М. Г. Арсланов. Муса Җәлил – драматург һәм театр тәнкыйтьчесе

Аннотация
Беспрецедентная сила духа и неповторимый подвиг великого поэта ‒ патриота Мусы Джалиля и его соратников являются неоценимым материалом и источником вдохновения для всех творческих деятелей. Можно найти сотни произведений, посвященных их жизни и подвигу. Но, до сих пор практически не изучена тема «Джалиль и национальное сценическое искусство». Данная статья призвана заполнить белое пятно национального «джалиловедения». Общеизвестен интерес М. Джалиля к театральному искусству. Судя по воспоминаниям однокурсника по Оренбургскому народному институту просвещения Ф. Исхакова, уже в 1922 г. у Мусы имелись две тетрадки со стихами и драматическими произведениями. Писал он пьесы и сценарии также во время учебы на рабфаке в Казани. К тому времени были написаны такие пьесы как «Сирота», «Кабил-Хабил», «Гусиное перо», «Девушка Бибкай» и другие. М. Джалиль стоял у истоков создания татарского оперного искусства, брал на себя огромную ответственность по созданию либретто для первых татарских опер. Исследуя вклад поэта-патриота в развитие национального сценического искусства нельзя оставлять в стороне его деятельность в качестве театрального критика и публициста. Таким образом, деятельность М. Джалия как театрального критика и драматурга, автора литературных сценариев и драматургических произведений заслуживает быть предметом специального научного исследования.
Abstract
The unprecedented moral courage and the inimitable deed of the great patriot poet Musa Jalil and his comrades-in-arms are an invaluable material and a source of inspiration for all artists. Hundreds of works devoted to their lives and the deed can be found. But the issue of “Jalil and national performance art” is still practically not investigated. The present article is aimed at bridging the gap in national “Jalil studies”. The interest of Musa Jalil in performance art is well-known. According to the reminiscences of his coursemates in Orenburg Public Institute of Education named after F.Iskhakov, already in 1922 Musa had two notebooks with his poems and dramatic works. He also wrote plays and scripts during his study at workers’ faculty in Kazan. By that time such plays as “Orphan”, “Kabil-Khabil”, “Goose quill”, “Bibikay girl” and others had been written. Musa Jalil was one of the originators of the Tatar opera and took an active role in writing libretto for the first Tatar operas. Studying the contribution of the patriot poet to the development of the national performance art, one can’t set aside his activity as a theatre critic and an essay writer. Thus, Musa Jalil’s activity as a theatre critic and a playwright, an author of scripts and dramatic works deserves being a subject of a special scientific research.
Ключевые слова
Муса Джалиль, поэт, драматург, оперный театр, Татарская оперная студия в Москве, театральный критик, пьеса «Девушка Бибкай».
Keywords
Musa Jalil, poet, playwright, opera house, Tatar opera studio in Moscow, theatre critic, “Bibikay girl” play.
Татар халкының ватанпәрвәр шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тиңдәшсез рухи көче, кабатланмас батырлыгы милли сәнгатебезнең бөтен өлкәләре өчен кыйммәтле чыганак булды. Әдәбият, сәнгатьнең кайсы гына төрен алып карасак та, һәркайсында Җәлил һәм җәлилчеләргә багышланган йөзләрчә әсәр таба алырбыз. Поэзияне алсак, шигырь-поэмалар, прозада хикәя, роман, истәлек-мемуарлар, драматургиядә зур күләмле сәхнә әсәрләре иҗат ителгән. Боларга тагын музыка, рәсем, сынлы сәнгать, театр өлкәсендәге казанышларны – Җәлил сүзләренә язылган җыр, романс, вокал циклларны, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренә багышланган опера, оратория, һәйкәл, скульптур портрет, картиналарны, спектакльләрне дә өстәсәк ХХ гасырның икенче яртысы татар мәдәниятендә каһарман шагыйрь һәм аның көрәштәшләре темасы нинди зур һәм мөһим урын тотканын күрербез.
