Д. Ф. Заһидуллина. Бөек Ватан сугышы – татар прозасы көзгесендә (татар әдәбиятында сугышны тасвирлауның үзгәреше)

Великая Отечественная война оказала сильное влияние на характер культуры в целом. Необходимость защиты родной земли от врагов активизировала в литературе звучание патриотических чувств. В поэзии в центре оказались мотивы призыва к борьбе, ненависти к врагу, веры в победу. С первых дней войны в прозаических произведениях основное внимание было направлено на изображение фронтовых событий. Произведения, написанные самими участниками боевых действий, оказались во многом автобиографичными, главными героями в них выступали идеализированные герои-татары. Писатели, руководствуясь увиденным на войне, воспроизводили те или иные ситуации через художественные образы либо старались максимально реалистично передать события. Сопоставление разных произведений о войне позволяет лучше понять дух времени, почувствовать настроения, царящие в обществе, рассмотреть детали, ускользающие при описании тех же событий в официальных документах. Все это позволяет историкам по-новому взглянуть на события военной поры. Так, в данной статье прослеживается эволюция самого подхода к осмыслению в татарской художественной литературе 1940-1960-х гг. темы Великой Отечественной войны. Если в годы войны и в 1950-е гг. основное внимание писателей было сосредоточено на воссоздании лишь общей атмосферы трагических лет, не выходя за рамки советской идеологии, то в конце 1960-х гг. взгляд на войну уже приближается к объективности и жесткому реализму (Н. Фаттах, М. Юныс и др.). Татарская военная проза отражает и героизм татарского народа, и влияние советской идеологии на культуру в целом, и стремление национальной творческой интеллигенции воссоздать историческую правду.
ARTICLE TYPE:
Научная статья
ARTICLE LANGUAGE:
Татарский
PUBLICATION DATE:
07.11.2020
Purchase an electronic version:
0 rub
Статья представлена в издании
Гасырлар авазы - Эхо веков 2 2020
Ознакомительная часть статьи

Бөек Ватан сугышы (1941-1945) халык өчен, шул исәптән әдәбият өчен дә олы сынауга әйләнә. Татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30дан артыгы яу кырында яки әсирлектә һәлак була (М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, К. Басыйров, М. Гаяз, Х. Мөҗәй, Д. Фәтхи һ. б.).

Сугыш башлану турында хәбәр килүгә, татар шигъриятендә халыкны көрәшкә чакыру (Ә. Ерикәй «Сугышка, иптәшләр», 1941), җиңүгә ышаныч, илне сакларга ант итү (М. Җәлил «Тупчы анты», 1941) мотивлары алга чыга, поэзия агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлый, «Ватан өчен!», «Җиңү өчен!» лозунг­лары әдәбиятны иңләп ала. Патриотик пафос алга таба да сугыш темасына язылган лирик әсәрләрнең үзәгендә тора. Шигърияттә сугышчы-солдат кичерешләрен сурәтләү (Ш. Мөдәррис «Таныш куак» (1942), «Сукыр лампа» (1943); С. Хәким «Хат» (1942), «Урман» (1943); Ә. Исхак «Ал гитараңны, сеңел» (1943); Ш. Маннур «Солдат моңнары» (1943) һ. б.); дошманны җиңү шатлыгы белән уртаклашу (Ш. Маннур «Синең бөек исемең белән» (1943), «Кояш баешына» (1944), «Җиңү балдагы», «Уйлар» (1945); Ш. Мөдәррис «Белоруссия» (1944) һ. б.) мотивлары иң мөһимнәрдән булып кала.

Батыр солдат, үз гомерен ил өчен аямаган каһарман образы һәр шагыйрь иҗатында үзәккә куела (Ф. Кәримнең «Аерылганда» (1943), «Икәү бергә», «Связной» (1944), Г. Хуҗиның «Бер йотым су» (1945), Ш. Маннурның «Уйлар», «...Язмыш мине кая чөерсә дә» (1945), Ә. Исхакның «Җырчы» (1943), «Кабер янында» (1944) һәм башка шигырьләр). Сугыш шартларында кеше рухының көче, батырлык, ил азатлыгы өчен көрәш мотивлары калкулана. Татар поэзиясендә солдат-герой – татар кешесе лейтмотив буларак ныгый һәм сугыш вакытында да, сугыштан соң да шушы теманың асылын билгеләүче сыйфат булып кала.

