Э. К. Сәлахова. Ш. Мәрҗани чорында Юнысов мәхәлләсе (метрика язмалары нигезендә)

Первая соборная мечеть, ныне носящая имя выдающегося религиозного деятеля Шигабуддина Марджани, является одной из самых древних и первых в г. Казани каменных мечетей, построенных после покорения Казанского ханства. В XIX в. в народе приход этой мечети стал называться Юнусовской махаллей, по фамилии И. Юнусова, который стал неформальным главой первой казанской общины. Ш. Марджани, выпускник знаменитых медресе в Бухаре и Самарканде, по приглашению И. Юнусова поступает на престижную должность имам-хатыба и мударриса Первой соборной мечети. Целью данного исследования является изучение Юнусовской махалли и малоизвестных фактов из жизни ученого в период его проживания и службы в Старотатарской слободе на материалах метрических книг. Впервые в подобных исследованиях метрические книги привлекаются как исторические источники. В статье рассматривается состояние и жизнь прихода в годы службы Ш. Марджани имамом Юнусовской мечети. Автор дает информацию об истории и развитии Юнусовского прихода, показывает социальный статус жителей, выделяет имена знатных родов. На материалах метрических книг приводится статистический материал о родившихся и умерших данного прихода с 1863 по 1889 г. Материалы метрических книг позволили выявить неизвестные факты жизни Ш. Марджани и его близких, которые впервые представлены в данной публикации.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
07.12.2020
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 4 2020
Ознакомительная часть статьи

Казан ханлыгы үз мөстәкыйльлеген югалтканнан соң, халыкның рухи тормышы белән бәйле булган оешмалары, мәчет, мәктәпләре дә юкка чыга. Хәзерге вакытта Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөрткән мәчет татар халкы дәүләтчелеген югалтканнан соң Казан шәһәрендә төзелгән иң борынгы мәчетләренең берсе. Ул үзенең тарихын 1767 елдан башлый, императрица Екатерина II рөхсәте белән төзелгән бу мәчет Казан татар җәмгыятенең үзәгенә әверелә.

XIX йөздә халык телендә Юнысовлар мәхәлләсе буларак билгеле булган мәхәлләнең тарихы гаять кызыклы һәм шул чор Казан татар җәмгыятенең яшәү халәтен ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу мәхәлләдә билгеле кешеләр, нигездә, бай катлам вәкилләре яшәгән. Ш. Мәрҗани анда имам итеп билгеләнгәч, Юнысовлар мәхәлләсе татар җәмгыятенең рухи, гыйлемлелек үзәгенә әйләнә. Мәкаләнең максаты – Ш. Мәрҗани имамлык иткәндә Юнысов мәхәлләсенең халәте, халкының яшәешен күрсәтү, социаль катламын өйрәнү һәм Шиһабетдин Мәрҗани тормышындагы яңа билгеле булмаган фактларны ачыклау. Бу хезмәтнең үзенчәлеге – әлегә кадәр фәнни әйләнештә актив кулланылмаган чыганаклар – Беренче җәмигъ мәчете метрика кенәгәләре нигезендә эшләнә һәм шул материалларга таянып ясалган нәтиҗәләрне чагылдыра. Ш. Мәрҗани тормышы, аның эшчәнлеге белән бәйле яңадан-яңа фактлар ачыклану – Мәрҗани иҗатын өйрәнү, аның белән бергә татар җәмгыяте тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле материаллар булып тора. Аның актуальлеге дә шуның белән билгеләнә.

Метрика кенәгәләре – һәр мәхәллә каршында алып барылган теркәү кенәгәләре. Бу кенәгәләргә мәхәлләдә туган һәм үлгән барлык кешеләр дә язылып барган, укылган никахлар, кылынган талаклар да шул кенәгәнең бер сәхифәсе итеп теркәлеп барган1. Бер яктан бары тик фактларны гына туплаган бу кенәгәләр мәгълүмат ягыннан шактый коры кебек тоелсалар да, комплекслы тикшергән вакытта, чагыштырма метод алымнарын кулланып эш иткәндә шул чорның тулы картинасын ача.

