А. М. Гайнетдинов. Г. Гобәйдуллин болгар кабер ташлары турында

В этом году исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского ученого Газиза Губайдуллина (1887-1938). Статья посвящена научной работе ученого по изучению эпиграфического наследия Республики Татарстан. Данный вид исторического источника играет важную роль в изучении истории, культуры, языка татарского народа. Традиция установки надгробных камней с надписями на арабской графике в Поволжье пришла вместе с золотоордынской цивилизацией. Именно в период Золотой Орды в наших краях широко распространилась эта традиция и продолжается по сей день. В 1923 г. Г. Губайдуллин опубликовал свою статью о булгарских камнях в труде «Татар әдәбияты тарихы» (История татарской литературы). В 1925 г. издание с некоторыми сокращениями и добавлениями было переиздано. В данном исследовании Г. Губайдуллин приводит описание ряда эпиграфических памятников, делит язык булгаро-татарских эпитафий на несколько групп. В данной статье читателям предлагаем ознакомиться с работой Г. Губайдуллина, опубликованной в 1925 г. и переведенной автором данного исследования на современный татарский язык. Предложения, которые были в издании 1923 г., исследователем были включены в текст и были выделены курсивом.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Русский
PUBLICATION DATE:
22.12.2017
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 3/4 2017
  •  

В этом году исполняется 130 лет со дня рождения известного татарского ученого Газиза Губайдуллина (1887-1938). Статья посвящена научной работе ученого по изучению эпиграфического наследия Республики Татарстан. В 1923 г. Г. Губайдуллин опубликовал свою статью о булгарских камнях в труде Татар әдәбияты тарихы (История татарской литературы). В 1925 г. издание с некоторыми сокращениями и добавлениями было переиздано. В данном исследовании Г. Губайдуллин приводит описание ряда эпиграфических памятников, делит язык булгаро-татарских эпитафий на несколько групп. В данной статье читателям предлагаем ознакомиться с работой Г. Губайдуллина, опубликованной в 1925 г. и переведенной автором данного исследования на современный татарский язык. Предложения, которые были в издании 1923 г., исследователем были включены в текст и были выделены курсивом.

 

Аbstract

The article is devoted to the scientific work of the famous Tatar scientist Gaziz Gubaydullin (1887-1938), who made his scientific contribution to the study of the Tatar tombstones of the 13th -14th centuries. The relevance of the study lies in the fact that this year marks the 130th anniversary since the birth of G. Gubaydullin. Currently preserved are the objects of historical and cultural heritage, including the epigraphic monuments of the Golden Horde, written in Arabic script. Apparently, they have an important role in the study of the history, culture and language of the Tatar people. The tradition of installation of tombstones with inscriptions in Arabic script came to the Volga region together with the Golden Horde civilization. It was during the Golden Horde period in our land that this tradition widely spread and has been continuing up to now. G. Gubaydullin published his article on Bulgarian stones called “Tatar edebiety tarihi” (“Нistory of the Tatar literature”) in 1923. The publication was reprinted with some boiling and supplements in 1925. The present study contains G. Gubaydullin’s description of a number of epigraphic monuments and division of the language of the Bulgar-Tatar epitaphs into several groups. Interesting scientific observations of the scientist are of great importance for historians, philologists and art historians. We have translated the article containing two editions of “Нistory of the Tatar literature” from Arabic to Cyrillic. Moreover, we present the article published in 1925 by G. Gubaydullin to readers. The proposals, being a part of the edition of 1923 but not included into the 1925 edition, are included in the text and italicized. For the easiness of perception the article of G. Gubaydullin is translated into the modern Tatar language, sentences in Arabic are translated into Tatar as well.

 

Ключевые слова

Газиз Губайдуллин, булгаро-татарская эпиграфика, история, надгробные камни, эпитафии, язык, памятники, культура.

 

  •  

Gaziz Gubaydullin, Bulgar-Tatar epigraphy, history, tombstones, epitaphs, language, monuments, culture.