Тормышны сурәтләү мөмкинлекләре һәм чаралары поэзиянекеннән күбрәк булган прозаның кешеләр аңындагы үзгәрешләрне дә күрсәтергә сәләтле булуын файдаланып, татар язучылары каһарман татар кешесе концепциясен татар әдәбиятын тамырдан үзгәртү чарасына әйләндерәләр.

Сугыш темасына иҗат ителгән проза әсәрләренең бер тармагын фронттагы хәлләрне сурәтләү алып тора. Сугыш чорының иң беренче проза әсәрләре – хикәяләр дә, шигырьләр кебек, көчле патриотик хисләр белән сугарыла: К. Нәҗминең «Тупчы Сөләйман» (1941), «Азатлык сугышы» (1941), Г. Бәшировның «Сержант Хәйруллин» (1941) һ. б. Мәсәлән, үзе дә фронтта көрәшүче Г. Әпсәләмовның «Ватан улы» (1941) хикәясендә үзәккә куелган очучы Моратов истребителе белән дошман бомбардировщигына таранга бара, дошманны туган иленә үткәрми. Яки «Үлемнән көчлерәк» (1943) хикәясенең төп герое диңгезче егет Искәндәр, дошманны «Үлем кыясына» китереп, үз гомере хисабына иптәшләрен коткара. Хикәяләрдәге гадәти булмаган сюжет, вакыйгаларның тиз агышы, геройларның да, батырлык мизгеленең дә романтик идеаллар яктылыгында идеаллаштырып сурәтләнүе фронт күренешләрен тергезгән әсәрләргә хас сыйфатка әверелә.

Сугыш чорында мондый хикәяләр күпләп язылуга 1942 елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыга башлау да тәэсир итә: басмалар сугышчыларның рухын күтәрү, җиңүгә ышанычны ныгыту бурычын алга куйган үзенчәлекле көрәш мәйданына әверелә. Аларның һәр санында фронттагы батырлык­лар хакында сөйләгән публицистик язмалар, очерклар һәм хикәяләр дөнья күрә. Хикәяләр дә тормышта булган хәлләргә нигезләнә: шуңа да публицистикага якынлык, биографик мотивлар белән сугарылу күзәтелә.

Әйтик, чорның күренекле прозаигы Г. Әпсәләмов иҗатында да мондый хикәяләр шактый: «Олаучы Абушахман» (1942), «Икенче гомер» (1942), «Төньяк балкышы» (1943), «Байрак» (1943), «Хәйбулла солдат» (1944), «Давыл» (1944), «Зәңгәр иртә» (1945) һ. б. Аларның төп сыйфаты хакында күренекле шагыйрь С. Хәким бик дөрес күзәтү ясый: «Күтәренке рух, романтик рух. Стиленең публицистик характеры да шуннан. Сугыш һәм яшьлек, героика бергә кушылды»1.

Шул ук вакытта бу әдәби күренешнең капма-каршысы – очеркларның хикәягә якынаюы, әдәби алымнарны мул куллануы да чор әдәби барышына хас бер билгегә әверелә. Х. Госманның очучы Х. Ибәтуллин турындагы «Канатлы батыр» (1943), Г. Фәрхетдинов җитәкчелегендәге төркемнең көрәшен тасвирланган «Яуда танылган егетләр» (1943), В. Шаһиевнең сугышчан батырлыгын күрсәткән «Үлемсез егет» (1944); Ш. Мөдәрриснең Төньяк-көнбатыш фронтта көрәшүче гади татар егетләре һәм кызларына багышланган «Скрипка моңнары» (1941), «Ант» (1941) һәм башка очерклар шундыйлардан. Г. Әпсәләмовның «Карелия блокнотыннан» (1943), «Заполярье блокнотыннан» (1944), «Манчжур сызмаларыннан» (1945) дип өч циклга бүлеп укучыга җиткерелгән очерклары да шушы исемлеккә керә.

