Л. Р. Мортазина. Хәбиб Зәйни хезмәтләрендә татар мәгарифе мәсьәләләре

Статья подготовлена на основе документов из фондов Научной библиотеки им. Н. И. Ло­ба­чевского Казанского федерального уни­вер­ситета, принадлежащих татарскому педагогу Хабибу Зайни (1890-1967). Рукописи за 1964-1967 гг., были переданы автором в отдел рукописей и редких книг в 1967 г. Особый интерес представляет рукопись на татарском языке арабской графикой «Проект конспекта истории педагогики Башкортостана» (1964), где описываются отдельные страницы истории татарского просвещения в Южноуральском регионе, начиная с древнетюркского периода и до Октябрьской революции. Автор приводит материалы об особенностях развития татарского просвещения данной местности, также дает информацию о мектебах, медресе и мечетях, учителях и муллах Уфы, Челябинска, Троицка, Оренбурга и других городов и сел. Документ интересен и как представляющий собственную точку зрения автора на те или иные события, в которых он участвовал сам, и личности, с которыми работал вместе, поэтому в некоторых случаях наблюдается субъективная оценка педагога. Рукописи могут стать важным источником при написании истории татарского просвещения Южного Урала.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
05.11.2020
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 1 2020
Ознакомительная часть статьи

Хәбиб Зәйни ХХ гасырның беренче яртысы татар педагогик фикере үсешендә зур эз калдырган педагогларның берсе. Ул Россиянең төрле төбәкләрендә 40 елдан артык биология, география, немец теле фәннәрен укыткан мөгаллим, татар мәдрәсәләре, мәктәпләре өчен язылган дәреслекләр, методик әсбаплар, мәкаләләр, фәнни-популяр китаплар авторы1.

Хәбиб Зәйни 1890 елда Троицк шәһәрендә, шул төбәкләрдә яхшы билгеле мөгаллим, халык укытучысы Хәлил Зәйнетдинов гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Хәлил әфәнде бик укымышлы, алдынгы карашлы кеше булган, Троицкидагы «Мөхәммәдия», Җамал Сөбхан­кулов2 мәдрәсәләрендә укыткан, атаклы сәгать төзәтү остасы буларак Урал төбәге тарихына кереп калган. Хәбиб үз әтисеннән башлангыч белем алганнан соң, ике сыйныфлы рус-татар мәктәбендә, кичке зурлар гимназиясендә укый. Бу чорда гимназиядә белем алу татарлар арасында бик еш таралган күренеш булмый, уку өчен түләү мәсьәләсен күтәрү Яушевлардан аена ун сум алып эшләгән әтисенә3 бик авыр булган булыр иде. Хәбибнең укуы өчен айлык өч сумны түләү турында шәһәрдәге китап кибете хуҗасы белән килешү төзелә4. Шулай итеп, ул 1907 елда гимназияне тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты ала. Югары белем турында хыялланган егет, бераз ачка туплау нияте белән, җәй көне Яушевларның торф эшкәртү оешмасына кара эшче булып урнаша, шул ук көздә Уфага килә, «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Хәбиб Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимовлар белән бер үк чорда белем ала. Бу әле яңарак кына ачылган «Галия» мәдрәсәсенең5 урнашу, уку-укытуның җайга салынган чоры була. Мөгаен, шул сәбәпле, анда җитешсезлекләр дә булгандыр. Әлеге уку йортының эшчәнлегеннән канәгать калмаган Хәбиб шәкерт, сабакташы Галимҗан Ибраһимов киңәше белән уку йортыннан китәргә карар кыла. Г. Ибраһимов, Хәбибнең уку турындагы документы булуга ишарәләп: «Бездә өлгергәнлек аттестаты юк, син, гимназия тәмамлаган кеше, һичшиксез, белем алуыңны дәүләт вузында дәвам итәргә тиешсең», – ди6.

