәт63 дәверемне өемдә үткәрү дәһа64 мөнасиб булыр төсле күренәдер. Тәңрем ярдәмче булсын. Көн буе өемдә утырдым. Инде бер ләваш ясап, ахшам ашын ашап, хастаханәгә дүнәчәгем иртәгә, инша аллаһ, [...] ләкин куәтем әле бик аз.
5 ноябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.

Бүген Фахир бәк (бүлегемезнең баш докторы), иртәгә профессор Рәшад Каран Әнкарадан дүнәчәк: «Безем фикеребезчә, сезнең хасталыгыңызның тәшрихе65 тәмам. Дарулануыңызны өегездә дә эшли алырсыз. Ләкин соң сүз Рәшад бикнекедер», – диде. Иртәгә тәмамән чыгу ихтималым бар. Бер айда бераз хәлемдә тугры бер адым күренде. Галибән, канымдагы кызыл күзәнәкләр нормаль бер вазгыятькә килделәр, иштиһам бераз ачылды, ләкин куәтем әле бик аз. Өемә кайтып, өемдә аш пешертеп, күп чыкмаенча хәл җыярмын дип уйлыйм. Бүген чыгаруымны махсус доктор карады, гамәлияткә лөзүм юк, диде. Хатыйп әфәнде килеп, мәктүбнең тиз өлгерүен сөйләде. Мөхәммәд әфәнделәр бик күп пилмән китерделәр. Доктор Октай киләм диде. Хисап мәсьәләсе хакында бер нәрсә дә белмим.
6 ноябрь, 1953, Хасәкә хастаханәсе.
ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 135 ф., 2 тасв., 38 сакл. бер., 1-30 кгз.