Әдәбият белән публицистика арасындагы чикләр җуела, бу, хәтта, повесть (Х. Мөҗәй «Сугыш язмалары», 1944) кебек жанрларга да йогынты ясый. Әмма шуңа бәйле озак еллар совет идеологиясе, цензурасы басымы астында булган милли әдәбиятларга кеше кадере, миллилек, туган җир кебек кыйммәтләр кайта. Язучы татар каһарманнары, татар кешесе өчен хас сыйфатлар һәм кыйммәтләр турында сөйләү мөмкинлеге ала! Шулай итеп, сугыш чоры әдәбиятының, сугыш темасының төп сыйфаты – шәхес концепциясенең идеаллаштырылган романтик герой амплуасындагы татар кешесе, каһарманы булып формалашуы татар әдәбиятын тар советчыл идеология кысаларыннан чыгарып, миллилеккә юнәлткән иң мөһим сыйфатка әйләнә.

Татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән икенче сыйфат – тирән психологизм һәм гомумкешелек фәлсәфәсе белән сугарылу, сугыш күренешләрен дә тышкы яктан түгел, аңа аң-тойгы мөнәсәбәтендә тасвирлау – яшь прозаик һәм солдат Ә. Еникинең сугыш чоры хикәяләрендә тәкъдим ителә. «Башка язучыларыбызның вакыйгалар киеренкелегенә корылган, совет солдатларының искитмәле батырлыкларын сурәтләүгә багышланган әсәрләреннән үзгә буларак, Әмирхан Еники күбрәк хисләр киеренкелегенә, рухи һәм психологик халәткә игътибар юнәлтә. Сугыш темасын ул фәлсәфи ноктадан карап яктырта»2. Хикәяләрдә язучы кулланган алымнар, вакыйгаларны сюжет-композиция ягыннан оештыру тулысы белән психологизмны көчәйтү максатына буйсындырыла. Ләкин, моннан тыш, ачыктан-ачык белдерелмәгән, укучы таба торган тагын бер «тавыш» – авторның дөньяга фәлсәфи карашы аерым роль уйный. Шул рәвешле, әсәрләрдә синтетизм күренеше фәлсәфи (укучыныкы) һәм әдәби (авторныкы) «тавышларның»кушылуы төсен ала.

Бу юнәлештәге иң беренче әсәр – әдипнең «Бала» (1941) хикәясе «аң агышы» алымына корыла: матур бер иртәдә сугышка китеп баручы «Лейтенант Иванов ротасындагы» солдат Зарифның тирән, үзгәрештәге кичерешләре «артыннан бара». Урман юлында адашып калган «өч-дүрт яшьлек кыз баланың басып торганын күреп, бер адым да атларга өлгермәгән килеш ихтыярсыз тукталган» солдат сынау алдында: «...аңарда кузгалган беренче теләк баланы тизрәк күтәреп аласы килү теләге булды. Шул ук вакытта ул ротадан аерылып калырга һич ярамаганлыгын да уйлап алды. Беренче хәрәкәте аның ротасы артыннан китү өчен юлга таба борылу булды. Ләкин ул, бер адым да атламастан, кинәт балага таба кире борылды, ашыгып аның янына барды да җитез генә күтәреп алды»3.

Алга таба солдат күңелендә тирбәлгән ярату һәм үз адымының сугыш законнары каршында ялгыш икәнлеген аңлап курку хисләре ачыклана. Әмма Зариф күңелендә кешелеклелек җиңеп чыга: ул кызны станциядә китәргә торучы эшелон каршында бәргәләнгән анасына илтеп тапшыра, аннары гына үз иптәшләрен куып җитә. Бу адым баланың тормыштагы иң кадерле, олы кыйммәт икәнлеген дә, кешенең исә теләсә нинди шартларда олы җанлы, миһербанлы булып калырга тиешлеген дә раслый. Хикәя ахырында лейтенантның да Зариф адымын «Сез зур изгелекләр эшләгәнсез»4 дип бәяләве автор фикере булып яңгырый.

Шуның белән янәшә, вакыйгалар барышында язучы, сиздермичә генә, бала образын символга әйләндерә. Символ ярдәмендә белдерелгән фәлсәфи фикер сугыш чоры әдәбиятында бик үзенчәлекле яңгырый: тормыштагы иң мөһим гамәл – самимилекне, кешелеклелекне, киләчәккә өметне, матурлыкны саклау ул. Язучы сугышның – яшәү хакына, яшәү һәм киләчәк өчен булуын ассызыклый.