Ләкин югары уку йортына керү, дөньяви белем алу татар яшьләренә бик үк җиңел бирелми. Мәсьәләнең матди ягын хәл итү дә шактый четерекле була. Җәен кабат Яушевларда эшләсә дә, белем алуны дәвам итәрлек акча җыелмый. Ярдәмгә Троицкидагы татар приказчиклары җәмгыяте рәисе Камал Габитов килә. Ул заманында Хәлил Зәйнетдинов мәдрәсәсендә белем алган алдынгы фикерле яшь кеше була, матди ярдәм сорап килгән Хәбибкә: «Безнең бер табибыбыз булачак, без Гыйрфановка7 Петроградта медицина институтында укырга булышабыз. Безнең бер судьябыз булачак, без Нәҗип Корбангалиевкә8 Харьков университетының юридик факультетында укырга матди ярдәм күрсәтәбез. Безгә тагын татарлар арасында яхшы мөгаллимнәр әзерли алырлык бик яхшы әзерлекле педагог кирәк. Россиядәге педагогик югары уку йортлары әзерләгән укытучылар безнең таләпләргә туры килми. Төркиядә укытучылар әзерләүгә бик зур игътибар бирелә. Әгәр Төркиягә барып, педагогик вузга укырга керсәң, без сиңа ай саен 25 сум күләмендә ярдәм итеп торачакбыз»9, – дип вәгъдә бирә. Әлеге җәмгыять тарафыннан бирелгән акча Х. Зәйнигә Төркиянең Истанбул шәһәрендәге педагогия институтының биогеография факультетында өч ел дәвамында белем алырга мөмкинлек бирә. Соңгы ике елында эшләп укырга туры килә – ул типографиядә наборщик булып эшли. 1912 елда институтны «бишле» билгеләренә тәмамлап, Хәбиб Зәйни Уфага кайта. «Галия» мәдрәсәсенә мөгаллим булып урнаша, биология, географиядән укыта башлый. Телче булмаса да, телләр өйрәнүгә зур игътибар биргән, француз, төрек, рус телләрен яхшы белгән укытучыга ана телен укытуны да тапшыралар. Моның өстенә, шәкертләрнең үтенече буенча, «Галия» тарихында беренче тапкыр буларак, ул физик тәрбия дәресләрен укыта башлый (ул вакытта аны «гимнастика» дип атыйлар), соңрак методик кулланмалар һәм мәкаләләр дә язып бастыра.

1914-1917 елларда Хәбиб Зәйни хәрби училищеда белем ала, тәрҗемәчелек эшенә өйрәнү, төрек хәрби терминологиясен үзләштерү өчен Одессага офицерлар курсларына, соңрак фронтка җибәрелә, «3нче армия тавышы» («Голос 3-й армии») газетасы мөхәррире итеп билгеләнә, Уфада узган татар-башкорт корылтаена делегат итеп сайлана.

Х. Зәйнинең революциядән соңгы эшчәнлеге тулаем мәктәпләр, мәгариф эше белән бәйле була. Башта ул Уфа мәктәпләрендә, татар гимназиясендә укыта, 1922-1925 елларда Троицкидагы педагогия техникумының директоры була, 1925 елдан Мәскәүдә: Совнацменның төрки бүлегенә инспектор-методист, Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университетында география, биология, ә яңалифкә күчү чорында стенографистлар курсларында татар һәм башка төрки телләр – башкорт, кыргыз, казах, карачай телләре укытучысы.

1934-1937 елларда Х. Зәйни Уфа педагогия институтының геология факультеты деканы булып эшли, әлеге факультет Казан педагогия институты составына кертелгәннән соң, Фирганә педагогия институтына күчә. 1938 еллар шаукымы Зәйнигә дә тими калмый: шушы елда ул кулга алына һәм Колыма лагерьларына җибәрелә. Башка документлары белән беррәттән, ике дипломы да эзсез юкка чыга. 1944 елда, сөргенлектән азат ителгәннән соң, кабат диплом алу максаты белән читтән торып Фирганә педагогия институтының география факультетына укырга керә, 1950 елда, аны тәмамлап, үзенең өченче дипломын ала. 1955 елда исә Зәйнинең дүртенче дипломы да кулында була – ул Ташкент педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлый, немец теле белгече була, урта мәктәпләрдә укыта.

1957 елда, акланганнан соң, Х. Зәйнигә пенсия алу хокукы кайтарыла, 43 ел хезмәт стажы белән 67нче яшендә пенсиягә чыга. Тагын ун елдан, 1967 елның 14 сентябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Аның педагогик мирасы – ХХ гасыр дәвамында татар матбугатында басылып килгән мәкаләләре, дәреслекләре, методик әсбаплары бүген дә татар мәгарифе тарихын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак булып торалар. Әмма кайбер китаплары, мәсәлән, «География буенча аңлатмалы сүзлекнең» кулъязмасы, басылганчы ук НКВД хезмәткәрләре тарафыннан алынып, эзсез югала10. Авторның әлегәчә табылмаган, фәнни әйләнешкә кертелмәгән хезмәтләре, кулъязмалары моннан тыш та булырга мөмкин.