Сәгадәт Чагатай66 көндәлегеннән
1954, 19 июль. Әти кичәдән бирле авырлашты. Кичә Нәҗати бәк вә Аманбирде (Алманиядән) килделәр. Бераз алар белән утырды. Аманбирде милләтчелек дәгъвасының хаксызлыгыннан бәхәс итте. Ахшам авышты, Таһир юкта Шәкүр илә култыкка утырттык. Берәр сәгать утырды: «Кызым, бу гомер шулай үтә икән, – диде. – Үз илемездә тагы да күбрәк әдәби әсәрләр бирер идем», – диде. Мин дә: «Әйе, табигый, – дидем. – Тормыш авыр үтте», – дидем. Еладым. Эшне (сүзне) икенче якка бордым. Аны күтәреп яткырдык. Бераз вакыт янында утырдым, соңра утны сүндереп китеп яттым.
Бүген иртә белән хатын Һайманадан67 килде. Урын тәмизләде68. Әти белән мин калдым. Иртә белән каһвә эчмәде. Даруын да сорамады, затән бер-ике көннән бирле даруын косып чыгара. Мин бер дару китердем дия сөйләдем. Чөнки бер даруы бар. Аны кабул итсә, бераз күбрәк кече йомышын үти алыр. Аны да кабул итмәде. Сидек бер тарафтан чыкса да, аякларында тагын су җыела.
Бүген янә Таһир иртә белән китте. Тел корылтае ачылачак булса да, мин янында калдым. «Миңа, кызым, Япониядән каһвә касәләре килер, минем өчен минем докторларга алардан, үзеңә өчәр данә ал». – диде. Мин дә: «Бу кадәр кешегә өчәр данәдән чыкмаз, икешәрдән бирермез», – дидем. Күз яшьләре түктем. Бераз чыгып күземне сөрттем. Соңра Афьонкарахисар69 суын теләде, күп җирдән эзләп йөреп, ниһаять, таптым. Аны эчтек. Азык бик аз ашады. Бераз карбыз калган иде, аны ашады. Шәкүр белән утырма бүлмәсенә утырттык. Берәр сәгать утырды, фәкать даимән йөткерде. Икедә Таһир да килде, бераз калды. Шәкүр хастаханәгә киткән иде. Таһир күтәреп яткырды. Яныннан аерылмыйбыз.
Өйләдән соңра аның белән чәй эчәргә утырган идек. Мин бик тиз чыгып, бераз җимеш алып килдем. Соңра кабат чәй эчүне дәвам иттек. Бу атнада сәгать 5тән соң Камал бәк, аннан бераз соңра Галиулла килде, вә сәгать 10га кадәр бездә калды, бераз ашадык. Таһир, эше булганга, кичкә калды. Кичке ашка Галиулла белән Шәкүр тотып китерделәр, артык аякта торыр дәрманы юк. Ашаганда хуш утырды.
20.07. Иртә белән сәгать 4тә ике тапкыр торып карадым, өстенә ябындырдым. Соңра сәгать 7нче яртыда янына килдем: «Агызым корыды», – диде. Бераз эчердем. Юындырдым. Таһир каһвә приборлары өчен кечкенә өстәл артына китереп утыртты. Генерал килде. Аның белән бераз сөйләште. Истанбулдан вә Иске Шәһәрдән килмеш. Таһир белән бергә чыктылар. Мин аның әти илә бергә калуын теләмәдем. Урыннарын җәеп янә яткырдык. Соңра бераз йоклады.
...Мин дә янә елый башладым. Фәкать күз яшьләреме күрсәтмәдем. Соңра янә сәгать 5кә кадәр йоклады. Без дә бераз ятыштык. Аманбирде илә төрекмән Нияз килделәр. Алар озын-озак утырдылар. Гарифулла да килде.
21.07. Чәршәмбе көн. Иртә белән элекке кебек бик зәгыйфь. Даруын йоттырдым. Аннан соңра бераз ятты. Аягында тора алмый. Таһир белән Шәкүр күтәреп утырттылар. Бераз ашады.
Әти 5 кадәр йоклады. 5тән соңра генерал, Галиулла вә Фатих бәк килделәр. Алар белән утырды. Соңра бераз чәй эчкәч киттеләр. Әти безнең белән утырып калды. Вә Шәкүр белән сөйләште. Соңра йоклап китте. Сәгать 8 кадәр бераз уңайсыз бер йоклады. 8дә Билал бәк илә Нәҗати бәк килделәр. Сөйләдем. Күзен ачты. Бераз сәламәтләнде. Шәкүр белән Таһир көч-хәл ятагына күтәрделәр. Билал бәкләр белән бераз сөйләште.
Мин сәгать 10да яттым. Таһир калды... Иртән Таһир чакырды. Агызына су бирдем. Йотты. Янә бирдем. Кабул итмәс кеби чыгарды. Мин дә куркып, елап, яныннан аерылдым. Башка бер дә янына кермәдем. Таһир да мине ерак тотты.
22. 12.10 дәкыйкасенә кадәр бик авырайды. Мин иртә белән Билал бәккә хәбәр бирдем. Ул килде. Локман бәк эзләгән, ул да янымда калды. Октай бәккә телеграмма суктык. Доктор эзләдек. Әмин бәккә чыгып телефоннан әйттем, бер доктор китермәсене сорадым. Ул да бераз соңра килде. Доктор юллады. Билал бәк, Камал бәк ярдәме белән Нәдим бәк килде... Бераз соңра доктор Нәдим бәк: «Кайгыгызны уртаклашам», – диде. Сәгать 12.10 да вафат булды.
ТР ФА Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге, 35 ф., 5 тасв., 4 сакл. бер., 1-5 кгз.