Әлеге хикәядән соң татар прозасында сугышның фронт вакыйгаларында гына түгел, бәлки аң һәм кичереш көзгесендә чагылышын лирик-психологик һәм фәлсәфи дулкында тасвирлау урнаша. Әйтик, А. Шамовның «Саубуллашу хикәясендә» (1942) төп герой Харисның, дошман булса да, алман солдатына атарга кулы күтәрелмәү, аның психологик яктан кеше каны коярга әзер түгеллеге ышандырырлык итеп тасвирлана. А. Расихның «Якташларым» (1942), И. Газиның фронттан җибәргән «Малай белән эт» (1943), «Якташ» (1943), «Алар өчәү иде» (1944), «Әхмәт бабай» (1944) хикәяләрендә дә сугышны кешенең бер халәте аша бәяләү омтылышы ясала.

Ф. Хөснинең «Йөзек кашы» (1942) психологик повестенда сугыш – кеше сыйфатларын калкуландыру мәйданына әйләнә. Повесть сугыш мотивын мәхәббәт темасы чикләрендә ача, шул ук вакытта совет әдәбиятында еш очрый торган типик геройлар белән «уйный». Дуамал, бунтарь, кыю һәм каршылыклы герой – Айдар, тыныч холыклы, һәр нәрсәне астыртын башкаручы Госман гадәттән тыш шартларга куела. Вәсилә өчен җан аткан, әмма берсе – саф хисләр, икенчесе – ялган һәм яла ягу белән кыз өчен көрәшкән Айдар белән Госманның бер частькә эләгүе, куркыныч бурыч үтәргә дошман тылына җибәрелүе, кире кайтканда һөҗүм башлангач, Госманның дошман ягына чыгарга әзерләнүе аларны уңай һәм тискәре геройлар итеп аера, совет идеологиясенең кимчелексез уңай герой теориясенә каршы килеп, әдәбиятта да кеше холкын-характерын бөтен тулылыгында тасвирлау кирәклеккә игътибар юнәлтә. Бу шулкадәр күзгә ташлана ки, совет тәнкыйте, хәтта, әсәрне шушы яктан зарарлы дип таба һәм язучы вакыйгаларны Бөек Ватан сугышыннан – Беренче бөтендөнья сугышына күчереп, повестьның икенче вариантын язарга мәҗбүр була.

Психологизм, сугыш темасында «яшәү турында, тереклекнең үлемнән көчлерәк булуы турында»5 сөйләшү омтылышы татар әдәбиятында нәсер жанрын активлаштыра. М. Әмирнең «Сыерчык» (1943), Ә. Еникинең «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), Г. Закировның «Кайда син, Гөлҗиһан?», И. Туктаровның «Сакта», «Чакыру килгәч» (1944), Г. Кутуйның «Сагыну» (1944), «Без – сталинградчылар» (1944) кебек гүзәл әсәрләр әдәбиятның үсешен лирик-эмоциональ якка юнәлтә, «туган җир – ата-баба яшәгән җир» образын калкуландыра, көрәшкә өндәү гомумкешелек һәм милли яклардан мотивлаштыра.

Тематик яктан сугыш чоры прозасы – разведчиклар тормышын (Ф. Кәримнең «Разведчик язмалары» (1942), Г. Галиевнең «Шәм яктысы», А. Шамовның «Яланаяклы малай», А. Расихның «Дошман тылында», «Бәхет орлыклары» (1944) һ. б.); партизаннар кыюлыгын (С. Сабировның «Казан кызы» (1943), И. Газинең «Ана» (1942) һ. б.); фашистлар кылган җәбер-золымны (И. Газиның «Кышкы кичтә» (1942), «Югалган Мәрзыя» (1942), Г. Бәшировның «Татар егете» (1942), Х. Госманның «Төш» (1942) һ. б.), балаларның җиңүгә өлеш кертүен (Ф. Хөснинең «Урман сукмаклары» (1941), И. Туктаровның «Җир җиләге» (1944) һ. б.); әсирлекне (А. Расихның «Ютазы егете» (1942) һ. б.) сурәтләү ярдәмендә киңәя, тармаклана.

