Баһаветдинова Х. З. Мөселман хәйрия җәмгыятьләре тарихыннан (Г. Тукай исемендәге стипендиатлар)

В статье приводится анализ истории возникновения благотворительных обществ у мусульман России. Особое внимание уделяется истории мусульманской благотворительной организации г. Санкт-Петербурга. В 1898 г. был принят устав общества, учредителями которого стали предприниматели и представители интеллигенции. Первоначальный капитал внесли супруги Тагиевы. Основной целью Мусульманского благотворительного общества была помощь самым бедным мусульманам. Источником исследования является «Отчет Санкт-Петербургского мусульманского благотворительного общества» за 1913-1914 учебный год, изданный в форме брошюры. В отчете отмечается, что в этом году принимается решение о создании стипендий имени Г. Тукая. Также упоминается о «Завещании Тукаева», опубликованном в периодической печати. В конце приводится информация об учениках, получивших стипендию имени Г. Тукая. Это студенты М. Р. Поташева, Г. Т. Гыйсматуллин (Психо-неврологический институт), Г. Г. Токумбетов (Санкт-Петербургский университет).
SECTION:
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
23.06.2021
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2021
Ознакомительная часть статьи

Өлкән яшьтәгеләргә, ятимнәргә, фәкыйрьләргә һәм милләт файдасына үз малыннан өлеш чыгарып ярдәм итә белү – кеше күңеленең иң матур, иң җылы хисе һәм иң мактаулы гамәледер, мөгаен. Боларга кушып, шәфкатьле кешенең мәдәнияте югары дәрәҗәдә булуын да әйтергә кирәктер. Мәдәниятсез кеше шәфкатьле була алмыйдыр.

Тарихка күз салсак, һәр халыкның үзара ярдәмләшүе, игелек кылуы хакында матур үрнәкләр күрергә, сокланырга мөмкин. Патшабикә Екатерина мондый эшләргә рәсми төс бирүне дә кирәк тапкан. Аның 1775 елның 17 ноябрендә чыккан карары нигезендә Россиянең барлык губерналарында «Приказы общественного призрения», яисә «Авыруларга, ятимнәргә һәм ярлыларга ярдәм итүче оешма» төзү бурычы куелган.

Казанда мондый оешма 1782 елда төзелә. Тиздән балалар өчен өч приют ачыла. Алар кем акчасына ачылган булуга карап, Николаев, Юнысовлар һәм Александровский приютлары дип йөртеләләр.

1898 елда, ниһаять, татарларга махсус Мөселман хәйрия җәмгыятьләре төзергә мөмкинлек туа. Татарлар яшәгән Казан, Санкт-Петербург, Троицк, Әстерхан, Касыйм һәм башка шәһәрләрдә хәйрия җәмгыятьләре ачыла1.

Санкт-Петербург Мөселман хәйрия җәмгыятенең тарихына күз салыйк2.

Генерал-майор Гази Булат улы Вәли хан инициативасы белән 1898 елның 1 мартында оешманың уставы теркәлә. Гамәлгә куючылар азәрбайҗанлылар, Баку эшмәкәрләре һәм интеллигенция вәкилләре (1 гильдия сәүдәгәрләр Шәмси Әсәдуллаев, Солтан-Мәҗит Ганиев, Зейнал-Абидин Тагиев һ. б.) һәм казах аристократиясе вәкилләре (Искәндәр-Гази Вәли хан һәм Г. Б. Вәли хан).

Сәүдәгәр З.-А. Тагиев кассага 10 000 сум, хатыны Сонна ханым Тагиева – 1 000 сум акча кертәләр. Шулай итеп, аның эшчәнлеге өчен беренчел капитал булдырыла. Тагиевлар мактаулы попечитель һәм мактаулы опекун итеп сайланалар. Идарә рәисләре – генерал-майор Али Давлетович Шейх-Али, Давид Сөләйманович Смольский, Абдул-Азиз Давлетшин, А. О. Сыртланов, З. Шамиль булалар. Мактаулы әгъзалар арасында Муса Бигиев, Кавказ мөфтие Хөсәен (Гусейн) Эфенди Гаибов, Исмәгыйль Гаспринский, ахун М.-З. Юнусов һәм башкалар бар.

