В. М. Усманов, Л. Ш. Гарипова. Балаларга мирас итеп... (Мәҗид карый Кадыйровның истәлек дәфтәреннән)

Статья посвящена изучению жизнедеятельности признанного религиозного деятеля из с. Стерлибашево Кадыйрова Габделмаджида Шайхелисламовича (более известного в народе под именем «Маджид карый») через призму анализа его рукописной тетради с воспоминаниями. Долгие годы ценный материал бережно хранился у внучки М. Кадыйрова Валиулловой Зухры Габделхаковны. В 2019 г. З. Г. Валиуллова передала нам копию тетради для дальнейшего последовательного и детального изучения. Состоящая из 243 страниц рукопись на арабской графике, на татарском и частично на арабском языках, по тематическому принципу разделена на несколько частей, включая раздел религиозного содержания, история Стерлибашевского медресе и отдельная часть, посвященная воспоминаниям из жизни (начиная с ярких впечатлений детства, отрочества, путешествия в священные для мусульман земли Саудии, заканчивая записями о тяжелых годах репрессий). Эти памятные события, в свою очередь, своим смысловым контекстом показывают и описывают не только жизнь одного конкретного человека, но раскрывают сущность целой эпохи, надежды и чаяния, боль и обиды практически каждого жителя страны, кому пришлось столкнуться с необоснованным обвинением в «измене родине» и получением ярлыка «враг народа». Вниманию читателей также предлагается наиболее трагичный и, в то же время, интересный в историческом плане, фрагмент из дневника – записи о Гулаге. Обобщенный анализ, предложенный автором статьи, позволяет сделать вывод о том, что данный материал является ценнейшим источником информации как для историков, лингвистов-теоретиков, религиоведов, краеведов, так и для широкого круга читателей.
ARTICLE TYPE:
Персоналии
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
07.11.2020
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2020
Ознакомительная часть статьи

Габделмәҗид Шәйхелислам улы Кадыйров (1881-1962) – татар җәмәгатьчелегенә кайчандыр Мәҗид карый исеме белән билгеле булган, еллар үткән саен онытыла барган шәхесләрнең берсе. Уфа-Оренбург якларында бүгенге көндә Мәҗид карый турында хатирәләр сакланганлыгы мәгълүм, татар язучысы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллинның «Стәрлебаш дөрелфөнүне» исемле документаль әсәрендә ул төп персонажларның берсе буларак урын ала1.

Габделмәҗид бине Шәйхелислам бине Габделкадыйр бине Биктимер Казакъстандагы Исәнбай кышлагында 1881 елның март аенда дөньяга килеп, 1962 елда Оренбург шәһәрендә бакый дөньяга күчә һәм Эстәрлебаш зиратында җирләнә. Ул атаклы Эстәрлебаш авылының белемле, үтә дә зирәк, яхшы хәтерле, динле, намуслы, тәвәккәл, сәүдәгәрлек эшенә бала чактан бик сәләтле, зур хөрмәткә лаек мәшһүр шәхесләрнең берсе. Ул тормышы турындагы хәл-вакыйгаларны истәлек өчен һәм гыйбрәт булсын дип, күләме зур булмаган бер кулъязма китапка беркетеп калдыра: «Сәламәт вакытымда үз гомеремдә булып һәм күреб, вә укыган заманларымны белдекем кадәр нәсел вә нәсәбләремне языб, балаларга бер хатирә булсын микъдары илә түбәндә язмакга ният итдем», «нахак белә гөнаһсыз мәзлүм булыб мәхбүслекдә йөрүем хакында аз гына языб, балаларыма бер ядкәр һәм гыйбрәт булу өчен бу вакыйганы языб калдыруны уйладым»2.