Тематик үзгәрешләр белән бергә, татар әдәбиятында сугыш темасын маҗаралы-фантастик планда (Г. Кутуй «Рөстәм маҗаралары» (1944), Х. Госманның «Ялкынлы йөрәк» (1943), Ф. Кәримнең «Язгы төндә» (1944) повестьлары) яки юмористик-сатирик кимәлдә яктырткан әсәрләр дә языла башлый.

Маҗаралы әсәрләрдә сугыш вакыйгаларын тасвирлауга да урын бирелә, персонажларның күргән-кичергәннәре гомумкешелек кыйммәтләрен саклау мәҗбүрияте белән мотивлаштырыла. Әйтик, А. Расихның «Бәхет орлыклары» (1944) повестенда, сюжет буенча, разведчик Хәсән Гәрәев дошман басып алган җирләргә агроном Федоровны эзләп табарга җибәрелә. Имеш, ул яңа төр бодай чыгару эшен төгәлләгән, «Бу бодай гади бодайга караганда уңышны дүрт өлеш артык бирә. Бодай бернинди дә чир белән зарарланмый. Бары билгеле шартларда гына, үзенә бертөрле гөмбә чирен йоктыра. Ләкин бу чирле орлыклар да файдалы булалар. Федоров, үз сынауларыннан чыгып кына да (ул медицина кешесе булмаса да), күп төрле авыруларга каршы аларның бик яхшы дару булуын белгән»6. Аны эзләп, герой партизаннар отрядына килеп эләгә, вакыйгалар әсирлеккә алынган совет кешеләре арасында да, немецлар штабында да бара. Бик зур сынаулар үтеп, Гәрәев үзенә куелган бурычны үти: Федоровны тылга җибәрә, орлыкларны исә халык мәнфәгатьләрендә файдалану мөмкинлеге туа.

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1945-1956) халыктагы җиңү шатлыгын, тормышның үзгәрәчәгенә, хакыйкатьнең идеологик басымны җиңеп чыгачагына ышанычны җырлау һәм респрессияләрнең яңа дулкыны, цензураның көчәюе сәбәпле әдәбиятның торгынлыкка керүе кебек үзгәрә бара. Шушы каршылык татар әдәбиятында киная, эзоп теле активлашуга нигез була. Әмма, гомумән алганда, әдәбиятның сәнгатьлелек дәрәҗәсе төшә, ул нигездә тормышны турыдан-туры яктырту бурычына буйсына. Социализм үсә барган саен, анда ачыктан-ачык каршылык юкка чыга дигән сәяси концепция әдәбиятта да конфликтсызлык теориясе китереп чыгара. Сугышта җиңүне – социализм җиңүе дип раслау, шәхесне игътибардан читтә калдыру гомум тенденциягә әверелә.

Чор әдәбиятында сугыш темасы иң олы тема булып кала: ул барлык жанрларда да дәвам итә. Бер яктан, әдипләр сугыштагы бөтенхалык батырлыгы темасын колачлаб­рак һәм төрле масштабтарак сурәтләүгә алына. Шундый максатта әлеге теманы яктыртуда күләмлерәк әдәби формаларга, әйтик, прозада повесть белән романга, поэзиядә поэмага игьтибар арта. Тылдагы батыр хезмәтне, хатын-кызларның, яшьләрнең җиңү өчен көч салуын тасвирлаган әсәрләр күпләп языла (Г. Бәширов «Намус» (1948), М. Әмир «Саф күңел» (1953-1959), Г. Әпсәләмов «Сүнмәс утлар» (1958) романнары). Сугыш темасының чикләрен киңәйтергә, аның моңа кадәр күләгәдә калдырылган якларын яктыртыртуга омтылыш арта, әйтик, совет әсирләренең дошман оясындагы тормышын һәм көрәшен сурәтләгән әсәрләр барлыкка килә (Н. Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» (1957) повесте, Г. Әпсәләмовның «Мәңгелек кеше» (1960) романы һ. б.).