Искә алынган басма хезмәтләрдән тыш, Хәбиб Зәйнинең бүгенге көндә Казан университеты Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә сакланучы кулъязмалары да игътибарга лаек. Алар Х. Зәйнинең үзе тарафыннан 1967 елда әлеге китапханәгә тапшырылган документлар: Х. Зәйнинең тәрҗемәи хәле (1966 елда рус телендә машинкада басылган)11, «Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе турында чынбарлык» (1967 елда татар телендә машинкада басылган)12, «Башкортстан педагогия тарихы конспекты проекты» (1964 елда иске татар графикасында кулдан язылган)13, авторның әтисе, Троицкиның атаклы мөгаллиме Хәлил Зәйнетдиновка багышланган «Кешене хезмәт бизи» кулъязмасы (1966-1967 елларда язылган)14 һәм ике фотосурәт. Әлегәчә фәнни әйләнешкә кермәгән бу документлар Уралда татар мәгарифе һәм мәдәнияте тарихының аерым сәхифәләрен ачыклауда, атаклы һәм бик үк билгеле булмаган мәктәп-мәдрәсәләр, татар мәгарифе тарихында ак таплар булган, әлегәчә өйрәнелмәгән татар мәгърифәтчеләре, педагогларының тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнүдә үзенчәлекле чыганак булып торалар. ХХ гасырга караган материаллар авторның үзе күреп белгән вакыйгаларга нигезләнүе, аларга карата шәхси фикерен белдерүе белән кыйммәтле.

«Кешене хезмәт бизи» дигән гаять җиңел, әдәби тел белән язылган хезмәттә15 Х. Зәйнинең әтисе Хәлил Зәйнетдиновның тормыш юлы һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге, сәгать төзәтү остасы булып танылуы тасвирлана. Әсәрнең максаты – татар яшьләрен бернинди авырлыклардан курыкмаска өйрәтү, көндәлек тормышта һөнәр өйрәнүнең әһәмиятен ассызыклаудан гыйбарәт. Шуның өстенә, бу чыганак Троицкида татар мәгарифе үсешенең төрле сәхифәләрен сурәтләү ягыннан да әһәмияткә ия. Аларның шактые әтисе Хәлил Зәйнетдинов сөйләгәннәр аша, күпмедер өлеше автор үзе күргәннәргә нигезләнеп язылган.

Бу хезмәтләр якынча бер вакыт аралыгында язылганнар. Ләкин, шулай булуга карамастан, аларда теге яки бу күренешкә, вакыйгага бәя бирүдә шактый фикер төрлелеге, хәтта капма-каршылык сизелә. Мәсәлән, «Башкортстан педагогия тарихы конспекты проекты» дигән хезмәтендә Хәбиб Зәйни «Галия» мәдрәсәсе эшчәнлегенә (тарихы, уку-укыту тәртибе, бинасы, җитәкчесе Зыя Камали, мөгаллимнәре, совет чорында күренекле дәүләт, фән эшлеклеләре булып җитешкән шәкертләре һәм башкалар) уңай карашын белдерсә, әлеге хезмәт язылуга өч ел үткәннән соң, «Уфадагы “Галия” мәдрәсәсе турында чынбарлык» мәкаләсендә үзенең алдагы мәкаләдә җиткергән фикерләренә каршы килеп, мәдрәсәнең алдынгы фикерле шәхесләр тәрбияләүдәге ролен һәм бу өлкәдә мәдрәсә җитәкчесе Зыя Камали башкарган эшчәнлекне кире кага. Автор «Галия» мәдрәсәсен «сазлык», ә анда укучыларны «саз кошы» («кулик») дип атый, «Г. Ибраһимов, М. Гафуриның язучы булып китүендә “Галиянең” катнашы юк; академик В. Хангильдинны, профессор Г. Нигъмәтине “Галия” җитештермәде», – дип белдерә. Аларның уңышларын «үз үткерлеге», «үз тырышлыгы нәтиҗәсе» дип күрсәтә, «“Галиядә” астрономия, педагогика, психология, югары математика фәннәре укылмады. Аны укыта алырлык кеше булмады», – дип яза16. Әлеге кулъязмаларга тасвирлама ясаган галим Альберт Фәтхи: «Бу хезмәтендә автор тарихи фактларны аек рәвештә тикшереп хөкем чыгару юлын тотмый, әдәби-сатирик әсәрләргә хас образлылык, күпертү алымнарын куллана һәм, нәтиҗәдә, пасквильгә тартым язма хасыйл була»17, – дип язды. Ләкин, шулай булуга карамастан, әлеге ике чыганак та заман фәне өчен бер үк дәрәҗәдә әһәмиятле, шулай да аларга тәнкыйди күзлектән чыгып, объектив карау һәм нәтиҗәләр ясау мөһим.

