Д. Гарифуллин. Аяз Гыйләҗев — Бикчура хан токымыннан

Рубрика:
Тип статьи:
Научная статья
Язык статьи:
Татарский
Дата публикации:
10.11.2009
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2009

Аяз Гыйләҗев — Бикчура хан токымыннан

XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында Аяз Гыйләҗев чоры булган дисәк, әллә ни ялгышмабыздыр. Ул халкыбыз тормышының һәр мизгелен тотып ала һәм аларны кайнар хис белән чын әдипләрчә сурәтли белде. Шуңа күрә дә ул һәр татар кешесенә үз һәм якын иде. Моннан ярты гасыр элек басылып чыккан «Рәтле кешеләр» дигән китабы белән күңелләрне яуларга керешкән А. Гыйләҗев һөҗүмен «Яшьлек юллары», «Дүртәү», «Урамнар артында яшел болын», «Әтәч менгән читәнгә», «Җомга көн кич белән», «Урталыкта», «Йәгез, бер дога» исемле берсеннән-берсе саллырак китаплары белән дәвам итте. Өч дистәдән артык драма әсәре язды. Шулай булса да, ул горурланмады, ә һаман да әдәбиятыбыз язмышы белән борчылып яшәде. Аның: «Заман көткән, заман таләп иткән гаҗәеп китап, әдәбиятның таҗы булырлык, укучыларның бөтен катлауларын берләштерерлек, татар халкын бер башка югары күтәргән китапны беребезнең дә язганы юк әле. Шундый китап кирәк», — дип әйткән сүзләре бар. Ул гомере буе әнә шушы фикерне күңелендә тотып иҗат итте. Аяз абыйның мактаулы исемнәре, әдәбиятыбызны һәм театр сәнгатен үстерүдәге фидакарь хезмәтләре өчен бирелгән дәрәҗәле бүләкләре күп иде.

2008 елда А. Гыйләҗевнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Шул уңайдан җәмәгатьчелегебез аны зур хөрмәт белән искә алды, иҗаты турында матур фикерләр, сүзләр әйтелде.

Бу язма — аның нәсел-нәсәбе хакында. Аяз абый кебек, аксакал язучының нәсел тамырлары каян килә, ата-бабалары кемнәр булган? Нинди җирдә, нинди туфракта үскән алар?

Без, сарманлылар, бу сорауларга, әкрен-әкрен генә булса да, җавап эзләдек. Бигрәк тә бу эш Аяз ага районыбыздагы Иске Әлмәт авылына иҗади командировкага кайткач җанланып китте. Мәгълүм булганча, ул бу авылга хатыны Нәкыя апаның якыннары Р. Мөхлиевләргә кайтып, яңа әсәре өстендә эшләвен дәвам иттерә иде. Бу юлы да әдип «Йәгез, бер дога» дигән китабын төгәлләү уе белән кайтты. Җитмәсә, 65 яше дә тулып килә. Билгеле инде, егетләрчә ыспай, үсмерләрчә җиңел гәүдәле Аяз абыйны район түрәләре күрмичә кала, диме? Килгәч, инде аңа берәр «кызыл папка» да бирергә кирәк. Миңа шул папка эченә салу өчен, аны сәламләү-хөрмәтләү сүзләре язарга туры килде. Форсаттан файдаланып, укучыларга шуларны тулысынча китерәм: «Хөрмәтле Аяз ага! Күңелегездә йөргән изге хисләрнең каләмегездән кәгазь битләренә Сарман якларында төшүе безне — якташларыгызны бигрәк тә куандыра. Үзегезне борчыган проблемаларны меңләгән укучыларга берәр заман ирештерәчәк әсәрегезнең туган ягыгызда иңүе — табигыйдыр.

Сезне Сарман җире дөньяга китергән. Мәгълүм булганча, моң, сагыш, шатлык бергә укмашкан Сарман тарихында. Әмма дөньяның ачысын да, төчесен дә адәм баласы татый. Язмышның хәтәр өермәләре казык башыннан түгел, кеше башыннан давыллап, җилләп үтә.