ИСКӘРМӘЛӘР:
1. Тәхлил итдекләре – анализ ясаулары.
2. Хөҗрә – күзәнәк, бу очракта: тәнчек.
3. Халәнки – чынлыкта.
4. Затән – нигездә.
5. Хәсән – яхшы.
6. Иштиһам – ашыйсы килү теләгем.
7. Тавык чорбасы – тавык ашы.
8. Доктор Исмәгыйль – Исмәгыйль Зыя Терегул.
9. Тәшхыйсләр – анализлар.
10. Хәмид Зөбәер – Хәмид Зөбәер Кошай (1897-1978).
11. Кәмал Локман (1899-1976) – югары нефть инженеры.
12. Һәмшәри – якын, иптәш.
13. Мигъдәм – ашказаны.
14. Лаваҗ – эчәкләрне юдырту.
15. Сира – чират.
16. Дәкыйка – минут.
17. Фильма чәкде – рентгенга төшерү.
18. Чалам – дәшәм.
19. Зилне – звонокны.
20. Бардак – чынаяк.
21. Багырсакта – эчәктә.
22. Мәхмәд Әмин Рәсулзадә (1884-1955) – күренекле азәрбәйҗан сәяси эшлеклесе, әдәбият галиме, язучы.
23. Октай бәй – медицина докторы.
24. Мюних – Мюнхен.
25. Тәгъйин итдекем – билгеләвем.
26. Тапшыру.
27. Риҗада булындым – үтенү, сорау.
28. Закир Кадыйри (1878-1954) – гарәп теле белгече, журналист, публицист, тәрҗемәче.
29. Изен – рөхсәт.
30. Көфтә – кечкенә котлетлар.
31. Иштиһа – ашау теләге.
32. «Париж блок» – сүз 1952 елгы Париж килешүе («Европа оборона берләшмәсен» булдыру турында шартнамә) турында барса кирәк.
33. Нияз Максуди – Троицк каласында мәдрәсә мөдире.
34. Хәмид Рәшит (1912-1964) – Г. Исхакый белән бәйләнештә тора.
35. «Америка тавышы» дигән радио тапшырулары беренче тапкыр 1942 елның 24 февралендә эфирга чыга. Үзәге Вашингтонда булып, 45 телдә тапшырулар алып барган.
36. Йиймәкенә – ашавына.
37. Йийдем – ашадым.
38. Тасдикъ иттек – расладык.
39. Габдулла Атлас – Япониядән килгән Габдулла Гаффар-Атлас.
40. Һидаять Яшен – укытучы һәм журналист.
41. Идел-Урал ярдәмләшү җәмгыяте – Идел-Урал халыкларының үзбилгеләнү хокукына ирешүләрен максат иткән оешма.
42. Быкдырды – туйдырды.
43. З. Кадыйри (1878-1954) – гарәп теле белгече, публицист, тәрҗемәче.
44. Мирза Бала (1898-1959) – язучы, «Мөсавәт» партиясе рәисе.
45. Нәшьәм – кәефем.
46. Кабзым – эч кату.
47. Гыйлаҗларны – даруларны.
48. Мөсһил – эч җибәрүче.
49. Тәмизләдем – чистарттым.
50. Халәнки – чынлыкта.
51. Тәклиф иткән – кушкан.
52. Сәлби – кире.
53. Изахлы – ачык.
54. Кавраган – аңлый.
55. Тәхкыйк – һичшиксез.
56. Гыйлавә итмәенчә – өстәмичә.
57. Манигъ – киртә.
58. Фәүкылгадә – гадәттән тыш, бу очракта: искиткеч, бик.
59. Мөсһил – эч йомшартучы.
60. Иштиһа – теләк.
61. Тәүсыядә – киңәштә.
62. Мәсьүл – җаваплы.
63. Нәкаһәт – хәлсезлектән терелә башлау.
64. Дәһа – тагын.
65. Тәшрихе – ачыклау.
66. Сәгадәт Чагатай (1905-1989) – Г. Исхакыйның кызы, ире Т. Чагатай белән бергә 1940 елның башында Төркиягә китәләр һәм Әнкара шәһәрендә урнашып калалар. Сәгадәт башта урта мәктәпләрнең берсендә төрек теле һәм әдәбияты буенча дәрес бирә. 1942 елдан исә Әнкара университетының тел, тарих һәм география факультетында төрки телләр буенча лекцияләр укый. Бу вазифаны ул өзлексез рәвештә кырык ел буенча башкарып килә. 1950 елда профессор титулы ала, ике гыйльми хезмәт хәзерли.
67. Һаймана – Анкара янындагы район һәм район үзәге булган бер шәһәр.
68. Тәмизләде – урынны җыештырды.
69. Афьонкарахисар – Төркиянең көнбатыш өлешендә урнашкан шәһәр.

Әдәбият исемлеге
Исхакый Г. Әсәрләр: 15 т. 14 т.: хатлар һәм автобиографик язмалар / Төз., текст һәм аңлат. әзер., кереш сүз авт. Ф. Фәйзуллина. – Казан, 2013. – 479 б.
Миңнегулов Х. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 367 б.
Гарипова Л. Ш. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Г. Исхакый көндәлекләре // Гаяз Исхаки и национальное возрождение татар в начале XX века: материалы международной конференции, посвященной 140-летию со дня рождения Г. Исхаки / Сост.: Ф. Х. Миннуллина, А. Ф. Ганиева, Л. Р. Надыршина. – Казань: ИЯЛИ, 2018. – С. 151-155.
Ханнанова Г. М., Гарипова Л. Ш. Гаяз Исхаки о Японии (по воспоминаниям в дневнике 1919 года) // Культурные, экономические, технологические контакты и взаимодействие Японии и Татарского мира: история и современность: сборник научных трудов. Вып. III. – Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2020. – С. 173-183.