Прозада сугыш темасын үстерүче, яңа биеклеккә күтәрүче, шиксез, Г. Әпсәләмов була. Аның «Ак төннәр» (1947) повесте, «Алтын йолдыз» (1948) һәм «Газинур» (1951) «Мәңгелек кеше» (1960) романнары кешеләрне сугыш шартларында, зур сынаулар аша уздырып сурәтли. Социалистик реализм кануннарын саклап язылган әлеге әсәрләрдә җиңүгә омтылышның гомуми патриотик көче һәм интернациональ табигате тергезелә, әмма социалистик реализм таләп иткән «массалар бердәмлегенең көче» урынына – аерым шәхес героизмы килә, язучы иҗат иткән геройлар – үлемне җиңгән батыр, дөньяны үзгәртерлек шәхес итеп гәүдәләнә. Язучы иҗатында, иҗтимагый сәбәпләр һәм ситуацияләргә бәйлелектә калса да, романтик характерлы роман геройлары, көчле шәхесләр пәйда була. Әлеге үзәк геройларның татар кешесе, татар менталитетын калку рәвештә үзендә йөртүче, гасырлар тирәнлегеннән килгән милли кыйммәтләрне саклаучы амплуасында бирелеше бу тәэсирне көчәйтә генә.

Г. Әпсәләмовның сугыш геройларын сурәтләүгә багышланган әсәрләрендә татар әдәбияты өчен яңа күренеш калкып чыга: милли герой, көчле кеше, тормышны үзгәртүче генә түгел, бәлки үлемне җиңгән романтик образ – татар кешесе образы ул. Язучы чорның «көчле кеше – коммунист» лозунгысына «көчле кеше – халыкка хезмәт итүче» дигән «төзәтмә» кертә, көчле шәхесләрне, классик романтизмдагыча, матурлык һәм хакыйкать төшенчәләре ярдәмендә иҗат итә, шулай әдәбиятның сурәтләү өлкәсен иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән – гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлтүгә үз өлешен кертә. Әлеге милли-мифологик структураларда тудырылган герой язучының үз иҗатын реализм юнәлешеннән – романтизмга борып җибәрүгә хезмәт итә. Классик романтизм традицияләрен тергезү исә 1960-1980 еллар татар әдәбиятында мәйданга чыккан иң әһәмиятле күренешләрнең берсе була.

Сугыш темасы кысаларында аны бөтенләй үзгә яссылыкта, кискен тәнкыйди позициядән бәяләү исә Н. Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» (1965) повес­теннан башлана. Әсәрдә гади авыл кешеләренең сугыш чорында ачлыктан, хокуксызлыктан, хакимиятнең кешегә мөнәсәбәттә явызлыгыннан чарасызлык чигенә җиткерелүе сурәтләнә. Авылдан эшкә җибәрелеп, бала тапкач кире туган өенә качып кайткан Хәмдия исемле кызның соңгы көннәрен тасвирлау аша язучы халыкның күпләп ачтан үлүен, кешелеклелеге тапталуны, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең гаять катылануын бәян итә. Урыны белән натуралистик сурәтләргә мөрәҗәгать итеп, совет чоры текстларында күрсәтелә алмаган коточкыч картина тудыра.

Әлеге әсәрне укыгач, тәнкыйтьче Р. Мостафин болай дип яза: «Нурихан Фәттах әсәре кулыма килеп кергәч, тетрәнеп тә, сокланып та бер утыруда диярлек укып чыктым... Әйе, мондый рәхимсез, туры язылган әсәрнең журналда гына түгел, гомумән, ул чор әдәбиятында булганы юк иде әле... Турыдан-туры әйтергә кирәк, Н. Фәттах, сәләтле язучы буларак, ул чорда ук әлеге кырыс хакыйкатьне күрсәтеп тә бирә алган»7. Чыннан да, мондый әсәрләр, төрлечә эзәрлекләүгә дучар булсалар да, татар әдәбиятында хакыйкатьне яктырту мөмкинлеге бар икәнлекне исбатладылар. Әмма повестьның үз вакытында тулы килеш басыла алмавы аның әдәби процесска тулысынча йогынты ясый алмаганлыгын да күрсәтә.