Галимнәр дә бу өлкәдә зур эш башкардылар. Филология өлкәсендә Г. Кашшаф, Р. Мостафин, Р. Бикмөхәммәтов, Ә. Мәхмүдов, Т. Галиуллин һәм башка күренекле әдәбият белгечләребезнең шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлына багышланган хезмәтләре җитди игътибарга лаек. Музыка белемендә Й. Исәнбәт, К. Таҗиева, сынлы сәнгатьтә Р. Шаһиева кебек галимәләребезнең эшләре киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Әмма, ни гаҗәп, Җәлил һәм татар театр сәнгате арасындагы мөнәсәбәтләр әлегә кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Югыйсә, өстән генә караш ташлаганда да шактый бай материал барлыгы күренә, кызыклы гына коллизияләр чалымлана.
Туганнарының, замандашларының язуына караганда, Җәлилнең театр сәнгатенә мәхәббәте зур була[1]. Ул кечкенәдән үк бу төр сәнгать белән тирәннән кызыксына. Революциягә кадәр татар мәдәни үзәкләренең берсе булган Оренбург шәһәрендә эшләп килгән «Ширкат» труппасының спектакльләрен даими карап бара. Ә бу чорда әлеге коллективка М. Мутин, Г. Мангушев, Ф. Ильская, В. Мортазин-Иманский, М. Иманская кебек гаҗәеп көчле актерлар составы туплана. В. Мортазин-Иманский, М. Мутин кебек тәҗрибәле режиссерлар спектакльләр куя. «Ширкат» труппасында М. Фәйзинең «Галиябану», Ш. Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» кебек танылган әсәрләре беренче тапкыр сәхнәгә күтәрелә. Күренгәнчә, кечкенә Җәлилнең эстетик зәвыгы формалашу өчен җирлек Оренбургта шактый уңдырышлы, бәрәкәтле була. Бәлки шуңадыр да ул малай чактан ук пьесалар яза, үз тирәсенә иптәшләрен туплап, спектакльләр куя, төп рольләрдә чыгыш ясый. 1917 елдан «Хөсәения» мәдрәсәсендә Муса белән бергә укыган башкорт шагыйре Сәгыйть Агиш бу турында менә нәрсәләр яза. «Он писал стихи и одноактные пьесы для детей. Помню пьесу под названием «Варенье». У нее был довольно занимательный сюжет, острый язык. Ставили ее много раз. Пьеса шла с большим успехом. Для одиннадцатилетнего автора, впервые пробующего перо, это право же, было неплохо»[2].
Җәй көннәрендә, туган авылы Мостафага кайткач та Җәлилнең балалар коллективы туплап, спектакльләр белән күрше авылларда йөрүе билгеле[3]. Ә 1922 елдан Оренбург Татар халык мәгариф институты буенча сабакташы Фатыйх Искаковның истәлекләренә караганда, М. Җәлилнең инде 1918-1919 елларда үк язылган ике дәфтәр шигырь һәм бер пәрдәлек пьесалары булганлыгы мәгълүм[4]. Казанда Рабфакта укыган елларда да Җәлил пьесалар язуын ташламый. 1925 елның җәендә узган чыгарылыш кичәсенең сәнгать бүлеге М. Җәлилнең «Эшфак» дип аталган сценарие буенча бара[5]. Бу фактлар барысы да яшь Мусаның театр сәнгате, драматургия белән даими кызыксынуы, үз осталыгын арттыра баруы турында сөйли.
Кызганычка каршы, әле бүгенге көнгә кадәр Муса Җәлилнең башлангыч чор иҗаты тулысынча диярлек өйрәнелмәгән. Истәлекләр буенча барлаганда, аның «Ятим бала», «Кабил-Һабил», «Каз канаты», «Бибкәй кыз» дип аталган пьесалары булганлыгы ачыкланды. Тик алар безнең көннәргә кадәр сакланмаганнар. Әмма бу әле алар театр тарихыннан бөтенләй үк эзсез югалганнар дигән сүз түгел.