 

Атаклы татар галимнәре Газиз Гобәйдуллин (1887-1938) һәм Гали Рәхимнең (1892-1943) 1923, 1925 елларда «Татар әдәбияты тарихы» дигән саллы хезмәтләре дөнья күргән. Аның 1923 елда чыккан беренче томындагы икенче бүлектә татар әдәбияты мәсьәләләре генә түгел, борынгы язма чыганаклар, тел ядкәрләре дә тикшерелеп өйрәнелгән, шул исәптән борынгы ташъязмалар хакында да «Болгар кабер ташлары» исемле бик кызыклы мәкалә басылган. Белгәнебезчә, Г. Гобәйдуллин һәм Г. Рәхим берничә фәнни оешмада, гыйльми җәмгыятьләрдә зур фәнни эш алып барган. Мәсәлән, Казан университеты каршындагы Татарстанны өйрәнү җәмгыятендә һәм Тарих, этнография, археология җәмгыятендә эшләү дәверендә Г. Рәхим 1927-1928 елларда берничә фәнни экспедициядә катнашып, шактый күп эпиграфик истәлекләрне өйрәнгән, шуннан соң аның бер-бер артлы шуларга багышланган мәкаләләре дөнья күргән1. Атаклы эпиграфист буларак танылса да, «Татар әдәбияты тарихы» хезмәтендә урын алган «Болгар кабер ташлары» мәкаләсен Г. Рәхим түгел, ә Г. Газиз, ягъни Газиз Гобәйдуллин язган, дип күрсәтелгән2. Димәк, соңыннан Г. Рәхимнең болгар-татар эпиграфикасы белән кызыксынып китүендә һәм шул өлкәдә югары дәрәҗәләргә ирешүендә Г. Гобәйдуллинның әлеге мәкаләсе сәбәп һәм этәргеч булган һәм нык тәэсир иткән, дип әйтергә җирлек бар.

Г. Гобәйдуллин Идел буенда иң борынгы тел ядкәрләре – «Куман мәҗмугасы» һәм ярлыклар белән бергә Болгар олысының борынгы ташъязмаларын да анализлап, телен тикшереп, кайбер нәтиҗәләр чыгара. Ташъязмаларның телен ул өч төркемгә бүлә: гарәп телендәге язу; чыгтай теленә якын тел; чуваш, чыгтай һәм татар телләре катышкан тел. Автор төрле гипотезалар китерә һәм һәркайсының ни кадәр дәлилле икәнлеген тикшерә, кызыклы фикерләрен әйтә.

1925 елда чыккан «Татар әдәбияты тарихы. Феодализм дәвере» китабында да Болгар кабер ташлары хакында нәкъ шул ук мәкалә басылган3. Нигездә, ул моңарчы чыккан мәкаләсе белән тәңгәл килә, тик анда кайбер урыннары кыскартылган, кайбер җөмләләр өстәлгән.

Укучыларга Г. Гобәйдуллинның фикерләрен белү кызык булыр, дигән уй белән без бу мәкаләләрне гарәп графикасыннан кириллицага күчердек. Болгар ташлары хакындагы мәкаләләрнең кайсысын бирергә – 1923 яки 1925 елда чыкканынмы – дигән сорау туды. Гадәттә, галимнәрнең соңгырак дәвердә язылган мәкаләләре камилрәк, тулырак була, чөнки авторның соңыннан фикере үзгәрергә, кайсы да булса мәсьәләдә ялгышканын аңларга яисә яңа фактлар табылырга мөмкин. Шул сәбәпле, без 1925 елда язылган мәкаләне бирергә булдык. Тик шулай да 1923 елгысында булган, әмма 1925 елгысында кыскартылып, төшереп калдырылган җөмләләрне барыбер җәя эчендә язып, курсив белән билгеләдек. Ул җөмләләр һәм фикерләр дә безнең өчен әһәмиятле, кызыклы булып күренде. Шунысы да бар: алар китапта урын җитмәү яисә темага бик туры килмәү сәбәпләре белән генә төшереп калдырылган булырга да мөмкин.

Укучыларга аңлавы җиңел булсын өчен, текстны хәзерге телгә яраклаштырып бирдек. Гарәп телендәге җөмләләр татар теленә тәрҗемә ителде.