Ә Сез, Аяз ага, нәкъ әнә шундый адәм баласы. Моң, сагыш, шатлык бергә укмашкан Сезнең язмышыгызда. Сезнең шәҗәрә тамырлары — Сарман җирендә. Бабагыз Сәхабетдин бине Гыйләҗетдин крепостной хокук бетерелгән 1861 елда дөньяга килгән. Гыйләҗетдин хәзрәтнең аны, үзе кебек үк, мулла итеп күрәсе килгән. Тора-бара Сәхабетдин Шыгай мәдрәсәсе хозурында шагыйрь Мәүлә Колый нәселеннән булган Зыятдин бине Мәүләви Җәләлетдиннән гыйлем тәхсил кыла һәм 1891 елның 7 октябрендә Уфада Диния нәзарәтендә имтихан тотып, 5115 нче шәһадәтнамә ала, имам-хатыйп вә мөдәррис дәрәҗәсенә ия була. Әнә шул чактан башлап, ул Мортыштамак авылының икенче мәхәлләсендә имам-хатыйп булып тора. Гомеренең соңгы чорын Сарманның, халыкта “Ак балаклылар мәчете” дип йөртелгән, Аллаһ йортында имамлык итә. Сталин заманында, тормышының көзенә кергәч, Сәхабетдин бине Гыйләҗетдин, кулга алынып, Алабуга төрмәсенә озатыла. Аны шунда кыйнап үтерәләр. Сарман ягыннан барган кешеләр, аңа алып барган ипине, ул үлгәнлектән, кире алып кайталар. Бәлкем, ул күз яшенә манчылган “куян күчтәнәчен” улы Мирсәет абыйның Аяз исемле малаена, ягъни Сезгә биргәндер.

Аяз ага! Еллар тузаны күп нәрсәне капласа да, халык байтак вакыйгаларны хәтерендә тота, акны карадан аера белә. Биографиягездәге 1950 елның мартыннан башлап, 1955 нче елның августына кадәр Казакъстанда яши, төзелештә ташчы, бетон коючы була, дигән сүзләр артына яшерелгән серләрне дә беләбез. Утызынчы еллар өермәсе илленче елларда да көчәеп китә һәм, Сезне дә урап алып, шул Казакъстан якларына илтеп ташлый.

Сезнең нәсел — зыялылар нәселе. Гыйләҗетдин — Сәхабетдин — Мирсәет — Аяз... Шушы дүрт буын гына да татар халкына тоташ 150 ел буена мәгърифәт, мәдәният нуры илтә. Әниегез Мөгаттәрә ханым да Югары Әхмәт авылының мөхтәрәм зыялысы, шулай ук Бикчура хан токымыннан булган, Сөләйман карт нәселеннән. Шушы ике нәсел тарихында гына да төбәгебез тарихы чагыла.

Эчке бер сиземләү Сезне, Аяз ага, бабаларыгызның изге туфрагына алып кайткан. Аларның олуг рухы Сезгә, иҗат көче биреп, Сезне үлемсезлек дөньясына алып керсен, кулыгыздагы каләмне талмас итсен!

Аяз ага! Озак еллар бүгенгедәй илһамланып эшләгез. Татар укучысын яңа әсәрләрегез белән куандырыгыз. Гомер буе туган ягыгыз белән элемтәдә торыгыз, олыгайган көнегездә кай тарафка сәфәр чыксагыз да, юлыгызны Сарманга борыгыз. Сарманда күңелегез яшәрер, йөрәгегездәге илһам чишмәсе көчлерәк, тирәннәнрәк тибәр. Гаиләгез белән куанып яшәгез, мәңге яшьләрчә яшьнәгез. Сезгә тән сихәте, җан рәхәте телибез».