Кулъязма өч өлештән гыйбарәт: беренчесендә – «Иман шарты»; икенче бүлеге – үзенең тормышы, туган-тумачалары; өченчесендә – Эстәрлебаш мәдрәсәләре һәм мулла-хәлфәләре турында бәян ителә. Истәлекнең теле – баш өлешендә бераз кытыршылыклар булса да, гомумән, матур, гади, аңлаешлы һәм төзек. Автор гарәп, урыс, фарсы телләре белән яхшы таныш, ләкин язмаларын саф татар телендә яза, алынма сүзләр белән «баетып» чуарламый. Аның язмаларында үткәннәр хакында уйланулар, балачактагы хатирәләр, авторның уй-кичерешләре, һәм башыннан үткән төрле хәл-вакыйгалар, шул исәптән, тоткынлыктагы авыр тормыш михнәтләре дә тасвирлана. Укыган, истәлек белән таныша барган саен, укучыда автор турында тик уңай фикер-тәэсирләр генә барлыкка килә, хөрмәт арта. Бу әлеге шәхеснең яхшы сыйфатларга ия булуы, бай рухлы, зыялы, чын кеше, хатынына ышанычлы ир булуы белән бәйледер. Большевизм идеологиясе басымы һәм алласызлык хөкеме астында да Мәҗид карый югалып калмаган, бирешмәгән. Ул, шушы авыр дәһшәтле елларда да иманына тугры калып, яраткан хатынына, балаларына вә туган-тумачаларына ышанып һәм таянып, тормыш авырлыкларын җиңеп чыккан. Язмышында күп сынаулар кичерсә дә, ул аңа бары рәхмәтле генә, тәкъдиренә язылганны рәнҗүләрсез, елау-сыкрануларсыз үтә. Кулъязмада үзенең бала һәм үсмер чакларын, мәдрәсәдә уку елларын, Эстәрлебаш авылында гомер иткән тормыш мизгелләрен бик сагынып искә ала, туып-үскән авылына чиксез хөрмәтен, мәхәббәтен белдерә бара. Мәҗид карый нинди генә эшкә тотынса да (сәүдәгәрлекме ул, үзенә йорт салумы, катлаулы гидротехник хезмәт башкаруымы яисә, җәмгыятькә файдалы, игелекле бүтән эшләрме) аның гел, максатчан рәвештә һәр эшне намус белән ахырына кадәр башкара торган булдыклы кеше икәне язмасында күренеп тора.

Мәҗид карыйның тормыш юлы халкыбыз тарихының сикәлтәле, фаҗигале чорына туры килеп, хатирә дәфтәрендә дә бер-бер артлы «болганчык еллар» урын ала. Шушы бер шәхес мисалында гына да тарихыбыздагы аянычлы вакыйгалар – канлы репрессия еллары, күпме чәлпәрәмә килгән язмышларны күз алдына бастыра әлеге кулъязма. Шул чорда кеше булып кала алган, кыйбласын югалтмаган Мәҗид карыйның тәрҗемәи хәле аша гына да күп гыйбрәт табарга мөмкин. Аның белән бергә мәхбүслек ачысын татыган тарихчы Һади Атласи, шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй, Мәскәү имамы Габделвәдүд Фәттахов, казакълардан юрист Әхмәд Байторсынов, Башкортстанның Кунашак авылыннан Сөләйман мулла, Деникиннан Петроградны саклап калуда катнашкан башкорт полкы командиры Нуриәгъзам Таһиров һәм башкаларның аянычлы язмышлары хакында беркадәр мәгълүмат биргән әлеге кулъязма кыйммәтле ядкәрләрнең берсе буларак санала ала.

Китапның өченче өлеше Эстәрлебаш мәдрәсәләре, аның күренекле шәех-муллалары һәм хәлфәләренә багышланган. Бу бүлектәге мәгълүматларның төп өлеше (автор тарафыннан искәртеп үтелмәсә дә) Мөхәммәдшакир Тукаевның «Тарихы Эстәрлебаш» дип аталган хезмәтеннән алынып, автор аның кайбер урыннарын берникадәр кыскарта, кирәк дип тапкан урыннарда кызыклы яңа белешмәләр өстәп бара. (Мәсәлән: «Хан мәдрәсәсе», «Хәлиулла хәлфә мәдрәсәсе» яисә Эстәрлетамак сәүдәгәре меценат-иганәче Габделхаликъ Мәҗидов һәм башкалар турында). Каләм белән язылган кайсы гына иҗади текстны алып карамыйк, аларда һәрвакыт теге яки бу дәрәҗәдә авторның субъективлыгы чагылмый калмый. Иҗатчы шәхеснең «минлеге» белән аеруча шигъри әсәрләр сугарыла, билгеле, әдәбиятның бу төренә хас поэтик чаралар белән3. Бу истәлекләргә аеруча хас, мондый төр язмалар авторның теге яки бу вакыйгага мөнәсәбәте, үз фикер-бәясе белән үрелеп бара, ләкин алар, аерым алганда, Мәҗид карый хатирәсе күпчелекне күздә тотмый, бары балаларына гына атап язылганлыктан, хакыйкый чынбарлыкны яктыртуда ниндидер күпертүдән азат, яки, киресенчә, кайбер кешеләрне сыйфатлаганда, аерым хәлләрне тасвирлаганда тыелып калу да биредә юк.