 

  •  

1. Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / Төз. Р. Мәрданов, И. Һадиев. – Казан: Җыен, 2008. – Б. 214-293.

2. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Беренче җилд. Борынгы дәвер. Икенче бүлек. – Казан: Татарстан Совет Социалистик Җөмһүриятенең дәүләт нәшр., [1923]. – Б. 241.

3. Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. Икенче басма. – Казан: Татарстан матбугат һәм нәшрият комбинаты, 1925. – 316 б.

 

Болгар кабер ташлары

(Унынчы гасырның башыннан бирле шул заманның сәүдәгәр һәм мәдәни гарәп хилафәте[1] белән мөнәсәбәт, 922 нче елдан алып рәсмән[2] исламият кабул итеп габбасиларның протектораты астына керүләре Болгарда ислам мәдәниятен җәйде. Табигый, гарәп сәүдәгәрләре болгарларны мәдәни ясарга, протекторатны саклар өчен дә аларны чын мөселман ясарга тырыштылар. Чөнки гарәпләрнең икътисади мәнфәгатьләре шунда булды: гарәп мәдәниятен болгарларның кабул итүләре гарәп-болгар сәүдәсен арттырасы мәгълүм иде. Шуның өчен Багдад, Басра, Шам факторияләре шимальнең[3] бозлы урманнарына илтеп мәчет, мәдрәсәләр салдылар; шул ук урыннарга мөселман фәкыйһләре[4], галимнәре килеп утырдылар; хәтта анда шәкертләр дә җитештереп болгарларның үз араларыннан галимнәр дә пәйда булдылар. Ниһаять, Болгарның казые, миллияте мәгълүм түгел Ягъкуб бине Ногъман исемле кеше Болгарның тарихын да язган. Әбү Хәмид әл-Әндәлүси 529нчы һиҗридә бу кеше белән күрешкән һәм күп тарихи материал алган. Моннан башка Болгар йортында тыйб[5] әсәрләре язылганы да мәгълүм. Шулай ук Мәрҗани «Мөстәфад»ының беренче җилдендә[6] Болгарга нисбәт бирелгән бик күп галим һәм фәкыйһләрең исемнәрен һәм аларның әсәрләрен зикер кыла[7]. Ләкин бу әсәрләрнең берсе дә болгар төркисе белән язылганы мәгълүм түгел. Шиксез, боларның эчендә төп Болгар кешеләре булса да, күбрәге Болгар ханы сараенда җылы урын табып килеп сыенып, аларның меценатлыгы белән файдаланып торган кешеләр булыр).

Болгар Иле татар-монголлар тарафыннан истиля ителеп[8], Алтын Урданың бер провинциясе булып әверелгәннән соңгы дәвердән безгә Борынгы Болгар туфрагындагы иске зияратларда байтак әгъля[9] язулы, матур эшләнгән кабер ташлары сакланып калган. Боларның төркичә булганнары бары сигезенче һиҗринеке, ягъни милади 14 нче гасырныкы гына. Җиденче (13 нче) гасырныкылар булса да, аларның текстлары гарәпчә генә. Бары тик мөәррих[10] Гайнетдин Әхмәров тапкан һәм укыган ташлар арасында бер генә 642 нче һиҗри тарихлы, әмма үзе чын төркичә булганы бар. Бу ташның укылган кадәрлесе шушы: «…алдында 84 йәшендә гадәде тарих алты йөз кырык икедә 642».

Бу кабер ташлары күбесе «сөлес», беразы «куфи» хат[11] белән, кайсысы исә ике төрле хатның катышуыннан хасил булган язу белән язылганнар. Тел ягыннан болгар ташларын өчкә бүләргә мөмкин: аларның чат гарәпчә язылганнары бар; без болары хакында сөйләмибез. Икенче төркеме булса, чыгтайчага маил[12] бер шивәдә[13]. Бу төркеме өчен бер-ике мисал алабыз: «Бүләр Тай ибне Тамшак бик зийарати торур Тәңрига васыл мәсрур кылыйб Кәүсәр шәраби белә кандурсын вафати рәҗәб ахырыйнда тарих йити йүз йегерми түртдә».