Дөресен генә әйткәндә, А. Гыйләҗев Сарманга сирәк кайтты. 1984 елда, районыбызда татар әдәбияты декадасы уздырылганда, дистәләгән язучы, шагыйрь белән бергә, Аяз абый да килде. Ул: «Мин Сарманның Ишкуәт нәселеннән киләм, бабам шулай әйтеп калдырган», — дип әйтергә ярата иде. Үзенең муллалар, хан токымыннан икәнлеген ул чакта әйтү кая инде. Ә шулай да, җае белән, икәү генә калган чакларда, миңа: «Ишкуәт карт белән кызыксынып кара әле, ул хикмәтле кеше булырга тиештер», — дип киңәшен биреп куя. Менә шул еллардан бирле, мин А. Гыйләҗевның нәсел шәҗәрәсен тергезеп киләм.

Сарманда алып барылган метрика дәфтәрләрен, 1816, 1834, 1859 елларда уздырылган җан исәбен алу мәгълүматларын өйрәнеп, Ишкуәт картны һәм аның улларын таптым. Ә инде Сарманда яшәгән Фәйзелхак Һадиуллин, Габделҗәмил Ханнанов, Хәсән Кашаповларда сакланган шәҗәрәләр аша күп кенә сарманлыларның төп бабасы — Бикчура ханга барып җиттем. Бу шәҗәрәләрне заманында авыл һәм төбәк тарихын өйрәнүче, үзе дә Ишкуәттән килүче Мирхафизан Сафин үз күзләре белән күргән һәм, шулардан чыгып, үзе дә шәҗәрә төзеп калдырган. Ул шәҗәрә хәзер дә аның варисларында саклана.

Бикчура хан дигәне кем булган? Аның турында, беренчеләрдән булып, мәгълүм Хисаметдин бине Шәрәфетдин үзенең «Болгар тарихы»нда искә ала. Бу әсәр «Рисаләи тәварихы Болгария вә зикре мәүләнә хәзрәте Аксак Тимер вә хәрабе шәһре Болгар» исеме астында Казанда берничә мәртәбә басылып чыккан. 1902 елда Казан университеты басмаханәсендә басылып чыккан нөхсәсе. Шуның 34 нче битендә Аксак Тимер заманында «Болгарда Бикчура хан ирде», диелә. Ә инде 46 нчы биттә Аксак Тимернең Болгар шәһәрен һәм башка таш калаларыбызны, туп белән ваттырып, Идел төбенә салуы, Бикчура ханның, унике вәзире белән бергә, башларын кистерүе, кызларын вә хатыннарын кол иттереп, гаскәр башлыкларына бирүе, утыз алты галимне таганга астыруы, калган халыкка бер җомга эчендә читкә китәргә әмер бирүе турында әйтелә. Минем монда вакыйгаларның хронологик яктан буталуы турында сүз куертасы килми. Безне Бикчура хан кызыксындыра. Бу легендар шәхеснең шәҗәрәсе һәм аның турында кайбер мәгълүмат заманында Р. Фәхретдин, бүгенге көндә — М. Әхмәтҗанов тарафыннан бастырылган.

Бикчура хан нәселеннән булган кешеләр бүгенге көндә дә безнең арабызда яши. Әлмәт районының Тайсуган авылы мәдрәсәсендә азатлык байрагы күтәрүче атаклы Батыршага гыйлем биргән ахун һәм мөдәррис Габдрахман Туймөхәммәт улының да (1691-1764) ерак бабасы Бикчура хан булган. Габдрахман хәзрәтнең бертуган агасы Әлмөхәммәт хәзерге Сарман районының үзе нигезләгән Әлмәт авылыннан күчеп, Зәй елгасы буенда янә бер Әлмәт авылына нигез сала. Элеккесе Иске Әлмәт, яңасы Яңа Әлмәт дип атала башлый. Хәзер бу урында — нефтьчеләр башкаласы булган Әлмәт шәһәре. Ике Әлмәтне дә бер үк кеше нигезләвен күрсәткән шәҗәрәне Р. Фәхретдин «Шура» журналында да бастырып чыгара. Чөнки ул үзе дә әнисе ягыннан Габдрахман хәзрәтнең Гыйсмәтулла исемле улыннан килә.