1925 елның 11 гыйнварендә Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры) танылган җырчылар һәм драма артистлары Фәттах Латыйпов һәм Зәйнәп Хөсәеноваларның сәхнә бәйрәмнәре уздырыла. Бенефис кичәсе өчен Муса Җәлилнең «Бибкәй кыз» музыкаль драмасы сәхнәгә куела. Режиссер Шакир Шамильский тарафыннан сәхнәләштерелгән һәм халкыбызның атаклы җырчылары белән беррәттән танылган артистлар Касыйм Шамиль, Рокыя Кушловскаялар да катнашкан спектакль зур уңыш казана. Бигрәк тә җырлы рольләрдә чыгыш ясаган бенефис ияләре Ф. Латыйпов һәм З. Хөсәеноваларның көчле, матур тавышлары, моңлы җырлары халыкны әсир итә. Театр тәнкыйте дә спектакльне уңай бәяли. Ике көннән соң, ягъни 13 гыйнварда «Кызыл Татарстан» газетасында «6нчы урындык» псевдонимы астында М. Парсинның рецензиясе басылып чыга. «Әсәр простой күзлектән генә караганда матур, әйбәт, – дип сүз башлый тәнкыйтьче һәм шунда ук чорның иң төп таләбен алга китереп куя. – Инде идеология ягына килгәндә, эшләр бик такыр. Сөешү, үбешү, туйлашу, бер-берсен үтерешүдән башка бернәрсә юк»[6]. Әсәрнең эчтәлеге турында тәнкыйтьче нинди генә фикер әйтмәсен, ничек кенә ирония белдермәсен, 19 яшьлек автор өчен пьесасы татар халкының иң мәртәбәле сәхнәсендә уйналуы, әлбәттә, зур уңыш була. Әмма, әсәренең сәхнәгә куелу фактын һәм газетада әйтелгән фикерләрне Муса үзенчә кабул итә. Рецензия басылуның өченче көнендә үк шул ук «Кызыл Татарстан» битләрендә ул пьесасының аның ризалыгыннан башка сәхнәләштерелүен һәм элеккеге елларда язылган «Бибкәй кыз», «Чегән егете», «Кабил-Һабил», «Каз канаты» әсәрләренең алга таба сәхнәгә куелырга, укылырга, төзәтелергә тиеш түгеллеге турында белдерү белән чыга[7]. Әлеге факт Җәлилнең үз-үзенә, иҗатына җитди карашы, таләпчәнлеге турында сөйли. Шулай итеп, беренче уңыш аның тормышына бернинди дә үзгәреш китерми. Рабфак шәкерте укуын ташлап пьесалар язарга да утырмый, театрга якынаерга да омтылмый. Бары да ничек бар, шул килеш кала. Моны ничек аңлатырга? Бәлки эш Җәлилнең соң дәрәҗәдә максатчанлыгындадыр? Әлегә аның төп максаты белем алу, Рабфак тәмамлау. Алда – Мәскәү дәүләт университетының филология бүлеге. Ә язылган пьесалар – алдагы зур иҗат өчен әзерлек, үсеш баскычлары гына. Аларга соңыннан да әйләнеп кайтып була. Күрәсең, Муса әнә шулайрак фикер йөрткәндер һәм алдагы иҗаты аның хаклы икәнен дә раслый. Драматургия өлкәсендәге алдагы чор тәҗрибәләре аңа беренче татар операларына либреттолар язганда, башка авторларның эшләрен бәяләгәндә зур ярдәм итә. Ә кайбер әсәрләре («Алтынчәч», «Илдар» һәм башкалар) опера театры өчен язылып, либретто формасында булсалар да чын мәгънәсендә шигъри драма әсәрләре, сәхнәнең, драматургиянең бөтен кануннарына туры китереп язылганнар. Аларны, безнең фикеребезчә, һич икеләнмичә драма театрлары сәхнәләрендә куеп һәм уйнап була.