Кулъязма истәлек дәфтәре, мәдрәсә елларыннан ук килгән матур үрнәк булып, гади дәфтәрләргә каралама рәвешендә язылып, акламага күчерелмичә төпләнеп, пөхтә итеп катыргы белән тышланган. Соңрак ул, мәрхүм Мәҗид карыйның балалары тарафыннан яңадан, икенче кабат, китап рәвешенә китерелеп төпләнгәндер дип уйланыла, чөнки, аерым-аерым өлешләрен ябыштырып ныгыту өчен кулъязма дәфтәрләрнең чит-кырларын тигезләп кискәндә, текст юлларының кайберләренә зыян салынган – алар төп өлешкә керми калганнар. Бигрәк тә, теге яки бу вакыйгаларга кагылышлы күпсанлы, кыска-кыска гына, бер яки бер ничә битлек өлешләргә бүленгән текст атамалары китапны төпләгәндә киселеп төшеп калган.

Аңлашыла ки, бу язма ядкәр көндәлек дәфтәр түгел. Мәсәлән, китапның икенче өлешен тәмамлаганда: «Яздым 1955 ел миляди, үктәбер аенда, 1375нче һиҗрия дә рабигыль-әүвәл аенда, Күмертау шәһәрендә» дигән мәгълүмат беркетеп куелган. Текстлар башыннан азагына кадәр тотрыклы рәвештә пөхтә, аңлаешлы итеп язылмаган. Урыны-урыны белән йә кара, йә карандаш белән төрле кимәлдә (укылышлы һәм киресенчә – аерым урыннарда хәрефләре күренмәс хәлгә төшеп-бозылып, бөтенләй җуелып) беткән. Әлбәттә, бу күренешләр инде олы яшьтәге авыру, гомерендә күп афәтләр кичергән кешенең кәеф-сәламәтлеге торышына турыдан-туры бәйле булып, шулай язылгандыр. Автор язмасын бүлекчәләргә бүлеп, исемләп тә барган. Мәсәлән, «Атамыз белән Казакъстанга баруым хакында», «Истанбулда булган вакытымда», «Мәдинәи-Мөнәүвәрә сәфәре» һәм башкалар кайберләрен автор кире кайтып, өстәмәләр рәвешендә дә билгеләп чыккан.

Мәҗид карыйның язу үзенчәлекләренә карап, түбәндәге фикерне дә әйтергә кирәктер: ул бик төпле белемле вә чит илләрдә укып, мөселман мәдәниятенең югары сәнгать әсәрләре белән якыннан таныш булса да, аның матур язу «осталыгы» чамалырак булгандыр дигән нәтиҗәләр ясала. Шул сәбәпле, аның кулъязмасы зәвыклы итеп, каллиграфик үрнәкләр дәрәҗәсендә башкарылмаган, бәлки андый максат та куелмагандыр. Якыннарына хатирә калдыру, нәсел тарихын, нәсел җепләрен югалт­мау, үз тарихы мисалында, бер шәхес мисалында халкыбызның яшәеше, гореф-гадәтләре, фаҗигале язмышыннан гыйбрәт, үткәннәрдән сабак алу, тарихыбызны онытмау өчен дә кулъязма, чын мәгънәсендә, тарихи документ ролен дә үти. Ике тапкыр репрессия афәтен кичергән кешенең тәрҗемәи хәле бер шәхеснең генә түгел, илебез тарихындагы афәтләрне, халык кичергән михнәтләрне гомумән күзалларга да ярдәм итә. Шулардан иң канлы ГУЛАГ фаҗигасе, «халык дошманы» дип нахакка әрәм ителгән гомерләр хакында кешелек онытырга тиеш түгел.

Укучылар игътибарына Мәҗид карый кулъязмасының икенче бүлегендә урын алган сөрген вакыйгалары тәкъдим ителә. Стилистик, орфографик һәм пунктуация үзенчәлекләре чыганактагыча калдырылды.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Зәйнуллин З. Эстәрлебаш дөрелфөнүне. – Казан, 2014. – 295 б.

2. Мәҗид карыйның истәлек дәфтәре // З. Г. Валиуллованың шәхси архивыннан.