Мөселман хәйрия җәмгыяте шифаханәләргә һәм башка хәйрия оешмаларындагы иң ярлы мөселманнарга, шулай ук урта яки югары уку йортларындагы ярлы укучыларга ярдәм күрсәтү максатын куя.

Ни өчен мәктәп-мәдрәсәләргә игътибар зур булган соң татарларда? Бердән, татар мәгарифе өчен патша хөкүмәте бер тиен дә акча бирмәгән, икенчедән, шәригать кануннары буенча да наданлык зур хурлык саналган. Татар баласының тәүге догасы әлифба булган бит.

Хәйрия җәмгыятенең капиталын: 1) бер тапкыр һәм еллык взнослар; 2) иганә акчалары, кием-салым һәм башка предметлар; 3) җәмгыять тарафыннан оештырылган спектакльләр, концертлар, бию кичәләреннән һәм башка чаралардан җыелган акчалар; 4) җәмгыятьнең капитал һәм мөлкәттән кергән керемнәре тәшкил итә.

Мөселман хәйрия җәмгыятенең актив чоры җәмигъ мәчете ачылу һәм Романовлар йортының 300 еллыгын бәйрәм итү елына туры килә. Бу ике вакыйга һәм керемнәрнең кискен артуы Санкт-Петербург мөселманнарын активлаштыра да, берләштерә дә3.

1912/1913 уку елында җәмгыять карамагында оешкан татар-рус мәктәбендә укыту-методик һәм матди өлешне ныгыту реформасы үткәрелә. Уку вакыты бер елга арттырыла, рус класслары дүрт, ә татар класслары биш ел укый башлыйлар. Җыр, рәсем дәресләре өстәлә. Укырга кергәндә балаларның яше тугыздан артмаска һәм метрика таныклыклары булу зарур була. Аларга медицина хезмәтләре күрсәтү, прививкалар ясау карала. Уңай нәтиҗәләр мәктәптә укырга теләүчеләр санын күпкә арттыра. Киләсе 1913/1914 уку елына һәр бүлеккә 21 бала кабул ителә. Укытучыларга елга 480 сумга кадәр эш хакы түләнә4.

Бу җәһәттән, Санкт-Петербургтагы Мөселман хәйрия җәмгыяте эшчәнлегендә хәләл көчләрен дә, хәләл малларын да кызганмаган Мөхәммәтгалим Максудов, Мөхәммәтзариф Юнысов, Заһид Шамил, Галиәсгар Сыртланов, Әминә Сыртланова, Нәҗиб Корбангалиев, Сәлимгәрәй Җантурин, Мәрьям Базаревская һәм башка исемнәре аталмаган бик күпләрне олы рәхмәт сүзләребез белән искә алып китик5. Җәмгыятьнең изге эшендә иң башлап үзләре үрнәк күрсәткән бу шәхесләр. Бер генә мисал китереп үтәбез: «Җәмгыяте хәйрия» рәисе вазифаларын башкарган Галиәсгар Сыртланов сөекле улы Рөстәм үлгәч, аның рухына Петербург мәктәпләрендә биш ятим бала укыта6.

Максатыбыз шагыйрь Габдулла Тукай исемендә стипендия оештыру һәм аны алырга лаеклы стипендиатлар хакында язу иде бит.

Бөек Тукаебызга да фәкыйрьләргә ярдәм кулы сузу ят эш булмаганы билгеле инде. Әйтик, аның якын дусларының берсе, күренекле әдип, драматург Гафур Коләхмәтовның сеңлесе Суфия 1908 елда Петербургта кызлар өчен ачылган Медицина курсларына укырга керә. Әмма уку түләүле, өстәвенә әтиләре вафатыннан соң гаиләне тәэмин итү Гафур өстендә, сеңелесенә ярдәм итәргә мөмкинлеге юк. Менә шул вакытта Суфияга ярдәмне күренекле әдибебез Фатих Әмирхан оештыра. Ә менә икенче курска күчкәч, кыз балага ярдәмне Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай бергәләп оештыралар.