Моның теле бераз татарча катыш чыгтайча. «Йити, түрт» рәвешләре, тавышларның муафәкатенең[14] юклыгы («Тәңрига») моны яхшы исбат итәләр (бу ташның чыгтайчасы һәм урысчага тәрҗемәсе Березинның «Булгары на Волге» дигән әсәренең 38 нче сәхифәсендә), ләкин чыгтайча «кандургай» урынына монда татарча «кандурсын» формасы килә, ләкин кайсысында чыгтай формаларының татарча белән бергә җәнүб[15] төрки формалары белән дә катышканын очратабыз. Мәсәлән: «Болгари Муса углы рәҗәб зийарати торур. Тәңрига васыл рәхмәте әгърикъ кыйлсун амин ахыйр вафати бирелмеш тарихка йити йүз йегерми тукузында ирди»; монда без чыгтай формалары белән бергә «бирелгән» урынына «бирелмеш», «кыйлгай» урынына «кыйлсун» формаларын очратабыз. Болгар ташларының иң бизәкле, өслүб[16] белән тәртиб ителгәннәреннән[17] булган бер ташта да без шул чыгтай һәм татар шивәләренең катышуын күрәбез: «Һүвәл-хәййүл-ләзии ләә йәмүүт йигитләр күрки күңелләр үзки галимләрни агырлаган йәтим тол үксүзләрни асраган Муса углы алтунчы Шәһидулла зийарати торур (без Березинча укымадык; ул «Шәһидулла»дан соң «Баси торур би» дип укый, без «зийарати торур» дип укыйбыз, ташның рәсеме шулай укырга имкян[18] бирә) …һиммәт кыйлсун шәһре рибигыль-әүвәлнең уртасында тарихка 717».

Әгәр бу саф төркичә булган язуларны тикшереп карасак, күрәбез ки: аларның телләре ифрат чыгтайчага якын. Шул ук чакта түбәндә сөйләнәчәк «Кодекс Куманикус»та сакланып калган кыпчак теленең нәмунәләренә[19] дә бик якын. Моны исбат итү өчен Лука Инҗиленнән бер катганы[20] алыйк: «Ари («ару, пакь, мөкаддәс» мәгънәсендә булырга кирәк) Лукас айтир … качан Христус тугды килде фирештә йиздан[21] айти күчүчигә кем куйлар күтәр». Моннан күренә ки: кыпчак-куманнарның теле дә чыгтай теленә шактый якын булган икән. Чөнки 14 нче гасырның башында язылган, халык өчен тәртиб ителгән бер әсәрне әдәби чыгтай теле яисә аның тәэсире белән язылган дип әйтеп булмый. Бу ике халыкның шивәсендә табигый якынлык бар; димәк болгарларның теле дә половецларныкы төсле чыгтайчага якын булган булырга кирәк. Ләкин болгарларга турыдан-туры чыгтай тәэсире булуын ихтимал тотарга да хакыбыз бар. 13 һәм 14нче гасырларда Урта Азиянең күп җирләре Җуҗи олысы кулында булганга, Җуҗи угыллары белән чыгтай угыллары сәлаләләре[22] ясаган патшалыклар арасында солых хөкем сөргәнгә, Урта Азия белән Болгар арасында куәтле сәүдә барды; шушы гасырларда сәүдәгәрләр артыннан үзләренең мәгънәви маллары булган гыйлем, дин, тыйб белән акча эшләүчеләр дә килеп тордылар. (Моңарга бик яхшы, ачык дәлил шушы: Башкортстанда, Дим буенда «Чишмә» һәм «Кара Якуб» авыллары янында бер кабер ташы бар. Бу таш иске каберстанда бер төрбә эчендэ утыра. Төрбә юнылмаган таштан Болгар гыймарәтләре[23] рәвешендә салынган. Шундагы кабер ташы өстенә кабартып гарәп телендә түбәндәге сүзләр язылган: «Әл-гаадил фиил-әхкәәми хаҗи Хөсәйен бик минәл-әмрил-кәбиир Гомәр бик Төркестани әл-мәрхүүм Аллааһүммәр-хәмһү рахмәтән вәәсигатән вәк-римһү бил-гафви вә мәгъфираһ түвүффийә фиил-әййәәмит-тәәсигый фии шәһрил-Мәбәәх сәнәтә әрбәгыыйнә вә иснәтәйни вә сәбгый мийәһ». Димәк, бу таш шул ук сигезенче гасры һиҗринеке[24]; ягъни безгә мәгълүм булган Болгар ташларының күбесе белән гасырдаш. Аның өслүбе дә Болгар ташларының өслүбенә охшашлы, хәтта «мийәһ» сүзенең ялгыш имлясы да бу ташта тәкрар ителә[25]. Шөбһәсез, бу кеше асыл төркстанлы булса да, Болгар иленә тәгаллекълы[26] зат булгандыр; ихтимал, ул Төрекстаннан килеп башкортлар арасына ислам тарату белән мәшгуль булган кешеләрдән берседер. Аның каберенең изге булып хисаплануы да шуңарга дәлил була ала. Шуның шикелле Төрекстаннан килгән «әүлияләр»нең Болгар илендә булганлыгын Хисамеддин Мөслиминең «Тәварихе Болгария»сеннән дә күрәбез. Менә шул ташта без чыгтай шивәсендә бер нәзым[27] очратабыз. Баштагы төрекчә ике юлы вәзен[28], кафия[29] ягыннан начар тәртиб ителгән. Өченче, дүртенче юлы гарәпчә, соңгы ике юлы тагы төркичә булып, гарәпчә нәзымнарның тәрҗемәсе булырга о[х]шый: «Ниләр касыйдан йа мәлигъ тәким качар, Камуга бер үлүм сәгати үнкәр (бу бәетнең өслүбе «Кудатку белек» шигырьләрен искә төшерә)». «Әраа дүнйәә хәраабән бил-игътибәәри Фә-ләә йәбкаа мүдәәмән фиил-караари». «Күрәмен дөнйаны вәйранә бары, Һәмишә бакый ирмәс йук карары»).