Ш. Мәрҗанинең Казанда имамлык итү чорын, аның аралашу даирәсен чагылдыра торган уникаль беренчел чыганаклар булып Казанның Беренче җәмигъ мәчете документлары тора. Иске таш мәчет Казанның яше ягыннан иң олы һәм дә иң абруйлы мәчетләренең берсе була. Бу мәчеттә заманының абруйлы руханилары имамлык икән. Беренче имамнарыннан (1762 елда билгеләнә) чыгышы белән Иске Татар бистәсеннән булган Әбүбәкер Ибраһимов (Әбүбәкер бине Ибраһим бине Йосыф бине Ишбулат бине Ишморат), аның вафатыннан соң вакытлыча имамлык вазифасын үтәгән тумышы белән Тәтеш өязе Ташкичү авылыннан булган Солтангали Акаев билгеле. 1794 елдан башлап төпле дини белем иясе, мәчет каршында зур мәдрәсә булдырган Ибраһим Хузяш, аның вафатыннан соң әлеге мәчет имамы булып Мостафа Мусин (Мостафа бине Муса бине Иманкол бине Иманай бине Котлыгъ бине Үзбәк бине Илкәй әл-Казани) шәһәрнең өченче мәхәлләсеннән күчеп килә. Ислам дөньясының үзәкләре Бохарада, Кабулда белем өстәгән, халык арасында Коръән хафиз буларак танылган бу хәзрәт вафатыннан соң, имамлыкка чыгышы белән Казан арты Бәрәскә авылыннан булган Сәгыйдь бине Хәмид бине Солтан сайлана.

XIX гасыр башында шактый баеп киткән сәүдәгәр Юнысовлар нәселе мәхәлләне үз кулына ала. Алар мәчетне төзәтү, бинаны яңарту, мәдрәсә чыгымнары өчен дә, имам, мөәззиннәр, мөгаллимнәргә дә акча бирәләр, расходларны күтәрәләр2. Әлбәттә инде, акча биргәч, аларның халык арасында авторитетлары да күтәрелә. Бу гамәлләре нигезендә мәхәллә эшләрен көйләү, аның белән идарә итүдә дә аларның тәэсире имамныкына караганда да зуррак була.

Шуңа бу чордан башлап халык арасында мәхәллә – Юнысовлар мәхәлләсе буларак таныла. Мәчет, имамлык, мәдрәсә эшләренә дә тыкшыну башлана. Шул хәлне кабул итә алмыйча, мулла Сәгыйдь бине Хәмит имамлыктан ваз кичеп, 1848 елда хаҗ сәфәренә чыгып китә. Имамсыз калган мәчеткә имам сайлау, аны табуны Ибраһим бине Гобәйдулла Юнысов (халык арасындагы исеме – Озын Ибрай) үз кулына ала. Аның фикере буенча, мәхәлләгә иң белемле галим, мөдәррис булырлык кеше куелырга тиеш була. Таныш байлар аша Бохарадан әле генә белем алып кайткан егет турында ишетеп, Ибраһим Юнысов аны – Шиһабетдин Мәрҗанине голямалар мәҗлесенә чакыра. Бу мәҗлестә үзен галим итеп күрсәтә алган Шиһабетдин хәзрәт Ибраһим Юнысов мәхәлләсендә 1849 елның 28 ноябрендә беренче җомга намазын укыта3. Ул 1850 елның 19 февралендә Диния нәзарәтеннән имамлык шәһадәтнамәсе ала. Ш. Мәрҗани имамлык иткән мәхәллә Казанның үзәгендә урнашу белән генә түгел, ә иң абруйлы мәхәллә булу белән дә шул чорның бай, абруйлы катламын үз эченә алган. Мәхәлләнең метрика китапларыннан билгеле булганча, биредә теркәлгәннәрнең зур күпчелеген мещан, сәүдәгәр катламыннан булган кешеләр тәшкил иткән. Бу мәхәллә метрикасы битләрендә атаклы нәселләрдән Әҗемев, Апанаев, Аппаков, Галиев, Аитов, Айтуганов, Ишиев, Ямашев, Бакиров, Рәфиков, Залушев, Кашаев, Бикшиев, Балаков, Аблаев, Рахманколов, Ямашев һәм башка фамилияләр бар.

Казанның сәүдәгәр һәм мещан катламыннан кала бу мәхәлләдә Казан губернасының төрле өязләреннән килгән кешеләр дә гомер иткән. Шул чор Казан шәһәренең татар җәмгыятенең үзәге булган – Иске Татар бистәсенә бай, мөлкәтле авыл кешеләре күченеп килгәннәр. Күпчелекне, әлбәттә, Казан шәһәренә якын урнашкан, Казан өязе авылларыннан чыгучылар тәшкил итә, болардан кала чыгышлары белән Тәтеш, Мамадыш, Лаеш өязләреннән булган кешеләр дә сан ягыннан шактый. Чистай, Царевококшайск өязе авылларыннан да берничә кешенең бу мәхәлләгә каравы метрика язмаларында чагыла. Шулай ук Буа сәүдәгәре Гайнулла бине Вәлиулла, Малмыж сәүдәгәре Гали бине Шакир үз балаларының тууларын бу мәхәлләдә теркәткән4.