Җырчы Б. Насыйрова, Татарстан журналистлар берлеге рәисе, дәүләт эшлеклесе Р. Ратникова да — менә шул Габдрахман хәзрәт нәселеннән. Бу нәсел кешеләренең кайберләре хәзер дә Бикчурин фамилиясен йөртә. Р. Фәхретдин сүзләре белән әйткәндә, «замананың билгеле шәхесләреннән» Морад Рәмзи шәҗәрәсе дә шушы Бикчура ханнан килә. Ул 1855 елның 1 гыйнварында хәзерге Сарман районындагы Иске Әлмәт авылында дөньяга килгән. Тәрҗемәи хәлен язып тормастан, аның 1934 елның 2 апрелендә Кытайның Чүгүчәк шәһәрендә вафат булуын һәм тарихыбыз өчен бик тә мөһим «Тәлфикыл-әхбәр вә тәлкыйхыл-асар фи вәкаигы Казан вә Болгар вә мөлүкет-татар» (Казан, Болгар һәм татар хөкемдарлары белән бәйле вакыйгаларга караган хәбәрләр һәм әсәрләрне бизәү һәм аныклау) дигән гарәп телендә язылган, ике китаптан торган әсәре, төрле эчтәлектәге мәкаләләре, язмалары барлыгын әйтү кирәктер.

Тарихчы Һ. Атласиның Бикчура хан нәселеннән килүче Габделкаюм хәзрәтнең кияве икәнлеген дә әйтик. Төркиядә яшәгән Әхмәт Тимер исемле галимебезнең әнисе дә шул шәҗәрәдән. Моңа шулай ук Төркиядә көн күргән икенче галимебез Әкъдәс Нигъмәт Куратны да өстәп куярга кирәк.

Бикчура хан турында сөйләп, А. Гыйләҗев даирәсенә бик күп кешеләрне туплап булыр иде. Күренекле артистыбыз Ф. Сафина, хәрби журналист Р. Могыйнов, нефтьчеләр төбәгенең мәгълүм табибы Ә. Габдрахманов, партия-совет һәм хуҗалык органнарында фидакарь хезмәт куйган Р. Тәхавиев һәм башка бик күпләр әнә шул даирә кешеләре.

А. Гыйләҗев күңелендә йөргән Ишкуәт картка борылып кайтыйк. Бикчура ханнан аңа кадәр унбер буын ята. Ишкуәт — уникенче буын. Аның Габделмәннан исемле улы 1756 елда туган. Ул шактый ишле нәсел калдырып, 1828 елда вафат булган. Үзеннән 7 яшькә кечерәк булган Сахибә исемле хатыны әле 1834 елда да исән була. Габделмәннанның Корбангали исемле улы үзәге Нөркәй авылында булган беренче йорт старшинасы, «зауряд хорунжий» Вәлид Кормашев (бу кеше нәселеннән — фоторәсем остасы М. Шакирҗанов) командасында була. Хатыны Нәүбәһар исемле булган. Аларның Мөхәммәтрәхим исемле уллары муллалык юлын сайлый. Аны сарманлылар, гади азанчы булса да, Рәхи мулла, дип йөргәннәр. 1805 елда туган Мөхәммәтрәхим 1807 елда туган Сәгыйдә Ишморатовага өйләнә. Бу никахтан 1837 елның 8 гыйнварында Гыйләҗевләр фамилиясенә сәбәпче Гыйләҗетдин дөньяга килә. Ул башта Сарманның аръяк мәчетендә азанчы була. Хатыны Миңниса да авылның хөрмәтле затларыннан.

Гыйләҗетдин хәзрәт Коръәнне матур укуы белән халык хөрмәтен казана. Миңниса абыстай 1887 елның 25 августында, 50 яшендә бакый дөньяга күчә. Шуннан соң Гыйләҗетдинга тагын ике мәртәбә никахлашырга туры килә. Бер хатыны — Бибифатыйма, икенчесе Сәрвәрикамал исемле була. Гаиләдә дистәдән артык бала үсә. Әле алга таба Мөхәммәтрәхим һәм аның улы Гыйләҗетдин турында тулырак язып узарбыз.