References
Iskhaki G. Eserler: 15 t. 14 t.: hatlar һem avtobiografik yazmalar. Toz., tekst һem anlat. ezer., keresh suz avt. F. Faizullina [Fayzullina F. (Comp., coauthor of intr.) Works: in 15 vol. Vol. 14: letters and autobiographic notes]. Kazan, 2013, 479 p.
Minnegulov Kh. Gayaz Iskhakinyn moһazhirlektege izhaty [Work of Gayaz Iskhaki in immigration]. Kazan: Tatar. kit. neshr. pudl., 2004, 367 p.
Garipova L. Sh. G. Ibraһimov isemendege Tel, edebiyat һem sengat institutynyn Yazma һem muzykal miras uzegende G. Iskhaki kondeleklere [G. Iskhaki’s diaries in Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art]. IN: Gayaz Iskhaki i natsionalnoe vozrozhdenie tatar v nachale XX veka: materialy mezhdunarodnoy konferentsii, posvyashchennoy 140-letiyu so dnya rozhdeniya G. Iskhaki. Sost.: F. Kh. Minnullina, A. F. Ganieva, L. R. Nadyrshina [Minnullina F. Kh., Ganieva A. F., Nadyrshina L. R. (comp.) Gayaz Iskhaki and national revival of Tatars in the early 20th century: proceedings of the international conference dedicated to the 140th anniversary of G. Iskhaki’s birth]. Kazan: IYaLI publ., 2018, pp. 151-155.
Khannanova G. M., Garipova L. Sh. Gayaz Iskhaki o Yaponii (po vospominaniyam v dnevnike 1919 goda) [Gayaz Iskhaki about Japan (reminiscences in the diary dated 1919)]. IN: Kulturnye, ekonomicheskie, tekhnologicheskie kontakty i vzaimodeistvie Yaponii i Tatarskogo mira: istoriya i sovremennost: sbornik nauchnykh trudov. Vyp. III. [Cultural, economic and technological ties and cooperation of Japan and Tatar world: history and modernity: collection of scientific papers. Issue 3.]. Kazan: Institut istorii im. Sh. Mardzhani AN RT publ., 2020, pp. 173-183.

Сведения об авторе
Гарипова Лейля Шамиловна, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Центра письменного наследия Института языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова АН РТ, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

About the author
Leyla Sh. Garipova, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Center of Written Heritage of G. Ibragimov Institute of Language, Literature and Art, the Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: leilyashamilevna@mail.ru

В редакцию статья поступила 13.04.2022, опубликована:
Гарипова Л. Ш. Үз илемдә гомер кичерсәм әгәр... (Гаяз Исхакый һәм Сәгадәт Чагатайның көндәлек дәфтәрләреннән) // Гасырлар авазы – Эхо веков Echo of centuries. – 2022. – № 3. – Б. 125-137.

Submitted on 13.04.2022, published:
Garipova L. Sh. Uz ilemde gomer kichersem eger... (Gayaz Ishaki һem Segadet Chagatainyn kondelek defterlerennen) [I’d like to live my life in the land… (from the diaries of G. Iskhaki and Sagadat Chagatay)]. IN: Gasyrlar avazy – Eho vekov [Echo of centuries], 2022, no. 3, pp. 125-137.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
Другие статьи
В статье проанализированы основные направления преобразовательной политики Петра I в местной системе управления и уделено внимание функционированию учреждений Казанской губернии.
В статье рассмотрены существенные изменения, произошедшие в Самарском крае в эпоху правления Петра I.
Яицкое казачество в эпоху Петра I в трудах дореволюционных авторов П. И. Рычкова и А. Б. Карпова
Статья посвящена изучению жизни и деятельности сподвижника Петра Великого – участника многочисленных походов и боевых действий русских войск в первой четверти XVIII столетия, а зат
Статья направлена на изучение социально-политической истории тюркского населения Астраханской губернии в первой-второй трети XVIII в.
В данной статье анализируются и вводятся в научный оборот документы Народного комиссариата просвещения ТАССР за 1920-1926 гг.