 

Юнысовлар мәхәлләсендә туу, никах,
талак һәм вафат булучылар хакында мәгълүмат[1]

 

Дата

(ел)

Туган балалар

Никах

Талак

Вафат булучылар

Ир балалар

Кыз

балалар

Ир-атлар

Хатын-кызлар

1863

20

27

14

2

16

16

1864

16

15

17

1

20

22

1865

16

19

13

3

16

30

1866

15

13

12

2

32

42

1867

15

21

11

5

12

17

1868

27

17

15

0

23

22

1869

21

15

18

3

39

15

1870

20

16

22

4

25

17

1871

19

18

16

5

12

17

1872

14

14

17

2

22

19

1873

21

16

21

3

16

14

1874

22

15

18

4

13

19

1875

24

26

12

2

27

23

1876

20

16

14

4

19

11

1877

22

26

9

4

21

18

1878

10

16

20

3

32

34

1879

26

22

17

0

11

21

1880

26

20

16

1

19

14

1881

20

11

11

0

25

27

1882

22

14

9

1

19

25

1883

16

22

18

2

16

13

1884

21

20

25

7

20

21

1885

21

27

24

4

22

25

1886

15

17

16

4

15

29

1887

20

22

20

1

21

16

1888

29

26

15

2

19

22

1889

23

16

20

6

23

21

 

Беренче җәмигъ мәчете мәхәллә халкының саны, анда барган демографик халәт таблицада ачык чагыла. Саннардан күренгәнчә, XIX йөзнең икенче яртысында, Ш. Мәрҗани имамлык иткән елларда, мәхәллә зур булган. Мәхәлләнең зурлыгын бу мәчет метрика саннарында теркәлгән никахлар саны белән билгеләп була. Никах саны күп булу – мәхәлләнең җанлылыгын, зурлыгын күрсәтә торган фактор. Шулай ук никах белән талак саннарының чагыштырмасы да никах файдасына шактый зур булуы – мәхәллә халәтенең тотрыклык күрсәткече. Монда мәхәлләнең рухи тормышы, аның рухи тормышында имамының роле барлыгын танырга кирәк.

Ш. Мәрҗани бу мәхәлләдә 1850 елдан башлап, вафатына чаклы, 1889 ел башына кадәр имамлык итә. Шушы еллар аралыгында 1854 елның 21 августыннан яше тулмаган кызга никах укыган дигән шикаять нигезендә аның Указы алына, имамлыктан һәм мәдрәсәдә дәрес бирүдән читләштерелә. Замандашлары сүзләре буенча, бу эштә мәхәлләнең элекке имамы хаҗ сәфәреннән кайткан Сәгыйдь хәзрәт катнашы булган булырга тиеш, шулай ук Казан шәһәренең башка имамнарының да гыйлемле хәзрәткә көнчелеге зур була. Бу чор – мәхәлләнең, бигрәк тә Ш. Мәрҗани мәдрәсәсенең хәлен авырлаштыра, шәкертләр укуларын ташлый башлыйлар. Шул заманда полицмейстр вазыйфасында булган Шаһиәхмәд Алкинның зур ярдәме белән яңадан тикшерү нәтиҗәсендә, ягылган яга кире кагылып, 1855 елның 17 июлендә Ш. Мәрҗанигә Указы кайтарыла5. Әмма метрика язмаларын алып бару турындагы Синод указыннан соң тутырылган бу мәхәллә метрика язмалары безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Бу мәхәлләнең сакланган метрика язмалары бары тик 1863 елдан гына башлана. Ш. Мәрҗани эшчәнлеге белән бәйле булган чыганаклар – метрика язмаларын 1863-1889 еллар аралыгында карый алабыз. Ләкин Шиһабетдин хәзрәт бары тик 1876, 1881, 1882 елларда гына мәхәлләнең метрика язмаларын үз кулы белән тутыра. Ш. Мәрҗани гади имам түгел, ә мәдрәсә җитәкчесе, мөгаллиме, галим, җәмәгать эшлеклесе, һәм башка бик күп кенә вазифаларны башкаручы, шуңа аның мәхәлләдәге көндәлек һәр вакыйгадан хәбәрдар булып тору мөмкинлеге булмый. Гадәттә, метрика язмаларын икенче имам, яисә мөәззиннәр тутыра торган була, бары тик, авылларда метрика язмаларын беренче, яисә мәхәлләнең бердән-бер имамы тутырган.