Бервакыт мәгариф профсоюзлары ветераны, укытучы, Яңа Әхмәт авылында туып үскән Мөҗәһит Хәйдәров, Әлмәт шәһәреннән авылына кайтышлый, гадәтенчә, безнең өйгә дә кереп, хәл белеште. Ничектер, сүз Аяз абый турында да чыкты. Мөҗәһит абый миңа: «Аяз безнең авылда Сөләйман бабаларында торды. Без — Мөнир Хәйдәров, мин, Аяз Әхмәттән Сарманга йөреп укыдык», — диде. Ә менә чыгарылыш имтиханнарын тапшыру өчен аларны Ворошилов районындагы Теләнче Тамак урта мәктәбенә җибәргәннәр икән.

Немец фашистларын җиңү шатлыгы белән рухланган егетләрнең өчесе дә шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә. Алар группасында соңыннан танылган И. Нуруллин, Ф. Фасеев, Р. Гайнанов, М. Әхмәтҗанов, А. Кәримовалар укый. Ә укытучылары кемнәр булган әле — һәрберсе турында китаплар язарлык шәхесләр: кафедра мөдире Р. Хәкимова, тел белгече Л. Җәләй, әдәбиятчылар М. Гайнуллин, Г. Кашшаф, Г. Халит, гарәп теле белгече С. Бикбулатов һәм башкалар. Алар турында хәтирәләрен М. Хәйдәров икенче бер килгәндә язып тапшырды.

Аяз абыйның якын кардәшләре Сарманда да бар. Нигә ул аларда гына торып укымаган? Мин, мәсьәләне ачыклау өчен, язучының хатыны Нәкыя апага мөрәҗәгать иттем. Ул А. Гыйләҗевның һәм үзенең шәҗәрәсенә бәйле мәгълүматларны теркәп, күләмле генә ике язмасын миңа җибәрде.

Баксаң, Яңа Әхмәт авылында яшәгән Сөләйман карт А. Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрәнең әтисе икән. Бу урында сүзне Нәкыя апаның үзенә бирик әле. Менә ничек дип яза ул: «1944 елның сентябрендә Югары Багражда, югары белемле укытучылар җитмәгәнлектән, урта мәктәпне сигезъеллыкка әйләндерәләр. Аяз унынчы сыйныфны тәмамларга Сарман урта мәктәбенә килә. Мин дә шул елның көзендә Әхмәттәге башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кергәнмен. Аяз Наҗия апаларда яшәп укый (Наҗия — Сөләйман картның килене). Раян абыем белән яшьтәшләр буларак, безгә дә килеп йөри. Аяз мине гел күзәтеп торган һәм, чын мәгънәсендә, шул вакытта гашыйк булган (хатирәләрендә ул үзе дә шулай яза). Аяз, укуын тәмамлап, олы юлга шул яклардан алган тәэсире, тәрбиясе белән чыгып китте бит инде». 1945 елда аның Казан университетына укырга керүен язган идем инде. Күпмедер узгач, Аяз, Нәкыя апа сүзләре белән әйтсәк, «ачлыкка, беткә, тулай торактагы салкынга чыдый алмыйча», укуын ташлап кайтып китә. Әмма 1948 елда яңадан шунда укырга керә. Икенче курста укыганда, аны Караганда ягына репрессияләп озаталар. «Алты еллап анда тоткынлыкта булып, миңа соңгы елында (1954 ел ахырыннан, 1955 елның августына кадәр) хатлар яза башлады», — дип дәвам итә Нәкыя апа.

1918-1983 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган, иректән мәхрүм итү урыннарында вафат булган яисә атып үтерелгән корбаннарның «Хәтер» китабын актарам. Исемлектә А. Гыйләҗев та бар. Ул Казан дәүләт университеты студенты чагында, 1950 елның 22 мартында кулга алына. Ә инде 28 октябрьдә, Җинаятьләр кодексының 58-10, 58-11 матдәләре буенча, СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының Махсус киңәшмәсе тарафыннан җиде елга хезмәт белән төзәтү лагерына хөкем ителә. 1956 елның 13 февралендә аклана. Күрәсең, үзен тәртипле тотканы өчен, тоткынлыктан ике елга якын вакытыннан алда азат ителә. 1955 елның августында ул инде иреккә чыгарыла. Аның төрмәдән Нәкыя апага язган хатлары республика матбугатында дөнья күрделәр. А. Гыйләҗевнең мирасын барлау, архивындагы язмаларын дөньяга чыгаруда Нәкыя апа бик зур эш алып бара.