Әлегә кадәр язылганны йомгаклап шуны әйтергә була. Муса Җәлил – алга таба милли театр сәнгатен баетырлык зур сәхнә әсәрләре тудырырлык талантлы зур шәхес. Эрудицияле, тирән белемле, масштаблы фикерле әдип. Үкенечкә каршы, төрле сәбәпләр аркасында аның бу таланты тулысынча ачыла, реальләшә алмый кала. Тарих, яшәү шартлары шулай идарә итә.
Муса Җәлилнең, татар театры үсешенә керткән өлеше турында сүз алып барганда, аның театр тәнкыйте өлкәсендәге хезмәтләрен дә барлап, җитди игътибар белән тикшерергә кирәктер. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге Мәскәүдә яшәгәндә, 1931 елдан башлана. Бу чорда ул башкалада эшләп килгән Мәскәү татар үзәк эшче театры спектакльләрен даими карап бара һәм «Ударниклар» журналы, «Коммунист» газетасы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Гомумән алганда, М. Җәлил ил буенча барган зур үзгәрешләр чорында театр сәнгатенә мөһим урын билгели, аның алдына җитди бурычлар куя. «Пролетариат театры – реконструкция чорында социализм төзелеше өчен аерым җаваплы рольне уйный, – дип яза ул үзенең А. Әмин, М. Мостафин-Бәйрәкә белән бергә язган мәкаләсендә. – Ул киң катлау эшче һәм хезмәт ияләре массасына социализм төзелешенең төп бурычларын, конкрет уңышларын һәм юлын художество сурәтләре, җанлы картиналар аркылы гәүдәләндереп күрсәтә. Аларның аң һәм энергияләрен көндәлек көрәшкә туплый»[8]. Китерелгән өзектән аңлашылганча, авторлар чор таләп иткәнчә, беренче планга идеологик таләпләрне куялар һәм программа рәвешендә пролетариат театры төзүне, аның яңа нигезгә, ягъни яңа идеологик платформада корылырга тиешлеген нигезлиләр, максатын, бурычларын билгелиләр. Иң мөһиме, театр хезмәт ияләре халык белән бергә атларга, аларның көндәлек тормышларын, яшәү рәвешен, проблемаларын чагылдырырга тиеш. Идеологик кысалардан арындырганда, Җәлил һәм аның каләмдәшләре куйган таләпләр әле бүген дә искермәгән.
Җәлилнең театр тәнкыйтьчесе буларак аерым спектакльләргә язган рецезияләренә карасак та, шушы ук идеологик принципның саклануын күрербез. Иң элек спектакльнең партия һәм хөкүмәт куйган бурычларга ни дәрәҗәдә җавап бирүе билгеләнә. Шуннан соң гына сәхнә әсәре сәнгатьчәлек ягыннан анализлана башлый. Биредә дә үзенчәлекле закончалык күзәтелә һәм ул закончалык филологиядән театр тәнкыйтенә килүче бик күпләр өчен уртак. Беренче планга сәхнә әсәре, спектакль түгел, бәлки автор үзе, аның иҗаты чыгарыла, пьеса анализлана. Шунлыктан мәкаләнең яртысы, кайчагында хәтта дүрттән өч өлеше филологиягә карый. Ә театр эшләгән эш, спектакльне спектакль итәр өчен кулланылган сурәтләү чаралары – сценография, костюмнар, музыкаль бизәлеш, төсләр, яктырту, театраль шау-шулар, реквизит, бутафория һәм башкалар – бөтенләй диярлек читтә кала. Ә образлар система буларак каралмый, бәлки аерым актерлар эше буларак уңай яки тискәре яктан бәяләнә генә. Биредә инде образ тудыру өчен артистлар кулланган алымнар турында сүз дә алып барылмый диярлек.