Әлеге мәчет метрика язмалары Ш. Мәрҗанинең һәм аның гаиләсенең шушы чордагы тормышының кайбер моментларын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мәхәлләнең метрика кенәгәләре нигезендә Ш. Мәрҗани тормышына караган фактларны ачыклау бу көнгә кадәр эшләнмәгән иде, әлеге эш бу мәкалә кысаларында беренче тапкыр башкарыла. Беренчел документлар нигезендә Ш. Мәрҗани тәрҗемәи хәленең кайбер билгеле булмаган яклары ачыклана, кайбер фактларга төгәллек кертү мөмкинлеге барлыкка килә. Беренчедән, аның туу һәм вафат булу вакыты турында аерым бер сүз алып бару кирәк. Билгеле булганча, Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле турында иң тәфсилле мәгълүмат аның тууына 100 ел мөнәсәбәтле чыгарылган Шәһәр Шәрәф мәкаләсендә бирелә6. Ш. Мәрҗани тормыш юлының күп нечкәлекләрен үз эченә алып язылган бу мәкаләдә туу вакыты һиҗри белән 1233 елның рабигыль әүвәл аеның 7нче числосында, милади белән 1818 елның 3 гыйнварында дип күрсәтелә. Шунда ук аның 74 яшендә вафат булуы хакында да әйтелә. Димәк, 1818 елда туган 74 яшьлек Шиһаб хәзрәт арифметик санау буенча 1892 елда вафат булырга тиеш. Беренче җәмигъ мәчетнең 1889 елның метрика язмасында Шиһабетдин хәзрәтнең вафаты теркәлгән7, анда аның 1889 елның 15 апрелендә 74 яшендә вафат булуы языла. Вафат булу фактыннан санаганда туган елы 1815 ел булып чыга. Шиһабетдин Мәрҗанинең 100 еллык юбилее да 1915 елны үткәрелә. Кайбер хезмәтләрдә күрсәтелгәнчә, бу һиҗри ел исәбе белән бәйле булуы ихтималы белән аңлатыла. Әгәр шулай санаганда, һиҗри белән милади ел исәбенә күчергәндә бу өч еллык аерма бәлки үзен аклыйдыр да, ә хәзер тагын 100 елдан соң бу ничек була? Гомумән, монда уйланырлык нәрсәләр бар. Метрика кенәгәсендә Шиһабетдин Мәрҗанинең вафат сәбәбе итеп, авыру исеме – шәрәтан дип языла8. Бу гарәп сүзе су төбендә яшәүче кысла дигән җан иясен, яисә календарьдагы дүртенче айны – зодиакаль календарь буенча кысла йолдызлыгын белдерә. Замандашлары хәтирәсе буенча, Ш. Мәрҗани ашказаны яман чире, урысча әйткәндә, рактан вафат булган. Аның вафатына сәбәп булган диагнозы шул заман врачлары тарафыннан рак дип куелып, мәхәллә имамы рак сүзен гарәпчә яза һәм шулай итеп эчтәлек үзгәрә. Монда инде Ш. Мәрҗани булганга күрә гарәпчә язу абруйлырак була дип уйлагандыр. Гәрчә башка кешеләрнең үлем сәбәбендә бары тик гади итеп шеш, яисә шеш зәхмәте дип күрсәтә.

Шул ук метрика язмалары буенча Шиһабетдин хәзрәтнең хәләлләре һәм балалары хакында да кайбер мәгълүматлар алырга мөмкин. Ш. Мәрҗани вафат булганда аның варислары булып бер улы, ике кызы, ике хатыны кала. Улы Борһанетдин 1872 елдан указлы имам булып әтисенең эшен дәвам итә. Беренче җәмигъ мәчетендә имам-хатыйб, «Мәрҗани» мәчетендә мөдәррис булып тора. Белем алуын әтисендә башлаган Борһанетдин, алты ел Истанбулда белем өстәп кайта. Атасы кебек үк туры сүзле, кызыксынучан, гыйлемле бер имам була.