Өченче төрле Болгар кабер ташларында тарих-ел исемнәре, ягъни саннар чувашчага маил, калган сүзләр чыгтай һәм татарча сүзләрдән гыйбарәт булган катыш тел белән тәртиб ителгәннәр. Чыгтайчага маил телле башка ташлардагы гарәпчә «ибне, бине» сүзләре урынына боларда татарча «ул» (ули-улы) дип язылган. Бу нәүгъ[30] ташлардан да берничә мисал алыйк:

«Һүвәл-хәййү ләә йәмүүт Йосыф ул Мөхәммәд ул Исмәгыйль зийарати торур рахимәһүллааһү галәйһи рахмәтән вәәсигаһ фани дөнйадин бакый ахирәткә рихләт тындуы тарих җийат җүр ван тувату».

«Хайрәтлү Сираҗ йувари ул Йагкуб йувари ул Әйүб йувари ул Хәсән йувари ул Мөхәммәдмир Мәхмүд тарих җийат җүр».

«Биктимер ул Хуҗа Бәйрәм зийарати торур рахимәһүллааһү Тәгааләә галәйһи рахмәтән вәәсигаһ вафати билгүси җийат җүр».

«Әл-хүкмү лилләәһил-галиййил-кәбиир – мирза Ибраһим ана ул шәһид – хаҗ белүб (Ашмарин «белүге» дип укый. – Болгары и чуваши. – С. 90) …рахмәтүллааһи галәйһи рахмәтән вәәсигаһ вафат йатуы тарих җийат җүр җийар маныш җал мөхәррәм 1 нче искенеҗ күән ати (иде)» (без Хөсәен Фәезхановча күчердек).