Әйткәнемчә, язучы-әдибебез — азанчылар, муллалар нәселеннән. Аның әтисе, Сәхабетдин мулла улы Мирсәет, 1900 елның 14 октябрендә Мортыштамак авылында туа. Әнисе — мулла Галиулла кызы Гыйлембаян. Дөньялар буталып китмәгән булса, ата-бабалары кебек, муллалык юлыннан киткән булыр иде. Әмма 1917 елның Октябрь инкыйлабы бөтенесен үзгәртә дә куя. Мәгърифәтче муллалар нәселен дәвам итүче Мирсәет Минзәлә шәһәрендәге укытучылар хәзерли торган тәгълим-тәрбия курсларына китә. Булачак хатыны Мөгаттәрә дә шунда укытучы-кызлар хәзерләү курсларын тәмамлый.

М. Гыйләҗевне Сарман районының Чукмарлы авылына укытучы итеп җибәрәләр. Ул анда Әсхапҗамал исемле апаларда тора. Ул исә инде без телгә алган Сөләйман картның хатыны, Мөгаттәрәнең әнисе Зөләйха карчыкның сеңлесе була. Әлбәттә, Мөгаттәрә аларга кунакка баргалый. Ә инде хуҗабикә Әсхапҗамал апа нечкә күңелле, тыңлаучан Мирсәетне бик ошата, ярата, үз итә. Кызны егеткә димләүче дә ул була, дисәк, дөреслеккә туры килер. Мөгаттәрә дә егетне бик ошата. Шуңа күрә ул аңа 1924 елда, «ябышып» дигәндәй, кияүгә чыга. Бу хәлне Сөләйман карт бик авыр кичерә. Нигә, дигәндә, элекке елларда гына Мөгаттәрәне сорарга килгән Мирсәетнең абыйсы Мәхүбрахманга: «Миндә кызыллар өчен үстерелгән кызлар юк», — дип, аңа кызын бирми. Нишләмәк, һәр нәрсәне дөнья үз урынына куя. Мирсәет белән Мөгаттәрә, гаилә корып, Чукмарлыда яшәүләрен дәвам итәләр. Биредә аларның Азат (1926-1996), Аяз (1928-2002), Алмаз (1930-2006) исемле уллары туа. Мирсәет «коеп куйган» укытучы була. Ул мулла әтисе белән халык күз алдында аралашып яшәми. Үзенең муллалар нәселеннән килүе турында беркемгә әйтми. Нәкыя апа дөрес әйтә: «Ул бик сак, куркак кеше була». Муллаларны эзәрлекләү башлангач, инде җиденче дистәне ваклап килүче Сәхабетдин мулла бик тә кыен хәлдә кала. Ул 1928 елның салкын кыш көнендә, үз-үзен кая куярга белмичә, биштәрен асып, Мирсәетләргә килеп керә. Коты алынган улы аңа: «Кайсы юлдан килдең, шул юлдан кайтып кит, монда килгәнеңне кеше күрмәдеме?» — дия-дия, төн уртасында куып чыгара. Алар шуннан соң бер дә очрашмыйлар. Сәхабетдин мулла аларга яңадан килми. Бераздан аны кулга алалар һәм Алабуга төрмәсенә озаталар.

М. Гыйләҗевкә, гаиләдә төпчек бала буларак, озын-озак еллар дәвамында алып барылган «Шәҗәрә» тапшырылган булган. Ул аны саклап килә. Шулай да 1935-1937 елларда юк итәргә дә ымсына, әмма моңа кулы бармый. Ә менә 1956 елны, Аяз кулга алынгач, бу шәҗәрәне кая куярга урын тапмыйча, бик саклыйсы килсә дә, яндырырга мәҗбүр була.