Мәгълүмати яктан караганда, әлбәттә, «Башкортстан педагогия тарихы конспекты проекты» бай һәм кызыклы чыганак булып тора. Ул ике зур бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлек борынгы чорлардан алып 1905 елга кадәрге аралыкта татар мәгарифе үсешенең сәхифәләрен яктырта. Икенче бүлек 1905 – Октябрь революциясенә кадәрге чорны үз эченә ала. Беренче бүлектә авыл мәктәбе, аның эчтәлеге, бинасы, укытыла торган предметлар, хәлфәләр, мөдәррисләр, шәкертләр тормышы, кыз балаларны абыстайда укыту, VII-ХII гасырларда Якын Көнчыгыш илләрендә мәдрәсәләр, Урта Азиядә мәдрәсәләр, Идел буе һәм Уралда Алтын Урда чорында мәдәният үсеше, татар сәүдәгәрләренең татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше, Уралдагы төрле авыл һәм шәһәрләрдә мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеге, Троицк шәһәрендә Җамал Сөбханкулов мәдрәсәсе, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, ишанлык һәм ишаннар, Зәйнулла Расулев һәм башкалар турында сөйләнә. Икенче бүлек Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе эшчәнлегенә бәя бирү белән башланып китә. Анда шулай ук җәдитчелек хәрәкәте, яңа ысуллы мәдрәсәләр, ХХ гасыр башында татарларның башка мөселман дәүләтләрендә, Европада, Америкада белем алулары бәян ителә. «Галия» мәдрәсәсе һәм аның мөдире Зыя Камали эшчәнлеге (50-61 битләр), Уралдагы башка мәдрәсәләр – «Хөсәения» һәм башкалар, кызлар өчен ачылган мәктәпләр, аерым педагоглар – Г. Шнаси, С. Атнагулов, С. Җантурин һәм башкалар турында кызыклы мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.

Әлбәттә, Хәбиб Зәйни тарафыннан язылган әлеге хезмәтләрдә авторның берьяклы, субъектив фикерләре дә урын ала. Аларның совет идеологиясе хакимлек иткән чорда язылуын да истә тотарга кирәк. Ләкин, шулай булуга карамастан, бу материалларда теркәлгән мәгълүматлар Уралда һәм гомумән татарлар арасында мәгариф үсешенең тарихын күзаллауда, өйрәнүдә бай чыганак булып торалар.

Укучылар игътибарына Хәбиб Зәйнинең «Башкортстан педагогия тарихында конспекты проекты» хезмәтеннән өзек тәкъдим ителә. Ул иске татар графикасыннан кириллицага күчерелеп, орфографик, пунктуацион үзенчәлекләре сакланып бирелә.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Тәрбияви бәдәни // Шура. – 1911. – № 6. – Б. 18-181; Рәсем дәресе // Шура. – 1911. – № 13. – Б. 406-408; Гимнастика. Укытучыларга юлбашчы. – Троицк, 1924. – 43 б.; Балаларның тән үсү-ныгаюын тикшерү юлы. Балалар йортлары, мәктәпләр, гаиләләр өчен. – М., 1925. – 36 б.; Уеннар. Спорт җыентыгы. Пионер йортлары, авыл яшьләре уку йортлары, спорт түгәрәгендәге яшьләр өчен. – М., 1926. – 44 б.; Крестьян әлифбасы (автордашы – Ф. Исхаков). – М., 1929. – 87 б.

2. Дамулла Җамал Сөбханкулов мәдрәсәсе Троицкидагы алдынгы мәдрәсәләрнең берсе, анда шәкертләрне кул эшләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелгән. Г. Ибраһимовның әтисе Гыйрфан хәзрәт, шагыйрь Акмулла әлеге мәдрәсәдә белем алганнар.

3. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 4 кис., 1 б.

4. Шунда ук.

5. «Галия» мәдрәсәсенә 1906 елда нигез салына.

6. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 4 кис., 1 б.

7. Габдулла Гыйрфанов – уфалы, 1912 елдан Петербург психоневрология институты студенты (кара: Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Әдәби сүзлек (элекке чор әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 348 б.).

8. Троицкилы Нәҗип Хаҗикәй улы Корбангалиев 1915 елда Петербург университетының юридик факультетын тәмамлый (кара: Рәми И. Г., Даутов Р. Н. Күрс. хез. – 349 б.).

9. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 4 кис., 2 б.

10. Шунда ук.

11. Шунда ук.

12. Шунда ук, 2 кис., 11 б.

13. Шунда ук, 1 кис., 69 б. А. Фәтхи, эчтәлегеннән чыгып булса кирәк, әлеге мәкаләне тасвирлаганда аңа «Уралдагы татар-башкорт мәгарифе тарихы буенча кыскача конспект» дигән исем бирә (кара: Фәтхи А. Татар әдипләренең һәм галимнәренең кулъязмалары. – Казан: КДУ, 1986. – Б. 140).

14. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 3 кис., 45 б.

15. Автор үзе аны очерк дип күрсәтә.

16. Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 2 кис., 2 б.

17. Фәтхи А. Татар әдипләренең һәм галимнәренең кулъязмалары. – Казан: КДУ, 1986. – Б. 147.