Менә шушы саннарның һәм бәгъзы[31] сүзләрнең ни чыгтайча һәм ни дә татарча булмавы галимнәрне тәмам шаштырган. Элек «җийат җур»ны «җийәти җәүр» (пришествие угнетения) дип укыганнар. Имеш без «җийат җур»ның хәрефләрен әбҗәд хисабы белән санга алмаштырып җыйсак, һиҗри 623 нче ел (1226 милади) килеп чыга. Бу ел исә татар-монголларның Болгарга һөҗүм кылып җимергән елы. Шуның өчен, имеш, болгарлар моны гарәпчә «җийат җур» дип атаганнар. Ләкин Хөсәен Фәезханов үзенең урысча бер мәкаләсендә бу саннарның чувашча булуы ихтималын белдергән. Шуның соңында мөстәшрикълар[32] арасында болгарлар теленең чуваш теленә якын бер тел булганлыгы фикере көчәеп киткән. Бу дәгъваларын исбат [итү] өчен алар башка дәлилләр дә эзли башлаганнар (бу хактагы фикерләрне Смолинның «Болгарларның чувашлыгы мәсьәләсе» дигән әсәрендә табарга мөмкин).

Ләкин мөстәшрикълар никадәр бу мәсьәлә белән шөгыльләнеп, кызып китеп бик кызык һәм гаҗәеп дәлилләр китерергә азапланмасыннар, бу ташларга караганда, аларча бөтен болгарларның чуваш булуы килеп чыкмый. Чөнки ташлар эчендә бары чувашча гына булганнары булса, бу дәгъваны дөрес дип әйтергә мөмкин дә булыр иде. Ләкин табылган ташлар эчендә чыгтай теленә маил булганнары да күп. Шуның өстенә дә чувашча дип йөртелә торган «җийат җур»лы ташларның үзләрендә «торур», «билгүсе», «фани дөнйадин бакый ахирәткә» шикелле чыгтай сүзлеләре бар. Шуның өстенә дә бу чувашча дип йөртелә торган сүзләр гарәп имлясы белән тавышлы хәрефләрне төшереп язылган; шуның өчен чувашчыларга каршы татарчылар да бер проблема ыргытып, үзләренчә тәэвил итә[33] алалар. Мәсәлән, югарыдагы бер язудагы «җийат җур җийар маныш җал» дигәнне без татарчадагы шикелле тавышлы хәрефләр куйсак, «җийати җүз җийар манышы җал» дип укый алабыз. Ташка язганда «з»ның ноктасы төшеп калып, «р» га әйләнгән булуы, гарәптә «ч» булмаганга, «нчы» урынына «ншы» язылган булуы бик мөмкин; «й» да кайбер вакыт язылмыйча, «улы», «иде» шикелле сүзләрнең «ул», «ат» рәвешендә язылуын да без югарыдагы мисалларда күрдек.

Һәрхәлдә ташларның кайсысы чын болгарларныкы, кайсысы «килмешәк татарлар»ныкы икәнен дә аерып белеп булмый. Татарлар исә Җуҗи углы Бату белән алай эз калдырырлык күп булып та килмәделәр. Аларның Чыңгыз тарафыннан Болгарга барырга тәгаен кылынган[34] ардуларының ике туманнан (егерме меңнән) гыйбарәт булганы (Vambery «Das Türkenvolk», стр. 180), шуның өстенә дә бер урыс Летописенең хәбәренә күрә, Болгарстан татарлар тарафыннан 1231 нче елда, әмма икенчесе буенча бары 1241 нче елда гына алынган (Шпилевский. Древние города. – С. 160, 162. Соңгы фикерне Рәшидеддин дә куәтли). Ләкин урыс мәнбәгъләренең[35] әйтүенә күрә, Алтын Урда дәверендә болгарларның сәяси мөхтәриятләре[36] байтакка кадәр дәвам итте. Урыс кенәзләре белән бергә Болгар ханнары да Сарай шәһәренә барып ханлыкка ярлык алып кайталар иде (Шпилевский… С. 162). Алтын Урда дәүләте ясалгач та, Болгар мәдәни бер мәмләкәт булып торды; хәтта Сарай ханнарының акчалары да күп заманнар Болгарда сугылып килде. Шуның өчен мәдәни болгар теленә алардан түбәнрәк телләрнең тәэсире хакында уйлап булмый; үзләре төрек тә булмаган монголларның исә үз кабер ташларына чыгтай әдәби телендә язулар яздырулары тагы да акылга сыймаслыграк бер эш. Тагын бер ихтимал, чувашча сүзле дип йөртелә торган ташларның мөселман булган чувашлар тарафыннан яздырып куелган ташлар булуыдыр. Һәрхәлдә, бәгъзы урыс мөстәшрикълары уйлаганча, мәсьәләне тәмам хәл ителгән дип әйтеп булмый (бигрәк тә казанлы яшь мөәррих һәм археолог Худяковның 1922 нче ел язында Шәрык академиясе хозурындагы «Шәрыкны өйрәнү» җәмгыятендә болгарларның чуваш булулары мәсьәләсенә даир[37] китерелгән дәлилләрне тәнкыйть иткәннән соң, бу мәсьәләне яңадан карап чыгу телчеләр һәм мөстәшрикълар өстенә фарыз булып кала).