Гыйләҗев фамилиясен калдырган Аязның дәү бабасы Гыйләҗетдингә әйләнеп кайтыйк. Ул ХХ йөз башында кайбер муллалар җитәкләгән мөһаҗирлек (Төркиягә күчеп китү) хәрәкәтенә кушыла. Инде якындагы Сарайлы, Урсалыбаш, Сөләй авылларыннан кешеләр китеп тә бара. Гыйләҗетдин карт үзе белән балаларын, бигрәк тә Мортыштамак авылында мулла булып торган улы Сәхабетдинне (Аяз Гыйләҗевның бабасын) да яңа җиргә күчәргә өнди. Әмма берсе дә аның белән ияреп китәргә ризалык бирми. Инде солдат хезмәтен байтак элек үтәп кайткан, 40 яшен тутырып килүче Сәхабетдин мулла аңа: «Мин, туган җиремне ташлап, беркая да китмим. Мин Чечняда полковой муллалык вазыйфасында хезмәт иттем инде. Читтә яшәүнең ни икәнен беләм», — дигән. Шулай да, Гыйләҗетдин хәзрәт китеп бара, гаиләсе янына да, туган җиренә дә яңадан әйләнеп кайта алмый. Аның Могыйнетдин (1859 нчы елда туа) исемле улының улы Кашшафетдин (Кашшаф мулла, 1935 еллардан соң гомере буе Урта Азиядә мулла булды), кайсыдыр елларда, Төркиягә барып, бабасы Гыйләҗетдин эзләреннән йөргән. Ул Сарманда яшәүче кызы Галия апаларга кайткалап торган, Гыйләҗетдиннең Төркиядәге тормышы бер дә җиңел булмаганлыгын, туган ягын сагынып, хәерчелектә вафат булуын сөйләгән.

Кашшаф мулла 1930 елларда Сарманда муллалык итә. Энциклопедик белемгә ия булган бу зат тормышның әче-төчесен татып үсә. Әнисе күрше Илексаз авылыннан мулла Галиулла Габделгаффар улының кызы Гыйлембаян була. Әтисе Могыйнетдин белән 1881 елның 27 мартында никахлашалар. Кызга — 19, кияүгә — 22 яшь булган. Абыйсы Могыйнетдиннең үлү хәбәрен Сәхабетдин мулла Чечняда солдат хезмәтендә чакта ишетә. Ул шуннан соң өйләренә бер-бер артлы хатлар яза. Тол калган Гыйлембаян җиңгине беркемгә дә бирмәгез, кайткач, аңа үзем өйләнәм, ди. Нәкъ шулай була да. Шулай итеп, Кашшафетдин мулла белән Аязның әтисе Мирсәет бер ана уллары булалар. Кашшафетдин әнисенең әти-әниләрендә үсә.

1895 елда Сәхабетдин белән Гыйлембаян никахыннан туган Мәхүбрахман (Мирсәетнең абыйсы) гаиләсе турында аерым китап язарга була. Ул Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. 1917 елгы революциядән соң советларга теләктәшлек күрсәтә, тулысынча кызыллар яклы була.

Мәхүбрахман Кәшифә исемле кызга өйләнә. Икесе дә укытучы булып, Сарманда совет мәктәбе ачу өчен күп көч куялар. Мәхүбрахман — Сарманда беренче яшелчә бакчасын да булдыручы. Ул чакта Сарманда алмагачлар үстерүче бары тик алар һәм күршеләре Хәсәнша карт була. Мәхүбрахман 1948 елда вафат була. Улы Мәкъсүт Гыйләҗев районда чыбыклы элемтә хезмәтен үстерүдә нәтиҗәле эшли һәм республика күләмендә таныла. Кызы Ләйсән — мәгариф хезмәткәре, берничә буын укучыларның яраткан укытучысы. Аның ире Баян Гыйззәтуллин (Баян Гыйззәт) (1918-1991) — әдәбият тәнкыйтьчесе, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре. Б. Гыйззәт 1918 елда хәзерге Башкортстанның Кушнаренко районы Талбазы авылында туган. Казан педагогия институтында югары белем ала. Аннан соң аспирантурада кала. 1939 елда Казанда аның тәрҗемәсендә Җамбул Җабаевның шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул укуын, иҗатын калдырып, фронтка китә. Офицер артиллерист булып, Кенигсбергка кадәр юл үтә. Ике Кызыл Йолдыз, I нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Тыныч тормышка кайткач, Г. Камал исемендәге Татар академия театрында әдәби бүлекне җитәкли, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында аспирантурада укуын дәвам итә. 1951 елда кандидатлык диссертациясен яклый һәм фәнни юлга кереп китә. Аның гыйльми тикшеренү эшчәнлеге татар драматургиясе һәм театры белән бәйле. Ул 1957 елдан СССР Язучылар, 1967 елдан Театр эшчәннәре союзлары әгъзасы була.