Габдулла Тукайның вафатыннан соң Казанда чыга торган «Кояш», «Йолдыз» газеталары шагыйрьнең васыяте хакында язып чыга7. «Тукаевның васыяте» исеме астында чыккан белдерүләрдә болай дип язылган: «Габдулла әфәнде Тукаевның “Мәгариф” көтепханәсенә саткан китапларыннан биш йөз сумнан артыграк акчасы калган икән. Ул шул акчага бер зирәк баланы мәктәптә тәрбия итәргә васыять кылып калдырды. Ләкин ул акча бик аз. Шул сәбәптән иптәшләр мәзкүр (күрсәтелгән) суммага акча кушып, Тукаев исеменә стипендия ясарга телиләр»8.

Бу чакыруга шагыйрьнең замандашлары бик теләп кушылалар. Күп тә үтми, тиешле акча җыела да.

1913/1914 уку елында Санкт-Петербург Мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе гомуми җыелышның карары нигезендә, мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаев исемендә һәрберсе 100 сумнан ике стипендия 4-5 курс укучыларына елга бер тапкыр билгеләнә: 1) Психо-неврология институты тыңлаучысы Мәрьям Поташевага курсны тәмамлаганчы һәм 2) Санкт-Петербург университеты студенты Госман Токумбетовка бер елга. Шул ук вакытта Идарә Тукай исемендәге стипендия турында нигезләмәне дә раслый9.

Г. Тукаев исемендәге стипендия турында нигезләмә тексты:

«1913 елның көзеннән башлап, Санкт-Петербург Мөселман хәйрия җәмгыяте Абдулла Тукаев (Габдулла Тукай) исемендә һәркайсы йөз сумлык ике стипендия гамәлгә куя. Стипендияләр Санкт-Петербургның югары уку йортларында укучы, ярдәмгә мохтаҗ мөселман студентларына бирелә.

Мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе карары буенча, стипендия алучыларның берсе – ир җенесеннән, икенчесе – хатын-кыз җенесеннән булырга тиеш.

Нинди дә булса башка стипендиядән файдаланучы затлар, Тукаев исемендәге стипендия алу хокукыннан мәхрүм ителә. Искәрмәләр бары Идарә рөхсәт иткән очракта гына кулланыла.

Тукаев исемендәге стипендия уку өчен түләү взносына билгеләнә. Акча калган очракта стипендиатның үзенә бирелә.

Стипендияләр югары уку йорты курсы өчен билгеләнгән вакыт дәвамында бирелә (4, 5 ел).

Искәрмә: Бик кирәк булган очракта Идарәгә стипендия бирүне тагын 1 елга озайту хокукы бирелә.

Стипендиат уку планын үтәмәү нәтиҗәсендә яки ниндидер сәбәпләр аркасында укудан азат ителгән очракта, стипендия бирү туктатыла.

Идарә, стипендиатның гаилә яки матди хәле үзгәрсә алга таба стипендиядән файдалану хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин»10.

1914 елгы уку елында Психо-неврология институты тыңлаучысы Әхмәт-Ләбиб Сәлимовка, 1915 елда – шул ук вуз студенты Габдулла Гыйсмәтуллинга бирелә. 1916 елда стипендия бирелмичә кала, акча махсус фондка күчерелә11.