Кызларының олысы Галия шул заманның атаклы шәхесе буларак танылган ханым, ул Мәрҗанинең мәшһүр шәкертләре рәтендә торган билгеле зат. Галия әтисенең якын киңәшчесе, «Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлаган иң гыйлемле шәкерләренең берсе Коръәнне күңелдән белүче Коръән хафиз Галия Ш. Мәрҗанигә Коръән бастыру эшенә дә ярдәм күрсәтә. Ул Борһанетдин бине Мөхәммәд белән, соңрак имам-хатыйб, «Мәрҗани» мәдрәсәсе мөдәррисе, чыгышы белән Сембер губернасы Кече Чынлы авылыннан булган, Әбү Нәгыйм Сафиулла бине Габдулла әс-Сембери әл-Җәбәлинең никахында була (никах 1884 елда укылган). Аларның никахы шул мәхәллә метрикасында теркәлгән9.

Кече кызы Бибихава 17 яшендә 1889 елны, Шиһабетдин хәзрәт вафатына кадәр, гыйнвар аенда 25 яшьлек Казанның Печән базары мәчетенең беренче имамы Әбү Яхъя Габдулла бине Габделкәрим бине Исхак бине Йосыф бине Исмәгыйль бине Апанай белән никахлашкан. Бибихава мәгърифәтле хатын булган.

Ш. Мәрҗанинең югарыда аталган балалары турында беркадәр мәгълүмат булса да, аның башка газизләре, гомерләре озын булмаган балалары хакында әдәбиятта хәбәрләр юк. Метрика язмаларындагы фактлар бу бушлыкны тутырырга, аның тормышында әлегә кадәр билгеле булмаган мәгълүматларны ачыкларга мөмкинлек бирә.

Ш. Мәрҗанинең Казанда имамлыгының бер елыннан соң беренче хатыны вафат була. Бибинәгыймә бинте Хөсәен бине Йосыф Апанай кызлары Бибихаваны дөньяга китереп бакыйлыкка күчә. Ш. Мәрҗани бары өч елдан соң кабат өйләнә, алга таба гомер юлдашлары – Бибифатыйма бинте Хөсәен бине Муса һәм гомеренең ахырында өйләнгән Бибизөһрә – мәшһүр Габденнасыйр әл-Буави кызы. Ш. Мәрҗанинең тормышындагы әлеге вакыйгаларны метрика кенәгәләреннән күзәтү мөмкин түгел, чөнки, югарыда әйтелгәнчә, бу чор метрика кенәгәләре сакланып калмаган. Иске таш мәчет метрика язмаларында Ш. Мәрҗанинең Бибинәгыймә белән никахыннан туган берничә баласы теркәлгән. Бу никахтан Әхмәд 1864 елда дөньяга килә, әмма гомерле бала булмый: 1,5 яшькә җиткәч, ютәл авыруыннан вафат була10, 1868 елда туган Гайшә исемле кызлары бары тик биш ай гына яшәп кала11. 1871 елны 14 гыйнварда Бибихаваны тудырып ике көннән соң хатыны Бибинәгыймә 38 яшендә дөньядан китеп бара, шул ук елның декабрендә 1869 елда туган улы Салих та дүртенче яшендә вафат була12. Метрика кенәгәсендә 1866 елда Бибинәгыймә Хөсәен кызы белән никахта туган Мәхмүд исемле улының тууы һәм 1885 елда 20 яшендә аның сил зәхмәтеннән (үпкә авыруы) вафат булу факты да теркәлгән13. Үзенең дәвамчысы итеп күргән улы Мәхмүднең вафатын Ш. Мәрҗани бик авыр кичерә. Ул киләчәккә булган өметләрен шул улына баглаган була.

Шулай ук, гомерләре кыска булган кызлары Гайшәнең вафаты 1879 елда язылган, ул 18 яшькә җитеп, авырып үлә14. Хәдичә исемле кызының да гомере озын булмый, аның вафаты әтисе вафатыннан соң, 1889 елның 4 июлендә теркәлә15. Ш. Мәрҗани Бибинәгыймә Хөсәен кызы вафатыннан соң Бибифатыйма Хөсәен Муса углының кызына өйләнә. Бу никахтан туган балаларның метрика язмаларында теркәлүе очрамады. Ш. Мәрҗани гомеренең ахырында мәшһүр Габденнасыйр әл-Буави кызы Бибизөһрә белән никахлаша. Югарыда аталган Хәдичә исемле кызы Бибизөһрә исемле хатыныннан туган була. Шул ук никахтан Шиһабетдин хәзрәт вафат буласы елны, 74 яшьлек хәзрәтнең Әхмәд исемле улы туа, ул бары тик 15 көн генә яшәп калып, 27 гыйнварда бакыйлыкка күчә16. Моннан кала, Беренче җәмигъ мәчете метрика кенәгәләрендә Ш. Мәрҗанинең туганнары, оныкларының да туу, вафаты турындагы фактлар теркәлгән. Шундыйлардан, улы Борһанетдиннең балалары Мәрьям, Салих, Габделмәҗид хакында мәгълүматлар бар. Мәрҗаниләр нәселенең бер вәкиле Сираҗетдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗанинең 1878 елда 80 яшендә вафат булу факты да, аның улы Йосыф бине Сираҗетдин әл-Мәрҗанинең 45 яшендә бакыйлыкка күчүе дә Беренче җәмигъ мәчете метрикасына язылган.