Хәзер дә Шимали[38] Кавказ таулары арасында яшәп, үзләрен «балкар» (болгар?) дип атый торган, кечкенә генә бер кабиләнең барлыгы мәгълүм. Алар электәрәк Кавказның шималендәге далаларда торып, соңыннан тау араларына күчеп килеп утырганнар. Менә шул халыкның теле форма һәм лөгать[39] ягыннан хәзерге татар теленә бик о[х]шый. Бу халык, ихтимал, Азиядән килешли Болгар төрекләренең гомуми массасыннан аерылып калган бер тармак булып, аларның телләре Идел буе болгарларының теленең дә тәхминән[40] нинди булганын күрсәтә торган дәлилләрдән берсе булып хисапланырга мөмкин (Караулов. Балкары на Кавказе (Изв[естия] Общ[ество] арх[еологии] ист[ории] и этн[ографии], Т. XXLI, вып. 2)).

Әлхасыйль[41], ничек кенә булмасын, 13-14 нче гасырлар чорында Идел белән Каманың кушылган урынында, ягъни Борынгы Болгар илендә яшәп, кабер ташларына хәзерге Казан татарчасы белән чыгтайчаның катышуыннан хасил булган телдә язулар язган бер халык булган. Шөбһәсез, аларның шул ук телдә язылган китаплары да булгандыр. менә шушы халык 10нчы гасырдагы болгарларның токымнарымы, түгелме – мәсьәлә анда түгел. Бары тик шушы гасырларда Болгар илендә яшәгән шул халык, безнең хәзерге Идел буе татарларын бер халык итеп ясап чыгаруда гонсырлык хезмәтен иткән. Шәһәргәме, илгәме, әллә халыккамы нисбәт биреп безнең иске язучыларыбыз үзләрен һәрвакыт «әл-Болгари» дип атарга яратканнар.

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге

Гали Рәхим: тарихи-документаль, әдәби һәм биографик җыентык / Төз. Р. Мәрданов, И. Һадиев. – Казан: Җыен, 2008. – 480 б.

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Беренче җилд. Борынгы дәвер. Икенче бүлек. – Казан: Татарстан Совет Социалистик Җөмһүриятенең дәүләт нәшр., [1923]. – Б. 241.

Рәхим Г., Газиз Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. – Икенче басма. – Казан: Татарстан матбугат һәм нәшрият комбинаты, 1925. – 316 б.

 

  •  

Gali Rehim: tarihi-dokumental, edebi hem biografik jyentyk. Toz. R. Merdanov, I. Hadiev [Gali Rahim: historical, documentary, biographical and literary collection. In Tatar.]. Kazan, 2008, 480 р.

Rahim G., Gaziz G. Tatar edebiyety tarihy: Berenche jild. Boryngy daver. Ikenche bylek [The history of the Tatar literature: the first volume. The ancient period. Тhe second part. In Tatar.]. Kazan, [1923], 244 р.

  1. ahim G., Gaziz G. Tatar edebiyety tarihy: Feodalizm davere. Ikenche basma [The history of the Tatar literature: the first volume. The period of feudalism. In Tatar.]. Kazan, 1925, 316 р.