 

Хәбиб Зәйни. Башкортстан педагогия тарихы конспекты проекты

[…] Чишмә районы Келәш авылыннан Пәрваз Камалетдинов исемле бер егет 1905нче ел революциясе алдыннан гыйлем алу – уку нияте белән Египет – Мисырга бара. Анда […] укытучылардан Коръәннең элеккеге кебек тәфсирне үзлегеннән укый, гарәпчәне яхшы итеп гарәпләрнең үзләреннән өйрәнә. Башка дөнья фәннәре белән таныша. Анда калып җиңелрәк тормыш шартында эшләргә мөмкинлек булса да, Пәрваз Камалетдинов үз халкы арасында, аларның культурасын күтәрү нияте белән патша хөкүмәтенең реакциясеннән килгән барлык уңайсызлыкны күз алдына китереп, үз иленә – Уфага кайта. Әле аны берәү дә танымый. Уенда булган мәдрәсә ачып укучылар җыйнау өчен кайдан да акча табарга, ничек итеп кемгә дә рәтен аңлатырга, эшне кайдан башлап китәргә уйлары Пәрвазны борчый. Ул бер җирдә дә мулла түгел. Мулла булырга урын да юк. Югарыда күреп үткәнебез дамулла Җамал1 кебек экономикасы көчле урын да күренми. Троицк каласы, Себер, Төркестан тимер юллары салыну белән борынгы сәүдә һиммәтен югалткан. Уфа байлары, пайщикларның хәзрәтләргә карашын тагы югарыда күреп киттек. Уфадагы кооперацияне, байларны кулга алып, Хәйрулла Усманов2 ахун кирпечтән ике катлы мәдрәсә салдырып, парталар, кара такталар кертеп, тышкы күренеше белән яңа, эчтәлеге белән иске юлда шәкертләр укыта. Сабир мулла Хәсәнов, тагы шулай Хәкимов бай үзенә мәчет салдырып, кирпечтән мәдрәсә эшләп, шундый ук тыштан яңача, эчтәлеге белән иске калып, шәкертләр җыйнаган. Байлар һәркайсы үзе мәдрәсәбез бар диячәк. Аларның эшләренә тыгылса, Пәрвазга конкурент күзе белән караячаклар, интрига туачак. Чишмәдә3 Шәңгәрәй хәзрәт бар. Арыслан авылында4 Хәлил мәдрәсә ачып шәкертләр укыта. Сүзгә оста, гарәпчә тирә-юньдәге муллалардан өстен – Пәрваз алай аптырап калмый. Тимер юл кырыендагы Яр Бүлим читендә мулла булган Зариф хәзрәт белән килешеп, аның мәрхәмәте астында азлап шәкерт җыйный башлый. Икенче яктан Җантурин, Алкин, Еникеевлар кебек прогрессив, укыган алпавытлар арасында ислам динен яңа юл белән өйрәнү кирәклеген төшендерә. Алар семьясыннан дин өйрәнү түгәрәген оештыра, аларга Коръән укыта башлый. Аның ягымлы, ачык сүзләре Коръәнне оста татарчага әйләндерә белүе, муллалардан белемле, яңача, заман теләгенә муафыйкъ тәрбияләргә тиешлек агитациясе файдалы нәтиҗәләр бирә. Яңача мәдрәсә салдырып, культуралы муллалар, укытучылар җитештерү өчен кирәкле сумманы җыйнаштырып, бер фонд төзи ала. 1906 елны шул акчага өч катлы «Галия» мәдрәсәсен салдыра. Бу эш Уфада зур тантана белән үткәрелә. Мөфти Солтанов мәдрәсәнең беренче кирпечен үзе сала. Мәдрәсәгә башка җирдәге традиция буенча хәзрәт, аны караучы «Госмания», «Хөсәения», «Хакимия» кебек бирелми, югары мәдрәсә – университет мәгънәсендә булган «Галия» мәдрәсәсе исеме бирелә. Үзенә аерым печать ясатыла. Директор итеп Пәрваз Камалетдинов (псевдонимы Зыя Камали) билгеләнә. Җантурин кебек зур алпавыт һәм мөфти Солтанов кебек авторитетлы кешеләр химаясендә булганлыктан, бер яктан патша хөкүмәте, икенче яктан конкурент муллалар моның күтәрелүенә тылкыша алмыйлар. Өч нигезгә ике әзерлек сыйныфлары белән «Галия» мәдрәсәсе эшли башлый. Югары каттагы алты класс бүлмәләрендә школа гигиена кагыйдәләренә туры китереп эшләнгән парталар, класс тактасы, укытучылар бүлмәсе, уку әсбаплары саклана торган кабинет була. Монда физика, химия, табигыять, география, тарих, рәсем дәресләре өчен кирәкле кораллар, карталар саклана. Урта катта шәкертләр өчен тимердән ике кабат итеп эшләнгән караватлар белән тәртипле тезелгән ятакханә була. Җылы уборная, юына торган умывальнялар бер катта була. Су водопроводтан туры килә. Түбәнге катта паровой, отопление машинасы, керханә, столовая, склад бүлмәләре була. Электрик, телефон кертелә.

Укулар әзерлек классларына сынау экзаменнары белән алына. Анда керүче укучылар кимендә җиде еллык мәктәп бетергән булу кирәк. Прописка чыгымнары өчен ел башында укучы өч сум түли. Уку буш.