Басылып чыккан, укучы игътибарына барып җиткән әсәрләрдән, М. Юнысның «Энҗе эзләүчеләр» (1971) хикәясендә төп герой Гыймранның әтисе сугышта немецларга әсир төшкән Идел буе татары итеп сурәтләнә. Фашист концлагеренда туып, Бельгия җирендә үскән, биш яшендә әнисез калган малай үзе күрмәгән-белмәгән Ватанына кайту турында хыяллана. Язучы моны сугыш китергән фаҗига – читтә туып-үскән татар кешеләренең икенче буыны фаҗигасе дәрәҗәсенә куя.

Әмма бу юнәлештә татар әдәбиятында үзгәреш китереп чыгарган әсәр М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна (Биектә калу)» (1979) исемле күләмле повесте була. Төп вакыйга – сугыш бетәргә берничә көн кала эскадрильяның өч батыр очучысы: звено командиры Сәйрин Сәләховка, якут егете штурман Максим Майнагашевка, кырым татары укчы-радист Марсель Ялчинскийга гаять катлаулы бурыч йөкләнү белән бәйле. Дөресрәге, аларны белә торып үлемгә җибәрү була бу. Язучы хәрби командирларның моны яхшы аңлавын сурәтли: « – Заданиегә очасы экипаж әгъзалары, дөрес, чаплашкалар. Икесе татар, берсе якут, – диде штаб начальнигы Филимонов та, – Әмма сәләтле егетләр. Сезгә, иптәш подполковник, бер үтенечем бар: командующий белән сөйләшеп карагыз әле. Бәлки, ул заданиене бер-ике көнгә тоткарлый алыр? Ашыкмаска кирәк иде. Хәбәр итеп карагыз әле, яме.

– Аңламыйм мин сезне, иптәш полковник, – диде Павлов, – Киңәшелгән. Очуның һәр детале уйланылган, хәл ителгән. Ниндидер бала-чагалыкка охшый сезнең бу үтенечегез. Әллә сез өч чүчмәкне кызганасызмы? Алар бит урысларга караганда тизрәк үрчиләр»8.

Намуслы Растопчинны һәм алар белән янәшәдәге властька омтылучы, моның өчен бернинди пычрак алымнардан да чирканмаган, башка милләт кешеләренә «икенче сорт» итеп караган Филимонов, Соколов, Орловларны каршы куеп, Марсель Ялчинский гаиләсенең баржада батырылуы турында сөйләгәндә туган җирләреннән сөрелеп үлемгә хөкем ителгән кырым татарлары язмышын күтәреп, язучы ил җитәкчелегенең милләтләргә карата кылган җинаяте проблемасына кагыла. Дивизия командиры кызына өйләнеп җибәргән Орлов, Армия штабында утырган подполковник Павлов, экипаж бәреп төшерелгән очракта алар урынын алыр өчен үзенә характеристика яздыручы лейтенант Кононенко кебек персонажлар укучы күз алдына сугышның – әхлаксыз, кешелексез ягын дошман сурәтендә түгел, ил азатлыгы өчен бергәләп көрәшкән хәрбиләр сурәтендә бастыра. Һәм әсәрнең соңында, Сәләховлар экипажын бу адымның мәгънәсезлеген, очуның ни белән тәмамланасын белә торып үлемгә җибәрү күренешләрендә, совет идеологиясенең кешеләргә карата кылган җинаяте ассызыклана. Татар әдәбиятында сугышны бизәмичә, объектив якын килеп сурәтләгән әсәрләр язылуга юлны ачкан әсәр була бу. Моңа кадәр сугыш темасы татар әдәбиятына рәсми идеология контекстында үзгәрү мөмкинлеге биргән булса, 1980 еллардан тема совет тоталитар узганына бәя бирүнең бер юлына әйләнә.

Шулай итеп, Бөек Ватан сугышы халык тормышында гына түгел, бәлки мәдәни өлкәдә дә зур үзгәрешләр китереп чыгара. Соцреализм таләпләре торгынлыкка керткән сүз сәнгатенә сугыш куйган гомуми бурычны үтәү өчен беркадәр иркенлек тә бирелә.