М. Җәлилнең утызынчы елларда язылган баштагы чор мәкаләләренең кайберләре шулай ук күбрәк филологик анализга бай. Мондыйларга мисал итеп, «Тормыш көлә», «Болак арты республикасы» спектакльләренә язылган рецензияләрне күрсәтергә була. Ә менә «Кыю кызлар», «Хужа Насретдин», «Үги кыз» кебек сәхнә әсәрләренә багышланган мәкаләләрендә автор театр сәнгатенә якынрак килә. Биредә инде художник эше, композиторлар һәм башка спектакль тудыруда катнашкан иҗатчыларның хезмәте турында да мәгълүматлар бар. Актерлар иҗат иткән образлар да җентекләбрәк анализлана. Театр тарихын өйрәнүчеләр күзлегеннән караганда, әлбәттә, соңгы чор рецензияләре кыйммәтлерәк, аларда материал күбрәк. Әмма чор документы, зур әзерлекле, югары квалификацияле шәхес бәясе буларак алар барысы да җитди әһәмияткә ия.
Шагыйрьнең театр тәнкыйте өлкәсенә караган иҗатында башка төр мәкаләләр дә бар. Аларның кыйммәте тагын да югарырак. Чөнки бу мәкаләләрдә аерым спектакльләр генә түгел, бәлки бөтен бер театр коллективының иҗаты, тоткан юлы, үсеш тенденцияләре тикшерелә. Андыйларга мисал итеп Җәлилнең 1934 елның 21 апрель һәм 30 декабрь саннарында «Коммунист» газетасында басылган «Яшь театрның эш үрнәкләре» һәм «Яшь театрның үсү юлы» мәкаләләрен алырга була. Бу елның яз һәм кыш айларында Әсгать Мәҗитов җитәкләгән Казан татар эшче театры ике тапкыр Мәскәүдә гастрольдә була. Җәлил театрның башкалада күрсәтелгән барлык спектакльләрен карап чыга һәм аталган ике мәкаләдә коллектив башкарган эшкә йомгак ясый. Аның фикеренчә, «театр үз эченә өметле, талантлы яшь көчләрне берләштергән. Уендагы чынлык, сәхнәдә үзләрен иркен тота алу, уен осталыгы нык күренә»[9]. Ул бигрәк тә Габдрахман Мамай, Низам Камалов, Фуад Халитов, Мәрзия Миңлебаева, Ибраһим Гафуров, Габдулла Сәгыйтов кебек актерларның эшләренә югары бәя бирә.
Кече формалы «Грузчиклар», «Кояш цехы», «Сәлам», «Гармун сөйләр», «Уңышсыз карьера» кебек әсәрләр белән эш башлаган коллектив, ул чорда тулы форматлы, бербөтен спектакльләргә күчү чорын кичерә. Шуңа күрә артистлар, режиссерлар эшендә, Җәлил фикеренчә, скетч, миниатюра, интермедия, бер пәрдәлек пьесаларны башкарганда схематизм, берьяклылык, кирәкмәгән психологизм кебек кимчелекләр дә шактый нык сизелә. Әлегә шулай ук «Күк күлмәкчелек» («Синеблузники»), «Җанлы газета» («Живая газета») кебек рус театрында ул елларда шактый популяр булган агитацион коллективлар тәэсире дә күренеп китә. Мәкалә авторы тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрнең бетү шартлары да ачыклана. Моның өчен тулы канлы, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан югары дәрәҗәдәге драматургия үрнәкләренә күчү зарури. Җәлил тулысынча хаклы булып чыга. Алга таба А. Островскийның «Гөнаһсыз гаеплеләр» кебек дөньякүләм танылган әсәрләрне сәхнәләштергәндә театр коллективы алардан тулысынча арына.
Җәлил Казан татар эшче театрының иҗат тормышы, яшәеше өчен кирәк булган тагын бер мөһим проблемага игътибарны юнәлтә. «Театр өчен иң авыры – эшләргә материаль шартлар булмауда, – ди ул. – Аларның бу көнгәчә йортсыз, урынсыз эшләүләре аны зур куркыныч астына куя. Алар ул хәлдә артык эшли алмаячаклар. Ләкин ул театр яшәргә тиеш»[10].