Мәдрәсәгә сыймаган хәлле укучылар аерым квартиралардан йөреп укыйлар. Ирекле тыңлаучылар да бар. Үз теләгән дәресләрен генә укыйлар. Зачетлар, экзаменнар, һәр елны класс бетергән укучылар, һәрбер дәрестән алган бәһаләре куелган шәһадәтнамә алалар. Класс журналлары бар. Уку сәгатьләп куелган. Звонок, расписание, уку, каникул вакытлары билгеле. Укытучылар бер-берсенең дәресләренә кереп тикшерәләр. Педсоветларда уку, тәрбиягә караган сөальләр карала, протоколлар языла. Мәдрәсә бетерүче диплом – шәһадәтнамә ала. Анда укыган, үткән дәресләреннән тыш, поведение бәһасе дә була. Бәһа биш баллы система белән йөртелә. Отличникларга биш өстендә йолдыз куела иде. Укытучыларның айлыклары күтәренке иде. Иң киме – айга 75 сум булып, аена 200 сум алучы укытучылар да бар иде. Айлык вакытыннан кичектерелми, шул мәдрәсә фондыннан ведомостька кул куйдырып бирелә иде. Бу хәл «Галия» мәдрәсәсенә яхшы хәзерлекле укытучылар тартырга мөмкинлек бирә иде. Укытучыларны үзара укытучылар коллективы нык тикшереп критиковать иткән кебек, башкалар да бик нык илиләр иде.

Урынсыз тәнкыйтьләр булса, мәдрәсәнең мөтәвәллиләре Сәлимгәрәй Җантурин рәислеге астында дәресләренә кереп эшләрен карап тикшерә, кирәк тапсалар, шул вакыттагы матбугатка язып чыгалар иде. Укытучыларга итәк-җиңне нык җыйнарга, сызганып эшләргә туры килә иде.

Ул чакта учительгә школа бетереп хөкүмәт мәктәпләрендә укытучы учительләрнең айлыгы 25 сум, 2-х классный училище директорлары айга 40 сум алалар иде. «Галия» мәдрәсәсе укытучыларының айлыгы гимназия, реальное училище укытучыларына тиңләнә иде. Зыя Камали Хәяте хариҗия5 дип атаган, мәдрәсәнең финансын, эшләрен алып баручылар алдында эшне шулай куйган иде. Кызыксындырырлык яхшы айлык «Галия» мәдрәсәсенә шул замандагы яхшы әзерлекле укытучыларны җыйнарга ирек бирде. Башта Төркия югары уку йортларында укучылар, институтларда укып чыккан дипломлы укытучылар алынды. Математика, табигыять, физика, химия, рисование, география, история, физкультура дәресләрен алар укытты. Специализация күзәтеп булмады. Бер укытучы география, тарих, ана теле, рәсем кебек, яисә бер үк укытучы физика, химия, геометрия, методика, дидактика кебек бер-берләреннән ераграк дисциплиналар укыту да булды. Бюджет мәсьәләсенең кысынкылыгы да катнашты. Ничек булса да, бу фәннәр мәдрәсә программасына кергезелде. Патша хөкүмәтенең күзен юар өчен үзләренең укып чыккан уку йортыннан алган дипломнары өстенә укытучылар өчен Диния нәзарәтендә (Духовное Собрание) казыйлар алдында белсә-белмәсә дә диннән экзамен биреп кулларына «гам мөдәррис»6, «имам-мөгаллим» шәһадәтнамәсе алынды. Бу хөкүмәт түрәләре ревизия ясаса, бездә муллалар гына укыта дип әйтү өчен иде (маскировка). Укытучылар коллективына Россиядә Учительский институт бетергәннәр, вузларда югары курста укучы студентлар, университет бетерүче хатын-кызлар да катнаша алды. Казан университетының история факультетын бетергән Фатыйма Дәүләткилдиева7 тарих укытканда, аз шәкертләр: «Фатыйма апакаем, яхшырак әзерләнергә, ачык өзеп сөйләшергә кирәк дип, аркадан бәргәндә тамырлар чемердәп китә», – дияләр иде. Мәдрәсәнең үзенә төзелгән бер программы юк иде. Һәр укытучы үз программы, үз предметыннан аның турына карап программ төзи иде. Географиядә шул чордан гимназия, реальный училищелар программасы буенча шул ук Иванов, Баранский дәреслекләре белән укытылды.

Тарихтан гомуми тарих урта мәктәпләр күләмендә, физика, химия хөкүмәтнең урта мәктәпләре күләмендә, методика, дидактика Учительская школалар күләмендә, гарәп теле киңрәк укытыла иде. Дин дәресләре, Коръәннең үзеннән хәдис, фәраиз, дин фәлсәфәсе, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең биографиясе) үтелә иде.