 

Г. Тукай стипендиясен алып укучылар

Поташева Мәрьям Рәхмәтулла кызы – 1889 елның 29 декабрендә мөселман гаиләсендә Ростов-Дон шәһәрендә туа. 1910 елда шәһәрнең В. И. Билинская исемендәге кызлар гимназиясен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Аттестатыннан күренгәнчә, тарих фәне, француз теле – 5, математика, география, физика фәннәре – 4 билгеләре. Шулай ук матур язу, рәсем һәм кул хезмәтләрен өйрәнә12. 1911/1912 уку елында Санкт-Петербург шәһәрендәге Психо-неврология институтына укырга керә. 1913 елдан Санкт-Петербург Мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе оештырган Г. Тукай стипендиясен ала. 1912 елда биш ай буе Төркиядә Балкан сугышы вакытында «Һилял әхмәр» (Кызыл ай) җәмгыяте карамагындагы хастаханәдә шәфкать туташы вазифасында, сугыш кырында яраланган төрек гаскәриләренә медицина хезмәте күрсәтә. Оренбургта Фатих Кәрими мөхәррирлегендә чыга торган «Вакыт» газетасында хатын-кызлар язмышына багышланган «Мөселман хатыннары хакында саташмагыз» (1912), Төркиядә булган истәлекләре турында «Истанбул хатирәләре» (1913) дигән мәкаләрен бастыра13.

Токумбетов Госман Гыйдиятулла улы14 – 1888 елда Пермь губернасы Шадрин өязе Новая авылында мөгаллим гаиләсендә туа. Әтисе Гыйдиятулла Сәйфулла улы, шул ук өязнең Нижняя авылында рус-татар училищесы укытучысы, әнисе Чанышева Гөлниса Гомәр кызы морза нәселеннән. Токумбетов Госман Уфадагы ирләр гимназиясен тәмамлап, 1910 елда Санкт-Петербург университетының юридик факультетына укырга керә. 1910/1911 уку елында Уфа губерна земствосыннан, 1913 елда Мөселман хәйрия җәмгыятеннән 92 сум пособие ала һәм Идарәнең рөхсәте буенча Г. Тукай стипендиясенә дә лаек дип табыла15. 1915 елда университетны тәмамлый.

Беренче Бөтендөнья сугышы башында флот прапорщиклары мәктәбендә укый. Февраль революциясен Петербургта каршылый. Милли хәрәкәттә актив катнаша. Бөтенроссия мөселман хәрби советын һәм мөселман съездларын оештыручы һәм җитәкчесе, Идел-Урал штатын төзүчеләрнең берсе. 28 февральгә каршы төндә кулга алына.

Гражданнар сугышы чорында Германиягә китә, аннан Төркиягә күчә. 1920 еллар башында Госман Гыйдиятулла улы Әнвәр паша җитәкчелегендәге Төркия делегациясе составында Россиядә була. Рәссам Н. Головина белән танышып, гаилә кора. Тиздән совет-фин чиге аша Россиядән китә. Берлинда яшәгәндә эмиграция даирәләре белән аралаша: А. З. Вәлиди, шул ук вакытта Г. Исхакый, Ф. Туктаров һәм «Идел-Урал» төркеме белән дә бәхәскә керә. 1930 елның беренче яртысында Көнчыгыш-сәүдә нәшриятында эшли. Төрек-немец сәүдә элемтәләре җитәкчелеге буенча җыентык төзүчеләрнең берсе.

Сәлимов Әхмәт-Ләбиб – ни кызганыч, мәгълүмат табып булмады.

Гыйсмәтуллин Габдулла Төхфәтулла улы (Габдулла Гыйсмәти)16 – 1883 елның 14 мартында Кустанай шәһәрендә туа. Башлангыч белемне әтисеннән, аннан соң, 1896 елда Троицкидагы Яушевлар карамагында булган җәдиди «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә ала. Һаман алга, үсешкә омтылган егет ике класслы рус мәктәбен һәм шунда ук бухгалтерлар хәзерләү курсларын да тәмамлый. 1902 елда Габдулла мәдрәсәдә табигать белеме һәм математика укыта.