3. Рамеев З. З., Гарипова Л. Ш. Изучение творческого наследия Г. Гафурова-Чыгтая // Тюркский мир и исламская цивилизация: проблемы языка, литературы, истории и религии: IX Международная тюркологическая конференция / Отв. ред. Р. Б. Камаева. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. – С. 196.

 

Соловкидан Беломорга...

[...] Аз-маз кешеләр бар иде, мунча ясый башладык, кечкенә кухнясы бар икән, башка нәрсә юк иде. Бер-ике көннән соң этап килә башлады. Россиядән бу көн килү өстенә бер көнне этапта авылдашымыз Гыйззетдин Габдулла углы, Сәгыйдулла Сәйфулла углы – Айдәрәле авылының мөәзинен каршылап алдык, бик куандык, туганларымыз килгән кебек булды, хуш, ни эшкә йибәрделәр, дидек. «Без Сызраньдә эшли идек. Монда канал ясарга дип йибәрделәр, әйтделәр, шунда бардык». Безләр дә монда каналга килүемезне [әйттек], 1931нче елның ноябрь 12сендә Беломор каналны эшләргә башладык. Сазлык, карагай урманны кисеп, күпер салып, канал эшли торган йиргә кадәрле юл ясадык, шундан канал казый башладылар. Безләр карт, икенче категория булу сәбәпле, җиңел эш тә булды, кухняга утын кисү вә башкалар, егермеләп кеше бер бригад булып йөрдек. Гяпун дигән украинлы иде бригадир, 1932нче елга кадәрле шушы Майгубә бүлеге Шавин стансасында Беломор каналының башындан башлап эшләдек, сигез мең кадәрле мәхбүсләр булып, смена белән көнен-төнен эшләдек, безләр, Ходага шөкер, җиңел эшләрдә генә йөрдек, түкәгән комларны тигезләп, тиешле урынларны тазартып, себереп, шундай эшләрдә булдык. Шушы елның ноябрь аена кадәрле каналның йир эшләре тәмам булды һәм эш вакытында ике көнгә бер көн бирделәр. Андан, канал бетү мөнәсәбәте белән, эшенә карап, яңадан бер ел бирделәр. Бу көнләрне баракларга кычкырып чакырып йөриләр, кемләр дохторлар комиссиясендә гариза бирсәләр, фәлән баракга барсын дия. Минем гаризам булмаса да, Айдабуловка әйтдем: «Әйдә, без дә барыйк комиссиягә», – дидем дә, тәвәкәлләп бардык, күрендек, яздылар, бер нәрсә дә әйтмәделәр. Февраль айларында 33нче елда бик суык көн иде. Еракга барып, бүрәнә кисеп кайтып, бик арып йоклаган идек. Төн урталарында «Кадыйров бармы?» дия кычкырып чакырдылар. «Тиз бул, ирекгә китәсең», – диделәр, Айдабулов белән янәшә йоклап ята идек. Абдырап китдек, ул калды. Мин төнлә сәгать беренчедә чыгып китдем. Чыксам, капка төбендә 25 кешеләр багажлары белән туктаганлар һәм йөкләрен чанага төяп ята иделәр. Аларны көндез үк чакырганлар, мине бараклардан таба алмый йөргәнләр икән. Сәламәт чыгып китдек, үземез җәяү хәлендә, төн бик суык иде, 15 километр Майгубә дигән пунктка бардык йитдек. Монда 15 көн карантин сакланалар имеш. Шундук карантинный баракга кертделәр. Монда унбиш көн торып, безләргә егерме биш кешегә ихтыяри сөргенгә китәргә, берәүләр Мәләкәскә, берәүләр Пугачевка, безләрне Вятка губернасында Котлас дигән шәһәргә – Двина суы буенда – шунда барырга кушдылар. Димәк, безнең иреккә чыгуымыз шушы булды. Безләрне калган биш елымызны шушында торырга тиешлемез икән. Кулымызга ГПУ тарафындан язылган документны бирделәр. 4 440 номерлы язылган. Шулай ун елга сәяси маддә 58 белән кулга алынган Кадыйров ГПУның коллегиясе каравы буенча (согласно карары белән) калган вәгъдәсене бәйләнмеш йирдә тәмамларга дия. Юлымызга азык, буш поезд билеты биреп, каравылсыз поездга ултырып юнәлдек. 