Дәресләр һәркайсы лекционный системада үтелеп, кайбер зуррак класста реферат системасы да куелган иде. Һәр укытучының төзегән программы, укыту методлары предметная комиссия, педсоветларда тикшерелә иде. Урыс теле аерым предмет булып барлык сыйныфларда тоташ керә иде. Учитель аерым бер бүлмәгә теләгән укучыларны җыйнап бер программ белән укыта, яздыра, сөйләтә иде. Теләгәннәргә өйгә тапшырма бирә, эш кәгазьләре язу формаларын өйрәтә иде. Өйдә әзерләнеп килүчеләрнең заданиеләрне үтәүләрен үз теләкләре белән барлый. Кайбер шәкертләр мәдрәсәдә түгәрәк оештырып, үзләре әзерләнеп, частьне укыйлар иде. Тоташ алганда, шәкертләрнең русча белүе түбән иде.

Дәреслекләр күбесе гарәпчә, Мисыр, Истанбулдан китерелгән була. Кайбер фәннәрдән русча, хөкүмәтнең урта мәктәпләрендә укытыла торган, кайберләре Истанбулдан алдырылган төрекчә, кайсылары татарча була иде. Дин фәлсәфәсен8 шәкертләр конспект итеп язып укыйлар. Аны типорафиядә үзләре ясаган җилем басма белән күбәйтәләр. Соңадан Зыя Камали әсәре булып, ул типографиядә басылып чыкты. Аңа каршы «Зур мәсьәләдә вак фикерләр» дигән көчле тәнкыйть мәкаләсе басылды. Автор үзе бик зурлаган бу китап халык арасында авторитет казана алмады. Чыннан да, вак мәсьәләләрне зур итеп күрсәтергә көчәнү анда ачык күренеп тора иде.

Физика, химиядән, методика, дидактикадан Габдулла (Шнаси) Ибраһимовның9 китаплары басылып чыкты. Болар күбрәк төрекчәдән татарчага перевод иде. Күп кенә терминнар төрекчә иде. Вакытына күрә болар да зур гына эш иде.

«Галия» шәкертләре Троицкидагы «Рәсулия», «Мөхәммәдия» мәдрәсә­ләреннән, Уфадагы Хөсәенов, Хәкимов мәдрәсәләреннән, тагы шундый укытучыларны канәгатьләндерми торган башка мәдрәсәләрне ташлап килгән укучылардан җыйналган иде. Аларның яшьләре, буйлары, белемнәре, әзерлекләре бертөрле түгел иде. Бер класста зур яшьләр рәтендә яшүсмерләр, атнага 3-4 мәртәбә кырынучылар арасында әле битләре маңкалаган яшьләрне күрергә туры килә.

«Галия» шәкертләре һәрвакыт үзләрен бодрый тотучылар иде. Мәдрәсә эчендә алар бик матур итеп җыелышлар үткәрәләр иде. Ара-тирә күңел ачу вечерлары ясыйлар. Гармун, скрипкалар уйнап җырлыйлар, такмаклар әйтәләр, бииләр, тышкы халык торышына, эчке мәдрәсә тәртипләренә, үзләренең кимчелекләренә карата үткен-кызыклы сатира пьесалар оештырып, дикламировать итәләр, үзләре төзегән шигырьләрне укыйлар иде. Җыелышлар да бик тәртипле була иде. Үзара аңлы дисциплинаны «Галия» шәкертләре яхшы куйганнар иде. Алар дәресләргә бик нык әзерләнәләр иде. Кичкырын сәгать 11ләрдә лампалар сүнеп ятакка йокларга җыйналу тәртибе булса да, югары класс бүлмәсендә берничә группа шәкертнең үз лампасын яктыртып сәгать бер, ике, бишләргә тикле яшеренеп дәрес хәзерләүләрен еш кына очратырга туры килә иде. Шәкертләр арасында эчеп, буянить итүчеләр, эчке тәртип бозучылар булмый иде. Театр, кинога баралар, берничә шәкерт бергә җыйналышып, рөхсәт сорап китәләр һәм вакытында кайталар иде. Кайбер укытучылар география дәресен тагы җанландырыр өчен ул чакта Уфада эшләгән «Эффект», «Фурор» киноларының10 идарәсе белән сөйләшеп, үтелгән темаларга карата картиналарны җыйнап, көндез гади сеанстан тыш арзанлы билет бәяләренә «Галия» шәкертләрен алып бара иде. Анда шәкертләр үзләрен бик тәртипле тотулары белән кино дирекциясенән рәхмәт ишетәләр. Аларның соравы буенча теләгән вакытта сайланган картиналар күрсәтергә разый булалар. «Галия» шәкертләреннән Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Зыя Ярмәков, тагы башкаларның шигырьләре […] матбугатта басыла башлый. Ул чакта Уфа халкы кичкырын бәйрәм көннәрендә ул вакытта Центральный Усинский11 дип аталган, хәзерге Ленин, Сталин урамнары тротуарында иллә итеп, һава алып йөрү гадәте бар иде. «Галия» шәкертләре монда халыкка аралашып, тәртип саклап йөрергә яраталар иде. Баштарак Уфа халкының кайберләре, үзләрен югары күрсәтергә тырышканнары, «Галия» мәдрәсәсенә, кимсетеп, «Болар да кысылып йөргән була бит» карасалар да, соңыннан «Галия» шәкертләре үз көчләре белән хәзерге Книжный палата – ул чакта «Дворянское собрание клубы» дип йөртелгән йортта бик уңышлы әдәбият кичәләре уздыра башлагач, «Галия» мәдрәсәсенә Уфа халкының карашы бөтенләй үзгәрә. Аңа Ш. Бабичның юморлары бик ошый. Башка укылган декламацияләр, кечкенә постановкаларны шым булган халык бик ярата. Халык андый кичәләрне оештыруларны үзләре сорый башлыйлар. Билетлар алдан сатылып бетә.