1907 елда Габдулла Казанга килә. Зыялы яшьләр белән аралаша, бигрәк тә Габдулла Тукай белән дуслаша. Тукай иҗатының әһәмиятен, кыйммәтен белгән, аның сәламәтлеге өчен дә чын күңелдән борчылган шәхесләрнең берсе була. 1912 елда шагыйрьне Троицкига кымыз эчеп дәваланырга оештырып җибәрүчеләрнең дә берсе ул.

Габдулла Гыйсмәтинең вакытлы матбугатта эшчәнлеге 1904 елда «Тәрҗеман» газетасында башлана. Соңрак «Йолдыз», «Кояш», «Әхбар», «Вакыт» газеталарында; «Тәрбия», «Мәктәп», «Ак юл» журналларында йөзләрчә мәкаләләрен бастыра. Петербургта яшәгәндә «Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе була.

Мөгаллим буларак, аның үз тәҗрибәсенә таянып педагогик темаларга язган күп санлы мәкаләләре дә игътибарга лаек. Шул ук вакытта мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларны үз ана телләрендә (гарәп телендә түгел) укытуны да яклап чыга.

1915 елда Ш. Мәрҗанинең тууына 100 ел тулуга багышланган җыентыкны төзүдә Г. Гобәйдуллин, Ш. Шәрәф, Т. Ильяси, К. Тәрҗеманиләр белән берлектә актив катнаша һәм «Тасхихе Мосфар хезмәтендә» (Коръәнне төзәтү хезмәтендә) исемле зур мәкалә бастыра.

1913 елда Габдулла Төхфәтулла улы Петербургтагы Психо-неврология институтына укырга керә. 1915 елда Санкт-Петербург Мөселман хәйрия җәмгыяте тарафыннан бирелә торган Г. Тукай стипендиясенә ия була. Әйткәнебезчә, Г. Тукай исән вакытта ук алар дус була. Институтта укыган елларында эшчеләр белән якыннан аралаша, Финляндиядә яшәүче татарларга мәгариф эшләрен оештыруда ярдәм итә. Институтны 1916 елда тәмамлый.

Февраль революциясе көннәрендә Петербург эшчеләре аны үзләре оештырган комитетның рәисе, соңрак район комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Соңрак Г. Гыйсмәтуллин Эчке Россия мөселман эшләре комиссариатының Петроград мөселманнары секциясенең җитәкчесе була. Бер үк вакытта башкорт телендә чыккан «Салават» газетасының баш мөхәррире һәм пехота командирлары хәзерләү курсларын укытучысы вазифасын да башкара.

1920 елның февралендә Габдулла Гыйсмәтуллин большевиклар партиясенә керә һәм инде партия әгъзасы булгач, Петроградта эшләвенә дә карамастан, аны Мәскәүнең Көнчыгыш халыклар институтына комиссар итеп эшкә чакыралар. Ул шулай ике шәһәрдә 1924 елга кадәр бик тә мәшәкатьле, җаваплы эшләрне башкара.

Инде мәгълүм булганча, 1920 еллар Татарстан тарихында дәһшәтле ачлык еллары. Петербургта мөселманнар секцияcенең җитәкчесе Г. Гыйсмәти Татарстан балаларын ачлыктан коткару өчен күп эшләр башкара.

1921 елның 6 сентябрендә Татарстанның ач балалары төялгән беренче поезд Петроградка юл ала. Аларны урнаштыру, торак һәм мәктәпләр белән тәэмин итү эше белән шәһәрнең мөселманнар комитеты (секциясе) шөгыльләнгән. Балалар барлыгы 13 йортка урнаштырылган. Мәктәпләрдә рус теле белән бергә татар теле дә укытылган. 1925 елда балаларның күбесе Петроградта (бу вакыта Ленинградта) калырга теләп гаризалар язганнар. Туган җирләрендә якыннары булмаучыларга калырга да рөхсәт бирелгән. Мөселманнар секцияcе хезмәткәрләре балаларны ач үлемнән саклап кала алганнар.