 

Сведения об авторе

Гайнeтдинов Айдар Марсилевич, кандидат филологических наук, старший научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, e-mail: aydargm@yandex.ru.

 

About the author

Gaynutdinov Aydar Marsilevich, Candidate of Philological Sciences, Senior Researcher at Sh. Mardzhani Institute of History of Academy of Sciences of the Republic of Tatarstan, e-mail: aydargm@yandex.ru.

 

В редакцию статья поступила 31.01.2017 г., опубликована:

Гайнетдинов А. М. Г. Гобәйдуллин болгар кабер ташлары турында // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2017. ‒ № 3/4. ‒ С. 293-301.

 

Submitted on 31.01.2017, published:

Gaynetdinov A. M. Gobеydullin bolgar kaber tashlary turynda [G. Gobaydullin about Bulgarian tombstones. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2017, no. 3/4, pp. 293-301.

 


СҮЗЛЕК:

[1]. Хилафәте ‒ хәлифәлеге.

[2]. Рәсмән ‒ рәсми рәвештә.

[3]. Шимальнең ‒ төньякның.

[4]. Фәкыйһләре ‒ хокук белгечләре.

[5]. Тыйб ‒ медицина.

[6]. Җилдендә ‒ томында.

[7]. Зикер кыла ‒ искә ала.

[8]. Истиля ителеп – яулап алынып.

[9]. Байтак әгъля – бик яхшы.

[10]. Мөәррих – тарихчы.

[11]. «Куфи» хат – язу.

[12]. Чыгтайчага маил – тартым.

[13]. Шивәдә – диалектта.

[14]. Муафәкатенең – килешү-ярашулыгының.

[15]. Җәнүб – көньяк.

[16]. Өслүб – стиль.

[17]. Ителгәннәреннән – төзелгәннәреннән.

[18]. Имкян – мөмкинлек.

[19]. Нәмунәләренә – үрнәкләренә.

[20]. Катганы – өзекне.

[21]. Фирештә йиздан ‒ югарыдан, күктән (чыгтайча да «айыз» – «югары» мәгънәсендә).

[22]. Сәлаләләре ‒ династияләре.

[23]. Гыймарәтләре – биналары.

[24]. Һиҗринеке – һиҗри елныкы.

[25]. Тәкрар ителә – кабатлана.

[26]. Тәгаллекълы – мөнәсәбәтле.

[27]. Нәзым – шигырь.

[28]. Вәзен – ритм.

[29]. Кафия – рифма.

[30]. Нәүгъ – төр.

[31]. Бәгъзы – кайбер.

[32]. Мөстәшрикълар – шәрык белгечләре.

[33]. Тәэвил итә – аңлата.

[34]. Кылынган – билгеләнгән.

[35]. Мәнбәгъләренең ‒ чыганакларының.

[36]. Мөхтәриятләре – бәйсезлекләре.

[37]. Даир – карата.

[38]. Шимали ‒ Төньяк.

[39]. Лөгать – тел.

[40]. Тәхминән ‒ якынча.

[41]. Әлхасыйль – кыскасы.

OTHER ARTICLES
Тема строительства Казанского обвода долгие годы в силу особой значимости объекта и секретности документов не была предметом специального исторического исследования.
Вторжение гитлеровской Германии, начавшееся в июне 1941 г., потребовало от высшего политического и военного руководства СССР
Тема строительства оборонительных рубежей, участие в этой работе жителей тыловых регионов СССР мало изучена как в отечественной, так и в региональной историографии. Некоторые сюжет
Первое упоминание о Тетюшах в «Разрядных книгах» относится к 1571 г. Крепость была построена на правом берегу реки Волги как сторожевой пограничный пункт на территории «Дикого поля
Известный просветитель Исмаил Гаспринский (1851-1914) был патриотом России и тюркских народов страны. Эти черты позволяли ему публично выражать свое мнение и ратовать за лучшую жи
В статье рассматривается влияние революционных событий 1917 г. на жизнь уездного города Чистополя с целью выявления особенностей и характерных черт.