8нче март көненә Котласка барып төшеп, нәрсәләремезне камера хранениягә тапшырып, милиция идарәсенә регистрировать ителдек. Көн бик суык, 50 градус, кунарга урын табып булмый, кич булды, бик кыйбатчылык, кара икмәкнең килосы 10 сум, сөт ярты литр 5 сум. Бездәй мәхбүсләр ачлыкдан, суыкдан урамларда үлүчеләр бар иде. Кайда кунарга? Милициягә барсак, монда фатир юк, анда бер километр булыр, шунда бер безпризорлар, шпаналар яталар, шунда барып кунмасаңыз, башка җирдә урын булмас дип әйтде. Анда кунсаң, ике йөз грамм икмәк дә бирәләр диде. Шунда китдек, барып кердек, зур бер барак, күз күрми, эче төтен, почмакда гына бер сукыр лампа янып тора иде. Сәке кырында ултырып кына йокламый чыкдык да, иртә булгач, тиешле ике йөз грамм икмәкне алдык да чыгып китдек. Милициягә барып, безләрне кайда йибәрәсез, дип сорадык. Никольский районына барып мәгълүм булырсыз, анда әйтерләр кайда торырга дип. Алайса, безгә кәгазь биреңез, юлда квартирга керергә дип, кәгазь һәм сельсоветкә язып, боларга квартир бирелсен кунып китәргә дия кулымызга кәгазьне алып чыктык та, иптәшләр белән җыелып шаулашдык, бу көн китәмез дия. Һәрбер кеше, нәрсәләре күп булганлар, тактадан кадаклап бәләкәй чана ясап алдык. Шадрин өязе Коншак авылының мулласы Вафа Сөләйманов белән икәвемез бер чанага төяп, бергә тартып, Двина суындан боз өстендән чыгып китдек, я Аллаһ, хәерле сәфәр дия. Шундан олуг Архангел юлына төшеп китдек. Егерме биш кеше бергә. Юл буенда зур-зур рус авыллары. Кич булса, сельсоветкә барып әйтеп, фатир сорап аламыз, шулай да суыкда урамга бер-ике сәгать торырга тугры килә, һәр өйгә бүлеп тараталар иде. Шулай итеп, берничә көнләр чана тартып бардык, безнең бара торган Никольский дигән җирне һичкем белми аптырадык. Бер авылда милиция идарәсенә кереп сорадык. Безләр барган җиремезне белмимез, сез белеп, безләрне юлга салсаңыз дип. Начальник торып, картаны карап әйтде. Сезләр яңгылыш кирегә киткәнсез, диде. Хәзер юлыңыздан кире кайтып, аннан юлларда сорашып, бара торган урыныңызны табарсыз дия. Безләр борылдык та әйләнеп кайттык. Котлас каласының каршысында бер зур урыс авылы бар, килеп шунда кундык, иртәләп торып, бер урынга җыелышып, бер мәслихәт кылмышдык, я, нишлибез, барамызмы шул урынга, булмаса, кире Котласка кайтып, без сезләрнең йибәргән урынны тапмадык, нишләргә. Икенче йиргә йибәрәмен, диде. Кулымызга кәгазь алып идек. Урамда бер баракда торган рабочийларның бригадиры икән. Барак мондан ике километр, бездә эш бар, алырмыз дип, безне чакырды, иптәш белән сөйләшеп барырга булдык, янәдән милициягә кереп әйтдек, безләр монда калабыз инде дип, ярар, диде. Шундук күтәрелеп, баракга бардык. Берничә көндән соң безләргә эш бирделәр, шпал кисәргә. Норманы тултырсак, икемезгә 500 грамм икмәк, тулмаса, икемезгә 400 грамм столовайга сатып алырга талон бирәләр, башка юк. Шулай итеп, эшләп карадык, норманы тутырып булмый, һәр көн икәвемезгә 400 икмәк эшлимез, ул норманы да биш көндән соң бирәләр, биш көн ничек торырга кирәк. Акчага алырга 10 сум килосы, акча да юк. Киемләрне сата башладым, җиде кадак йон баскан пимамны биш йөз грамм икмәккә бирдем, яхшы күн чемоданым бар иде, заграничный, аны һәм биш икмәккә бирдем. Шулай итеп, артык нәрсәне барын да сатып ашап бетдем. Хәлсезләнеп эшдән калдым, аяк, битләр шешеп китде. Хәл мөшкелгә калды. Әҗәлем шушында икән дип уйлап яттым. Аллаһның рәхмәтендә булсын, җәмәгатем Фатыйма, үзләренә булмаса да, барын табып, бер посылка салды, бераз акча, азрак май, токмач, сухари, он – шуның белән