Ш. Мәрҗанинең шәхесе, аның гыйльми хезмәтләре, аның мөгаллимлек эше, дини мирасы һәрьяклы өйрәнүне, тиешле бәя бирүне таләп итә. Ул татар милли җәмгыятенә, ислам өммәтенә яңа сулыш алып килгән шәхес. Аның шәхесен, иҗатын җәмгыять үзгәреше, үсеше контекстында өйрәнү – татар тарихын өйрәнүне киңәйтә һәм баета. Бу эштә яңадан-яңа, әлегә кадәр фәнни әдәбиятта киң кулланылмаган чыганаклар куллану һәрвакыт үзен аклый. Ш. Мәрҗани чорында Юнысовлар мәхәлләсенең халәтен, аның тормышын өйрәнүдә кулланылган метрика язмалары шул чорның атмосферасын, яшәү рәвешен күрсәтә. Метрика язмаларында башка документларда булмаган конкрет фактлар күренә, хәтта ки халык хәтерендә калган, әмма бик үк төгәл булмаган, яисә ялгыш булган фактлар ачыклана. Әлеге мәхәллә метрика язмалары нигезендә, Ш. Мәрҗанинең Казанда имамлык иткән еллары хакында әлегә кадәр билгеле булмаган фактлар ачыкланды. Бу да олуг галимнең тәрҗемәи хәлен һәм аның тормыш картинасын тулыландыруда кыйммәтле материал. Татар халкы тарихын өйрәнүдә, аның тормыш, яшәү рәвешен тулылыгы белән күзаллауда метрика язмалары алыштыргысыз, кыйммәтле тарихи чыганаклар булып тора.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Салахова Э. К. Мусульманские метрические книги России // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 2018. – № 1. – Б. 81-96.

2. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – С. 10-59.

3. Юзеев А. Н. Звезда по имени Марджани: Документальная биографическая повесть о Шихабаддине Марджани. – Казань: Гасыр, 2005. – С. 34-41.

4. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 2 эш.

5. Мәрҗани: Фәнни-популяр җыентык. – Казан: Җыен, 2010. – Б. 16-195.

6. Шунда ук.

7. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 2 эш, 340 кгз.; Гайнетдинов А. М. Мәрҗани белән эпиграфик истәлекләр. – Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2018. – 72 б.

8. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, 204 ф., 180 тасв., 2 эш, 340 кгз.

9. Шунда ук, 403 кгз.

10. Шунда ук, 351б, 340б кгз.

11. Шунда ук, 485, 504 кгз.

12. Шунда ук, 417, 481 кгз.

13. Шунда ук, 60, 393б кгз.

14. Шунда ук, 233 кгз.

15. Шунда ук, 340 кгз.

16. Шунда ук, 340б, 351б кгз.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В статье исследовано политическое развитие Республики Татарстан в период от принятия Декларации о государственном суверенитете 30 августа 1990 г. до заключения 15 февраля 1994 г. д
Рассматривается источниковый потенциал фотодокументов в изучении истории ТАССР. Вводятся в научный оборот фотографии, сделанные американским историком архитектуры и фотографом, про
В годы Великой Отечественной войны значение Татарской АССР как сельскохозяйственного региона значительно возросло. На трудовом фронте основные тяготы военного лихолетья легли на же
Статья посвящена женщинам Чувашской Рес­публики, участвовавшим в военных действиях на фронтах Великой Отечественной войны, и тем, кто ковал победу в тылу.
Перед автором стоит задача показать историческую ценность агиографических данных: о состоянии земледелия и ирригации, о взаимоотношениях между суфийскими шейхами и торговцами, о ро
Разрыв дипломатических отношений с Великобританией в 1927 г. был воспринят широкими общественными кругами в СССР как угроза очередной войны. Дефицит информации приводил к распростр