1924 елдан Габдулла Гыйсмәтулинның эшчәнлеге Башкортстан белән бәйле. 1924-1925 елларда ул Дәүләт план комиссиясе рәисе урынбасары, 1926-1928 елларда БАССР Халык мәгарифе комиссары, 1928-1929 елларда Халык хуҗалыгы советы рәисе, 1929-1938 елларда Үзәк статистика идарәсе җитәкчесе. Ул партия эшендә дә җаваплы вазифалар башкара: Башкортстан партия өлкә комитеты, Үзәк башкарма комитеты президиумнары әгъзасы һ. б.

1938 елның 10 июлендә ул кулга алына һәм атып үтерелә. 1957 елда реабилитацияләнә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

Миңнуллин Җ. С. Хәйрия җәмгыятьләре тарихыннан // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2018. – № 2. – Б. 197, 201.

Загидуллин И. К. Мусульманское благотворительное общество // Ислам в Санкт-Петербурге. Энциклопедический словарь. – Москва-Нижний Новгород: ИД “Медина”, 2009. – С. 156-158.

Там же. – С. 158.

Отчет Мусульманского благотворительного общества в Санкт-Петербурге за шестнадцатый год его деятельности (с 1 января 1913 по 1 января 1914 года). – СПб., 1914. – С. 1-2.

Ил. – 1914. – 11 май. – № 27.

Мәһдиев М. Дәүләт ирләре. – Сызык ак нур белән...: шәхесләребез тарихыннан: фәнни-публицистик мәкаләләр / Төз. Г. Хәсәнова; кереш сүз авт. Д. Заһидуллина. – Казан: Татар кит. нәшр., 2014. – Б. 434.

Тукай – ядкярләрдә: [2 т.] / Төз.: Р. Исламов, Җ. Миңнуллин. – Казан: Җыен, 2015. – Б. 623.

Шунда ук. – Б. 625.

Отчет Мусульманского благотворительного общества... – С. 2.

Там же. Приложение 3.

Загидуллин И. К. Стипендии им. А. Тукаева // Ислам в Санкт-Петербурге. Энциклопедический словарь. – Москва-Нижний Новгород: ИД «Медина», 2009. – С. 218.

Санкт-Петербург Үзәк дәүләт тарих архивы, 115 ф., 2 тасв., 7099 эш., 5 кгз.

Гобәйдуллин Л. Татар кызлары – Балкан сугышында // Безнең мирас. – 2020. – № 1. – Б. 10-11; ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / Төз.-авт. Мортазина Л. Р., Зиннәтуллина А. Ә. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020. – Б. 337-338.

Усманова Д. М. Токумбетов Усман Гидиятуллович // Ислам в Санкт-Петербурге. Энциклопедический словарь. – Москва-Нижний Новгород: ИД “Медина”, 2009. – С. 243.

Отчет Мусульманского благотворительного общества в Санкт-Петербурге за шестнадцатый год его деятельности (с 1 января 1913 по 1 января 1914 года). – СПб., 1914. – С. 10.

Биктимирова Т. Ә. Габдулла Төхфәтулла улы Гыйсмәти (1883-1938), 6 б. Кулъязма // Т. Ә. Биктимированың шәхси архивыннан.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
На конкретных примерах рассмотрены формы и методы идеологической работы государства с молодежью через структуры ВЛКСМ.
Речь идет о малоизвестных страницах предблокданой эвакуационной эпопеи: в отличие от истории эвакуации Эрмитажа и Русского музея, сюжеты вывоза других музеев северной столицы и ее
Статья посвящена образованию Особого технического бюро № 40 (ОТБ № 40) и его деятельности в годы Великой Отечественной войны, заложившей основы так называемой «химической шарашки»
В публикации рассматриваются основные этапы появления и перемещения документов военной истории в фондах Государственного архива Республики Татарстан.
Территориальные рамки исследования охватывают Таврическую губернию, где с 1866 г. начинают функционировать органы земского самоуправления.
В статье на основе широкого круга источников реконструируется система школьного обучения в Мензелинске – уездном центре Уфимской губернии. Приводится краткий обзор развития учебных