Тик, кызганычка каршы, Җәлилнең кисәтүе игътибарсыз кала һәм аның күңелсез прогнозы тормышка аша. 1937 елда әлеге коллектив, тулар-тулмас җиде ел эшләгәннән соң, таралырга мәҗбүр була. Инде сәнгать өлкәсендә беркемне дә кабатламый торган, үз юлын тапкан, шактый катлаулы юл үткән бу үзенчәлекле, талантлы коллективның таркалуы, әлбәттә, милли театр сәнгате өчен зур югалту була.
Бүгенге көндә Казан татар эшче театрының иҗат юлы тулысынча җентекләп өйрәнелмәгән. Алга таба бу эш башкарылыр дип уйлыйбыз һәм аны үтәргә алынган галимнәр өчен М. Җәлилнең мәкаләләре, һичшиксез, иң кыйммәтле материал булачак.
Нәтиҗә ясаганда, каһарман шагыйрьнең егерменче-утызынчы еллардагы иҗаты татар театр сәнгате белән шактый тыгыз бәйләнгәнлеген ассызыклап билгеләп китәргә кирәк. Әдәби бүлек мөдире булган Мәскәүдәге татар опера студиясендә һәм яңа оешкан Татар дәүләт опера һәм балет театрындагы эшчәнлегеннән тыш, ул зур потенциаль мөмкинлеге булган драматург һәм бай эрудицияле театр тәнкыйтьчесе сыйфатында да чыгыш ясый. Күрсәтелгән һәр ике өлкәдә Җәлил калдырган әдәби мирас җитди игътибарга лаек һәм милли театр сәнгатен үстерү өлкәсендә кыйммәтле зур өлеш булып саналырга хаклы.
[2]. Воспоминания о Мусе Джалиле. – Казан: Тат. кн. изд-во, 1966. – С. 40.
[3]. Там же. ‒ С. 36.
[4]. Үлемсезлек таңында. Муса Җәлил турында истәлекләр. – Казан, 1971. – Б. 16-17.
[5]. Исхаков Ф. Аны комсомол тәрбияләде // Казан утлары. – 1966. ‒ № 2. – Б. 126.
[6]. 6нчы урындык // Кызыл Татарстан. – 1925. – 13 январь.
[7]. Кызыл Татарстан. – 1925. – 15 январь.
[8]. Җәлил М., Әмин А., Мостафин-Бәйрәкә М. Иске нигезгә яңадан корылуга каршы // Коммунист. – 1932. – 3 июль.
[9]. Коммунист. – 1934. – 21 апрель.
10. Шунда ук.
Әдәбият исемлеге
Воспоминания о Мусе Джалиле. – Казан: Тат. кн. изд-во, 1966. – С. 40.
Джалилова Х. О моем брате. – Казань, 1969. – С. 40.
Үлемсезлек таңында. Муса Җәлил турында истәлекләр. – Казан, 1971. – Б. 16-17.
References
Vospominaniya o Muse Djalile [Reminiscences about Musa Jalil. In Russ.]. Kazan, Tat. kn. izd-vo publ., 1966, p. 40.
Dzhalilova Kh. O moem brate [About my brother. In Russ.]. Kazan, 1969, p. 40.
Ulemsezlek tanynda. Musa Jalil turynda istelekler [At dawn of immortality. Reminiscences about Musa Jalil. In Tatar.]. Kazan, 1971, pp. 16-17.
Сведения об авторе
Арсланов Мехаметгали Гилмегалиевич, доктор искусствоведения, e-mail: q.arslanov@yandex.ru.
About the author
Mekhametgali G. Arslanov, Doctor of Art History, e-mail: q.arslanov@yandex.ru.
В редакцию статья поступила 20.09.2017 г., опубликована:
Арсланов М. Г. Муса Җәлил ‒ драматург һәм театр тәнкыйтьчесе // Гасырлар авазы ‒ Эхо веков. ‒ 2017. ‒ № 3/4. ‒ С. 176-181.
Submitted on 20.09.2017, published:
Arslanov M. G. Musa Jalil ‒ dramaturg һеm teatr kritigy [Musa Jalil, a playwright and a theatre critic. In Tatar.]. IN: Gasyrlar avazy ‒ Eho vekov, 2017, no. 3/4, pp. 176-181.