Сугыш башлануга, проза әсәрләрендә төп игътибар фронттагы хәлләрне сурәтләүгә юнәлә. Фронт чынбарлыгындагы гадәти булмаган вакыйгалар фонында язучылар татар каһарманнарының батырлыгын тасвирлыйлар, бу вакытта батырлык күрсәтү күренеше дә, персонажлар да идеаллаштырыла, романтик рух, патриотик хисләр белән сугарыла. Әдәби һәм публицистик жанрлар арасында чикләр бозылу татар әдәбиятында шәхес концепциясен тамырдан үзгәртә: төп геройлар булып әдәбиятка татар каһарманнары кайта!

Татар әдәбиятындагы үзгәрешләрнең икенче юнәлеше әсәрләрнең тирән психологизм белән сугарылуыннан, сугыш күренешләрен гомумкешелек фәлсәфәсе яссылыгында бәяләүдән формалаша. Ә. Еники әдәбиятка кайтарган бу язу стиле тиз арада башка язучылар иҗатына да үтеп керә, әдәбиятта лиризмның, эмоциональлекнең үсүенә китерә, үз чиратында, нәсер жанрының активлашуына сәбәп була.

Сугыштан соң да татар әдәбитында сугыш темасы төп урында кала, ул күләмлерәк жанрларга – повесть-романнарга күчә. Үзәгенә куелган батырларны татар менталитетына ия, милли кыйммәтләрне саклаучы һәм дөньяны үзгәртерлек шәхес дәрәҗәсенә күтәрү, аларны тасвирлаганда милли-мифологик структураларга мөрәҗәгать итү – әдәбиятка олы тәэсир ясаган сыйфатка әйләнә. Нәтиҗәдә татар әдәбиятында классик романтизм традицияләре тергезелә.

Сугышка башкача, аны совет тоталитар режимының фаҗигале тарихы итеп карау исә Н. Фәттах, М. Юныс повестьларыннан башлана, үзгәртеп корулар вакыты җиткәч кенә фронт хакыйкатен әдәбиятта тулысынча яктырту мөмкинлеге туа.

 

ИСКӘРМӘЛӘР:

1. Хәким С. Батырлыкка чакырган кеше... // Ак чәчәкләр бүләк итте: Г. Әпсәләмов турында истәлекләр. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2001. – Б. 42-43.

2. Миңнуллин Ф. Язу – намус эше (Әмирхан Еникигә 80 яшь тулу уңаеннан) // Затлылык: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 130 б.

3. Еники Ә. Бала // Еники Ә. Әсәрләр. 3 т. Т. 3: Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 9 б.

4. Шунда ук. – 13 б.

5. Еники Ә. Әсәрләр. 5 т. 4 т.: Соңгы китап: Истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 454 б.

6. Расих А. Бәхет орлыклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – Б. 7-8.

7. Нурихан Фәттах иҗаты турында замандашлары // Балачак әдипләре. Биобиблиографик белешмәлек. Беренче китап. – Казан: «Мәгариф» нәшр., 2006. –171 б.

8. Юныс М. Шәмдәлләрдә генә утлар яна // Әсәрләр: 6 т. 1 т.: хикәя һәм новеллалар, юлъязмалар, повестьлар. – Казан: «Рухият» нәшр., 2003. – 514 б.

Для получения доступа к полному содержанию статьи необходимо приобрести статью либо оформить подписку.
0 руб.
OTHER ARTICLES
В начале 1920-х гг. Советскую Татарию пора­зил небывалый голод. Большое значение для преодоления бедствия имели их контакты с Американской администрацией помощи – иностранной благо
Между тем, к началу 1920-х гг. наследие Гражданской войны, массового голода и миграционных процессов существенно осложнило общую эпидемиологическую ситуацию. Республику накрыли вол
Рассмотрены предпосылки образования Научного общества татароведения (1923-1925 гг.), цели его создания, возложенные на него задачи, структура членства и формирование личного состав
Спектакль «Соңгы каракош» (Последняя черная птица) по пьесе драматургов А. Багаутдинова и Ф. Бикчентаевой был поставлен на сцене ДК имени 10-летия ТАССР в 1965 г.
Публикация основана на письмах красноармейца А. М. Ременникова, принимавшего участие в Восточно-Прусской операции 1945 г. в составе 927-го стрелкового полка 251-й Витебской стрелко
В Казанском ханстве примеры усыновления, его разновидности, а также другие категории искусственного родства зафиксированы, как в исторических источниках, так и литературных произве