«Галия» укытучылары ул чакта заимство оештырып, Халык университетында гыйльми-популяр лекцияләр укыйлар. Мондый лекцияләр күбрәк хәзерге гарнизон клубында үткәрелә. […]

Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, 2390 т., 1 кис., 50-57 б.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Шушы ук мәкаләдә алдарак автор Троицкида мәдрәсә тоткан, алдынгы фикерле, Җамал Сөбханкуловның педагогик эшчәнлеге турында сүз алып бара.

2. Хәйрулла Усманов (Госманов) – мәгърифәтче, ахун, Уфадагы «Госмания» мәдрәсәсенә нигез салучы.

3. Башкортстандагы татар авылы, хәзер Чишмә районына карый.

4. Чиләбе өлкәсендәге авыл.

5. Тышкы комиссия, попечительләр советы.

6. Халык укытучысы.

7. Фатыйма Дәүләткилдиева (18.04.1886-?), чыгышы белән Уфа губернасыннан. Авторның Ф. Дәүләткилдиеваны Казан университетын бетергән диюе ялгыш. Ул Казанда Ряхина һәм Уфа кызлар гимназияләрендә укый (1905-1910), Уфа ир балалар гимназиясендә укытучылыкка имтихан биреп, шаһәдәтнамә ала. 1911-1915 елларда Казан хатын-кызлар югары курслары тыңлаучысы, Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә, Казанда кыз балалар өчен ачылган рус-татар башлангыч училищесында, Ләбибә Хөсәения мәктәбендә рус теле укыта (1915-1918). БАССР Мәгариф комиссариаты хезмәткәре (1920-1925), Казанда СССР Көнчыгыш халыкларының этник һәм милли мәдәниятләре фәнни-тикшеренү институты аспиранты (1926 елдан), Мәскәү дәүләт үзәк этнография музее фәнни хезмәткәре (1930 елдан) (кара: Татар педагогик фикере антологиясе. 2 томда: Т. 1. – Казан: 2014. – Б. 211).

8. Зыяэтдин Камали. Фәлсәфәи исламия. Икенче җөзъә. – Уфа, «Шәрык» матбагасы, 1909. – 143 б.

9. Габдулла Шнаси (1885-1938) – күренекле татар педагогы, химиядән татар телендә беренче дәреслек авторы. Истанбулда югары белем ала.

10. ХХ гасыр башында Уфа шәһәрендә эшләп килгән кинотеатрлар. 1911 елга аларның саны 5кә җитә (кара: Справочная книга города Уфы за 1911. Электронный ресурс. Режим доступа: https://rb7.ru/afisha/magazine/113133).

11. Автор, мөгаен, Большая Успенская урамын күз алдында тоткандыр.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
Документальный материал позволяет представить особенности женской фронтовой судьбы, выделить трудности, которые выпали на долю фронтовичек, специфику адаптации в послевоенный перио
Воскресить память о войне помогают письма с фронта. На основе хранящихся в фондах Госархива Республики Татарстан военных писем от женщин-фронтовичек, адресованных Председателю През
В статье представлены документы из фонда Ш. З. Ракипова, хранящегося в Государственном архиве Республики Татарстан - переписка писателя с ветеранами Великой Отечественной вой­ны и
В статье рассматривается история образования и деятельность казанского ОКБ № 16 (Особого конструкторского бюро на авиационном заводе № 16) в сфере разработки отдельных видов вооруж
На примере театральных коллективов Среднего Поволжья, изучен вклад работников культуры в становление общественного мнения местного населения в годы ВОВ. Выявлены как единообразие,
В статье приведены сведения об особенностях вербовки военнопленных тюркских национальностей в легион «Идель-Урал», сведения о структуре, вооружении и личном составе 825‑го батальон