А. Гыйләҗевтә театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдә Б. Гыйззәтнең дә өлеше була, дип уйларга нигез бар. Ул аны әдәбият, сәнгать теорияләре турындагы җитди монографияләр, популяр китаплар белән таныштыручы, язучылык эшендә кирәкле белем һәм тәҗрибә туплауга ярдәм итүчеләрнең, этәргеч ясаучыларның берсе дияргә мөмкиндер.

Нәсел агачының А. Гыйләҗев дәвам иткән өлешендә без аның улларын күрәбез. Искәндәр (1958) тарихчы, тарих фәннәре докторы. Ул 1982-1985 елларда СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли. 1985 елдан Казан университетында, 2000 елдан татар филологиясе һәм тарихы факультеты җитәкчесе, 2002 елдан татар халкы тарихы кафедрасы мөдире. И. Гыйләҗев XVI-XX йөзләрдә Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларның социаль-икътисади тарихына, XIX-XX йөзләрдә Ауропа һәм Азия илләренә мөһаҗирлек кылган татарларга һәм Икенче бөтендөнья сугышы тарихына кагылышлы хезмәтләр авторы да. Мансур Гыйләҗев (1961) — драматург. Ул әтисе эшен дә дәвам итә. Кайчандыр укыган идем — А. Гыйләҗев үзе: «Чын күңелдән әйткәндә, утыздан артык пьеса язсам да, мин драматург була алмадым. Мин сәхнәне тормышка өйрәтә торган университет дип аңладым. Аны халыкны тәрбияләү чарасы итеп кабул иттем. Баксаң, театр тамаша икән ул. Мин тамаша кора белмәдем», — дигән. Ә менә Мансур тамаша кора белергә охшаган. «Бичура», «Казан егетләре», «Баскетболчы» исемле пьесалары шуны күрсәтә. Өченче улы Рәшат — эшкуар.

А. Гыйләҗев шәҗәрәсенең тамырларына да, кәүсә-ботакларына да күп тапкырлар балта чапканнар. Әмма ул корымаган. Моңа өстәп, шуны гына әйтәм:

Шәҗәрә ул — үткәннәрдән

Бүгенгегә — тәрәзә.

Һәр халыкта, һәрвакытта

Шәҗәрәдә — дәрәҗә.

 

Иллюстрацияләр күрсәтелгәннән кала авторның шәхси архивыннан.

 

Дамир Гарифуллин,

туган якны өйрәнүче

Другие статьи
Несмотря на появление значительного количества исследований и документальных материалов, посвященных национальной государственности татарского народа, проблема не потеряла своего и
Институт Татарской энциклопедии — единственное в Российской Федерации научно-исследовательское и научно-издательское учреждение, специализированное на разработке и выпуске универса
Как и в отношении Древней Руси, так и восточных народов, европейская геральдика долгое время отказывалась признавать наличие разработанной системы государственных и владельческих с
Ногайская Орда в XVI в. являлась одним из крупнейших и могущественных государств Восточной Европы и Центральной Азии. Самую подробную информацию о ногаях и Ногайской Орде того врем
Первое летописное упоминание Арска относится к 1296 г. Вместе с тем результаты новейших археологических изысканий позволяют датировать образование Арска периодом не позднее рубежа
Парадигмой школьной политики российской власти пореформенного периода в отношении этноконфессиональных меньшинств являлась их культурная ассимиляция. Программным документом в этой