беразга сузылдым. Бу да бетде, янә бер посылка алдым, бу һәм тәмам булды. Бу вакыт утыз өченче ел май айларында иде. Үләнләр чыкды, Вятка тугаенда көпшә, кымызлык, кузгалак җыеп кайтам да, тоз салам, пешерергә урын юк, мунчага барып кына пешерәм, шуны ашыйм да, тирләп рәхәтләнеп ятам. Кайвакытта җитен орлыгы алам, бер стаканы 1 сум. Шуны кыздырып, төеп, ашка салам, көннән-көн хәл бетә иде, хәтта хаҗәтемә үрмәләп бара торган булып калдым. Бит шеш, аяк шеш, нәрсәне сатып бетдем, тик өйдән чыкган бер туным калды, яхшы бәрән эчле иде. Иптәшләр әйтәләр: «Син бит үләсең, авылларга чыгып китәргә кирәк, аз-маз ризык бирерләр, шулай итеп сәламәтлекне коткарып калырсың», диделәр. Ә минем авылга барырлык хәлем юк иде. Хода бер ярдәм бирсә, ни булса да авылга китәр идем дидем. Инде үлүдән башка эш калмады. Минем белән бергә килгән юлдашым Сөләйманов ял көнне Котлас базарына китеп иде. Кайтканда юлда үлеп калган, бер чокыр эчендә үлгән, барып табып, милициягә барып мәгълүм кылдым. Берничә көн яткан соң кайдадыр алып китеп күмсәләр кирәк. Аллаһның рәхмәтендә булсын, амин. Күп тә көн үтмәде, докторлар комиссияне чакырдылар. Барып күрендем, спискага яздылар. Йөз процентны югалткан дия аңладым, мине акт кылалар дип. Шундан сорадым, бу комиссиянең результаты кайчан булыр икән дия. Диделәр: «Мәгълүм түгел, бәлки иртәгә, бәлки өч айдан, без дөрестне әйтә алмыймыз», – диделәр. Минем иң агыр көнләрем иде бу көнләр, боларның җавапны көтсәм, үлеп калырмын, булмаса, Ходага тапшырып, тунны сатыйм да, поезд белән кайда булса да китәрмен дип уйладым, үлсәм, юлда үлеп калырмын, бәлки Хода бер ярдәм бирер дия. Кайтдым да тунны сатдым 45 сумга, иртүк аркага капчыкны асдым да китдем Котласка, безгә ике километр җир ди, бардым да ярты литр сөт алдым, ярым кило икмәк, тамакны азрак туйдырдым да, китдем стансага. Тәвәккәле Хода, кассадан бер биш стансалык җиргә билет алдым, 5 сум түләдем. Инде озакламый поезд китәчәк, ләкин поездга кергәндә ГПУның кешеләре карап торалар, бездәй кешеләр китәлми дия. Я, Ходай, поезд килде, посадка була башлады. Мин дә, я Аллаһ, дия күпчелек хохол марҗалары арасына ышыкланып поездга кердем дә, ишек башында гына юкары менеп сузылып кына яттым [...]

Мәҗид Карыйның истәлек дәфтәре // З. Г. Валиуллованың шәхси архивыннан.

 

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В начале 1920-х гг. Советскую Татарию пора­зил небывалый голод. Большое значение для преодоления бедствия имели их контакты с Американской администрацией помощи – иностранной благо
Между тем, к началу 1920-х гг. наследие Гражданской войны, массового голода и миграционных процессов существенно осложнило общую эпидемиологическую ситуацию. Республику накрыли вол
Рассмотрены предпосылки образования Научного общества татароведения (1923-1925 гг.), цели его создания, возложенные на него задачи, структура членства и формирование личного состав
Спектакль «Соңгы каракош» (Последняя черная птица) по пьесе драматургов А. Багаутдинова и Ф. Бикчентаевой был поставлен на сцене ДК имени 10-летия ТАССР в 1965 г.
Публикация основана на письмах красноармейца А. М. Ременникова, принимавшего участие в Восточно-Прусской операции 1945 г. в составе 927-го стрелкового полка 251-й Витебской стрелко
В данной статье прослеживается эволюция самого подхода к осмыслению в татарской художественной литературе 1940-1960-х гг. темы Великой Отечественной войны.